Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢ КАРАШЛЫ ГАЛИМ ҺӘМ ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ

ФОАТ ГАЛИМУЛЛИНГА 75 ЯШЬ
Әдәбиятыбызның үзенчәлекле сыйфатларын тирәннән өйрәнгән, аның аерым чорларын, жанрларын, аларның күренекле вәкилләренең иҗатын җентекләп барлап - өйрәнеп чыккан, сүз сәнгатебезнең һәм фикри, һәм сәнгати мирасына лаеклы өлеш керткән галимнәребез, шөкер, шактый. Аларның саны көннән-көн арта бара. Без алар белән горурланабыз.
Шундый галимнәребезнең берсе — Фоат Галимулла улы Галимуллин. Җитди иҗат мирасы булдырган галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, оста оештыручы һәм укытучылар остазы-педагог.
Әдәбиятыбызга ул бай тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Кукмара якларындагы авылларда мәдәният өлкәсендә, яшьләр оешмаларында эшләү, хәрби хезмәттә булу аны чыныктырган, рухи баеткан. Ә меңәрләгән-меңәрләгән кеше күңеленә исә ул Татарстан радиосының дикторы буларак, үзенең Ходай Тәгалә биргән бәрхет тавышы белән килеп керде.
Мин үзем өчен аны бераздан баритон тавышлы җырчы буларак та ачтым. Хәтерлим, пединститут ректоры, профессор Мирфатыйх Зәкиевнең юбилее иде. Шунда кичәге радио дикторы, бүген исә институтның тарих-филология факультеты деканы урынбасары Фоат Галимуллин матур җырлавы белән сокландырды. Ул вакытта инде педагогия институтын тәмамлаган, аспирантура үткән, Уфага барып яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алган икән1.
Танышлык шуннан башланды, тора-бара ул бер-беребезне хөрмәт итүгә, хезмәттәге дуслыкка әйләнде . Алга таба инде безнең юллар гел дип әйтерлек янәшә бара . Ул — Казан дәүләт педагогия институтында (университетында), ә мин — Казан дәүләт университетында татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Мин — педагогия университетында берничә ел профессор, Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе, ә ул Казан университетында берничә ел рәттән шундый ук вазифа башкарды. Гел дә янәшә утырабыз: йә ул комиссия рәисе, йә мин аның әгъзасы буларак, яисә киресенчә, мин — рәис, ул — әгъза — чыгарылыш курс студентларының белемнәрен бәялибез, диплом эшләрен тикшерәбез2.
Бергәләп Чаллыга, Әлмәткә барып, укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында лекцияләр укыйбыз, дәүләт имтиханнары алабыз. Бу эшләр барышында мин Ф.Галимуллинның татар әдәбияты тарихын әйбәт белүенең шаһиты булдым. Хәзер фәннәр өлкәсендә бер тармакны алып тирәнәю алга чыкты. Күпчелек галимнәр бер өлкәдә аерата хәбәрдар , шул өлкәне яхшырак белә . Мин үзем , мәсәлән , нигездә драматургия өлкәсендә эшлим. Әйтик, әдәбиятыбыздагы поэзия байлыгын һәм нечкәлекләрен профессор Тәлгат Галиуллин кебек, яисә борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыбызны профессор Хатип Миңнегулов кебек үк җентекләп белмим. Бу җәһәттән Фоат Галимуллин үзгә . Кайсы чордагы әдәбиятыбыз турында сүз бармасын , кайсы язучы һәм нинди әсәр хакында булмасын — ул алар хакында яхшы белә. Әсәрләрдәге сюжет борылышларын,
1 Әле күтәрелеп-танылып кына килгән елларында ук мәшһүр язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев Фоат Галимуллинның талант көчен күреп алган. 1991 елда бергәләп сәяхәт итеп кайтканнан соң, ул түбәндәгеләрне язган: «Казан педагогия институты доценты Фоат Галимуллинны Күкчәтау халкы аеруча яратты: Фоатка Ходай матур тавыш биргән—сөйләсә дә, җырласа да. Анны яратып, зурлап, гел «профессор, декан, кафедра мөдире» дип кенә йөртәләр. Ул җырлаганда (бигрәк тә «Казакъ кызы — сөйгәнем»не), зал экстрасенс тәэсиренә килеп кергәндәй була иде. Фоат — бәхетле, чөнки ул талантлы» (1991).
2 Хәтта берара, ул Татарстан Язучылар берлеге рәисе һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып эшләгәндә, мин дүрт ел рәттән аның урынында, кДУдагы төп эш урынымнан аерылмыйча гына, КДПУның татар әдәбияты кафедрасы белән җитәкчелек иттем... Бу җаваплы вазифага мин аның тәкъдиме һәм, әлбәттә, киңәше белән ризалаштым.
120
персонажларны, аларның исемнәрен әйбәт хәтерли, имтиханда җавап тотучы студентка шигъри юлларны төгәл әйтеп җибәреп булыша, ялгышса, төзәтә... Әлбәттә, болар анын укыту процессында төрле чорга караган, төрле проблемаларга багышланган курслар алып баруыннан да, искиткеч шәп хәтерле булуыннан да килә...
Төрле чорларда педагогия университетындагы татар әдәбияты кафедрасында мөдир булып эшләгән Галимҗан Нигъмәти, Абдулла Сайганов һәм Фәрит Хатиповлардан килә торган ныклы традицияләр бар. Аларга алмаш Фоат Галимуллин ул традицияләрне уңышлы дәвам иттерде, алай гына да түгел, баетты. Кафедра җөмһүриятебез оешмалары, мәктәпләре, укытучылары белән бәйләнешләрен тагын да ныгытты. Кафедра каршында студентларның фәнни-иҗади эш һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре актив эшләде. Аның әгъзаларының радио һәм телевидениедән чыгышлары ешайды. КДПУ һәм КДУ студентларының фәнни конференцияләрдә алмашлап чыгыш ясаулары системалы төс алды. Болары — профессор Ф.Галимуллинның фәнни җитәкче, педагог-оештыручы буларак эш-гамәлләре.
Аның киң колачлы җитәкче һәм оештыручы буларак сәләте Татарстан Язучылар берлегенә рәислек иткәндә тагын да ачыграк күренде. Ул бу вазифага язучыларыбыз оешмасы өчен авыр елларда сайланды. Берлекнең мөстәкыйль яшәү-яшәмәү мәсьәләсе кискенләшкәндә, ул үзенең элгәрләре тарафыннан тудырылган иҗади мохитне саклап кала алды. Нәтиҗәдә, Язучылар берлеге, аның иҗтимагый-сәяси абруена зыян килмәде. Фоат Галимуллинның бу өлкәдәге эшчәнлегенә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев 2002 елда лаеклы бәя бирде: «Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую да аның (Язучылар берлегенең. — А.Ә.) җитәкчелегеннән зур активлык, җитлеккәнлек һәм интеллект сорый. Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм». Аның эшчәнлегенә каләмдәшләре дә югары бәя бирде. «Фоат Галимуллин кайсыдыр ягы белән И.Гази традицияләрен дәвам итә, — диде күренекле язучы Мәдинә Маликова. — Искиткеч кешелекле, иътибарлы, тырыш кеше. Рәвеше, үз-үзен тотышы белән дә, рәисебез буларак, әдәбиятыбызны лаеклы рәвештә күрсәтә белә...»
Язучылар берлеге рәисләренең эшчәнлеген Ибраһим Гази, Зәки Нури, бигрәк тә Гариф Ахунов (мин аның тәкъдиме белән 1974 елда язучыларның Әдәби фонды рәисе итеп сайландым, бу вазифаны 16 ел, идарә, аның президиумы әгъзасы буларак та, 20 елдан артык башкардым), Туфан Миңнуллин чорларыннан алып күзәтеп киләм. 1970 еллардан башлап Язучылар берлегенең иҗтимагый активлыгы бермә- бер көчәйде, аның рәисләре милли әдәбиятыбыз барышын иҗатчы буларак кына түгел, агымдагы вазгыять эчендә кайнаучылар буларак та яхшы белүчеләр иде. Һәртөрле иҗтимагый, әдәби чараларда, юбилейларда чыгышлары мәдәни һәм әдәби барышны тирән белүләре, аңлаулары белән аерылып торды. Нәфис сүз сәнгатебезне, аерым язучылар һәм әсәрләрне бәяләүдә алар яңа сүз әйтә белделәр. Г.Ахунов һәм Т.Миңнуллиннарның чыгышы һәрвакыт, үзләре зур художник буларак, кызыклы, әдәбиятыбызның шул чордагы хәлен әйбәт белүләре белән мәгънәле була иде. Шулай ук язучы буларак танылган рәис Р.Мөхәммәдиев тә мондый чыгышларында вакыйга- хәлләрне, каләмдәшләре иҗатын, замана күзлегеннән генә түгел, әдәбиятыбыз тарихы югарылыгыннан торып бәяләүгә игътибар итә башлады. Чөнки ул — әдәбият галиме дә. Галимлек, милли әдәбиятыбыз тарихын яхшы белү рәис һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин чыгышларын һәрвакыт баета, җанландыра, фәнни нигезләрен үтемлерәк итә иде. Берлек рәисенә бик тә кирәкле бу сыйфатларны алардан соң килгән җитәкче Илфак Ибраһимов та уңышлы үстерде һәм дәвам иттерде.
Менә шулай, Фоат Галимуллинның бүгенгә кадәр ирешкән уңышларын берничә тармакка бүлеп карарга мөмкин. Шулар арасыннан, әлбәттә инде, аның әдәбият белеме фәне һәм тәнкыйте өлкәсендә ирешкәннәре аерым билгеләп үтүне сорый.
Аның бу өлкәдәге уңышларын 750дән артык хезмәт һәм мәкалә, дистәләрчә монография һәм җыентык, урта мәктәп өчен язылган әдәбият дәреслекләре, методик әсбаплар һәм ярдәмлекләр билгели. Ул милли әдәбиятыбызның ХХ гасыр башы классиклары Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар турындагы, совет елларында әсәрләре белән танылган Ш.Камал, Ф.Бурнаш, К.Нәҗми, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Нигъмәтигә багышланган хезмәтләрендә бу иҗатчыларга яңача бәя
бирде. Милли әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Ф.Хөсни, Г.Бәширов, И.Гази, Г
.Ахунов, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Ш.Бикчурин, М.Хәсәнов, И.Сәлахов, Х.Сарьян, Ә.Баянов, М.Хәбибуллин, М.Маликова, Р.Кәрами һ.б. иҗатын яңа идея-эстетик позицияләрдән торып бәяләгән хезмәтләр язды. «Фоат Галимуллин объективлыгы белән аерылып тора, — дип характерлады тәнкыйтьченең үзенчәлеген Гариф Ахунов. — Әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала һәм, үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә» (1993). Аның «Инешләр Иделгә кушыла», «Офыкларны алдан күреп», «Эзләнү вакыты», «Писательское слово на рубеже веков» дип аталган, бүгенге әдәби процессны, аерым язучылар иҗатын, күренекле әсәрләрне анализлаган мәкаләләрдән торган китаплары әдәби тәнкыйть өлкәсендә яңа сүз буларак кабул ителде. Аларның авторына, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге уңышлары өчен тәгаенләп, Җамал Вәлиди исемендәге дәрәҗәле премия бирелде.
Галим буларак, Ф.Галимуллинның татар сүз сәнгате гыйлеменә керткән зур өлеше дип аның совет әдәбиятының беренче унъеллыкларындагы фикерләү барышын, сәнгати үзенчәлекләрен җентекләп тикшергән хезмәтләрен күрсәтергә кирәк. Бу гаять бай, каршылыклы әдәби процессны өйрәнүгә ул «Эстетика һәм социологизм (1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте)» (1998), «Әле без туганчы: 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш» (2001), «Табигыйлеккә хилафлык: ХХ гасырның 1920-1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре» (2004), «Татар әдәбиятында эстетик эзләнүләр» (2010) исемле монографияләрен багышлады. Татар әдәбиятының өлгергән аерым проблемаларын өйрәнүгә һәм пропагандалауга шулай ук «Әдәби иҗатта осталык мәсьәләләре», «Әдәби бәйләнешләр» дип аталган, сәнгатьле укуның серләренә багышланган программалар, әсбаплар, махсус курслар хәзерләде һәм алып бара.
Иҗади эшчәнлегенең тагын бер зур өлеше итеп Ф.Галимуллинның урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язуын күрсәтергә кирәк. Илебез үзгәртеп корулар чорына кергәч, урта мәктәп программаларын да яңартып эшләү көн тәртибенә басты. Татар әдәбияты буенча 5-8нче сыйныфлар өчен программалар, дәреслекләр язу һәм хрестоматияләр төзү, аларны башкарып чыгу өчен, авторлар коллективын туплау эшләре башланды. Профессорлар А.Әхмәдуллин (җитәкче), Ф.Галимуллин, Ф.Ганиева, педагогия фәннәре кандидаты Ф.Исламов составында редколлегия төзелде. Татар әдәбияты белеменең төп көчләре һәм алдынгы укытучылар (Г.Әдһәмова, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллин, Ф.Ганиева, М.Җәләлиева, И.Нуруллин, Х.Миңнегулов, Д.Сибгатуллина, Ф.Хатипов, М.Хәсәнов, Н.Юзиев һ.б.) авторлыкка тартылды. 2000 елда яңартылган программалар чыкты, 2001 елдан яңа дәреслекләр һәм хрестоматияләр басыла башлады. Бүгенгә инде алар төзәтелеп, беркадәр үзгәртелеп, дүрт-бишәр кат дөнья күрде. Бу зур һәм җаваплы эштә Ф.Галимуллин иң ныклы таяныч булды һәм була килә. Шунысын гына әйтү дә җитсә кирәк: 10-11 нче сыйныфлар өчен барлыгы 56 бүлектән торган дәреслекләрне 7 автор язды. Шуларның зур күпчелеге, төгәлрәк әйтсәк, 20се Ф.Галимуллин каләме астыннан чыкты. (А.Әхмәдуллинныкы — 18, Т.Галиуллинныкы — 10, Ф.Ганиеваныкы — 4, Н.Юзиевнеке — 2.) Алар, бүгенге көн югарылыгыннан торып, яңа идея-эстетик карашлардан чыгып язылган, ә кайберләрендә («Татар прозасы ирешкән уңышлар», «Иҗтимагый фикер үсеше һәм публицистика», «Әдәби тәнкыйть») аерым әдәби чорларга, язучылар иҗатына беренче буларак бәя бирелгән. Исеме һәм иҗаты әйләнеп кайткач, Г.Исхакый әсәрләрен мәктәп дәреслегенә кертүне дә нәкъ менә ул башкарды. Рус мәктәпләренең 6, 9, 10 нчы сыйныфларына аталган татар әдәбияты дәреслекләренең төп авторларыннан берсе, фәнни редакторы да Ф.Галимуллин иде.
Әдәбиятыбызның уңышларын радио һәм телевидение аркылы пропагандалауга да ул нык әһәмият бирә килә: күп еллар дәвамында «Яңа китаплар» дип аталган тапшырулар циклын алып барды, «Тел күрке — сүз» дигән популяр тапшырулар аның актив катнашуы белән әзерләнде һәм эфирга чыкты. Әдәби чыганаклар буенча Ф.Галимуллинның якыннан катнашында язылган аудиокассеталар — урта мәктәпләр өчен бик тә файдалы ярдәмлекләр.
Болардан тыш, галим әдәби һәм фәнни алмаш хәзерләүгә дә турыдан-туры көч куя. Аның җитәкчелегендә 1 фән докторы әзерләнде, 11 аспирант филология
фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алды, тагын берничәсе бу дәрәҗәгә якынлашып килә.
Халыкара Төрки академиясе академигы, Петровский исемендәге сәнгать һәм фән академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Җамал Вәлиди исемендәге бүләге иясе, тагын да башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган профессор Фоат Галимуллин үзенең олы юбилеен, образлы итеп әйткәндә, оста иярләнгән ат өстендә каршылый. Меңәрләгән шәкертләре, коллегалары исеменнән без аңа шул ат өстендә озын-озак армый-талмый баруын, яңадан-яңа иҗат җимешләре белән шатландыруын телибез.


Азат ӘХМӘДУЛЛИН,
профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы