КҮҢЕЛДӘН ШИГЫРЬ ТАМА

Безнең арада
(Саҗидә апага)
Гөл серләрен тыңлар идем, Чәчкә атса бер гөлем.
С.Сөләйманова

Җыр көйләр Урсал тау, урманнар,

Сагындык, диярләр урамнар.

Назлы җил китәр дә йөгереп,

Таң атар ал нурга төренеп.
Сабырлык бирелгән күкләрдән,

Бүген дә ул өстен күпләрдән.
Иҗаты наз тулы, моң тулы,

Сайлаган юлы да кош юлы.
Җырлары матурлык хакында,

Ачылыр йолдызга чакыра.
Гөлләрнең тыңлаган бар серен,

Тылсымчы, белгән ул җыр телен.
Аларны тиңләгән гөлләргә,

Гөлләре бүген дә телләрдә.
Хуш исле, шау чәчкә аларда,

Бүген дә гел безнең арада.


Кешегә
Әрсезлек, гамьсезлек, әшнәләр,

Сүзләрең йөрәгем өшетә.
Дөньяның сафлыгы җитмидер,

Җылылык җитмидер кешегә.
Йоклау юк төннәрен тынычлап,

Тылсымчым булса да күршемдә.

Күктәге болытлар карасы,

Яктылык җитмидер кешегә.
Имеш, ул тез чүкми, ул азат,

Бәхетледер кеше төшендә.

Сабырлык тиң, диләр, алтынга,

Ни җитми икән соң кешегә?
Таңнарны төрәдер нурларга

Ягымлы бер караш, якты йөз.

Кешене бәхетле итәдер

Ихластан әйтелгән җылы сүз.
Чарасыз мин бүген, чарасыз,

Яралы йөрәгем күшегә.
Агарту өченгә дөньяны
Бер толым нур җитми кешегә!


Ниләр булган бу көнгә?

Ашым пешеп утыра,

Чәйнектә чәем кайный.

Җәйге көннәр бик озын,

Эшләмәгән эш калмый.

Әллә түтәл утарга,

Әллә идән юарга,

Әллә суган турарга,

Әллә умач уарга...

Тавык чүпләп өлгермәс —

Күп эшкә вакыт җитми.

Бер эшем дә эшләнми,

Бөтен көчемне җикми.

Ары-бире йөгерәм,

Әйтерсең лә корт чаккан.

Боткага куйган сөтем

Ни ара ташып аккан?!

Өлгералмыйм, нишләргә,

Кемнән ярдәм сорарга?

Җавап эзләп интегәм

Кимендә мең сорауга.

Ниләр булган бу көнгә —

Сынауларга юк чама.

Бирегезче ак кәгазь,

Күңелдән шигырь тама...


«Юк», — дияргә ашыкма
«Юк», — дияргә ашыкмәле,

Өзмәле өметләрне.
Синең җылыңа сусаган

Җанымны өшетмәле.
Караңгылык эреп акты,

Яктырак атты таңнар.

Инде син дә кул селтәсәң,

Кем генә мине аңлар?!
Хәтта табигать кичергән,

Үткәнгә томан элгән.
Суга тилмергән бу мәлдә

Сыйлама син ут белән.
Аяк асты хәтфә үлән,

Әйтерсең, затлы келәм.

Бары синең өчен генә

Яңадан туып киләм.

Керәшен зары
Гомер үтә, белми үтә,

Мин соң кем булып туган?

Чи татарча сөйләшсәм дә,

Үз итми татар туган.
Урыс туган нигә сөйсен,

Саф урысча көлмәгәч.

Бер табыннан ашамагач,

Телен чиста белмәгәч.
Кая барыйм, кемгә ярыйм?

Юкка мин үзем дә тук.
«Керәшен» дигән халыкның

Җире дә, иле дә юк.

«Нишләп булмасын? — ди берәү.

— Башкалагыз ике ләй!
Белмәмешкә салышма, ул

— Федотовка һәм Кәләй».

Телем — татар, денем —

урыс, Хөрмәт татар, урыска.

Мөселманның кулын кыссам,

Күзем кысам урыска.

***

Хурлап сөйләүчеләр күп булыр,

Кемдер калыр, ләкин сагынып.

Н.Акмал
Булырмы сагынып калучы,

Хурлап сөйләүчесе күп булыр.

Вак иләктән үттем, дигәндә дә,

Кабат иләүчесе табылыр.
Ансы инде, ярар, алар эше,

Шулай яратылган ахры кеше.

Нихәл итсен чәйнәмичә йотса,

Тулышыр да шартлар яман шеше.
Шундый сәер мәлдә калам кайчак,

Кем ни кылса, шуңа булып разый.

Ләкин болай ерак китә алмам,

Берәү, әнә, яңа чокыр казый.
Казу өчен, әйе, күп көч кирәк.

Чокырына үзе төшкәннәр бар.

Дөньялар киң, диеп сөйләнәбез,

Ә кемгәдер хәтта галәм дә тар.
Тәкъдиремә язылганын узам,

Иң килешле күлмәкләрем тузган.

Нихәл итим, гел ярадан торам,

Йөрәгемне ачар чаклар узган.

Реклама