УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

 

Һади ТАКТАШ

л/                                                                                           (өзекләр)

рҮ1инем яшь язучыларның күпләреннән:

— Синең язарга утырганда башыңда эшләнеп беткән әйтер фикерең буламы?

 

 
   


«Партияле» һәм партиясез шигырьләр турында

 

— дип сораганым бар. Аларның бик күбесе, мондый сорауны беренче мәртәбә ишеткән шикелле, аптырап калгаладылар. Ә бит язучының укучы массага әйтергә теләгән конкрет идеясе булу, әлбәттә, кирәк. Монсыз бүгенгегә кирәкле әдәби әсәр тудыру мөмкин түгел.

...Безнең социализм өчен булган көрәшебездә бер функция дә үти алмаган, конкрет идеясе булмаган «безработный» шигырьләргә Теләшевтә бик күп мисаллар табып була. Менә аның «Җиңү чорында» дигән шигыре:

Көнгә карап

Көлгән гигант завод

Эшчеләрне коча эш белән;

Ил батыры кебек Җиңеп бара,

Мактанырлык бөек көч белән.

Станокны сөйгән токарьларның Сталь йоткан төсле күкрәге, Җиде сәгать, диеп, сменабыз Мастер Гәрәй ямьле күкрәде, Стеналар йотты Гәрәй тавышын, Чуен йөзләр ачык елмайды, Партиялеләр сөйгәч безнең уйны, Эшче өчен шунысы уңайлы...

Завод,

Җырларымның иң батырын, Иң матурын сиңа багышлыйм; Синдә күрәм көрәш чәчәкләрен, Күргәнем юк моңны-сагышны... Җырларым да минем синдә туды, Синнән чыкты байтак уйларым; Менә бүген янып, ялкынланып, Каршы алдым .җиңү елларын.

...Бу шигырь белән Теләшев нәрсә әйтергә тели? Бу шигырьнең төп идеясе нәрсә? Билгеле, бу шигырьдән боларның берсенә дә җавап табып булмый.

...Бәдрүш Мокамай иптәш үзенең «Игенчеләр» дә басылган «Кырдан бүләк» шигырендә укучыларга бик ялгыш фикерләр бүләк итә:

Кулак оппортунист

Канлы куллар бар.

Ул дошманнар колхоз үскән саен

Кислородтан мәхрүм калалар...

Киң кырларда носилкалар тавышы

Яңгырап үтә колак яныннан,

Колхозчылар үлә-үлә эшли, Җилкәләрен кашый ялгызлар...

Билгеле, эшләп үлгән колхозникларны кырдан носилка белән ташый башласалар, ялгызлар җилкә кашу гына түгел, колхозга гомергә керәселәре юк.

Мондый ялгыш фикерләр Мокамай иптәшнең әсәренә салынган төп фикерне җанландыруга яраклы булган образларны куллана белмәвеннән килеп чыккан. Үлә- үлә эшләү, кырдан носилкалар белән колхозчыларны ташу образы, бу колхоздагы социализм ярышын, ирекле хезмәтне күргәзүгә ярдәм итә торган образлар түгел, киресенчә, бу капитализм илләрендәге, колонияләрдәге коллык хезмәтен җанландыра торган образ һәм сүзләр...

...Һәрбер сүз кызылармеец кебек үзенең постында булсын, үзенең ни өчен бу постка куелуын яхшы белсен.

«Син гаепле...»

 
   

 

©арысына да син гаепле, Туфан абый. Син булмасаң, бу хәлгә калмый

Туфан МИҢНУЛЛИН

 

идем мин. Рәхәтләнеп яшәп ята идем бит комунизымга чыгып. Күп тә калмаган иде бит комунизымга чыгарга. Вәт була иде ул чакта. Бер җирдә дә эшләмисең, рәхәтләнеп ятасың. Любуй нәрсә эчәсең, любуй нәрсә ашыйсың. Иртән баш төзәтергә — пажалыс-ты. Хатын сүкми. Председатель бәйләнми.

Син гаепле, Туфан абый. Комунизымга чыгабыз гына дигәндә, депутат булып сайландың да бөтенесен дә бетердең. СыСыСыРны да бетердең, Ленинны да бетердең, комунизымны да бетердең. Ярый, СыСыСыРы белән Ленин булмасын да ди, чурт с ним, ну комунизымга тимәскә иде. Менә хәзер нәрсә инде? Ни үзеңә юк, ни безгә юк. Ятасың авылда мужик булып. Элек Мәскәү тиливизырында гына утыра идең.

Ачуым бар сиңа, Туфан абый, бар. Комунизымда яшәп карарга хут бирмәдең. Үзең ише дипутатлар җыелдыгыз да харап иттегез комунизымны. Куй шуның өчен бер ярты. Комунизымда эчәсе аракыны үз кесәңнән эчер — ату гомер буе риза- бәхил булмаячакмын.

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ

Катысын каты да бит

©у төбәктә кукы диләр,

Сезнең якта какы ул.

Бездә никтер шарт-шорт килә,

Сөйләм теле каты ул.

Ирләрегез, мәй капкандай,

Йомшак әйтә «җәнем» дип,

Ә безнеке шатыр-ботыр:

Кырт кисәбез «җаным» дип.

Кыз күңеле бикле булса...

(Яшәп җыйган белем шул),

Ачкыч белән ачып була, Әчкеч белән... белмим шул...

Марсель ГАЛИЕВ

Тәүге шигырь

''77/уган ягына кайткач (сиксәненче еллар башы бу), «Укып барабыз гәҗиттәге язмаларыңны, еш күренәсең, малаҗис!» дип, Марсель Галиевне котлыйлар икән якташлары.

Гәҗит ягына әйләнеп тә карамаганлыктан, ул моңа бик гарьләнгән. Казанга кайту белән «Социалистик Татарстан» редакциясенә киткән. Анда М.Галиев фамилиясе куеп, өч юл ярымлык информацияләр чыгара торган Мөшәррәф Галиевне табып: «Зинһар, дип әйтәм, һич югы, ике битлек мәкаләләр яз инде, ичмасам. Оятка калдырасың бит вак-төякләрең белән!» — дип үтенә икән бу.

«Әһ-һә!» дип уйлаган Мөшәррәф Галиев, эченнән генә. Шуннан соң Марсель Галинең шигырь китапларын портфелендә йөртә башлаган. «Мин — шагыйрь» дип, танышкан бер кызга өләшә икән теге китапларны.

Беркөнне урамнан искәрми дә үтеп китәсе Мөшәррәфне бер кыз туктаткан да:

— Нишләп телефоннан мин шылтыратканны белгәч җавап бирмисең? Йөргән буласың мактанып! «Мин — шагыйрь» дигән булып. Укып чыктым китабыңны, бер тиенгә тормый шигырьләрең! — дип, Марсель Галиевнең җиңел китабын Мөшәр­рәфнең йөзенә ыргыткан да китеп барган.

Шуннан соң Мөшәррәф Галиев өенә кайткан да Европага таба сузыласы газ трассасы турында ачудан тәүге шигырен язган:

Уренгой. Помары. Самотлор. Ужгород.

Урын җәй, Тамара, Саматка, ажгырып.

Ленар ШӘЕХ

Шулай да була

©ашкортстан Язучылар берлеге рәисе чагында халык шагыйре Равил Бикбаев бервакыт аксаклап йөри башлаган. Дуслары аннан:

  • Аягыңа ни булды, Равил? — дип сораганнар.

Ул:

  • Элек тезгә кыз утыра иде, хәзер тоз утыра, — дип җавап биргән.

Акыллы уйлар

  • Хушбуйлы кеше (хушбуй сөрткән) хуш уйлы дигән сүз түгел, буш уйлы да булырга мөмкин.
  • Азатлык азуга китерә.
  • Үзең ябык булсаң да, күңелең ябык булмасын.

Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.

Реклама