Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ПОЭТИК ЛИНГВИСТИКАСЫ

 

Герой-шагыйрь Муса Җәлил иж.аты турында меңнәрчә язмалар, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр дөнья күргән, кинофильмнар төшерелгән. Шулай булгач, аның иж.аты һәм тормыш юлы житәрлек дәрәжәдә өйрәнелгән, әйтәсе сүз әйтелгән, яңалыкка, ачышларга урын калмагандыр дигән нәтижә ясарга да була кебек.

Әмма шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләренең тел-стилен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклаган, 35 ел дәвамында тулаем ижатын тикшереп, докторлык диссертациясен әзерләгән, 50дән артык фәнни-публицистик хезмәт язган, әдәби әсәрләр ижат иткән жәлилче-галим буларак, шуны әйтә алам: әле безгә Муса Җәлил ижатын заман белән бәйләп кайта-кайта, кабат-кабат өйрәнергә, энциклопедиясен дә төзергә кирәк.

Әлеге әдәби, фәнни-публицистик мәкалә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана һәм анда, моңа кадәр язылган хезмәтләрдән аермалы буларак, шагыйрь ижатын атаклы «Моабит дәфтәрләре» шигырьләре аша гына түгел, ә бәлки тулаем поэзиясенең тел-стиль үзенчәлекләрендә гәүдәләнеше белән бәйләнештә тасвирлауга игътибар ителә.

Данлы юл башы

Муса Җәлил кечкенәдән шигырьләр яза башлый. Әле аларны барлап-табып алып өйрәнәсе бар. Хәзерге вакытта безгә аның кече яшьтә — 1918 елның декабрендә юллы дәфтәр битенә язган «Ятим бала» исемле шигыре генә мәгълүм. Шул шигырендә үк кечкенә Җәлил ятим баланы һәлакәткә дучар иткән байларны, муллаларны фаш итеп, ятим баланы чын күңеленнән кызганып яза.

1919 елның сентябрь аенда аның «Кечкенә Җәлил» имзасы белән Төркестан фронты Сәяси идарәсе органы булган «Кызыл йолдыз» газетасының беренче битендә «Бәхет!» исемле шигыре басылып чыга. Бу — каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьнең матбугатта дөнья күргән тәүге шигыре. Беренче шигыре булса да, шунысы гаҗәп: ул А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» дигән мәшһүр шигъри романындагы, әдәбият теориясендә «Онегин строфасы» дигән атама белән мәгълүм 14 юллык шигъри строфа формасында язылган. Әлегә кадәр татар шигъриятендә моңа охшаш 12 юллык тезем Г.Тукайның рус балалар шагыйре Н.Поздняковтан файдаланып иҗат ителгән, «Йолдыз» гәҗитенең 1909 елның 3 октябрь санында басылган «Китап» шигырендә генә була. Ул мондый юллар белән башлана:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча жанга жылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә житмәгән булса Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь...

Алдагы өч строфада шарт фигыль формалары кулланылмый. «Шул вакытта мин кулыма китап алам, / Аның изге сәхифәләрен актарам», — дигән юллар белән башланып, соңгы юлларга кадәр нәтиҗә ясау дәвам итә.

Муса Җәлилнең «Бәхет!» шигыренең 10 юлы да үзара рифмалашкан шарт фигыль формаларыннан гына тора:

Кулыма мин кызыл кылычны алсам, Шулай шуннан кызыл фронтка барсам, Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, Кулымны уртага — дошманга салсам, Бөтен куәт белән шунда сугышсам, Җиңелми мин һаман да алга барсам, Менә шунда берәр пуля очса-килсә, Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, Үлем кулы килеп басса — егылсам, Җаным күккә — гарешкә очса-китсә, - Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул, Минемчөн зур олуг шан, зур бәхет ул.

Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл — үл!

Нинди максатчан, реалистик-романтик һәм шул ук вакытта нинди күтәренке революцион-патриотик пафос белән сугарылган шигырь! Бу юлларны 13 яшьлек үсмер язган дип уйларлык та түгел хәтта! Кызыл сәяси патриотик агитацияне үзенең реалистик-романтик дәртле омтылышы аша нинди ялкынлы сүзләр белән тасвирлап биргән! Тикмәгә генә фронт сәяси газетасының беренче битендә урнаштырылмаган инде ул!

Бу — пропаганда-агитация максатыннан язылган «кызыл» шигырь генә дә түгел. Әйтерсең, яшь шагыйрь шушы юллар аша үзенең киләчәк тормышын, иҗат һәм көрәш юлын ныклы итеп алдан билгеләп куйган.

Муса Җәлилнең көрәшче-шагыйрь буларак формалашуын һәм поэтик иҗатын бербөтен итеп күз алдына китерү максатыннан, аның әлеге шигырен анализлауга җитди игътибар бирергә туры килә.

Киләчәктә үзенең иҗат кредосына әйләнәчәк бу шигырьнең хикмәте тирәндәрәк ята икән әле! «Онегин строфалары»н рус әдәбиятында М. Ю. Лермонтовтан башка шагыйрьләр кулланмаган дип әйтерлек. Мондый дүрт юллы строфалар ныклы бер үлчәмдә — икешәр иҗекле абаб, аабб, абба, ягъни аралаш, янәшә һәм тулы рифмалы — рус поэзиясендә ямб дип атала торган, ике иҗекле, басымы икенче иҗеккә төшә торган шигъри калыпка салып язылган. (А.С. Пушкинның атаклы: «Пора, пора, роги трубят...» дип башланган шигыре шуның классик үрнәге булып санала.) Алар, гадәттә, дүрт баскычлы сюжет-композициягә корылган була: беренче строфада тема бәян ителә, икенчесендә ул үстерелә, өченче дүртьюллыкта сюжет кульминациягә күтәрелә, соңгы ике юлында исә, лирик-фәлсәфи яисә кинаяле шаян, яки иронияле һ.б. төрле, гомумән, афористик нәтиҗә ясала. («Евгений Онегин» да шаян, иронияле нәтиҗә төре күп.)

«Евгений Онегин» дагы 500 шигъри строфа нәкъ менә шул кыса-калып үлчәмендә язылган да инде. 13 яшьлек шагыйрь бәхет төшенчәсен азатлык көрәшенә бәйләп, халык бәхете өчен көрәштә корбан булуны зур, данлы эш дип, ышанычлы рәвештә, сәнгатьле һәм үтемле итеп тасвирлап бирә алган. Шигырь, беренче чиратта, шуның белән игътибарны җәлеп итә: анда фикер дә, шул теләк-максатны гәүдәләндерүче сүзләр дә, ачык, аңлаешлы рәвештә, нык инанып, укучыны да шуңа ышандырырлык итеп, шул чорга хас пафосны тагын да көчәйтеп, кискенләштереп әйтелгән. Эпитет-сыйфатлаулар, сынландырулар тезем рәвешендә, нигездә, шул «Онегин строфасы»на охшаш, әмма рифмалары бөтенләй башкача: шигырьнең 10 юлы да шарт фигыльләрдән генә торган а1... а10 формалы (алсам, барсам, атылсам, салсам, сугышсам, барсам, очса-килсә, бишкә киссә, егылсам, очса-китсә).

Соңгы строфасы да ааба формалы, үзенчәлекле рифмага корылган. Күренгәнчә, ул фигыль формалары вакыйгаларны киеренкеләндереп, сугышчыларның канын кыздырырлык, дәрт-гайрәт, көрәш ялкыны кабызырлык итеп сайлап алынган.

Шигырьнең сюжет-композициясе «Онегин строфасы»н төгәл кабатламаса да, аның фабуласы шулай ук дүрт баскычлы: беренче дүртьюллыкта тема ачыла, икенчесендә — тагын да үстерелә, өченчесендә — кульминациягә күтәрелә, шул мәгълүм строфадан аермалы буларак, ул ике юлдан гына гыйбарәт, ләкин аның каравы, нәтиҗә өлеше дүрт юлдан тора: баштагы ике юлда нәтиҗә ясала, соңгы ике юлда исә шигарь буларак кабул итәрдәй сугышчан өндәү — чакыру («Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, / Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл — үл!») белән тәмамлана.

Шигырьнең лексикасы да сугышчан рухны күтәрерлек, максатчан кулланылган: «кылыч», «фронт», «саф», «дәрт», «дошман», «пуля», «күкрәк», «гареш», «бәхет», «эшче», «юл» һ.б. шигырьнең гомуми эчтәлеген, эмоциональлеген күзалларга мөмкинлек бирә, мотивлашкан поэтик лексикасы исә эчтәлекнең доминанта-үзәк идеясен хасил итә. Шушы лексик катлам тирәсендәге гомумкулланыштагы нейтраль- битараф сүзләр дә шигырьдәге идея-эстетик максатка хезмәт итә башлый һәм алар битараф лексик берәмлектән яңа төсмерләр белән баетылган эмоциональ-тәэсирле сүзләргә әйләнә.

Үз чиратында, мотивлашкан сүзләр нигезендә метафоралар һ.б. төрле троплар — тасвирлау-сынландыру чаралары барлыкка килә: кызыл кылыч, кызыл фронт, олуг дәрт, бөтен куәт белән, олуг шан һ.б.

Алдагы юлларда күрсәтелгән теләк формасында рифмалашкан шарт фигыль формалары шигырьнең эчке динамикасын, яңгырашын, киеренке эчке хәрәкәтен, уй-фикерне, хис-тойгыны көчәйтә һәм аларның үзара тыгыз бәйләнешен барлыкка китерә.

Әлбәттә, Җәлилнең «Бәхет!» шигырен тышкы яктан «Онегин строфасы»на тиңләү белән генә чикләнеп калу берьяклырак караш булып тоелыр иде. Чөнки бу очракта татар халык авыз иҗатында һәм язма әдәбиятта мәгълүм урын тоткан синтаксик фигураны — теземне яки, икенче төрле әйткәндә, периодны да искә алырга кирәк була. Теземнең классик үрнәге итеп, гадәттә, Г.Тукайның бая искә алган «Китап» шигырен мисалга китерәләр. Дөрес, шагыйрь аны рус балалар шагыйре Н.Поздняковның «Книга» исемле шигыреннән файдаланып язган һәм шигырьнең астына «аз гына русчадан» дип, искәртеп тә куйган һәм ул, күренгәнчә, тоташ теземнән тормый, аның беренче ике строфасы гына теземгә нигезләнгән.

Гадәттә, әдәбият галимнәре тезем-периодны көттерү паузасы белән аерылган ике интонацияле (күтәрелү һәм төшү) бер җөмлә дип тә күрсәтәләр. Периодның икенче өлеше эчтәлеге белән йомгаклау, нәтиҗә, вакыт, максат, шартлылык һ.б. белдерү рәвешендә — төрлечә булырга мөмкин.

Г.Тукайның шул 12 юллык «Китап» шигыре — теземнең шушы билгеләренә өлешчә туры килгән мисал. Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: «Онегин строфасы»ндагы шигырь юллары 9ар иҗекле, «Китап» шигыре — 12шәр иҗекле, «Бәхет!» шигыре исә 11 иҗекле.

Ихтимал, «Кечкенә Җәлил» әлеге шигырь үрнәкләре белән таныш булгандыр, әмма, ничек кенә булмасын, ул аларның берсен дә кабатламаган. Җәлилнең тезем белән язылган башка шигырьләре дә бар. Мәсәлән, 12 юллык «Үземә» шигыре шулай ук теземгә нигезләнгән, ләкин ул 6 строфалы, тоташ а...а рифмалы, аның сюжет- композициясе, фабуласы, ритм-рифмасы, иҗекләр саны да бөтенләй башкача. Анда ачыктан-ачык көрәшкә өндәү булмаса да, ул аның шул тормыш эчендә тынгы белми янып яшәвен күрсәтә.

Әлбәттә, Җәлилнең беренче шигырьләренең теле әле шактый кытыршы. Аларда шул чорның эчке каршылыклары, тирән шәхси һәм социаль кичерешләрдән бигрәк, башлыча, вакыйгалар һәм аларның тышкы ягы сурәтләнә һәм әлеге шигырьләрдә шул чорның идол-символына әйләнгән «кызыл» эпитет-сыйфатлауның кирәгеннән артык кулланылуы күзгә бәрелеп тора. Ул эчтәлектә генә түгел, әсәрләренең исемнәрендә дә киң кулланыла башлый. Һәрхәлдә, аның 13 шигыре шул төсне белдерүче сүз белән ясалган: 1918-1921 еллардагы башлангыч иҗатында: «Кызыл әләмгә», «Кызыл таң нурлары», «Кызыл каһарман», «Кызыл гаскәр», «Кызыл юл», «Кызыл бәйрәм», «Кызыл юл белән»; 1921-1923 елларда — «Кызыл көч»; 1930-1932дә

  • «Кызыл галстуклы Урал»; 1933-1935тә: «Кызыл очкыч җыры», «Мәңге сүнмәс кызыл байрак»; 1936-1937дә — «Кызыл йолдыз».

Күренә ки, шагыйрь алдагы иҗатында, тормышның асылын тирәнрәк аңлый башлап булса кирәк, ул символ-төс куллануын әкренләп киметә барган. Ниһаять, «кызыл» эпитеты, «соңгы могикан» кебек, «Кызыл ромашка» шигырендә, хәтта «Моабит дәфтәрләре»нә кадәр килеп җитә.

Иҗатында кызыл төс куллану турында сүз кузгатылгач, хронологияне бераз үзгәртеп, бу үзенчәлеге хакында әйтеп үтәргә туры килә: соңга таба аның 526 тезмә әсәре исемендә ал, күк, зәңгәр, җирән төсләр килеп керә: «Ал чәчәкләр» (1938-1941), «Зәңгәр күл» (язылу вакыты билгесез; 30нчы еллар булуы ихтимал), «Күк юрга» (1934), «Җирән кашка» (1938). Фронт лирикасында һәм «Моабит дәфтәрләре»ндәге «Кызыл ромашка»дан башка «төсле» шигырь исемнәре башкача очрамый. Әмма шигырьләрендә бу төсләрдән башкалары да шактый киң кулланылган.

Шагыйрь иҗатында төсләрнең табигатен, аларның үсеш-үзгәреш эволюциясен бөтен иҗаты буенча үтәли анализлап чыкканда, шактый кызыклы күзәтүләр ясарга була. Хәер, гомумән, язучы, шагыйрь иҗатында сүз куллану үзенчәлеген, аның лингвистик поэтикасын нәкъ менә шушы алым белән эш иткәндә генә дөрес һәм тулы итеп күз алдына китерергә мөмкин.

М.Җәлилнең шигырь эчтәлегендә төсләр куллануы — еш очрый торган күренеш. Хәзер шуларга игътибар итик. Бу үзенчәлекне беренче шигыреннән алып соңгысына кадәр күзәтү шагыйрьнең төсләр куллану эволюциясен дә, поэтик фикерләвенең үсеш-үзгәрешен дә күзалларга мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, 1918-1920 елларда «кызыл», көчәйткеч кисәкчәле «кып-кызыл» эпитетлары аеруча актив кулланылган, кайберләре төрле шигырьләрдә берничәшәр тапкыр кабатлана (аларның саны җәяләр эчендә күрсәтелә). Кызыл кан, кызыл әләм (2) — «Хакыйкать»; кып-кызыл күк, кып-кызыл байрак (2)

  • «Тартыш»; кызыл кылыч, кызыл фронт (2) — «Бәхет!»; кызыл әләм, кызыл бәйрәм (2) — «Ирек бәйрәмендә»; кызыл кылыч, кызыл әләм, кызыл яу (3)
  • «Ирек шәме нурын сачкәндә»; кызыл ялкын, кып-кызыл байрак, кызыл нур (3) — «Октябрь бәйрәме»; кызыл саф, кызыл таң (2) — «Ил тәбриге»; кызыл кан, кызыл таң нурлары, кызыл әләм (3) — «Халык идеалы»; кызыл кылыч (1)
  • «Ил батыры авызыннан» һ.б.

Шул рәвешчә, ул елларда язылган 33 әсәрнең 18ендә «кызыл» сүзе белән ясалган 50гә якын эпитет һәм метафора кулланылган, ягъни һәр шигырьдә уртача өчәр тапкыр «кызыл» сүзе очрый. Нигездә, алар 19 исемне ачыклап килә: әләм (8), байрак (4), кылыч (5), яу (6), юл (4), гаскәр (4), таң (4), бәйрәм (3), саф (2), каһарман (2); болары берәр тапкыр очрый: кан, фронт, күк, ялкын, нур, болын, йөрәк, тасма, мәйдан. Нәкъ менә шулар, нигездә, ул әсәрләрнең идея-эстетик юнәлешен билгеләүче төп лейтмотив сүзләр булып тора. Игътибар итсәк, аларда хәтта табигать күренешләре дә кызыл төстә.

Шунысы кызыклы: М.Җәлилнең алдагы елларда иҗат ителгән әсәрләрендә кызыл төс кими бара. Мәсәлән, 1921-1923 елларда язылган 55 әсәрнең 10сында

  • бер дистә чамасы; 1924-1926 елларда — 20 шигырьнең нибары өчесендә берничә тапкыр гына очрый; 1927-1929 елларда — 34 шигырьнең икесендә генә фәкать ике тапкыр «кызыл» сүзе кулланылган.

Әмма 1930-1942 елларда иҗат ителгән 114 әсәрнең 21ендә тагын шул төс активлашып китә (40тан артык). Әлбәттә, бу күрнеш шул чорда илдә барган чамасыз хәтәр сәясәт белән үрелгәндер дигән фикер тудыра.

«Моабит дәфтәрләре»ндә исә 94 шигырьнең бары тик бишесендә генә бер дистә чамасы шул сүз очрый: куе кызыл төстә — «Яулык»; кан шикелле кып-кызыл, кызыл чук, кызыл ромашка, кызыл күлмәк — «Кызыл ромашка»; кызыл күзле — «Хөкем алдыннан»; кызыл гөл — «Соңгы үпкә»; кызыл тасма — «Вәхшәт»; кызыл кәбестә

  • «Күршеләр».

Нәтиҗә ясасак, Муса Җәлил иҗат иткән 530 поэтик әсәрнең һәр җиденчесендә, ягъни 75ләп шигырендә 125 чамасы «кызыл» эпитеты кулланылган. Бераз алга китеп әйткәндә, партия хакимлек иткән совет чорында патриот-шагыйрь Муса Җәлилне, беренче чиратта, кызыл символга, интернационалистка әйләндерүнең реаль җирлеге, нигезе, чыннан да, бик нык булган икән шул.

Төсләр генә түгел, ачыкланучы исемнәрнең нинди булуы да шигырьләрнең төп эчтәлеген билгеләүче чара булып хезмәт итә. Кызыл төс белән ачыкланучы 50гә якын исем сүз берничә тапкыр кабатланып килә. Алар арасында, билгеле, күпчелекне хәрби темага караган сүзләр алып тора. Мәсәлән, «байрак», «әләм», «флаг», «комач» кебек синоним исемнәр әлеге «ачкыч» сүзләрнең «байрагы» формасында 20гә якын әсәрендә кабатлана. Шулай ук бер дистә чамасы әсәрендә кулланылган мәгънәдәш «яу», «гаскәр», «ялкын», «армия», «очкын», «шәүлә», «нур» кебек сүзләр дә шул чор идеологиясен, вакыйгаларны, күренешләрне тасвирлауда, лингвистик поэтиканың үтемле чарасы буларак, зур роль уйный.

Шунысы да игътибарны җәлеп итә: «кызыл» сүзе белән ясалган 70ләп сүзтезмәнең барысы да дип әйтерлек революцион-патриотик стильдәге әсәрләрдә, ягъни уңай эмоциональ төсмер белән кулланылган. Фәкать «Хөкем алдыннан» дигән шигырьдәге «кызыл күзле» эпитеты фашистларга карата әйтелгән, ә «кызыл кәбестә» дигәне «Күршеләр» шигырендә юмор чарасы булып хезмәт итә.

Шагыйрьнең алдагы иҗатында кызыл төс, бер яктан, кими барса, икенче яктан, анда башка төсләр дә килеп кушыла. Мәсәлән, 20нче еллардагы иҗатында ук кызыл төс белән бергә якты, ак, ап-ак, ал, алсу төсләр дә еш очрый, ягъни ул дөньяны, әйләнә-тирә тормышны кызыл төс аша гына түгел, башка төрле төсләр ярдәмендә дә сурәтләп гәүдәләндергән.

Муса Җәлил, зур, талантлы шагыйрь буларак, тормышны, дөньяны оста рәссамнар кебек, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә алган. Аның иҗатында ак-кара йә булмаса ак-кызыл кебек капма-каршы төсләр генә түгел, бәлки калейдоскоптагы кебек, бик күп төрле төсләр һәм аларның төрле төсмерләре дә киң кулланылган. Мәсәлән, акбүз, җирән, зөбәрҗәт, энҗе, җәүһәр, яхуд, алтын, көмеш кебек төсләрне белдерүче сүзләр халык авыз иҗатында да киң файдаланыла. Болар шагыйрьнең алдагы иҗатында торган саен ешрак кулланыла башлый. Дөрес, кайбер төсләр соңрак килеп керә. Мәсәлән, зәңгәр төс «Студент көндәлегеннән» исемле шигырендә — 1927 елда, яшел төс исә тагын да соңрак — «Зәйтүнәгә» дигән шигырендә 1935 елда гына очрый.

1918-1921 еллардагы иҗатында, кызыл төстән башка төсләргә күчүне тоташтырган сыман, «якты» эпитеты киң кулланыла башлый һәм ул да, кими барса да, «Моабит дәфтәрләре»нә кадәр килеп җитә. Шуларның кайберләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Якты нур — «Ирек шәме нурын сачкәндә!!!»; якты таң — «Кызыл әләмгә», «Ил тәбриге», «Халык идеалы»; якты йолдыз — «Ил тәбриге»; якты юл — «Алданма»; якты күк — «Кызыл гаскәр». 1921-1923 елларда: якты илдә — «Күк йөзендә»; якты җәй

  • «Боз ага»; якты юл — «Үземә»; 1924-1926 елларда: якты сер — «Эш карты»; якты кояш
  • «Көн дә кояш»; 1936-1937дә: якты, алсу йөзле — «Арыш кырында»; якты күзләр — «Ул үскәндә»; 1941-1942дә: якты бәхет, якты нур — «Чулпанга»; «Моабит дәфтәрләре»ндә: җир йөзе якты — «Соңгы җыр»; якты өмит, якты гомер — «Яңа ел теләкләре».

Шагыйрьнең буяу кунасы төсләргә бай. Якты төс белән бергә ак, ап-ак, ал, алсу төсләр дә иҗатының буеннан-буена кулланыла. Күзаллау өчен аларның кайберләрен санап күрсәтергә була: ак теләк, ак йөрәк, ак юл, ак көч, ак бәхет, ак бәйрәм, ак каен, ап-ак кар, ап-ак кәгазь, ак болытлар, ак мамык мендәр һ.б.

Ал, алсу төсләр дә ак төс кебек, бер яктан, романтик рухтагы күтәренке пафос, халыкчан, милли традицияләр белән үрелгән метафорик, символик образлар тудыру чарасы булса, икенче яктан, еш кына идеологик ярлыкка әйләнгән кызыл төсне алмаштырып, тормышны табигый, халыкчан йә булмаса романтик рухта тасвирлау чарасына әвереләләр. Бу аеруча «Моабит дәфтәрләре»нә кергән әсәрләрдә ачык чагыла.

Җәлил патриотизмы

Әлбәттә, без Муса Җәлилне хаклы рәвештә патриот-шагыйрь, герой-шагыйрь, каһарман-шагыйрь дип искә алабыз, «патриот» сүзен исә аеруча еш кулланабыз.

Шагыйрьнең патриотлыгы, геройларча һәлак булуы һәркайсыбызга да яхшы мәгълүм. Ә менә патриотизм аның иҗатында ни рәвешле чагыла соң, дигән сорауның әлегә кадәр анык кына итеп куелганы юк иде. Әлеге язмада шул сорауга җавап бирү дә күздә тотыла.

Иң элек «патриот» сүзенең мәгънәсен ачыклаудан башлау максатка ярашлы булыр дип уйлыйбыз.

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә (11 т. — 506 б.) бу сүзгә мондый аңлатма бирелә. «Патриот — үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше». «Патриотизм — патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт».

Муса Җәлил патриотизмы турында сөйләгәндә, гадәттә, аны «Моабит дәфтәрләре» белән бәйләп кенә кулланалар. Әлбәттә, «Моабит дәфтәрләре» шагыйрь патриотизмының иң югары күтәрелеше, ягъни аның кульминацион ноктасы булып торуы бәхәссез.

Әмма Муса Җәлилнең туган иленә, халкына, туган җиренә карата ялкынлы патриотик хисләре, әгәр аның җирлеге, нигезе булмаса, кинәт кенә «Моабит дәфтәрләре»ндә шул дәрәҗәдә дөрләп кабынып китә алмас иде. Шуңа күрә моны тулырак итеп күзаллау өчен, шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатына, хәтта ки иң беренче шигырьләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк була, чөнки аның тулаем иҗаты туган ил, туган җир, халык бәхете, аның азатлыгы өчен көрәш темасы белән аерылгысыз бербөтенне хасил итә.

«Бәхет!» шигыреннән күренгәнчә, Җәлилнең патриотик хис-тойгылары кече яшьтән үк һәм ышанычлы рәвештә формалаша башлый. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: матбугатта басылмаган, әмма «Бәхет!» шигыреннән алдарак, 1918 елда язылган «Хакыйкать» исемле шигырендә «ил» сүзе, 1919 елның февралендә язылган «Тартыш» шигырендә «җир», «ил», «халык», шул ук елның маенда язылган «Тилгән» шигырендә «җир» сүзләре бар. 12-13 яшьлек үсмер бала бу сүзләрне аңлап, урынлы кулланган.

Шуннан соң — 1919-1920 елларда «ил», «җир», «халык» сүзләре шигырьләренең исемнәрендә үк кулланыла башлый: «Ил халкына!» (1919, октябрь), «Ил тәбриге» (1919, ноябрь), «Ил корбаннары» (1919, ноябрь), «Ил батыры авызыннан» (1920, гыйнвар), «Ил ирке өчен» (1920, җәй). Билгеле, болар буш сүз генә булмый, аларның эчтәлеге шул шигырьләрендә бик яхшы аңлашыла.

Алдагы иҗатында бу сүзләр даими рәвештә кулланыла башлый, ә инде «Ил тәбриге» шигырендә беренче тапкыр «халкым» дип мөрәҗәгать итә.

М.Җәлил иҗатында патриотик лексика 20нче еллардан соң да шактый актив рәвештә кулланыла һәм ул илдә барган үзгәрешләрне чагылдырып, яңа мәгънәләр, яңа төсмерләр, эпитет-сыйфатлаулар, сынландырулар, чагыштырулар, метафоралар белән үрелеп бирелә башлый. Бу бигрәк тә ил сүзенең кулланылышында аеруча ачык чагыла: ил көне — «Хатирә» (1922); ил бәхете, эш иле — «Пар күгәрчен (1922, июнь); ил тажы — «Яңа никах белән» (1922, июнь); күтәрел ил — «Бер парча» (1922); ил шатлыгы — «Йөрәктән» (1923); ил бәхете — «Дусларым» (1937, ноябрь).

1923 елның 17 мартында Кызыл һава флоты мөнәсәбәте белән язылган «Күк йөзендә» шигырендә шагыйрь беренче тапкыр «туган ил» сүзтезмәсен куллана: «Тагын бергә туган илгә очарбыз, / Көләч йөзле туганнарны күрергә».

Шуннан соң ул аның «Дусларым» (1937, ноябрь) һәм «Гөлләрем» (1938, гыйнвар) шигырьләрендә кулланыла.

«Ил» сүзе белән бергә шагыйрь иҗатында «җир» сүзе һәм аны тагын да ачыклабрак «урман», «болын», «кыр», «басу» һ.б. да киң кулланыла. «Туган җирем» сүзтезмәсе исә аның иҗатында беренче тапкыр «Парашютчы җыры» (1938, гыйнвар) шигырендә очрый.

Патриотик лексиканың аеруча тәэсирлесе — «Ватаным» сүзе Муса Җәлил иҗатына 1938 елда язган «Ана» шигырендә беренче тапкыр килеп керә: «Мин ант итәм: дошман кулын сузса / Безнең илгә, безнең иреккә, / Туган анам — сөйгән Ватаныма / Тырнагын да аның тидертмәм».

Шул рәвешчә, Муса Җәлилнең патриотизмы турында сөйләгәндә, иң элек аның Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатына күз салу кирәк.

Шагыйрьнең патриотк хисләре фронт лирикасында яңа көч белән, яңача яңгыраш ала: андагы 38 шигырьнең 35ендә патриотик хисләрне белдерүче «ил», «туган ил», «туган җир», «Ватан», «халык» кебек сүзләр төрле формаларда 90 тапкырдан артык кулланыла, ягъни һәр шигырьдә уртача икешәр-өчәр тапкыр очрый дигән сүз. Үз чиратында, алар шагыйрь иҗатының туган иленә, Ватанына, туган җиренә һәм халкына карата булган мәхәббәт хисенең ни дәрәҗәдә көчле булуын ачык күрсәтә. Бу сүзләр һәр шигырьнең үзәген хасил итә һәм әсәрләренең тел-стилен, лексикасын, сөйләм төзелешен, идея-эстетик юнәлешен билгели. Шагыйрьнең патриотик тойгылары әлеге сүзләрне ачыклап, көчәйтеп яңгырата торган һәм һәркемнең күңеленә балачактан таныш, якын «урман», «болын», «басу», «инеш», «чишмә», «тау» кебек сүзләр белән үрелә.

Шул уңайдан фронт лирикасына караган әлеге шигырьләрдә (1941-1942) патриотик лексик берәмлекләрнең, бер өлешен генә булса да, ничек итеп кулланылуын күрсәтү урынлы булыр, чөнки фәнни әйләнешкә бу беренче тапкыр кертелә. Шигырьләр китаптагы тәртиптә китерелә һәм ул лексик катламга караган сүзләр тексттан аерып алып түгел, аңлаешлы булсын өчен, башка сүзләр белән контекстта бирелә.

«Дошманга каршы» шигырендә: күп илләрне, азат халкым, җиребезне көл итәргә, кол итәргә азат халыкны, ил чигеннән, без илебездә, халкыбызның ачы нәфрәте, безнең илдә»; «Соңгы көрәшкә»: ил чигенә, күтәрел, ил; тезел сафка, халык; илне сакларга; «Тупчы анты»: совет халкының, халыктан утлы төкерек; «Очрашу»: илебезне яндырмакчы; «Әйдә, җырым»: илне сөйгән йөрәк тибешем, туган ил өчен, шат илемдә, илем капкасын, багышларга Ватан сугышына, илнең данлы хезмәт тавышын; «Чулпанга»: бүләк иткән иде илебез, дошман вата илебезне, саклармын йөрәк каным белән илемне, үз илемдә; «Хуш, акыллым»: илемне һәм сине сөюемне, тормышымны бирсәм ил өчен; «Дуска истәлек»: бөек Ватан өчен, илнең күзе бездә, без ант иттек илдән киткән чакта һ.б.

Муса Җәлилнең фронт лирикасында туган иленә, җиренә, халкына карата булган мәхәббәте, патриотик хисләре әлеге сүзләрнең кулланылышында аеруча калку булып гәүдәләнә: «ил» сүзенең — 60, «туган илем» — 6, «халкым» — 12, «җир» сүзенең 16 тапкыр кабатлануы шуның ачык мисалы булып тора. Бу сүзләрне патриотик лексик катлам дип исәпләсәк, аларның гомуми саны 94кә җитә. Димәк, шагыйрь фронт лирикасына караган 38 шигырьнең 35ендә, ягъни һәр шигырендә ике яки өч шундый сүз кулланган. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел, ә бәлки фронт лирикасына кадәрге иҗатындагы патриотик теманың дәвамы, аның тагын да көчлерәк булып яңгыравын күрсәтә. Тик аерма шунда: әгәр башлангыч иҗатында әлеге сүзләр нигездә инкыйлаб казанышына, большевиклар хакимиятенә мәдхия җырлауга багышланган саф патриотик хисләрне чагылдырса, фронт лирикасында алар бер үк вакытта фашизмга капма-каршы куелып, фашистларга карата нәфрәт хисләре белән үрелеп гәүдәләндерелә. Шуның белән бергә, патриотизм хисләре, шул төп лексик берәмлекләрдән тыш, «урман», «болын», «кыр», «басу», «тау», «инеш», «чишмә» кебек сүзләргә кушылып, шагыйрьнең туган илгә, туган җиргә булган мәхәббәт хисләрен дә, шул ук вакытта фашистларга карата нәфрәт хисләрен, җирәнү, чиркану тойгыларын тасвирлау чарасы да булып хезмәт итәләр.

Шул рәвешчә, Муса Җәлилнең туган иленә, Ватанына, үз халкына, туган җиренә карата кайнар мәхәббәте белән сугарылган патриотик хисләре «Моабит дәфтәрләре»нә кадәр — башлангыч иҗатыннан, нигездә 20нче еллардан башлап, фронт лирикасында, ягъни Бөек Ватан сугышында яраланып, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнче, җитәрлек дәрәҗәдә көчле формалашкан була.

Билгеле, «Моабит дәфтәрләре»ндә тоткынлыкта булган шагыйрьнең мәхәббәт һәм нәфрәт хисләре, иҗтимагый-сәяси, гомумкешелек югарылыгыннан торып, яңа көч белән, яңа дулкында — әрнү-газапларга, сагыну-юксынуларга һәм күз яшьләре аша елмаюларга үрелеп тасвирлана.

Муса Җәлилнең патриотик хисләре, алда әйтелгән төп патриотик лексик катлам сүзләреннән тыш, югары патетик шигъри һәм язма сөйләм стиленә хас югары стиль, китап сүзләре аша да көчәйтелә. Мәсәлән, хәят — тормыш («Имән»), гали — бөек («Сандугач һәм чишмә»), хозур — матур («Яңа ел теләкләре»), өмит — өмет, теләк; бәгырь («Ышанма», «Ана бәйрәме»), дәрья («Тик булса иде ирек»), мәгърур («Каска», «Сандугач һәм чишмә», «Урман»), баглану («Аерылу») һ.б.

Шагыйрьнең башлангыч иҗаты һәм фронт лирикасындагы кебек турыдан- туры патриотик лексикага караган сүзләрен шулай ук «Моабит дәфтәрләре» шигырьләренең бер өлешендә генә булса да күрсәтеп бирү кызыклы, дәлилле җитди нәтиҗәләр ясарга да мөмкинлек тудырыр.

«Хат»: дошманны илдән куып; «Кичер, илем!»: кичер мине, илем; илемне сөюемне, ышан, илем, илгә керсез мәхәббәт; «Ирек»: якын илемне, илсез — мин үксез; «Тик булса иде ирек»: туган илем, туган җирем; «Сандугач һәм чишмә»: ил дошманы, ил батыры, илгә саф мәхәббәт, ул сөя Ватанын, ул улы хөр илнең һ.б.

Билгеле, Муса Җәлилнең туган иленә, туган җиренә, халкына карата ялкынлы патриотик хисләре, тирән кичерешләре фәкать шушы лексик катлам белән генә чикләнми; ул туган илнең, туган җирнең җанга кадерле кешеләре, урман-болыннары, инеш-чишмәләре, таулары, ай-кояшлары, йолдызлары, таңнары, кошлары, акбүз атлары һ.б. бик күп сүз-образлар, символлар, сурәтләү-тасвирлау чаралары белән көчәйтелә.

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты өчен сөйләм һәм язма телебезнең бөтен байлыгын, нечкәлеген тоеп, сүзләрне, тәгъбирләрне, канатлы әйтемнәрне, сурәтләү-тасвирлау чараларын, җөмләләрне, ритм-рифманы һ.б. бик төгәл, урынлы куллану хас. Шагыйрьнең шигъри куәте телебезнең сүзлек хәзинәсеннән уңышлы, максатчан файдалану да, сәнгатьчә сурәтләү чараларын, поэтик алымнарны стильләргә бәйләп оста һәм иҗади куллануда да чагыла.

Гадәттән тыш шартларда иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләре»нең югары идея- эстетик эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, образлы сөйләм теле шагыйрьнең алдагы иҗаты җирлегендә үсеп чыккан. Без моны аның патриотик лексик катламны, шулар белән үрелгән сүзлек хәзинәбезне зур осталык белән файдалануында күрдек.

Шуның белән бергә шагыйрьнең патриотик хисләре туган ил төшенчәсен белдерүче «өй», «йорт» сүзләре белән дә бирелгән. «Кайталмады өйгә зур улым, / Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым». («Ана бәйрәме»). «Кызы өчен, туган йорты өчен / Ул алдында булды көрәшнең». («Сөю»).

Фашистларга карата нәфрәтләнеп сөйләгәндә, шагыйрь шул ук сүзне икенче төрле мәгънәдә куллана: «Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга / Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны». («Серле йомгак»).

Аларның иле турында сөйләгәндә, «оя» сүзен файдалана: «Без дошманны илдән куып, / Оясын көл итми торып, / Өйгә кайтачак түгел». («Хат»).

Муса Җәлилнең патриотик хисләрен чагылдыручы югары патетик шигъри сөйләм аһәңе язма һәм сөйләм стиленә хас ай, кояш, таң, чишмә, гөлчәчәк, сандугач, карлыгач, яулык, күлмәк кебек дөнья поэзиясе өчен традицион символлар, романтик рухын саклаган хәлдә, аның әсәрләрендә тугрылык, батырлык, кыюлык төшенчәләре белән яңартыла: «Яулык шаһит: сине һәм илемне / Йөрәк каным белән сакладым». («Яулык»)

Үлемсез җырлар каһарманы

Билгеле, әгәр без Муса Җәлилне үлемсез җырлар каһарманы буларак бәяләмәсәк, күрсәтмәсәк, язмабыз тулы булмас иде.

Иҗаты җыр белән үрелмәгән шагыйрь сирәктер. Ә менә иң киң танылган җыр шагыйре кем дигәндә, һичшиксез, без Муса Җәлил исемен әйтер идек. Чыннан да: «Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, / Ил кырында чәчәк атыгыз! / Күпме булса сездә көч һәм ялкын, / Шулкадәрле жирдә хаккыгыз!» — дигән саф, кайнар хисләргә уралган мондый илаһи юлларны үлемсез җырлары, тиңдәшсез көрәше белән дөнья халкын таң калдырган татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлил генә яза алган.

Ошбу юлларны иҗат иткән шагыйрь үзе дә, гүя җырдан яралгандай, бар яшәве дә җыр дулкынына уралып узгандай тоела.

Муса Җәлил иҗатының җыр-музыка сәнгатебез белән үрелеп үсүе очраклы хәл түгел, әлбәттә. Замандашларының искә алуына караганда, Җәлил кече яшьтән үк такмак әйтергә, шигырь язарга гына түгел, рәсем ясарга да, җырларга да яраткан, мандолинада уйный белгән, балалар белән спектакльләр оештырып, шунда үзе дә катнашкан, сәхнәдә уйнау өчен «Бибкәй кыз», «Каз канаты» исемле пьсалар да язган. Шунысын да искә алып әйтергә кирәк: Җәлил дә, Тукай кебек, шигырьләрен җыр көйләп язарга яраткан. Бу — халкыбызның элек-электән көйләп уку традицияләре белән дә бәйләнгән. Аның үзе уйлап чыгарган: «Көш-көш, тилгән, / Йөрмә гел түбән, / Үрдәк аулаудан / Өмет өз, тилгән!» («Тилгән») дигән такмакларыннан берсе халык авыз иҗатына нигезләнгән. Әмма гап-гади генә булып күренгән шул такмакны да ул ритм, рифма, ритмикага туры китереп, фольклор нигезендә иҗади эшкәртеп язган. Такмакларының җыр белән үрелүе алдагы иҗатына да йогынты ясый: шул нигездә ул авыл көйләренә туры китереп, яңа эчтәлекле җыр текстлары язган. Җыр сәнгатендәге мондый үзгәрешләр ХХ гасырның 20нче еллары өчен, гомумән, типик күренеш була.

Муса Җәлил иҗатының җыр сәнгате белән бик тыгыз үрелгәнлеге «җыр» сүзенең иҗатында бик күп тапкырлар кулланылуында да ачык чагыла: шушы сүз 43 шигыренең исемендә (14е — җәяләр эчендә), 130 шигырендә 200 мәртәбә файдаланылган. Шуның белән бергә «көй», «моң», «марш» сүзләре дә байтак санда очрый. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: бу сүзләр, башка сүзләр белән янәшә килеп, шул чорга туры килгән бик күп яңа мәгънәләр белән баетылган. Шуларның беркадәр өлешен мисал итеп китерик: безнең жыр, көрәш жыры, иркен жыр, икмәк жыры, сөю жыры, җиңү жыры, яңа ж.ыр, яшьлек жыры, дәртле ж.ыр, котлау жыры, үлмәс ж.ыр, ил жыры, изге Ватан жыры, бәхетле шат жыр, машиналар жыры, күмәк жыр, шат жырлар, онытылмас ж.ыр, көчле ж.ыр, батыр көрәш ж.ыры, ялкынлы ж.ыр, нәни батырлар жыры, «Моабит дәфтәрләре»ндә: нәфрәт һәм мәхәббәт жыры, соңгы көрәш жыры һ.б.

Күренә ки, «жыр» сүзенең шушындый яңа төшенчәләрен уйлап табу үзе генә дә Муса Җәлилнең әдәби телебезне, тормышны бик яхшы белүен, зур талант иясе, новатор шагыйрь булуын күрсәтә; аларның күбесе аның тарафыннан беренче тапкыр кулланылган. Җырның мондый мәгънәләре бүгенге көндә кулланырга да бик кулай. Моның өстенә ул аны уннарча тапкыр «җырлый-җырлый» дип, парлы сүз итеп тә файдаланган. Бу үзе генә дә шагыйрьнең әдәби телебезнең эчке мөмкинлекләрен тулы көченә куллана белү осталыгы үрнәге булып тора. Бер генә шагыйрь иҗатында да бу сүз шул дәрәҗәдә актив кулланылмаган. Шуның белән бергә бу сүз җыр текстын гына түгел, көй-моң, шатлык, яшьлек, мәхәббәт, хезмәтне; фронт лирикасында һәм «Моабит дәфтәрләре»ндә исә көрәш, батырлык, кыюлык, җиңү, Ватанга тугрылык символын да гәүдәләндергән.

Муса Җәлил шигырьләренә беренчеләрдән булып композитор Латыйп Хәмиди көй яза башлый һәм шул нигездә аларның ныклы иҗади дуслыгы барлыкка килә. Соңрак М.Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләренә Җәүдәт Фәйзи бер дистә тирәсе көй иҗат итә һәм алар шул елларда еш яңгырый. Шундыйлардан аның «Маэмай», «Күке», «Әтәч», «Чишмә», «Карак песи», «Беренче вальс», «Шмидт бабай», «Кызыма», «Сәгать», «Парашютсыз курчак» исемле җырларын күрсәтергә була.

Муса Җәлил сүзләренә Ф.Яруллин («Маэмай»), З.Хәбибуллин («Бишек җыры»), М.Мозаффаров («Чишмә»), А.Вәлиуллин («Октябрь җырлары»), И.Якупов («Карак песи») һ.б. да балалар өчен җырлар яза.

Муса Җәлилнең аерым шигырьләренә хәтта берничә композитор көй иҗат иткән. Мәсәлән, «Октябрь җырлары»на — Л.Хәмиди, А.Вәлиуллин; «Сәгать» шигыренә — Җ.Фәйзи, Ф.Әхмәтов, «Маэмай» шигыренә — Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи; «Карак песи»гә — Җ.Фәйзи, И.Якупов һ.б. Бу мисаллар М.Җәлилнең ул елларда бик популяр шагыйрь булуын күрсәтә.

М.Җәлилнең балаларга гына түгел, өлкәннәргә атап язган шигырьләренә дә Ф.Яруллин («Колхоз кызына»), Н.Җиһанов («Колхоз иртәсе», «Жырым булсын бүләгем»), Ж.Фәйзи («Дулкыннар», «Кырларда, суларда», «Күк юрга», «Диңгезче җыры»), М.Мозаффаров («Жиләк җыйганда», «Хат ташучы җыры», «Парашютчы җыры», «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?»), З.Хәбибуллин («Күк юрга»), Р.Яхин («Күк юрга», «Дулкыннар»), Ф.Әхмәтов («Чишмә җыры», «Карашларың»), Ә.Бакиров («Чишмә җыры»), И.Шәмсетдинов («Килсәнә»), Х.Вәлиуллин («Комсомолларга», «Урман»), Л.Хәмиди («Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?»), Э.Бичурин («Карашларың») һ.б. композиторлар ике дистәдән артык (кайберләре берничәшәр) көй иҗат итә.

Герой-шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре» шигырьләренә шулай ук байтак композиторлар көйләр, музыкаль әсәрләр иҗат итә. Мәсәлән: С.Сәйдәшев («Жырларым»), Н.Жиһанов («Ышанма!», «Кичер, илем!», «Батырлык турында», «Төрмәдә төш», «Хат», «Юллар», «Алман илендә»), М.Яруллин («Сандугач һәм чишмә», «Бөрлегән»), М.Мозаффаров («Карлыгач булса идем», «Тик булса иде ирек»), Р.Яхин («Тик булса иде ирек», «Соңгы җыр», «Үткәндә кичергән», «Яулык», «Тау елгасы»), И.Шәмсетдинов («Ана җыры»), Р.Еникеев («Яулык»), Х.Вәлиуллин («Урман»), М.Латыйпов («Урман»), Ю.Виноградов («Кыз җыры»), И.Якупов («Күршеләр», «Кыз теләге») һ.б.

«Жырларым» — ул шагыйрьнең бөтен иҗат һәм көрәш юлында якты маяк. Аның үлемсез җырларының — көчле һәм ялкынлы кайнар сүзләренең җирдә яшәү хакы бик зур булуын тормыш үзе раслады: шигырьләре дистәләрчә телләргә тәрҗемә ителеп, бөтен дөньяга таралды.

Әйе, каһарман шагыйрьнең «Жырларым» кебек бөек, үлемсез әсәр иҗат итүе очраклы хәл түгел. Аның чишмә башы тирәндә ята. Ул Жәлилнең халкыбызның җыр сәнгатен үстерү өлкәсендәге гаять нәтиҗәле эшчәнлеге белән дә бәйле. Шагыйрь иҗатының җыр сәнгате белән багланышы турында байтак язылды һәм бу хакта махсус хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, Йолдыз Исәнбәтнең «Муса Джалиль и татарская музыка» (Казан, 1977) исемле китабын, Ким Миңнуллинның шул хакта байтак мәгълүмат бирелгән «Һәр чорның үз җыры» (Казан, 2003) дигән зур хезмәтен һ.б. күрсәтергә була.

Әйткәнебезчә, М.Жәлилнең иҗаты, бер яктан, җыр иҗаты белән бик тыгыз бәйләнсә, икенче яктан, шигырьләрендә «җыр» сүзенең яңа символикага — мәхәббәт, батырлык, көрәш, Туган илгә тугрылык, җиңү, үлемсезлек символына әверелү эволюциясе дә гаять үзенчәлекле булып гәүдәләнә.

Шагыйрь иҗатында җыр, җиңүгә әйдәүче конкрет образ буларак, Бөек Ватан сугышы башлангач язылган «Әйдә, җырым» шигырендә бик ачык булып гәүдәләнә: «Әйдә, жырым, / батыр җиңү дәртен / Алып керик ялкын эченә. / Мин калмасам җирдә, / син калырсың / Һәйкәл булып үлмәс эшемә».

«Ышанма» шигырендә җыр үлемсезлек символына әверелә: «Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас, / Ялкынлы җыр тулы күңелне. / «Үлем» диеп әйтеп буламы соң / Җиңеп үлгән мондый үлемне?»

Ә инде: «Жыр өйрәтте мине хөр яшәргә / Һәм үләргә кыю ир булып. / Гомрем минем моңлы бер җыр иде, / Үлемем дә яңгырар җыр булып», — дигән юллары үзләре үк каһарман шагыйрь иҗатының үлемсез һәйкәле булып тора.

Шул рәвешчә, Муса Жәлилнең патриот-шагыйрьлеге иҗатының буеннан- буена туган иленә, туган җиренә, үзенең халкына карата булган ялкынлы мәхәббәт хисләрен чагылдырган сүзләрне, төрле сурәтләү чаралары белән тыгыз итеп үреп, бик еш куллануында шулай ук аеруча ачык һәм калку гәүдәләнә.

Муса Җәлил иҗатында юмор

Шагыйрьнең сугышка кадәрге иҗатында юмор күзгә бәрелеп тормый. Әмма фронт лирикасына караган «Минзәлә истәлеге» (Дусларча шаяру) дигән шигырендә исә ул үзен юмор хисенә гаять бай шагыйрь итеп таныта: «Хуш, Минзәлә, / синдә кунак булдым / Бик аз гына, үтеп барышлый; / Шуңар күрә нәни шаярулы / Бу җырымны сиңа багышлыйм. / Исән калсын миннән урамнарың, / Урам баскан карың, бозларың. / Бер лейтенант күрсә, акылыннан / Шаша торган иркә кызларың», — дигән юллар белән башланган бу шигырьдә төрле юмор алымнары мул, иркен кулланылган.

Ихтимал, зур, җитди эшләр башкарганга, үз иҗатына карата бик таләпчән булганга, алдагы елларда юмор-сатира әсәрләре язарга вакыты да, җае да туры килмәгәндер дип уйларга мөмкин. Әмма үткен телле юмор остасы буларак, ул «Моабит дәфтәрләре» ндә генә тулысынча ачыла. Әлеге шигырьләр арасында, санап чыксак, шаян, юмористик шигырьләр шактый күп. «Ишек төбендә», «Хәдичә», «Томаулы гыйшык», «Гашыйк һәм сыер», «Сәгать», «Иркәм», «Бәла», «Бөрлегән», «Тозлы балык», «Борча», «Күршеләр», «Табут», «Бала йокысы» — әнә шундыйлар. Идея-эстетик эчтәлеге, сюжет-композициясе ягыннан аларның һәркайсы үзенчәлекле. Анда шаян миниатюралар да («Тозлы балык», «Бәла»), баллада характерындагы сюжетлы шигырьләр («Хәдичә», «Гашыйк һәм сыер», «Томаулы гыйшык», «Табут») дә бар.

Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы шагыйрьнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә. Тоткынлыкта, гадәттән тыш авыр шартларда юмор хисенең калкып чыгуы укучыда һәм аның иҗатын өйрәнүчеләрдә хаклы рәвештә зур кызыксыну уята.

З.Мәҗитов, мәсәлән, шагыйрьнең бу халәтен, «беренчедән, кайгы-хәсрәтне җиңүе, тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшеп була икән, дигән фикергә килүе, икенчедән, үзенең язганнарын бербөтен итеп туплау ышанычы һәм дәрте рухландырган», дип күрсәтә (З.Мәҗитов. — Сугышчан поэзия. — Казан: Татар.кит. нәшр. — 1975. — 273-274 б.).

Ә.Мәхмүдов сүзләре белән әйтсәк, «шагыйрьнең юморы, иң беренче чиратта, тормыш тантанасын раслый, совет кешесе рухының җиңелмәслегенә ода булып яңгырый» (А.Махмудов. Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля. — Казань: Татар.кн.изд-во. — 1980. — 58 б.).

Шунысы үзенчәлекле: Моабит шигырьләренең күпчелегендә, юмористик әсәрләренең барысында да тыныч тормыш вакыйгалары сурәтләнә.

Сүз әдәби әсәрнең беренчел һәм төп элементы булганга, М.Җәлилнең юмористик шигырьләре турында сөйләгәндә дә, игътибар тел-стиль, образлы тасвирлау чараларын анализлауга юнәлдерелә. Бу чаралар төрле көлкеле вакыйгаларны, герой һәм образларның мәзәк хәлләрен сәнгатьчә сурәтләргә ярдәм итә.

Шул уңайдан, нәрсә ул көлке, юмор, мәзәк һәм алар бер-берсеннән аерыламы дигән урынлы сорау да туа. Мәгълүм булганча, көлке — беркатлы, дусларча шелтә; юмор исә соклангыч, теләктәшле, кызыклы (мәзәк) һәм шул ук вакытта тупас, зәвыксыз да булырга мөмкин.

М.Җәлилдә юмор (һәм көлке) шаян, беркатлы, теләктәшле, кызыклы, дусларча ягымлы һәм эчкерсез җылы булуы белән характерлы. Юмор аша аның интеллектуаль яктан югары дәрәҗәдә зыялы, тәрбияле, белемле, укымышлы шәхес булуы аңлашыла. Ул үзенең шигырьләрендә тормыштагы мәзәк хәлләрдән, үзенә таныш кешеләрнең һәм лирик геройның аерым кимчелекләреннән, аларны төзәтү максатыннан чыгып, дусларча елмаеп көлә.

Ә беркатлы көлү кешеләрнең эшнең асылын аңламыйча, һәрнәрсәгә беркатлы карашларыннан килеп чыга.

Билгеле, тапкыр, үткен һәм көлкеле сүзләрдән башка юмористик әсәр була алмый. М.Җәлил иҗатында андый сүзләр күбесенчә әдәби тел нормасында булмаган лексик катламнар (гади һәм җирле-диалекталь сөйләм, искергән, китап, шаярту сүзләре, төрле алынмалар һ.б.) куллану, сүз уйнату, сүзләрнең эчтәлеге белән форма арасында бәйләнеш бозылу нәтиҗәсендә барлыкка килә, ягъни юмористик шигырь язу өчен, зиһен, тапкырлык кына түгел, телне, аның мөкинлекләрен бик яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә юмор-сатира әсәре язу теләсә кемгә җиңел генә бирелми.

М.Җәлилнең юмористик шигырьләрендә гади һәм җирле сөйләм, китап, күчерелмә мәгънәле, алынма сүзләр күп һәм алар еш кына үзгәртеп, ягъни иҗади эшкәртеп кулланыла. Мәсәлән, «Минзәлә истәлеге» шигырендә «чарка» (савыт), «апара» (камыр башы), «мәл» (вакыт), «мут» (хәйләкәр), «чуалу» (ярамаган эшкә алыну), «эленке-салынкы» кебек гади сөйләм сүзләре; «тәмаман» (тәмам), «мәгъшука» (сөйгән яр) — искергән сүзләр; «ипле» (уңайлы), «бутка» (ботка

  • буталчыклану), «тузыну» (дуамаллану), «сырыша» (сыена), «посу» (яшеренү)
  • күчерелмә мәгънәле сүзләр; «кубарь» (бөтерчек), «клуб», «мода», «танг»о, «конюшнә», «барышня», «процент», «артист», «кассир» кебек алынма сүзләр; «ләктем» (эләктем), «тин» (тиен), «сырлы-мырлы», «симәнкә», «эләүкә», «сувсыз- парсыз» кебек сүзлекләргә теркәлмәгән сүзләр дә бар. Мәсәлән: «Исән калсын «клуб» дип аталган / Ягылмаган «конюшнәләрең». / Зиләйлүккә «танго» бии торган / Сырлы-мырлы барышняларың».

Сүз уйнату ярдәмендә гомумкулланыштагы гадәти сүзләргә дә шагыйрь көтелмәгән үткен, шаян мәгънә сала: «Ник елмайдың, каш сикертеп, / Яратмагач, йөрмәгәч? / Ник ашаттың тозлы балык, / Соңыннан су бирмәгәч?» («Тозлы балык»)

«Томаулы гыйшык» шигырендәге «чир» сүзенең кулланылышы да үзенчәлекле. Гади сөйләмгә караган бу сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе бар: 1) авыру яки кешедәге берәр кире сыйфат, начар гадәт һәм 2) ярату, гашыйк булу. Биредә шагыйрь аның ике мәгънәсен дә янәшә куя. Шулай итеп, «чир» сүзенең юмористик хасияте барлыкка килә: «Мин күрмәдем артык мәгъшукамны, / Томау бетте, гыйшкым онтылды. / Көчле булды дару егет күңеле / Ике чирдән бергә котылды».

Юмор тонын көчәйтү максатында шагыйрь мәгънәдәш сүзләрдән дә файдалана. Мәсәлән: «Иркәм белән икебез, / Пар алмадай битебез. / Чөкердәшеп, гөрләшеп, / Утырабыз серләшеп». («Сәгать»)

Уңай мәгънәле сүзләрне берәр тискәре сүзгә каршы кую да юмор рухын бирә: «Киткән чакта кайсын озатасың / Назлап, сыйпап, мактап, иркәләп. / Ә кайберсен куып чыгарасың, / Якасыннан тотып типкәләп». («Сыра залында»)

Монда «назлап», «сыйпап», «мактап», «иркәләп» дигән сүзләр «типкәләп» сүзенә кискен каршы куела. Синоним сүзләрне градация рәвешендә куллану да юмористик максатка хезмәт итә.

«Бетте бакчам, кырылды, / Һич чара юк каһәргә. / Охшап калды түтәлләр / Бомбаланган шәһәргә». («Күршеләр»). Биредә «бетте», «кырылды» сүзләре — әнә шундыйлар.

М.Җәлил иҗатында «кыза», «тузына», «яратмагач-йөрмәгәч», «әйбәт», «акыллы», «юклыгы», «кытлыгы» кебек синоним сүзләр дә шундый функция үти.

Билгеле, аерым сүзләр генә әсәрнең тулаем юмористик рухта булуын тәэмин итә алмый; аны әсәрнең төрле стилистик чараларының бердәмлеге генә билгели. Мәсәлән: «Беләм, кызлар, сезне куркытмыйдыр/ Ирен өчен буяу юклыгы. / Беләм, беләм, сезне куркытадыр / Минзәләдә кияү кытлыгы». («Минзәлә истәлеге»). Бу юлларның шаян тоны синонимнар (юклыгы, кытлыгы), антонимик мәгънәле сүзләр (куркыта — куркытмый), кабатлаулар (беләм, беләм), антитеза кебек чараларның үзара тыгыз бердәмлегенә нигезләнгән.

Шагыйрьнең юмористик шигырьләрендә кулланылган «зәңгәр күз», «яшь матур», «мәгъшукам», «иркәм», «бер генәм», «җаным», «матурым», «акыллым», «җанкай» кебек синоним сүзләрнең үзәге — «сөйгән кыз» белән мәгънәдәш.

«Мәхәббәт» сүзе дә зур гына синонимик оя төзи (гыйшкым, мескен гыйшкым, минем гыйшкым, томаулы гыйшык, чир, су һ.б.). Биредәге «томаулы гыйшык», «чир», «су» сүзләре, шулай ук «дару — агу», «ләззәт — михнәт», «елау — көлү» кебек капма-каршы мәгънәле сүзләр дә аның әсәрләрендә юмор чарасы функциясен үти. «Икенче көн ни күрәм? — / Бер елыйм да, бер көләм. / Урам тулы хатын-кыз, / Бар да ертык юбкадан. («Хәдичә»)

Рәвеш сүзләрнең кабатлануы да сөйләмгә юмористик тон бирә. Мәсәлән: чак- чак килеп өлгердем, учлап-учлап май сөрттем, үрле-кырлы сикертә («Иркәм»), ярсый-ярсый бардым («Томаулы гыйшык») һ.б.

Кабатлаулы һәм парлы сыйфатлар ярдәмендә шагыйрь көнкүрештәге гади генә әйберләрне дә юмор объектына әверелдерүгә ирешә: сусыз-парсыз мунчада, баскыч- баскыч коры эләүкә, эленеп-салынып торган пәрәвез («Минзәлә истәлеге») һ.б.

Аның әсәрләрендә, юмористик тасвирлау чаралары буларак, чагыштырулар да зур роль уйный. Алар көтелмәгәнлеге һәм эш-хәлне, процессны көлкеле итеп сурәтләү белән үзенчәлекле. Мәсәлән: кубарь (бөтерчек) төсле башың биеп торгач («Сыра залында»), мескен гыйшкым кызган куык төсле шартлады, гашыйкларча авыр сулыйм дисәм («Томаулы гыйшык»), болан төсле чабып кайттым («Иркәм»), абау ямьсез сугуы, чирәү кага диярсең, утырган күк сәнәккә («Сәгать») һ.б.

Юмор тонын бирүдә шагыйрь эпитетлардан да киң файдалана: өметсез кәҗә, мамык кул («Күршеләр»), ипле урын, калын мичкә, яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрь («Сыра залында») һ.б.

М.Җәлил шигырьләрендә төрле образлар да көлке чарасы булып хезмәт итә: томау, гыйшык (абстракт образлар), сыер, кәҗә, бүре, борча, болан (аллегорик образлар), сәгать, кызыл кәбестә (предмет-образлар).

Нәтиҗә ясап әйткәндә, халыкның тапкыр, шаян рухын чагылдыручы, үткен, җор телдә язылган шигырьләре М.Җәлилнең чын мәгънәсендә юмор остасы булуы турында сөйли.

Данлы юл дәвамы

Бөек Ватан сугышына кадәр үк шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак халык арасында һәм ил күләмендә киң танылган Муса Җәлилнең таланты «Моабит дәфтәрләре»ндә бөтен тулылыгы белән ачылды. Йөрәк кайнарлыгын кушып иҗат ителгән ул шигырьләргә җитмеш елдан артык вакыт узып барса да, алар бүген дә безне тирәнтен дулкынландыра, рухыбызны ныгыта, туган җиребезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата булган хисләребезгә кайнарлык өсти, кешеләр, халыклар арасында дуслыкка, бердәмлеккә, татулыкка өнди һәм шул ук вакытта кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизмга, ул нинди генә битлек кисә дә, тирән нәфрәт, җирәнү хисләрен уята һәм һәрвакыт уяу булырга кирәклеген искәртеп тора.

Бөек Ватан сугышына кадәрге иҗатына нигезләнеп үскән фронт лирикасында һәм атаклы «Моабит дәфтәрләре» әсәрләрендәге шигъри сөйләм стиле нәкъ менә Муса Җәлил иҗаты өчен генә хас. Мәсәлән, аның туган җиребезгә, халкыбызга карата булган кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган югары патетик аһәңдә иҗат ителгән әсәрләре һәм үзара шактый якын торган мәхәббәт лирикасы татар әдәби телебезнең матурлыкны, нәфислекне, нечкә хис-тойгыларны зәвыклы, затлы рәвештә белдерә алырдай гомумкулланыштагы һәм егәрле китап сүзләребезне, эпитет, метафора, чагыштыру, антитеза, эндәш сүзләр кебек тасвирлау-сурәтләү чараларын үзара ятышлы, килешле итеп, максатчан куллана белү югарылыгы белән аерылып тора. Иҗатындагы мондый шигырьләре сыйфаты белән генә түгел, сан ягыннан да өстенлекне алып тора.

Дошманга, фашизмга карата нәфрәт белдергән патетик фаш итү стиле исә шул хисләрне бөтен барлыгы белән ачып салырдай әдәби тел һәм гади сөйләм сүзләре, образлы тасвирлау чаралары, ритм, рифма, җөмлә һәм сөйләм төзелеше белән үзенчәлекле.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре узган юлдан, аларның эзләре буенча йөреп, эзләп табасы документлар бик күп әле. Боларга шагыйрьнең тагын ике дәфтәре, Оренбург чоры шигырьләре, 825нче батальон документлары, «Курмашев һәм башка 10» эше, Гиббельс карамагындагы «Винета» радио-студиясе, Розенбергның «Идел-татар легионы» архивы материаллары, «Идел-Урал» гәҗитенең һәм «Татар әдәбияты» альманахының табылмаган саннары һәм башкалар керә. Бу эзләр буенча йөреп, яңа мәгълүматлар табу — бүгенге һәм киләчәк буыннар эше.