Логотип Казан Утлары
Мәкаль

МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ ДӘВАМ ИТӘ

2014 елның 9 нчы санында башлаган идек без бу өмәне. Халкыбыз үзе үк чыгарып, гасырлар буена таянып яшәгән бай мәкаль мирасыбызга XXI гасыр мәкальләрен дә ялгар өчен. Болай ярыйсы гына бара кебек бу эш. Ун санда 39 авторның 349 мәкале басылды инде. Ләкин сыйфат ягын көчәйтә төшәсе иде бит. Яңа мәкальләребез бу четерекле заманның маякчыклары булсыннар иде. һәм хәтергә бер кергәч, чыкмаслык итеп эшләнсеннәр иде.

Сезнең иҗатны чыгасы мәкаль китабыбыз да көтә, кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз!

  • Туган тел — бушлай бирелгән хәзинә.
  • Тапкыр кеше тел белән таш яра.
  • Башлы хатынга баш булуы кыен.
  • Бай ярлыдан саранрак.
  • Баланы акыл ашатып та үстер.
  • Үгез белән сөзешмә, юртак белән ярышма.
  • Ташны — кәйлә, көчне хәйлә белән җиңәләр.
  • Жирафны буй басар, акыллыны уй басар.

Рашат НИЗАМИ

***

  • Юләрне — төп башына, акыллыны түр башына утырталар.
  • Мәхәббәт — давыл сыман, көтмәгәндә килә.
  • Бурычлы үлмәс, әмма рәхәт тә күрмәс.

Фәнәвие ДӘҮЛӘТБАЕВ.

Акт аныш районының Татар Суыксуы авылы ***

  • Иң олы бәхетсезлек — бәхетсезлеккә түзә алмау.
  • Дуслар күп, дуслык кына җитми.
  • Дәүләтнең какшамас нигезе — гаделлек.
  • Өендә — арыслан, өйдән чыккач — төлке.
  • Явыз кеше бәхетле була алмый.

Әсгать СӘЛАХ.

Әл.мәт

***

  • Эштә кием керләнер, җан керләнмәс.
  • Нияте түмгәкленең күңеле имгәк.
  • Тоташ көлгән — аңыннан бөлгән.
  • Яшьлегендә яшьнәгән картлыгында күк күкрәтер.
  • Сукыр кояшсыз тормас.
  • Күктән йолдыз санаганчы, аяк астындагы түмгәкләрне сана.

Әхәт ГАФФАР