ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР

 

Мин дә Уссурийскига сәфәремне шул Арча татарлары өендә башладым, милләттәшләрем Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннарда берничә көн мосафир-кунак булдым. Аларда барысы да үзебезчә-милли — бакчасы, мунчасы, ризыгы, киемнәре, дөнья читендә дә татарча яшәп яталар! Уссурийск шәһәрендәге сәфәрем өчен ирле- хатынлы Хәсбиуллиннарга, аларның ярдәмчеләре Флёра, Зилә, Вәсилә, Зөлфирә сеңелләремә иксез-чиксез рәхмәтләремне әйтәм, Аллаһ алар белән тагы очрашырга насыйп итсен иде! Шәһәрдә татарлар күп түгел, әмма бар, хәтта үзләренең милли оешмалары да бар, аңа инде 20 ел. Биредә татар хәрәкәтенә нигез салучылар — Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар. Әхтәм әфәнде — Арча районының Яңа Мәңгәр авылы кешесе, ул башта Казан дәүләт ветеринария институтында укый, аннан Камчаткага китә, Уссурийск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, Камчаткада төньяк боланнарын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институтында эшли, аспирантурада укый, шактый еллар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында директор булып эшли. 1990 елда аны Камчаткадан Уссурийскига, Тимирязев авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына җитәкчелек эшенә күчерәләр, шуннан бирле ул гаиләсе белән биредә яши. Аның хатыны Роза ханым да — фән кешесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Роза ханым Хәсбиуллина Приморье краенда, Смолянино бистәсендә татар гаиләсендә туып-үскән, Владивосток дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, юллама белән Камчаткага эшкә киткән, анда булачак тормыш иптәше Әхтәм әфәнде белән танышкан һәм алар 1968 елда гаилә корып җибәргәннәр. Роза ханым Камчаткада һәм Уссурийскида озак еллар фәнни-тикшеренү институтында эшли, гыйльми секретарь дәрәҗәсенә ирешә, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Хәсбиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ялга чыккач, бизнес белән дә шөгыльләнеп алганнар, хәзер исә җигелеп, парлашып милләт эшләрен тарталар. Аларның милли оешма исемлегендә йөздән артык татар тора, оешма төбәктә һәм шәһәрдә узган барлык милли-мәдәни чараларда катнаша, үзләре милли киемнәр тегеп, концертлар бирәләр. Нәр елның 8 мартында алар Приморье краеның бөтен татар-башкорт лидерларын, активистларын Уссурийск шәһәренә, яхшы залларга кунакка чакырып, бер табын артына утырталар, халыкка бәйрәм ясыйлар.

Мин дә Уссурийск шәһәренең хакимият бинасында татарлар белән очрашу уздырдым, аларга бу төбәкнең тарихын сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Икенче көнне бу очрашуны җирле телевидениедән дә күрсәттеләр. Уссурийск шәһәрендә бик зур мәчет төзелеп ята, мин анда да булдым, эшләп килә торган гыйбадәт йортына кереп, намазларымны да укыдым. Мәчет төзелеше бик зур, кызыл кирпечтән берничә биек бина инде төгәлләнеп килә иде. «Инде хакимият берәр сәбәп табып, мәчет төзелешен туктата гына күрмәсен», дип уйлаган идем, нәкъ шулайрак булып чыккан да. Интернетта күренгән хәбәрләр буенча, инде төзелеп беткән мәчетне законсыз дип тапканнар, җимерергә кушканнар... Мин барганда мөселманнар намазны бер йортта укыйлар иде, алар аны сатып алып, гыйбадәтханә итеп тоталар. Югыйсә, Уссурийскида адым саен чиркәү дә монастырь бит, ә мөселманнарга шушы бер мәчетне дә күпсенгәннәр...

Тагы Уссурийскиның элеккеге чорларына әйләнеп кайтыйк әле, чөнки монда патша заманында да мөселман-татарлар яшәгән бит! Менә минем кулымда 1897 елгы беренче халык исәбе алу мәгълүматлары, аннан күренгәнчә, ул вакытта Уссурий округында 109 мөселман яшәгән, 54 кеше үзенең ана телен татар, дип, 22 кеше

Дәвамы. Башы узган санда.

  • мишәр, дип, 22 кеше башкорт, дип яздырган, 2 кыргыз-кайсак та булган. Монда сүз Владивосток турында бармый, ул Көньяк-Уссурий округына кергән, анда тагы 514 мөселман яшәгән, шуларның 497се үзен татар телле, дип яздырган, 82 мишәр, 13 башкорт та бар. (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. Приморская область. — Санкт-Петербург, 1905, стр.61, 64.)

Бу мөселман-татарларның биредә мәчетләре дә булган булырга тиеш, чөнки хәрби мулла нәкъ менә Уссурийски шәһәрендә яшәгән. Мөселман-татарларның бирегә патша заманында ук, хәрбиләр арасында килүе турында хәбәрләр фәнни чыганакларда еш очрый. Әйтик, Уссурийски янындагы Казачий полкларда дистәләгән мөселманның хезмәт итүе, татар сәүдәгәрләренең биредә эш алып баруы билгеле. Шулай ук күршедәге Кытайдан уйгурлар Уссурийски тирәсенә күчеп, җир эшкәртәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр. (Мусульманская община Уссурийска. Рукопись.)

Башка бер чыганакта Ерак Көнчыгышка хәрби мулла билгеләнүе, аның даими рәвештә Уссурийскида яшәве дә язылган. «Появление мусульман на территории Приморского края непосредственно связано с истории освоения региона, — дип яза тарихчылар. — Последователи ислама переселялись на дальневосточные земли в числе других народов Российской империи. Мусульмане были среди военнослужащих российской императорской армии. Для обеспечения их религиозных нужд на Дальний Восток был назначен военный мулла, с постоянным проживанием в г.Никольск- Уссурийский. В первые годы XX века мусульмане составляли около 1 % населения Приморской области, по этническому составу в основном были татарами и башкирами». (Религиозные организации Приморского края. Словарь-справочник.

  • Владивосток, 2009, стр.137.)

Димәк, бу төбәк татарсыз тормаган, татарсыз булмаган, алар хәзер дә биредә бар һәм үз милли йөзләрен, үз диннәрен саклап калу өчен тырышалар. Безгә исә дөнья читендә яшәп яткан бу милләттәшләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк булачак, дөрес тарихын язу да шушы юлда бер адым булып тора...

Биредә дин башында күпчелек таҗиклар һәм үзбәкләр, араларында Казанда, Әлмәттә укыганнары да бар, татарларга яхшы карыйлар, әмма аларның намазга аз йөрүләрен, мәчет төзелешенә аз булышуларын әйтәләр. Югыйсә, шәһәрдә мәчет төзетергә хәленнән килерлек татарлар да бар икән — картон фабрикасының директор урынбасары татар, диделәр, әмма милли оешма белән элемтәдә тормый. Шулай ук ремонт заводы директоры урынбасары да татар кешесе икән. Моннан тыш шәһәр хакименең урынбасары Саченкова Рәхимә Миннәхмәт кызы да татар, ул татар- башкорт оешмасы белән элемтәдә тора, диделәр. Шәһәр уртасында «Риф» дип аталган ике катлы дәвалау-матурлык үзәге тоткан милләттәшләребез Риф һәм Рида Фәткиевлар белән мин үзем дә очраштым, татарларның кайда да юкка чыкмауларын күреп, сөендем... Бу милләттәшләребез Башкортстаннан булып чыктылар, Риф хәрби офицер булган, биредә хезмәт иткән һәм яшәп тә калганнар, ике ир бала үстергәннәр, алар да биредә әти-әниләренә ярдәм итәләр. Дәвалау-матурлык үзәгендә 30 кеше эшли, алар сөлек белән дәвалыйлар, халык медицинасын, бигрәк тә җирле үләннәрне киң файдаланалар, ә Уссури урманнарында аларның ниндиләре генә юк!

Мин аралашкан татарлар, нигездә, бирегә узган гасырда төрле сәбәпләр белән килеп урнашкан милләттәшләребез. Менә апалы-сеңелле Вәсилә һәм Зөлфирә Хөснуллиналар. Алар Башкортстанның Иглин районында туып-үскәннәр, бу якларга башта Вәсилә юллама буенча килеп чыга, аннан аның янына сеңлесе Зөлфирә дә килә. Вәсилә украин кешесенә кияүгә чыга, хәзер аның фамилиясе Давиденко, ә Зөлфирә үзенең тормышын рус кешесе белән бәйли, ул Губанова фамилиясе йөртә, икесенең дә балалары бар. Вәсилә дә, Зөлфирә дә белемле, әзерлекле белгечләр, Вәсилә — Госнадзорда, ә Зөлфирә мәгариф системасында эшли, алар

  • Уссурийскида татар-башкорт милли хәрәкәтенең иң актив әгъзалары. Бөтен милли чаралар, сабантуйлар, фестивальләр апалы-сеңелле Хөснуллиналар катнашында үтә, алар җырлый да, чәкчәк, кыстыбыен, өчпочмагын да әзерли, кунакларны милли киемнәрдә матур итеп каршылый да белә.

Менә тагы катлаулы язмышлы бер милләттәшебез — Флюра Галиуллина-Кан, ул Казакъстанның Талдыкурган шәһәрендә туып-үскән. Аның әби-бабалары — патша заманында ук бу якларга сөрелгән татарлар була, әмма нәселләрендә төрекләр, нугайлар да бар икән. Бу нәсел Казакъстанның Андреевский районы Лежинск — Берег Татарка авылында яшәгәннәр, моннан тыш тагы бу тирәдә Чубар дип аталган татар авылы да булган. Флюра үзенең татар әби-бабаларын зур хөрмәт белән искә ала: «Алар үзләрен аксөякләр дип йөртәләр иде, ягъни, затлы татарлар, — дип сөйләде ул. — Бик чисталар иде, тәрбия бик кырыс булды. Мин зур нәселдә, агалар һәм түтиләр тәрбиясендә үстем, алар һәр ике яктан да дистәләгән иде... Алар бик тырыш иде, бакча да тоттылар, күпләп мал да асрадылар, кырда җрр дә эшкәрттеләр, каникуллар вакытында без дә ярдәм итә идек. Минем туганнарым, агай-түтиләрем матур итеп күрел дә ача беләләр иде, гармуннарда уйнап, җырлашып ял иткәннәрен хәтерлим. Шул ук вакытта әби-бабайларым намазны да калдырмадылар, безгә дә ислам буенча төп нигезләрне өйрәттеләр. Алар һәрвакыт сабыр, тыныч һәм ачык күрелле иде, бу сыйфатлар әти-әни аша безгә дә күчкән».

Әйе, Флюра да бик ачык күңелле, кеше өчен җанын ярып бирергә әзер булып тора. Ул үзе Казакъстанга сөргенгә сөрелгән кореецка кияүгә чыккан, шуңа күрә дә фамилиясе Кан. Аларның өч уллары бар, барысы да университетларда укыйлар, Флюра белән ире дә югары белемле. Ә Уссурийскийга алар 1998 елда, сөргенгә сөрелгән кореялыларны аклагач күчеп кайталар, хәзер дә Казакъстан белән ике арада яшиләр. Флюра татарларның бөтен милли чараларында актив катнаша, кореялыларныкында да аларны татар ризыклары белән сыйлый икән. Аның ире Уссурийск янында корея авылына нигез салган, ә Флюра анда Көньяк Кореядан килгән кунакларны чәкчәк, өчмочмак, азу кебек татар ризыклары белән каршы ала. «Кореецларныр күп гадәтләре безгә охшаган, — ди Флюра. — Алар да бик тырыш, чиста, олыларны хөрмәт итәләр... Мин исә һаман үземнер әби-бабаларыма, әти-әниемә рәхмәтләремне әйтәм, алар өчен белгән догаларымны укыйм... Барыбер үземнекеләргә — татарларга тартылам...»

Менә шундый язмышлар, шундый тормышлар бу җирләрдә... Барысы бергә буталган — урысы-татары-украины-кореецы, һәм бу безнең милләттәшләр язмышы аша да үтә... Бу инде котылгысыз процесс, кеше нәсел калдыру өчен барысына да бара икән... Мин аларны хуплый да алмыйм, гаепләргә дә телем бармый, чөнки үз тормышын, үз язмышын һәркем үзе хәл итә... Әмма бу урыс-кореецлардан туган балаларның татар булулары икеле инде, һәрхәлдә, әниләре милли җанлы татарлар булсалар да... Тик барыбер балаларыңа, нәселеңә кемлегеңне, бөек тарихыңны тапшырып китәргә кирәктер дип уйлыйм, алар рухлары белән татар булырга теш.

Татарлар белән бергә милли эшләрдә башлап йөргән башкорт кардәшебез Зилә Гафурова турында да яхшы сүзләр язып калдырасым килә. Ул 1954 елда Башкортстанның Мәләвез районы Апас авылында туган, Мәләвездә сөтчелек техникумын тәмамлаган. Яратып йөргән егете Миңнулла бу төбәктә армиядә хезмәт иткән, ул Зиләне дә кайтып алган, яшь гаилә бирегә 1978 елда күчеп килгән. Зилә Уссурийскида гомер буе сөт заводында эшләгән, пенсиядә булса да, һаман шунда эшли, өч балалары югары белем һәм һөнәр алган. Зилә менә ун ел инде шушы татар- башкорт оешмасында иң актив әгъза, ул китапханә оештырган, милли чараларда башкорт киемнәреннән чыгышлар ясый, гаиләсен дә шуңа тарткан. Шулай ук хакимияттә очрашу барышында Ләлә Мәҗитовна Попова исемле өлкәнрәк яшьтәге бер татар апасы да хәтеремдә нык уелып калды. «Мин мулла кызы», — дип ул хәтта безнең белән фотога да төшмәде, ә үзенең сөйләр сүзләре, уртаклашыр хатирәләре күп иде кебек...

Уссурий төбәген иң күп гизүче, өйрәнүче һәм бу хакта фәнни-популяр хезмәтләр язучы кеше — ул географ, этнограф Владимир Клавдиевич Арсеньев (1872-1930). Әлбәттә, ул Уссурийски шәһәрендә дә еш булган, биредә тукталган, берара яшәп тә алган. Шәһәрдә бүген дә Арсеньев яшәгән йорт саклана, анда хәзер аптека, йортның диварына «В ЭТОМ ЗДАНИИ В 1928 ГОДУ РАБОТАЛ НАД КНИГОЙ «СКВОЗЬ ТАЙГУ» ВЛАДИМИР КЛАВДИЕВИЧ АРСЕНЬЕВ» дип язылган. Мин анда да булдым, шулай ук китап кибетендә бу бөек шәхеснең хезмәтләрен дә сатып алдык. Арсеньев хезмәтләрен кулга каләм тотып, махсус өйрәнергә кирәк, чөнки аларда моннан йөз ел элек бу төбәктә булган җир-су атамалары төгәл күрсәтелгән, алар арасында төрки-татарчалары да шактый.

Әмма узган гасырның 70нче елларында, кытайларның басып алуларыннан һәм бу җирләргә дәгъвасыннан куркып, Приморье төбәгендәге җир-су атамаларының 80-90 процентын, хөкүмәт карары белән, русчага әйләндереп чыкканнар. Шулай итеп, Татан-шан таулары — Пржевальскига, Дәүбик елгасы — Арсеньевкага, Сучан

  • Партизанскаяга, Суйфун — Раздольнаяга, Бичә — Стеклянухага, Сандуган
  • Снегуровкага, Таз тавы — Половинкинога, Янтун кыясы — Горелая тавына, Иман елгасы — Большая Уссуркага, Сибича — Голубицага, Туганча — Нижняя Лимонихага, Самур сырты — Стрельниковога, Силан — Сахалинкага, Табынды Верхний Перевалга әйләнә. Бу исемлекне әле озак дәвам итәргә булыр иде, аны «Дерсу Узала» китабына комментарийлар язучы Григорий Левкин төзегән, моның өчен ул Арсеньев булган урыннар буенча айлар-еллар буе эзләнеп йөргән. (В.К.Арсеньев. Дерсу Узала. По Уссурийскому краю. — Хабаровск, 2011, стр.548-570.)

Үзенең «Быт и характер народностей Дальневосточного края» китабында (В.К.Арсеньев, Е.И.Титов. — Хабаровск-Владивосток: Кн. дело, 1928. — 82 с.) Арсеньев җирле халыклар исәбенә төрки-татарларны да кертә. «Книга написана в соавторстве с писателем и этнографом Е.И.Титовым, и включает материал по этнографическим группам Дальнего Востока: русские (великороссы, украинцы, белоруссы, молдаване), культурные народы Восточной Азии (китайцы, корейцы, японцы), аборигены (тунгусо-маньчжуры, тюрко-татары и палеазиаты), метисы (камчадалы)», — дип язылган китапның аннотациясендә. Бу китапны да галимнәребез яхшылап өйрәнергә тиеш.

Әйткәнемчә, Уссурийски тирәсеннән бик күп борынгы ядкәрләр табылган, алар арасында төрки-татарларныкы да бар. Бу хакта алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез.

Владивосток - диңгезчеләр шәһәре

Картага карасагыз, Владивосток шәһәре ярымутрауга урнашкан, ул бөтен яктан да диярлек сулар белән уратып алынган. Амур һәм Уссури сулык-заливлары арасына урнашкан әлеге шәһәр алар аша бөек Тын океанга тоташа... Бу урынның кытайча һәм японча атамалары да «култык-бухта» дигәнне аңлата. Биредән Кытае, Кореясы, Япониясе кул сузымында гына, хәтта Америка да Мәскәүгә караганда якынрак. Хәер, әлеге төбәк 1860 елга хәтле Кытай җирләре дип исәпләнә иде бит, ул бары тик шул елда Пекинда төзелгән Россия-Кытай килешүе нәтиҗәсендә генә Россиягә бирелә. Владивостокка хәрби пост буларак 1860 елда нигез салына, 1880 елда аңа шәһәр стутусы бирелә.

Ә инде борынгы тарихка килгәндә, биредә дә һаман шул Бохай дәүләте, киданнар һәм чжурчжэннар хакимлеге тасвирлана, татар-монголлар турында басып алучы итеп кенә күрсәтелә. «В древности территория современного Владивостока входила в состав государства Бохай (698-926гг.), начиная с X века она принадлежала киданям, а затем чжурчжэням. В начале XIII века на территории современного Приморья существовало несколько городов чжурчжэньского государства Восточное Ся. Все они были разрушены монголами в результате нападения 1233 года, после чего территория пришла в запустение. Позднее из-за споров между маньчжурами и ханьцами южное Приморье обезлюдело и практически не упоминалось в источниках вплоть до XIX века», — дип язылган бу хакта Википедия сайтында.

Кызганыч, төбәкнең 1234 елдан соңгы зур татар-монгол-кытай-манчжур тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек, биредә рус тарихы 1860 елдан гына башлана. Ерак Көнчыгышка татарлар яңадан руслар белән бер чорда — XIX гасырның икенче яртысында килеп урнаша башлыйлар. Владивостокның үзенә дә нибары 1860 елларда гына нигез салынуын онытмаска кирәк, архивлар да шул чордан гына туплана башлый. Татарлар бирегә төрле юллар белән килгәннәр — ихтыяри- мәҗбүри дә, ягъни үзләре теләп тә, сөргенгә сөрелеп тә, эзәрлекләүләрдән, хөкемнән качып та дөнья читенә киткәннәр. Мин Владивосток шәһәренең Приморье край китапханәсендә соңгы йөз ел эчендә уздырылган халык саны алу нәтиҗәләрен

өйрәндем. Әйтик, 1897 елгы беренче халык саны алу нәтиҗәләре буенча, Приморье өлкәсендә (ул чагында бик зур төбәк шулай дип аталган) 1185 ир-ат мөселман, 85 хатын-кыз мөслимә яшәгән. Бу әле болар барысы да татар дигән сүз түгел, шулай ук хатын-кызлар да хисапка алып бетерелмәгәнгә охшый. Көньяк Уссурий округында бу сан — 510 ир-ат, 4 хатын-кыз, шуларның 148е Владивосток шәһәрендә яшәгән. Аерым саналган Уссурий округында исә 109 мөселман ир-ат яшәгән. Бу халык санын алуда милләтләрнең кайсы телдә сөйләшүе дә исәпкә алынган. Әйтик, Приморье өлкәсендә 1897 елда татар телендә сөйләшүче 979 ир-ат, 55 хатын-кыз теркәлгән, мишәрләр аерым язылган, алардан 23 ир-ат исәпкә алынган. Шул исәптән 495 татар ире, 2 хатын-кыз — Көньяк Уссурий округында, 54 татар Уссурий округында яшәгән. Владивосток шәһәрендә исә ул вакытта 139 татар ире, 2 хатын-кыз яшәгәнлеге теркәлгән, хатын-кызларның күпчелеге хисапка кермәгәнгә охшый. Ул вакытта зур бер өлкәдә нибары йөз меңләп кенә кеше яшәгәнен, Владивостокта урыслар саны ун мең тирәсе генә булганны истә тотсак, татарлар саны алай аз күренми — өлкәдә ике меңгә якын, шәһәрдә — ике йөз тирәсе. 1923 елда өлкәдә татарлар саны инде 6532 кешегә җитә, бу революцияләр нәтиҗәсендә, ачлыктан качып килеп егылган татарлар булырга тиеш.

Владивосток татарчага «Шәрыкка хуҗа бул!» дип тәрҗемә ителсә дә, ул озак еллар хәрбиләр һәм төрмәләр шәһәре булып калган. 1869 елда Сахалин утравы Россия империясенең каторга зонасы, дип игълан ителгәч, анда бөтен тоткыннар Владивосток аша озатыла. Башта бу мескеннәр, аяк-куллары богауланган килеш, бөтен Себер буйлап еллар буе җәяүләп Владивостокка килгәннәр, аннан аларны пароходларга төяп, Сахалинга озатканнар. Совет чорында да Владивосток төрмәләр үзәге булуын дәвам итә, Ерак Көнчыгышка сөрелгән барлык тоткыннар да юлны аның аша үтә.

«В 1930-1940-х годах Владивосток служил транзитным пунктом на пути доставки заключённых и грузов для Севвостлага советского супертреста «Дальстрой». В городе располагался известный Владивостокский пересыльный лагерь, куда со всей страны свозились заключённые. Здесь из них формировались этапы для дальнейшей отправки в дальневосточные ИТЛ. Время содержания заключённого во Владивостокском пересыльном пункте, как правило, длилось от нескольких недель до нескольких месяцев. Здесь умер поэт Осип Мандельштам, через этот лагерь прошёл будущий актёр Георгий Жжёнов, писатели Варлам Шаламов и Евгения Гинзбург, «космический» академик Сергей Королёв и ещё сотни тысяч других политзаключённых. Этот лагерь располагался в районе Моргородка», — дип яза бу хакта интернет сайтлары.

Галимнәрнең әйтүе буенча, Ерак Көнчыгышка диңгез юлы белән генә дә 1 миллионнан артык кеше сөргенгә сөрелгән, төрмәләргә озатылган, алар арасында 7 меңнән артык татар да булган. Владивостокның үзендә дә төрмәләр эшләп торган, «Владлаг» дип аталганында алтмыш меңгә якын тоткын шәһәр сала, юллар төзи, урман кисә, балык тота, алар арасында татарлар да шактый була. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булган тоткыннарны, власовчыларны, легионерларны да китерә башлыйлар, алар арасында 427 татар да була. (Е.Н. Чернолуцкая. Принудительные миграции на Советском Дальнем Востоке в 1920-1950-е гг. — Владивосток, 2011, стр.373.)

Владивосток янәшәсендәге Артём шәһәрендә генә дә ГУЛАГның 7 төрмә- лагере булган, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бирегә хәтта «Идел-Урал» легионы татарларын да китергәннәр, халык аларны «Америка татарлары» дип атап йөрткән, чөнки аларны СССРга Америка тапшырган. Сөрген сроклары беткәч тә, бу татарларның бер өлеше биредә яшәп калган, шахтада эшләгән, татар кызларына өйләнеп, тормыш корып җибәргәннәр, аларның балалары бүген дә биредә яши. Шунысын да әйтергә кирәк: 1991 елга кадәр Владивосток ябык шәһәр була, анда чит ил кешеләрен кертмиләр.

Ә бүгенге Владивосток — ул инде бөтенләй башка шәһәр, гөрләп торган диңгезчеләр, интеллектуаллар каласы! Мин биредә дә милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, китапханәләрдә, тарихи урыннарда булдым, җирле тарихчылар белән аралаштым, хәтта катер белән диңгезгә дә чыгып кердем! Владивосток миңа ошады, ул заманча шәһәр, якындагы Азия илләренең дә йогынтысы сизелә, ерактагы Европаның да мәдәнияте, мәгърифәте белән багланышлары күренә. Биредә музейлар күп, югары уку йортлары шактый, бик күп Азия һәм Европа илләренең консуллыклары эшләп тора. Инде күрше Корея, Кытай, Япония кебек илләр белән элемтәләр турында әйтеп тә тормыйм, алар монда үз өйләрендә кебек йөриләр, төбәк халкы да әллә кайдагы Мәскәүгә караганда, алга киткән азиат күршеләре белән эш итүне артыграк күрә сыман.

Бүгенге көндә Владивостокта 600 мең кеше яши, шуның 5-6 меңе — татарлар. Әлбәттә, татарлар күбрәк булырга тиеш, әмма катнаш гаиләләр йөз процентка якын, ә алар барысы да рус дип язылган. Владивосток, нигездә, диңгезчеләр шәһәре, ул Ерак Көнчыгыштагы иң зур порт-кала санала, безнең милләттәшләрнең дә күпчелеге диңгез эшендә. Шәһәрдә шулай ук балык промышленносте, машина төзелеше, җиңел промышленность та бөтен көченә эшли. Шәһәр сопкалар арасында таралып ятканлыктан, транспортка йөрергә шактый кыен, бөкеләр зур, юл һәлакәтләре күп. Җәен яңгырлар күп һәм көчле, тоташ муссон яңгырлары булып тора, шуңа күрә су басулар да булгалый. Шуларның барысына карамастан, халык начар яшәми, ераклык, дөньядан аерылу сизелми, мескенлек күренми, диңгезнең, урман- тауларның кадерен белеп һәм рәхәтен күреп яшиләр кебек тоелды...

Приморье өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнү музеенда шактый кызыклы табылдыклар белән очрашырга туры килде. Биредәге күп кенә борынгы экспонатлар Уссурийскидан китертелгән булып чыкты, аларны 1889 елда тарихчы Лопаткин тапкан, галим Буссе музейга тапшырган. Менә XII-XIII гасыр ядкәрләре дип саналган таш сыннар, аждаһа, юлбарыслар, борынгы балбаллар. Боларның барысы да халыкка Бохай дәүләте, чжурчжэннар мирасы буларак тәкъдим ителә, төрки- татарлар турында сүз бөтенләй юк. Алай да мин бу борынгы ядкәрләрнең барысы да төрки-татарлар мирасына хас икәнлеген әйттем: канатлы аждаһа бүген дә Казан шәһәренең символы булып тора, барс — Татарстан гербында рәсми тамга, ә таш балбаллар бөтен төрки далалар буйлап сибелгән... Әмма музей хезмәткәрләре тарихны үзләре шәрехләми, аларга галимнәр ничек язып бирсә, шулай күрсәтәләр, шулай сөйлиләр. Шуңа күрә алдагы очрашуыбызны төбәкнең төп тарихчылары белән уздырырга, бу мәсьәләләрне күтәрергә булдык.

Әйе, минем биредә иң мөһим эшем Владивосток шәһәрендәге Тарих, археология һәм этнография институтында тарихчылар белән махсус очрашу булды. Бу очрашуда Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкорт оешмасы җитәкчесе Рамил әфәнде Килмөхәммәтов һәм Владивосток шәһәре татар-башкорт оешмасы рәисе Әлфия ханым Сафуганова да катнашты. Җирле галимнәр, фән докторлары — Вадим Тураев, Людмила Гәлләмова, Юлия Аргудяева, Александр Ивлиев, Галина Ермак һәм башкалар Приморье крае тарихына җентекле анализ ясадылар, татарлар белән бәйле тарихи фактлар турында да әйттеләр. Әйе, бар биредә татар эзләре, бар, аны беркая куеп булмый, әмма төбәктәге татар тарихын беркем дә махсус өйрәнмәгән, эзләнмәгән, хезмәтләр язмаган. Бер өлкән галимнең әйтүенчә, «татарлар темасы алар өчен перспективасыз» икән, ягъни төбәк тарихын кытайлар белән бәйләп өйрәнү алар өчен күпкә файдалырак. Әмма мин әлеге тарихчыларның үзләре өчен яңарак юнәлештә эшләп карыйсы килүләрен дә тойдым, бу — борынгы төрки-татар темасы, төрки-татар тарихы. Әмма аларның Казан белән элемтәләре бөтенләй юк икән, мин дә татар эзләрен барлап Татарстаннан бу якларга килгән беренче язучы- тарихчы булып чыктым... Приморье крае тарихчыларын Казанда үткән фәнни- гамәли конференцияләргә чакырдым, борынгы тарихка яңа күз — төрки күзлек аша да карау өчен бу бик мөһим, чөнки төрки-татар факторы булмаса, бөек тарихка чин-мачин хуҗа булачак, ул процесс инде бара...

Владивостоктагы рус-украин тарихчылары белән әңгәмәбез ихлас һәм ачыктан- ачык барды. Күренеп тора, алар татарларга хөрмәт белән, үз тиңнәре итеп карыйлар. Шулай ук аларны соңгы елларда Приморье краеннан бик күп урысларның һәм татарларның туган якларына күчеп кайтып китүләре, алар урынын кытай-вьетнам- кореялы-үзбәк-таҗикларның алуы да борчый икән. «Этник кыр үзгәрә, алар белән бөтенләй башка мәдәният килә», — диделәр алар, кайбер күрше халыкларның борынгы тарихка дәгъва кылуларын да сиздерделәр. Әйе, чин-мачиннар башта тарихка дәгъва белдерәләр, аннан илеңә-җиреңә дә хуҗа булалар. Төрки-татарларга бирмәс өчен, борынгы тарихны боза-боза, алар белән бәйләп язуның да ачы нәтиҗәсе инде бу...

Тагы борынгы тарихка кайттык. Әңгәмәбез барышында җирле галимнәрнең әйтүенчә, биредә төрки телле кешеләр яшәгән, алар бохайлар кулы астында булганнар. Төрки каганатларның мохэ кабиләләре белән бәйләнешләре булган, бу турыда Билге каганның хәбәре бар, алар VII гасырда мохэләр өстенә яу белән барганнар. VIII гасырда мохэлар бик көчәеп китә һәм төркиләрдән дә, кытайлардан да баш тарта. Галимнәрнең әйтүенчә, 1215 елда инде төбәккә татар-монголлар үтеп керә, алар илне тәртипкә салу өчен күп эш башкара: юллар салдыра, Амур тамагына хәтле ям (ямщик) элемтәләре булдыра, шәһәрләр төзи. Татар-монголлардан калган XIII-XIV гасыр шәһәр хәрабәләрен бүген дә Амур тамагында, Партизанск (Сучан) шәһәре тирәләрендә очратырга мөмкин икән, әмма, галимнәрнең әйтүенчә, аларны махсус өйрәнүчеләр юк. Шулай, безнең мирас, дип әйтергә Казан ерак, мондагыларга ул кирәкми, ә кытай килгәч, инде соң булачак...

Сөйләшүебез борынгы тарихтан бүгенге көннәргә, татарларның бүгенге хәленә күчте. Галимнәрнең әйтүенчә, узган гасырның 60-70нче елларында бирегә миграция белән күп татарлар килгән. Аларның бик мобильный, бердәм икәнлекләрен дә әйттеләр, Приморьеда татарлар күбрәк шәһәрләрдә яши икән, авылларда да бар, диделәр. «Татарлар Россия культурасына бик тирән керде, аларда этник озабоченность юк, татарлык гаилә кысаларында гына саклана», — диде җирле галимнәр, ягъни татарлар үз милләтем, дип бик борчылмыйлар икән. «Төбәктәге татарларның абсолют күпчелеге руслар белән катнаш никахларда, төп җирле халыклар белән дә кушылган гаиләләр бар, — дип дәвам итте галимнәр. — Авылларда яшәүче татарлар анда нинди милләт күпчелекне тәшкил итсә, шулар булып языла». Алар шулай ук татар тарихын, татар проблемасын өйрәнүне үзләре өчен перспективасыз, дип әйттеләр, моның өчен Татарстан бар, диделәр. Алай да, бер аспирантның төбәктә татар темасын өйрәнә башлавын хәбәр иттеләр.

Бу — алар күзлегеннән караганда шулай — татар темасы перспективасыз, үзенең язмышы өметсез... Әмма мин алай ук дип әйтмәс идем, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән Приморье краенда да татар тарихы бар, анда татарлар бүген дә яшәп ята, алар берләшә, милли оешмалар төзи, мәчетләр салалар (болар хакында алга таба язармын әле). Мин галимнәргә дә үз теләкләремне белдердем, төбәк тарихын төрки- татар күзлегеннән өйрәнә башларга кирәклеген әйттем. Бу очрашуны оештырган татар милли хәрәкәт лидерлары Рамил Килмөхәммәтов һәм Әлфия Сафуганова да алга таба аралашып яшәргә, уртак проектлар өстендә эшләргә кирәклеген әйттеләр.

Соңыннан безгә Тарих институтының искиткеч бай музеен күрсәттеләр, ул, нигездә, төбәкнең иң борынгы чорын чагылдырган археологик табылдыклардан тора. Монда да төрки-татар эзләре бар, әмма аларга «татар» дип язылмаган... Ә менә бронза көзгеләр күргәзмәсе яныннан мин тыныч кына үтеп китә алмадым, чөнки алар рәвешләре белән дә, артларына төшерелгән бизәкләре белән дә безнең Болгардан табылган көзгеләрне хәтерләтә иде... Ә инде свастика тамгалары белән уратып алынган бронза көзге һун бабаларыбыздан калган рун язулы истәлек булып тора, кояш хәрәкәтен аңлата. Мин моны музей хезмәткәренә дә әйттем, ул моңа бик гаҗәпләнде, бу тамгага беренче тапкыр игътибар итүен һәм мондый версияне беренче тапкыр ишетүен әйтте.

Алга таба сәяхәтебез крайның үзәк китапханәсенә. Ул Максим Горький исемен йөртә һәм төбәк тарихы буенча материалга шактый бай булып чыкты. Алдан ук сөйләшеп куйганга, безгә Приморье краенда татар тарихы һәм ислам дине белән бәйле хезмәтләрне китереп кенә тордылар, эшләп, укып, күчереп кенә өлгер! Дәүләт китапханәсенең төбәк тарихын өйрәнү бүлеге мөдире Иванцева Нина Семёновна татар темасын да яхшы белә булып чыкты, кайбер хезмәтләрне ул үзе дә тәкъдим итте. Без биредә үзебез өчен шактый күп яңа нәрсәләр белдек, бигрәк тә татарларның соңгы йөз елдагы тарихлары буенча материал туплый алдык. Биредә 1897, 1926, 1939 елгы халык саны алу нәтиҗәләре дә саклана, без аларны да яхшылап өйрәндек, әмма 1926 елгы хезмәтләрдә милләтләр күрсәтелмәгән булып чыкты. Моннан тыш «Религиозные организации Приморского края» белешмәсе, «Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков» җыентыгы (Владивосток, 2004), М.Б.Сердюк һәм С.М.Дударенокның «Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954) китабы (Владивосток, 2009), шул ук М.Б.Сердюкның «История религии на Дальнем Востоке в исследованиях и библиографиях» монографиясе (Владивосток, 2006), Е.Л.Мотричның «Население Дальнего Востока России» (Владивосток-Хабаровск, 2006), «Населения и жилые места Приморского района. Крестьяне. Инородцы. Жёлтые. Перепись населения 1-20 июня 1915 года» (Владивосток, 1915) белешмәсе һәм башка фәнни хезмәтләр миңа бу тарихи очеркны язарга нык ярдәм итте. Ә төбәкнең борынгы тарихы буенча хезмәтләрне мин Россия Фәннәр академиясенең Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш филиалыннан һәм башка китапханә, кибетләрдән таптым.

Бу хезмәтләрдән күренгәнчә, Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Приморье төбәгенә татарлар урыслар белән бергә XIX гасырның икенче яртысында килә башлаган. Алар хәрбиләр арасында да булган, сәүдә белән дә бу якларга килеп чыкканнар, биредә һөнәрче татарлар да яшәгән. «Первые официальные данные о татарах на Дальнем Востоке относятся к XIX — началу XX в., когда в гарнизон Владивостока прибыл Уфимский пехотный полк, в котором служили преимущественно татары и башкиры, — дип яза тарихчылар. — В состав полка входил военный мулла Багаутдинов, впоследствии он стал во главе Владивостокского татарского мусульманского общества, которое размещалось по адресу: 1-я Морская, 17» (Е.А.Чечель. Татары в Приморском крае: к постановке проблемы // Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков. — Владивосток, 2004, стр.280.).

XX гасыр башында Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә, шул исәптән Владивостокта да мәчетләр була, бу турыда төбәк тарихчылары яза: «...в первые годы двадцатого столетия в Хабаровске, Благовещенске и Владивостоке на законных основаниях действовали религиозные общины и были открыты мечети. В 1930-е годы все имевшие в Дальновосточном крае мусульманские общины и культовые здания, как и организации, и храмы других конфессий, были закрыты» (М.Б.Сердюк, С.М.Дударенок. Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954).

  • Владивосток, 2009, стр.157.).

Шунысын да онытмаска кирәк: гражданнар сугышы елларында Ерак Көнчыгыш, шул исәптән Приморье төбәге дә Антанта илләре кулында була, 1918 елда Владивостокта Америка гаскәрләре тора, ә диңгез портын Япония хәрби корабльләре саклый. Әйе, бу төбәк халкы большевизмны кабул итми һәм аңа каршы озак көрәшә, хәтта үзенең Дальневосточная Республика дип аталган мөстәкыйль дәүләтен дә төзеп карый. Бу чорда Владивосток шәһәрендә татарларның үз оешмалары һәм мөселман мәктәпләре дә булганлыгы билгеле, шулай ук татар яшьләренең аерым оешмалары да була. Әмма әлеге милли-дини мәктәпләр һәм оешмалар төбәктә совет власте урнашу белән, ягъни, 1922 елда ябыла.

«С 1919 г. во Владивостоке существовала татарская мусульманская школа,

  • дип яза тарихчылар. — Первые два года она содержалась на средства татарского общества, с 1921 г. — на средства города и получила название 14-го городского начального мусульманского училища. В первый год в школе было 12 учащихся, во второй — 22, в третий — 31, в 1921-1922 гг. она имела уже 49 учеников. В школе обучались и мальчики, и девочки. Программа обучения была рассчитана на четыре года. Школа прекратила своё существование предположительно после установления советской власти. В феврале 1920 г. во Владивостоке был зарегистрирован Устав кружка Владивостокской татарской молодежи» (Е.А. Чечель. Татары в Приморском крае..., стр.280-281.).

Әйткәнебезчә, төбәктә советлар хакимияте урнашу белән, боларның барысы да юк ителә, ә милли хәрәкәт җитәкчеләрен, активистларны, дин әһелләрен төрмәләр һәм сөрген көтә... Галимнәр утызынчы елларда Приморье төбәгендә татарларның артуын язалар, 1939 елгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, аларның саны хәтта 11 меңгә җитә. Бу — сөргеннәргә сөрелгән, ихтыяри-мәҗбүри бу якларга күчерелгән һәм шунда урнашып калган татарларның да язмышы инде... Инде 60-70 нче елларда Ерак Көнчыгышка татарлар эш эзләп тә, юлламалар буенча да шактый киләләр һәм шушында калалар, әйтик, 1989 елда аларның саны инде 20 меңгә җитә. Хәзер исә шуның яртысы гына калган, кайберәүләр кире туган якларына кайтып киткән, кайберәүләр үзләрен урыс дип яздырган, кайберәүләр инде бакыйлыкка күчкән... Әмма Приморье краенда татарлар бүген дә бар, милли һәм дини тормыш дәвам итә...

Әлбәттә, Владивосток шәһәре — милли тормышның үзәге. Биредә 1992 елда ук «Туган тел» дип аталган татар мәдәният үзәге оеша, аның беренче җитәкчесе Җәүдәт Гыйззәтуллин була. Шул елны ук Вольно-Надежденски бистәсендә Сабан туе уздырыла башлый, бу күркәм традиция менә инде 20 ел буе дәвам итә, 2012 елда федераль Сабантуй да Владивостокта үтте. Татар-башкорт милли оешмасында төрле елларда Җәүдәт Гыйззәтуллин, Ринат Якуб, Любовь Сермягина, Марс Миннәхмәтов, Урал Сафуганов, Риф Харисов җитәкчелек итә, 2009 елның апрелендә эшмәкәр Рамил Килмөхәммәтов бу җаваплы урынга сайлап куела.

Владивосток — интеллектуаллар шәһәре, биредә татарның каймагы җыйналган, дисәң дә ярый. Татарлар арасыннан ректор һәм проректорлар да, капитаннар һәм штурманнар да, зур җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр дә бар, миңа аларның кайберләре белән очрашырга туры килде. Әйтик, Ерак Көнчыгыш федераль университеты проректоры (элек ректор булган) милләттәшебез Әнвир Әмрулла улы Фәткуллин, без Әлфия Сафуганова белән аның эш урынына бардык. Ул 1955 елда Магадан өлкәсендә туган, әтисе тау инженеры булган, аннан Әнвир әтисенең туган якларына

  • Амур өлкәсенең Зея шәһәренә килгән.

«Анда бик зур татар диаспорасы бар иде, — дип искә ала Әнвир әфәнде.

  • Урта мәктәпне Зеядә тәмамладым. Аннан Владивостокта политехник институтны, Мәскәүдә аспирантура тәмамладым, 1994 елда докторлык диссертациясе якладым. Хәзер үземнең дә күп кеиә шәкертләрем галим булды. Әти-әиием татар, әнием Казан ягыннан, Мөхәммәтшина Равия Сабир кызы, аның Казанга кайтканы бар, минем
  • юк. Кызганычка каршы, татарча белмим, инглиз, алман телләрендә яхшы аралашам. Татарлар үзләренең тырышлыклары, гаделлекләре сәбәпле, биредә яхшы исәптә йөри. Шуңа күрә мин, узган тарихка караганда, бүгенгене өйрәнергә тәкъдим итәр идем, әйтик, бүгенге икътисади һәм фәнни мохитнең формалашуында татарларның тоткан урыны һәм роле...»

Әйе, бу юнәлештә дә, һичшиксез, эш алып барырга кирәк, чөнки Приморье краенда, шул исәптән Владивостокта да татар фамилияле яки татарлар белән катнаш шактый гына галимнәр, фән эшлеклеләре булуын әйттеләр. Аларны милли оешмаларның эшенә тартырга, акыл көчләрен, интеллектларын татар файдасына да эшләтергә кирәк, моннан без отачакбыз гына. Бигрәк тә тарих өлкәсендә зур бушлык сизелә, биредә борынгы тарих та, йөз еллык тарих та, бүгенге тормыш та татар күзлегеннән өйрәнелмәгән, милли кадрлар әзерләнмәгән. Русча язсалар да, татар турында, татар файдасына язсыннар иде!

Владивосток татарлары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Менә ирле-хатынлы Сафугановлар, алар төбәктәге бөтен татар-башкорт хәрәкәтенең үзәгендә тора, Владивостокта гына түгел, бөтен Приморье краенда милли тормышны җитәкләп бара. Алар икесе дә Башкортстанда туып-үскән, Урал — Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында, Әлфия Гафури районының Яңа Карамалы авылында дөньяга килгән. Уралның әтисе — башкорт, әнисе — татар, шуңа күрә ул ике якка да тигез карый, Татарстанга да, Башкортстанга да милли җыеннарга кайтып йөри. Ә Ерак Көнчыгышка килеп эләккәнче, Урал 1983 елда Бакуда хәрби уку йортын тәмамлый, аннан соң — Камчатка, лейтенант-инженер, ВВС штурманы буларак, ул 8 ел су асты көймәсендә хезмәт итә, аннан тагы уку — Тын океан югары хәрби диңгез училищесы, академия... Ул хәзер икенче ранг капитаны, отставкада, әмма диңгезгә һәм милләткә хезмәтен дәвам итә. Урал Сафуганов — «Росморпорт»ның Владивосток филиалы директоры урынбасары, «Туган ил» татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары, кояш чыгышы төбәгендә беренче татар театры директоры. Әйе, 2009 елда Владивосток шәһәрендә милләттәшләребез татар театры оештырып җибәрә, Гаяз Исхакыйның «Жан Баевич» әсәрен сәхнәгә куеп, аны Владивосток, Артём, Уссурийск, Находка шәһәрләрендә күрсәтә. Бүгенге көндә әлеге үзешчән театрга татар оешмасының беренче җитәкчесе Җәүдәт Гыйззәтуллин исеме бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк: бу халык театры — Ерак Көнчыгышта гына түгел, бөтен Себерендә бердәнбер татар театры.

Ә Әлфия Сафуганова — Уралның тормышта да, милли эшләрдә дә уң кулы, төп таянычы. Ул — ире белән бергә 1992 елдан бирле Приморье краенда татар-башкорт хәрәкәтендә иң актив катнашучы, күзгә күренмәгән бөтен эшләрне алып баручы, оешманың архивын туплаучы, Владивосток татар-башкорт оешмасы җитәкчесе, югары белемле педагог-психолог. Сафугановлар гаиләсендә ике кыз бала үскән, хәзер алар үзләре әти-әниләренә бөтен милли эшләрдә ярдәм итә. «Туган ил» оешмасы төбәктә оештырылган бөтен милли-мәдәни чараларда катнашып бара, биредә татарның йөзен алар билгели, әйтик, хакимият уздырган шәһәр көннәрендә, төрле фестивальләрдә, музейларда уздырылган күргәзмәләрдә шушы оешма вәкилләре чыгыш ясый. «Туган ил» оешмасы татарын, башкортын, мөселманнарны, яшен- картын берләштереп, бергә тупларга тырыша. Әмма биредә дә милли һәм дини хәрәкәт берничәгә бүленгән, теркәлгән һәм теркәлмәгән оешмалар да шактый, әмма Казан менә шушы Сафугановлар, Килмөхәммәтовлар белән эш йөртә. Монда дин, мәчет мәсьәләсендә дә бүлгәләнүләр сизелде. Чыннан да, мәчет мәсьәләсе монда бераз катлаулырак тора. Хакимият мәчет салырга дип дүрт тапкыр җир бирә, дүрт тапкыр кире ала, җитәкчеләр алышынган саен, карарлар да алышына... Хәзер уңай якка бераз хәрәкәт китте инде, үзара тату булсак, Владивостокта мәчет салыныр, иншаллаһ!

Татар хәрәкәтенә төрлечә ярдәм итеп торган тагы берничә милләттәшебез турында язып үтәсем килә. Менә якташыбыз, Әлмәттә туып-үскән Газинур Мингали улы Фәрәхиев. Ул — отставкадагы икенче ранг капитаны, корабль командиры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, менә инде 19 ел буе биредә сабантуйларда спорт өчен җаваплы милләттәшебез. Газинур да Бакуда югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый, ерак араларга йөзә торган штурман белгечлеген ала, Санкт-Петербургта офицерларның югары курсларында укый, корабль капитаны дәрәҗәсенә ирешә. Хатыны — Мәдинә ханым, бер балалары бар, бергәләп милли эшләрне алып баралар. ВВС капитаны, бөтен гаиләсе белән милли эшләрдә катнашкан Венер Гарифуллин Уфада туып-үскән, тамырлары — Бүздәк районыннан. Ул Уфада авиация институтын тәмамлый, аннан юллама буенча Хабаровскига җибәрелә, ВВС составында инженер-техник булып хезмәт итә. 1988 елда аны Приморьега күчергәннәр, хатыны татар, уллары биредә хәрби хезмәттә. Менә бу татарлар «Туган ил» оешмасының төп таянычы инде, алар артык шауламыйча, ирләрчә киңәшеп, бер-берләренә таянып, дөнья читендә дә милли эшләрне алып баралар.

Бу игелекле татарлар исемлегенә тагы зур эшмәкәр, сабантуйларның химаячысы, Башкортстанда туган Лилия ханым Цептнерны, үз сәхифәләрендә татарлар тормышын даими яктыртып килгән «Утро России» газетасы редакторы Дамир Гайнетдиновны, 20 ел буе сабантуйларны алып барган Фәнисә Искәндәрованы һәм дистәләгән татарларны кертергә мөмкин. Фәнисә ханымга аерым тукталасым килә, чөнки ул да биредә милли тормышны башлап җибәрүчеләр рәтендә тора. Ул үзе Башкортстанның Гафури районы Бурлы авылыннан, 8 класс тәмамлагач, 1972 елда Владивостокка апасы янына килә һәм шушында кала. Фәнисә урта мәктәпне урыслар арасында тәмамлый, тегүчелеккә дә укый, паспортистка, мастер булып та эшли. Әмма аны бар халык татар сабантуйларын матур итеп алып баручы, оста оештыручы буларак белә һәм таный. 1992 елдан бирле ул Владивосток татарларын өй буенча йөреп җыйган, утырырга биналары булмагач, күп вакыт үз фатирларында очрашканнар.

«Хәзер инде 40 ел мин туган яктан киткәнгә, әмма шуңа карамастан, татармын, дип сөенеп йөрим, үз телемдә җырлыйм, үз телемдә сөйлим, — диде ул. — Мин апамнарда яшәгән чакта, аларга бик күп татарлар, якташлар килеп йөри иде. Шуңа күрә мин Владивосток шәһәрендә генә түгел, хәтта районнарда яшәүче бик күп татарларны беләм... Үземнең фатирда татарларны җыеп, бәйрәм ашлары уздырдым, кешеләрне шулай тупладык. 1992 елда беренче Сабантуй бәйрәмен үткәрдек һәм тәүге мәртәбә Владивостокта «Дружба народов Приморья» фестивалендә катнаштык, бөтен халык алдында Тукайның «Туган тел» җырын җырладык... Мин беренче булып үземә татар халык костюмын тегеп кидем. Шуннан концертларда кияргә барыбызга да милли киемнәр тектек. Приморьеның Артём, Уссурийск, Находка шәһәрләренә концерт белән барып, татарларны берләштереп йөрдек. Өч мәртәбә Хабаровскига һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләренә барып, татарча Сабануй бәйрәмен үткәрергә ярдәм иттек».

Әйе, Ерак Көнчыгышта татар күтәрелеше менә шулай башланган, әлеге милли күтәрелешкә һәркем үзеннән өлеш керткән. Бу урында беренче Сабантуйларны уздыруда башлап йөргән Халисә ханым Әмирханованы, үзенең моңлы җырлары, дини ирадәләре белән халыкны әсир иткән Фәрит Фәйзуллинны да рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Биредә шулай ук дин юлында йөргән милләттәшләребез дә бар. Әмма, әйткәнемчә, милли һәм дини хәрәкәт бүлгәләнгән, ә хакимият моннан бик оста файдаланырга мөмкин, ягъни, үзебезнең таркаулыкны гаепләп, тагы мәчетсез калдырулары бар, Аллам сакласын! Владивосток шәһәрендә мөселманнарның намаз укый торган гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар, муллалары — Үзбәкстаннан кайткан татар кешесе, Абдулла хәзрәт. Биредә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге — үзбәкләр, таҗиклар һәм Кавказ халкы. Татарлар да үзләренчә дин тотарга тырыша, бигрәк тә өлкән як, апа-әбиләребез шушы изге юлда йөри. Шәһәрдә Коръән ашлары, дини мәҗлесләр еш уздырыла, миңа да Урал һәм Әлфия Сафугановлар оештырган Коръән мәҗлесендә булырга туры килде, анда милли киемнәрдән бик күп татар апалары килгән иде... Болар — яшьтән үк ирләре, гаиләләре белән Владивостокка килеп, төрле авыр эшләрдә эшләп, инде лаеклы ялга чыккан, балалары, оныклары белән җир читендә яшәп калган калфаклы, ак яулыклы, милли җанлы татар апалары... Балалары инде урыслар белән гаилә корган, оныклары шул милләтнекенә әйләнгән үзәк өзгеч язмышлар... Күзләре тулы моң, алар, кагылмасаң да, дәрья булып түгелергә тора... «Үзебезнең телебездә сөйләшеп, иман белән үләргә язсын», диде алар, соңгы сүзләре итеп...

Әйткәнемчә, бу якларда татарларның күтәрелеше моннан егерме еллар элек башланса да, милләтнең чын мәгънәсендә рухланып, көчәеп китүе соңрак булды. Моның беренче сәбәпчесе 2005 елның ахырында Камил Исхаковның Ерак Көнчыгышка тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүе булса, 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье краена килүе, анда татарлар белән очрашуы күтәрелеп китүгә икенче сәбәпче булды. Татарның бу якларда диңгез кебек кайный башлавына өченче сәбәп — биредә федераль Сабантуй уздыруга карар бирү. Шушы бер ел вакыт эчендә ике як хөкүмәт тә зур әзерлек эшләре башкарды, гел очрашулар булып торды. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы да читтә калмады — 2011 елда конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация Приморье краенда булды, милләттәшләребез белән очрашты, «Татарстан — Яңа Гасыр» каналының «Халкым минем» тапшыруы биредә яшәүче татарлар турында махсус тапшыру эшләде. 2012 елда исә Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә ханым Сафиуллина Приморье краенда ай буе яшәп, андагы дүрт шәһәрдә милли ансамбльләр оештырып кайтты, илкүләм Сабантуйда алар махсус чыгыш ясады. Минем бу якларга килүем исә татар тарихын, татарларның бүгенге тормышын өйрәнү белән бәйле иде, беренче баруымда биредә ун көн булдым. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Ерак Көнчыгышта татарлар уянды, әмма алар яңадан йокыга китмәсен, милли һәм дини рух сүнмәсен өчен, безнең дә ярдәм кирәк — ешрак аралашу, галимнәрнең, язучыларның, сәнгатькәрләрнең анда барып, чыгышлар ясап торуы, андагыларның безгә ешрак килүе кирәк. Приморьеда, нәкъ менә Владивостокта, Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеген ачыр вакыт та җитте, бу анда яшәүче татарларга зур ярдәм, арка таянычы булыр иде.

Ниһаять, 2012 елның 30 июнендә Владивостокта мәчет нигезенә таш салынды һәм федераль Сабантуй гөрләп узды. Татарстаннан һәм бөтен Россиядән зур делегация составында анда мин дә катнаштым, милләттәшләрем белән тагы очраштым һәм кайткач, матбугат битләрендә бу хакта хәбәрләр бирдем. «Владивостокта татар бәйрәме» дип аталган хәбәрне бу язмамда да файдаланырга булдым.

Владивостокта татар бәйрәме

Приморье краеның башкаласы Владивосток шәһәре бу көннәрдә чын мәгънәсендә татар каласына әйләнде — биредә берсеннән-берсе әһәмиятле милли һәм дини чаралар булып үтте. Казаннан 8 мең чакрым ераклыкта, Тын океан ярларына урнашкан Владивосток шәһәрендә XII федераль Сабантуй уздырылды, яңа төзеләчәк мәчет нигезенә таш салынды, филармония бинасында Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты булды, Приморье крае белән Татарстан Республикасы арасында төрле килешүләр төзелде, Ерак Көнчыгышта яшәүче татарлар белән очрашулар уздырылды... Әмма шушы вакыйгалар арасында иң зуры, иң әһәмиятлесе Владивосток шәһәрендә мәчет нигезенә таш салу булгандыр, мөгаен.

Халыкның сөйләве буенча, революциягә хәтле Владивосток шәһәрендә татарларның гыйбадәт йортлары булган, әмма ул большевиклар тарафыннан юк ителгән. Соңгы елларда татарлар күпме генә мәчет салырга тырышып йөрсәләр дә, аларга рөхсәт ителмәгән — мәчет өчен дүрт тапкыр җир биреп, дүрт тапкыр яңадан тартып алганнар. Ягъни, һәр шәһәр башлыгы алмашынган саен, карарлар да алмашынган... Дөрес, биредә яшәүче мөселманнарның гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар барын, әмма ул берничек тә дистә меңләп кешене сыйдыра алмый, халык гает намазларын урамда яки аерым биналарда укырга мәҗбүр була. Һәм, ниһаять, Аллаһы Тәгалә мөселманнарның догаларын ишетте, 2012 елның 30 июнь иртәсендә Владивосток шәһәрендә, Тын океанның Улисс култыгы буендагы биек тау башында, булачак мәчет нигезенә таш салынды.

Бу тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин, Приморье краеның вице-губернаторы Ирина Василькова, илнең бөтен төбәкләреннән килгән милләттәшләребез катнашты. Коръән уку белән башланып киткән әлеге тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Владивосток шәһәре имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Ишмөхәммәтовка изге Коръән бүләк итүе белән дәвам итте. «Бер ел элек без биредә мәчеткә нигез салу турында хыяллана гына ала идек, ә бүген бу тормышка ашты», — диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Шунысын да әйтергә кирәк: мәчет Казан исемен йөртәчәк, ягъни «Казанская» дип аталачак. Рөстәм Миңнехановның чыгышыннан аңлашылганча, Владивостоктагы Казан мәчете Татарстан ярдәме белән төзеләчәк, аның җиренә дә безнекеләр хуҗа булачак, иншаллаһ! Мондый тотрыксыз заманда, татарлар шундый авырлык белән төзегән мәчетләргә төрле көчләр хуҗа булырга ыргылып торганда, булачак мәчет нигезенә башта ук «татар казыгы» кагып калдыру — бик дөрес гамәл.

Приморье крае җитәкчелегенең, ниһаять, татарларга йөз белән борыла башлауларын да әйтеп үтәргә кирәк. Төбәктәге геополитик вазгыять тә аларны шуңа этәрә, чөнки күршедәге кытай басымына бары тик берләшеп, бергәләп кенә каршы торырга мөмкин. Моны вице-премьер Ирина Василькова да ассызыклады, мәчет ачылуның Приморье краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен бик әһәмиятле икәнлеген әйтте: «Мин бу көннең безнең өчен һәрвакыт үзара тирән ихтирам, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара аңлашу символы булуын телим, — диде ул. — Мин бу көннең һәрвакытта да мәдәният һәм традицияләрнең төрлелеге, Россиянең барлык халыкларының рухи берлеге символы булып калуын телим». Шундый ук изге теләкләр булачак мәчетнең нигез ташына да уеп язылган иде: «Бу урында Татарстан Республикасыннан Приморье халкына бүләк итеп, иманны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту символы — мәчет төзеләчәк. 2012 елныц 30 июне».

Мөфти Тәлгать Таҗетдин исә үзенең чыгышында: «Бу мәчеттән яңгыраган азан тавышы, Тын океанны урап узып, Япония, Америкаларга хәтле барып ирешсен иде!» — дигән теләк белдерде. Әйе, Россиядә беренче азан нәкъ менә биредә — Ерак Көнчыгышта яңгырый, чөнки Казан-Мәскәү белән вакыт аермасы җиде сәгать, бездә караңгы төн булганда, аларда инде таң ата... Хәзергә Приморье краенда бары тик Находка шәһәрендә генә мәчет бар, Уссурийск шәһәрендә төзелеп ята, Артёмда бары тик гыйбадәт йорты гына эшләп килә. Владивостокта мәчет өчен урын бик матур җирдә, диңгез култыгында, данлыклы яңа күпернең бер башындагы сопка- тауда бирелгән. Инде аны бергәләп, исән-имин төзеп чыгарга һәм шунда җыелып намазлар да укырга насыйп итсен иде!

Бу көн тарихи вакыйгаларга бай булды — Владивостокта Татарстан Республикасы белән Приморье крае, Казан (Идел буе) һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, Рөстәм Миңнеханов су асты көймәсендә хезмәт итүче Татарстан егетләре белән күреште, ике яктан да зур эшмәкәрләрнең очрашулары узды.

Шул ук көнне Владивосток шәһәрендә тагын бер мөһим вакыйга булды

  • биредә XII федераль Сабантуй үтте. Дөрес, Приморье татарлары үзләрендә инде егерменче тапкыр Сабантуй уздыралар, әмма мондый илкүләм бәйрәмне алар әле беренче тапкыр күрәдер, мөгаен... Федераль Сабантуй Владивостокта үтә дигәч, башта күпләр борчылып та куйды, чөнки ара бик ерак, анда татарлар аз яши, ә илкүләм Сабантуй бик нык әзерлек, оешканлык сорый. Шуңа күрә ел буе Татарстан һәм Приморье крае хөкүмәтләре арасында зур эшләр алып барылды, татар бәйрәме дәүләт дәрәҗәсендә узсын өчен, барысы да эшләнде. Федераль Сабантуйны уздыруда төп җаваплылык Түбән Кама шәһәренә төште, алар моны намус белән, иң югары дәрәҗәдә башкарып чыктылар. Шулай ук Татарстанның Мәдәният министрлыгы да, бәйрәм оешкан төстә, милли рухта, югары зәвык белән үтсен өчен, барысын да эшләде — ике көн рәттән Владивосток сәхнәләрендә Татарстаннан 400 сәнгать остасы, күренекле җырчылар, милли ансамбльләр чыгыш ясады. Әле Сабантуй алдыннан, 29 июнь көнне, Владивосток шәһәренең филармония залында Татарстанның сәнгать осталары катнашында зур концерт булды, аны карарга Ерак Көнчыгышның бөтен төбәкләреннән татарлар килде, тамашачылар арасында шулай ук Приморье крае җитәкчеләре, танылган галимнәр, диңгезче-хәрбиләр дә бар иде.

«Бу чара федераль Сабантуй кысаларында бара, — дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. — Безнең танылган артистларыбыз монда килеп, татар халкына, башка халыкларга сәнгатебезне һәм мәдәниятебезне күрсәтте. Мин тамашачыларның ничек утырганнарын, артистларны ничек алкышлаганнарын, һәрберсенең безнең халык өчен горурлык хисе кичерүен күрдем. Чөнки халкыбыз эшли дә, ял итә дә белә. Сабантуй бит ул — безнең гореф- гадәтләрне саклый торган зур чара. Сабантуй бездә алдагы елларда да, алдагы гасырларда да сакланачак .»

Владивостокта узган федераль Сабантуйга Россиянең төрле төбәкләреннән җиде йөзгә якын вәкил килгән, алар арасында милли оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, күренекле эшмәкәрләр, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары да бар иде. Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребез бигрәк тә актив булып чыкты — Сахалиннан, Якутиядән, Магаданнан, Еврей автономиясеннән, Бурятиядән, Хабаровск, Амур, Иркутск өлкәләреннән, Приморье краеның Находка, Артём, Уссурийск, Партизанск шәһәрләреннән бәйрәмдә катнашырга йөзләгән татар килгән иде. Әлбәттә, федераль Сабантуйның хөрмәтле кунаклары

  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье краеның губернаторы Владимир Миклушевский булды, алар икесе дә халык алдында чыгыш ясады, алга таба да аралашып, дус-тату яшәргә халык алдында сүз бирде. Татарстан Президенты Приморье губернаторына чиккән татар түбәтәе һәм милли чапан бүләк итте.

Бу көнне Татарстан Президенты кулыннан бүләк алучылар тагы да булды

  • Владивостокта милли хәрәкәткә нигез салган, Ерак Көнчыгышта беренче татар театрын оештырып җибәргән диңгезче ир-егет, Приморье краеның «Туган ил» татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары Урал Сафугановка «Татарстанның атказанга мәдәният хезмәткәре» дип аталган мактаулы исем бирелде. Ә «Туган ил» оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов исә Татарстан Президенты кулыннан өр-яңа машина ачкычын кабул итеп алды, димәк, милли театрга Ерак Көнчыгыш буйлап гастрольләргә йөрергә транспорт булды дигән сүз.

Федераль Сабантуй Владивосток шәһәренең иң матур урынында — Тын океан ярындагы «Динамо» стадионында үтте, шулай ук стадион каршындагы урамга да икенче сәхнә куелган иде, анда Түбән Камалылар һәм Владивосток, Артём, Находка, Уссурийск үзешчәннәре чыгыш ясады. Әлбәттә, ике сәхнәдә һәм стадионның яшел чирәме өстендә ясалган чыгышлар таң калдырырлык иде, ул үзенә күрә милли олимпиаданы, татар олимпиадасын хәтерләтте. Казан Сабантуйга дип Приморье үзешчәннәренә өр-яңа костюмнар тектергән. Инде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле киемнәре һәм чыгышлары турында әйтеп тә торырлык түгел — алар Ерак Көнчыгышка иң югары зәвык дәрәҗәсен күрсәтте.

Сабантуй булгач, анда бөтен милли уеннар, көч сынашулар да тәртибе белән алып барылды. Өйләдән соң коеп яңгыр явуга карамастан, чүлмәк тә ваттылар, баганага да менделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, көрәштеләр тә. Яңгыр астында келәмдә көрәшү авырлашкач, алыптай ирләр яшел чирәм өстендә бил алыша башлады. Көрәштә җирле батырлар да, читтән килгәннәр дә катнашты, спорт мастерлары да, урысы да, татары да бил алышты, әмма абсолют батыр булып үзебезнең керәшен татары, Түбән Кама егете Ленар Иванов калды, ул Сабантуй тәкәсенә һәм җиңел машинага ия булды.

Федераль Сабантуйның символы — канатлы ат сыны Төмән өлкәсе вәкилләренә тапшырылды, чөнки киләсе елда федераль Сабантуй Төмән шәһәрендә булачак.

«Владивостокта федераль Сабантуй уздыру — үзе зур батырлык, — диде соңыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.

  • Федераль Сабантуй — матур традиция һәм, әйтергә кирәк, халкыбызның үзаңын тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрен яңадан тормышка кайтаруда Сабантуйның роле бәяләп бетергесез зур. Кайберәүләр сабантуйлар уздырып кына милләтне саклап булмый дигән сүзләр дә әйткәли. Ләкин бу кешеләр бик нык ялгыша. Сабантуй
  • мең еллар дәвамында уздырылган, татарның рухын, гореф-гадәтләрен саклаган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул булмаса, халкыбызның рухын торгызу күпкә авыр булыр иде. Хәзер исә Сабантуй тулы бер хәрәкәткә әйләнде, ә башында, югары ноктасында федераль сабантуйлар тора. Аларга төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның делегация-делегация булып катнашуы зур вакыйгага әйләнә. Әлбәттә, Владивосток шәһәрендә узган Сабантуй калганнарыннан аерылып тора. Масштабы ягыннан дип әйтмим. Бу яктан ул бераз оттыра. Ләкин Ерак Көнчыгышта уза бит ул, Казаннан сигез мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан төбәктә. 15 меңгә якын гына татар булган җирдә федераль Сабантуй үткәрү — үзе бер зур батырлык, тәвәккәллек, анда яшәгән татарларның зур уңышы. Алар бу Сабантуйны оештыру хокукын Татарстан Президентыннан сорап алып, республика, барыбызның да зур ярдәме белән башкарып чыктылар. Ләкин үзләрендә көч һәм рух булмаган кешегә берничек тә ярдәм итеп булмый, рухы нык булган кешегә генә ярдәм кулы сузып була. Андагы халыкның рухы турында сөйли торган бер әйбер әйтәм: Сабантуй буе яңгыр яуды, әле моңарчы болай булганы юк иде. Әмма бәйрәмнең рухы бетмәде, Сабантуй гореф-гадәт буенча узды. Әлбәттә инде, Сабантуй көрәшсез үтмәде. Татар батырлары Ерак Көнчыгышта да бар. Бу татар халкының рухы сау булуын исбатлый».

Әйе, әлеге Сабантуй Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның рухын күтәрде, аларга көч-дәрт өстәде. Бу турыда сөйләшү төбәкнең милли хәрәкәт җитәкчеләре белән уздырылган «түгәрәк өстәл»дә дә булды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу федераль Сабантуй милли рухта үтсен өчен, Бөтендөнья татар конгрессы да күп эшләр башкарды. Конгресс җитәкчесе Ринат Закиров берничә тапкыр Владивостокта булып, урындагы милли оешма җитәкчеләренә алда торган максатларны аңлатты, аларга Казан тарафыннан бөтен ярдәмне күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Бөтендөнья татар конгрессы Приморье краена халык белән эшләү өчен аерым шәхесләрне дә җибәрде, әйтик, Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина биредә берничә тапкыр булып, айлар буе яшәп, Владивосток, Находка, Артём, Уссурийск шәһәрләрендә милли ансамбльләр төзеде, алар Сабантуйда бик матур чыгыш ясады. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бирегә Сабантуйга хәтле үк килеп, Владивосток, Находка, Артём, Уссурийск, Партизанск шәһәрләрендә халык белән очрашып, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләп, җирле тарихчылар белән аралашып, татар тарихына кагылышлы бай материал туплап кайтты һәм аларның бер өлешен Сабантуйга хәтле инде матбугатта да бастырып чыгарды.

Милли лидерлар белән булган «түгәрәк өстәл» утырышында да Фәүзия Бәйрәмова татарларның Ерак Көнчыгышта төп халык булуын, биредә татар тамырларының бик еракларга — Төрки каганат, Алтын Урда чорларына барып тоташуын ассызыклады. Ул үзенең «Ерак Көнчыгышта татарлар» дип аталган китап язуын әйтте, тарихи материал туплауда ярдәм сорар милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итте. «Тиздән Россиянең язмышы Ерак Көнчыгышта хәл ителәчәк, — диде ул. — Үзегез күрәсез, бер яктан — Кытай, икенче яктан — Корея, өченче яктан Япония инде бу җирләргә үтеп кергән. Алга таба безгә дә дөнья алдында бу җирләрдә төп халык, иң борынгы халык, биредә дәүләтләр тоткан милләт икәнлегебезне исбат итәргә туры киләчәк. Милләтебез алга таба да бу җирләрдә яши алсын өчен, безгә союзникларны дөрес сайларга кирәк булачак. Шуңа күрә, нәрсә генә булса да, киңәшләшеп эшләү шарт, алга таба акыллы планнар белән яшәргә кирәк».

Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздыру татарның алдан күрүчәнлеген, киләчәккә әзерләнеп килүен күрсәтте, Сабантуй байрагы артында милләтнең бөек тарихы да, алдагы тормышы да җәйрәп ята иде... Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздырып, татар үзенең кемлеген дөньяга күрсәтте, матурлыгын, батырлыгын, булганлыгын дөньяга танытты. Владивостокта үткән милли һәм дини чаралар Тын океан буйларына татарның алтын казыгын какты, төрки каганнардан, Атиллалардан, Чыңгыз ханнардан калган юл буйлап, милләт яңадан үз җиренә, асыл тамырларына әйләнеп кайтты... Бу кайту инде мәңгелек булсын иде...

«Тарихи-мәдәни мирас» фондының матбугат үзәге

...Бу вакыйгаларга да инде өч ел вакыт үтеп киткән икән... Владивостокта мәчет төзелеше ни хәлдә соң? Бүгенге көндә Татарстан ярдәме белән «Казан» мәчетенең проекты эшләнгән, җир сатып алынган, документлар белән эшләр беткән, әмма мәчет үзе юк әле... Ахрысы, астан гына ниндидер каршылыклар да бара кебек... Чөнки сабантуйлар үткән, җитәкчеләр киткән, ә урында вак түрәләр ни теләсәләр, шуны эшлиләр... Алай да, Владивостокта, Тын океан буенда барыбер мәчет булыр, Ерак Көнчыгышта, борынгы төрки-татар җирләрендә тагын азан яңгырар, дигән өметтә калабыз...

 

Ахыры киләсе санда

Реклама