ДӨНЬЯ ГАМЕ (роман)

 

 

Беренче бүлек

1

Дала буйлап атлаучы дәрвиш юлының азагына якынлашты, әмма шәһәргә кадәр чакрым чамасы калгач, читкә тайпылды да төн кунар өчен борынгы калкулык итәген каплаган куе куаклыкны сайлады.

Кала чигендә сакта торучыларның үзара сүз алышуы, якында гына төнгелеккә туктаган көтүчеләрнең тәмләп гәпләшүләре, алар яккан учактан чәчрәгән алсу- кызыл чаткылар, тигез җир буйлап аккан елга суының ташларга бәрелеп чәчрәве, биектә-биектә йолдызларның җем-җем килүе, хуш исләргә күмелгән җылы, уңайлы караңгы урыннарда җанварларның мәхәббәт уеннары... җирнең бар почмагында һәрвакыттагыча тормыш дәвам итә һәм болар дәрвишнең күңелендә үткәннән калган кайтавазларны — хатирәләрне кузгатты. Әмма бу үткәннәр аның шәхси тәкъдиренә кагылмый, алар аның озын-озак сәяхәтләрендә онытылган, эреп юкка чыккан кебек иде.

Тәүге тапкыр ул монда йөз егерме җиде ел элек булган иде. Ул вакытта ныгытма диварлар белән уратып алынган агач һәм балчык өйләр Җаек шәһәрчеге дип атала иде. Калкып торган тузанлы мәйданда дар агачының тырпаеп калган терәкләренә симез-юан чучкалар ялкау гына ышкынып тора; идарә ишеге төбендә почык борыны кубалакланган яшь кенә солдат зарыгудан нишләргә белми таптана. Мәйдан читендәрәк күбенгән гөмбәзле чиркәү тора, аның капкасыннан таза гәүдәле казаклар ниндидер каралҗым авыр әйбер өстерәп чыгарды. Бу каралҗым авыр нәрсә танавына кан катыш тузанга баткан боҗра киертелгән көрән аю түшкәсе булып чыкты . Дәрвиш әлеге вакыйганың каладан чыгу юлында очраткан сергач татарлары белән бәйле булуына төшенде. Чиркәүдән тыелган аралыктагы тамашалары көенечле тәмамланган, күрәмсең.

* Журнал варианты.

Рөстәм ВӘЛИЕВ (1936) - язучы; «Верность» (1960), «Лето тихого города» (1975), «Земля городов» (1979), «Заботы света» (1986), «Вино любви» (2002) кебек ике дистәгә якын китап авторы. Россия Язучылар берлеге әгъзасы (1966). Д.Н.Мамин-Сибиряк исемендәге премия лауреаты (2002). Чиләбедә яши.

Кала тыныч кына көн күрә кебек, тик анда дары исе аңкый, үтереш, курку-дәһшәт хөкем сөрә иде. Бер ел узгач, Емельян казакның үч алу оясына әйләндергәнен оныттырыр өчен, каланың исемен Уральскига алыштырдылар.

...Озын юл үтеп йончыган дәрвиш йокысыз төннән соң тәмам алҗыды. Черем итәргә дип ятып, иртән йоклап калганын да сизмәде. Ул калага кергәндә, ыгы-зыгы башланган иде инде. Бераздан, шау-шу тына төшкәч, дәрвишкә мөәзиннең өзек-төтек сүзләре генә килеп иреште.

Кала читендәге балчык белән сыланган алачыклар кояшның кайнар ташкынына сабыр гына түзеп утыра. Тал чыбыгыннан үрелгән читәннәр җиргә таба авышкан һәм, иртәнге буталыш, ыгы-зыгыны күреп калыгыз дигәндәй, тишек-тошыклар киерелеп ачылган. Хуҗабикәләрнең карлыккан тавыш белән кычкыргалап алуы, бала-чаганың шатланып чинавы, тавыклар кытаклавы, этләрнең ырылдавы — болар бар да дөньяны аркылы-торкылы гизгән күп төрле гавам-кавемне очраткан дәрвишкә бик тә аңлаешлы иде. Корыклары авышкан кыек капка төбендә әнисенең кәлүшен өстерәгән җиде яшьләр чамасындагы кыз басып тора. Ул саргылтым көчекне ике кулы белән күкрәгенә кыскан. Йокысыннан айнып җитмәгәнгәме, караңгы чырайлы, әмма матур кыз баланың дәрвишкә исе китмәде. Көчек никадәр генә шәп, тере булмасын, кызның кулларында ул ниндидер фәкыйрьлек тамгасы булып күренә. Бичара кызның төс-кыяфәтендә аерылышу галәмәтен сизеп алды ул. Шәһәр исә балкый, шау-гөр килә, тузан болытлары оча һәм бер мәлгә күк йөзе күз алдында төсен җуеп ала.

Бер мизгелгә шәһәрнең чик-сызыклары югалды, дәрвиш һушыннан язгандай булды, аннары ул киң һәм бушап калган үзәк урамны, ялтырап торган ике көпчәктә барган хатын-кызны күрде. Тик дәрвишнең исе китмәде, аңа охшаш машинаны Истанбулда күргәне бар иде. Танылган шымчы Абдул Хәмид, эңгер-меңгер төшкәч, яр буйлап йөреп кайтырга ярата иде. Шулай бервакыт артыгын куып, ул Истанбул бугазына чумды. Башта, бөке кебек, судан түгәрәк фәс калкып чыкты, аның артыннан шымчының күгелҗем баш түбәсе күренде. Дәрвиш тыныч кына аңа үзенең кәкре башлы таягын сузды һәм булдыксыз йөртүчене ярга тартып алды. Тегесе исә, бугазыннан аккан тозлы суга тончыга- тончыга, әшәке итеп сүгенде. Дәрвишнең суга манчылган тар җилкәгә таягы белән бер сыптырып алырга теләге булса да тыелып калды: чөнки бу адәм ниндидер сәүдәгәр яисә министр ише генә түгел, танылган шымчы иде.

...Кара-кучкыл йөзле хатын кояшка чагылган күзен кыскалап ала; озын күлмәгенең чәчәкле итәге җил белән күтәрелеп китә, аннары тулы төз аякларына килеп урала. Аның артыннан, кызганыч тавыш белән чинап, йонлач эт чаба. Һәм бу яшь, сәламәт, карап торышка бик бәхетле күренгән хатын-кызда да дәрвиш ниндидер аерылышу сагышы тойды.

— Иншаллаһ, — дип куйды ул, аңсыз рәвештә, — бар да синең иркеңдә, Аллаһым.

Ул мәйданга карап торган өй-кибетләр рәтеннән атлады. Аларның өске катлары яшәү өчен бүрәнәдән салынган, аскы каты — таштан, тәрәзәләренә тимердән рәшәткәләр куелган, таштан эшләнгән болдыр өстенә алтакта эленгән. Кибетләр рәтеннән соң олы урам Татар бистәсенә илтә. Яшел түбәле йортларның тәрәзәләрендә матур-матур пәрдәләр күзне иркәли, биек капкалары сырлап эшләнгән агач баганаларга утыртылган. Нәфис манараларда, акшарланган диварларда кызгылт төс уйный. Монда өч мәчет булып, барысы да агачтан, алар карар күзгә Болгар һәм Казан мәчетләренең борынгы күчермәләрен хәтерләтә кебек, аларның тузаннары хәзер, җитез җилгә ияреп, Азия киңлекләренә оча.

Бистә буйлап эссе һавада намазга чакырып азан тавышы таралды. «Лә- илләһи-ил-аллаһ!» — дип, дәрвиш адымын кызулатты. Әгәр шәһәрдә булмаса, намаз вакыты җитүгә, шул урында гына тезләнер иде. Әмма монда бер урамның казак балалары икенчесенә каршы сугыш игълан иткән: берсен-берсе узып ташлар, кулдан эшләнгән уклар оча, утлы шартлаткычлар гөрселди, балаларга хас чыр-чу күтәрелгән иде.

Якындагы мәчеткә кереп гыйбадәт кылганнан соң, дәрвиш, яшеллеккә төренгән ишегалдыннан тузанлы тыкрыкка чыкты. Аның яныннан гына шәкертләр йөгереп узды. Каядыр ашыгалар, күрәмсең. Бәлкем, берәрсе мәрхүм булгандыр да шунда чабалардыр. Мәет озату да — эш, кәсеп. Монысы, ябык, иске, таланып беткән киемлесе, мөгаен, бай, хәлле сабакташына самавыр куярга йөгерәдер. Ә бәлки ниндидер сәүдәгәр белән Мәкәрҗәгә ярминкәгә барырга килешкәндер, анда ул трактирга идән юучы яисә базар мәйданын себерүче булып яллана ала һәм бер айдан ничәдер сум белән кайтып төшә.

Дәрвиш, бер малайны дәшеп туктатты да аннан ябык кына, басынкы, юаш Габдулла исемле шәкерт турында сорашты.

  • Сез, мөгаен, Габдулла әфәнде турында сорыйсыздыр? — Шәкертнең аксыл күперенке битендә шаян-шук чаткылар күренеп алды. — Гыйбадәттә булмады ул. Үзенең хөҗрәсендә тәмәке тартып утырадыр әле. — Аннары җитди итеп:
  • Әйе-әйе, аңа хөҗрә бирделәр! Гомәр хәлфә хаҗ сәфәрендә булганда, кечерәк сыйныфларга дәрес тә бирде әле. Ул анда кара такта куйды, аңа акбур белән язды. Аннары аңа акбур кеше сөякләреннән ясалган, дип аңлаткач, туктады.

Шәкерт сикерә-сикерә чабып китте, дәрвиш чаттан уңга — «Мотыйгия» мәдрәсәсенә таба борылды. Элегрәк тә ул монда туктала иде, шунда бала чактан ятим калган яшь мәхдүм белән дуслашып китте. Алар әле бервакыт җәй буе икәүләп сәяхәт тә кылдылар.

Мәдрәсәнең капка төбендә туктап, ул як-ягына каранды, дөресрәге, нәрсәдер аны борылып карарга мәҗбүр итте. Юл аша нәкъ каршыда, тимер-томыр сата торган кибет янында, Истанбул бугазындагы хезмәттәшенә ике тамчы су кебек охшаш шымчы эсседә кагаеп тора иде. Дәрвиш, аны белмәгән кеше, тынычлык саклаучы дип уйлыйдыр дип көлемсерәде.

  • Барысы да Аллаһ иркендә, — дип мыгырданды дәрвиш һәм капкадагы боҗраны борды. Ишегалдында салкынча, күләгә төшкән. Ботаклары җиргә иелгән сәрви куаклары арасыннан сары ком сибелгән сукмак күренде. Сукмакта сикереп уйнашкан чәперчекләр, карт якынлашкач, тыныч кына читкәрәк авыштылар. Җәйге ачык корылма кырыендагы яшел үләндә җирән мәче сузылган. Корылма тәрәзәләренә эчке яктан алача эленгән, ишектә әкрен генә киндер тукыма җилферди. Япманы ачып бер үсмер малай чыкты, күлмәгенең итәге чалбарга кыстырылмаган, йөзе озынча, саргылт, ябык, карап торышка ук йомшак чәче коңгырт сары. Дәрвишне күрүгә, ул кулына тоткан түбәтәен башына чәпәде һәм шатланып, шул ук вакытта оялып, картның каршына килеп басты, күрешергә дип ике кулын сузды.
  • Миңа сине гыйбадәттә булмады дип әйттеләр, — диде дәрвиш, күрешкәч.
  • Бәлки авырыйсыңдыр?
  • Мин гыйбадәтне ялгызым гына кылырга яратам, — дип җавап кайтарды үсмер, авырганын, хәзерге вакытта үзен тагын да начаррак хис иткәнен сиздерәсе килмәде. Быел яз унсигез яшен тутырса да, дәрвиш белән соңгы очрашудан соң әллә ни үзгәрмәве, һаман да ябык, кыска буйлы булып калуы өчен уңайсызланды.
  • Рәхим итегез, суфый бабай, — диде ул ягымлы итеп һәм авыр киндер пәрдәне ачты.

Карт эчкә үтте. Сары буявы кыршылып беткән идәнгә утырып, халат кесәсеннән дисбе чыгарды. Бармаклары хөрмәнекенә охшаган озынча каракучкыл төшләрне берәм-берәм күчерә башлады.

  • Мин самавыр куям, — диде егет. — Безгә беркем комачауламый, бар да ялга таралышты. — Ул елмайды да йөгереп ишегалдына чыгып китте. Күп тә үтми әйләнеп керде, аякларын чалыштырып, карттан бераз читтәрәк утырды. Дәрвишнең күзе ярымйомык, бармаклары исә дисбе төшләрен чак-чак кына кыймылдата.

Җәйге корылмага үтеп кергән агач күмеренең исе шулкадәр тансык, тәмле, аңа чәчәкләр, кояшта җылынган яфраклар, Габдулла яңа гына ачкан калай савыттагы чәйнең хуш исе өстәлеп, башны әйләндерә. Егет тиз генә чыгып, самавырны алып керде һәм идәнгә бастырды. Самавыр рәшәткәсе аша җемелдәгән күмернең кызыл төсе идәнгә күчте. Габдулла чәй пешерде, аннары киндер капчыкның төбендә калган тозлы эремчектән катырылган кечкенә йомарламнар белән җәлпәк төче көлчәләрне өстәлгә бушатты.

  • Шикәрем генә бетте. — Ул касәгә чәй агызып карт алдына куйды. — Өченче елым инде үземне үзем туйдырам, суфый бабай. Балык тотам, бай балаларына укырга булышам. Өйдән-өйгә йөреп Коръән укыйм. Җеназага йөрмим, ярминкәләрне дә яратмыйм.
  • Ник?
  • Йөрмим. Безнең гореф-гадәт, йолалар кырыс, күз яшьләре кабул ителми, хатын-кызлар кайгыдан сынсалар да сиздермәскә тырыша, ир-атларны таштан яралган диярсең...
  • Газап-михнәт турында кычкырып йөрмиләр, — дип, үгет-нәсихәт бирде карт.
  • Шулайдыр, мөгаен. Елый алмаган кешеләрдән көнләшәм мин. Әмма үзем күз яшьләремне тыя алмыйм... Белмим, бәлки мин йомшак, көчсездер. Утын кисәргә китүем хәерлерәктер.
  • Ай-һай, синең турында артык горур, диләр. Алай ихатадан ихатага йөрмәссең. Син бит мәхдүм баласы, мулла оныгы, сезнең нәселнең җиде буыны мулла булган.
  • Мине дөрестән дә тәкәббер, һавалы, диләр. Ләкин ул алай түгел, суфый бабай!..

Карт, кулын сузып, учын үсмернең ябык иңенә куйды.

  • Улым, — диде ул, ачы көлемсерәп, — дөньяда хыялланудан да яхшы нәрсә юк. Әмма ул бик азларга гына бирелә. Көнкүрештә кайнашу күңелне вагайта; байлык һәм танылу бала кулындагы уенчык кебек, аны төшереп югалтырга мөмкин. Безнең тәнебез туфрактан барлыкка килгән һәм туфракка әйләнәчәк. Шагыйрь болай дигән:

Тәүге сулыш алган мизгелдән Ашыга җан югалу көненә.

Мәгарри бит бу! Фәкыйрь дәрвиш ул юлларны каян белә?

  • Дөресен әйтегез, сез дөньялыкта танылган һәм гыйлем иясе кеше идегезме?
  • Мин чүп җыючыдан да ярлырак идем, — дип җавап бирде карт. — Хәзер байлыгымны алтын белән чагыштырмыйм. Менә синең белән китәрбез дә, борынгы китапларның зирәклеге сәүдәгәрнең сатып алучы белән сүз көрәштерүеннән әйбәтрәк икәненә төшенерсең.
  • Китәргә? — дип кабатлап сорады егет. — Тыныч кына дога кылыргамы? Әмма безнең гомер башкалар өчен бәхет түгелмени?
  • Юк, улым, рухны аңлау өчен, ирекле булырга кирәк.
  • Рух никадәрле хакыйкатькә күтәрелергә мөмкин соң?
  • Хакыйкать шунда: дөнья тәртипкә салынган һәм анда сәбәпләр нәтиҗә белән бәйләнгән, галәм галәм белән тоташа, гамәлдәге кайбер нәрсәләр башкаларына әверелә. Галәмнең шаккатыргыч гаҗәеп яклары бетмәс-төкәнмәс, аның очы-кырые юк.
  • Әмма дөньяда яманлыклар да күп.
  • Дөньяда бар да: яманлык та, яхшылык та җитәрлек. Боҗраның кара төрткесенә төртелсәң, шуны бел: кайдадыр югары урында син кичергәннең капма-каршысы бар. Җир тышча белән капланган һәм менә нәкъ ул вакыйгалар һәм күренешләр белән боҗра буенча идарә итә. Югарыга менеп җитә дә егылып төшә, сиңа алмашка исә Искәндәрме анда, Әфләтунмы — башка берәү баса. Бар да боҗра буенча хәрәкәт итә, бары тик адәм гомере генә ук кебек турыга китә... Улым, теге рәхәт, бәхетле җәеңне онытмадыңмы?
  • Юк, исемдә.

Алар җәй буе каладан калага, авылдан авылга йөрделәр, казакълар көтүләре белән җәйләгән далалар буйлап бардылар, төннәрен карт аңа үзенең озын гомер юлында күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләде. Онытылмас җәй булды ул!

Ул арада егет тәгәрмәчләр шыгырдавын, ат пошкыруын ишетеп алды, менә ат тоягы белән капкага типте. Габдулла тиз генә урыныннан торды да чаршауны ачып тышка карады һәм атның акрын гына кешнәвен аермачык ишетте.

Ул ишегалдына йөгереп чыкты һәм Камил мөгаллимне күрде. Тегесе исә кулындагы камчысы белән сукмак тирәли үскән куакларга җай гына селтәнгәләп килә иде.

  • Хөрмәтле шәкерт әфәнде, — диде ул күңелле генә, — сез гадәттәгечә йокы симертәсездер инде... шундый көндә!
  • Акрын, минем кунагым бар.
  • Кем инде ул?
  • Суфый бабай.
  • И-и! — Ул, ачы миләш капкандай, йөзен чытты һәм җәйге корылмага атлады. Дәрвиш алдында исә ул бик сөенгән кыяфәт чыгарды, бар кагыйдәсенә туры китереп, иелеп сәлам бирде.

Карт исә гади генә: «Исәнме», — дип җавап кайтарды. Элек-электән аңарда Камил кебек имәндәй таза, көяз адәмнәргә карата яшерен нәфрәт сакланып калган. Янып торган йөзе, кыйгачланып күтәрелгән каш, туры зур борын — мондый кыяфәт җиңү яулаган сугышчыныкын хәтерләтә. Киемен күр — ничек фырт киенгән: буйлы һолланд күлмәге, тар балаклы чалбар, штиблет, башында юка бәрхет кәләпүш. Керә-керешкә ул кыбырсый башлады, Габдуллага: калдырсана бу карт сукбайны дигән ишарәләр ясады. Габдулла әле кашын җыерып, әле көлемсерәп дигәндәй, савыт-сабаны җыештырды, аннары картка юлдан соң хөҗрәсендә ял итәргә тәкъдим итте. Әмма карт кире какты: монда — саф һавада рәхәтрәк иде.

2

Тояк тавышы, тәгәрмәчләр шыгырдавы куе тузан эчендә йотылды. Җил, тирләгән атның селәгәен эләктереп, читкә ыргыта.

  • Киттек елгага, — диде Камил. — Бердәнбер котылу юлы — чишенү дә суга чуму.

Алар, тузан эчендә утырган балчык өйләрне узып, таллык белән капланган сөзәк кичүгә таба көтү сукмагы буйлап киттеләр. Ап-ак каз мамыгы өстеннән агым буйлап өскә күтәрелделәр һәм кырыйларын куе әрәмәлек уратып алган эре бөртекле алтынсыман комлыкка килеп җиттеләр.

Атны туарып, кыяк үлән үскән тирәгә тышауладылар. Камил шунда ук чишенергә тотынды: штиблет, күлмәк, кәләпүш комга очты. Егеткә егерме ике яшь булса да, малайлыгы чыгып бетмәгән, әмма ул үз-үзен кулда тота белә: ни әйтсәң дә — тирә-якта дан тоткан мәдрәсәнең танылган остазы — ахун улы! Үзе исә Каһирәдәге Әл-Әзһәрне тәмамлап, әтисенең мәдрәсәсендә белем бирә. Өстәвенә озын хикәяләр яза һәм үзенең нәшриятын булдыру турында хыяллана.

  • Ант әгәр, син әле белмисеңдер дә, ишетмәгәнсеңдер дә?! — диде Камил.
  • Шәрифов завод хуҗасы Ибнеәминовка язу ташлаган, диләр. Анда шул вакытка шул урынга мең сум куегыз дип язылган, имеш.
  • Шәрифовка аның хәтле акча нәрсәгә?
  • Көч белән тартып алу, инкыйлаб өчендер дип беләм. Синең шул дәрвишнең әкиятләреннән башка берәр нәрсә турында ишеткәнең бармы соң? Башкалада, көньяк заводларда ниләр майтаралар! — диде Камил, үз сүзләренә үзе соклангандай. — Сеңлем Диләфрүз исә шәфкать туташы булып язылган!..
  • Маньчжуриягәме?
  • Халык йортында лазарет ачалар. Бу турыда да колагыңа чалынмадымы? Порт-Артурны камап алу турында да?
  • Алайса тиздән җиңү дип кычкырырга да ярый. Шул ук Шәрифов... сугышка китәм дип ни әтәчләнде, — Габдулла көлде. — Бу инкыйлабчы ничек итеп тормышны башкача төзү турында хыяллана икән соң, ул бит безнең бер катлау кешесе икенчесенә каршы бармый дип фараз кыла?

Камил беркадәр каушап калды:

  • Чыннан да, аның фикере каршылыклы. Ләкин бергәлек безне күп кенә бәлаләрдән саклап калды, шулай бит.
  • Хәзер нәрсәне бәла-каза дип әйтергә дә белмәссең. Безнең кешелек дөньясы картайды, анда элеккеге гадәтләр канунлы санала, кануннар шулай ук искерә. Без үткәнне саклыйбыз, дибез, үзебез бүген яшәгән искелекне яклыйбыз. Безнең искелек дөньясы киләчәктән курка.
  • Гафу, син киләчәкне ничек күзаллыйсың?
  • Минем алдан күрү сәләтем юк, — дип, кыенсынгандай, җавап кайтарды ул.
  • Тик мин үземнең ни теләвемне беләм... Балтыйк буйларын күреп, маҗарлар җырын тыңлап, Балбәк каласының ташларын тотып карар идем... халыклар арасында уртаклык бармы-юкмы икәнен аңлыйсым килә. Гарәпләрдә шундый мәкаль бар: «Инҗир агачы икенче инҗир агачыннан күреп, җимеш бирергә өйрәнә». Хәтерлисеңме?

Камил көлде:

  • Шул ук гарәпләр: «Хөрмә пальмасына текәлеп карама, ул чит-ятлар белән сөйләшми», — дип тә әйтә.
  • Без, мөгаен, мәкальләр буенча эш йөртәбездер. Шуңа үз-үзебезгә бикләнгәнбез.
  • Без бит гореф-гадәтне, йолаларыбыз, мәдәниятебезне яратабыз...
  • Һәм бу турыда ничек дәртләнеп әйтәбез! Тик хәзер ярату хакында андый ягымлы сүзләр белән сөйли алмыйбыз, чөнки ярату дигәнебез ачы бит. Шәрифов... Әйсәнә, кирәге бер тиен! Үзең нишләргә җыенасың — китаплар язаргамы, балаларга белем бирергәме? Әллә инде инкыйлабчы булырсыңмы?
  • Барысын да колачлар идем! — диде Камил. — «Бәхетле Мәрьям» Петербургта басылачак — әйтергә онытканмын.
  • Нәрсә диим, тәбрик итәм.

Камил, чынлап та, үзенең бар нәрсәгә көче җитә дип саныйдыр, ахрысы. Дөньяда ниләрдер майтарыла, нәрсәдер какшый һәм җимерелә, яңа катламнар күтәрелә, элеккеге бернигә ярамый дип, яшәп килгән тәртипләрне үзгәртергә йөргән ниндидер яңа кешеләр килеп чыга. Камил, бәлки, шундыйларның берседер?

Тик нигә, татар әдәбиятында болай да аз урын алмаган мелодрамалар язып матавыкланганчы, шуларның барысы турында тәфсилләп язмаска? Аның әсәрләренең тормыш-яшәеш белән, хәтта үзенеке белән дә бәйләнеше бик аз. Әтисе сәүдәгәр кызына өйләнергә тәкъдим иткәч, ай-һай, ничек күтәрелеп бәрелгән иде! Әмма барыбер өйләнде, бер елдан соң шатланып, зур өметләр белән Истанбулга укырга китте, аннары Каһирәдә дәвам итте. Өенә әйләнеп кайткач, сабыр, күндәм хатынының эшләренә комачау ясамавына тагын бер кат инанды. Ул әтисенең мәдрәсәсендә мөдәррис булып урнашты, «Мантыйк», «Мөселман кануны», «Коръән тәфсире»н укый, иҗат итә, Фламмарионны көйләп сөйли. Төннәрен исә чорма тәрәзәсеннән, күзәтү торбасы аша галәмдәге яктырткычларны күзәтергә ярата. Башка шөгыльләре кебек үк, астрономия белән кызыксынуы аны тәмам йөгәненнән ычкындырды... Күңеле түземсезләнеп нидер көтә, көч-куәте ташып тора, ул иртәләрен манарага менеп, намазга чакырып азан әйтә, аның җырлап торган яшь, дәртле тавышы Мәгъмурия тыкрыклары өстеннән әйләнә.

Күңеле төшенке вакытларны ул чамасыз авыр үткәрә. Көчле ярсуы өметсезлек, курку һәм ышанмау хисләре белән алмашына. Менә хәзер дә Габдулланың яңа хәбәрләргә тотнаклы мөгамәләсе аның кәефен бозды.

  • Ярар, ташла хикәяне, — диде ул, күңелсезләнеп. — Беләм, ул сиңа ошамый... Аннары: әйдә, атны коендырабыз, — дип, кара тирәклеккә таба йөгерде һәм бурлының тышавын салдырды.

Атны коендырдылар, үзләре дә туйганчы йөзделәр дә кайтырга җыендылар. Камил бурлыга җиңел генә камыт кидерде, дирбиясен төзәтте, мичәүкәләрен тарттырды, шул арада үзенең шәкертен өйрәтергә дә онытмады:

  • Син, Габдулла, ул дәрвишләрең белән азрак аралашырга тырыш. Синең шикеллеләрнең башын әйләндерү өчен алар шундый томан очыралар. Көлмә, зинһар, мин үзем шәхсән юк-бар сүз, сафсатадан тәмам гарык.

Ярымчүлле бу якларга идарәчеләр элек-электән үзләренә кирәкмәс адәмнәрне сөргәннәр; төрле фетнәчеләр мондагы җирле халык янына сыену урыны эзләп качкан. Җирлеләр арасында бигрәк тә поп, муллалар, дәрвишләр, качкын солдатлар һәм сөргендәгеләр аерым хөрмәттә булган. Сәләмә киемгә төренгән кайсыбер маҗарачы ярылган киң тәресе белән чукындыруы була, ыжгырып торган казак шунда ук, күзләрен яшьләндереп: «Фатихаңны бир, атакай», — дип сорый башлый. Мөселманнар яшәгән җирлекләрдә дәрвишләргә зур хөрмәт белән карыйлар, тик алар арасында да төрлеләре очрый. Әмма суфый бабайны ошатты Габдулла. Аңа калса, карт үзенең күңелендә халык алдында үтәлмәгәннең ачы юшкынын һәм ниндидер котылгысыз хакыйкатькә ышанычын йөртә...

...Кайтыр юлны сүзсез үттеләр. Зур Михайловскоега җиткәч, Камил:

  • Әйдә безгә, кичке ашны бергәләп ашарбыз, — диде. — Әти син килгәнне ярата.

Габдулла башын чайкады.

Әмма ахырдан бармавына үкенде. Мотыйгулла хәзрәт Габдулланы әле малай чагында ук иркәләп куенына сыендырды, аңа үзенең китапханәсеннән Хафиз, Мәгарри, Сәгъди китапларын бирде, шигырь төзелешен — гарузны өйрәтте һәм өенә җыелган яшьләргә аны акыллы, китап сөюче буларак тәкъдим итте. Юк-барларга ышанудан ерак торган Мотыйгулла хәзрәт балаларын заман рухында тәрбия кылды: кызлары укымышлы, музыкаль белемле, калада исеме танылганнар арасында хөрмәт белән телгә алыналар. Олы кызы Галия — җырчы, артистка булу теләге белән яна, дөрес, башка җәмгыятьтә булса, хыялы тормышка да ашкан булыр иде. Диләфрүз әле бик яшь, ул һәр нәрсәдә яңалык кына эзли, киләчәкне гел алсу төстә генә күреп куана, сөенә.

Элеккеге нигезләр какшап, үзгәрешләр булачагы турында күп сөйлиләр, хатын-кыз иреге турында да сүзләр күп йөри; абыйсы бу вакыйгаларның уртасында кайный; якын кешеләренең җәмгыятьтәге эшчәнлеге, әйтерсең, бары аның өчен, алда көткән гаҗәеп матур киләчәк өчен. Аның балаларча тәэсирле самими теләкләре абыйсына яктылык сирпи кебек, Габдулла да Камилне ничектер үзенчә якын күрде. Әмма аларның өйләрендә сирәк була иде.

Йөреп кайтканнан соң, ул хөҗрәсенә керде, иске киез җәелгән тар агач сәкегә сузылды һәм, тәнендә рәхәт оеганлык тоеп, күзен йомды.

Йокылы-уяу изрәп ятканда, колагына: «Әниемне алып китмәгез, әниемне алып китмәгез!..» — дигән тавыш керде. Озын киндер күлмәкле, чәче кырып алынган, яланаяклы малай — бу үзе иде. Димәк, Габдулла үзен күрә, үзенең карлыккан, үзәк өзгеч тавышын ишетә.

Ир-атлар әнисенең гәүдәсен яшел чатыр капланган җеназага сала. Ул алар артыннан калмаска тырышып, кар өстеннән яланаяк йөгерә. Ир-атлар кызу- кызу атлый, ул алар артыннан җитә алмый туктап кала, аяк астындагы карның салкынлыгы тәнгә үрмәли, коры суык тамакны ярып эчкә үтә. Карлыккан тавышы белән сулкылдап, ул кире борыла...

Әнисен мәчеткә алып киләләр, мулла дога укый, иелеп, кулын чатыр кырыеннан йөртеп чыга һәм: «Яхшы кеше идеме?» — дип сорый. Аның артында торган ир-атлар беравыздан: «Яхшы кеше иде», — дип җавап кайтара. Аннары җеназаны мәчеттән алып чыгалар. Кабер казучылар, зираттагы көпшәк карны таптап, сукмак салган. Кызгылт балчык өеме янында яңа казылган кабер авызы ыржаеп тора.

Тизрәк уянырга кирәк, һәм ул күзен ачты. Саташумы бу? Искә төшерүме? Әнисен ул яхшы хәтерли. Малайга яшь тулганда дөнья куйган әтисе дә истә кебек. Икенче кат кияүгә чыкканда әнисе калдырып торган карчык та хәтерендә, Кушлавычтагы крәстиян гаиләсе дә, аннары Кырлайдагы асрамага алган гаиләсе дә күз алдында. Инде Газизә апасы алдырганчы тәрбияләнгән һөнәрче ир белән хатынны бик яхшы хәтерли.

Унөч яшендә ул үзен күп истәлекләр белән бәйле озын гомер юлы узган кеше кебек тойды.

...Ул урыныннан күтәрелде, торакта үзенең почмагын аерып торган чаршауны кырыйга тартты, сәкеләр арасыннан барып тәрәзәне ачты. Тышта эңгер-меңгер куерып килә, елга өстеннән искән кичке дала җиле су исенә әрем һәм чабыр исләрен ияртеп китерде. Бакчадан ишетелгән тавышлардан дәрвишнекен аерса да, икенчесенең кем икәнен тәгаенли алмады. Аннары таныды: элеккеге сабакташы Хикмәт икән. Кышын ул, мәдрәсәдән китеп, Шәпинең төрле ашамлыклар сата торган кибетенә урнашты, чана тартып бистәләрдә, якын-тирә авылларда китап белән сәүдә итте. Барлык кибетләрдә дә китап саталар иде. Өстәвенә, Хикмәт әлифба әзерләү белән дә мәшгуль булды. Агач шакмаклар ясый, аларга хәрефләр ябыштыра һәм менә — әлифба әзер.

Аның мәдрәсәдән китәр исәбе юк иде, әмма ярдәм итәр кешесе булмады, башка төрле өстәмә акча эшләү юлын исә таба алмады. Үткенрәк шәкертләр җеназаларда эшләп алды, ярминкәләргә йөрде, далага китеп, казакъ балаларына сабак укытты. Иптәшләре әйткәнчә, Хикмәт — сарык бәрәне, аның кулыннан мондый эшләр килмәде. Кибеттә ул ач булмады, өс-башы бөтен иде, әмма мәктәпне бик сагынды һәм аз гына буш вакыты килеп чыгуга, шунда йөгерде.

Габдулла тәрәзәне яба төште һәм әкрен генә, өйгә терәп салынган ачык корылмага чыкты. Тамагы кипкән иде. Тәбәнәк өстәлдәге тар муенлы чүлмәктән рәхәтләнеп су эчте. Аннары тамагы нык ачыкканын абайлады. Тартасы килү теләге туды. Шулай бервакыт ул үзе өчен ачыш ясаган иде: тәмәке тарту ачлыкны баса икән. Әүвәл баш әйләнә, тамак төбен яндыра, озак та үтми, ашыйсы килми башлый. Ул, борылып, хөҗрәгә керде, сандыгын ачып, тәмәке алды да кабаттан җәйге корылмага чыкты. Баскычның соңгы басмасына утыргач, тәмәкесен учына яшереп тарта башлады.

Камил белән барасы, кичке ашны шунда ашыйсы булган, дип үкенде ул. Хәзрәт аны ярата, үз күрә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган булырлар иде. Тик йортта хатын-кызлар да бар бит әле?.. Алар өчен ул ярлы шәкерт, гап-гади бер малай. Ипи-тозлы, кунакчыл шат йорт гадилек һәм һавалылыкны бергә сыйдырган. Анда аяныч мин-минлек хөкем сөрә һәм хуҗалар башка бай йортларда ничек, үзләрендә шундый мохитне булдырырга тырышканнар...

Аяк тавышлары ишетелде. Дәрвиш белән Хикмәт бакчадан чыкты.

  • Хәлең ничек, улым? — дип сорады карт.
  • Рәхмәт, сәламәтмен. — Габдулла эченнән генә картның китүен теләде.

Карт китте. Нәрсәдәндер кыенсынган Хикмәт көлемсерәп сүз башлады:

  • Тыңлале, Апуш, мәхәббәт бар иҗатчылар тарафыннан да ихтирам ителә. Төн — гашыйклар өчен оҗмах, диләр.
  • Дөрес, — диде Габдулла, елмаеп. — Шигырь яздың, ахры?
  • Булдыра алсам иде!.. Апуш, бакчадагы чатырга, әйтик, тыйнак кына бер кеше... әйтик, бер кыз килсә, ни әйтерсең? Сүз бирәм, бераз гына утырабыз да китәбез. Ян капкадан керербез дә шыпырт кына шуннан чыгып сызарбыз, ә?
  • Бар, алып кил үзеңнең тыйнак кызыңны, — диде Габдулла. — Тик шуны бел: күрше ишегалдындагы Гомәр хәлфә бик соң ята.

Ул суган суфыеның көлкеле вәгазьләре турында кайчандыр Диләфрүз сөйләгән иде.

  • Ха-ха-ха, — дип көлгән иде Диләфрүз, — ул карт азгынга әйтегез әле, үзенең асравын тынычлыкта калдырсын!

Диләфрүз исенә төшкәч, аны сагыш биләп алды.

Асрау... исеме ничек иде әле? Матур кыз иде бугай. Бәлки Хикмәт белән очрашуга ул килгәндер, агачлар арасыннан ишетелгән тыенкы гына көлү авазы аныкыдыр?

Җәй ахырында шәкертләр мәдрәсәгә әйләнеп кайта. Олырак яшьтәге азгыннар һәм чит кеше хатыннарын ауларга яратучылар ниләр генә сөйләми?! Җирәнгеч тоелса да, озын караңгы кичләрдә шуларны тыңлагач, бу күңелсез, сәер ялыктыргыч төннәр җиңелрәк үтә. Йолдызларның берсе артыннан икенчесе атылганын күрәсең дә, күңелеңә тынычлык иңә: фәрештәләр йокламый, алар җиденче кат күккә күтәрелергә маташкан иблисләргә таш ата. Сине гөнаһлардан саклаучы фәрештәң дә уяу — менә йомшак кына җил уң яңагыңнан сыйпап китә. Бу ул — синең фәрештәң, гөнаһтан саклый. Егет кулы белән йөзен каплый һәм аның кайнарлыгын тоя. Юк, юк, үзеннән олырак сабакташлары эшләгәннәрне ул беркайчан да кабатламаячак!..

Бистәнең иң кырыендагы алачыкта Фатыйма яши. Бу алачык ирекле мәхәббәт атавы, анда ике гөнаһлы болытка әверелеп йөзә. Фатыйма яныннан шәкертләр өзелми. Мәет юып алган тиеннәрен учларына кысып, алар алачыкка йөгерә, әйтерсең, тормыш йолаларын үтәргә ашыгалар — гөнаһны, яшәүнең бөтен тәмен тоймакчы булалар. Хәлдән таеп йокыга киткәч, төшләренә хур кызлары, оҗмах алмалары, Сират күперен кичү керә. Кайберләре, җәһәннәмгә егылып төшүләрен күреп, куркудан кычкырып уяна: андыйларны сәлперәйгән тиреле, әмма җылы һәм тере хатын-кыз кулы тынычландыра.

Фатыйманың сандыгында ниләр генә юк: киптерелгән яшькелт коңгызлар, үлән, тамырлар дисеңме. Ирләренең ирлек куәтен арттырып, шул дәрттән балага узарга теләгән яшь киленнәр яшертен генә аннан үләннәр ташый. Никтер аның ул үлән-тамырлары үзенә ярдәм итми, ул да, югыйсә, бала телидер? Ләкин юк, имеш-мимешләр аңа каргыш төшкән, ди. Аны иблисләрнең берсе — Һарутмы, Марутмы хатынлыкка алган, имеш...

Габдулла җиңелчә борчулы киеренкелек белән агачлар арасына күз йөртеп тыңланды: кызның көлү тавышы ишетелмәсме, ачык төстәге күлмәге чагылып китмәсме? Ул тирән сулыш алды һәм, башын артка ташлап, күккә карады. Биектә-биектә, ай яктысында әле аксылланып, әле икенче төскә кереп алмашынган дала елгасы кебек, Киек Каз Юлы күренә. Зәңгәр очкыннар белән ялкынланып, Зур Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы балкый.

Егет урыныннан торды һәм, тәмәке тартырга теләп, үзенең хөҗрәсенә юнәлде. Ул, кунагын борчымаска теләп, тавышсыз гына кергән иде. Әмма карт анда юк иде. Габдулла аны җәйге корылмада да тапмады. Бичара карт үпкәләп киткән, ахры. Хәерле юл сиңа, дәрвиш! Ул аның юлда булуына шикләнмәде. Аңа, сәфәрчегә, кич ни, төн ни: төнге җанварлар аның күңелен сөендерә, усал сәяхәтче өчен ул табыш түгел... «Үзе белән өндәде бит мине»,

  • дип дулкынланып уйлады егет. Җиңелчә үкенү хисен сагыш алмаштырды. Бер җәйне, ай-һай, ничек әйбәт үткәргәннәр иде алар!

Егет, ялын төрләндерер өчен, дәрвишкә ияргән иде, җае чыкса, казакъ балаларын укытырга да өметләнде. Әмма бу бичара, хәлсез картта ниндидер серлелек яшеренгән иде кебек. Нәкъ менә ул гомернең очсыз-кырыйсыз булуын, һәркемгә карата шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклекне, хакыйкатьне ярату — ышану хисләрен үзендә туплаган иде шикелле. Аның белән бер көндә елны әйләнеп чыгарга була, бер елы исә — вакытка тиң. Менә шушы тоемлау аны бәхетсез карт белән очрашуга этәрде микән, бәхетсез дип... бәлки ул үзен бәхетле сизәдер, чөнки чарасызлык дигән төшенчәне белми, ахмак, тормышка ашмаслык булсын — шулай да өмет өмет инде ул.

3

Ничәдер көн узгач (ул исәбен алып бармады), читләрен тирәкләр, чәнечкеле куаклар урап алган «кыргый урман» эчендәге кечерәк кенә аланда төн кунарга тукталдылар.

Иртән алар бала елаган тавыш ишетеп, гаҗәпкә калды: бу урыннарда кеше яшәми, сирәк-мирәк утарлар бар, алары да яр буйларына урнашкан, монда бит хәтта елга да юк. Бәлки төлке балаларыдыр? Әмма дөрес ишеткәннәр: бала елый!

Тармакланып үскән кәкре кәүсәле кыргыз каены янында көймәле арба күренде. Аның тирәсендә кемнәрдер кайнаша. Болар якынлашуга, ачы тавыш таралды:

  • Якын килмә! Тукта, дим, тукта! — Кечкенә буйлы арык гәүдәле ир-ат, җиңел коралын алып, аларга төбәде. — Якын килмә, атам!
  • Бу башсыз тидерә алмас, анысы, — диде Дәрвиш. — Әмма ату тавышы балаларын куркытырга мөмкин. Күр бичараларны, аналарына ничек сарылганнар.

Әни кеше ул арада ике зуррак кызын калдырды да итәгенә тагылган кечкенәсе белән иренә таба атлады:

  • Тукта, Мамадыш. Күрмисеңмени, болар киң күңелле мосафирлар, мөселманнар. Безгә начарлык кылмаслар. — Аннары сәфәрчеләргә карап:
  • Курыкмагыз, килегез монда, — диде.

Арбага баулар белән ныгытып бәйләнгән сандык янында, чүпрәк-чапрак арасында алганны-салганны белми бер ир бала елап ята. Арбада малай белән сандыктан кала берни юк. Балага дүрт яшьләр тирәсе булыр.

  • Улыбыз авырып китте, — диде хатын һәм арба янына килеп, ирексездән чүпрәкләрне ачкалап куйды, юлчылар бичара малайны күрсеннәр, янәсе.
  • Елый да елый... нишләргә дә белгән юк!

Дәрвиш, хатынны тыныч кына читкәрәк этеп, арба янына килде. Кечкенә буйлы ир-ат та коралын үзеннән калдырмый каршысына килеп басты. Коралы агачтан икән, кирәге-ние чыга калса, куркыту өчен ярар дигәндер, күрәмсең. Күсәк тотса, ышанычлырак булыр иде.

Көлемсерәгән дәрвиш чүпрәк-чапрак арасыннан малайны аралап алды. Аны бер кулы белән ныгытып тотып, икенчесе белән чүпрәкләрне җиргә ташлады һәм шулар өстенә малайның авыртудан бөгәрләнгән арык гәүдәсен салды. Аннары үзенең юл капчыгыннан пыяла савыт чыгарды, аның майланган чүпрәген салдырып, савытка бармагы белән манып алды һәм шифалы дару белән малайның шәрә корсагын уарга тотынды. Бала кычкыруын дәвам итсә дә, тавышы үзгәрде.

  • Зарар юк, — дип мыгырданды дәрвиш. — Койрык маеның шифасы тими калганы булмады моңарчы. Кайнаган су әзерлә! — дип боерды ул хатынга.

Учактагы күмер сүнеп бетмәгән икән, хатын ташлаган коры ботак-чатак шундук янып китте.

Су кайнап чыккач, хатын аны калай савытка салып картка сузды.

  • Хәзер яшел чәй эчерәбез дә йокларга салабыз, — дип сөйләнде ул.
  • Уянгач, менә моны бирерсең... — Хатынга тозлы эремчектән ясалган коры корт йомарламы сузды. — Иншалла, — диде ул, малайның сирәк кара чәчле башы тирәли кулын йөртеп. — Чәчен алырга кирәк. Калага кайткач, малайны сөннәткә утыртыгыз.

Хуҗа инде арба тирәли мәш килә, бауларны тарттырып бәйләде, аннары арбага чәйнек, казан, өчаякны алып салды да кулына чыбыркысын тотты.

  • Сиңа әйтәм! — диде ул, тавышын күтәреп. — Акрын кыймылдыйсыз. Барып җитәсе бар.
  • Кая юл тоттыгыз? — дип сорады дәрвиш.
  • Ә-ә, сихерче, — картны әле генә күреп алгандай гаҗәпләнгән чырай чыгарды ир-ат. — Уһу, сихерче Мидхәтне савыктырган, кара нинди тылсымчы!
  • Ул картны әрли, әмма үзе канәгать, бары аңа түли алмавы өчен генә гарьләнә иде бугай. — Йә! — дип кычкырды да чыбыркысын шартлатты.

Хатын йоклап киткән улын кулына күтәрде һәм чирәмнән авыл юлына төште. Аның артыннан ат кузгалды, арба кырыеннан хуҗа, арттан җитәкләшеп кызлар атлады. Юлга чыккач, хатын кырыйга тайпылып, арбаны уздырып җибәрде дә кызлары белән бергә китте.

Озак бардылар. Кояш кичкә таба да сүрелмәде. Шул вакыт эчендә юлда бер тере җанны очратмадылар.

Малай әнисенең кулында йоклавын дәвам итте, кызлар боек кына бер аяктан атлады, барысы да, авызларына су йоткан сыман, үз алларына карап барды да барды.

Ниһаять, ат туктады һәм хуҗа, ачуы килеп, чыбыркысы белән аяк астындагы тузанны туздырды.

  • Ат арды, — диде хатын.
  • Ничек арган, ничек арган? — дип кычкырды ир-ат. — Нәрсә суган сатасың!
  • Ат арган, — дип кабатлады хатын. — Азрак ял иттер.

Ул арада малай уянды һәм ашарга сорап еламсырый башлады. Әнисе, карт кушканча, аның кулына корт кисәген тоттырды. Малай авызын чапылдатты, хатын аны чирәмгә утыртты да үзе куак артына китте.

Ир кисәге кабаланмый гына атны туарды, аның башыннан сыйпап, үзенең бер дә юкка дуамаллавы өчен гафу сорагандай итте.

  • Гафу итегез, Мамадыш абзый, — диде Габдулла. — Сезнең исемегезне әйтәм... Мамадыш бит авыл атамасы. Сез әллә шул яктанмы?

Тегесе дәшмәде.

  • Әйе, — дип раслады куак артыннан килеп чыккан хатыны. — Без Мамадыш авылыннан. Иремнең исеме — Фатих.
  • Нәрсә ялганлыйсың! — дип ярсыды Фатих-Мамадыш. — Минем борынгы бабамны Мамадыш дип атаганнар, мин дә Мамадыш! Авыл юк, барысын да үтерделәр, бөтенесен җир йотты! Шуңа безнең җир кеше сөякләреннән генә тора. Күптән инде, бик күптән! Ул теш арасыннан кысып чыгарып әйтте. Бу минутларда шул чакларны кабат башыннан кичерде бугай.
  • Аллаһы Тәгаләнең болгарларга ачуы килеп, аларны Котлыгъ Тимергә тотып биргән. Өч көн эчендә Котлыгъ Тимер Болгар каласының көлен күккә очырган, исән калган халыкны, башка монда эзләре булмасын дип, куып таратырга боерган. Җанбакты карт, үз буыны белән Җанбакты авылын торгызган. Тәтеш карт нәселе Идел елгасы янына килеп чыккан һәм Тәтеш авылына нигез салган. Мамадыш карт Нократ елгасы янында тукталган һәм Мамадыш авылы аякка баскан. Кемнәрдер Уралның көньягында тамыр җибәргән, кайсылары диңгез буйларын сайлаган, гомумән, дөньяның төрле ягына таралышканнар. Мамадыш карт вафат булгач, аның исемен аннан соң килгән буынга кушмадылар, чөнки аның хөрмәтенә авылыбыз Мамадыш дип аталды... Хәзер авыл юк. Телисезме, юкмы, мин — Мамадыш! Эзләп тапсыннар мине. Кайда мин?! Тапсыннар да үтерсеннәр, сөякләремне акбурга әйләнгән җиргә илтсеннәр.
  • Әти, әти, — дип чакырды улы, — әти, син бит үрдәк атам, дидең. Үрдәк ите ашатырмын, дидең...
  • Ә-ә, улым, — әти кешенең тавышы үз көенә кайтты. — Һәр нәрсәнең үз чираты. Үрдәген дә атарбыз, ашын да пешерербез, аннары юлыбызны дәвам итәрбез. — Ул, сөйләнә-сөйләнә, атны агачка бәйләде. — Бик йончыгансың, азрак суын. Түз, картлач, Аллаһ безгә түзем булырга кушкан.

Балаларны йоклаткач, хатын учак янына елышты. Мамадыш кырын ятты, төргән тәмәкесен тарта-тарта, үзалдына сөйләнде:

  • Көчсез, аңгыра җанварларны эш берләштерә һәм бергәләп тормышны җигелеп тарталар! Без аларның бернинди максатлары да юк дип уйлыйбыз, ю-ю-к... Һәр бөҗәк үзенә билгеләнгәнне үти, хезмәттәге үз өлешен башкара. Үзе өчен генә түгел, үзе ишеләр төркеме өчен дә тырыша. Әйе, үзе ишеләр өчен, — дип кабатлады ул уйчан гына. — Ничек тырышып кәрәзләрне ширбәт белән тутыралар, бергәләп килешеп үзләренә торак төзиләр. Ә без... кайнашкан булабыз, рәнҗетәбез, якыннарыбызның сыерларын тартып алабыз, бер­беребезне пеше чыбык белән суктырабыз, җәзалыйбыз...
  • Гаҗәпләнмәгез, — диде хатыны соңыннан. — Ул шулар хакында сөйләнергә ярата. Авылдашлары гел аның янына сырышты. Дөнья мәшәкатьләрен хәл иткәндә, ул беренчеләрдән булып ябышты, башкаларны да өйрәтте, аларның искелеккә ябышып ятуларын гаепләде, ярлы тормышта яшәүләре өчен орышты. Мулла да аның белән сөйләшеп карады, башкалар исправник чакырту белән дә янады, әмма мондый сүзләр сөйләвеннән тыя алмагач, кулларын селтәделәр: янәсе, вәгазе өчен акча сорамый...

Төн уртасы якынлашты, балалар күптән тирән йокыда. Дәрвиш тә чапанына төренеп, баш астына капчыгын кыстырды да учак тирәсенә чүмәште. Мамадыш утырган көе генә йокымсырый. Менә ул сискәнеп уянды да хатынына кыска гына:

  • Киттек, — диде.

Хатын, ишетмәгәндәй, чыбык-чабык алып учакка ташлады. Ялкын телләре аның озынча ябык йөзен, керфекләренә ябышкан күз яшен яктыртты.

  • Киттек, — дип кабатлады ир-ат һәм итек очы белән аяк астында яткан чапанын читкә тибеп, сикереп торды.

Хатын да аягына басты, чапанны кулына алды да күндәм генә куак артына атлады. Мамадыш та, борын астыннан мыгырдап, аның артыннан иярде: әллә хатынын сүгүе, әллә үз-үзен юатуы — белмәссең. Икесе бергә караңгылыкка китеп югалды. Габдулла чапанын җәеп ятты һәм шунда ук йокыга талды. Иртән ул суыктан калтырап уянганда, Мамадыш арба янында утыра иде, коралын тез арасына кыстырып, сабыннан тоткан. Шул көе ул соңгы кеше уянганчы утырды. Дәрвиш, торып, инеш буена төште, менгәч намазга оеды. Аның артыннан хатын уянды, ул арада малайның тавышы ишетелде. Әнисе инештә аның бит-кулларын юдырып менде.

Алар юлга кузгалганда, тирә-як куе томан эчендә иде. Әмма тургайлар үләннәргә тияр-тимәс очкалап, иртәнге җырларын сузды. Ярты сәгать тирәсе узуга, томан таралды, алларында бар кайнарлыгы белән дала җәелде, тургайлар да, канатларын каккалап, югары күтәрелде. Даланы эңгер-меңгер каплаганчы, эссе кояш астында бардылар да бардылар.

Мамадыш ул кичтә чәен эчте дә арба янына күченде һәм гадәттәгечә коралын очлы тезләре арасына кыстырып, сабына ныгытып кулы белән ябышты.

Хатыны ире янында булмагач, үзен иркенрәк хис итте һәм юлчылар белән дә теләбрәк сөйләште:

  • Ирем кызып китсә, беркадәр бутап җибәрә. Мамадыш авылы, әлбәттә, үз урынында тора. Кая китсен инде ул? Соң анда бит халык яши, мең еллар инде. Мамадыш карт исә аның борынгы бабасы булуына ышанырга кирәктер, аларның нәселе бик борынгы. Мамадыш ыруыннан ул ялгызы гына калды. Бәлкем, Аллаһы Тәгалә безнең улыбызны тартып алмас әле. Алса, тагын бирер.Кая баруыбызны беләсегез киләме? Себергә кузгалдык. Анда җир күп, теләгән кадәр алып була, диләр. Туган җирне ташлавы бик авыр булды, әмма башка түзәр чамабыз калмады. Җиребез начар безнең. Мамадыш әйтә: артык күп кеше җирләнгәннән, ди. Исәннәре атсыз-тунсыз дигәндәй, көч- хәлгә очын-очка ялгап бара. Сабан бетүгә, җан башына салына торган салым өчен акча эшләргә таралалар. Кемдер балта эшләренә китә, кемдер Иделдә йөкче булып яллана, кайсы мич салу эшен белә, икенче берсе итек баса. Аты булганнарның язга таба аты аяксыз кала, хәтта үзенең җир кисәген дә эшкәртә алмый. Минекенең аты юк иде, шуңа бар гомерен читтә эшләп уздырды. Баштарак, өйләнешкәч, менә бер-бер артлы малайлар туар, имана җире артыр, ат алырбыз, эшләр уңайга китәр дип өметләнде. Әмма Аллаһның насыйбы безне читләтеп үтте, берсе артыннан икенчесе кызлар алып кайттык. Мамадышның күңеле төште. Үзенең имана җирен һәр елны уртакка эшләүчегә бирә дә, балтасы белән өтергесен кыстырып, чыгып югала. Уртакка эшләүче имана җире өчен сыерга азыклата бер капчык тары бирә дә шуның белән вәссәлам... баштарак утарларда, бай күршеләрдә батрак булып ялланды, аннары инде балта эшләренә тотынды.

Без алай байлардан көнләшмәдек, гаиләсе ишле ярлыларга кызыктык. Аңлыйсыздыр, әгәр гаилә башлыгының ике-өч өйләнгән улы булып, бар да бергә тормыш тартсалар — картлар җәй буе үз хуҗалыкларын алып бара, яшьләр алпавытларда көнлекләп эшли: күз алдыңа китер — өч-дүрт сум. Кайсы ир-атлар төрле эшләргә китә, хатын-кызлар өйдә киндер, җитен талкый, йон эрли, киндер баса. Шулай итеп өс-баш, аяк киемлек кырып- себереп җыялар.

  • Безгә әле... барасы да барасы! — Ир дилбегәне какты да атны куе чытырманлыклар аша юлга әйдәде. Арба артыннан хатын, аннары бер-берсен җитәкләгән кызлар теркелдәде.

Каршыга арбалылар очрый башлады. Зур тәгәрмәчләр, алагаем үгезләр, чайкалып барган зур-зур камытлар. Арбаларда — утарга күптән түгел күченеп килгән кешеләр.

  • Бәлки сезгә ул кадәр еракка барып йөрмәскәдер, — диде Габдулла, — бәлки Костанайның калдау җирләрендә тукталыргадыр?

Мамадыш җавап бирмәде, әмма бераздан үзенекен әйтте:

  • Адәмнәр йөриләр, йөриләр... һәркем үзенә язганны яшәп бетерергә тырыша. Минем бабай, адәм баласы хәрәкәттә булырга тиеш, ди торган иде. Ни өчен халык яши? Аның җирен, ризыгын тартып алалар, аның динен кысалар, ул исә яши. Нигәме? Чөнки ул хәрәкәт итә. Хәрәкәттә бәрәкәт — бабам сүзләре бу...

Офыкны алсу томан каплады, аннары ай калыкты һәм кылганнар өстенә көмешсыман үтә күренмәле яктылык сибелде. Алар бардылар да бардылар. Буаларда бакаларның кичке тамашасы башланды, сазлыкларда күлбогалар ауга чыкты.

  • Тр-рр, тукта, бурлы. Сез, Алла бәндәләре — дәрвишләр, сихерчеләр сез, сихерчеләр, — дип сөйләнә-сөйләнә, ир-ат арбадагы сандыкны тотып торган бауларны чишеп атты. Күлмәк астыннан бауга тагылган ачкыч чыгарды һәм йозакны ачты. — Карагыз, менә ул минем машинам! Ул ниндидер торбалар, почмаклыклар, пружина, болтлар тартып чыгарды. Болардан тыш тәгәрмәчләр, май савытлары, хәтта примус та бар иде. — Күрдегезме? Нефть белән эшли. Шәп, көчле машина. Хет урман кис, хет бакчага су сиптер. Тегермәнгә дә урнаштырырга була — ашлык тартасың. Менә шундый машина, — диде дә тиз генә барын да тутырып, сандыкны йозакка бикләп тә куйды. Аннары бау белән ныгытып бәйләде. — Шәп туфраклы җиргә барып ирешкәч, сөрәчәкбез, орлык чәчәрбез, яшелчә дә утыртырбыз. Машинаны әйбәтләп майлармын да яшереп торырмын. — Аның ябык йөзе үлгән кәлтәнең кипкән тиресе сыман җыерылды, күзе исә төнге ерткыч күзенә охшап калды, әмма яхшылап карасаң, анда өмет катыш шашкын бер очкынны шәйләргә була. Бичара Мамадыш сандыкта машина түгел, ниндидер тимер кисәкләре белән примус кына икәнен дә аермый, ахры. Үз авылына әйләнеп кайтса, хәерлерәк булыр иде дә...

Ул кичтә Габдулла һәм дәрвиш иртән үз юллары белән китәргә сөйләштеләр. Киткәндә, Габдулла шулай да хатын белән сөйләшеп карарга булды.

  • Күрмисез мәллә, ирегез акылдан язган.

Хатын ышанмыйча башын селкеде.

  • Соң, аңлашыла бит инде, кем белән сөйләшсә дә!
  • Мин дәме? — диде хатын. — Аның белән кая барганымны белмәгәч,— димәк, минем дә башым киткән дигән сүз! Балага узуым да акылдан шашумы, Аллаһ монысында безгә малай җибәрәчәк.

Ул акылсыз, әмма яшәргә омтыла, шушы хәерче, авыр, гадел булмаган тормышта уллары булуын тели икән, монысы — акыллылыктыр, шәт. Йөдәгән, интеккән бу адәм җәннәт рәхәте өметләнми, тормышның дәвам итүен тели. Үзләренә бәхет язмаган икән, бу теләкнең улларында дәвам итәсенә ышана...

Үсмер егет шунда Мамадышның үз күңеленә онытылмаслык булып кереп урнашуын сизде.

4

Габдулла төне буе төшендә коры, эссе далада адашып йөрүен, ниндидер алсу томанга төренгән күлләрнең ялтыравын күреп, саташып ятты.

Аны Газизәнең каененесе — юаш, беркатлы Тәхәви уятты. Ул Габдуллага апасыннан язу тапшырды, хөрмәт күрсәтеп, тастымалга төрелгән фарфор тәлинкәдәге кайнар пәрәмәчләрне бирде дә чыгып йөгерде.

Тәлинкәнең төбенә коңгырт төстәге хәрефләр белән дога сүзләре язылган иде. Габдулла, көлемсерәп, тәлинкәне битенә якын китерде: борынына көйгән сөт исе бәрелде. Сөйкемле сөяк Газизә мәхәллә мулласының хатыны янына барып йөри иде, тегесе тәлинкә өстенә дога укып кына калмаган — язып та биргән! Әмма пәрәмәчләрдән дә шифалырак тагын ни бар икән соң? Тик башта апасының хатын укыр.

«Безнең өчен хөрмәтле, зирәк, укымышлы энебез! Синең авыруың хакында ишетеп, без бик борчылдык һәм тынычлыгыбызны югалттык. Әниебезнең: «Бала югалту ачысын күрсәтмә, Ходаем», — дип әйткәнен хәтерлим. Хәзер менә мин бәхетсезегез дә, якыннарымны югалту кайгысын бирмә дип, Аллаһ Тәгаләдән сорыйм.

Якты чыраем, син дип сулаган һәр сулышым кайнар утка тиң. Синең яныңа йөгереп бара алсам, ярдәм итәр, юатыр, тамагыңа ашатыр идем! Габдрахман абзаң, Аллаһ аңа гомер бирсен, эшләре белән шулкадәр мәшгуль ки, бер минут буш вакыты да юк, синең хәлеңне белеп кайтсын дип тә әйтә алмыйм.

Кадерле энебез, акыллыбыз, күземнең нуры, хәлең аз гына җиңеләйсә, шунда ук килеп җит, апаң сине һәрчак сөенеп каршы алыр, кайнар күкрәгенә кочар. Кил, энем, кил!

Аллаһ сине авырту-сырхаудан сакласын, бер-беребезне күрү, ярату бәхетеннән аермасын. Сине хөрмәт итүче, өзелеп яратучы апаң бу хатны күз яшьләренә манып язды, миһербанлы фәрештә сүзләремне сиңа җиткерсен».

Ул укып тәмамлаганда, үзенең дә күзеннән яшьләре тыелгысыз булып акты. Күңелен җиңелчә җылы сагыш биләп алды, рәхәт иде аңа! Туганкаем! Гомерләре аерым-ялгыз, чит-ят кешеләрдә узды, бары дүрт кенә ел Газизә тутасының бәхетле рәхәт йортында бергә яшәлде.

Әй ул якыннарың янәшәңдә булган иртәләрнең күркәмлеге! Менә тутасы уяна, уфылдап ала, кыштыр-кыштыр итеп киенә, менә авыз эченнән генә сөйләнеп самавыр куя. Аннары апасы уяна, аны күрер өчен ятагыңда чак кына борылу да җитә.

«Хәерле иртә, энем! Белсәң иде, мин бүген шундый төш күрдем, сиңа гына сөйлим, тик барысын да түгел, кызыклы урыннарын гына!»

Газизә тутасының өендә бик рәхәт иде, кече Газизә апасының да монда яшәве — ямь өстенә ямь иде. Хәзер ул йорт, апасы киткәнгә, чит-ят тоела. Бәлки, Газизә апасы Габдрахман приказчикны яратып та чыккандыр, әмма аның яшенә дүрт елны өстәү нигә кирәк булды икән? Менә шуның өчен Габдулла өлкән Газизә апасын да, аның ирен дә (әйтерсең, моңа ул гаепле кичерә алмады.

Җаекка, сәүдәгәр Галиәсгар гаиләсенә алып килгәндә, аңа ун яшь иде. Әтисенең сеңлесе Газизә тутасы Галиәсгарга кияүгә чыккан була, кече Газизә, тәрбиягә алынып, аларда яши.

Халык арасында йөргән сүзләргә караганда, Галиәсгарның эше гел уңучан, әмма аның мул, иркен тормышы турындагысын арттыралар, чөнки аңа нинди авырлыклар белән ирешкәнен ул үзе генә белә. Аның әтисе крәстиян, Казан арты авылыннан, комлы туфраклы җирдән. Һава торышы — тотрыксыз, мондагы шикелле кансыз, рәхимсез хакимнәр башка беркайда юктыр. Әнисе дөньяга унөч бала китерә, шуларның икесе — ул һәм бер кыз туганы гына исән кала. «Чыннан да, көчлеләр генә исән каладыр, күрәмсең, — диде әтисе Галиәсгарга. — Сине бит ач-ялангач әниең ызанда тудырды. Ике көннән эшкә чыкты, чәчкән җирне чапканчы, аннан әйләнеп кайтканчы синең җаның чыккандыр инде дип уйлыйсың. Әмма син, үксеп елаудан зәңгәрләнгән сабый, исән ятасың».

Галиәсгар нык, таза булып үсеп килә. Әтисе үсмер улы белән бәхет эзләп китә: базарлар буйлап тегермән ташы сыман авыр гәүдәсен өстерәп, кайракчы булып йөри, Бакуда нефть тармакларында эшли, трактирларда идән юа, Әстерхан базарларында да кайнаша. Ниһаять, Әй буендагы Златоуст урманнарына барып җитеп, дегет куа башлыйлар, бу эш табышлы булып чыга. Җаекка килгәндә, кесәләрендә аз-маз маялары була, шуңа йорт-кибет алалар һәм сәүдә эшен башлап җибәрәләр. Галиәсгар үз якларының оста куллары чиккән яулыклар, сөлгеләр, кәләпүшләр ташыды. Дала кешеләрен җәлеп итә торган мондый эшләнмәләрне соңрак приказчиклары күпләп-күпләп кайтарды. Аларга алмашка казакълардан йон алып, авылларга җибәрделәр, андагы оста куллар төрледән- төрле бизәкле шәлләр, кофталар, бияләйләр, шарфлар бәйләде. Үләренә ике атна кала, карт өчен иң куанычлы вакыйга булды: аны, ниһаять, гильдия дәрәҗәсенә яздылар. Әмма улының Кушлавыч мулласы кызына өйләнүен көтеп җиткерә алмады. Галиәсгар үз теләге һәм кызның ризалыгы белән гаилә корды, моның өчен гомере буе үзенең сәүдәгәр булуына рәхмәтле иде. Бары тик гаярь сәүдәгәр генә калалар һәм салалар буйлап йөри һәм үзенә тиң ярны таба ала!

Кыз белән беренче тапкыр күрештергәндә, ни гаҗәп: тәүдә жәлләү хисе баш калкытты. Нечкә буй-сынын озын-атлас күлмәк каплаган, күндәм генә салынып торган ябык беләгенә беләзек кигән, озынча аксыл йөзенә энҗе белән чигелгән калфагы килешеп тора. Коеп куйган ханбикә инде!

Хатыны белән Җаекка килеп төшкәч, кала аңа кызыксыз булып күренде. Хезмәтчеләр арбадагы йөкне бушатканда, алар кунак бүлмәсенең тәрәзәсе янында басып тордылар. Чокыр-чакырлы юл һәм таш җәяүлеләр юлы, тузанга баткан әрекмәннәр, соры, көйгән сәрви куаклары. Аларның йорты янында йөргән чучкалар капканың кирпечтән төзелгән багана төпләрен казымакчы булып актарына.

— Әй, кем бар анда, куыгыз әле шул хайваннарны! — дип кычкырды ул, һәм хезмәтче шунда ук әмерне үтәргә йөгерде.

Ул карашы белән залны айкап чыкты. Моңарчы аның горурлыгы булган зур агач кисмәкләрдәге бүлмә гөлләре дә ялган ялтыравык кебек тоелды.

Язын хезмәтче ишегалдында чәчәк түтәлләре ясады һәм хуҗасы Ырымбурдан алып кайткан орлыкларны чәчте. Май ахырында беренче үсентеләр күренде, җәй башында хуш исле гөлләр — соргылт шәмәхә шеббуйлар чәчәк атты, люпин белән лилияләр дә бөреләнде. Галиәсгар сөенеченнән елмайды. Ураза вакыты, кояш чыкканнан соң, авызга бер валчык, бер тамчы су алмыйсың, тән җиңеләя, тамырларда кан йөреше иркенәя, үзеңне тере, сәламәт сизәсең. Йә Аллам, нинди матур көннәр, аннан да бигрәк төннәре!..

Ураза тәмамланды, һәм җәй дә үтеп китте. Җылы әбиләр чуагы башланды. Газизәнең дә көмәне сизелерлек түгәрәкләнде, әмма ул тәненә ятып торган муслин, атлас күлмәкләренә сыя һәм шуның белән төз-зифа күренә иде. Галиәсгар, түземсезләнеп, бәхеткә күмелер көнен көтә, нәкъ үзе кебек таза, нык, гомерле улы туар дип өметләнә. Әмма хатыны җиде айдан җитлекмәгән елак чирләшкә кыз бала тудырды. Хатынын хөрмәт иткән Галиәсгар хәтта шушы хәлсез җан иясендә дә ниндидер нәфислек, нәзакәтлелек, дөресен әйткәндә, аксөяклек күрде. Вакыт узган саен, күңелгә әкренләп шом керде: туташ, сүз дә

 

юк, бик әйбәт — пианолада уйнар, матур-матур киемнәрдән йөрер, әмма аңа малай кирәк. Матурлыкка матур булмаса да ярар, әмма сала малайлары кебек нык, таза булып тусын, көчле, ушлы, эшен дәвам итүче булсын иде. Ул кичләрен зур буш ишегалдында торган тарантасның канатына утыра да, йолдызлар сибелгән күккә карап, калтыранган тавышы белән авыз эченнән генә догалар укый. Аннары, язмышыннан зарланып алгач, өйгә керә һәм дулкынланып, ашыгып йокы бүлмәсенә уза. Тәрәзәдән сузылып кергән ай яктысында тагын да пакьләнеп күренгән ике нечкә беләк муенына уралуга, бар дөньясын оныта.

Ул барыбер Аллаһның гаделлегенә һәм үзенең бәхетенә ышанды. Һәм, ниһаять, көннәрдән бер көнне, чираттагы юл-сәфәреннән әйләнеп кайткан Галиәсгар каршына, тыны-көне бетеп, бала караучы йөгереп чыкты:

  • Сөенче, әфәндем, улыгыз туды!

Алты яшьләренә кадәр улы башка малайлар кебек үк — кирәк кадәрле кире, үзсүзле дә, кирәк кадәрле назлы, ягымлы да булды, бүлмәләр, ишегалды буйлап йөгереп йөрде, әрекмәннәр арасына качкан чебиләрне пырхылдатты, әнисе исә, кыртлый тавык кебек кыткылдап, аның артыннан йөрүдән бушамады. Аннары алар хатынының бертуганының кызы кече Газизәне алып килделәр һәм малайны карауны аңа тапшырдылар. Шулай да өлкән Газизә кызга бик ышанып бетмәде, улын күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Бервакыт улы ике кулын җәеп торган әнисе янына йөгереп килде дә, абынып, аның күпереп торган итәгенә егылды. Улын күкрәгенә кыскан ана ирен чакырды.

  • Тыңлале, йөрәге ничек сикерә, — дип сак кына улын аңа бирде.

Галиәсгар малаен кочаклап, күкрәгенә кысты һәм күкрәгенең сул ягы тоташ бер күтәрелеп, бер төшеп торуын сизде.

  • Мин аны Амри әфәндегә алып бардым, — диде хатыны, дөньядагы бар чирләрне яхшы белүче француз табибының исемен дөрес атамыйча.
  • Һәм... нәрсә диде инде ул?
  • Тумыштан, йөрәк авырулы, — диде.

Галиәсгар бит очлары янып торган нык, таза табиб әфәндене күз алдына китерде, маклер Алчинның хатыны шактый вакыт бала тудыра алмаудан дәваланып йөргәнен исенә төшерде, ахырдан хатын табибның үзенә охшаган малай тапты.

Соңрак, кара айгырга атланып далага чапканда һәм кыйшайган ялгыз кабер янында озаклап уйланып утырганда, башына төрле уйлар килде. Әгәр гаеп үзендә икән, ул да хатынын дәваланырга җибәрер иде, улы коеп куйган месье булса булсын иде шунда, әмма ул Галиәсгарның мирасчысы саналыр иде. Тик гаеп нәфис хатынында, дип фикер йөртте ул.

Кызы белән улы бер елда үлеп киткәч, Галиәсгарга дөнья беткәндәй тоелды. Аны күп нәрсәләргә ирештергән көчле рухы чатнады.

  • Ходаем, хет кече Газизә малай булмаган шунда! — дип ычкындырды ул бервакыт, сызланып. — Үз улым кебек яратыр, мирасчым иткән булыр идем!

Кайгыны хатын-кызларга хас сабырлык белән кичергән өлкән Газизә йомшак кына әйтә куйды:

  • Газизәнең энесе Кырлайда чит-ятлар арасында интегә, чын мәхдүм — укый да, яза да белә, гаҗәеп акыллы, диләр.
  • Газизә, сөеклем... Әйдә, кичекмәстән Кырлайга кеше җибәрик! Алып килсен малайны!

Күңел ышанмый, Казаннан унсигез көн буе суыкта чанада килделәр микәнни? Дөрес, Габдулланы эзләп табып, озатуны оештырырга тиешле Бәдри абзый аңа яңа бишмәт, яңа киез итек, бүрек сатып алды, һәм малайны кырык тартмачы Алты-биш Сапыйга ышанып тапшырды, аның хатыны исә юлда аңа 20

 

кыска тун кидерде. Хатын үзе толыпка төренде һәм тыгызлап тутырылган кабык сандыкны барлады, өстәвенә бичара Алты-биш Сапыйны ниндидер гаепләре өчен әрләп алырга онытмады. Кеше ышанмаслык хәл, ир — баш, хатын— муен, диләр, монда хатынның теле телгә йокмый!

Озын юл күз камаштыргыч карлары, печән эченә күмүгә карамастан, сызлап авырткан аяклары һәм кырык тартмачының туйдыргыч мыгырданулары белән истә калды. Атлы юлчылар куна торган ханәләргә тукталганда, аягына баскач, малайның башы әйләнде, төннәрен йоклаганда үзен сикәлтәле юллардан баргандай сизде.

Ниһаять, Җаекка килеп җиттеләр, менә урам, кирпеч терәкле, өсте озынча түгәрәкләп ясалган, түбәсе калай белән ябылган капка. Менә тутасы һәм апасы белән түр якка керәләр, каршыларына күпереп торган мыеклы зур гәүдәле абзый килде. Ул туктап, тәмәкесен суыра-суыра, малайга күзен төбәде. Аның карашында малай үзен күргәндәй булды: нечкә муен, бәрхет кәләпүш кигән киң маңгайлы түгәрәк баш, өстендә кыек якалы күлмәк белән жиңсез өс киеме, аягында калын йон оекбаш. Оялса да, башын күтәреп, ачык итеп, зурларча:

  • Әссәламегаләйкүм! Иминлек сезгә! — диде.

Ул апасы белән бер бүлмәдә йоклады. Идәндә дә, сәкедә дә түгел, лак белән ялтыратылган аркалы агач караватта! Борынына иләнгән сарык тиресе, сөт яисә пешкән бәрәңге исе түгел, апасының кием-салымыннан сизелер-сизелмәс аңкыган ислемай аңкуы килеп керә, аңа кар өстенә салып чистартылган палас, агартылган чиста диварлар, буялган идән, түшәм, ишекләр исе килеп кушыла.

Апасы Габдулланы ятакка салып, юрганын ян-яктан кыстырып куя һәм аның кырыена утыра да әкиятләр сөйли. Каһарманнары исә көн дә бер үк — матур, кыю патша уллары. Алар турында сөйләгәндә, апасының сулышына гүя ут каба, әйтерсең, ул үз шаһзадәсенең каршына йөгерә...

Иртән уянгач, апасы көлә-көлә аны йолыккалый һәм аның борынына гаҗәеп якын, әнисенең җылы исе бәрелгәндәй тоела. Яңа гына уянган апасының йөзе алланып, шешенкерәп киткән. Габдулла учы белән аның яңакларына кагыла, апасының чәчләре аның битенә ишелеп төшә. Габдулла аның күзеннән, йә булмаса күпереп торган колак йомшагыннан әнисенең чалымнарын тапмакчы була. Галиәсгар абзасы апасына яңа алкалар вәгъдә итте. Бәлки, аның приказчигы Габдрахмандыр... Ул Газизәгә өйләнергә тели бит.

Өйдәге өлкәннәр, хәтта асрау карчык, ишегалды себерүчегә кадәр апасына карата аерым карашта. Габдулла бу ягымлылык астында үзе өчен ниндидер сагыш яшеренгәнен сиземли: бу бит — кыз белән ягымлы итеп саубуллашу лабаса!

Малайны ачы котылгысызлык интектерә һәм беркөнне түзми, читләтеп сүз башлый:

  • Газизә апа, үзеңнең балаларыңны да... шулай бик, бик яратырсыңмы?
  • Әлбәттә! — дип җавап бирә апасы, алдын-артын уйлап тормый, — сине яраткан кебек бик-бик яратырмын!

Габдулла, көч-хәл белән сулышын тыеп:

  • Ә аны? — дип сорады.
  • Аны дигәнең кем инде ул?
  • Приказчикны инде.
  • Алай димә, Апуш. Шуны бел: кечкенәләргә аның кадәр күп сорау бирергә ярамый.
  • Ярар, бирмәм, — дип килешә малай. — Уйлармын гына. Анысы беркемгә дә тыелмый.

Апасы дәшми. Йөзен уй, сагыш баса, ул энесеннән юату сүзләре көтә шикелле, әмма малай тынып калган. Аның апасына булган мәхәббәте шундый көчле, башка берәү дә аны Апуш кадәр ярата алмас.

...Пәлтәсе җиңел, барыбер туңмый, чөнки ул тиредән тегелгән, куян бүрек, шарф. Киез итекләре ак, яңа, шуңа авырдан бөгелә. Аның мондый итекне кайчандыр Кырлайга килгән исправникта гына күргәне бар иде. Шарфны исә авылда, тамагына салкын тимәсен дип, мөәзин Гали генә бәйли иде. Карлыккан тамак белән намазга чакырсынмыни?

Малай ишегалды уртасында басып тора. Ак көрт яртылаш күмгән биек койма башында ачы тавышлы саесканнар нидер бүлешә. Малай тирәсендә, сөенечле ырылдап, эте сикергәли. Урамнан чана табаннарының шыгырдавы, атларның пошкыруы, малайларның чыр-чуы ишетелә. Тик аның урамга чыгасы килми. Малайлар таныш булмаганнарга карата рәхимсез кылана. Юк, ул алардан шүрләми, карга төртеп егуларыннан да, хәтта сугуларыннан да курыкмый. Әмма яшьтәшләреннән көчсезрәк булуын сизә, ояла ул. Ярар, аның каравы, берсе дә, үскәч, аның кебек мулла булып, халык алдында вәгазь сөйли алмас әле.

Менә кече капка ачылды, аннан чана тартып Газизә тутасы килеп керде.

  • Апуш, абзаң сиңа чана бирде.
  • Рәхмәт.

Таудан шуарга ярата иде ул. Аларның тал чыбыгыннан үргән кәрҗин сыман нәрсәләре бар иде, җәен ул тавык утырту өчен хезмәт итә. Асрамага алган атасы аның ян-якларын җылы тирес белән сылады, тирес суынгач су сипте, каткач, тагын сипте. Бозлы чана таудан шуып та күрсәтә иде! Аның төбе ясмык кебек кабарынкы булганга, таудан төшкәндә ул әйләнә-тулгана да бөтереп алып китә. Берчак шулай боз чанасы ычкынып китте дә бәкегә чумды. Үзе дә чак кына чуммый калды.

Төшке ашка кайткан абзасы малайның чана янында басып торганын күрде.

  • Йә ничек, бүләгем ошадымы?
  • Рәхмәт!
  • Нигә шумыйсың? Тауга бар. Авылда шуганың булгандыр бит? Әллә чанаң юк идеме?
  • Бар иде, — дип җавап бирде малай. — Боз чанасы.
  • Ә-ә! — дип шаркылдады Галиәсгар. — Сыер бугы белән сыланган! Һәм таудан аска в-ы-ы-ж, шулаймы? Әллә малайлардан шүрлисеңме?
  • Курыкмыйм. — Ул туңган иде, шуңа иреннәре дерелдәде.

Галиәсгар, шаяртып:

  • Менә чанаңны урам себерүчегә бирермен әле! — диде.
  • Мә, бир.

Чанасын ишегалдында калдырып, ул урамга чыкты. Анда никрутлар бәйрәм итә иде. Шөлдерләр тагылган, парлап, өчәрләп җигелгән атларның чаналарына бәйрәмдә генә кия торган туннарын җилбәгәй җибәреп, суыктан һәм исерткечтән кызарган чырайлы егетләр төялгән, алар бар көчләренә акыралар иде.

Шунда берәүләренең чаналары ауды, атлар мичәү бауларына буталды. Бер әзмәвер урам уртасында тезләнде. Йөзе кызарган, күзе яшьле.

  • Галиҗәнап патша гаскәре саф-фына каб-бул ителде...

Аңа рәхәт, шул ук вакытта ачы да, сагышлы да. Ул күңелле көйгә сузып җибәрде:

Казынька-казачок,

Казак, миленький дружок...

Кызларга да күңелле. Берсе — киң кәшемир шәлгә төренгәне — кулындагы яулыгын болгап җыр башлады:

Не я тебя поила.

Не я тебя кормила.

На ножки поставила,

Уважать заставила,

Коротеньки ножки,

Сафьянны сапожки.

Үзләреннән соң ниндидер әшәке куркыныч сөрем калдырып, алар китеп барды. Шул исне сулап, казакъ балалары чабып узды.

Алар, кибәннән печән йолкый торган озын саплы тимер ыргак күтәреп, ике малайны куа бара. Малайлар яланбаш, берсе — аксыл, икенчесе — кара- кучкыл. Бер кул белән бүрекләрен кысып тотканнар, икенчесендә бозланып каткан ат «алмасы». Габдулла янына җиткәч:

  • Нәрсә каттың? Арт сабагыңны укыталар бит!.. — дип кычкырдылар.

Габдулла үзе дә сизмәстән аларга иярде.

  • Эләктер мужикны, бир кирәген!
  • Мә! — аксылы шаркылдап көлде. Борылып, ат «алмасын» төзәп атты.

Алдан йөгергән казакъ малае лап итеп килеп төште, сүгенә-сүгенә артта калды.

  • Шул кирәк сиңа! Кая? Әнә капка...

Чалшайган тәбәнәк капка янына җиткәннәр иде, шулвакыт майга баткан кыска мамык сырмалы егет чыкты.

  • Һайт! — дип кычкырып, юри генә казакъ балалары артыннан чапкан булды. Аксыл йөзле малай тамагын ертып акырды:
  • Сине тотабыз... тотабыз дим бит!

Габдулла кузгалмады. Кара-кучкыл бүреген киде:

  • Мин дә чапмыйм. — Аксылына кычкырды: — Санька, кирәкми!

Санька борылып килде, көлә-көлә, малайларга бүреге белән селтәнде:

  • Котыгыз ботыгызга төштеме? Безне куркыта алмассың, Минька безнең белән бит! Кирәк булса, Минька өчен бөтен депо күтәрелә. — Кызуы басылмаган малай, бүреген киеп, шаяртып, кара-кучкылына бәйләнергә тотынды: — Син нишләп чапмадың, Ицик, ә? (Без аны үзебезчәләп Ицхак дип тә йөртәбез).
  • Исемә төште, бүген шимбә икән бит. Әгәр, мәсәлән, пәнҗешәмбе...
  • Их син, яңгырдан соң пәнҗешәмбе ниемә?! Ишеттегезме, нәрсә дип кычкырды Клыков? Мужикны тукма, ди. Ицик, син яһүдме?
  • Яһүд, — дип килеште Ицик көлеп кенә. — Белсеннәр, минем абзый Ырымбурда казна раввины.
  • Казнаныкы! Казаклар алар синең абзаңнан да казнапырак.

Габдуллага малайлар белән очрашу, таныш булмаган чит тормышны күрү ошады. Чит, әмма шул ук вакытта чит үк тә түгел, чөнки чынында аның асылы нәкъ синеке кебек, хәзергә кадәр үз тормышыңны беркемнекенә охшамаган, бердәнбер дип саныйсың, башкасын уеңа да алмыйсың.

Ицхак бик шаян малай. Ул мәрхүм әтисе кебек приказчик булырга тели. Көндезен ул кибеттә сәүдә итәр, кичке аш вакытында бер чәркә акны каплап куяр иде. Көн саен! Тагын бер хыялы бар — өйләнү.

Ул:

  • Сез минем әнинең җырлаганын тыңласагыз! Ул, мин өйләнергә ризалашкач, шундый сөенде, — диде.

Сима апа буяучы, тукымалар манарга бары ярлы-ябагай гына йөри, шуңа каланың фәкыйрьләре генә Сима апаның кайгысын белә: аның ике өлкән улы да буйдак иде.

  • Бар кайгым — алар буйдак! — дип өметсезлеккә төшә буяучы хатын. — Ни өченме? Әйтәм: Яша сөргендә, Мотяны исә тиздән сөрәчәкләр. Белмисезме? Әйтәм: Мотя да студент.

Ицхак студент булмаячак, унөче тулуга өйләнәчәк. Кияү егете! Урамга уйнарга чыкса да, артыннан анасы йөгереп килеп, пәлтә төймәләрен төймәли, һич югы, башында шәп утырса да, бүреген рәтләштергәндәй итә.

Авылда чакта Габдулланың тимераяк турында ишеткәне дә юк иде, монда Галиәсгар абзасы чын, эләктергечле, «Нурмис» дип аталганын алып бирде. Әмма ул дуслары кебек тимер табанга беркетелгән агач кискәдә шуды. Аны малайларга Саньканың абыйсы Дмитрий ясап биргән иде. Алар берсен-берсе куа-куа, җәяүлеләр сукмагында да, юлда да шудылар, туры килгәндә, извозчик чаналарына ябышып та бардылар. Эңгер-меңгер куергач, шәһәр бакчасына китәләр. Анда казакъ оркестры, газ фонарьлары, шугалакта бөтерелгән гимназистлар, приказчиклар, яшь корнетлар — атлы гаскәр офицерлары һәм түрәләр, шулай ук туташлар... Бу бәхетлеләр буфетларда кайнар чәй эчә, тәм- томнан авыз итә. Әмма извозчик чаналарына тагылып йөрүләр юк...

5

Авылдан хәбәр килде: Галиәсгарның ерак туганы вафат булган, малае белән кызы ятим калган икән. Ул балаларны үз тәрбиясенә алырга булды һәм башта приказчик Габдрахманны җибәрде. Галиәсгар яңа кибет торгызып маташа иде, банк акча бирүне тоткарлады. Абзасы, дулкынланып, банкны ашыктырды, ахырда, акчаны көтеп тормастан, приказчигы артыннан үзе дә китте.

Балаларны алып килделәр. Казанда Галиәсгар аларны баштанаяк киендерде. Яңа өс-башлары кайтыр юлда бераз таушалды таушалуын, барыбер фәкыйрьлекләре йөзләренә чыккан ятимнәрнең арык, килбәтсез гәүдәләрендә бу киемнәр кешечә күренә иде. Кыз, чыркылдап көлә-көлә, өстендәге күлмәген тарткалады һәм бармагын төкерекләп тузанлы сандалиен сөртергә тотынды. Малай сеңлесенә кычкырды, ул да булмады, шапылдатып, ябык арт санына сукты.

Алар килгән көннән өйдә тәртипсезлек башланды. Бала караучының идән паласларының бөгәрләнгән читләрен төзәтә-төзәтә җаны чыкты, артларыннан өзелгән фикус яфракларын җыярга, пычранган җиһазлар, тәрәзә пыялаларын сөртергә чак-чак өлгерде. Кыз ишегалдындагы иске чүпрәкләрне җыеп, курчакларын теләнчеләр итеп киендерде. Мөхәммәтгали сеңлесенә, «теләнчеләр»е белән бергә, чыбык ашатты. Хуҗа бу шау-шуга ике генә көн түзә алды. Инде малай актыгы шкафтагы графинга үрелеп, шактый гына чүмереп куйгач һәм исерек мужик булып кылана башлагач, өчесен бергә хезмәтчеләр яши торган аскы катка күчерергә кушты.

Газизә тутасы кайтарып сорады:

  • Габдулланы дамы?
  • Әйе, әйе, — дип кычкырды ул. — Габдулланы да.

Бүлмәләреннән куып чыгарылган балаларның хәлен белергә дип, ул аскы катка төште. Кызыксынып һәм бераз җирәнеп, Мөхәммәтгалинең ашавын күзәтте: малай кашыгы белән итне алдына тартып китерә, аннары кулы белән алып авызына тутыра, үзе чапылдатып чәйни, йотмаган килеш инде икенче кисәккә үрелә.

  • Ай-һай, ашауга таза син! — дип гаҗәпләнде абзасы. Мөгаен, туймас тамакны, өстәвенә үтә әрсез, хәйләкәр малайны сыендыруына ул сөенгәндер: андыйлар — өметле!

Мөхәммәтгали, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлагандай, бик теләп йомышларга чапты, хуҗа киткәндә, арба тирәсендә булашты, кайтканда, капканы ачып каршы алды: «Исән-имин кайттыңмы, абзам? Юл биштәрләрен алып куйыйм. Хәзер Гыймадига әйтәм, атның тире кипсен, алайса йә иртәрәк эчертер, надан!»

Шаккатарсың: шуның кадәрле оятсызлык, үз-үзенә ышану кайдан килде икән бу малайга?!

  • Галиәсгар абзый үлгәч, мин сәүдәгәр булам, — ди ул, дәртләнеп. — Аннан да уздырачакмын. Ул сатып алучылар шундый ахмаклар! Әйтик, менә миннән итек сатып алалар, ди. Итекне тартмага салам, тасма белән бәйлим һәм ялгыш кына идәнгә төшереп җибәрәм. Идәннән икенче тартманы алам — менә, рәхим итегез, дим. Анысында итекләрнең начары. Шулай итеп, яхшылары үземдә кала.
  • Аннары ул кинәт кенә сорап куя. — Син бу әкиятне беләсеңме? Егетләр һәм кызлар бер карчыкның аулак өенә җыела. Егетләр анда җырлый-җырлый кызларның итәк астына үрелә. Шуннан кызлар болай ди: кем мунча миченнән таш алып килә, шул безнең янда куна кала. Бер егет тәвәккәлләп китә. Мунчага керә. Ташка сузылуга, кемдер кулыннан эләктереп тә ала, мине хатынлыкка ал, югыйсә үләчәксең, ди... Юкка тыңламыйсың син, теге егет баеп китә һәм бай хатынлы да була.
  • Бай түгел, мәрхәмәтле. Ул кызны җеннән коткарган.
  • Әйе инде, аннары баеган.
  • Син төннәрен нигә дип мунчага барасың? Байыйсың килепме?
  • Барам. Тамчы да курыкмыйм. Торбадан тавыш та ишеттем инде: «Бум-бум, иң начар атны иярлә!» Каян аласың инде андыйны? Галиәсгар абзыйның атлары җен кебек! — Ул үз ялганыннан канәгать калып көлсә дә, мунчага йөрүеннән туктамады, чыннан да, ниндидер могҗизага ышана иде, ахры.

Соңрак ул зират юлын таптый башлады. Тимер ыргак белән иске төрбәләрне төрткәләп чыкты: хәзинә эзләде.

  • Нәрсә аптырыйсың? — диде ул ышаныч белән, — бар да шулай баеган: хәзинә табалар да байыйлар. Әнә Галиәсгар абзый калага килгәндә фәкыйрь булган. Зиратта төн кунганда, ниндидер тавышлар ишеткән: анда юлбасарлар алтыннарын кая яшерергә дип сүз куеша икән. Юлбасарлар киткәч, ул алтынны алган да сәүдәгәр булып киткән.

Газизә туталары көненә әллә ничә мәртәбә сандык актара: авыр атласларны, бизәкле урын-җирне, бүрекләрне, энҗе җеп белән чигелгән сәхтиян башмакларны җилләтә. «Боларның барысын да апасы тизрәк китсен өчен корбан итәләр. Кияүдән бүләкләр килә торды: бал һәм май, баллы саргылт чәкчәк, тагын башмаклар, тагын бүрекләр... Алар боларның барысын да кызны үз йортларына кызыктырып китерү өчен корбан итә. Ашамлык, кием-салым, парчалар исеннән бик озак, авыртуы күкрәген кысканчы йөткерә торган булды,

  • ул күз яшьләрен тыя алмады.

Өй тирәсендә йөрүче хәерчеләр көннән-көн арта барды: бәлки туй бүген булыр, дигәндәй капка төбен сакладылар. Әмма әлегә сатыш-алыш кына бара. Кызык, сәүдә барган җирдә һәрвакыт хәерчеләр күп була. Бу бай, сәүдә гөрләп барган калада алар бик күп — үткеннәр, тамаклары тук, бер-берсе белән ярышалар. Байлар ашап бетерә алмаганны хәерчеләр юк итә. Изге бәйрәмнәрдә байлар йортында алар өчен махсус өстәл әзерлиләр. Шул вакыттагы кыргый күренешкә карап шаккатмалы: иске-москылар оча, авызлар чапылдый, акыру- бакыру бөтен йортны күмә. Фәкыйрьләр — фәкыйрьләр инде, алар балчык өйләрдә яши. Киемнәрендә ямау өстендә ямау, терлек сую, сабын кайнату, күн эшкәртү урыннарында шулар эшли. Әмма болар — үзенчәлекле катлау, аерым токым. Хәерчелек — алар өчен мәртәбәгә тиң. Алар арасында да үз байлары һәм хәерчеләре, үз каһарманнары һәм бәхетсезләре бар. Габдулла алар арасында үзенең танышларын һәм якыннарының йөзен күргәндәй булды. Бер яшь фәкыйрьдә ул аермачык Габдрахман приказчикны күрде, араларында берсе Галиәсгар абзасын хәтерләтә, мәхәллә мулласы, көн аралаш мәдрәсәгә килеп китүче полиция кешесенә охшаганнары да бар.

Ул арада туй көне якынлашты. Хезмәтчеләр диварларны агартты, тәрәзәләр юды, паласларны какты, чигүле сөлгеләр элде; киңәйтеп куелган өстәлләрне ялгар өчен ишегалдында такталар кисте; пешекчеләр чормадагы ысланган, какланган азыкларны барлады, базларга кибетләрдән сарык түшкәләре ташыды.

  • Аһ-уһ , өлгерә алмыйм! — Бер борчылды, бер куанды өлкән Газизә, ул арада кече Газизә белән Уманская ханым кәләш өчен тегелгән киемнәрне киеп, үлчәп карарга да вакыт тапты. Юлында Габдулланы очратып, апасы гаҗәпләнде: «Бу синмени?» — дип игътибарсыз гына баш түбәсеннән үпте дә алгарак киткән тутасы артыннан йөгерде.

Ниһаять, ул көн килде: озаклап, төркем-төркем булып кунаклар җыелды. Малайның башы әйләнде, күз алдыннан чебеннәр очты. Иртәдән авызына бер валчык капмаса да, ризык исенә күңеле болганды. Ул, мөгаен, үзенең ач икәнен дә сизмәгәндер. Кунаклар арасында шәкертләрне, сабакташларын күрде, алар мәхәллә мулласы белән ахунны озата килгәннәр иде. Габдулла уйлап-нитеп тормый гына шәкертләргә килеп кушылды һәм алар белән бергә өйгә керде.

  • Аһ, түбәтәең кайда? — Тутасының шатлыклы тавышы ишетелде. — Ничек инде кунаклар алдында яланбаш йөрисең!.. Ул аңсыз рәвештә чалбар кесәсенә салынган түбәтәен алып киде.

Тантана башланды: бохара халаты киеп алган мәхәллә мулласы (башка вакытларда ул кыек якалы күлмәген киеп, ишегалдында чалгы белән чәчәклек тирәләрен чаба, түтәлләрдә казына) әкрен, мәгънәле тавыш белән, ике шаһитның кәләш бүлмәсенә кереп, кыз үз теләге белән кияүгә чыгамы-юкмы икәнен сорарга кушты. Завод хуҗасы Ибнеәминов белән тегермән хуҗасы Мортазов урыннарыннан торды. Әйләнеп килгәч, алар беравыздан: «Әйе, кыз үз теләге белән кияүгә чыга», — дип тапшырды. Алдыйлар алар, дип уйлады малай, алдыйлар!

Туйда кәләшнең вәли-вәкиле булган Галиәсгар абзый, һәр сүзен өзеп әйтеп, Газизәнең тормышка чыгуына ризалыгын бирде. Шул ук сүзләрне кияүнең вәли-вәкиле Мәүлетов та җиткерде.

  • Аллаһы рәхим-шәфкате белән тәрбия кылынган, аның мәрхәмәте белән шундый бәхетле вакытка китереп җиткерелгән Аллаһы балалары бергә кушылалар...

Һәм, ниһаять, амин! Малайның күз алдында очкан чебеннәр мыж килеп торган йомгакка әверелде.

Муллаларның һәркайсы Коръәннән сүрә әйтте, яшерен көндәшлек аларны дулкынланырга мәҗбүр итәдер — тавышлары калтырабрак чыкты. Нәм барысының да, кунакларның да күңелләре чистарынып калган кебек тоелды. Зур-зур кисәкләр белән бал-май керттеләр, һәм һәркем калак очы белән генә тәм-томнан авыз итте: янәсе, ризык аз күләмдә дә җитә, җаның догалар һәм якыннарыңны ярату белән дә туена.

Хуҗалар бүләкләр өләште. Көмеш акча Габдуллага да эләкте. «Миңа аның өчен түләделәр», дигән уй кичте башыннан. Уч төбе тирләп чыкты, акча шуып, тавышсыз гына паласка тәгәрәде. Ашлар чыгарылды, аннары ширбәт бирелде. Кунаклар аз гына әчкелтем бал эчте. Бу эчемлектән ниндидер үзенчәлекле пальма исе килә. Кунакларның йөзе ачылды, тартынулары бетеп, үзара матур гына гәпләшеп утыра башладылар. Күренеп тора: бар да канәгать, бар да шат. Кияүгә үз теләгем белән чыгам дип, үз авызы белән әйтте бит!

Аның тизрәк апасын күрәсе, кочагына сыенып: «Мин сиңа бүләк әзерләдем», — дип, диңгез кабырчыгын сузасы килде. Ул аны колагына куяр һәм диңгез шавын тыңлар. Бәлки Кушлавычта үскән каеннарның кыштырдавын ишетер. Ул канәгать елмайды. Ниһаять, күңелен басып торган канәгатьсезлек акрын гына артка чигенде.

Шәкертләр белән бергә бушаган савытларны ташыгач, ул кунак бүлмәсенә бүтән әйләнеп кермәде. Ишегалдына чыкты, кечкенә капканы ачты. Монда, лапас, ат сарае, печәнлек. Габдулла текә баскычтан тезмәгә менде һәм яңа гына алып кайтылган хуш исле печән өстенә ауды. Аста ат тибенә, пошкыралар, кешнәп-кешнәп куялар. Бу — айгыр — Буран тешләшәдер. Таш җәелгән юлда тояк тавышлары ишетелә, ярлылар, чинашып, көпчәк астына эләкмәс өчен, читкә чаба...

...Ул уянды. Караңгы төшкән, салкынча һавадан тәне куырылып килде. Аста ат тавышлары ишетелми. Мөгаен, хезмәтче аларны эчертергә, берочтан коендырып та алырга дип, елгага алып киткәндер.

  • Апуш, Апу-у-уш, син кайда, улым?
  • Мин монда! — Малайның күзенә яшь тыгылды. — Мин монда, тутам...

Өлкән Газизә аның өстендәге үлән чүпләрен кагып төшерде, аннары киемнәрен алыштырырга җибәрде: «Тиз бул!»

Ул үзе дә ашыгырга кирәклеген аңлый иде: менә-менә, дуслары белән кияү килеп җитәргә тиеш. Килеп җитәр һәм Газизә апасын алып та китәр. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый, бердәнбер энесе буларак, аңа үзен тиешенчә тотарга гына кала.

Кияүне бик күңелле итеп, шау-гөр килеп каршы алырлар, атны туарып, арбасын читкә куярлар: бар, янәсе, алып кит кәләшне! Уяу бул, кияү, саранлашма — бүләкләр бир, диярләр. Аннары кәләшнең ишек төбендә аның энесе, Габдулла, кияүне бүләген биргәнче кертми торачак. Дөрес, ишек төбенә, гадәттә, кечкенә малайларны бастыралар, аңа инде унөч тула, әмма әлегә малайга ун яшьтән артыкны биреп булмый. Ни гаҗәп, күңеленә мондый уй килгәч, хәтта кәефе күтәрелеп китте.

Хәзергә Габдулла, кулы белән кирпеч терәккә таянып, атларны кертмәс өчен, капка янында басып тора... Их, атларны йөгәненнән эләктерә алса иде ул! Аны шатлыклы дуамаллык биләп алды.

  • Киләләр, киләләр!

Малай ыжгырып чапкан атның тәртә башыннан читкә сикереп өлгерде һәм шул ук мизгелдә аркалыкка чытырдатып тотынды. Бераз ияреп барды да читкә очты.

  • Таптадылар, бетерделәр малайны!
  • Ник андый бәләкәйләрне кулыгыздан җибәрәсез? Баланы күз уңында тотар кеше юкмыни соң?..

Аягына сикереп басканын күреп, аның турында шунда ук оныттылар да. Дуслары янәшәсендә атлаган кияү, шаяра-көлә, җыелган төркемне иңбашы белән төрткәләп, ике яклап тезелгән кешеләр арасыннан үтте. Малай, этенеп-төртенеп, тиз генә кәләш ишеге төбенә килеп басты. Ул бар көченә ишек тоткасына ябышты. Менә кияүне күрде, ике дусты аның як-ягыннан килә иде.

  • Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак!.. — дип ярсып кычкырды ул, кияүнең йөзенә бәреп.

Приказчик аның кесәсенә монпаси салды.

  • Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак... минем апам...

Приказчик аның кулына ялтырап торган җылы акча сонды. Әмма ул акчаны төшереп җибәрде.

«Мин аны кертмим!»

Кияү малайның кулларын авырттырып кысып, ишек тоткасыннан ычкындырды.

Малай печәнлеккә йөгерде, тузанлы, чәнечкеле печәнгә йөзе белән капланып, үкси башлады. Апасын алып китүләрен ул күрмәде.

Иске китапта, безнең хәтер — хәерле эшләрне туплаучы, диелгән. Алай булгач, хәтердә калганнар бар да яхшы булып чыгамы?

Чаршау белән ябылган бөркү, караңгы почмакта уйланып яткан Габдулла әлеге хәлләрне кабат хәтереннән уздырды һәм догалар укыды да догалар укыды, аннары елады...

6

Көзге базарга өлгерергә дип ашыккан сәүдәгәрләр дә ярминкәдән кайтты. Зур Михайловское буйлап берөзлексез арбаларның авыр шыгырдавы ишетелеп торды — балык, ашлык, яшелчә, күн китерәләр иде. Сатучылар тауар саклый торган урыннардан кыштан ук әйтеп куйган йөкләрне: утын, шәмнәр, гильза- дары, лампалар, аяк киеме һәм башкаларны чыгарырга ашыкты. Казакълар Төркестан буйлап сарыклар, атлар һәм дөяләр куып китерде, тамак төбе белән кычкырдылар, арба тәгәрмәчләре шыгырдады, даланың арык этләре көтүчеләр яныннан теркелдәде, алар артларыннан өреп калган йорт этләренә борылып та карамады.

Ярминкәдән дә татурак эш төре юк. Элекке вакытларда ярминкә вакытларында хәтта бер-берсен дошман күргәннәр дә килешә торган була. Хәзер дә тыныч кына сәүдә итәләр. Хәер, хәзер тауар кыйммәтләнде, моңарчы телдә йөргән хурлау, тиргәү сүзләренә яңалары: «япошка», «самурай», бөтенләй ишетелмәгән «кацамура» дигәннәре өстәлде. Рәтләр арасыннан кечкенә гимназистларын ияртеп, өрфия челтәргә төрелгән ханымнар йөри, алар яралы һәм авыру солдатлар файдасына акча җыя. Җирле халык авызында шиккә төрелгән сораулар: «Ни өчен Порт-Артурны саклау генерал Стессельгә тапшырылган? Нигә динне таркатучылар иконаны бүләк итеп йөри, генерал Куропаткин ул иконаны кабул итеп алганмы? Ул динне таркатучылар Толстой янына килеп, Беловодьега илтә торган юлны сорашканнармы?»

Шәкертләр ялдан килде. Кемнәрдер туган йортында кунак булган, кемнәрдер ярминкәләрдә хезмәт күрсәткән, кемнәрдер далада мөгаллимлек иткән, кайберләре Гурьевта — балыкчылыкта эшләгән.

«Гайния» мәдрәсәсеннән Габдулланың танышлары Миңлебай белән Сираҗи килде. Алар ике ай Эрбеттә ярминкәдә булганнар: тәэсирләре чиксез күп, акча да эшләгәннәр, әле Сираҗи гыйшык утында янарга да өлгергән. Әмма ул бу турыда, бернинди кызыгы юк дип, сөйләргә теләмәде; Миңлебай исә һәр көнне кичен Сакаев әфәнде ресторанында гармунда уйнаган һәм җырлаган.

  • Тик мин акчаны синнән әзрәк эшләдем, — Миңлебайның бит очлары кызарды. — Ярар, хәерле булсын... Апуш, үземне бәхетле дисәм дә ярыйдыр — мин чыннан да җырладым!
  • Бик яхшы, — диде Габдулла, — тик мөгаллимнәр янында телеңне тешлә. Ярар, безнең Сираҗи ни кырды анда?
  • Трактирда идән юдым, — дип җавап кайтарды Сираҗи. — Башлап җибәрү өчен начар түгел... — Ул хәйләкәр генә елмайды һәм аның дөресен сөйләве булдымы, әллә шаяртуымы — аңлашылмады. — Хәзер дә берәр эш табасы иде. Кирәксә, армия өчен азык-төлек сатучы була алам. Аңынчы, сугыш бетеп куймаса, ягулык өчен тизәк сатсаң да ярый. Хәзер тизәкнең дә бәясе бар.
  • Ай-һай, хыялларың!
  • Алайса әйтегез, мәдрәсәдән китсәм, ни белән шөгыльләним?

Мәдрәсәдән китәргәме, әллә һич югы мәхәллә мулласы булырга да риза дисәң, тагын алты-җиде елга калыргамы? Бу уй соңгы ел, ел ярымда аларның башыннан чыкмады. Китәргә була, ләкин кая? Сираҗидан приказчик чыгарга мөмкин яисә тора-бара атасының сәүдәсе мирас булып калыр. Әмма хәзерге вакытта сәүдә эше дә дөньяви белем таләп итә, юкка гына акчалы кешеләр иске мәгарифтә үзгәрешләр үткәрүне таләп итмиләрдер... Урыс-татар мәктәбендә укысаң, кимсетүләргә әзер тор: анда синең культураңны түбәнсетәләр, ата- бабаң динен хурлыйлар.

Миңлебайга нишләргә? Аның артист буласы килә. Бу әле яңалык, кыю, әмма куркыныч омтылыш, чөнки элгәреләр бары көйләп дога укуны гына кабул итә. Сәүдәгәрләр клубының сәхнәсенә чыгып бас соң — минутында чыгарып ташларлар, әле өстеңә ташлар да ыргытырлар, ботарланган тәнеңне зиратка иңдерергә дә рөхсәт бирмәячәкләр. Аңамы соң артист булырга: ни акчасы, ни сүзе үтә торган туган-тумачасы юк, Камил булып ул да, күпме байлыгы, таныш-белешләре була торып, үзенең артистлыкка булган теләген догалар көйләп баса.

...Кечкенәләр Габулланы үз янына чакырды, әкият сөйләвен үтенгәннәр иде, әмма ул җавап бирмәде. Өлкәнрәк шәкертләр әбәт ашы пешерергә дәште. Әбәттә катнашу, димәк, уртак казанга бер кисәк ит салырга дигән сүз, аның исә күптәннән ит күргәне юк.

  • Кара, бөтенләй онытканмын! — дип кычкырып җибәрде Миңлебай. — Мин бит сиңа бүләк алып кайттым. — Һәм сөенеченнән балкып, киндер сумкасыннан китап чыгарды.

Каюм Насыйриның «Фәвакиһел-җөласә фил-әдәбият»[1] әсәре иде.

Габдулла уңайсызланды:

  • Мин укыдым аны... әмма үземдә дә шундый китап булыр дип төшемә дә кермәгән иде.
  • Киләчәктә алыш-биреш ясарбыз. Менә тагын... Пушкин.
  • Рәхмәт! Габдулла бакчага үзе генә китте. Ул Пушкин китабын үзе белән алды. Юл уңаенда битләрен актаргалап, таныш һәм үзе өчен яңа булган шигырьләргә күз салды. Кызганыч, китапта «Руслан һәм Людмила» юк икән.

Менә агач рәшәле бакча. Агачтан ясалган гади капка, аулак сукмаклары куе үлән белән капланган. Пушкин бакчасы. Габдуллага унөч яшь иде, апрель аенда рус сыйныфында дәрес бирүче Әхмәтша учитель аларны шагыйрьнең йөз еллык юбилее уңаеннан шушы бакчага алып килгән иде. Ул үзенең каушавын, куллары дерелдәвен, яшь үсентеләрнең яфраклары лепердәвен, шагыйрьнең шигырьләрен куанып, авыз эченнән кабатлавын бүгенгедәй хәтерли. «Для вас, души моей царицы, красавицы, для вас одних...» Шундый искиткеч матур юлларны яза алган шагыйрьнең тормышы нинди булды икән, кемне яраткан ул, аның үзен кемнәр сөйде икән? «Я вас любил так искренно, так нежно, как дай вам бог любимой быть другим!» — дип язу аның өчен сөенечме, әллә авыр булдымы икән?

Каеннарның ак кәүсәләре ак төтенсыман күккә күтәрелгән, алардан өзелгән яфраклар сары келәм булып сукмакларга түшәлгән. Өрәңгеләр кызгылт-сары төскә манылган яфракларын коярга ашыкмый әле, алар сагышлы елмаеп бакча күрке булып утыралар.

Габдулла тимгелле кызгылт-көрән зур яфракны кулына алды бит арасына кыстырды.

Рәхимле, мәрхәмәтле Аллабыз, кешеләргә ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кирәк микән? Яшә, күр — урман үзенең кызгылт-сары киемен сала... — гомер буе карап туймаслык, шушы гади генә рәсем тудырган уйлардан арына алмыйсың.

Шулчак Габдулла шәкертләрнең ачулы тавышын ишетте:

  • Төрек, төрек!
  • Ул мөнафыйклар белән шәраб эчә...
  • Әй, фәс, кызыл кикрик!

Кала гәзите мөхәррире Ядринцев белән Истанбул талибе Әмрулла урам аша кыйгачлап ашханәдән чыгып киләләр иде. Төрек егете калага узган ел килеп чыкты һәм Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә сыенды, җәйне казакъ далаларында үткәрде. Һәм менә әйләнеп кайткан, күрәмсең.

Габдулла, бакчадан йөгереп чыгып, шук малайларны куркытты, тегеләре кайсы кая табан ялтыратты.

  • Кара, башкисәрләр, — дип кычкырып калды ул артларыннан.

Әмрулла Габдулланы кочаклады. Ядринцев икесен бергә кочар өчен кулын җилкәләренә салды. Кайсыдыр бер кечкенә шәкерт, гайрәтләнеп, якынрак килеп кычкырды:

  • Этләр! Өченче сүрәне оныткансыз! Аның аятендә кяферләр белән дуслашу тыела диелгән!
  • Мин сине! — Габдулла бер-ике сикерде дә малайны эләктереп алды. — Әйбәтләп тыңла! — Өченче сүрәнең аятендә болай диелгән: «Мәшрикъ тә, мәгъриб тә Аллаһныкы. Кайда гына булсагыз да, йөзегезне Аллаһ кыйбласына борыгыз».

Көлешеп куйдылар да, ул малайны җибәрде.

Габдулла Әмрулла дустының бик нык борчылганын сизде. Йөзе кара наяннар!.. Әмма сәбәбе бөтенләй башкада икән. Терлек белән сәүдә итүче Мулакай байның бик чибәр кызы Фәризә кышны калада чыга. Кызны карт бик иркәли, мәгәр иреген дә әллә ни кысмый икән. Яшьләр каладагыларның йортларында, матди ярдәм күрсәтү җыелышларында очрашканнар, урамда да сөйләшкәләп йөргәннәр. Язын кыз атасының күчеп яшәү урынына киткән. Әмрулла да аның артыннан калмаган. Мулакай кунакны шатланып каршы алган, мактаган да әле: «Минем иркә кызымның туена өлгерүең ничек әйбәт булды!» — дигән. Чыннан да, кияүләре килеп, кызны Тургай далаларына алып киткән.

Ядринцев Габдуллага төрек егете белән бәйле хәлләрне сөйләп чыкты, битендәге яшь тамчысын сыпырып төшерде. Һәм иптәшен юатырга тырышты:

  • Һәрвакыт, аңлыйсыңмы, һәрвакыт кешенең шәхси кичерешләре халкының тәртипләренә буйсына — менә шундый мәгънәсез һәм ахмак бөтендөнья кануны.

Әмрулла дәшмәде, бары авыр сулап кына куйды.

  • Шайтан белсен! — Ядринцев сүзен дәвам итте. — Кыз туарга да өлгерми, аңа инде кияү дә табып куялар... сәер йола, әмма инде теләк буенча канунга әйләнгән, әхлак кагыйдәсе булган, һәм шушы тәртип хәзер шәхесне түбәнсетү өчен хезмәт итә...

Шулвакыт бакча өстендә зур кәгазь очыргыч күренде, ул әйләнде-тулганды да карагач ботагына эләгеп калды. Малайлар, чыр-чу килеп, бакчага чабышып керде. Ядринцев сикереп торып малайларга булышырга ашыкты, аның артыннан Әмрулла да йөгерде. Балалар белән бергә, кычкырыша-акырыша, очыргычны ботаклар әсирлегеннән азат итәргә маташтылар. Габдулла, елмаеп, аларның мәш килгәннәрен күзәтте.

Дөнья явыз һәм мәрхәмәтле. Аның гореф-гадәтләре күптәнге һәм мактаулы дисәк тә, алар да яман була ала. Тик кайчан яман буласын белә генә алмыйсың.

Габдулла нәни шәкерт турында уйлады. Ул әйбәт малай, әкиятләр тыңларга ярата, күзендә ихласлык һәм хаклык ярылып ята. Ә бүген... нинди явызлык сирпелде аннан! Бер калада, бер урамда яшәп яткан Ядринцев — аңа чит-ят. Әмрулла, аның белән бер диндә, телләре дә бер үк диярлек — ул да ят. Әгәр Аллаһ кушса, кайчан да булса бу малай дөнья гизәр һәм күпләгән кешене, күпләгән язмышны күрер; диңгезләр кичәр һәм анда да күп төрле халык яшәгәнен белер, аларга хас уртаклыкны тота алыр. Яки инде кибет ачар да гомере буе күрше тыкрыктан ары китә алмас.

Ядринцев малайны агач ботагына күтәреп утыртты, икәүләшеп мәш килделәр, Әмрулла шул арада икенче яктан үрмәләп, очыргычны ычкындырды. Аннары бергәләп буталып беткән җепләрне сүттеләр, озын мунчала койрыкны төзәттеләр. Җибәреп карадылар — очыргыч очып та китте, Әмрулла, башын күтәреп, көлә-көлә, кәгазь кош артыннан йөгерде. Их, кайгыларны онытып булсын иде ул! Һәм, дәрвиш әйтмешли, тормыш боҗра буенча китәр...

«Әмрулла калада озак тоткарланмас», дип уйлады ул эчке сагыш белән. Бу дуслык аның өчен язмыш бүләгенә тиң иде. Истанбул талибы шагыйрь иде, яшь төрекләрнең җитәкчеләре Кәмал бәй белән Зыя пашаны ул үзенең укытучы-остазлары итеп санады. Габдулла аның авызыннан беренче тапкыр халык җырлары кебек гади, Хуҗа Насретдинның мәзәкләре кебек үткен һәм ачы шигырьләр ишетте. Парижда Кәмал бәй тарафыннан нигез салынган журнал чыгаруны аның варислары дәвам итә, һәм Әмрулла зур горурлык белән хәзергә анда басылган бердәнбер шигырен Габдуллага күрсәтте. Журнал яшерен рәвештә Истанбулга китерелеп, яшьләр арасында таратыла. Париждан ике чемоданга тутырып Кәмал бәйнең фетнәчел журналын алып чыкканда, Әмрулланы поездда кулга алалар, ул ярты ел төрмәдә утыра, аннары илдән кача... Хәзер кая бара? Каһирәгәдер. Ул анда яшь төрекләр партиясенә нигез салган Мостафа пашаның кызы Назлы ханым белән очрашачак... Ә бәлки Иранга китешедер. Анда зур вакыйгалар куерып килә.

Әмрулла белән алар бүтән беркайчан күрешә алмас...

7

Калага зимагур, сукбай һәм шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный килеп чыкты. Ул атланып килгән карт алашасын беренче очраган ир кешегә сатып та җибәрде.

Кайчандыр Мирхәйдәр Чулпаный Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаган, Бозаулык станциясе янындагы бер авылда мөгаллимлек иткән, әмма аны хөр фикерле булуы аркасында куганнар. Шуннан бирле даими сыеныр урыны юк. Һәр җәйне ул Җаек каласына кагылып чыга һәм бер-ике атна мәдрәсәдә яши. Мотыйгулла хәзрәт үзенең элекке укучысына карата мәрхәмәтле иде. Узган килүендә Габдулланы да шагыйрь белән ул таныштырды. Егет белән Чулпаный күптәнге танышлар кебек очрашты.

— Нәрсә, энекәш, кала бакчасына барып, туташлар карыйк мәллә, — диде, — әллә Байбурин әфәнденең ресторанына сугылыйкмы? — Без синең белән мөселманнар һәм үз динебездәгеләр өчен тырышырга тиешбез. Һәрхәлдә, тәңкә ярым — милләтебез файдасына булсын.

Ул салырга да каршы түгел иде бугай, әмма яшь егет янында шәраб соратырга кыймады. Ул бу хактагы вакыйгаларны ярата, шигырьләр дә белә иде.

Шәраб, син шәп, шәригать кушмаса да,

Йә, дәртләндер күңелне, хушласана;

Син ачы да, тыелган да, шулай да Тыелырга сыеңнан бармы чара?!

Чулпаныйның шигырьләре артык бормалы-сырмалы, аның югары өслүбтә язуы мыскыллап көләр өчен сылтау булып торды. Әмма егеткә аның шигырьләре ошый иде. Барысына төшенмәсә дә, ул дулкынланып укый һәм үзе дә бормалап- сырмалап тантаналы өслүб белән язарга тырыша. Чулпаный шигырьләрен сәнгатьле укымый, теле кызыксыну кузгатса да, шагыйрьнең фәлсәфәсен артык зур киеренкелек белән игътибарга алу аркасында егетне йончыта. Аның каравы тын сулы Чаган елгасы буенда көйләп утыру рәхәт иде.

Иртән томан, кич тә томан, Томан баскан җирләрне...

— Ярабби, күпме шигырь укыганым бар, — диде Чулпаный, — әмма дөм- караңгы томан турында моңарчы бер сүз очратканым булмады. Безнең яшәү дә шундый томанда саташкан кебек. Кайчакларда мин, бәетләрне бары безнең халык кына чыгарадыр дип, беркатлы уйларга биреләм. Ах, шайтан кушканмы: «Мин дусларым янына тулы турсык белән әйләнеп кайттым. Ялган да бәхет китерә икән, дип көлдек». Моны Кордованың зәңгәр күге астында Газәли язган. Сигезенче гасыр, мул сый мәҗлесе. Ну, энекәш, томан... томан!

Чулпаный җир дә сөрми, фабрикада да эшләми, әмма аның кыяфәте берөзлексез хезмәт иткән кешенеке кебек, соңгы вакытларда егет нәкъ шундый кешеләргә тартыла иде. Алар арган чырайлы, өсләрендә сәләмә кием, ашаулары да тыйнак, тормышлары гади, акыллы һәм сагышлы күзләренең талчыгуы аларны сукачы яки машинистка тиңли. Тормыш шартларының начар булуыннан газаплануны күңелләрендәге горурлык тыеп тора, алар барыннан канәгать.

Ашар ризыкларын алар көнлекләп эшләп таба. Әмрулла, мәсәлән, дәресләр бирә, гәзиткә яза, Чулпаный да нәкъ шулай эшли; Ядринцевның да эше көнлекләп. Кайчакларда Габдулла дәрвишне дә алар рәтенә куйды. Тик дәрвиш, кешеләр арасында сирәк күренгән изге рух кебек, кешеләр дә аның барлыгына бик үк ышанмый. Болары, әкиятләрдә әйтелгәнчә, яшәгән ди , булган ди. Әйе, алар яшиләр, таш юллардан йөриләр, үз басуларын сөрәләр, кайгы килгәндә елыйлар һәм иртә вафат булалар...

8

Атнага бер тапкыр мәдрәсәгә полицейский килеп чыга. Киң күкрәкле, тупас кына бу адәмнең саргылт мыегы нечкә итеп бөтерелгән. Үзен әллә кемгә санаганын раслап, оятсызлыгы йөзенә чыккан. Әмма ихласлыгы да җитәрлек.

Уку вакытында ул сыйныфларга кереп йөри, мышнап, авыр сулап: «Уф, шабыр тиргә баттым», — дип мыгырдана. Аннары ишек төбенә баса да, күзләрен кыскалап, көнбагыш яра башлый. Бервакыт ул гадәттәгедән озаграк торды. Камил Париж коммунасы турында сөйли иде. Укытуда ул каралмаган, әмма

Камил кайбер чигенешләр ясарга база иде. Ул хисләнеп сөйләде, хәлиткеч мизгелгә җиткәч, онытылып китте — тактадагы картаны йолкып алып, күрсәткеч таягы белән төртеп тиште дә сыйныф буйлап йөртеп чыкты: күрегез, урам җыенына чыгучылар ничек барганнар, янәсе. Чак кына полицейскийның өстенә менмәде. Шунда ук туктап калды һәм агарынып катты.

Баштагы минутта тегесе дә каушап калды. Аннары исенә килеп, көлемсерәде дә тынычлана төште.

  • Кара син аны... коммуния, ди, имансыз! Бу сөннәтлеләр бүлмәдә утыралар, үзләре калфакларын да салмаганнар.

Аның тупаслыгы укучылар һәм укытучыны рәнҗетмәде, киресенчә, алар җиңел сулап куйдылар: шөкер, бу томананың башына калфакка бәйләнүдән башкасы барып җитмәгән икән.

Полицейский килүен дәвам итте, теге вакыйга да онытылган кебек булды. Әмма көннәрдән бер көнне мәдрәсәгә могтәбәр кыяфәтле әфәнде кереп, үзен мәгариф министрлыгы инспекторы дип таныштырды. Мотыйгулла хәзрәтне чакырып алдылар, аның каушавы йөзенә чыккан, хөкүмәт түрәсе киләчәге турында остазны алдан искәртмәгәннәр икән. Шуңа хәтере калган. Инспектор, картка ара-тирә күз ташлап, күбрәк Камилгә мөрәҗәгать итте, тегесе чыраен чытып, җиңелчә кабарынып утыра иде.

  • Хөкүмәт оешмасына, — инспектор тар учы белән каядыр югарыга изәде, күрәмсең, кайсысы икәнен әйтергә теләмәде, — сезгә билгеледер, шикаять керде. — «Шикаять» сүзен ул чиркангандай теш арасыннан кысып чыгарды.
  • Гафу итегез, — диде Камил тыныч кына, — ни өчен ул безгә билгеле булырга тиеш?
  • И Ходаем, — инспектор көлде. — Демонстрациячеләр ничек йөргәнне күрсәткәннән соң, үзегез дә белергә тиеш идегез... Аннары ачулы тавыш белән: — Ялган, сафсата! — диде. — Ул кансызлар гимназия бусагасын атлап карасын...

Ниһаять, тавышын үзгәртеп, дусларча сөйләшүгә күчте.

  • Хөкүмәт тирәсендә сезнең мәктәпләрегез турында сүз бара. Төгәлрәге, мәдрәсәне кем күзәтүгә алырга тиешлеге хакында. Әлбәттә, мәгариф министрлыгы үз кулына алса, иң дөресе шул булыр иде. Әмма мәктәпләрне башка шәһәрнекеләр өчен тыю фикере дә бар.

Мотыйгулла хәзрәт тыныч кына сүз башлады:

  • Әгәр инспектор әфәнде рөхсәт итсә...
  • Әлбәттә.
  • Безнең бер елъязмада хөрмәткә ия морзаның патша белән әңгәмәсе бар. Ул патшага: «Моңарчы беркем дә бертөрле агачлардан гына урман үстерә алмаган», — дигән, имеш. Урман төрле агачлардан тора, инспектор әфәнде.
  • Әйе, әйе, сезне аңлыйм. — Инспектор елмаеп башын селкеде. — Мин дә искә төшерим әле: Дарий патша вакытында фарсыларда буйсындырылган халыкның һәрберсе үзенең хокукларын ни барысы еллык ясак түләве һәм гаскәри бурычына бәйле хәлдә генә саклаган. Күп халыклы идарәчегә үзенең хезмәтчеләре арасында төрле раса һәм төрле теллеләрне күрү рәхәт кенә булган. Ул хәтта бер үк төрле фикер йөртүче, бертөрле милләттән генә торган дәүләт төзүне күз алдына да китермәгән. Хәер, тарихны калдырып торыйк, — диде ул, елмаеп. Урыныннан торды да, чаларган кашын җыерып, нәрсә турындадыр исенә төшерде. — Шулай да министрлык сезне үз канаты астына алыр дип уйлыйм. Икмәктер, сезгә һич тә куркасы юк. Сез, хөрмәтле кешеләр, хакимнәргә каршы фетнә таратмассыз бит?
  • Министрлык үз мәктәпләрен акча белән тәэмин итә, — диде Камил.
  • Ә безнең мәктәпләр попечительләр җәмгыятенең хәеренә көн күрә. Бәлки министрлык безне дә тәэмин итәр?
  • Һм-м... сугыш, әфәнделәр.

Аннары ул кискен хәрәкәт белән хуҗаларга иелде дә матәмдәге кебек башын түбән иеп, әмма тигез һәм нык адымнар белән чыгу юлына борылды.

Инспектор килеп киткәннән соң, Камил үзен бик сәер тотты. Соңрак кына бар да аңлашылды. Кала гәҗитендә Уральск өлкәсе хәрби губернаторының хәбәре басылды. Камил әфәнде М.Төхфәтуллиннан, рөхсәт кәгазе буенча, Жаек каласында чит кала кешеләре өчен төзелгән хастаханәдә түләүсез ятак тоту өчен Уральск төбәге мөселманнарыннан җыелган ике йөз сум кырык тиен акча алган икән...

  • Кайчан өлгердең? — дип аптырады Габдулла.
  • Бер айда җыйдым! Ышанасыңмы? Башкалар бер елда да җыя алмас иде.
  • Камил мактанса да, уңайсызлануы йөзенә чыккан иде. — Хәйрия эше, карават
  • дин кардәшләр өчен. Син әллә шуның кызыгын табасыңмы?

Габдулла көлемсерәде генә:

  • Дин кардәшләр өчен бер ятак кына аз. Үткән атнада гына Борханкүлдә алты крәстиян яраланган. Хастаханәгә хәер-сәдака бирүчедән җыялар, сакчыларга түләргә дигәндә, акча табыла.
  • Шулай, өязләрдә авыл полицейскийлары булдырганнар. Крәстияннар баш күтәрә. Адәм актыкларының тез буыннары калтырый, куркуларыннан теләсә кемне эләктерергә торалар. Безнең арттан да күзәтәләр, бел шуны! Әнә Гомәр хәлфә әле үк: хакимнәр сезнең яңа алымнарыгызны да күреп алырлар, дип кычкыра. Монафыйк, әләкче! Минем турыда ышанычсыз дигән имеш- мимешләр тарата.

Кияүгә җыенганда, апасы, Апушны чит кешеләр янында калдырмыйм, дигән иде. Мескен, аның үзенә дә ире йортында рәхәт түгел. Приказчик, гаилә башы буларак, менә дигән булып чыкты, әмма бик саран, үзенең кибете дигәндә, туган-тумача өчен дә комсызга әйләнә.

Апасы Габдулланы сирәк килгәне өчен битәрли, елап та ала, энесенең борчылуын күреп, ашыга-ашыга акланып та өлгерә.

  • Син начар дип уйлама, өебез ашлы-сулы. Үзем дә тук, балалар да, Алла боерса, аякка басарлар.

Габдулланың тутасы йортыннан китеп, берүзе яши башлавына дүрт ел. Ул ярлы, әмма үзен ятим итеп тоймый. Һәм бары хәзер генә, бу елларны мөстәкыйль яшәп, үз язмышына нидер янавын аңлады. Бу — ятимлек иде, изге дәрәҗә йөрткән җиде буын нәселенең ятиме. Әлеге яктылыкның чагылышын ул һәрдаим күңеленнән генә сизә килде: әйләнә-тирәдәгеләр аның белән хөрмәтләп сөйләшә, бүләкләр бирә, гөнаһларын киметү өчен мәхдүмнең догаларына ышыклана.

Аның күңеле чиста, саф, шул ук вакытта Изге Коръәнне укып чыккан бу кечкенә мәхдүм шундый беркатлы! Аларның авылында киез итек басу остаханәсенең хуҗасы Галимҗан бар иде, бар кеше диярлек аңа ярарга тырышты, берчак малай шушы адәмнең күрешергә дип үзенә сузган кулын алмады.

  • Юк, юк! — дип кабатлады ачуыннан һәм чиркануыннан агарынган малай.
  • Үзен кызыл аракы белән пычраткан адәмгә кул бирергә ярамый!

Итекче бик һавалы, шәһәр эшкуарлары кебек байлыгы белән шапырына. Якташларына арты белән борылган бу тәкәббер итекчегә карап малай тагын өстәде:

  • Тәкъвалыкны кабул итмәүче һәрбер тәкәббер йөрәккә хурлык өстенә хурлыктыр, — диде.

Һәрвакыт бердәм булып яшәгән крәстияннар аның бу сүзләрен ишетеп, ничек куандылар.

Аны ихластан яраттылар, әмма бу узгынчы ярату, чөнки ул бер кешегә генә төбәлгән ярату түгел иде. Андый мәхәббәт эченә мәкер яшеренә. Күпме ятимнәрнең күзен буды ул, юлыннан яздырды, күпмеләре, алданып, соңыннан эшлексез һәм теләнчеләргә әйләнделәр. Аллаһ аны коткарды!

Әмрулла юлга җыенды. Иртәгә китәсе дигән көнне Габдулла аның белән төн уртасына кадәр сөйләшеп утырды. Шәкертләр инде күптән тирән йокыда, караңгы коридорда Гомәр хәлфәнең генә, башмакларын чаштырдатып, әрле-бирле йөренгәне ишетелә. Бик теләсә дә, ул пышылдап кына гәпләшкән яшьләрнең ни турында сөйләшкәнен ишетә алмас иде. Вакыт-вакыт бер-ике сүз алышалар да тынып калалар һәм сүз сөрешен хәтерләрендә дәвам итәләр. Шулай итеп, Әмрулланың беренче тапкыр калага килеп чыгуын хәтерләрендә яңарттылар: башта аны хәтта Багдад хәлифәсенең нәселеннән диючеләр дә булды, тик аннары, егет белән полиция идарәсе кызыксынгач, аны талиб дип атый башладылар — тар карашлы бәндәләр шуннан да әшәке сүз таба алмады. Гомәр хәлфә мөфтигә һәм бер үк вакытта жандарм полковнигына әләк язып торуны үзенең бурычы дип санады. Бу ирекле шымчының хәбәрләреннән нидер белү өчен, полковник аннан: «Соң, төрек нәрсә дип әйткән?» — дип сорый. «Сүзләре әллә ни куркыныч түгел, — ди хәлфә, — әмма хәрәкәтләре куркыныч! Бакчада бер кыз белән йөргәндә, ул аны үбәргә маташты!»

Егетләр шаркылдап көлеп җибәрделәр һәм шунда ук тынып та калдылар: башмак чаштырдавы алар ишеге төбендә туктап калды. Бер-берсенә карашып алгач, түзмәделәр, тагын пырхылдаштылар. Алдагы көнне Гомәр хәлфә төрек егетеннән изге урыннарны уравын һәм шулай итеп хәлфә файдасына Хаҗ сәфәре кылуын сораган. Хәлфәнең Мәккәдә булганы бар, әмма фабрикант Мортаза Гобәйдуллин килешүе буенча хаҗ кылганга, аның савабы байга гына эләкте. Хәзер исә Гомәр хәлфә үзен шундый рәхәткә лаек дип тапты.

  • Нәрсә дип җавап бирдең инде? — дип сорады Габдулла.
  • Үтенечен үтәргә вәгъдә бирдем. Әйдә, мине изге урыннарга китә дип уйласын, мин бөтенләй икенче тарафка юнәләм.

Сүзсез калдылар. Инде аерылырга да вакыттыр, әмма Габдулла кабат сүз башлады:

  • Без очраклы рәвештә очраштык, бәлки башка күрешергә дә язмас. Шуны бел: үземнең башка ватандашларыма караганда сине яхшырак аңлыйм. Синең белән сөйләшкәндә яисә менә Ядринцев белән гәпләшкәндә, халыкларның берләшү вакыты якынлашканын тоям. Әмма сине мактау дип кабул итмә, үзем аннан газап күргән кеше, мин бит сизәм... без шулкадәр үз-үзебезгә бикләнгәнбез, наданлыкка батканбыз, юк-барларга ышанабыз, томаналар...
  • Миңа сезнең халык ошый, — дип, Әмрулла аның сүзен бүлдерде. — Ярлы, җәберләнгән, әмма туган илегезгә карата ярату хисе сездә без — төрекләргә караганда да көчлерәк! Без мөселманнарның бердәмлеге турында хыялланып, иң гадиен һәм иң беренчесен — туган илгә мәхәббәт хисен оныттык. Юкка гына акыл иясе Намикъ Кәмал бәй үз драмасында нәкъ шул турыда язмаган. Һичшиксез, Төркия — «авыру кеше», һәм авыруны — мин әйтте диярсең! — авыруны анатолий крәстияннары коткарачак. Бары тик анатолияләр генә үз күге, үз икмәге, үз җырлары белән халыкка сәламәт һәм намуслы сулыш өрәчәк...

9

Сарай мәйданы каршында булган атышлар турында сөйләделәр, дистәләгән кеше үтерелгән, яраланган хатын-кызлар һәм балалар кар өстендә ятып калган. Нинди дә булса хәвефне күз алдына да китермичә, халык үзенең патшасы янына килгән, ул озаклаган, шул арада канэчкеч жандармнар ут ачкан. Бәла-каза күрүчеләрне жәлләделәр, патша үзе дә гаепсезгә коелган кан өчен газапланадыр, диделәр.

Патшаның мөрәҗәгате дә зарланулы иде: «Неисповедому Промыслу Божию благоугодно было посетить Отечество Наше тяжкими испытаниями...»

Габдулла халык арасында йөргән имеш-мимешләрнең вакыйгаларны бозып күрсәтүен сизде, болар бар да беркатлы, ялган. Әмма чынында ниләр булганын аңлап җиткермәде. Ул югалып калды, моңа үз акылы җитәрлек түгел. Мотыйгулла хәзрәтнең әрнүле һәм пәйгамбәрләр тынычлыгы белән әйткән сүзләренә дикъкать белән колак салды:

  • Мин нәрсә буласын беләм. Күптән түгел генә тотрыклы булып күренгән нәрсәдән көл өеме генә калыр. Тик мин безнең белән, әлегә үзләренеке арасындагы фикер каршылыклары турында хәбәре булмаган халкыбыз белән ни булырын әйтә алмыйм.

Аның әйткәннәре аңлаешсыз һәм күңелгә тәэсир итми. Коръән дә дөнья бетүе турында телгә ала, әмма бу берәүне дә куркытмый бит? Камил бу турыда ни уйлый икән? Сәясәтче һәм көрәшче Шәрифовның фикере ничек икән?

  • Минем сүзләремне хәтерлисеңме? — диде Камил. — Тигезлек турындагы бар сүзләр канкоешка китерәчәк. Берничә мылтыктан берничә ату белән ризасызлар шундук юк ителә... Ай-һай, куркыныч тынлык башланачак хәзер!

Әмма тынлык башланмады. Февраль аенда ук Җаекка берсеннән-берсе котчыкмалы хәбәрләр килеп ишетелде: Гельсингфорста сенат прокурорын үтергәннәр... Мәскәү генерал-губернаторы бөек кенәз Сергей Александровичның җанын кыйганнар... Одесса полицмейстерына һөҗүм иткәннәр... Эшчеләр башкалаларда: Томскида, Казанда, Сарытауда баш күтәргән. Бу зур тизлектә килеп ирешкән имеш-мимешләргә кала кешеләренең әллә ни исе китмәде. Әмма каланың үзендәге вакыйгалар хәйран калдырырлыклары иде.

Алпавытлар калага килеп, хөкүмәт оешмаларын камап алды һәм баш күтәргән крәстияннарны бастырырга казаклар җибәрүен таләп итте. Казакларның хакимият тарафыннан оештырылган махсус отрядлары бар җиргә дә өлгерә алмады, февраль бураннарында батып, өшеп, йокысызлыктан йөзләре каралып, йончыган арык атларда калага кайтып төштеләр...

Камил башта бик нык курыккан иде, хәзер акрынлап үз халәтенә кайтып килә, ниндидер өметләндерерлек хәбәрләр отып алырга тырыша.

Габдуллага, мөгаен, бер генә юл каладыр: мәхәллә мулласы булу, мәктәп ачып, крәстиян балаларына сабак өйрәтү. Өйрәтергә? Әмма ул үзе гыйбадәтләрне калдыра, ураза тотмый, җыеп әйткәндә, адым саен гөнаһ ясый. Аны тәкәббер, диләр. Әйтерсең, башкаларга түбәнсетеп карый. Алар аның күбрәк үзен түбәнсеткәнен белмиләр шул. Дөрес, өйләнүне дә, Хикмәтнең яисә Саша Гладышевның эшен дә, хәтта Камилнең мәшәкатьләрен дә үзе өчен бик мөһим һәм кирәкле санамады. Бәлки шуңа аны тәкәббер дип әйтәләрдер?

Нәрсә белә ул, алда ни күрә?

Сабый чагында бөтен дөньясында ул берүзе калды, һәм аны базарга алып килгән крәстиян: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырды. Шунда ук җавап кайтарган кешесе дә табылды. Менә хәзер: «Кем мине зур кешелек дөньясына ала? Аның бар белемнәре, кануннары, матурлык һәм максатчан төшенчәләре белән берләштерә?» — дип аваз салсам, берәрсе табылыр иде микән? Бу зур кешелек дөньясы белән элемтәдә булмау, аның акыл ияләрен һәм шагыйрьләрен, дин белгечләрен белмәү, — димәк, ятимлек алга таба да дәвам итә дигән сүз. Тормышымны үзгәртергә кирәк», — дип уйлады ул. Әмма ничек, нәрсәдән башларга? Кем белән?

10

Кышның калган көннәрен Габдулла ялгызлыкта үткәрде. Дәресләргә дә әллә ни исе китмәде, Камил белән дә ара-тирә — тәнәфесләрдә генә күрешкәләде, ул да дәресләрен әллә нигә бер генә укытты, һаман каядыр китте, оешмалар буйлап йөрде. Ниһаять, апрельнең шау-гөр килеп торган бер көнендә, кичкә табан, ашыгып кына тулай торакка керде, тиз генә хөҗрәнең чаршавын сыдырды да Габдуллага ташланды:

  • Безнең үз гәзитебез булачак... һәм, бәлки, журнал да. Мин бәхетле! Син? Киттек тизрәк, киттек, бүген төн безнеке... Мин инде булачак хезмәткәрләрнең исемлеген дә төзедем, син — беренче.

Алар апрельнең карлы, саф һавалы төнендә бик озак сөйләшеп йөрделәр, чып-чын басылган гәзит аларның тормышын искитмәле үзгәртер иде, диештеләр. Камил узган елның буеннан-буена төрле хөкүмәт оешмалары буйлап йөреп карады, ләкин бар да уңышсыз тәмамланды, ахыр чиктә башкалага үтенеч юллады. Анда да кире кактылар. Мең тугыз йөз бишенче елның башында кабат Петербургка язды. Камилнең якыннары аның ниятен хәвефле, хәтта куркыныч дип санадылар: зур түрәләр аны фетнәче дип санарга мөмкиннәр иде. Менә шушы көннәрдә генә җавап килде, бу юлы да томалап куелган дип аңларга була иде. Камил сизенде: монысында эш пешәргә тора, чөнки җавапта, гәзит чыгару өчен аерым ышанычлар кирәк: хуҗасының маллы-мөлкәтле, матди нигезе булуы кирәк. Шартлар үтәлгән очракта, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин, диелгән иде. Ул киңәш-табыш итәр өчен Ядринцев янына китә.

Ул исә болай дигән:

  • «Уралец»ны типографиясе белән бергә сатып алыгыз да иясе булыгыз!
  • Нәрсә, хуҗасы сатармы?
  • Баш-аягы белән! Шулар белән бергә мине дә сатарга мөмкин, мин төкерәм аңа. Китәм мин. Ник дәшмисез? Киңәшем өчен рәхмәт әйтегез! Киттек, башкалага китүем хөрмәтенә бераз гына тотып куйыйк.

Ядринцев белән бер шешә шампан шәрабен бушатып, аның эчпошыргыч сүзләрен тыңлап арганнан соң, Камил Габдулла янына ашыкты.

Димәк, эш типографияне сатып алуга терәлде. Тик Камилнең акчасы юк. Бөтенләй юк. Ләкин акчаны ул атасыннан алыр, туган-тумачадан сорап торыр, хатынының бирнәсен акчага әйләндерер. Ахыр чиктә танышларыннан бурычка алыр. Тик менә аңа сырышкан дуслары гына кайсы кая таралышып бетте: берсе шау-шулы вакыйгалар тынганчы дип, әтисенең утарына ычкынды; икенчесе сәүдә мәйданында аякка басарга маташа; шайтан алгыры, инкыйлабчы Шәрифов махмырдан бушамый...

Типографияне сатып алганчы ук, Камил, Ырымбур нашире Кәрими белән эшчеләрен өйрәтү мәсьәләсендә килешеп куйган; Габдулла Ырымбурга типография эшенә төшенү өчен китәргә тиеш булачак. Казаннан хәрефләр белән җиһазлар җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Ул арада акча да табылды: җитмәгәнен, һич көтмәгәндә, зур мануфактура ширкәте башлыгы Мортаза Гобәйдуллин биреп торды. Камил каушады: «Күктән бәхет яуса, юләр дә уңа», — дип шаярткан булып маташты.

Габдулла тормышындагы бу үзгәрешләргә эчтән генә үзен әзерләде: алда торган сәфәр дә, аннары нәшриятта эшләячәге дә аның мәдрәсәгә башка әйләнеп кайтмавын белдерә иде инде. Ул әзерләнеп беткәч кенә, Камил кинәт игътибарсыз гына:

  • Без Ырымбурга сәфәрне чигереп торырбыздыр, мөгаен. Хәзер типография үзебезнеке, мондагы хәреф җыючылардан эшкә өйрәнерсең, — диде.

Сәфәргә акча юк дип дөресен әйтсә дә була иде. Югыйсә, соңгы тиененә кадәр типография өчен тотылуы каланың бар кешесенә мәгълүм.

Габдулланың бүген бернинди эше юк иде. Апрельнең соңгы көннәре. Урамда җәй башындагы кебек җылы, тымызык һава. Ул Казан мәйданындагы ашханәгә сыра эчәргә керде. Кеше юк диярлек, ябышкак буш өстәлләрне чебен сырып алган, тузанлы тәрәзәләрдә кояш нурлары калтыранып күренә. Пинжәгенең җиңен терсәгенә кадәр кайтарып куйган, кулына стакан тоткан яланбашлы бер адәм буфетчы белән аңлашырга маташа. Менә ул стаканын бушатты да, җиңелчә биеп, залның уртасына чыкты һәм бер мескен җан бирер алдыннан соңгы тапкыр дәртләнеп калгандай, тыпырдый башлады. Шушы кешенең Ядринцев икәнен таныгач, Габдулланың күзе шар булды.

  • Исәнме, егет, — дип дәште аңа мөхәррир һәм янына килеп утырды. — Мин, дустым, китәм... Китәм! — дип кабатлады сагышлы тавыш. — Сез, мутлар, уңдырышлы җирләрдә яшисез! Акыллым, сездә, татарларда, сагыш, моң мондый... урысларда нинди, беләсезме? Әйдәгез, сарматларны искә алыйк әле...

Бераздан мәгънәсез сүзләр сөйли башлады, тагын стаканын тутырды һәм шунда ук бушатып та куйды. Тик кайсыдыр бер мизгелдә айнып киткәндәй, егеткә текәлде:

  • Истәлеккә берәр нәрсәмне алыгыз, — дип пиджагын селкеде һәм аннан бөгәрләнеп беткән сары тышлы китапчык төште. — Менә моны булса да, ә?.. Истәлеккә.

Габдулла ризалашып, китапчыкны кесәсенә тыкты һәм китәргә ашыкты. Урамга чыккач, аны кызганудан кире кабакка борылмакчы итте, тик кермәде... мөхәррир артык исерек иде шул. Вакыйгалар зур тормышның чагылышы кебек тоелса да, Габдулла, чынында минем гомер күптән башланды инде, дип уйлады. Башланды, чөнки котылгысызлык көтелә бит — әле алда күп нәрсәләр көтәдер — үзенә якын кешеләрне табар да, югалтыр да. Яшьлектә ул турыда әллә ни уйлап тормыйсың һәм үкенеп тә өлгермисең... Хәзер Ядринцев ничек жәл!

Хөҗрәсенә кергәч, ул китапчыкның тышын укыды: «Царь-голод. Экономические очерки». Димәк, истәлеккә... Мәңгегә...

Куе караңгылыкның дымлы чирәмендә тычкан уты уйный һәм төн күгәрчене черелди, караңгылык һуштан яздырырлык гаҗәеп хуш исләр белән җавап кайтара.

Кечкенә бүлмәгә җан өреп азапланган шәм яктысында кинәт аны ниндидер тәкатьсезлек шаукымы биләп алды... Ул сәкедән сикереп торды, калтырый- калтырый өстенә киенде һәм ишегалдына йөгереп чыкты, койма аша сикереп төште һәм акрын гына шаулап торган төнге урам буйлап мәйданга таба атлады.

Әле генә күз алдына килгән нәрсә хыял түгел, ул кыз да (тагын кем булсын?) нәкъ шундый ук хисләр кичереп, мәйданның каршы ягыннан йөгереп киләдер, һәм Офицерлар йорты янында алар очрашыр. Кызны көттермәскә теләп, ул йөгерде, аннан алдарак килеп өлгерүенә куанды. Менә ул йорт... Иртәгесен ул бу йортка күзен күтәреп карый алмады, әйтерсең, өйнең икенче каты, авыр аркалар тезмәсе, астагы кибет, капка өстендәге яшел алтакта да аның төнге маҗараларын беләләрдер төсле тоелыр...

Ә бүген... Ул тыныч зур бинаның почмагында, йолдыз атылган саен сискәнеп, һәрбер кыштырдауны, чагылып киткән һәр шәүләне күз уңыннан ычкындырмый басып тора.

Караңгы төшкәч эш сәгате башлана торган бер бичара кыз, аның янына килеп, кунып чыгарга тәкъдим итте. Ул кызга күзләрен тутырып карады, ләкин дәшмәде.

  • Бәхетсез егет, — диде төнге күбәләк, аны танып. — Син, мөгаен, акылыңнан язгансыңдыр.

Көндез ничектер ул велосипедта барган Диләфрүзне күрде, велосипедының кыңгыравы кинәт өндәге кебек җырлап куйды: «Аллаһ мәхәббәтләре дәвам иткәннәрне үтерми». Чынлап та, бик, бик чибәр бит ул! Төннәрен исә мәхәббәткә багышланган шигырьләрен язганда, ул гүзәл Хөснибануны күз уңында тотты: кыз үзенең кулын сорап килүчеләргә чишәргә җиде табышмак биреп озата, шаһзадәләрнең иң гаярьләре исә таулар һәм чүлләр аша гаҗәеп нәрсәләр, гыйфритлар белән көрәшергә китәләр дә эзсез-нисез югалалар.

Аның Диләфрүз белән сүз алышканы булды.

  • Ишеткәнегез бармы, шагыйрь Дәрдемәнд үз акчасына ятимнәр йорты тота. Үзе дә бәләкәчләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Ул шундый бай! Минем көчем бер кызны тәрбия кылырга гына җитәрлек. Габдулла, мин беркайчан да кияүгә чыкмыйм, бар гомеремне фәкыйрь ятимнәргә багышлыйм. Мәктәп ачармын, үзем белгәннәрне өйрәтермен.
  • Сөйкемле, матур...

Ул бу сүзләрне ишетмәгәнгә сабышты һәм яңгыравыклы тавышы белән дәвам итте:

  • Без үзешчәннәр спектакле әзерлибез. Сез нигә бер дә катнашмыйсыз? Без сезгә менә дигән роль табар идек.
  • Гыйфритнеме? Әллә аннан да коточарлыгынмы? Бәлки хәйләкәр приказчикныдыр? — уңайсызланып шаяртты Габдулла һәм велосипедның ялтыраган рулен сыйпап куйды.
  • Сезгә велосипед ошый мәллә, нигә үзегезгә сатып алмыйсыз? Шәп машина, шулай бит?
  • Әйе.

...Кызның кулы орынган һәрнәрсә шулай матур күренә. Менә алар тарафыннан алынган ятимә кыз; Диләфрүз аңа матур күлмәкләр киертә һәм алар икесе йөрергә чыгалар. Аның тирәсендә бар нәрсә балкый: идарәчеләр кирәк-ярагын җыеп ярминкә рәтләре арасыннан үткәндә дә, шәфкать туташы булып гади ак халаттан сырхауханәгә барганда да, шул гади халатның аңа ничек килешеп торганын күрсәң!

Ул үзе дә чибәр икәнен сизә, очынып алулары да бик килешле. Әйләнә- тирәдәгеләрнең дә япь-яшь кызның башкаларга бәхет өләшкәнен күреп, күңелләре нечкәрер... Ятимәне юындырырлар, корсак тифыннан дәваларлар, матур күлмәк кидереп аның янына китерерләр. Диләфрүз үзе тиф белән авыручылар ята торган хастаханәгә барыр, авыру кызга әкиятләр сөйләр, юындырыр, күкрәгенә кысып җылытыр! Матур күренеш түгел, тик нәкъ менә шундый кайгырту күп мәртәбәгә әйбәтрәк...

Юк, көн коточкыч узды. Төнлә, бәхетле Габдулла, башкаларның шигырьләрен уйлап ятты.

Ул апаларында кунды. Габдулланы чәй белән сыйлаганда, ул серле-иркә карашын энесеннән алмады.

  • Мин сине эзли чыгасы идем инде. Син, чынлап та, белмисең, ахры...

Мөхәммәтгали кибет белән арасын өзеп, балта осталарына кушылган һәм алар, бер бай терлекче белән эш белешеп, далага киткән икән.

  • Шуннан нәрсә?

 

  • Бәлки сине дә алырлар. Акча эшләр идең. — Апасы бераз туктап торды.
  • Мөхәммәтгали өйләнергә җыена.

Ул бичара хатынны гаҗәпкә калдырып шаркылдады:

  • Юк, мин нәрсәгә барыйм? Мин бит өйләнергә җыенмыйм.
  • Син һәрвакыт апаңны ахмак санап көләсең!

Типографиядә, хәреф җыючылар урнашкан идән астына төшеп килгәндә, бер егет белән бәрелештеләр, егет юл биреп йөгереп менеп китмәкче иде, әмма кинәт туктап калды:

  • Габдулла?
  • Сашка!
  • Көтеп тор, мин хәзер.

Май исләре аңкып торган караңгы томан эчендә, гадәти булмаган подвал, тимер кәрәзләр белән чуарланып беткән өстәлләр, машиналар, әле күтәрелеп, әле төшеп торган рәшәткәле җилләткечләр. Шундый машиналарның берсендә иде Ицхак. Озакламый Сашка Гладышев та килеп җитте, оста күренде, ул кешене Камил хөрмәт белән Андрей Савельевич дип тәкъдим итте.

Төш вакыты җиткәч, егетләр каршыдагы ашханәгә җыендылар, Габдулла да, Камилне мастер белән калдырып, аларга иярде.

Сөенеп күзәтте ул балачак дусларын, вакытның, төс-кыяфәтне үзгәртсә дә, холыкны элеккечә калдырганын күреп гаҗәпләнде. Габдуллага алар зур малайлар кебек тоелды.

  • Аның өйләнүенә икенче ел инде, — диде Сашка, өстәл яныннан кузгалып.
  • Ицхак үзенең җилкә чокырын күрә алмаган кебек, хатын чырае күрәсе кеше түгел иде, ярый әле Җаекка Флейшманнар килде. Аларның күп тә түгел, аз да түгел — нәкъ унике кызы бар. Ицхак иң өлкәнен алмакчы иде, аңа: кечесен ал, аның да синең кебек әле сөт эчә торган вакыты, дигәннәр.
  • Такылдык син! — дип калын тавышы белән көлде Ицхак. — Цехка кайтырга вакыт, ә ул тузга язмаган әкиятләр сөйләп утыра.

Икенче көнне, дәресләр тәмамлануга, Габдулла типографиягә йөгерде. Һәм һәр көнне билгеләнгән сәгатькә килеп җитә торган булды. Хәреф җыю эшен ошатты ул, шулай ук егетләрне дә. Очрашкан саен, уен-көлкеле балачактан соң бик күп сулар акканына төшенде.

Әмма элекке гадәт буенча шаяру, уен-көлкеләр бары беренче көннәрдә генә булды... Унике сәгатьлек эш көне, ипи табу кайгысы, сәламәтлекләре өчен борчылу һәм курку — авыру килеш син хуҗаңа кирәкмисең, — болар бар да яшьләрне кыюсыз-усал һәм кызып китүчәнгә әйләндерде. Жәлләгән саен алар алдында үзеңне гаепле сизгәндәй ояласың.

«Дөньяда бер падишаһ бар ки, ул падишаһ гаять шәфкатьсездер, аның исеме

  • Ачлыктыр...» — Габдулла очраклы рәвештә генә Ядринцевтан кулына төшкән «Ачлык-Падишаһ» турындагы китапның битләрен беренче кичтә үк актарып чыкты, аннары кайбер сүзләрнең, мәсәлән, тауар алмашу, өстәмә кыйммәт, көндәшлекнең мәгънәсенә төшенергә теләп, җентекләп укыды: башына, әгәр бу китапчыкны тәрҗемә итүче табылса, үзләренең нәшриятында бастырырга да булыр иде, дигән уй килде. Менә хәзер Канбәкнең фаҗигале үлеме турында уйлап утырганда, китапның баштагы бүлекләре исенә төште, аларны яттан белә икән һәм эченнән генә татарчага тәрҗемә кылды. «Менә бит, үзем үк тәрҗемә итәм, — дип уйлады Габдулла. — Мөгаен, хәзерге вакытта минем өчен эшли алырдай бердәнбер нәрсә — шулдыр».

Әмма тормыш тәгәрмәчләре бернигә карамый әйләнә дә әйләнә. Полицейский да кабат мәдрәсәгә керә һәм үзенең оятсызлыгын күрсәтә башлады. Жандармнар 40

 

завод тирәләрендә иснәнделәр, ат арбаларына барган көйгә сикереп менеп юлчыларны тентеделәр: янәсе, пар тегермәненнән каеш урлаган каракларны эзлиләр. Ибнеәминов фетнәдә шикләнгәннәрнең барысын да рәхимсез рәвештә куды һәм алар урынына яңаларны алды... Урамда хәсрәте йөзенә чыккан исерек Шәрифовны күргәннәр. Ул сәүдәгәр малаен тукмап яныннан куган һәм яңадан ярдәм күрсәтү оешмалары эше башлау ниятеннән ваз кичкән.

11

Җаек елгасы артында, мещаннар җыелып ял итәргә, чәй эчәргә яраткан Хан урманлыгында, яшерен җыелыш үткәрергә карар кылынды. Алдагы көндә Габдулла Хикмәт белән күреште һәм алар анда көндез очрашырга булдылар. Шуңа иртән бик кабаланмады — тынлыкта әйбәт языла иде.

Көтмәгәндә Камил килеп керде. Дуамал, дип уйлады Габдулла, иртә таңнан урынында тора алмый бит...

  • Урамдагы хәлне күрсәң иде! Каланың олысы-кечесе Зур Михайловскоега агыла.
  • Нәрсә, анда аю биетәләр мәллә?
  • Шулай булса иде! — дип көрсенде Камил.

Ул нәрсәнедер әйтеп бетерми. Әмма озак түзә алмады, сөйли үк башлады. Мотыйгулла хәзрәт янына жандарм килгән һәм шәкертләр фетнәчеләр янына йөгермәсен дип, күзәтергә киңәш биргән. Типография хуҗасы Камилне дә кисәткәннәр. Камилнең күңеле төшкән, урам тулы казаклар, ди. Типографиядәгеләр, билгеле, өйләрендә утырмаслар, җавабын миннән таләп итәрләр, ди. Кибетчеләр дә чыш-пыш килә ди, әгәр эшчеләре баш күтәрә-нитә калса, тәртип урнаштырачакбыз, дип яныйлар ди...

Алар ишегалдыннан чыккач та шау-шу, буталыш, кыштырдау, кычкырыш эчендә калдылар. Камзуллы һәм энҗе белән чигелгән түбәтәйле берәү:

  • Сүз дә юк, тыныч каршылык күрсәтү кирәк. Әмма безгә, мөселманнарга, аны аерым үткәрү зарур, — ди.

Почмакта басып торган городовой авызын зур ачып иснәде дә каты итеп тешләрен шыгырдатты. Камзуллы әфәнде шунда ук пышылдауга күчте. Һәр тарафтан фикер агылды:

  • Халык гаепли — һәм Аллаһ нәтиҗә чыгара.
  • Халык түгел, хулиганнар өере.
  • Динне үзгәртүче...
  • Минемчә, карт какшаган.

Тавышлар:

  • Ислам аркасында гына гарәпләр тугызынчы...
  • Хәзер егерменче гасыр, әфәнде.
  • Милләт эчендәге фикер башкалыгы аны бетерәчәк...
  • Аллаһы табигатьтән аерылгысыз...

Кызлар гимназиясенә якынлашкан саен, халык төркеме бәйләнчекләнә барды.

  • Әфәнделәр! Мин әйтәм, әйдә, хакимнәр өере тантана итсен! Мин бәдрәф чистартучы булып китәм һәм аларга җирәнеп караячакмын!
  • Шайтаныма олак!
  • Ахырын алдан уйлабрак куй...
  • Көчкә каршы көч!..
  • Явызлык тирән катлаулы!..
  • Укымышлы монарх...
  • Ха-ха, фәлсәфәче жандарм!

Габдулла килүгә Камилне күздән югалтты һәм Хикмәтне очратып булмасмы дип, тәвәккәлләп төркем эченә кысылды. Тегесе үзе Габдулланы эзләп тапты һәм кулыннан эләктереп, җәяүлеләр сукмагына алып чыкты.

  • Мин сиңа гимназия янында җыеласыбызны әйтергә онытканмын.
  • Шул кадәрле халык җыелыр дип көтмәгән идек. Моргулис монда сөйләргә киңәш итмәде: килмешәкләр артык күп. Акылдан язган Котбыйга, күр, полицейскийлар бармак белән дә чиртмәде.

Халык төркеме өстендә, атынгалап, язу күтәрелде: «Яшәсен Беренче май — хезмәт бәйрәме!»

Шәкертләр, тәмәке көйрәтә-көйрәтә, ханымнарның ялангач кулларына карап рәхәтләнде. Полицейский, үзен тырыш һәм ышанычлы күрсәтергә теләп, әдәпле генә, арган һәм исе китмәгән кыяфәт белән, гавам эченә кереп кысылды. Төркем кырыена елышкан сумса сатучыны ипле генә куды:

  • Ярамый, ханым, ярамый. Сату өчен махсус бүлеп куелган урын бар.

Гавам никтер ышанычсыз, тавыш-гаугалы иде, үзеннән-үзе кузгалып та китте. Алдан — язу күтәргәннәр, алар артыннан механика заводы эшчеләре, күнчеләр, депоныкылар, типографиянекеләр атлады.

Елгага җитәрәк, алдан баручылар адымнарын акрынайтты. Менә беренче рәттәгеләр күпергә керде. Арттан килгәннәргә туктап, бераз көтеп торырга туры килде. Күпернең ике ягында да полицейскийлар һәм Котбый җитәкчелегендәге дистәләп сәүдәгәр тезелгән. Котбый яшәреп киткәндәй булган — бите түгәрәкләнгән, җыерчыклары язылган, башында сарык тиресеннән тегелгән, түбәсе тәбәнәк бүрек, өстендә озын чабулы казаки.

Эшчеләрне алар дәшми-тынмый гына үткәреп җибәрделәр, әмма калган кешеләр якынлашкач, Котбый кулы белән селтәнде:

  • Әй-әй, мөселманнар күперне чыгарга тиеш түгел. Бу — күпер. Сират күпере, йә тәмугка егылып төшәрсез, ха-ха-ха!

Кайберләре, чынлап та, читкә тайпылды.

  • Дөрес, эссе бүген... өйдә утырсагыз яхшырак.

Тантанага чакырылгандай киенгән вице-губернатор Шидловский кара айгырга атланып килде.

  • Әфәнделәр... анагызны!

Котбый вице-губернаторның ботына шапылдатты һәм атны өркетеп кычкырды:

  • Безнең бөек әбинең сәрдары дөрес әйтә! Әби патшабикәнең кочагына сыеныгыз!

Караңгы чырайлы Шәрифов туп-туры Котбыйга таба ыргылды. Тегесе читкә каерып өлгерде:

  • Адашкан ул! Борыл, әле соң түгел. Төпсез чокырга төшәрсең, үзеңне сакла!

Шәрифов Шидловскийга таба борылды:

  • Оят, вице-губернатор әфәнде! Котбыйны сары йорттан махсус чыгармадыгызмы икән, дигән уй туа. Үзегезне елгага тотып атмасын.

Шидловский тыныч иде:

  • Ул кемне күпердән ыргытырга кирәген бик яхшы белә! Тик сезнең хакта гына никтер ялгышкан.
  • Кабахәтләр, адәм актыклары, — дип мыгырданды Шәрифов, — фиргавеннәр, шымчылар, талаучылар!..

Елганың икенче ягында казакълар даладан терлекләрен куып азаплана иде. Каршылык күрсәтүчеләр сафы шактый алга китеп, инде урманлыкка борылып маташа, күпернең бу ягында калганнарга куе тузан болыты якынлашты. Тагын Котбый тавышы таралды:

  • Әй, муллалар, сарыкларыгызны саклагыз! Бу сезнең яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаручы мәхәллә кешеләре. Мин сезнең әбиегез белән тагын меңне җибәрәм... аралашмагыз, аерылыгыз... әй, ротмистр, тотыгыз!..

12

Октябрь уртасы. Урамда пычрак, салкын, соры күңелсезлек. Әмма кала, бәйрәм алды сыман шау-гөр килә: гражданлык иреге бирәчәк патша манифесты турында кем нәрсә ишеткән, шуны сөйли. Барысы шатлык, өмет, әйбәт яңалыктан рәхәтлек кичерә. Листовкалар бу вакыйганы хәтта инкыйлабның җиңүе дип атады.

Октябрь ахырында Камил Казаннан хәрефләр алып кайткан. Гәзитнең чыгуына санаулы гына көннәр калды. Канәгать елмаеп тәмәкесен көйрәтте. Аннары Казандагы хәлләрне бәян итте.

  • Патша манифестка кул куйган. Номердан чыктым да Вознесенскийга киттем — андагы халык! Университет ишеге төбендә полиция җыелган. Халыкны тыеп булмый, бинага бәреп керделәр. Мин урам җыелышына эләгә алмадым, тыныч кына үтте, диделәр. Халык таралыша башлагач, казаклар өстенә шартлаткыч ыргытканнар. Ахырдан җайдаклар, төрлесе төрле якка сибелеп, ут ачканнар!..
  • Ничек инде, манифест бар бит?
  • Инкыйлабчылар өчен бу алдагы көрәшнең бер адымы гына ди... Шул ук көнне социал-демократлар комитеты полицияне коралсызландырырга чакырган ди. Шаккатырсың: комитет Шәһәр коммунасы оештырырга карар бирә, биш йөз кешедән торган халык милициясе төзи...
  • Ә безнең монда, әйтерсең, изге бәйрәм! Ибнеәминов сөенеченнән Обыденков ресторанында сый-хөрмәт өләшкән. Нәбиулла бер дигән күңел ачу йорты ачкан.
  • Их, дусларым, — дип әйтеп куйды Камил. — Ниләр генә эшләнсә дә, бар да яхшыга кебек. Әйе, мин бит иң кызыгын әйтми калганмын. Шушы көннәрдә килеп җитәргә тиешле хәреф җыючыбыз Сафи фиргавеннәрне бик тырышып коралсызландырган икән. Артларыннан куа килмәсеннәр өчен, үзләрен баштанаяк чишендереп калдырганнар ди! Күз алдына китерә аласызмы?

Кич белән Камил, Габдулла, Сираҗи һәм Миңлебай извозчик яллап Мәгъмуриягә киттеләр. Бакча урындыклары сыман киң, култыксалы баскычтан керүгә, күңелле көй — «Әпипә» ишетелде. Тәбәнәк түбәле каракүл бүрек кигән, йомшак итекле, эре сөякле егетләр аларны хөрмәт күрсәтеп залга озатты. Зур шәмдәлләрдән келәм өстенә, ялтыратылган өстәл һәм кәнәфиләргә, фужер һәм шешәләргә яктылык сибелә.

  • Әһә, Җаекның бар чәчәге монда җыелган, — дип мыгырданды Камил. — Манифест байларга күңел ачуны бурыч итеп куйган диярсең. Чыннан да, каланың барлык зур түрәләре монда: сәүдә фирмасы башлыгы Мортаза әфәнде, тегермән, май җитештерү, сабын кайнату заводы хуҗалары, банк хуҗасы Цфасман, әхлак турында зур китап язган элекке укытучы.

Нәбиулла мөхәррир белән аның дусларын үзе каршы алып, өстәл янына озатты. Күрше өстәлдә Ибнеәминов утыра иде. Күнче аларга болай гына, элеккеге танышлары санап башын селкеде һәм кечкенә генә арык гәүдәсенә киң күлмәк кигән бер адәм белән әңгәмәсен дәвам итте.

  • Сез озак яткан нинди тауарлар турында сөйлисез, Михаил Аронович! — дип кызды Ибнеәминов. — Бик беләсегез килсә, без заказны әле җитештерелмәгән тауарга алабыз. Аз җитештерәбез — елга нибарысы унсигез мең тире. Илле, йөз мең җитештерү — менә минем ният нинди!

Иркен күлмәкле адәм, башны катырма дигәндәй, кулын селтәде. Ибнеәминов йомшак кына итеп аның күлмәк якасыннан тотты.

  • Мин тире иләү һәм юдыру барабаны куйдырырга телим, табыштан кергән акчаның бер өлешен шул эшкә кертергә исәп. Әмма калганы өчен бурычка алырга туры килә...

Банк хуҗасы дәшмәде, башын чайкавын дәвам итте.

  • Шомарту һәм тетү машинасы, гашпильләр... пар белән җылыту, Михаил Аронович, хөрмәтлем, кредит кирәк! Күп сорыйм, әйе, әмма мин вакытында кайтарам бит. Шуның кадәрле чимал барында заводны киңәйтмәү — гөнаһ...
  • Баш фетнәчеләр сезнең предприятиедә бит, Закир Галеич.
  • Абау, сез ни сөйлисез?! Патша конституция вәгъдә итә, анда ачык күрсәтелер... Безгә бу конституцияне көтеп алырга гына!

Сул яктагы өстәлдән юан адәмнең — пар тегермәне хуҗасының мескен тавышы ишетелде:

  • Минем өч йөз тәңкәлек ике тегермән каешын урладылар. Полиция каланың астын өскә китерде, аларны ашату-эчертүгә генә дә байтак акча китте. Азатлык килгәч, ни булыр, ә? Бөлгенлеккә төшү? Юк, син полицейский икәнсең инде — үз эшеңне бел!

Ибнеәминов белән банк хуҗасы торды, өске катка кәрт уенына җыендылар, ахры. Өстәлләр арасыннан узганда, күнче Камилгә иелде:

  • Гәзитегез чыгу белән тәбрик итәм, Камил әфәнде. Реклама буенча, чур, мин — беренче!

Ул да булмады, сәхнәгә ресторан хуҗасы Нәбиулла күтәрелде.

  • Җәмәгать! Сезне сәламләргә һәм күп җәфалар чиккән милләтебезнең хокукларын яклау юлында күрсәткән зур тырышлыгыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Безнең сөенечебезгә, безнең җиңүебезгә фатиха биреп, дога кылыйк... Бүгенге көннән безнең, мөселманнарның, Ауропаныкыннан һич калышмаган йортыбыз бар. Ура, җәмәгать!
  • Афәрин, данлы Нәбиулла! Афәрин, милләт уллары! Шампан китерегез... Аллаһ хөрмәтенә, патшабыз һәм тәхет варисы хөрмәтенә! Бөек Болгар истәлегенә!..

Өске каттагы бүлмәләргә тар келәм җәелгән ике бормалы баскыч алып менә. Берсеннән Ибнеәминов белән Цфасман кәрт уйнарга күтәрелде. Икенчесендә кеше күренми, бәлки анда — атлас пәрдә артында, чарлакка менә торган тар юл бардыр? Ул да булмады, пәрдәне теге яктан ачып җибәрделәр. Тавышлар ишетелде һәм залдагылар эчкече Котдус белән ярымшәрә бер хатынның җитәкләшеп төшкәнен күрделәр. Хатынны ярым өстерәп, ул залны кисеп чыкты һәм, чак кына чибәркәен екмыйча, сәхнәгә күтәрелде.

  • Н-нотык сөйләргә телим! — дип кычкырды Котдус, чибәркәе белән бергә чайкала-чайкала. — Мөселман туганнар, яңа заман килде, кызыл аракыдан көлмәгез, ул безнең яшәешебезгә ләззәт бирә. Минем инде шәхсән, башка «рөхсәт ителми», «оят», «яхшы түгел», дигән сүзләрне ишетәсем килми. Бүгеннән башлап без хатын-кызларыбыз белән диндар мөселман фәхешханәсендә сөешә башлаячакбыз...

Ул хәлдән таеп, аягында басып тора алмаган исерек кызны ычкындырды, тегесе башта еламсыраган тавыш белән чиелдап җибәрде, аннары хахылдарга тотынды. Котдусның муенындагы шарфын йолкып алып, үзенең шәрә түшенә чорнап куйды да идәнгә җәелеп утырды.

  • Уйнагыз! — дип боерды Котдус музыкантларга.

Аннан соң менә нинди хәлләр булды: сәхнәгә Шәрифов йөгереп чыкты, элекке сырхавының якасыннан эләктерде дә сәхнәдән этеп төшерде; аңа комачау ясаган кызны аягы белән этеп җибәрде. Аның кулында кәгазьме әллә фарформы — кар йомарламына охшаган нәрсә агарып китте. Залдан ахылдаган тавышлар ишетелде:

  • Шартлаткыч!
  • Каһәр суксын сезне! — дип кычкырды Шәрифов. — Базарчылар, алдакчылар!.. Көлегезне күккә!.. — Ул кулындагы әйберне залга ташлады. Нәрсәдер дөбердәде, аннары уенчык шапылдаган тавышлар чыгарып шартлады.

Әмма ыгы-зыгының чиге булмады. Залдагыларның кайсы өстәл астына качты, кайсы, урындыкларны аудара-түнтәрә, башын алып чапты, кайсы өстәл өстенә сикереп менеп урындык белән шәмдәлләрне кыра башлады. Сакчылар табибка ташланмакчы иде, әмма куркып читкә сикерделәр: табибның кулында пистолет көпшәсе күренеп тора иде. Шәмдәлләргә өч тапкыр аткач, Шәрифов иңбашы белән тәрәзәгә бәрде, чылтырап пыяла коелды, һәм ул урамга сикерде. Тиздән анда полиция атларының тояк тавышы ишетелде, арба тәгәрмәчләре дөбердәде, тик тынычлыкны бозучы качарга өлгерде, ахры.

Хәзер полицейскийлар ишек төбенә басты һәм күз карашлары белән залны айкады. Тынгы белмәгән Нәбиулла сәхнәгә менеп кычкырды:

  • Әфәнделәр, сез яңа гына, сүрелә барган инкыйлабның соңгы авазларын ишеттегез. Тынлык! Сезгә кечкенә генә серемне ачам: бу — бүгенге кичке тамашага махсус кертелгән иде, әйе-е! Хөрмәтле кунакларыбызның теләге булса, без бу зарарсыз шартлауларны-утларны һәр кич кабатлый алабыз.

Агарынган йөзләренә махсус елмаю чыгарган официантлар тәрәзә ватыкларын тиз генә җыеп алды, ауган өстәл-урындыкларны утыртты. Килүчеләр тагын үз урыннарына урнашты.

Ватык тәрәзә аша иркенләп кереп чыккан җил җанланып киткән тавышларны тирә-якка таратты:

  • Курыкканга куш күренә, хе-хе!
  • Шәп уйланылган! Безнең нервлар гына...
  • Менә аларның инкыйлаблары шушы инде. Кызлар, кызлар!..

Бормалы баскычтан кызлар төште.

Әлегә кадәр тын утырган Камил тотлыга-тотлыга сүз башлады:

  • Без чыннан да ф-фәхеш-ханәгә эләккәнбез, әфәнделәр! Нәбиулла кеше күзеннән яшергән генә, к-ка-бахәт! — Ул сүгенә белми, бу сүзләрне әйткәндә, аның ирене балаларныкы кебек турсайды.

Исәп-хисап ясаткач, алар урамга чыктылар. Полиция атлары кайсы кая таралышкан.

  • Зарар юк, зарар юк, — дип мыгырданды авыз эченнән Габдулла һәм гасабиланып көлде, — бар да бик әйбәт, гаҗәпләнәсе юк. Тик нигә монда музыка китергәннәр соң?
  • Без үз көйләребезне тагын кайда ишетә алабыз соң?! — дип җавап бирде Миңлебай. — Бәлки театрдадыр? Әллә тамаша-кәмиттәме? Юк, әфәнделәр, үз көйләрегезне фәхешханәләрдә тыңлагыз һәм шуңа канәгать булыгыз.

Ул кичтә дә, аннан алдагыларында да Габдулланың башыннан, үзен оятсыз рәвештә алдадылар, дигән фикер китмәде. Андый оятсызлыкны ул хәтта сәүдәгәрләрдән дә көтмәгән иде. Манифест, ирек... һәм Нәбиулла милли фәхешханә ача! «Кая китте цензура?! Коллык, тарлык, ким-хурлык?..» Моны ул язды... бер генә атна элек.

Тормыш аны кабат алдады. Әле бер атна элек кенә аңа үзенең иң яхшы фикерләре белән тәңгәл килә торган ниндидер кирәкле, менә дигән хакыйкать ачылган сыман иде. Ни өчен без алданабыз? Без хакыйкатьне хәер, сәдака кебек, ниндидер манифест кебек көтәбез, ни өчен үзебез эзләмибез?

Тулай торакка ул йокларга гына кайтты. Кирәкле әйбергә дип тиз генә базга төшеп менгән кебек, бу караңгы чокырда бераз күз йомып ала да кар тутырган караңгы урамнан типографиягә — керосин исле җылы сөрем эченә йөгерә.

Хәреф кассасы өстендә лампаның саргылт телләре уйный. Ул хәрефләрне ала, шул арада алар аның бармакларында җылынырга да өлгерә, аларны тезеп куя һәм кеше учындагы тармакланып киткән юлларга охшаган язылу рәвеше ясала. Сүзгә сүз кушылып, ул да кеше язмышы турында сөйли. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?.. Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән... Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын...»

Ул башын күтәрде, бер елмайды, бер моңсуланды. Казан «Бәянелхак»ы тарафдарлары усал мәкалә белән фикерләрен белдерми калмаслар. Күптән түгел ул бер сәүдәгәр турында үткен фельетон бастырган иде: сәүдәгәр чалмасын урап җан-фәрманга мәчеткә чаба һәм көч-хәл белән... бурычка бирүчеләрдән кереп качарга өлгерә. Алдакчы Сәйдәшев, Мәскәү сәүдәгәрләреннән акча алып, үзен бөлгенлеккә төшкән дип хәбәр иткән. Тик ул гәзитнең нашире булуга, кредиторлар шунда ук аның теге бурычларын кичерәләр, өстәвенә теләсә нинди акчалата ярдәм вәгъдә итәләр. Чыннан да, шайтанны мәчет коткарды!

Гәзит эше Габдулланың тын алырлык вакытын да калдырмады: йә заводка барды, йә сәүдә клубына йөгерде, йә ятимнәр йортын урап кайтты, йә идарәчеләр оешмасының китапханәсе бусагасын таптады, йә конторага кереп төн уртасына кадәр гәзит өчен материаллар барлады. Хатларның исәбе-хисабы юк: идарәче оешмалар; акча капчыкларының юмартлыгы; җәмгыятьтә хатын- кызның урыны турында күләмле трактатлар, кызлар өчен гимназияләр ачылу; милләт турында күз алдына китергесез күп шигырь, рекламалар. Кайберләре хәтта фельетончылар өчен азык та була иде. Әйтик, сабынчы Хисаметдиннең фирмасы «Исмәгыйль Гаспралы» дигән хушбуй һәм сабын чыгара икән. Бакчасарайда яшәп яткан кенәз үз исеме белән сәүдә иткәннәрен белә иде микән? Тагын бер йомры башлысы: «Сабын шәригатьчә җитештерелде», — дип бизәргә тәкъдим итә, шуннан соң башка төрлесен алып та тормаячаклар, ди.

Габдулла хәзер апасы янына ешрак һәм җаны теләгән вакытта бара иде. Апасы энесенең киеменә гаҗәпләнде. Җәйдән бирле ул күлмәген чалбар өстенә чыгарып, башына, урыс осталары сыман, картуз киеп йөрде.

  • Син нигә мондый киемнән йөрисең? Алланы бар дип белмәгән бер урыс бае гына шулай киенгән, диләр.
  • Кием тек кием.
  • Әле сине тарта да, диләр?
  • Әйе, — дигән җавабы белән апасын шаккатырды ул.
  • Өйдә генә тартырсың. Әйе, әйе! Төтенен гөлләремә өр, юкса аларда ниндидер корткычлар барлыкка килде.

Габдулла елмаеп, кесәсеннән портсигарын чыгарды һәм тәмәке кабызды.

  • Камил әфәнделәрнең өендә кунаклар җыелгач тарталардыр, шунда өйрәнгәнсең, мөгаен, — диде апасы.
  • Шулай бугай. — Кунаклар тартамы-юкмы икәнен ул тәгаен генә хәтерләмәде. Аннары аңа барыбер дә иде.
  • Син заманча, бай йортларда буласың. Хәзрәт үзе сине мактап сөйли, диләр. Акыллы, бай кызга өйләнергә насыйп булсын...
  • Миңа бу яулыгыңны бүләк ит әле, — диде ул, нәсыйхәтне ишетмәгәндәй.
  • Яулык? Монымы? — Апасы кырыйлары чигелгән батист яулыкны кулына йомарлады. — Нәрсәгә ул сиңа? Мә, ал.

Ул сүзсез генә яулыкны алды да күкрәк кесәсенә яшерде. Аннары үзалдына аптырап калды: нәрсә булды аңа? Нәрсәгә? Нигә дип апасын серле кыланулар белән уңайсыз хәлгә куя, аңа үз мәшәкатьләре дә җиткән. Көндәлек ыгы- зыгылардан арынып ял итәргә иде аңа.

  • Әйдә, Газизә апа, төшке ашны ресторанда ашыйбыз. Яки чана шуабыз?

Газизә көрсенеп кашларын җыерды.

  • Минем белән шаярма. Ирем бар... — Бите буйлап күз яше тәгәрәде. Әмма бик тиз исенә килде: — Син бернинди начарлыкка да бирешә күрмә! Безгә борчу салма. Мин уйлыйм... син андый түгелдер, дим... Сәер сөйләшәсең, кыланмышларың сәер. Барысы да, Габдулла акыллы, укымышлы, дип торганда... Сиңа бит безнең яшәү рәвешебез дә ошамый. Байлыкка да исең китми.

Ул дәшмәде. Мөгаен, ул беренче мәртәбә, хәзергә кадәр кешеләрне бергә бәйләп торган һәм ияләнелгән тормыш рәвешенең аларны аерырга мөмкинлеген сизде. Бу бик гади — билбау белән буып күлмәгеңне, башыңа картузыңны киясең дә ирештерәсең: менә сезгә, төкерәм мин сезнең ахмак тыюларыгызга, мин ирекле, ничек телим, шулай эшлим! Һәм шулай эшлә... Әмма аның чит-ят буласы килмәде.

  • Ярый, — диде ул, үзен гаепле сизеп, — китәргә вакыт. — Аздан гына апасының туган җанлылыгыннан, сагыштан, билгесезлектән үксеп җибәрмәде.

Ул үзенең арганлыгын сизде. Алай да, алҗуын җиңеп, төнлә мәкаләләрне төзәтте. Аннары Камил керде, сөйләшеп утырып, таң аттырдылар. Иртән — укырга. «Болай мин озак түзә алмам, — дип уйлады ул, — укуны ташларга кирәк. Миңа нәрсәгә ул? Мулла буласым килми, авылда болай да укыта алам...»

Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз;

Фикерләшеп хәлебезне, «Фикер»гә язып елагыз.

Гәзитнең беренче саннарын әзерләгәндә, ул күп язды, әмма шактыйларын ертып та ыргытты. Менә бу юллар кабат әйләнеп кайтты.

Матур салкын көннәр торды, тиз караңгыланды, извозчикларның чана табаннары да чиелдап шуды. Зур Михайловскоеда бер-бер артлы фонарьлар кабынды. Чаналарга яшь нәфис чыршылар төягәннәр. Яңа ел җитә. Мартынов кибетендә чыршы уенчыклары белән котлау рәсемнәре исәпсез күп, кибетнең ишеге көне-төне ябылмый. Яңа ел! Ул йөрешен тизләтергә тырышкандай, кулларын селти-селти атлады.

Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде;

Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде?

Ашханә яныннан узганда, өзелеп ашыйсы килгәнен сизде, әмма үзен тыеп калды. Чәен катырак итеп ясар да эшкә утырыр. Шулай да үз хөҗрәсе булу әйбәт. Фәкыйрь, әмма үзенеке. Гәзит өчен язмаларны Камил өендә дә әзерләгәне бар, әмма ул анда ничектер тартына. Типографиядә тавыш, һавасы тынчу һәм сасы, аннары эшчеләр белән сөйләшми булдыра алмыйсың. Ул мәдрәсәдән китүне кичектереп торырга булды.

13

Төнне Габдулла йокысыз үткәрде, иртә аңа рәхимсез кебек күренде. Һәм үз күзләренә үзе ышанмый кәгазь битләрдәге дәһшәтле сүзләрне укыды.

Син Хәттаб хәзрәт бул да бар потларны таптап бетер, — Кәгъбә Мәнаттан, Лат вә Гоззадан пакь булып калсын.

 

Дөнья халкы эшләре боларга тапшырылган;

Табигый, бу санәмнәр туры юлда йөрмиләр.

Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән;

Син рәхмәтең белән бөекләрне түбәннәрдән аер.

Бүген кыямәт: дөреслек кояшы тотылды;

Айлар ярылды, акыллар гаугадан шашып калды.

Ул үзен авыру, хәлсез итеп хис итте, бер тамчы көче, киләчәккә бер тамчы ышанычы калмады.

«Мин иманлы малай түгел идемме, — дип уйлады ул, — минме Аллаһы Тәгаләнең сүзен югары куймадым, минме ышанмадым? Мин кире кайтам! Мин рухымны саклыйм, рухны саклау — акыл көчен, һәм ирекне, һәм тугры хис-тойгыларны саклау бит. Ялганны, явызлыкны, гаделсезлекне кире кактым дип бик өметләнәм».

Тынычлангач, ул эссе капкан урамнар буйлап йөрде. Тузанлы, кояшлы матавыкта Нәфисәнең йөзе чагылып китте дә болыт белән кушылгандай яки кояш нурларында эрегәндәй юкка чыкты. Ул эзсез-нисез югалды — аннары тын гына, тузан белән йотылган көй ишетелде, кыз каядыр якында гынадыр кебек тоелды, әмма күзгә генә күренмәде.

Бервакыт Габдулла аны өнендә дә очратты һәм юл аша каршысына йөгерде.

  • Нәфисә!

Кыз читкә тайпылды... Ул шунда гына аның өстенә чапан кигәнен һәм яулык чите белән йөзен каплавын күрде. Кыз куркып һәм күңелсез генә күзен аска төшерде:

  • Калдырыгыз, китегез... ничек оят түгел! — диде.
  • Бу мин бит, Нәфисә. Сине урларга җыенмыйм.

Ул дәшмәде, япмасы иңеннән шуышты, әмма кыз киемнең якасына чытырдатып ябышкан иде.

  • Мин берәүдән дә курыкмыйм, — диде кыз, иренен тешләп. — Курыкмыйм, тик сез нигә... ничек оят түгел. — Соңгы сүзләрен ул уйламый, ятлаган кебек кенә әйтте, үзе дә, мөгаен, ни әйткәнен сизмәгәндер.
  • Соң мин бит... — дип мыгырданды югалып калган Габдулла, тик кыз ул арада йөгереп китеп барган иде инде.

Иртәгесен тагын:

  • Ник шаяртасыз сез? Бу бит оят.

Үзенең озата барырга уйлаганын турыдан әйтмәс өчен:

  • Мин сезгә барырга җыенган идем, — дип алдады. — Әйдә, бергә киттек.
  • Ярар, — дип килеште кыз. — Сез мине озата да алыр идегез... әгәр теләсәгез, тик алар бит сезнең минем абыем икәненә ышанмаслар. Хәер, монда сезне күпләр белә бит.
  • Кемнәр инде — алар? — дип сорады Габдулла, бераз аңышып.
  • Базарчылар! Минем мадамнан чыгуымны күрүгә көлешә башлыйлар, төрле сүзләр кычкыралар. Ничек оят!

Балчык өйләр арасыннан бара башлагач, ул чапанын салып, киндер сумкасына тыгып куйды. Яулыгын да башыннан йолкып, кулына йомарлады.

  • Эссе. Сез әти янынамы? Ул бит эштә.

Габдулла аларда кичкә кадәр булды, сүзсез, шыпырт кына, сихерләнгәндәй аның озынча матур йөзенә, килешле иңбашларына, арзанлы беләзек кигән нәфис 48

 

кулларына карап сәкедә утыра бирде. Кыз аны сизмәде дә, өйдәге көндәлек эшләрен башкарды, ара-тирә әнисе белән сүз алышты. Бала-чагаларның ыгы- зыгы килүенә дә исе китмәде. Узышлый гына аларның берәрсен кулына ала. Тегесе, Нәфисә аның дөньяга китергән әнисемени, шунда ук тынып кала. Ана тынгылыгын кайбер кызлар тышкы кыяфәтнең яки холыкның нәселдән килгән сыйфатыннан алалар. Бәлки барлык кызлар да шулайдыр...

Сәрби тутасы үзенең тәрбиягә алган кызын бик ярата, хәтта мадамга бик нәфис эш — чигүче һөнәренә өйрәнергә дә бирде. Әгәр тутасына кызны, мәсәлән, кибеттә сату итәргә яки скрипкада уйнарга, яисә мәктәпкә укырга бирергә кирәк, дисәләр, бик гаҗәпләнер иде. «Нигә?!» дип сорар иде. Мин кызымның бәхетле булуын телим, тормышта нәрсә дә булса белсен, дим, тик әйтегез, сез өйрәткән һөнәрләр аңа нәрсәгә? Аннан башка бәби таба алмасмы? Яки балаларына һәм аларның атасына начаррак пешерерме? Яисә кер уа, сыер сава, тавыкларга җим сала алмасмы? Әллә кияве аның өчен, укымышлы дип, мәһәрне күбрәк бирерме? Юк? Шулай булгач, ник сөйләп торырга?

Менә Юныс абзый кайтты, кыз аңа чиста күлмәк белән ыштан, сабын, сөлге тоттырды. Габдулла аңа ияреп су буена төште һәм юлда Нәфисә белән очрашуның мәзәк килеп чыгуы хакында сөйләде. Юныс абзый борчылып башын чайкады.

  • Әйе, сөмсере коелган чагы әле аның. Мадам янына төренеп барырга ояла, күлмәкчән, ачык бит белән барса... ну, мыскыллыйлар, кыйнау белән куркыталар. Хет мадамга җибәрмә!
  • Сез нәрсә? Үзе ничек тели, шулай барсын. Менә мин дә билбау буып, картуздан йөрим. Миңа да янадылар, төкердем мин аларга.
  • Син аны үзең белән чагыштырма, ул бит кыз бала. Тукта, син аңа бер нәрсә дә әйтмәдеңме?
  • Юк.
  • Аллага шөкер.

Ике көн Габдулла аның каршына чыкмады, өченче көнне түзмәде, базар мәйданы кырыенда көтеп алды.

  • Мин бит сиңа килмә, дидем. — Әмма аның күңеле шат, сумкасын селеккәләп тора. — Йә... мине кич утырмага чакыра аласыз. Валлаһи, килермен!
  • Яратмыйм мин ул утырмаларны.
  • Ни өчен? — кыз чын-чынлап гаҗәпләнде.
  • Яратмыйм... юри кыланганнары өчен.

Нәфисә нидер уйлагандай тын калды.

  • Үтенәм сездән, башка мине урамда каршы алмагыз, — диде ул. — Өйгә ешрак килсәгез әйбәтрәк булыр, яме?
  • Ярар, — диде Габдулла, тукталып.

Кыз йөгереп китеп барды.

Берничә көн ул тузанлы эссе урамда томанда йөргән кебек йөрде, әмма сагышы басылмады.

Ул Нәфисәнең каршына башка чыкмады, әмма очраклы рәвештә генә күрүгә иреште. Анда да сүз катмады.

Нәфисәне дә әбиләренең язмышы көтә. Чөнки бу тормыш кырыс кагыйдәләре, дине, әхлак төшенчәләре белән кызны курчак ясаган иде. Юныс абзый бергә эшләгән иптәшләре-эшчеләрнең хокуклары турында сүз барганда, акыллы, кыю, улларына да егетләрнең намусы һәм дәрәҗәсе нинди булырга тиешлеген төшендерә ала, әмма үзе берни эшли алмый иде. Эштәге коллык турында белә, әмма аның күңел коллыгы турында белүе икеле.

Кеше шулкадәр көчсез була ала дип моңарчы уена да китергәне юк

 

иде. Кешене нәрсә коткара ала соң, аның балаларын, бердәнбер кызын? Картның зирәклегеме? Әллә Мамадышның акылсызлыгымы? Шәрифовның инкыйлабчылыгымы? Үзләренең гәзитеме? Аның шигырьләреме?

Ул, җавап табарга теләгәндәй, кырга юнәлде. Меңьеллык курганнары белән иксез-чиксез сармат кыры, аксыл кылганнары, шат елмаюлы кояшы һәм гамьсез җилләре аңа җавап бирде кебек. Әмма дөньяның кайсы телендә икән соң аларның җаваплары?

14

Иртәләрен нык суытты, усал җил сукмаклардагы тузанны бер урыннан икенчесенә күчереп йөри. Быел кар төшкәнче үк салкыннар башланды.

Күкшегән чандыр гәүдәсен җилгә каршы ия төшеп, Габдулла иртәләрен Төхфәтуллиннар йортына бара. Ике катлы, манарага охшаш чормалы бу йортка күптән ягыла, аның күпертмә бизәкле түшәмнәреннән, сары кандилләреннән, анда куелган күз явын алырлык ялтыравык керосин лампаларыннан җылылык бөркелә. Җылы диварлар, келәм каплаган җылы идән.

Габдулланың өстендә йон тукымадан тегелгән пәлтә, кыш өчен салкын булса да, ноябрь өчен ярап тора, тәбәнәк түбәле каракүл бүрек, читекләренә киертелгән кәлүшләрне әле яңарак кына сатып алды. Аларның лакланган ялтыравыгы җанында җиңелчә генә кимсенү катыш канәгатьлелек хисе тудыра. Кәлүшен ул Мотыйгулла хәзрәтнеке янында салып калдырды. Яңалык дипме, бу каеш аяк киеменә иске күннекенә караганда өстенлек бирелде.

Алар — кызлар һәм Камилнең хатыны, кунактан качмый, киресенчә, Габдулла килгәч, үч иткәндәй, аның чишенеп, ябык тавык түшкәседәй салкыннан зәңгәрләнгән кулы белән пәлтәсен элеп куйган чагында килеп чыгалар.

Диләфрүз аның телен ачмакчы була, ә ул исә башын күтәрми, мышный- мышный язуын белә.

  • «Гайния» шәкертләренең кәчтүмегез өчен сезне кыйнарга теләүләре дөресме? Карагруһчылар шундый алар!.. Йөзен капламаган хатын-кызларны мыскыл итәргә дә мөмкиннәр.
  • Сез йөзегезне ачмагыз, — дип мыгырданды Габдулла ачулы тавыш белән.
  • Ник?
  • Шәкертләрне акылдан яздырмас өчен.
  • Әһә, безнең шагыйрь мактау сүзләре дә әйтә белә! Сезнең мәхәббәт турында шигырьләрегез бармы? Әллә сез, крәстиян күлмәге кигән хөрмәтле карт кебек, мәхәббәткә шелтә белән карыйсызмы?

Камил сеңлесен йомшак кына бүлдерде:

  • Диләфрүз, акыллым, без бит эшлибез.
  • Киттем, киттем...

Олы апасы Галия сеңлесенә сүзсез генә, мәсхәрәле түбәнчелек белән карады. Ул, гомумән, бүлмәгә бик сирәк керә, әңгәмәдәшенең сорауларына басынкы гына җавап бирә, инде көлеп җибәрсә, көмеш кыңгыраулар чыңлаган күк тоела. Алар Миңлебай белән дуслар, бергәләп куйган спектакльләрдә уйный да, җырлый да. Кызларга түзеп була әле, әмма Камилнең хатыны үзен шундый итеп тота, әйтерсең аның дәрәҗәле ире һичкемгә билгеле булмаган адәм белән аралаша. Аның Габдуллага карата хөрмәте үзенең ефәк итәге кебек коры һәм кыштырдык.

Камилнең анасы әле көчендә, яшьләр кебек яулыгын артка чөеп бәйли, һәм бүлмәләр буйлап нык, каты басып йөри. Тавышы, өйдә күрсәтмәләр биргәндә, 50

 

боерулы чыңлап тора. Аның хакимчәнлеген балалары гына түгел, юк-юкта ире дә сизгәләп куя.

Бу йортта электәгечә иң хөрмәтле кеше — карт, аның беренче укытучысы. Ул, озын тормыш юлы узып, акыл туплаган, әмма әлегә кадәр аның күңеленә ялкаулык һәм битарафлык үтеп кермәгән. Җәмгыятьтә аны мәктәпләргә үзгәртүләр кертүчеләр тарафдары буларак беләләр. Һәртөрле яңалыкларга каршы чыккан кадимчеләр аны күралмый һәм аның өстеннән полицмейстерга әләкләр яза. Жандармнар аның мәдрәсәсенә тикмәгә генә йөрми.

Гәзит турында сөйләшкәндә, ул яшьләрне аңлавын, хәтта эшнең нечкәлекләренә төшенүен яшерми. Трипольдән, Тифлистан, Петербургтан алдырган гәзитләр белән танышып бара, җирле «Уралец»ны укыганда, чыраен чыта: күпме сафсата, авторлар арасында кемнәр генә юк, гәзит андый эзлексез була алмый. Сезгә, ди ул Камил белән Габдуллага, төп юнәлешне ачыкларга һәм тайпылмыйча барырга кирәк. Яңалыкны яклаучыларга терәк булырга һәм кадимчеләргә кискен каршылык күрсәтергә кирәк, гәзит бәхәс урынына әйләнергә тиеш, әгәр ул юк икән, димәк, гәзит тә юк. Әнә карагыз, китап базарын күпме юк-бар басмалар басып алды: елдам сәүдәгәрләр Мәвәраэннәһер, Мәдинә һәм Бохарадан ташып тутырган багу, төш юрау китаплары дисеңме, «ярамый, кабул ителмәгән, яхшы түгел...» кебек сүзләр белән шыплап тулган үз-үзеңне тоту, әхлак кагыйдәләре турындагы җыентыклары дисеңме — исәбе- хисабы юк.

Яшьләр белән сөйләшкәннән соң, ул үзенең бүлмәсенә кереп китә дә шунда югала. Кайчакта Мотыйгулла хәзрәт үз янына Габдулланы чакырып ала. Габдулла, сөенеп, йон оекбашлары белән йомшак кына басып карт бүлмәсенә йөгерә.

15

Кайвакытларда өйдә картның барлыгы бөтенләй сизелми. Аның каравы яшьләр шау-гөр килә, музыка яңгырый, йортның зур бүлмәләреннән кызып- кызып сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Татар гаиләләре өчен мондый иркенлек, карашлар иреге, алдын-артын уйлап тормый бәхәскә керүләр бик сирәк күренеш. Ләкин бу җыелулар шундый купшы уза, күлмәкләр һәм ислемай-хушбуйлар аеруча тантана белән күрсәтелә, гаҗәеп аш-сулы була — хәтта сизелерлек ясалма да килеп чыга. Мул тормышлы булып күренү, сүз дә юк, бик яхшы, ләкин иркен тормышлы өйнең гадилеге кача.

Диләфрүз һаман да үзенең буш сүзләре белән Габдулланың башын катыра:

  • Кем соң сез? Менә, мәсәлән, Шәрифов — эсер. Мортаза әфәнде либераллар партиясендә. Әмма хәзер ул икенче партиядә — кадетларда диме. Әллә сез яшерен социал-демократмы? — Ул күзен кыскалап шаяртып-үртәп алды.
  • Мөгаен, шулайдыр, — дип ризасыз җавап кайтарды Габдулла.
  • Ай-һай! Аннан соң, байый-нитә калсагыз, кадет булачаксызмы? Сезне ураза тотмый, диләр, шул дөресме?
  • Дөрес.
  • Нигә?

Аның ачуы килде. Кызның анда ни эше бар икән соң? Аны бит бер Диләфрүз генә түгел, күпләр кызыксынып күзәтә һәм аннан нидер көтәләр икән. Менә, янәсе, укуын тәмамлар, дәрәҗә алыр һәм үз катлавы кочагына кайтыр. Мохтаҗлыктан арынуына куаныр, ирекле, фикерле булуын онытыр, башкалар кебек, ягъни ниндидер эшсез кеше булып исәпләнгән кырык мең мулланың берсе булыр... Мохтаҗлыктан арынуны үзенең хөрлегенә алмаштырыр дип уйлыйлар микән алар?

Ул Төхфәтуллиннар гаиләсенә баруын сирәкләтте һәм көчен типографиядәге эшенә сарыф итте. Миңлебай белән Сираҗиның мәдрәсәдән китү фикере көннән-көн катгыйланды. Габдулла да риза, тик сыеныр урын эзләү эшен тоткарлар дип уйлаганга гына ашыкмый иде. Камил типографияне үз йортына якынрак җиргә — сәүдә банкының идән астына күчерде, бәлки аңа да бер чолан табылыр. Ләкин монда тагын да кысанрак булып чыкты. Шулай да, төн уртасына кадәр утырганнан соң, конторада куна калды.

Типография эшчеләрен ул тупас гадилекләре, буйсынмас булулары, гыйсъянча сөйләшүләре өчен үз итте. Кайвакыт Винклер эшханәсе, депо эшчеләре белән кыска гына яшертен очрашулар булып ала. Аннары алар куеннарына нидер кыстырып, тиз арада юкка чыга. Алар артыннан, таштан коелган казаклар мыекларын кабартып, таш кылычларын чыңлатып карап калган кебек тоела. Таштан ясалган арысланнар мәңгелек йокыда. Нәшрият рәссамы Калентьев банк ишегалдындагы тирән сөзәк чокырда әрле-бирле йөренә һәм менә-менә өстән ташлар тәгәрәмәсен дигәндәй муенын җилкәсенә батыра.

  • Кабахәтләр, — дип мыгырдады ул, таштан коелган казакка тибеп, һәм нәфрәтеннән агарынды. Бу сыннарны ул округ казак суды әйтүе буенча керү юлына кую өчен эшләгән иде — ләкин соңгы мизгелдә генә сынны яраксызга чыгардылар. Башта, Калентьев әле калыбын күз алдына китергәндә, кабарып торган бүрекләр, калын таш мыеклар, кылычлар аермачык күренмәде. Сыннар ничектер кызыклы иде: алар таш та, шул ук вакытта җанлы да тоелды, аларда сер, билге, илаһилыкка ишарә бар иде. Ләкин аның кулыннан үткәч, казаклар бу серлелекне югалттылар.

Типография эшчеләре дөрестән дә куркыныч сөйләшүләр алып бара — һәм хәзер инде ерактагы вакыйгалар турында түгел: үз хәлләреннән кәефләре кырыла. Типография хуҗасына эш хакын арттыру, эш көнен кыскарту, елга бер тапкыр ике атналык ял бирү турында таләпләр куярга җыеналар. Таләпнең текстын төзеделәр, хуҗага болай гына тапшырыргамы, әллә эш ташлап бирергәме дип фикер алыштылар. Кыюраклары депо һәм Винклер эшханәсе эшчеләре белән берләшеп, баш күтәрүне хуплады. Кайбер куркаграклары Габдуллага өметләнделәр: бәлки ул хуҗа белән бер-ике сүз алышыр да мәсьәлә шундук уңай хәл ителер?

Габдулла риза булган иде. Ләкин Камил дөрт итеп кабынды:

  • Син... син бит миңа килгәндә, сигез тәңкә ала идең, хәзер — егермене. Мин һәрвакыт хезмәт хакыңны күтәрә килдем.

Габдулла үзенең элек хәреф җыючы гына, хәзер өстәвенә конторчы да, таратучы да, хезмәткәр дә булуы турында әйтергә теле кычытса да дәшми калды.

  • Гафу ит, — диде ул, тыелып, — мин үзем турында әйтмим. Эшчеләр тәүлеккә уникешәр сәгать кургаш тузаны йотып, караңгыда күзләре сукырая, хезмәт хаклары — тиеннәр генә.
  • Бәлки алар эш ташларга җыеналардыр? — Камил тамак төбе белән акырды. — Әй, чәнчелеп китсеннәрсәнә! — диде ул ахырдан. — Төкерә алар безнең хезмәткә, милләт өчен тырышуымны аңлыймыни алар? Тукта, ә син... анда, типографиядә, берәр сүз таратмадыңмы?

Габдулла сүзсез генә борылды да чыгып китте.

Берничә көн сөйләшмәделәр. Бу киеренке тынлык бик авыр узды. Өченчеме, дүртенчеме көндә Камил үзе Габдулла янына килеп, аны конторага чакырды.

  • Сөйләшәсе бар.
  • Кичә «Уралец» редакциясендә тентү булган, — ишек ябылыр-ябылмас ашыгып сүз башлады Камил. — Бүген, типография хуҗасы буларак, мине чакыртып алдылар.
  • Эш нәрсәдә соң?
  • Баш мәкаләдә мөхәррир исеменнән: сайлаулар турындагы яңа кагыйдәнамә ярты халыкны — хатын-кызларны, егерме бишкә кадәрле яшьләрне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итә... — дип язылган. Хәер, үзең дә беләсең. Әйе, тагын өстәвенә большевиклардан өземтәләр китергән: эшче депутатлар Советына — Вакытлы хөкүмәт нигез әзерләгән.
  • Аржановмы? Аннан андый кыюлыкны көтмәгән идем. Сиңа нәрсә диделәр?
  • Миңамы... Типографияңдә листовкалар басыла дип әйттеләр. — Ул Габдулланың күзенә текәлде.

Габдулла да күзен читкә бормыйча җавап бирде:

  • Бу турыда берни белмим.

Камил җиңел сулап куйды: күрәсең, ул да хәбәрдар түгел.

  • Алай да калада социал-демократлар оешмасы бар, кайбер эшчеләрем алар белән бәйләнештә. Бу турыда миңа пристав читләтеп әйтеп куйды. Сиздерде! Димәк, әлегә берәүне дә эләктермәгән. Мин үз эшчеләремне тотып тапшыра алмыйм бит инде! Ләкин мин... үз артымда ниләр эшләнгәнен белергә тиеш.
  • Пристав өркетергә генә теләгәндер, дөрестән дә, бернинди дәлил юк бит.
  • Алла кушсын! Тик казанлылар... алар күпне күргән, халыкка коткы таратмасмы? Хәер, Ходай язганын күрербез. «Уралец»ны, мөгаен, ябарлар. Яңа басма артыннан йөрергә кирәк. Минем уйлавымча, урыс гәзите ачсак ансатрак, кала кешеләре миңа ярдәм итәр. Менә авыртмаган башка тимер тарак... Мин бит Думага кандидатурамны куярга уйлаган идем.
  • Думага? Чынлап әйтәсеңме?
  • Күз алдыңа китер, әгәр депутат булсам... дәрәҗә, абруй. Аннары юк- бар полицейскийлар эшемә борын тыга алмас иде. Ләкин хәзергә бу турыда хыялланып та булмый.

Аннары... вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән дәвам итте. «Уралец»ны ябып та өлгермәделәр, Камил шунда ук «Уральский дневник» дигән яңа исемдәге гәзит ачарга гариза язды. Чуалышлар чоры булган 1905 елда ул типография сатып алды һәм аңа рөхсәт тә бирделәр. Ләкин хәзерге хакимият аңардан туу турында таныклык таләп итте: канун буенча наширлек хокукы егерме бише тулганнарга гына рөхсәт ителә. Камилгә яңарак кына егерме өч тулды. Сафсата! Туучы, өйләнүче, үлүчеләрне теркәү әтисе кулында... Өч көннән Камилгә кирәкле кәгазь әзер булды. Хәзер ул «Уральский дневник»ны чыгара һәм сайлау кампаниясендә катнаша ала.

Гәзит инде басылды, сайлау алды җыелышларында да катнашты, шатлыктан күктә йөзеп йөргәндә, кинәт судка чакыру килде. Аның өстеннән әләк бар. «Тик кем, кем?» — дип ачыкларга тырышты кызу канлы Камил. Хәер, әләкчене белүдән ни файда? Моңарчы һәрвакыт эшләре уң барганда, кемнеңдер әшәке әләге барысын да җимерсен әле. Ә бит бу дөньяда барыбер бөтен нәрсә сатылган, алынган. Тормыш юл куешып килешүләрдән генә тора. Юк, ул бирешергә тиеш түгел!

16

Озакка сузылган салкыннардан соң, ниһаять, беренче кар явып, каланы аклыкка күмде. Көзге усал җил карларны таратып уйный.

Табигатьтә күптән көтелгән үзгәрешләр кешегә сәер һәм көчле тәэсир итә.

 

Моңарчы үтәлми килгән эшләрне шатланып, сөенеп башкарганыңны сизми дә каласың. Алар белән дә шулай булды; карга баткан Миңлебай килеп керде һәм катгый рәвештә, бүген үк кунакханәгә урнашу турында хәбәр итте: үзеңә сыендырдың, инде хуш, мәдрәсә!

  • Нигә бүген, хәзер үк? — дип гаҗәпләнсә дә Габдулла, үзе дә шул минутта ук вак-төякләрен җыеп кунакханәгәме, башка җиргәме китәргә әзер иде инде.
  • Бүгенме? Нигәме? — дип кабатлады Миңлебай, елмаеп. — Кар ява, рәхәт... нәрсәдер булды миңа. Сираҗи да шул халәттә. Әйдә, бер — ике!

Җыендылар да киттеләр. Кибетләр яныннан, кар каплаган киң мәйдан кырыйлатып, күптән түгел ачылган «Казан» кунакханәсенә атладылар. Якты матур көн, күзләр сөенеч белән тулы; салкын саф һава күкрәкләрне ярып керә. Әнә малайлар зур сары этне чанага җикмәкче булып кайнаша. Эт бауларны чуалтып качты. Малайлар дәррәү эт артыннан ташланды. Ерактан бозы зәңгәрләнеп күренгән елга яры шау-гөр килә. Яшьләр, җыйнаулашып, тау шуа. Чаналарга төялеп выжлап төшеп китәләр, кайберләре утын чаналарында җилдерә... Диләфрүз дә, мөгаен, андадыр — көяз гимназистлар, ялагай приказчиклар, каникулга кайткан юнкерлар янындадыр. Кала бакчасында бозны кырган тавыш ишетелә — шугалакны чистарталар. Кичен ул итәкләр, бүрекләр, кокардалар белән чуарланыр.

«Казан» кунакханәсе кыегындагы киң алтакта ерактан ук балкып тора. Себерүче шома тротуарны тазарта. Кар көртләре буйлап зәңгәрсу очкыннар сибелә.

Итекләрендәге карны себерке белән сыпыргалагач, аларның гайрәте сүнде, кинәт кенә эчләренә шом йөгерде: яле ычкыныгыз моннан, диярләр кебек тоелды.

Ләкин хезмәткәр үзе ишекләрне ачып, аларны төче елмаеп эчкә чакырды:

  • Рәхим итегез, әфәнделәр! Исән-имин килеп җитүегез белән.

Кунакларга хезмәт итү тәүлеккә илле тиеннән бер ярым сумга кадәр икән. Айлык түләү — ун тәңкә. Төшке аш кызыксындырса, рәхим итегез, ике төрле ризык — утыз биш тиен. Иртән һәм кичен чәй кертерләр. Яхшы, Габдулла айлыкны алдан түләп куяр — ун тәңкә. Тагын ун тәңкәсе ашауга кала.

Хезмәт күрсәтүче егетләрне өске катка алып менде. Сираҗи белән Миңлебай икесенә бер номер алды, Габдулла ялгызы гына урнашты.

  • Монда әйбәт, тыныч, — диде хезмәт күрсәтүче. — Гыйнварда Гурьевтан извозчиклар килә... Ну, бераз шаулап бәйрәм итеп алырлар, аннары тагын тынычлык урнаша.

Габдулла аны тыңлап тормады, үзенә бирелгән номерны күздән кичерде. Иң мөһиме — өстәле бар икән, аны тәрәзә янынарак күчерәсе булыр. Хөҗрәсеннән китапларын, киштәләрне алып килер — бар да булыр. Кунар урыны, эшләр эше бар. Номерда рәхәт, бик җылы.

Чишенеп тә тормыйча, ул ике бүлмә аша урнашкан иптәшләре янына ашыкты. Сираҗи белән Миңлебай, хәлдән таеп, ялкауланып ята. Төшке ашка кадәр ятакта аунап, кичен бәлки йөреп керербез, диештеләр.

  • Ярар, калыгыз алайса. Мин киттем, бераз йөреп керәм.

Габдулла урамга чыкты һәм бернинди максатсыз Зур Михайловское урамына юнәлде. Көн искиткеч!

Чанасына кырын ятып, Мортаза Гобәйдуллин узып китте. Өстендә кеш якалы иркен тун, кулында төлке каймалы тире бияләй, ак фетр итекләрен чана кырыена терәгән. Нечкә-сыгылмалы муенын сузып, ат кызуламакчы була.

Мәйданда яткан ап-ак кардан күз чагыла, шат чырайлы сәүдәгәрләр тамакларын кырып кала... Әнә зинданнан качкын солдатларны алып киләләр. 54

 

Алар тирәсендә казак хатыннары кайнаша, тоткыннарның кулына күмәч, акча сонмакчы булалар.

Почмактагы чәчтарашханәдән, хуш ис аңкытып, мөселманнар өчен яңа күңел ачу йорты ачкан Нәбиулла чыкты. Бүтәннәргә охшамаган, кызыклы шәхес! Аны каланың бер генә тәкъва кешесе дә мактарга җөрьәт итмәс иде, әмма һәрберсе эченнән генә, ир-ат үткен икән — теләсә кайсы эш аңа уңыш китерә, дияр. Нәбиулла мыек астыннан гына көлә, ул хәйләкәр, халыкның үзе турында ни уйлаганын тоя.

Көтмәгәндә, Габдулла Нәфисәне күреп алды! Зәңгәр җирлеккә кечкенә тимгелләр төшерелгән пәлтәдән, кабарып торган шәл бөркәнгән, бәйләнгән ак йон бияләй кигән кыз җиңел адымнар белән бара, янәшәсендә чәчкәле киң шәлгә уранган Сәрби түти.

Габдулла, елмаеп, хатын-кызларга баш иде һәм үтеп китмәкче иде, ләкин Сәрби тутасы туктады.

  • Исәнме, күгәрченкәем, исәнме?! Без менә мадам яныннан. Ай-һай рәхәт икән кар өстеннән атлаулары. Нәфисәне каршы алырга бара башлаганнан бирле үземне әйбәт хис итәм. — Серне ачканын аңлап, бер генә минутка телен тешләде. Көлеп җибәрде дә сүзен дәвам итте. — Әйе, нишлисең. Бичара кыз баланы һәркем җәберли ала. Ләкин!.. — ул кулындагы таякны селкеде.

Габдулла да көлде, аның кызын мыскылларга җыенган базарчының баш очында таякның ничек уйнаганын күргәндәй булды.

  • Юныс абзыйның хәле ничек?
  • Килмисең, килмисең безгә! Юныс абзаң ютәлли, үпкәсе гыжлый, иске самавыр кебек. Син килеп чык, Нәфисәнең чигүләрен карарсың. Аңа инде аз- маз үтенеч белдерә башладылар, мадам мактап туя алмый. Әй, урамда егетләр белән сөйләшеп тору килешми дә инде, тик без озакка түгел.

Нәфисәнең нур чәчеп торган оялчан-бәхетле йөзе чак кына өскә чөелгән, ул сүзгә катнашмый, әмма дерелдәп куйган озын керфекләре, ирененең сизелер- сизелмәс хәрәкәте — аның барысын да ишетүе хакында сөйли. Гаҗәп, ул үзенең тәрбиягә алган ата-анасы һәм аларның балаларына бөтенләй охшамаган. Тегеләр кызу канлы, башкисәрләр — ул тыйнак, озын, бәхетле, сихри йокыда сыман.

Сәрби тутасы белән Нәфисә китте, Габдулла алар артыннан бик озак карап торды, куып тотасы, кыз белән кар атыш уйныйсы, рәхәтләнеп шаярасы-көләсе һәм аны тауга чакырасы килде. Ләкин ул урыныннан кузгалмады.

Дәвамы киләсе санда

Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәрҗемәсе.

 

 

[1] «Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимешләре».

Реклама