Логотип Казан Утлары
Шигърият

ОФЫК АРТЛАРЫНДА ОФЫК БАР

Пәйгамбәрләр турында кыйсса
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Үз дигәнчә һәркем көн иткән.
Пәйгамбәр дә судан яралмаган,
Кендекләре җиргә береккән.
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Ничәү алар – төгәл кем белгән.
Пәйгамбәр дә Адәм баласы бит,
Сәгатьләре суккач, бер үлгән.
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Күктә шулай кирәк тапканнар.
Хак илчесе диеп тормаганнар,
Аларга да ташлар атканнар.
Нух пәйгамбәр, Гайсә, Ибраһиммы,
Сөләйманмы – кайсы көчлерәк?
Кавемнәрне тугры, изге юлга
Бастырырга күпме көч кирәк?
Һәр пәйгамбәр утны-суны кичә,
Абруй ала, шөһрәт, дан ала.
Ахырзаман пәйгамбәре булып,
Тик Мөхәммәд кенә санала.
Шигырьнең дә бар үз нәбиләре*:
Кол Галиләр, Тукай кебекләр.
Пушкин белән Лермонтов та даһи,
Буй җитмәстәй биек, бөекләр.
Мин дә шагыйрь, халкым белән бергә
Күпме шатлык, моң-зар кичергән.
Мин дә шагыйрь, изге бу исемгә
Кер кундырмам, тап та төшермәм.
Мин дә шагыйрь, тел сагында торам,
Фикерем бар, баймын хискә дә.
Шигърияттә бер пәйгамбәр булу
Кереп карамый тик төшкә дә.
Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,
Пәйгамбәрләр – халык бәгыре.
Кемне гади һәм пәйгамбәр итү –
Бусы инде күкләр әмере.


Тауга менсәм
Тау башында бөдрә җилләр уйный,
Үзәннәргә томан таралган.
Таулар горур, алар кешеләрдән
Күпкә алданрак яралган.
Тауга менсәм, сулыш иркенәя,
Юкка чыга әрнү, борчулар.
Әрем исләреннән исерәм мин,
Кылганнары шундый ярсулар.
Җай чыкканда, шушы тауга менеп,
Укып төшәм белгән догамны.
Фәрештәләр, дәшми-тынмый гына,
Язып бара минем кылганны.
Гади үрләр генә түгел таулар,
Язмыш бүләк иткән тәхет ул.
Шул тәхеткә басып, туган җирне
Данга күмү – үзе бәхет ул.


Әйләнүдән җирем туктамый
Басып торам җирнең уртасында,
Кыйбла яктан җылы җил исә.
Өздерепләр күктә тургай сайрый,
Март бетмәгән әле югыйсә.
Сыерчыклар килеп өлгермәгән,
Карга кайтуына атна юк.
Кая карасам да, офык ачык,
Офыкларда бикле капка юк.
Бар тереклек гүя хәрәкәттә,
Кар суында коена чыпчыклар.
Бу офыклар соңгы офык түгел,
Офык артларында офык бар.
Җан иясе язгы мәшәкатьтә,
Хәрәкәттә бар да, йокламый.
Мин сокланып басып тора диеп,
Әйләнүдән җирем туктамый.


Кем гаепле?
Кем гаепле?
Җавап табалмагач,
Өмет белән багам күкләргә.
Безнең сөю – ул гөнаһсыз сөю,
Үрнәк иде, үрнәк күпләргә.
Кем гаепле?
Нигә аерылыштык,
Кайсыбызда гаеп күб(е)рәк?
Айлар, еллар узды, тынычланмый,
Газаплана йөрәк көчлерәк.
Кем гаепле?
Әллә гайбәт сүзләр
Сиздермичә керде арага?
И Ходаем, башка гашыйкларны
Гайбәт сүзләреннән арала.
Кем гаепле?
Дөрес итеп моңа
Еллар гына җавап бирерләр.
Кем гаепле?
Синме, әллә минме –
Сак белән Сок кебек гомерләр.


Фәрештәләр белән бәхәсләшмим
Ничә тапкыр авыз пешкәне бар,
Нигә кеше шулай ашыга?
Ничә тапкыр иткән изгелегем
Гөрзи булып төште башыма.
Аңа карап бер дә бирешмәдем –
Шундый итеп Ходай яраткан.
Юлың дөрес, диеп, фәрештәләр
Пышылдыйлар төрле тарафтан.
Фәрештәләр әйткәч, хактыр ла ул,
Шик-шөбһәгә алу килешми.
Кул-аякта егәр китеп бара,
Ә рухым сау, рухым бирешми.

Безнең як
Болыннарда, уйсу урыннарда
Сыек томан ята кич-иртә.
Болыннарга чыгып, бер суласаң,
Чыклы үләне дә исертә.
Дөрес, безнең Идел-Камабыз юк,
Эстәрле ул башка төрлерәк.
Су буеның куе таллыклары
Кырлай урманыннан серлерәк.
Һималайлар белән чагыштырсаң,
Безнең таулар гади үр генә.
Тик гомергә хәтереңдә калыр,
Берәр тапкыр аны күр генә!
И туган як, газиз бишегем син,
Шулкадәрле ник син кадерле?
Хәтта котыпта да сине уйлау
Гел җылытып тора бәгырьне.


Кеше җаны
Йолдыз атылуны халыкта
яңа кеше туу билгесе, диләр.

Әйтәләр бит: кеше үлгәннән соң,
Җаны күчә икән бүтәнгә.
Хакка рәхмәт, бер хәшәрәт итми,
Миңа кеше җаны керткәнгә.
Суалчан йә бөҗәк итәр иде,
Йә булмаса, ерткыч арыслан...
Нишләр идем, юлбарыслар белән
Җан кыюда әгәр ярышсам?
Үләксәләр белән туенырга
Чүл бүресе, ярый, итмәгән.
Кеше – горур (гәрчә кайберләре
Хайваннардан ерак китмәгән).
Кеше – горур, хыял канатлары
Вакытыннан алда сынмасын.
Бар гомере узсын сихәтлектә,
Ышанычы аның сүнмәсен!
Газиз Аллам! Миңа иңдергәнсең
Бер гөнаһсыз җанын төркинең.
Рәхмәт Сиңа, Синең кәнсәләрдә
Булмаса да таныш беркемем.
Н У Р Ә Х М Ә Д И Е В
7
Хәер, коррупция дигән сүзне
Сезнекеләр хәтта белмидер.
Күк кәнсәсе, кайдан карасаң да,
Җирдәгеләр өчен өлгедер.
Миннән алда шушы җанны йөрткән
Инсан, бәлки, шагыйрь булгандыр.
«Карурман»нар мескеннәрдән түгел,
Нечкә күңелләрдән тугандыр.
«Карурман»нар кайчан язылган да,
Кемнәр язуы да – билгесез.
Алар туган халык бәгыреннән,
Шуңа күрә дә бит үлемсез!
Адәм балалары туалар да
Мәңгелеккә китеп баралар.
Яңа хуҗа эзләп гаҗизләнгән
Запас җаннар бардыр, бар алар!
Бер сәбәпсез күкләр күк(е)рәми,
Запасларның чыга кирәге.
Белсәң иде: кайсы асыл затта
Бәргәләнә Тукай йөрәге?
Кол Галинең вафатыннан бирле,
Күпме җилләр исте, су акты.
Нәфис затлар йөккә уза торды,
Малайлары туды, кыз тапты.
Шулар арасында татарымны
Данга күмгән тагын кемнәр бар?
Шигъриятнең асыл бакчасында
Күзнең явын алыр гөлләр бар.
Зәңгәр күктә йолдыз атылуны,
Әй кардәшем, нәрсә диярсең?
– Яңа кеше туды, котлы булсын,
Иясез җан тапты иясен!


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.