Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ХАЛЫККА ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР»

Татар театр сәнгатенә 110 ел

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр татар телендә спектакль
күрсәтелә. Бу көн татар театрының барлыкка килү датасы булып санала.
Казанда Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхес, талантлы
музыкант һәм җырчы Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан, алдынгы фикерле
татар егетләрен туплап, бер төркем оештырыла. Бу – соңрак «Сәйяр» исемен алган
беренче профессиональ татар театр труппасы буларак билгеле.
Озакламый труппага беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-
Волжская һәм «Сәйяр» труппасының булачак җитәкчесе – Габдулла Кариев кабул
ителә. «Сәйяр» – 1908 елда труппага Габдулла Тукай кушкан исем («күчеп йөрүче
йолдыз» мәгънәсендә). Татар театры, үзенең беренче исеменә гасыр буе тугрылыклы
калып, ил гизә; ул Мәскәү, Санкт-Петербург, Баку, Уфа, Идел буе, Урал, Себер,
Казакъстан, Урта Азия шәһәрләре һәм Балтыйк буе республикаларында, ерак чит
илләрдә гастрольләрдә булып, үзенең милли-мәдәни вазифасын зур фидакярлек белән
башкарып килә. 1918 ел ахырына кадәр «Сәйяр» исемен йөрткән татар театр труппасы
артистлары, барлык авырлыкларны җиңеп, чор каршылыклары һәм фәкыйрьлек белән
көрәшә-көрәшә, нибары ун-унике ел эчендә тормышчан, халыкчан, рухи тәрбия
чыганагы булып җитешкән милли театр барлыкка китерәләр һәм аны чын сәнгать
югарылыгына күтәрәләр.
1912 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, «Сәйяр» төркеменнән китеп,
Уфада «Нур» дип аталган икенче татар театры труппасы оештыра. Оренбург шәһәрендә
1915 елда Вәлиулла Мортазин-Иманский җитәкчелегендә татарча өченче театр –
«Ширкәт» труппасы эшли башлый.
Шулай итеп, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр татар театры ил күләмендә
танылып өлгерә, һәм аның белән кызыксынучылар арта. 1917 елга Габдулла Кариев
җитәкчелегендәге «Сәйяр» артистлары Россия буйлап даны таралган, театр белгечләре,
тәнкыйтьчеләр күзлегеннән дә иҗади җитлеккән, тамашачыларның мәхәббәтен
казанып, матди яктан да иркен сулыш алган труппа булып килеп керә. Бу вакытта
театр өчен махсус бина булдыру чаралары да күрелә башлый. Октябрь революциясе
театр тормышына яңа борылыш, яңа сынаулар алып килә. Кыска гына арада берничә
исем алыштырып, театр үзгәрешләр чорында үзенең актив эшчәнлеген дәвам итә.
1922 елда, «Сәйяр» труппасы нигезендә һәм аңа төрле яклардан, төрле
труппалардан артистлар, драматурглар, музыкантлар җыелу нәтиҗәсендә, Дәүләт
театры төзелә. Ул «Кызыл Октябрь исемендәге Беренче Татар Дәүләт үрнәк драма
театры» дип атала, аның җитәкчесе итеп Габдулла Кариевның шәкерте – артист,
режиссёр, драматург Кәрим Тинчурин билгеләнә. 1923 елда Казанда театр техникумы
ачыла һәм татар театрына артистлар әзерләүне башлап җибәрә. 1926 елда исә труппа
техникум тәмамлаган беренче артистлар Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Галия
Кайбицкая, Хәким Сәлимҗанов кебек яшь талантлар белән тулылана. 1926 елда театр
«академия» исеменә лаек була, 1928 елда махсус җиһазландырылган, уңайлыклары
булган бинага күчә, ә 1939 елда, Галиәсгар Камалның 60 еллык юбилее уңае белән,
татар халкының төп театрына аның исеме бирелә.
Татар театры Бөек Ватан сугышы елларында да, сугыштан соңгы катлаулы чорда да
иҗат эшчәнлеген туктатмый. Зур җиңүләр һәм табышлар аша бүгенге абруйлы көненә
килеп җитә.
Бүгенге татар театры – Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын
тормыш мәктәбе ул һәм, татар театры дигәндә, әлбәттә, җөмһүриятебездә, илебездә
эшләп килә торган күп кенә дәүләт, шулай ук район-авыл театрларын да зур горурлык
белән исәпкә алу шарт. Алда тәкъдим ителгән язмаларда әйдәп баручы кайбер татар
театрларының соңгы еллардагы эшчәнлеге белән танышырсыз.
Редакция