Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР ҮТӘ ШУЛАЙ ТОТАШТАН

Дусларым
Йөз сум акчаң булганчы,
Йөз дустың булсачы.
Халык мәкале

Озак очтым, талды канатым,
Тау-ташларга бәреп канаттым.
Дуслар шул чак канат булдылар,
Хыялыма илтеп куйдылар.
Диңгез уртасында ялгызым,
Дулкыннарга елап ялындым.
Килде көймә туган җирләрдән –
Дуслар миңа җилкән җибәргән.
Сахра кебек иде күңелем,
Кайнар комга беттем күмелеп.
Тамды тамчы җанга дым булып –
Атап миңа килде ак болыт.
Көзге җилдә торам күшегеп,
Ямьсез сүздән рухым төшереп.
Дуслар янә терәк булдылар –
Минем җырны җырлап уздылар.
Йөзгә тулмаса да саннары,
Дусларымны тормыш сынады.
Булмасам да үзем әлләкем –
Дусларымны сайлый белгәнмен!

Чакырма…
– Кайт, – дисең... –
Кайт, – дисең, – үткәнгә!
Авырдыр кайтуны көткәнгә…
Юк инде, юл инде өзелгән,
Кул изим гомерем көзеннән.
Үткәннәр үткәндә икән шул,
Үткәннәр үткәннәр икән шул!
Язларда ачылган бөреләр
Гөл булып саргаеп кипкәннәр икән шул.
Килми лә
Кайтасым үткәнгә!
Юк рәнҗү, юк нәни үпкәм дә.
Үткәннәр калганнар үткәндә,
Ямансу гомерләр үткәнгә.
Яшәлгән, яшьнәлгән, янылган,
Эзләнгән, нәрсәдер табылган…
Яшәмим үткәннәр белән мин,
Бүгенге көнемә табынам.
Чакырма, кадерлем, үткәнгә,
Сөюләр яңармас күңелдә…
Наз булып, сагышлы яз булып
Яшә син үткәнем түрендә.


Кызыма
Син – минем илаһи халәтем,
Даным – син, һәм дә ки – шөһрәтем.
Көзгегә багам да –
Бар ямем
Кызыма күчкән, – дим, – шөкрана!
Син минем – нәп-нәни Чулпаным,
Тыюлар белмәгән шук чагым,
Уеннан туймаган курчагым,
Сөюдән кабынган учагым!
Син – минем иртәнге саф чыгым,
Син – минем чыркылдык чыпчыгым,
Акыллым, булганым, зирәгем,
Син – минем баш куяр тирәгем.
Аен – көн, елын ай үсәсең,
Теземнән бигрәк тиз төшәсең…
Чү, балам, ул кадәр ашыкма,
Болай да киртә юк вакытка.


Төш
Шул ук төш –
Мин аның
Төш икәнен беләм:
Үтә газиз ямьле ишегалды,
Яшел бәрхет чирәм.
Көмешсыман тавык үлән чемчи,
Чеп-чеп чебиләре,
Ишетелә әбиемнең шунда
Медер-медер нидер сөйләнгәне.
Җилләр кочып китә, иркәләнәм,
Миңа шундый рәхәт!
Калыр идем бәрхет чирәмнәрдә,
Туялмаган ләззәт.
Әбиемнән шундый тәмле булып
Җиләк исе килә,
Сөялләнгән кулкайлары белән
Йомшак итеп сөя.
Уяндыра...
Уйлар уйландыра.
Гамьсез үткәнемә
Кайта алам икән, мин бәхетле –
Булсын төштә генә!
Төш икәнен беләм,
Шуңа елыйм.
Азга, төштә генә
Вакытларны чигеп кайтам әле,
Кайтам үткәнемә!
***
Күңелемдә күптән давыл тынган,
Ярларына кайткан ярсуым.
Тыныч кына гомер иткән мәлем,
Бер могҗиза итми кар суын...
Яшим дә күк, яшәмим дә сыман,
Язлар җәйгә, көзгә тоташа,
Елларның да иске-яңасы юк,
Гомер үтә шулай тоташтан.
Әмма бүген әллә нишләп киттем:
Бәгыремне өтеп өн килде:
Язда ярсып, җәйләрендә җилсеп
Яшәмәгәч гомер ник кирәк?!
Сискәндерде җанны.
Тамырларда
Кан агышын тойдым.
Мин исән!
«Яшьлек әле үтеп бетмәгән ич,
Канат итеп җилне кил!» – дисәм...
Ишетерме берәү?
Давыл тынган,
Ярларына кайткан ярсуы,
Әллә нигә иләс-миләс итә
Бу язларда көмеш кар суы...

Сурәт
Тәрәз читеннән үрелеп
Бер йолдыз карый –
Яшь сылу кыз ай нурында
Чәчләрен тарый.
Ефәктәй чәчләр үбәләр
Нәфис иңнәрен,
Чит күзләрдән каплый тәннең
«Яшерен җирләрен».
Ай нурында коена кыз,
Алтын тарагы,
Төн-пәрдә дә яшерәлми
Татлы газабын.
Мөлдерәмә хисләренең
Тулышкан мәле,
Уйларының гөнаһланган,
Сугышкан мәле.
Чәч тарый кыз, очкынлана
Толым очлары,
Таш йөрәкне эретерлек
Кайнар кочагы.
Күз тимәсен чәчләреңә,
Пәрдәләрне яп,
Таң ата бит озакламый,
Йокла, кызый, ят.
Төшләреңдә килер ярың,
Ап-ак ат менеп,
Бик татлы да, газаплы да
Яшәве сөеп.


Ямь
Таң әтәче тавышымы,
Йолдызлар карашымы
Уятты да, озак кына
Эңгерне тыңлап яттым.
Кышкы иртә. Берән-сәрән
Йолдызлар сүнә бара,
Өйләрдә утлар кабына –
Йокыдан тора сала.
Иренеп өрә эте дә,
Ник өрсен – барсы таныш:
Хуҗасының атын җигеп
Эшкә китеп барышы.
Мөгрәп аваз салды сыер:
– Җитез бул, җиңги, тулдым...
Салкын һава баш әйләнгеч
Сөт исе белән тулды.
Күршедәге ак әбинең
Намазга оеган чагы,
Бу мизгелдә әтәчләр дә
Кычкырмый, туктап калды.
Бәс сарган агачлары да
Әйтәләр сыман зекер:
«Тыныч иртәләрең өчен,
Илаһым, мең-мең шөкер!»
Уянганымны сиздерми
Эңгерне тыңлап яттым.
Авылымның бу халәте
Җаныма шундый якын.
Ни ямь таба, беркайчан да
Авылы булмаганнар!
Кая барып сихәт ала
Авылда тумаганнар?
Әтәчләр таңны чакыра –
Дәртле соң тавышлары!
Ун тавыкка – бер әтәч бит,
Ходайның табышмагы...


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.