Логотип Казан Утлары
Шигърият

БИРЕШМӘС КӨЧЛӘР ТАБАМ

Әнкәм элемтәсе
Тел очыма килгән кайбер сүзне
Әйтә алмый торган чагымда,
Әнкәм ничек әйтер иде икән,
Диеп күзаллыйм мин чынында.
Туган телем аша элемтәләр
Салып китте әнкәм дөньядан.
Кайтавазлар булып колагымда
Тавышы чыңлый яңа-яңадан.
Ишетелә газиз әнкәм теле
Нәкъ үзенчә, безнең авылча.
Бәреп чыга чишмә суы кебек,
Чит сүзләрдән колак тыгылса.
Онытыла барган сүзләр гүя
Сикереп тора йокыдан уянып.
Шулчак –
Әнкәм сүзен, әнкәм әйтемнәрен
Кабатлыймын сөенеп-куанып.

Татар теле җырлабрак сөйләшелә
Чит илдә булып кайткан бер
ханым әйтүенчә, испан телләре
белән чагыштырганда, татар
теле җырлабрак сөйләшелә икән.

Әкрен генә, бер-береңнең кадерен белеп,
Хәлләреңә кереп кенә эндәшелә.
Авыр чакта кайгыларны җиңеләйтеп,
Татар теле җырлабрак сөйләшелә.
Күп яуларны күргән башлар уйландыра,
Тыныч тормыш өчен җаннар килешелә.
Кан саркыган йөрәкләрне иркәләргә
Татар теле җырлабрак сөйләшелә.
Канлы еллар хәтерләре китми генә,
Моң-зарлардан юанычлар өләшелә.
Дәва булып күңелләрнең ярасына,
Татар теле җырлабрак сөйләшелә.
Гасырларның кайтавазы колакларда,
Үткәннәргә борыла-борыла эндәшелә.
Күкрәкләрдән чыккан моңга сарылып,
Татар теле җырлабрак сөйләшелә.
Күпме анда нәзакәтле назлы сүзләр
Сөю тулы күңелләрдә берләшелә.
Сөенечле җылы хистә тибрәндереп,
Татар теле җырлабрак сөйләшелә.


Телим изгелек кенә
Яратмыймын кимсетсәләр,
Йомшаклыгымны сизеп,
Күңел кылларымны кемдер
Китмәкче булса өзеп –
Үрә басып каршы торам,
Тырмашам, үҗәтләнәм.
Ничек көч табам шул чакта? –
Үзем дә гаҗәпләнәм.
Ошатмыймын – төп башына
Утыртып калдырсалар,
Күңелем тартмаган җиргә
Кунакка чакырсалар.
Тәүбә иткән, онытылганны
Кабаттан актарсалар,
Җан дусларым гаеп эзләп,
Күңелемне кайтарсалар.
Шул чакта тынычлык сорап,
Ялварам бер Аллага,
Һәм аңа зур рәхмәт укыйм
Тудырганга дөньяга.
Тормышның бар гүзәллеген
Күз алдыма китерәм.
Караңгылык юкка чыга –
Тирә-ягым – бер дигән!
Кара болытлар тарала,
Җилфердәтеп итәген,
Онытам – йөрәкне тырмап,
Көндәшләрнең үртәвен.
Һәрбер җан иясенә мин
Телим изгелек кенә –
Мәрхәмәт, игелек, тәүфыйк
Бир, Аллам, дип һәркемгә!


Җай
Бу дөньяга күпне биргән Ходай –
Зәмһәрир кыш белән эссе җәен,
Мәхәббәт һәм нәфрәт, кайгы-сагыш –
Һәм йөрәк аша үткәрергә җаен.
Ни күрсәң дә, бар да үтеп китә,
Гомер уза тора һәр таң саен.
Ни әйтсәң дә, яшәү – яшәү инде,
Елмаерга кирәк табып җаен.
Ачып җибәр кара пәрдәләрне,
Кояш керер күңел түрләреңә.
Юлларың уң булыр киләчәктә,
Яшә ышанып бер җай килеренә.
Бу дөньяда бар да хикмәт белән,
Бернәрсә дә түгел гади генә.
Бәхет үзе янда гына йөрер,
Очрамыйча калмас өметлегә.


Фани дөнья
Алдандым, бик күп алдандым,
И, дөнья, фани дөнья!
Шуңадыр керсез күңелемне
Салдың мең төрле уйга.
Елмаеп каршы алсам да
Синең һәрбер таңыңны,
Киметтерде акрын-акрын
Ышанычын җанымның.
БИРЕШМӘС КӨЧЛӘР ТАБАМ
56
Иркәләрсең дигән чакта
Камчыладың син күбрәк.
Гаҗәпләнәм – бу көнгәчә
Ничек чыдады йөрәк?
Картлыгым ишек какса да,
Бирешмәс көчләр табам.
И, дөнья, мең ел яшәп тә,
Тик синнән туя алмам!


Урау-урау юллар
Урау-урау юллар аянычлы –
Һич белмисең кайчан егыласын,
Язмышларның кайсы сынаулары
Сиңа каты итеп кагыласын.
Аймыл булып кемнәр яшәмәгән
Эзләгәндә бәхет юлларын,
Һич белмисең – күңелең әрнегәндә
Кем сузасын ярдәм кулларын.
Иркә-назлар һәм чәчәкле язлар!
Кабатлана сирәк, бик сирәк.
Тормыш мәгънәләрен аңлар өчен
Үз юлыңны табу бик кирәк.
Урау-урау юллар үткәч кенә,
Күңел күп нәрсәгә төшенә.
Бары үз башыннан узганнары
Җирдә сабак була кешегә.


Редакциядән:
Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.