Логотип Казан Утлары
Роман

Чукрак (роман)

ЧУКРАК
РОМАН
Чукракны, Гөлйөземе үлгәннән соң бер атнадан, чишмә буенда атасы
белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп
төшерделәр. Кесәсеннән авылдашларына язган хатын алып, хатта язылганча,
шәригать кануннарына туры китереп, зиратка кертмичә, ике каен арасына
– Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр. Халык
таралгач, Нурбәк кабергә каен үсентесе төртте. Мифтах дога укыды. Җир
өстенә беренче кар төште.
***
Ул көнне Мотавалның юан нарат бүрәнәләрдән салынган калай түбәле сигез
почмаклы йортының биек коймалар белән әйләндереп алынган урыс капкалы
ишегалды, гөж килеп, умарта оясын хәтерләтә: бишек баласыннан алып, соңгы
теше белән дә бәхилләшергә өлгергән картына кадәр – бары да шунда иде.
Җыелган халыкның авызыннан чыккан: «Аллам сакласын!», «Дошманыңа
да күрсәтмәсен...», «Шул кирәк!», «Нишләргә инде?», «Актык кәҗәмне
ашадылар...», «Аларсыз нишләрбез?..» – дигән елау, сыктау авазлары, көлү
тавышлары белән кушылып, авылга терәлеп аккан елганың сөзәк ярларына
бәрелә-бәрелә, киредән, кайтаваз булып, урамнарга, тыкрыкларга таралды,
авылга шом салып, күңелдә авыр тойгылар тудырды.
Коймага менеп кунаклаган бер малайның кинәт кенә:
– Мулла абзыйны – хәзрәтне алып чыгалар! – дигән чәрелдек тавышына
барысы да тынып калдылар.
Озак кына тынлыктан соң, ач яңаклы, нечкә, озын гәүдәле кырык-кырык
биш яшьләр тирәләрендәге Гапсаттар:
– Алладан да, мулладан да курыкмыйлар. Эт симерсә, хуҗасына ташлана.
Күрәселәрегез алда әле! Бу – әле баласы гына... Алда әле аның анасы, – дип,
Данил САЛИХОВ (1958) – «Узып барышлый», «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», «Комедияләр»,
«Гыйләҗ тәрәзәләре», «Ак күгәрчен» һ.б. китаплар, 30дан артык пьеса авторы. Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.
9
борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, халык төркемен ера-ера, капкадан
урамга атлады.
Төркем эченнән Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты да, Гапсаттар чыгып
киткән якка карап, янаулы тавыш белән:
– Телеңә хуҗа бул, Гапсаттар, телеңә... – диде.
– Үз телем, Аллага шөкер, синнән әҗәткә алып тормадым. Нәрсә телим,
шуны сөйлим, – дип җаваплады тегесе.
– Үзеңә дә шул көн килмәгәе, – дип, җөмләсен төгәлләмәкче иде Шәрифулла,
– ишектән чалма-чапаннан Мотавал, төенчек тоткан Мөсәгыйдә абыстай белән
хәзрәтнең яшь хатыны Мәсрүрә, алар артыннан Арслан белән Батырҗан
чыкканнарын күреп, каушап калды. Бераздан, үз-үзен белештермичә, куркудан
койрыгын бот арасына кыстырган эт кыяфәтендә, ишегалдын әйләнеп чыкты
да, шатлык катыш пышылдау тавышы белән:
– Җәмәгать, тавышларны бетерик, чыгалар, – дип, халык арасына кереп югалды.
Арслан мылтык приклады белән Мотавалның ике калак сөяге арасына
төртте:
– Әйдәгез, әйдә, тизрәк булыгыз, кызурак атлагыз! Ашка дигәндә, йөгерә-
йөгерә чыга идегез.
Мотавал, аркасына килеп бәрелгән мылтык прикладыннан алга сөрлегеп,
баскычтан түбәнгә – җиргә тәгәрәде. Озак кына тын ала алмый ятканнан соң,
күзен ачты. Башын күтәрә төште. Томанланган күз алдында торган ике пар
кәкрәеп каткан кирза итекне күреп, карашын итек хуҗаларына – югарыга
текәде. Аның күзләре, менә-менә үзенең – аларга сабак өйрәткән хәлфәләренең
– йөзенә, битенә карап, тәһарәтләрен бозарга әзерләнгән кыяфәттә басып торган
Арслан белән Батырҗанга төбәлде. Мотавал, торырга азапланып, өзек-өзек
калтыранган тавышы белән:
– Гафу итегез, балалар. Бу көннең килүенә мин үзем гаепле. Сезгә сабакны
тиешенчә өйрәтергә хәлфәлек булмаган миндә, хәлфәлек... Хушыгыз,
авылдашлар! Бәхил булыгыз! Дөньялыкта кылганнар дөньялыкта калсын.
Догаларыгыздан безне дә калдырмагыз, – диде.
Арслан мылтыгы белән Мотавалны янәдән төрткәләде:
– Әйдә, әйдә, атла! Синең вәгазеңне күп тыңладык, безнекен тыңларга вакыт.
Батырҗанның Арсланнан һич кенә дә калышасы килми иде:
– Әйдә, әйдә, тартынма! – дип, Мотавалны алга, капкага төртте.
Шәмсия әбинең, елаулы тавыш белән, бөкресен турайтмакчы булып:
– Нигә төрткәлисең аны, денсез! Ахырзаман пәрие! – дигән сүзләре, үзенә
килеп бәрелгән Арслан җиленнән өзелеп, кайтавазны хәтерләтеп, һавага чәчелде.
Әби, әлеге җилдән чайкалып китеп, Гыйльмулла картның кочагына ауды. Җанын
саклап, капка ышыгында басып торган Гыйльмулла карт, куенына килеп кергән
кешенең кем икәнен абайламыйча, күзләрен шытырдатып кыскан хәлдә, бар
көченә кочаклап, яшьлегендә кызлар белән капка артында басып торган чакларын
исенә төшереп, курка-курка гына, уйлаган хыялларым чәлпәрәмә килмәгәе, дип,
күзләрен ачты. Биткә бит терәлгән җыерчыклы йөзне күрүгә, куркуыннан, чалбар
балагыннан аягы буйлап җиргә тәгәрәгән бер-ике тамчы «су«ны сизми дә калды.
– Ә, син икәнсең әле. Кермәгән тишегең юк. Карга!
Халыкның дәррәү көлүеннән котылыр өченме, тиз арада үзен кулга алып:
– Шул безнең ише картларга гына көчләре җитмәсә, бүтәнгә тешләре үтми
бу дуңгыз көтүчеләренең, – дип мыгырданды.
Галимҗан, җил-җил атлап, капка янына килде дә аратасын алмакчы булды.
10
– Әйдәгез, әйдә, тизрәк! Өйләгә кадәр өязгә барып җитәргә кирәк. Боерык
шундый. Атлар әзер.
Артта тыныч кына басып торган арык гәүдәле, көрәк сакаллы җитмеш-
җитмеш биш яшьләр тирәсендәге Зиннәтулла карт алар каршына чыкты:
– Ашыкмагыз әле, энекәшләр. Галимҗан энем, акылыңа кил. Егерме беренче
елгы ачлыкта атаң Сәлимҗан ачтан үлгәч, син имгәкне ачлык тырнагыннан
кем йолып калды?! Шушы мулла абзаң – Мотавал түгелме?!
Арслан, бөкресен турайта төшеп, Зиннәтулла картка укталып, Галимҗанга
башы белән ымлады:
– Кара син моны, ә, Галимҗан?! Нинди акыллы! Кызганучан!
Кинәт кенә арбага сикереп менеп, үзенең бөкресенә чыбыркы сабы белән
сукты.
– Ә син беләсеңме?! Минем бөкрем ничек чыкты?! Галимҗанның бөкресе
каян килгән?! Менә шушы карт шайтанның җирен сөреп, сука тартып! Ә син
беләсеңме безнең аңа шул егерме беренче ел өчен күпме түләгәнебезне?! Юк,
белмисең? Белмисең шул! Белмисең!
Чыбыркысын һавада шартлатып:
– Кит күз алдымнан! Бәбәгеңне чыбыркы сабы белән чокып алганчы!
Югал! – дип акырды.
Еларга җитешкән Зиннәтулла карт, кая керер тишек тапмыйча, бер алга,
бер артка атламакчы булып, кулларын алга сузган хәлдә:
– Җәмәгать! Авылдашлар! Нәрсә карап торасыз?! Ник дәшмисез?! Нигә
авызыгызга су каптыгыз?! Әйтегез бер сүз! – дип инәлде.
Халык арасыннан, аерылып, берничә ир-ат алга – Арслан каршына чыкты.
Арслан арбадан алар алдына сикереп төште:
– Сәвит властеның боерыгына буйсынмыйсызмы?! Авылыгыз белән Себер
китәргә телисез?! Ә син, Батырҗан, аягүрә нигә йоклыйсың?! Мөсәгыйдә карт
абыстай белән яшь абыстай – Мәсрүрәне бирегә алып кил!
Батырҗан, Мөсәгыйдә белән Мәсрүрәне төрткәләп:
– Әйдәгез, әйдә, атлавыгызны белегез! – дип кычкырды.
Мәсрүрә, кабалана-кабалана, Арслан алдына тезләнде. Куллары белән
Арсланның каткан, тузанлы итекләрен кочаклап, елый-елый:
– Калдыр мине? Калдыр! Аяк астыңда туфрак булыйм! Барысы да син
теләгәнчә булыр! Барысын да син теләгәнчә эшләрмен! Җаның ни тели, боер
гына, барысын да эшләрмен! – дип ялварды.
Арслан, Мәсрүрә кочагындагы итекләрен тартып ала алмый азапланып,
елак тавыш белән:
– Кит әле, кит! Нишләвең бу?! Алыгыз, алыгыз әле үзен! – Көч-хәл белән
Мәсрүрәдән арынып, маңгай тирен җиң очы белән сөртте. – Уф Алла! Җенләнә
башлаган бу.
– Авылдашлар! Кызганыгыз мине. Минем гаебем юк. Мине ундүрт яшем
тулар-тулмас бу карт шайтанга көчләп бирделәр. Мин гомерем буе бу көннең
килгәнен көтеп яшәдем. Мин бу карт иблисне беркайчан да яратмадым. Мин
яраткан кеше – әнә ул! Мин сине, бары тик сине генә яратып яшәдем. Арслан,
минем синнән... – дип чәрелдәде.
Җыелган халыкның күпмедер өлеше, бигрәк тә яшьрәкләре, кычкырып ук
көлмәсәләр дә, өлкәннәрдән оялып, битләрен каплап, кеше артына яшеренеп
пырхылдаштылар, картлар исә, як-якларына төкеренгәләп, сукрана-сукрана:
«Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла», «Җирбит!», «Ахырзаман җитүедер...»,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
11
«Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан куркырга кирәк иде...» – дигән сүзләр
белән шаулашып алдылар.
Арслан, эшнең тирәнгә китүен сизеп, котылу чарасы эзләде. Көтелмәгән хәлгә
аңгыраеп, озак кына аптырашта торганнан соң, күзе бура абзарның чормасына
менә торган баскычның урта бер җиренә кунаклаган Миркасыймга төште. Тәне
буйлап кайнар кан йөгерде. Елак тавышына калынлык билгеләре керде:
– Кит әле моннан! Әкиятеңне әнә диваналарга сөйлә! Әнә Миркасыйм
үзеңне чормага – печәнлеккә алып менәргә баскычыгызны әзерләп, көтеп
утыра. Үзеңнән унбиш яшькә яшь Миркасыйм белән печәнлектә, чормада
адашып йөргәнеңне оныттыңмыни? Онытсаң, исеңә төшерербез!
Арслан, бераз арлы-бирле йөргәннән соң, азрак тынычлана төшкәч:
– Ярый. Ул әле яшь! Сабый гына. Бәлки, үз хатасын аңлар. Син дә, үз теләгең
белән, Мотавалның байлыгыннан баш тартасың. Миркасыйм белән матур
гына оя корып җибәрерсез. Без дә ярдәмебездән ташламабыз. Елап торган
балаларыбыз юк. Өйләнмәгән. Шулай бит, Батырҗан?.. Ә, Галимҗан? Сәвит
власте сезне, безне бәхетле итәргә дип төзелгән. Шулай бит, авылдашлар!
Аның бу сүзләрендә ниндидер сиземләү бар иде. Мотавал мулланың яшь хатыны
Мәсрүрә абыстай Миркасыймнан күзен алалмый, үткән-сүткәндә аңа елышып,
Миркасыймның «серкәсен» үзенә йоктырырга тели, кеше-фәлән юк вакытларда,
аулаграк урыннарда хәтта, кочаклап, «приказчигым минем» дип, үбеп тә киткәли иде.
Миркасыйм аның белән ачыктан-ачык очрашудан качса да, аулакта күрешүнең җае
чыкканын көтеп кенә йөри, мулла абзасының ерак юлга, озак сәфәргә юл чыгасын
ишетүгә үк, үзенең көткән минуты – абыстай куенына керү хыялы тормышка
ашмасмы, дип, ашкына-ашкына, туры бия белән җирән бияне тәртә арасына кертә иде.
***
Халык янәдән аларның юлларын бүләргә дип алга атлады. Миркасыйм
гына, аерым дәүләт кебек, «өйләнү» сүзеннән ләззәт табып, авызын җыеп
алалмыйча, Мәсрүрәне кызгануын да онытып, рәхәтлек кичереп, киерелергә
дип торып басмакчы иде, Арсланның револьвердан һавага атуыннан коты
алынып, баскычтан егылып ук төште.
Зар-зар Кәрименең, ахылдап:
– Ах! Хараплар гына булдык. Кияү имгәнде! – диюен һәм Арсланның: –
Артка, барыгыз да артка! – дигән сүзләренә, Миркасыйм, куркуыннан, күз ачып
йомганчы дүртаякланып, баскыч буйлап абзар чормасына – печәнлеккә таба өч
кенә атлады һәм юкка да чыкты. Бераздан чорманың челтәрләнгән ишегеннән
ялтыраган ике күзе күренде һәм зәгыйфь тавышы ишетелде:
– Үзе баскычны куйдыра. Үзе ата. Мин минават!
Зиннәтулла, көрәк сакалын уң кулы белән сыйпап, Миркасыймга кызганулы
карап:
– Әллә бу бала тулы түгел инде, – дип, үзалдына мыгырданып алды.
Төркем уртасыннан Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты:
– Җәмәгать, сез нәрсә... Алар бит үз белдекләре белән закон чыгарып
йөрмиләр. Өстән ни кушсалар, шуны үтиләр. Ул кадәр надан, аңгыра булмагыз.
Менә мин үзем – ундүртенче елда законга каршы баруның тәмен татыган кеше.
Төркемнән:
– Татысаң! Кадалып кит! Бар! Үзләренә кучер булып бар. Башың астыңа
килгере! Шул сугышта бәреп үтергән булсалар, ичмасам, җан көеге булып
яшәмәс идең, – дигән тавышлар ишетелде.
ЧУКРАК
12
Кәҗә Шәрифулласы изүен куллары белән ике якка тартып ертмакчы булды:
– Син сүзеңне чамалап сөйлә, Мөхәррәм! Юкса...
Халык арасыннан Читән Мәчтиге, нәзек кенә тавышы белән:
– Шәрифулла! Чамалап, чамалап... Кыш бик салкын киләсе, ди. Озакламый
– кыш. Соңгы күлмәгеңнән дә колак каксаң, кышны ничек чыгарсың?.. Мулла
абзыйны да алып китәргә җыеналар. Ул киткәч, сиңа кереп күңел ачарга
абзарындагы... Кереп йокларга мунчасы да калмаячак! – дип чәрелдәде.
Халык тагын сагайды. Тагын Арслан белән Батырҗан өстенә килә башладылар.
Мөсәгыйдә абыстай, авыр көрсенү белән:
– Кирәкми, авылдашлар! Җибәрегез! Юл бирегез! Безгә ярдәм итмәкче
булып, кан, күз яше түкмәгез! Гөнаһыбыз Аллаһы каршында күп булгандыр.
Без күрәсен эт күрмәс. Авылдашлар, кичерегез! Сезнең алда кылган
гөнаһларыбыз булса, рәнҗемәгез, мәрхәмәтегездән ташламагыз. Кичерегез
безне. Әй, Тәңрем, үзең ярлыкагыл!.. – диде.
Шәмсия карчык каткан бушлатының җиңе белән яшьле күзләрен сөртте.
– Хәзрәт, Мөсәгыйдә абыстай, бәхил булыгыз! Сез – Аллаһы Тәгаләнең
үзеннән без фәкыйрьләрне аңлы, белемле итәргә җибәрелгән изге җаннар.
Ходайның кодрәте киң. Ул сезгә юлдаш булсын. Үзенең рәхмәтеннән
ташламасын. Ярабби, бер Ходай. Нишлик?.. ‒ диде, үксеп. – Көчебез җитми.
Зинһар, безне каргамагыз...
Төркемдәге кешеләр дә аңа кушылды. Күпләр елый иде.
Арслан револьверын өскә күтәрде:
– Җиттеме сезгә, юкмы? Әгәр хәзер юл бирмәсәгез, нишләргә кирәген
белермен. Галимҗан, ат белән өсләренә мен!
Бу мәхшәрне тыныч кына читтә күзәтеп торган Гыйльмулла карт:
– Менәрсез... Анысын булдырырсыз, – дип пышылдады.
Мотавал, калтырана-калтырана, үз-үзенә урын табалмый, күзе белән аяк
астыннан нәрсәдер эзли, ара-тирә бер үк сүзне кабатлый:
– Алланың кодрәте киң. Алла...
Һәрвакыт халык күз алдында, алгы рәттә булырга омтылган, дөресрәге,
черки кебек күзгә керергә әзер Шәрифулла, төркемнең алгы рәтендә басып
торган баһадирдай Мофаззалның култык астыннан башын чыгарган да:
– Китап шулай диме әллә, мулла абзый? – дип шыркылдый.
– Кит, башыңны сугып ярырмын! Хахылдама, тинтәк! – дип кычкырды кемдер.
Мотавал сабыр гына:
– Кирәкми, Нурислам. Бу сүзләрне ул үзе әйтми. Җеннәре котырта, – диде.
– Әллә күзеңә җеннәр күренәме, хәзрәт?
– Күренә шул. Әллә сиңа күренмиме, Шәрифулла?
– Юк!
Мотавал сабыр гына, Арсланга күтәрелеп карап:
– Әнә! Камчысын, чыбыркысын тотып каршыңда басып тора, – диде.
– Әллә өшкерәсеңме, хәзрәт?
– Юк! Озакламый алар өшкерә сезне, Шәрифулла.
Батырҗан, ачуыннан, чыбыркы сабы белән үзенең каткан итек балтырына
сукты:
– Бетте! Мулла абзыкай, сезнең власть бетте! Сәвит власте килде. Сәвит
власте күрсәтә әле сезгә күрмәгәннәрегезне, кулак-мулла калдыклары!..
– Энем Батырҗан, җибәрегез инде! Бераз бездән – авыл картларыннан
оялыгыз.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
13
– Шулаймы? Җибәрикме, Гыйльмулла абзый?! Күп тел яшердек, сездән
оялыр туныбыз тузган. Беләм мин сезне. Сине дә бик яхшы беләм, син үзең дә
– кулак! Ни өчен хәзрәтне яклаганыңны да беләм. Шулай түгелме, Галимҗан?
– Үзләренә чират җиткәнне сизәләр. Тишегенә су салынган йомрандай
кыланалар, – диде тегесе.
– Алланың биргәненә шөкер, сезнекен урламадык, Галимҗан. Гөнаһланма!
Үз хәләл көчебез белән таптык. Син җил чыгарып йоклап ятканда, без инде
эшләп арыган идек.
– Сөйлисе юк инде, Гыйльмулла, сөйлисе юк. Их, шушында хәзрәтнең
уллары булса... – дип ахылдады Зиннәтулла.
Арслан, Зиннәтулланы тотып ашардай булып:
– Кайсы малаен әйтәсең, Зиннәтулла абзый?.. Теге, патша хезмәтенә китеп,
тәре тагып кайтканынмы, әллә аклар ягындагысынмы?! – дип кычкырды.
– Мин аларның кайсы – тәре таккан, кайсы – кызыллар, кайсы аклар ягында
сугышканын белмим, кем, энем Арслан. Әмма саңгырау колагыма, Мотавалның
бер оланы – кызыллар ягында бик зур кеше икән, дигән сүз чалынды.
– Әнә шул тәре тагып кайтканы – Нуриәхмәте була инде аның, Зиннәтулла
абзый. Кечкенәсе – атасына каршы сугышып йөри торганы.
– Ялгышасың. Минем бер улым да үземә каршы сугышмый. Ярар.
Авылдашлар, безгә кузгалырга вакыт. Ашыйсын – ашадым, яшисен – яшәдем,
дигәндәй... Нахакка рәнҗеткән булсам, кичерегез. Үз гөнаһым үземә булсын.
Минем... – диде хәзрәт, сәер тынычлык белән.
– Хәзрәт, үзең дә безгә рәнҗеп китмә. Сабакка өйрәттең, авыр вакытларда ярдәм
кулын суздың, – халыкка күтәрелеп карап, – шулай бит, җәмәгать?! – диде Нурислам.
Халыкның күпчелеге, гөр килеп:
– Шулай, шулай! Бик дөрес, Нурислам абзый! – диештеләр.
Батырҗан гына мәкерле елмайды:
– Кычкыртып талаган чакларың да күп булды.
– Их энем, энем... Егерме беренче елгы ачлыкта шушы Мотавал абзаң
булмаса, әллә кайчан гүр иясе була идең бит син, иблис!..
– Ялгышасың, Зиннәтулла, ялгышасың. Мин – Мотавал түгел, Ходай
саклаган аны, Ходай! Иң үкенечлесе шул. Шушы җирдә туып, шушы җирдә
үсеп, туган җиребездә җан биреп, туган туфрагыбызга күмелмәбез микәнни?
– Тәкъдиргә шулай язылгандыр, атасы. Нишлисең, Ходай шулай кушкандыр,
– дип сүзгә кушылды абыстай.
– Соңгы үтенечем, соңгы васыятем шул, авылдашлар: Аллаһы Тәгаләдән
ераклашмагыз, аң булыгыз! Алласыз җирдә беркайчан да бәхет, шатлык,
изгелек булмаячак. Укыган, кылган догаларыгыз Хак Тәгаләгә ирешеп,
ахирәттә оҗмах ишекләрен ачып кереп, бергә-бергә оҗмахта очрашырга
насыйп итсен, ярабби, бер Ходам!
Халык бер тавыштан:
– Амин, хәзрәт! – диеште.
Мотавал бер-ике адым алга атлады.
– Сезгә булган соңгы үтенечем шул. Шушы туган җиремнең бер уч туфрагын
алырга рөхсәт итегез.
Зиннәтулла карт, җиргә иелеп, учы белән туфрак алды.
– Әйдәгез, Гыйльмулла, Мөхәррәм. Мостафа яшьти, син кайда?
Авыл аксакаллары Мотавал каршына килделәр. Мөсәгыйдә абыстай
кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, Мотавал хәзрәтнең учына җәйде.
ЧУКРАК
14
Зиннәтулла карт учындагы туфракны кулъяулыкка салды. Мотавал, кулындагы
туфракка озак кына карап торганнан соң:
– Газиз ата-анам җире, ни көтә сине? – дип иңрәде.
Мотавал туфраклы кулъяулыгын учына кысты. Арслан аны каты гына этеп
җибәрде, Мотавал алга таба сөрлегеп китте. Кулъяулыктагы туфрак җиргә
чәчелде.
– Хәерлегә булсын. Туфрактан туфракның да аерыласы килми. Хуш, туган
туфрак! Хуш, туган җирем! Бәхил булыгыз, авылдашлар! Әйдә, әнисе.
Теләр-теләмәс кенә ыңгырашып ачылган урыс капкасыннан авыл
хәлфәсе урамга атлады. Аңа халык иярде. Халыкның елау, сыктау, көлү
авазлары, урамнарга сыеша алмыйча тау итәкләренә ятып, үзәннәргә тулып,
үзәкләрне өзәрлек кайтаваз булып, шактый вакытлар авыл өстендә чыңлап
эленеп торды.
Нургата, Мотавалдагы төпчек кызын – Мәсрүрәсен сөргеннән саклап калыр
өчен, волостьтан кайтып кермәде. Кеше күзенә бәрелә торган байлыгыннан
үзе теләп баш тартса, үзе генә белә торганын, кара көнгә дип, тирәнгәрәк
яшерде. Ничек итсә итте, кызын, Мотаваллардан аерып, сөргеннән алып
калды. Дөньяның кемнәр кулына калачагын сизгән Нургата, төннәрен кызы –
Мәсрүрәсе янына мунчага Арсланның килеп йөргәнен белсә дә, күрмәмешкә,
сизмәмешкә салынды.
Беркөн шулай урамда Арсланның, астыртын елмаеп:
– Нургата абзый да мунчасын ягып җибәргән. Хәзрәт киткәч, кызының
аркасын кем юадыр инде, – дигән соравына, як-ягына каранып, кеше-фәлән
юклыгын тикшерде дә:
– Борчылма, энем. Авыл хәзрәтсез дә, хәсрәтсез дә тормый ул. Берсе китсә,
икенчесе табыла, – дип җаваплады.
Арслан, борынын җыерып, елмая төште:
– Шәп бабай син! Зирәк бабай!
– Тормыш бу... Синең дә балаларың булыр. Мотавал балаларының да
балалары туар. Дөнья – куласа, бер әйләнә – бер баса! Өметсез – шайтан,
дигәннәр. Кем белә... Дөньялар үзгәреп, бәлки, безнең оныклар да сезнең
бакчага йөрер әле.
– Усал син! Мунчаң янына бәйләгән этең кебек усал!
Нургата, Арсланның тел төбен бик тиз аңлап, шул ук кичне усал Алабаен
мунча кырыннан ишегалдына кертте, кызы Мәсрүрәнең мунчага керү вакытын
соңгарак күчерде. Янәсе, мунчага иң соңгы булып кергән кеше мунчаны юып,
чистартып чыгарга тиеш. Моңа Нургата хатынының көче җитми. Мәсрүрә
яшь. Бу эшне ул башкарырга тиеш.
Нургата хатыны кызының кырын эшләрен сизеп, белеп торса да, әле генә
Мотавал куеныннан төшеп калган Мәсрүрәсен Арсланга тагып булмасмы,
дигән уй белән, иренә әйтергә куркып йөрде. Нургатасы авызыннан мондый
сүзнең чыгуына шатланып:
– Безнең әтисе гомере буе зирәк, акыллы булды инде ул, – дип, иренең
башыннан сыйпады.
Гарьлегеннән шартлар хәлгә җиткән Нургатага моннан да зуррак түбәнлек
юк иде. Ул тешләрен кысып:
– Нәрсә?! Әллә сине дә соңгы мунчага җибәргән чакларым булдымы? – дип,
башыннан кулларын сыпырып төшерде дә, ишекне каты итеп ябып, урамга
чыгып китте.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
15
***
Колактан-колакка күчеп: «Мотавал мулланың ундүрт яшьлек самавырчы
малае Миркасыйм хәзрәтнең яшь хатынына – Мәсрүрәсенә чүпрә салган
икән», – дигән хәбәр тулысы белән дөреслеккә туры килмәсә дә, авыл
халкының сүзендә дә әзме-күпме хаклык барлыгын раслап, яшь абыстай
көннән-көн түгәрәкләнде, иреннәре тулыланып, бит алмаларына тут кунды.
Туачак бала Миркасыймныкы булмаса да, халыкны ул нахак бәла ягудан үз
ялгышы – яшь абыстай куенында бер-ике кич йоклап чыгуы белән коткарды.
Беренчедән, бу – Арсланга котылу өчен уңай булса, икенчедән, Арсланның
кызларын барыбер кияүгә алмаячагын белгән ата белән ана өчен дә кулай иде.
Ничек тә Арсланга кияүгә чыгарга өметен өзмәгән Мәсрүрәнең генә моның
белән килешәсе килмәсә дә, кая барсын. Көннәрдән бер көнне Ислах, дөньяга
туачагын сиздереп, корсакка типте. Миркасыймны Мәсрүрәгә бала туасы
булганга күрә мәҗбүриләп өйләндерделәр. Миркасыймның атасы Нуркасыйм
да каршы килмәде. Гаиләсендә бер кашык кимер. Мәсрүрә шул сабыйны ир
итеп саный икән, нигә каршы килергә. Ачка үтермәс. Мәсрүрәнең ата-анасы,
агай-энеләре дә таза тормышлы. Җәйгә, әнә... Нургата, Арслан аркасында
колхозга бирми саклап калган бура абзарын читкә мүкләп һәм сипләп салып,
үзләрен башка чыгарырга да уйлый икән. Бала туган йортта икенче балага да
ризык табылыр әле, дип, улын өйләндерергә булды. Озак та үтмәде, ике атна
дигәндә, бабасы Нургата нигезендә Ислахның тәүге авазы дөньяга сөрән салды.
Кояшлы матур көн иде. Миркасыймны уйнаган җиреннән чакырып
керттеләр. Кендек әби чаршау артыннан яңа туган сабыйны, ата буласы
кешенең күлмәгенә төреп алып чыгып, Миркасыймга тоттырганда, янәшәсендә
Мәсрүрәнең өрлектәй өч абыйсы:
– Кияү, төшереп җибәрә күрмә, кияү, – дип, кулларын сузып, ярдәмгә әзер
торалар иде. Шул көннән башлап, Миркасыйм – Мәсрүрәнең уң ягында, Ислах
сул ягында йоклый башладылар. Атаның малаеннан көнләшкән чаклары да
күп булды. Күкрәк аркасында да ыгы-зыгы чыккалады. Бу мәсьәләдә аңлату
эшләрен аңа бабасы Нургата башкара иде:
– Кияү, сабыйга күкрәк ризык өчен, имәр өчен кирәк. Ә сиңа... Уйнар өчен.
Акыллы бул инде. Көнләшмә. Тешләмә хатыныңның күкрәген. Балаңны ачтан
үтерәсең бит.
Ашау – байдан, үлем – Ходайдан, дигәндәй... Миркасыйм өчен иң авыры –
бала карау. Ул бала салынган арбаны сөйрәп урамга чыга да, баласын карарга
да онытып, онытылып, үз яшьтәшләре, урам бала-чагасы белән кәшәкә
сугып, әбәк уйнап көн уздыра. Мәсрүрә аны көнаралаш яшьтәшләре алдында
мәсхәрә итеп өенә алып кайтса да, Миркасыймының кыска гомерле икәнен
сизгәндәй, беркемнән дә кактырмады, суктырмады, беркемгә дә көләргә ирек
бирмәде. Баласы яшендә генә булса да, ир итте. Өендә ялгыш кына савыт-саба
шалтыраса, ишек катырак ябылса, урындык, эскәмия ауса, берәр җире бәрелеп
күгәрсә, урам буйлап, мактанып: «Ирем – Миркасыймым кыйнады әле», – дип,
очраган бер кешегә сөйләп, шуннан ләззәт таба иде.
Миркасыймы кырык өчнең көзендә сугышка китте дә, күп тә үтмәде, үле
хәбәре килде. Хат ташучы өчпочмаклы хатны китергәндә, ул өенең нигезенә
туфрак өя иде. Кулына хатны алуга, Мәсрүрә тетрәнеп куйды. Кулындагы агач
көрәге белән тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, үзалдына сөйләнеп, борын астыннан
мыгырданып:
ЧУКРАК
16
– Мондый вакытта кеше үләмени, мондый кызу эш вакытында кеше
үләмени?.. – дип, нигезен күмүне дәвам итте. Атасыннан... Юк, бабасыннан
калган, сарык тиресеннән кечерәйтеп тегелгән кырык ямаулы тун кигән
Ислахының янына килеп басканын тоеп, айнып туктап калды. Бердәнберен
күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде.
...Ислах чибәрлеккә дә, буй-сынга да дан булмады. Тукмак борын, яссырак
бит. Җилкә дә әллә ни киң түгел. Атасы Миркасыймга да, бабасы Нургатага
да охшамаган. Укыганда да әллә ни шаккатыра алмады. Бер елын утырып та
калды бугай әле. Аңарда авылның икенче бер кешесенең холкы, чалымнары
иде. Теле телгә йокмас, алдакчы, аферист.
***
Мотавалларны озатканнан соң өч-дүрт ай да үтмәде, Арсланны районга
чакыртып, иртәгә авылга колхоз төзү өчен вәкил килә, Мотавал мулланың
өен бушатып, халыкны җыеп, җыелыш үткәрерлек итеп әзерләргә, ул йортта
колхозның идарәсен урнаштырырга, дигән боерык һәм байрак тоттырып, кире
авылына озаттылар. Арсланның шатлыгы эченә сыймады. Авылына кайтып
җиткәнче, ул байракны ун тапкыр сүтте, ун тапкыр күкрәгенә кысты, иснәде,
ун тапкыр төрде. Шатлыгыннан елап та алды. Куен кесәсендәге боерыкны да
игътибарсыз калдырмады. Кесәсеннән чыгарып, тегеләй әйләндерде, болай
әйләндерде, укый-яза белмәгәненә һич тә исе китмичә:
– Мондыйларны күп... күргән инде, – дип, кесәсенә салды.
Урман аланына кергәндә, ул инде, хыялы белән, Мотавалның байрак эленгән
сигез почмаклы, калай түбәле йортының зур бүлмәсендә, өстәл артында рәхәтлек
кичерә иде. Атының пошкырганына айнып, күзләрен ачты. Каршында уфалла
арбасына чыбык-чабык төягән, җитмеш җиде ямаулы күлмәк, алача ыштан кигән,
янгыннан соң каралтыда янып бетмичә берән-сәрән очлаеп, тырпаешып калган
койма, абзар баганаларын хәтерләткән сирәк-мирәк тешләрен «ялтыратып»
басып торучы Шәмсия әбине күреп, чак кына атыннан егылып төшмәде.
– Шәмсия?! Син нәрсә?! Патшаны бәреп төшердек, дигәч тә, бу урманның
хуҗасы юктыр, дип уйлыйсыңмы?! Бар аның хуҗасы! – Байракны сүтеп,
җилкәсенә салды. – Менә аның чын хуҗасы! Ишетсен колагың! Бүтән минем
урманда эзең булмасын! Хәзер үк бушат! – дип акырды.
– Тукта әле, кем, энем Арслан. Син бик тиз баегансың түгелме соң? Төн
чыкканчы җон чыккан, дигәндәй, кинәт кенә баерга мине дә өйрәт әле.
– Менә минем кебек ач-ялангач, салкын акупларда ятып рвәлютциә яса,
панимаешли, баерсың.
– Ярар инде алайса. Урманыбыз чит-ят кешегә түгел, үзебез кебек хәерчегә
калган икән. Шундый калын урманы булган кеше Шәмсия уфалласындагы бер
күтәрәм чыбыкны күпсенмәс әле.
– Ярар! Телеңә салынма! Иртәгә мине авыл рәисе итеп куярга килгән район
вәкиле алдында җавап тотасың килмәсә, хәзер үк бушат! Мотаваллар янына
Себергә озатырга да күп сорамам. На, малкай, – дип, атының итегенең үкчәсе
белән корсагына бәреп, атын куалады Арслан.
Шәмсия, үзалдына сөйләнә-сөйләнә:
– Ярар. Булды, булды, аңладым. Беләбез. Хәерче баеса, чабатасын түргә
элә. Син кайтып кергәнче, мин турыдан гына кайтып җитәм әле, – дип, тәртә
арасына керде. – Әйдә! На, җенле Шәмсия! Җеннәреңне җик тә, кушаяклап,
авылыңа җилдерт! – Арслан ашыгып, урман караңгылыгына кереп югалды.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
17
Урманны чыгып, авыл капкасына якынлашуга, үзенең кемлеген белдерергә
теләп, байракны авылдашлары күрерлек киң җәеп, кырыйга чыгарып тотты.
Кызу эш вакыты булганга күрә урамнарның бушлыгына эче пошып, ара-
тирә кычкыргалап, атын куган булып, авылдашларының игътибарын үзенә
юнәлтмәкче иде дә, аның акырган тавышына күнеккән халык урамга борылып
та карамады. Капка төбендә басып торган, моңарчы байракны ашъяулыктан
аермаган авылның бердәнбер диванасы Имамның:
– Арслан абый, әллә чүпрәк сатучы килгәнме? – дигән шат тавышы ишетелде.
Арслан, урамда җан әсәре булмавына, шатлыгын уртаклашырга авылының
бердәнбер кешесе – анда да дивана чыгып басканына үртәлеп:
– Килгән! Сата! Анаңны да, атаңны да сата! – дип акырды.
– Әткәй белән әнкәй кирәкми. Боларыннан да туйган. Орышалар. Ыштан
кирәк. Күлмәк кирәк. Өйләнергә хатын кирәк, – диде Имам, күлмәк ертыгыннан
шатыр-шотыр корсагын кашып.
***
Арслан төне буе йоклый алмады. Хыялы белән Мотавалның өендә саташып
йөрде. Өстәлне әле болай, әле тегеләй куеп карады. Районнан алып кайткан байракны
бер – баскыч өстенә, бер өйнең кыегына элде. Аннары сугышта ялгыш, очраклы
гына, командир бүлмәсенә кергәнен исенә төшереп, шатлыгыннан көлеп җибәрде.
Анасының: «Әллә саташасың инде. Ярты төн уртасында шаркылдап көлеп ятасың!
Бастырыласың бугай, бисмиллаңны әйтеп, борылып ят әле», – диюенә:
– Юк. Төш күрдем, – дип акланды. Командир бүлмәсендә байрак нәкъ
командир утырган кәнәфинең артында эленеп торуын исенә төшереп: – Нигә?!
Мин дә иртәгәдән командир булам лабаса. Минем командирлардан кай җирем
ким, – дип, байракны үзе утырасы кәнәфинең артына элмәкче булды.
– Юк! – диде ул, үзе дә сизмәстән, кинәт кычкырып.
Тавышка әнисе торып утырып:
– Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән
саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың!
Бастырыласың! Йокла! – диде.
– Рәхмәт! Күп йокладым. Син йокы симерт! – дип кычкырды улы.
Байракның икәү булмаганына үртәлеп, иртәгә районнан килгән вәкилдән
тагын берәрне сорарга тәвәккәлләп, юрганын башыннан ук бөркәнде. Йоклый
алмады. Шыбыр тиргә батып, юрганы астыннан чыкты. Тәрәзәдә таң сызылып
килгәнен күреп:
– Ярый, торырга кирәк. Минем, Мәликәнеке кебек, эшем бетмәгән. Муеннан
эш көтә, – дип, мыгырдана-мыгырдана, киенеп чыгып китте.
Арслан түбәгә менәргә баскыч сөяп маташканда, берәм-берәм, Батырҗан,
Галимҗан, Гөлйөзем дә килеп җитте.
– Йоклап йөрисез, иптәшләр. Йоклап. Озакламый, районнан вәкил
килеп җитә. Безнең бер эшебез дә эшләнмәгән. Арт саныгызга кояш
төшкәнче йоклыйсыз! Ничек уйлыйсыз: җыелышны өйдә үткәрәбезме, әллә
ишегалдындамы?
– Минем уйлавымча, ишегалдында үткәрү дөресрәктер.
– Батырҗан, әйтимме бер сүз? Син уйлавын уйлагансыңдыр да, син
уйлаганнан бер нәрсә дә үзгәрми шул. Моннан соң менә мин ничек уйласам,
шулай булыр. Җыелышны өйдә, кәнсәләрдә – минем бүлмәдә үткәрәбез.
– Әйттем исә кайттым. Халык сыярмы соң?
ЧУКРАК
18
– Сыяр! Сыйдырырбыз!
– Халык сыймыйча, районнан килгән вәкил алдында кыен хәлгә кала күрмә,
диюем генә.
Арсланның бар хыялы – районнан килгән түрә белән беррәттән, янәшәсендә,
үзенә булачак бүлмәдә утыру булса да, җыелган халыкның бүлмәгә сыймау
куркынычы шикләндерә иде. Вәкил алдында шелтә алудан шүрләп, төссез,
бернинди дә мәгънә аңлатмый торган нурсыз, аңлаешсыз күзләре белән
Батырҗанга карап елмайган булып:
– Шаярттым! Өстәлне ишегалдына чыгарыгыз, – диде.
Галимҗан белән Батырҗан идарә урнашкан йорттан озын өстәл алып чыгып,
баскыч төбенә куйдылар.
– Галимҗан, йоклап китәсең бит инде. Бар, тизрәк халыкны җый!
Галимҗан алан-ялан каранды да:
– Була ул, – дип, урамга чыгып йөгерде.
– Ә син, Батырҗан, эскәмияләр ташы! Мин районнан алып кайткан
байракны эләм. Гөлйөзем, нәрсә аягүрә йоклап торасың?! Бар! Өстәлгә комач
постау җәй!
Алар әзерләнгән арада, үзара гәпләшеп, шау-гөр килеп, ишегалдына халык
җыела башлады. Кайберләре аптырашта, кайсыларыдыр көлә. Читән Мәчтиге
генә, диванага сабышып:
– Нәрсә булган соң, җәмәгать?! – дип сорады.
Мәчтикне өнәп бетермәгән Гапсаттар, сүз юктан сүз булсын, дигәндәй:
– Бушка шикәр өләшәләр, – дип куйды.
Җыелган кешеләрнең күпчелеге көләргә тотынды. Урамнан Аю Кәрименең
капка тәләкәсе кадәрле генә сакау малае килеп керде дә бөтен ишегалдына
ишетелерлек итеп сөрән салды:
– Килделәл!
Төркем икегә аерылып, уртадан юл ачылды. Ишегалдына күн тужуркадан,
күн фуражкадан, галифе чалбар, хром итек кигән, кыр сумкасы аскан Минһаҗев,
аның артыннан шундый ук киемнән Нуриәхмәт килеп керде. Авылдашлары,
Нуриәхмәтне күреп, умарта күчедәй гөжелдәп алды. Кайберләре, сискәнеп,
артка чикте. Кайсыларыдыр, кызыксынып, Нуриәхмәтне якыннанрак күрү
теләге белән, алга чыктылар.
Арадан берәү:
– Карагыз әле тегене, «янарал» булып кайткан түгелме соң? Алдатамы соң!
Мулла баласы әле ул! – дип кычкырды.
Икенче берәү:
– Менә хәзер күрмәгәнегезне күрсәтәчәк, – дип өстәде.
– Күрсәтә, дип, мин гомерем буе Мотавал хәзрәткә зыян китергән кеше
түгел, – дип чәчрәп чыкты Чөлдерек Гафиятулласы.
Арслан сигезгә бөгелеп, башын иеп, ике кулын сузды:
– Исәнмесез, иптәш Минһаҗев!
Минһаҗев, көр тавыш белән:
– Исәнмесез, иптәшләр! – диде.
– Аллага шөкер! Әлегә зарланмыйбыз, кем... Иптәш! Район кунагы. Хак
бит, Гыйльмулла яшьти. Зарланырлык түгел бит.
– Шулай, Нурислам. Әлегә зарланырлык түгел, – дигән тавышлар ишетелде.
Кәҗә Шәрифулласы, ялагай тавыш белән:
– Күреп торам. Килгән туварищ – минем кебек вәенный. Позвулте спрәсит,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
19
подполковник... то есть полковник?.. Полковник! – дип, Минһаҗевка кулын
сузды.
Арслан, Шәрифуллага карап:
– Әй син, кәҗә, күземнән югал! Кемгә әйтәләр! – дип пышылдады.
Шәрифулла, һаман әрсезләнеп, ялагай тавыш белән ике кулын сузып:
– Исән-имин килеп җиттегезме, иптәш полковник. То есть подполковник!
– дип кычкырды.
Минһаҗев, Шәрифулланың наданлыгыннан көлеп, нәкъ аныңча итеп ике
кулын биреп:
– Рәхмәт! Тувариш, рәхмәт, – дип күреште дә өстәл артына атлады.
Шәрифулла, район вәкиленең кулын кысу бәхетеннән исереп, кая басканын
белмичә, аңа иярде. Батырҗан, Шәрифулланың башындагы бүреген алып,
артка – ишек төбенә ыргытты.
– Сиңа әйттеләр түгелме?
Шәрифулла:
– Ысылдама миңа, ата каз! Күрмисеңмени, ул – минем күптәнге танышым.
Ике кулын биреп күреште! Хәзер тигезлек. Ур-ра, рвәлүтсия җиңде! –
Минһаҗевның алдына чыкты да, уң кулы белән өстәлгә күрсәтеп: – Түргә,
түргә рәхим итегез, иптәш нәчәльник! – дип өтәләнде.
Галимҗан астыртын гына, Минһаҗев күрмәгәндә, Шәрифулланы иңсәсе
белән халык арасына төртеп җибәрде.
– Ычкын күз алдымнан!
– Нигә төртәсең син мине? Кая сез сөйләгән тигезлек?
Шәмсия әби, аптырап:
– Моның шикәре күренми ләбаса, – дип сөйләнде.
Халык гөр килеп көлешеп алды. Зиннәтулла, Шәмсиянең колагына, халыкка
ишетелерлек итеп:
– Шәмсия, төенчегеңне тыгып куй. Бу юлы оныткан ул аны, – диде.
Минһаҗев җайлап кына өстәл артына кереп басты. Фуражкасын салып,
кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алганнан соң:
– Иптәш Мотавалов, нәрсә аптырашта калдыгыз?! Минем яныма узыгыз. – Уң
ягында басып торган Арсланга карап: – Иптәш, Мотаваловка урын бирегез! – диде.
Арслан, теләр-теләмәс кенә читкә китеп:
– Нуриәхмәт, син нәрсә, чит кеше кебек басып торасың? Түргә үт, түргә,
– диде.
Нуриәхмәт Минһаҗев янына кереп баскач, ул:
– Булыр, иптәшләр, шикәре дә, икмәге дә булыр. Шулаймы, иптәш
Мотавалов, – дип, Нуриәхмәтнең иңсәсеннән какты.
Арслан, сигезгә бөгелеп, ялагай хәрәкәтләр ясап, муенын суза төшеп:
– Башлыйбызмы, иптәш Минһаҗев? – дип куштанланды.
Минһаҗев ризалык белдереп баш селкеде һәм Нуриәхмәткә, утырабызмы,
дигән хәрәкәт ясады:
– Иптәш Мотавалов, рәхим итегез!
Нуриәхмәт сабыр гына район вәкиленең утырганын көтте. Ул утырганнан
соң гына утырды.
– Җәмәгать! Дөресрәге, иптәшләр, авылдашлар! Таныш булыгыз, волостьтан
килгән кунагыбыз, яңача әйтсәк, район вәкиле, Галәү иптәш Минһаҗев! –
Арслан кул чаба башлады. Кул чабарга иренеп утырганнарга усал караш
ташлап: «Рәхмәт, авылдашлар! Рәхмәт, иптәшләр!» – дип кычкырды.
ЧУКРАК
20
– Мин аны Чталин иптәш дип уйлаган идем...
Гыйльмулла карт, пышылдап:
– Тик кенә утыр инде, Шәмсия. Чталин иптәшнең мыегы бар, – диде.
– Әби, Сталин иптәшнең авыл саен йөрергә вакыты юк. Менә шуның өчен
ул мине бирегә җибәрде дә. «Иптәш Минһаҗев, барып, барысына да аңлатып,
сөйләп кайт», – диде. Мин сөйләгән сүзләрнең барысын да бөек атабыз
Владимир Ильич Ленин һәм Сталин сүзләре дип кабул итәрсез.
Арслан кыңгырау шылтыратты.
– Җәмәгать, тавышларны бетерик. Кунакка хөрмәт дигән нәрсә булсын.
– Әй, кыңгырау чыңлагач, бигрәк күңелле булып, яшь чакларым искә төшеп
китте, – дип кеткелдәде Шәмсия карчык.
– Нәрсә, Шәмсия, әллә кияүгә чыккан чагың исеңә төштеме?
– Шәмсиянең кыңгырау тавышлары күп булды инде аның. Мин белгәне
генә дүртәү!
– Ялгышасың, Гыйльмулла энем, өчәү генә. Ике-өч ел саен үлделәр дә
тордылар, үлделәр дә тордылар. Мозаффарым ундүртенче елда сугышта һәлак
булды. Ә Исмәгыйлем...
Арслан, утырган җиреннән торып:
– Җитте инде сезгә. Үлгән ирләрегезне санарга килмәдек ләбаса. Тавышны
бетерик. Сүз иптәш Минһаҗевка бирелә, – диде.
Минһаҗев урыныннан торды:
– Җыелышның беркетмәсен кайсыгыз язып бара?
Шәмсия әби:
– Әнә Арслан безнең бик оста. Беркемгә дә авыз ачарга ирек бирми. Телгә
басарга гына тора, – диде.
– Ни бит әле, иптәш Минһаҗев, мин үзем җыелышны алып барырмын дигән
идем. Менә иптәш Батырҗан язып барса, сез ничегрәк уйлыйсыз?
– Укый-яза белмәгәнемне беләсең ич инде. Әнә Галимҗан булдыра ул эшне,
– диде Батырҗан, авызын турсайтып.
– Син нәрсә, әлифне таяктан аера белмим. Булмый миннән, – дип кул
селтәде тегесе.
– Юк, аннан булмый. Мондый очракта минем – Шәрифулла абзагызның
фикерен тыңлагыз. Аңгыра лабаса ул! Аңгыра булганга, мулла сабагына
да йөртмәделәр аны. Булдырса, Арслан булдыра инде аны. Ул көне-төне,
сәвит башлыгы булырга тырышып, бишкә ярылырдай булып йөри. – Озак
кына чыраен чытып, муенын кашып, уйлаган булып торды. – Хотә... Юк,
аннан да булмый, иптәш нәчәлник. Чыбыркыны утыз ике чаттан менә
дигән итеп үреп бирә ала, әмма укый-яза белми. Чеп-чи надан! – дип
кычкырды.
– Үзең яз! Ике сүзнең берендә: «Мин – авылда бердәнбер укымышлы
кеше!» – дип авыз чайкыйсың.
– Уйлап чыгарма. Минем белән булышуыңны ташла, Арслан. Мин сиңа
Батырҗан да, Галимҗан да түгел. Тешләрмен, тешләгән җирдән өзәрмен! –
дип чәрелдәде Шәрифулла.
– Шәрифулла, нигә, теге заманда син йөрдең түгелме соң? Староста үлгәч,
минем грамотам җитәрлек, мине староста итеп куегыз, дип. Күпме вулыс
юлын таптадың!
– Минме?! Син нәрсә, Зиннәтулла?! Үз акылыңдамы?!
– Син шул. Вулыс белән авыл юлын таптап, алты кием чабата туздырдым,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
21
дип, үзең сөйләп йөрдең ләбаса. Сүзем ялган булса, әнә Гыйльмулла үлмәгән,
ул сүземне раслар.
– Булды, булды андый хәл, Зиннәтулла. Хак сүз. Ундүртенче елгы сугышта
да писер булдым, дип сөйли идең.
– Каян беләсез? Бәлки, мин секретный телдә язганмындыр!
Чынында, Шәрифулла герман сугышы тәмамланырга ике атна чамасы кала
сугышка алынып, бер немец та күрмичә, атна-ун көннән әйләнеп кайткан иде.
– Бәйләнмәгез инде шуңа. Кәҗәләр теленнән гайре берни дә белми ул! –
дип чәрелдәде Мәчтик.
Халык гөр килеп көлешергә тотынды.
– Әй, кем сөйли бит, кем сөйли... Мәчтиккә дә тел чыккан! Мин Кәҗә
булсам, син – Читән!
Шәрифулланың иң үртәлгәне – үзенә «кәҗә» дип әйтүләре иде. Яшьтәшләре
сакал-мыекка күмелгәндә, аның битендә ялгыш кына ник бер төк булсын.
Хатын-кызныкы кебек шоп-шома йөз, авылның Алабай Шәмсиясенекеннән дә
нечкәрәк тавыш, уйнаклап торган арт сан, кәҗәнеке сыман алан-йолан карана
торган күз, үткер караш...
Шәрифулла гомерендә дә хатын-кызга күтәрелеп карамады. Җитмәсә, шул
килешсез кыяфәтенә өстәп, үз-үзенә, «кәҗәгә дә Ходай сакал биргән, мине
шуннан да мәхрүм иткән», дип сөйләнеп йөреп, кушамат та тактырды.
Авыл халкының телендә Мәснәви дигән исем дә юк, «Читән Мәчтиге» дигән
кушамат кына бар. Аның исемен авылның берничә картыннан башка беркем
дә хәтерләми, һичкем дә белми. Мәснәвинең нәсел башы – элек-электән тирә-
якта дан тоткан, талдан читән, каз оясы, әрҗәләр, бала арбалары, байларга
тарантас, өстәл, урындыклар үргән осталар – Коләхмәтовларга барып тоташа.
Шул хезмәтләре өчен аларны «читән мастеры» дип атаганнар да. Тора-бара,
нәселдән килгән һөнәр кулдан-кулга күчә-күчә вакланган, кул киткән. Мастер
– Мәчтирга, ә Мәчтир – Мәчтиккә әйләнгән.
Шәрифулла башын селкеп торды да:
– Сез наданнар белән ерак китеп булмас, – дип, халык арасына кереп
югалды.
– Әйдә, әйдә, Арслан энем, син хуҗа булырга җыенасың, дилбегәне чит
кешегә тоттырма. Аллам сакласын, мәхрүм булып калуың бар. Үзең күрәсең,
җил борылырга тора, – диде Зиннәтулла.
Шәрифулла, халык арасыннан башын чыгарып:
– Зиннәтулла, телеңне әрәм итмә. Булмый, булмый ул аңардан. Үзе көткән
кәҗәләрне дә йә Нуриәхмәттән, йә Галиәхмәттән саната иде ул.
Минһаҗев кыңгырау шалтыратты:
– Тынычланыгыз! Иптәшләр, тынычланыгыз!
– Улым, сиңа әйтәм. Килгән кунак! Шалтыратмасана шул кыңгыравыңны.
Күңелем тула.
– Ярый. Әби, сез тыныч кына булсагыз, бүтән шалтыратмам. Уку-язуга
килгәндә, зыян юк, иптәшләр. Совет власте укырга да, язарга да өйрәтер.
Алайса, иптәш Мотавалов, синең үзеңә язарга туры килер, – диде Минһаҗев.
– Ул яза. Ул безнеңчә дә, сезнеңчә дә яза. Аның грамыт җитәрлек.
– Нурислам абзый, тылмач кирәкми.
– Анысы хак. Арслан энем, тылмач түгел, без наданнарның сүзен теркәп
бару өчен писер кирәк, – дип гөжләде халык.
Минһаҗев торып басып, тамак кырганнан соң:
ЧУКРАК
22
– Иптәшләр! Без, Нуриәхмәт иптәш Мотавалов белән Совет власте өчен
көрәшеп, ике елга якын окопларда бергә яттык. Ул – минем гомеремне саклап
калган чын кызылгвардеец. Ул гына да түгел, Нуриәхмәт иптәш – минем
остазым. Мине хәреф танырга, укырга өйрәткән беренче мөгаллимем. Ул
күрсәткән батырлыкларны санап китсәң, шактый вакыт кирәк булыр иде. Кичә
бу батыр кызылгвардеецка – Мотавал улы Нуриәхмәткә – РСДРПның партия
билеты тапшырылды. Ул – сезнең авылның беренче коммунисты. Рөхсәт итегез,
Мотаваловка партия билетын сезнең алдыгызда тапшырырга! – дип кычкырды.
Сумкасыннан билет алып, Нуриәхмәткә тапшырды да, кулын кысып:
– Революциягә һәм партиягә һәрвакыт тугры булып калыгыз! – дип кул
чаба башлады, аңа авыл халкы кушылды.
Арадан берәү:
– Имәндә икән чикләвек! – диде.
Читән Мәчтиге:
– Дөньялар үзгәрә... – дип пышылдады.
Кәҗә Шәрифулласы да, йомшак кына тавыш белән, кызганулы кыяфәт
чыгарып:
– Кара әле, Нуриәхмәт, Мотавал хәзрәтнең хат-хәбәре юктыр? – дип
белеште.
– Бар, ди. Сиңа, кәҗә киявенә, сәлам әйткән, ди!
Халык көлүеннән өстәлдәге графин белән стаканга кадәр зыңлап торды.
Халык озак кына тынычлана алмады. Арслан кабат-кабат кыңгырау шалтыратты.
– Синнән сорамыйлар, Читән!
– Иптәшләр! Тынычландык, тынычландык. Тыңларга өйрәник. Шулай,
Шәрифулла. Тартар теленнән күргән, ди. Борчылмагыз, безнең авылда да
коммунистлар артыр. Коммунистлар рәтендә тотарлык егетләребез бар.
Иптәш Минһаҗев, хәзер нишләргә? – дип, иелә төшеп, Арслан Минһаҗевның
колагына пышылдады.
– Көн тәртибен куй.
Чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәгән Арслан, каткан җиңе белән
тирләгән битен сөртеп алганнан соң:
– Нинди көн тәртибен? Безгә кайтмады бит ул, – диде.
– Урыныңа утыр. Иптәшләр, бүгенге җыен, ягъни җыелыш ике көн
тәртибеннән торса, каршылар булмасмы?
– Мин каршы. Мин ике көн җыенда утыра алмыйм, кәҗәмне савасым бар!
– дип кычкырды Шәмсия карчык.
Арслан графинга чиртте:
– Шәмсия әби, аңламыйсың икән, тик кенә утыр. Кәҗәңне саварсың да килерсең!
Район вәкиле ике көн тәртибе дисә – ике көн, өч көн дисә, өч көн утырырбыз!
– Юк инде. Иптәшләр! Иң күп дигәндә, өйләгә кадәр җыелышны бетерәбез.
Беренче көн тәртибе – коллективизация, ягъни колхоз төзү, икенче көн тәртибе
– шушы төзелгән колхозга рәис билгеләү, – диде Минһаҗев.
– Улым, рәис кирәктерме, юктырмы, анысын белмим. Менә шул калхуҗ
дигәнен күптән сөйлиләр. Шунысын аңлатсаң иде. Нәрсә була инде ул калхуҗ?
– Ашыкма, Шәмсия әби, хәзер барысын да аңлатырбыз.
Шәрифулла, көлә-көлә:
– Үзем аңласам, диген, Арслан, – дип чәрелдәде.
– Менә анысын синнән сорармын. Җыелыштан соң, яме, Шәрифулла.
Җәмәгать, тыңларга өйрәник инде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
23
– Менә син бик акыллы булып кыланасың да бит, Шәрифулла, нигәдер,
безнең арада утыруың гына гаҗәп. Өстәл янына чакырмыйлар үзеңне, – диде
Салисә атлы хатын.
– Бик талпынма, талпынма, Саескан. Йә очып китәрсең. Синең ише күкәй
каракларын – Саескан Салисәләрен күп күргән. Беләсең килсә, Шәрифулла
абзаң ундүртенче елда ук өстәл артында генераллар белән утырган, – дип
җаваплады Шәрифулла.
Минһаҗев кыңгырау шалтыратты:
– Иптәшләр! Иптәшләр, тавыш!.. Тавышны бетерик. Болай булса, без төнгә
кадәр утырачакбыз. Менә мин бүген партиябез кушуы буенча бирегә, ягъни
сезнең авылга колхоз оештырырга килгән вәкил буларак, беренче көн тәртибен
үзем башлап җибәрәм. Каршылар юкмы?
– Юк инде, юк! Башлагыз инде, башлагыз!
– Иптәшләр, илебез буйлап коллективизация бара. Коллективизация ул
инде – колхоз...
Шунда, халыкны ерып, Үрдәк Әсмабикәсе чыкты да капкага таба атлады.
Минһаҗев сөйләвеннән туктап, аның җыелышны ташлап чыгып китүенә
гаҗәпсенеп, озак кына сүзсез басып торганнан соң:
– Сез, иптәш, кая болай? – дип сорады.
Халык арасыннан:
– Имиенә сөт төшкәндер. Баласын имезергә кайта ул.
– Яшь баласы бар аның.
– Имезсен, имезсен! – дигән тавышлар ишетелде.
Минһаҗев, Әсмабикә чыгып киткән якка карап, башын чайкый-чайкый:
– Илебез буйлап... – дип дәвам итмәкче иде, халык арасыннан:
– Кара әле, Әсмабикә, тукта әле! Минем чуар тавыгыма да күз төшер әле,
– дигән сүзләр яңгырады.
Арслан урыныннан торды:
– Җитәр инде сиңа, Шәмсия әби!
– Нәрсә җитәр?! Нәрсә җитәр?! Җәй буе йомыркасын сезгә салды!
Минһаҗев, сүзне икенчегә борырга теләп:
– Колхоз ул, иптәшләр... – дип җөмләсен генә башлаган иде, урамнан
Әсмабикәнең: «Батырҗан, кәҗә тәкәгез урамда йөри», – дигән тавышына
Батырҗан, сикереп торып:
– Бәреп үтерәм кылый тәрене! – дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба китте. –
Шул Шәмсиянең сукыр тәресе, көн-таң атса, кычкырып чакыра да ята шуны,
– дип, капканы тибеп ачып, чыгып та йөгерде.
Минһаҗев сөйләвен дәвам иттерде:
– Коллективизация – ул инде «колхоз» дигән сүз. Менә шушы байлардан,
кулак-муллалардан тартып алынган җирләрне бергә эшкәртеп, бергә икмәк
үстереп, бергә уңыш алып, бергә бүлеп...
Мәчтик, Минһаҗевны бүлдереп, бик җитди кыяфәт ясап, тирән уйга баткан
булып:
– Бергә бүлеп?.. – дип куйды.
– Әйе, бергә бүлеп.
Читән Мәчтиге урыныннан торды:
– Нуриәхмәт, яз! Бергә бүлеп, дип язарга онытма.
Минһаҗев:
– Бергә ашыйбыз, дигән сүз. Ягъни мәсәлән...
ЧУКРАК
24
– Анысын язма! Ашавын өйгә алып кайтып ашарбыз.
– Артып калган керемне сатабыз. Шул акчага мәктәп, булнис, клублар
төзибез.
Шәмсия әби «бүлү» сүзеннән айный алмыйча утырганнан соң, кинәт уянып:
– Бик әйбәт! Бүлү – бик әйбәт! Энем, атың коргыры, исемең ничек әле...
Бик әйбәт! Бергә-бергә тигез итеп бүлүгә ни җитә! – дип кычкырды.
– Бөек юлбашчыбыз иптәш Ленинның әйтүенә караганда, колхоз ул –
күмәк хуҗалык, күмәк тормыш дигән сүз. Димәк, авылда сарык абзарлары,
сыер утарлары төзибез. Күмәкләп эшлибез, күмәкләп ашыйбыз. Бергәләп,
культуралы ял итәбез, – дип дәвам итте Минһаҗев.
Нурислам, кулындагы чыбыркысына карап:
– Утыз ел буе сыер, кәҗә, сарык артыннан өстерәп чапкан чыбыркымнан
да котыласым бар икән, – дип куйды.
Урта рәтләрдә утырган Мөхәррәм карт, җилкә чокырын кашып:
– Котылырсың, бар, алай гына. Кара сакалың кабергә кадәр озата бара
дигәндәй... – дип мыгырданды.
– Нигә алай дисең, Мөхәррәм. Соң бит, күмәкләп эшлибез, ди. Көтүгә дә
бөтен авылыбыз белән чыгабыздыр инде.
– Кара әле, энем... Районнан килгән бала, сиңа әйтүем. Мин үзем аш-суга
бик оста. Ашны авылыбыз белән бергә пешерү килешеп бетмәс. Нигә дигәндә,
чисталык ягыннан чыгып әйтүем. Безнең авылда атнасына, аена бер тапкыр
тәһарәт яңартмаучылар да бар, – диде Шәмсия әби.
Шәрифулла, Шәмсиянең итәк астыннан калкып:
– Кем бар, кем? Кешесен әйтеп сөйлә, Шәмсия кортка! – диде.
– Менә – син! Шәрифулла!
– Үзеңне бел!
– Тик торганнан әйтүем түгел, синең сасы исеңнән чыгып әйтүем. Кит әле
янымнан, сасы көзән! Исеңнән башым әйләнә. Җилгәрәк чыгып утыр. Ә минем
комганым гел үзем белән. Аш-суны үзем пешерермен, рәхәтләнеп, җирәнмичә
ашарсыз, – дип кычкырды Шәмсия әби.
Җыелышның башыннан алып бер сүз дә дәшмәгән Нуриәхмәт түзмәде:
– Авылдашлар, уеннан узды! Сабыр гына тыңлап бетерик, – диде.
– Менә бит, энем Нуриәхмәт, дөнья куласа – бер әйләнә, бер баса. Атаң
Мотавал хәзрәтнең дә мунча казанының кирәге чыкты. Иртәгә, Аллаһы боерса,
чишмәгә алып төшеп, ком белән юып алып менәрмен әле мин аны. Сөйлиләр
иде аны, калхуҗга кергәч, бөтен авыл бергә, җыйнаулашып, зур казаннан
ашыйлар, бер юрган астында йоклыйлар икән, дип. Хак икән, – диде Шәмсия
әби, аш пешерергә әзерләнеп үк бетеп.
– Син, Шәмсия, мытырыйгыңны сузма. Яшьләр безне үз яннарына
салмаслар. Безгә, картларга, шул салам түшәлгән иске сәке булыр инде.
– Зиннәтулла абзый, җәмәгатең Бибисара җиңги рөхсәт итсә менәрсең сәкегә.
– Анысын – ул ягын онытып ташлаганмын икән әле. Хак сөйлисең кем...
энем Галимҗан, – дип гөжләште халык.
Халыкны тынычландырырга теләп, Минһаҗев кабаттан кыңгырау шалтыратты.
– Иптәшләр, читкә китмик. Кем дә кем, беренче көн тәртибенә кушылып,
колхозга член булып керергә ризалык белдерә, шуларның иптәш Мотаваловка
килеп язылулары сорала.
Авылның алыптай гәүдәле Мофаззал атлы кешесе, халыкны ерып, алга –
өстәл янына килеп басты.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
25
– Мине беренче итеп, үз теләгем белән калхузга языгыз!
– Менә, иптәшләр, сезнең колхозның да беренче члены итеп бер иптәш кенәгәгә
теркәлде. – Минһаҗев, ике куллап, Мофаззалның кулын кысты. – Котлыйм, иптәш!
Котлыйм! Яңа төзелгән колхозның члены булуыгыз белән котлыйм!
– Рәхмәт! Рәхмәт! Менә син, иптәш, чәчәбез, урабыз, җыябыз, бергә бүлеп
ашыйбыз, кирәк дип тапсак, артыгын сатабыз, дидең. Сатканнан килгән акчага
мәктәп, булнич, тагын нәрсә әле... аты коргыры...
– Клуб, клуб төзибез.
– Ә... Әйе. Әнә Мөхәррәм исемә төшерде. Клублар салабыз, дидең. Әйтегез
әле, ә ул икмәкне каян алып чәчәбез дә нәрсә белән эшкәртәбез?! Сабан, тырма
каян алырбыз? Сыер, сарык, кәҗә абзарларын нәрсә белән төзербез?! – дип
сорады Мофаззал.
Зиннәтулла карт та:
– Әйе? Ул абзарларга мал-туарны каян алабыз? – диде.
Халык гөж килеп шаулап алганнан соң, Мөхәррәм карт, бик белдекле
кыяфәт ясап:
– Әйе. Бүлүен бүләрбез... – дип мыгырданды.
– Аңлатам. Син миңа абзый тиешледер инде. Исемегез ничек булды әле?
– Анысы мөһим түгел. Авыл халкы мине Мофаззал дип йөртә. Аңлат шул,
Минһаҗев иптәш, аңлат.
– Менә шушында колхозга язылган иптәшләр – колхоз членнары, дип
аңлаттым бит инде. Шушы кешеләр, бер гаилә булып, бер хуҗалык булып
яшәгәч, үзләренең атларын, сыер-кәҗәләрен, сабаннарын, тырмаларын
колхозга тапшырырга тиеш булалар. Менә шул сабаннар, атлар белән җыелган
икмәкне... – дип дәвам итте Минһаҗев.
Мофаззалның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып алганнан соң,
тезелешеп, ишегалдыннан чыгып барган тавыклары, сарыклары, кәҗә
бәтиләре, сыерлары, бозаулары, камыт, эшлиялары күз алдына килеп басты.
Ул бер – көлмәкче, бер, күңеле тулып, еламакчы булды. Ирене кипте, бугазына
төер утырды. Калтыранган, зәгыйфь тавыш белән:
– Тукта әле, син берәр нәрсә аңладыңмы, юкмы, мин нигәдер бернәрсә дә
аңламадым, – дип, әле уңга, әле сулга карады.
Сул як күршесе, көлемсерәп:
– Аның нәрсәсен аңлыйсы бар инде. Менә син үзең, үз теләгең белән,
беренчеләрдән булып, калхузга кердең. Димәк, син, үз теләгең белән,
беренчеләрдән булып, атыңны, сыерыңны калхузга китереп тапшырырга тиеш
буласың, – диде.
– Ярый. Мин атым белән сыерымны китереп тә тапшырдым, ди. Ә менә
аты, сыеры булмаган кешеләр нишли? Мәсәлән, менә Шәмсия әбинең сыңар
күзле кәҗәсеннән ары бернәрсәсе дә юк.
– Ул кәҗәсен тапшыра.
– Аның сыңар күзле кәҗәсе белән минем сыерымны бергә бәйләп
куябызмы?!
– Шуның өчен дә колхоз инде ул, иптәш, – дип кырт кисмәкче булды Галәү.
Мөхәррәм карт, сүзгә кушылып:
– Ә кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? – диде.
Нурислам карт өстәл янына килде.
– Кәҗәсе дә булмаган кеше, Мөхәррәм яшьти, калхузга чыбыркысын бирә.
Мәгез чыбыркымны, языгыз мине дә калхузга!
ЧУКРАК
26
– Пычагымамыни ул синең чыбыркың!
– Алай димә, Мөхәррәм. Алай димә, туганкаем. Эш коралы ул! Синнән –
сабан, аннан – җилгәргеч, миннән – чыбыркы. Менә сиңа сәвит, менә сиңа
калхуз! Сезгә, сәвиткә, кирәге чыгачак әле аның, чыбыркының.
Мофаззал, чыгырыннан чыгып:
– Юк. Бу шаярудан узды. Районнан килгән вәкил, син миңа аңлатып бир!
Кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? – дип кычкырды.
– Әгәр колхозга языла икән, ул да колхоз члены була.
– Юк! Минем член буласым килми. Мин, үз теләгем белән, калхуздан
чыгам. Мине сыз!
Шәмсия әби, урыныннан торып, бөкресен турайта төшеп, капкага таба атлады:
– Мин дә кайтыйм инде. Члин булам дип, үзем белән бергә картайган
кәҗәмне бирер хәлем юк.
Минһаҗев, шаулашкан халыкны тынычландырырга теләп, графинга сукты.
– Иптәшләр, дөрес аңлагыз! Бүгенге көн белән генә яшәмәгез, киләчәккә
карагыз! Менә син, әби, колхоз члены булдың, ди. Кәҗәңне колхозга
тапшырдың, ди. Дөньялар яхшырып, колхоз баегач, социализм чәчәк атып,
коммунизмга аяк баскач, синең ул ике имчәкле кәҗәң урынына сәвит хөкүмәте
бушка, беләсеңме, нәрсә бирәчәк?!
– Нәрсә?
Арадан берәү:
– Дүрт имчәкле сәвитский кәҗә! – дип кычкырды.
– Туктагыз әле, оланнар. Буталып беттем. Ничек инде, дүрт имчәкле
сәвитский кәҗә?
– Дүрт имчәкле булгач, ике башлы, сигез аяклы кәҗә тәкәсе була торгандыр
инде ул!
Батырҗан кабаланып килеп керде дә, сүз аның кәҗәсе хакында бара дип уйлап:
– Сиңа, Мөхәррәм абзый, үзеңнең аңгыралыгың гына җитмәгән, инде кеше
башын бутыйсың. Кәҗә тәкәсенең имчәге була димени?! Тәкә ич ул, тәкә!
Каһәр суккан тәкә! – дип акырды.
Җыелган халык, кәҗә тәкәсе артыннан чабып, шабыр тиргә баткан
Батырҗанның хәлен аңлап, дәррәү көлергә тотынды. Арслан Батырҗанга:
– Тик кенә тор. Син үзең кәҗә! – дип ысылдады.
Батырҗан Арсланга акаеп һәм җирәнеп карап алганнан соң:
– Син каян беләсең соң? Кәҗә күргән кешемени син?! Синең бетле
тавыгыңнан гайре нәрсәң бар соң?! Ике башлы кәҗә буламыни? – дип
ырылдады.
Зиннәтулла карт:
– «Дүрт имчәкле кәҗә» сүзе чыккач, аптыраганнан әйткәндер, Шәмсияне
кызганып. Ашатырга җиткерә алмас, уфалла арбасы белән генә ташып, – дип
аңлатты.
– Ярый, иптәшләр, мине вакыт кыса. Әле минем тагын өч авылда буласым
бар. Хәзер без икенче көн тәртибенә күчик. Колхозга рәис билгелик. Каршылар
юкмы? – диде Минһаҗев, моннан тизрәк китәсе килеп.
– Мин каршы. Башта мине калхуздан сызыгыз! – дип кычкырды Мофаззал.
– Без ул эшне булдыра алмыйбыз, иптәш.
– Ничек булдыралмыйсыз?!
– Сезне колхоздан чыгару өчен, колхоз утырышына куярга кирәк.
– Куегыз!
Д А Н И Л С А Л И Х О В
27
– Утырышка куяр өчен, колхоз членнары өч кеше булырга тиеш.
– Ә сез, ә мин?
– Беренчедән, мин – сезнең колхоз члены түгел, районнан килгән кеше,
икенчедән, сез үзегез генә. Әйтеп торам, кимендә өч колхоз члены булырга
тиеш, дип. Шуларның икесе, сезне колхоздан чыгарырга, дип, тавыш бирсәләр
– кул күтәрсәләр, сезне колхоздан чыгарып булыр иде. Хәзергә мин бу эшне
эшли алмыйм, – диде Минһаҗев.
– Ярар, сүз куертма. Берүзең бер калхуҗ булып яшәрсең әле. Теге рәис
дигәне нәрсә була тагын? – диде Шәмсия карчык.
– Анысы, Шәмсия, сәвит старостасы, дигән сүз була торгандыр инде.
– Юк, бабай, ялгышма. Исемегез ничек була әле?
– Гыйльмулла атлы карт булам мин.
– Староста түгел, Гыйльмулла абзый. Яңа төзелгән колхозның җитәкчесе
була. Йә, иптәшләр, нинди тәкъдимнәр бар?! – диде Минһаҗев.
Батырҗан, Арслан карашын тоеп, ашыга-ашыга урыныннан торды:
– Җәмәгать, авылдашлар, мин үзем Арслан иптәшне тәкъдим итәр идем.
Галимҗан, урыныннан кубып:
– Мин дә Батырҗанга кушылам. Нәрсә генә дип әйтсәгез дә, безнең авылда
Арсланга җиткән тәвәккәл кеше юк! – диде.
– Ә менә хәзер мине тыңлап карагыз! Мин сезгә кушылмыйм. Үз калхузым!
Колхозның бердәнбер члены мин. Үзем рәис булам. Берегезне дә калхузыма
алмыйм. Надан Арсланга минем калхузда урын юк! – диде Мофаззал.
Берничә карт та үз фикерләрен әйттеләр:
– Мин үзем калхуз дигәннәренә кермим. Башта, кулак, дип, атымны,
сыерымны алып чыгып киттеләр. Хәзер, калхуз төзибез, дип, актык кәҗәмне
– балалар ризыгын тартып алмакчы булалар. Юк, барып чыкмас! Шулай бит,
Гыйльмулла, Мөхәррәм яшьти?!
– Бик дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Мин дә калхуз төзүгә каршы. Мөхәррәм
ничек уйлый торгандыр!
– Таптылар савым сыеры! Атна саен килеп талыйлар. Безне Никүләй патша
да болай таламады.
– Кемнәрнеңдер калхуз төзеп яшисе килә икән, без картларның киңәше
шул: әнә, Нуриәхмәтне сайласыннар. Ялгышмаслар.
– Дөрес, Зиннәтулла! Аның аң-белеме җитәрлек.
– Гыйльмулла, хак сөйлисең. Иң кулай кеше шул. Булдырса, ул гына
булдыра.
– Җәмәгать, сез Нуриәхмәтнең мулла баласы икәнен дә онытып җибәрмәгез.
Шулай түгелме, Галимҗан? – диде Батырҗан.
– Шулай булмыйча! Барыбер калхуз тәгәрмәченә таяк тыгачак ул.
– Арслан да, Галимҗан да хак сөйлиләр. Икмәк бирер чак кына килеп
җитсен, ул үзенә барыбер артык алырга тырышачак.
– Дөрес, Батырҗан! Каны бозык аның. Мулла баласы ич ул. Иптәшләр,
район вәкиле иптәш Минһаҗев, мин Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп куярга
каршы түгел. Әмма ләкин шунысы бар бит әле аның. Безне районга җыйгач,
шундый сүзләр әйтелгән иде. Калхуз белән кулак, мулла балалары гына түгел,
хәтта аларның туганнары да идарә итәргә тиеш түгел, дип. Алай гына да түгел,
хәтта аларны калхузга алу да – законга каршы бару. Бу исә яңа төзелеп килә
торган калхузларның, Сәвит властеның таркалуына китерәчәк, дип. Шулай
булгач... – дип карышты Арслан.
ЧУКРАК
28
– Димәк, Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп кую түгел, хәтта калхузга да
алырга ярамый. Без сине дөрес аңладыкмы, Арслан?
– Бик дөрес!
– Төш өстәл артыннан. Бир урыныңны Арсланга!
Шулчак Нуриәхмәт торып басты:
– Авылдашлар! Әйе, мин – мулла баласы. Әмма ләкин мин, үз теләгем белән,
коммуналар төзү нияте белән, революция җиңсен дип, көнне төнгә ялгап, үз
атама, үз абыема каршы сугышып йөргән кеше. Болар барысы да сезнең күз
алдыгызда булды. Мин рәис булырга җыенмыйм. Минем аңа грамытым да җитеп
бетми. Әмма ләкин мин үземне колхоз члены булырга лаеклы дип саныйм. Моңа
сез дә, район вәкиле Галәветдин иптәш Минһаҗев та каршы килмәс дип уйлыйм.
– Нишләп каршы килсеннәр?! Шулай түгелме, Нурислам?
– Бик дөрес, Шәмсия. Кем тели, рәхим итсен.
– Сез шулай дисез дә ул, Шәмсия әби, Нурислам абзый, барыбер халыкны
алдау юлына басачак ул. Кеше өлешенә кызыга торган затлар алар, – дип
өтәләнде Батырҗан, урыныннан сикереп торып.
– Борчылма, Батырҗан. Синең өлешең кирәкми миңа.
– Ялгышма, энем Батырҗан. Аның нәселе андый түгел. Мотавал абзый андый
комагай кеше түгел иде. Мәхдүм булса да, кечкенәдән урак тотып үскән бала
ул Нуриәхмәт. Без, аның өлгерлегенә карап, шаклар ката идек. Мотавал хәзрәт
аларның икесен дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде, – диде Зиннәтулла карт.
– Син, Зиннәтулла абзый, бик кистереп әйтмә. Авылдашлар, әйтегез әле,
район вәкиле алдында... Атасы Мотавал авыл халкын аз таладымы?
– Энем Батырҗан, егерме беренче елгы ачлык чорында, Мотавал абзаң
булмаса, син инде әллә кайчан каткан була идең, – диде Зиннәтулла карт,
тыныч кына.
Батырҗан, ярсып, сүзен әйтәлми озак кына авыз эчендә ботка болгатканнан
соң, кинәт теле ачылып, өзек-өзек авазлар чыгарды:
– Зиннәтулла абзый, торасың да, егерме беренче ел, дигән буласың, торасың
да – егерме беренче ел... Әйе, харап икән! Нишләде Мотавалыгыз?.. Егерме
беренче елны нәрсә җимерде, ә?! Гыйльмулла абзый?! Мөхәррәм абзый?..
Сезнең сүзегезне көтәм, картлар.
– Ачка шешенеп, әллә кайчан бөтен авылыбыз белән дөмегә идек. Минем
сүзләремне авылыбызның иң өлкән карты Нурислам бабагыз куәтләр.
– Хак! Мотавал булмаса, хәзер без монда, калхуз төзибез дип, баш ватып,
җыен җыеп утырмас идек. Бу җирдә авыл түгел, алабута үскән булыр иде.
– Харап иткән инде Мотавалыгыз, уч тутырып, көнаралаш икмәк биргән!
Ачтан үтермәгән, имеш, – дип мыгырданды Батырҗан, картларны ашардай булып.
– Син бирәнгә икмәкне кадаклап бирсәң, син бит аны төн чыкканчы
тыгынып бетерә идең дә икенче атнада ук ачтан аяк суза идең ләбаса!
– Иптәшләр! Мин дә, сез дә, райондагы хуҗалар да Нуриәхмәт иптәшнең
кемлеген яхшы беләбез. Партиябез үз сафына алган коммунист иптәшне
шелтәләп, мыскыллап, нахак бәла ягу – үзе закон бозу. Ә безнең яңа төзелеп
килә торган Совет иле нахак бәла тагучыларны да җәзасыз калдырмас.
Район җитәкчеләре Нуриәхмәт иптәшне яхшылап тикшерделәр һәм аны
чын коммунист, революционер дип таныдылар. Мин үз исемемнән, сезнең
исемегездән, район хуҗалары фикерен исәпкә алып, колхоз рәисе итеп
Нуриәхмәт иптәшне билгеләргә, дигән тәкъдим кертәм. Кемнәр шушы
тәкъдимгә кушылалар, кул күтәрүләре сорала. Тәртип шундый. Кем исеменә
Д А Н И Л С А Л И Х О В
29
куллар күбрәк күтәрелә, шул иптәш колхоз рәисе итеп сайлана. Әйдәгез,
иптәшләр, кайсыларыгыз беренче тәкъдимгә кушыла, кулларыгызны күтәрегез!
– диде Минһаҗев, җыелышны тизрәк тәмамларга ашыгып.
Халыкның яртысыннан күбрәге кулларын Нуриәхмәт файдасына күтәрсә,
тора-бара, берән-сәрән, калганнары да башкаларга кушылдылар. Чарланган
район вәкиле Галәветдин Минһаҗев, йоклап калган, аңлап җиткермәгәннәрне
дә, тәмле теле белән сыйлап, үз файдасына эшләтте.
– Нурислам абзый, сезнең кулны күрмим.
– Улым, ике кулымны да күтәрсәм ярыймы?
– Җәмәгатегез өчен дә, дисезме?
– Әйе.
– Ярый.
Батырҗанга усал карап, йомшак кына итеп:
– Ә сез, иптәш революционер?..
Батырҗан үзе дә сизмәстән, каушавыннан кулын күтәрде:
– Минем бер кулым авырта, берсен генә күтәрсәм ярыймы?
Шәмсия әби ике кулын да күтәргән Шәрифуллага:
– Әй, син, бер генә кулыңны күтәр. Синең җәмәгатең юк, – диде.
Минһаҗев, матур гына елмаеп, Арсланга карады. Арслан теләр-теләмәс
кенә кулын күтәрде, аңа Галимҗан кушылды.
– Каршылар?..
Берничә кеше кулларын күтәрергә генә җыенган иде, Галәү шунда ук:
– Әйе, тыңлыйм сезне. Сез инде, колхозга кермәгән кешеләр нишлиләр, дип
сорамакчы буласыздыр. Колхозга кермәгән кешеләр үзләре теләгәнчә яшиләр.
Патша заманында, патшага каршы барган кешеләр ничек яшәсә... Хәзер бит
Николай заманы түгел. Башка заман!
Каршы күтәргәннәр шунда ук кулларын төшерделәр.
– Каршылар юк! Димәк, күпчелек тавыш – Нуриәхмәт иптәш файдасына.
Нуриәхмәт иптәш, сез яңа төзелеп килә торган колхозның беренче рәисе
итеп билгеләндегез. – Минһаҗев Нуриәхмәтнең кулын кысты. – Тәбрик
итәм! Шуның белән җыелышны төгәллибез. Колхозга караган нинди генә
сорауларыгыз булса да, бүгеннән башлап, Нуриәхмәт иптәшкә мөрәҗәгать
итә аласыз. Сау булыгыз, иптәшләр!
Минһаҗев, урыныннан торып, чыгарга җыенды. Нуриәхмәт, Мофаззал һәм
тагын берничә кеше, аны озатырга дип, урыннарыннан кузгалдылар.
Шәрифулла, урындыгына басып:
– Тагын шулай килегез, иптәш нәчәльник! Кунак булып, туп-туры үземә
килегез! – дип кычкырды.
Арсланның тәмам ачуы чыкты.
– Туп-туры үземә килегез, туп-туры үземә килегез... Кайда чакырмакчы
буласың?! Кәҗә абзарынамы?! Өтәчке!
– Ә сине барыбер рәис итеп куймадылар! – диде тегесе, үртәп.
Арадан берәү:
– Үземә килегез, иптәш. Бар булганы белән кунак итәрмен, – диде.
– Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт. Кунак булырга иртә әле. Эшлисе эшләр күп.
Илне аякка бастыргач, кунактан кунакка йөрербез.
Шәрифулла, кулларын күкрәгенә куеп:
– Миңа ышаныгыз, иптәш нәчәльник. Бастырырбыз, иншалла, бастырырбыз!
– дип куштанланды.
ЧУКРАК
30
Минһаҗев, Нуриәхмәтне култыклап, капкага атлады. Тавышын бүтәннәр
ишетмәслек итеп:
– Дилбегәне каты тот! – диде.
– Иптәш, мин сезне аңлап җиткермәдем. Ниндидер фронт турында сүз алып
бардыгыз. Мин сезне беренче тапкыр күрәм. Сез мине кем беләндер бутадыгыз
бугай. Мин сезнең белән окопта ятмадым.
– Ялгышасыз, иптәш Мотавалов Галиәхмәт, то есть Нуриәхмәт иптәш.
Ялгышасыз. Трантаста бергә утырып килү – окопта ятуга караганда да
мөһимрәк. Миңа, шушы хуҗалыкка сезне колхоз рәисе итеп куярга, дип әмер
бирелгән икән, димәк, мин аны үтәргә тиеш. Димәк, без – туганнар! Димәк,
без бер окопта, бер шинельне ябынып ятканбыз! – диде дә кызу-кызу атлап
чыгып китте. Халык аңа иярде.
Ишегалдында Арслан, Батырҗан, Галимҗан гына утырып калдылар.
Галимҗан бар көченә бер урындыкны тибеп очырды да алагаем озын
эскәмиягә атланып утырды:
– Барыбер үзләренчә эшләделәр. Эт – этлеген, мулла баласы муллалыгын
итте.
Бу сүзләрне әйткәндә, ул үртәлгән булып кыланса да, Арсланның рәис
булалмаганына эчтән куана, күпме генә эчке халәтен сиздермәскә тырышса
да, калтырап чыккан тавышы аның уйнавын сиздерә иде!
– Атасы китте, малае калды...
– Сез җебегәннәр белән мин бәйләнгән...
– Алай димә әле, Арслан. Нишли ала идек соң?
– Йоклап утырмыйлар иде аны. Ничә тапкыр өстәл артында йоклап китә
яздың! Терсәк белән төртеп, кабыргаңны сындырасым калган! Ә монысы
җыелыш буена кәҗә тәкәсе куып йөрде.
– Борчылма, Арслан. Атасын сөргәнне, монысына гына теш үтәр!
– Үтәр, эш узгач! Ник сайландым көненә төшерәм әле мин аны. Нәселен
корытып туктамасам, исемем Арслан булмасын!
***
Нуриәхмәткә өстән, атасы йортының бер бүлмәсендә вакытлыча яшәргә
рөхсәт бирелсә дә, ул бу бүлмәдә яшәүнең кыйммәтен, киләчәктә нәрсә белән
бетәчәген, аны күралмаган авылдашларына адым саен «кулак, мулла калдыгы»
дип төртеп күрсәтергә, бәйләнергә сәбәп булачагын яхшы аңлады. Шуңа күрә,
атасы нигезенә аяк басмаска теләсә дә, туган авылында баш астына мендәр
салырлык, баш төртерлек башка почмак табалмаячагына тәмам ышангач,
чарасызлыктан, үзе үскән ишегалдында, атасыннан калган, усак агачыннан
бурап, мүкләп салган «җәйге йорт, кияү йорты» дип аталган кечкенә генә,
мунча кадәрле, өчкә-өч зурлыгындагы йортта яшәргә мәҗбүр булды.
Мотавал капкасының келәсе шыкылдаган көзге төн шыксыз, кар катыш
яңгырлы, бәгырьләргә үтеп керерлек ачы җилле иде. Вакыт-вакыт, тирә-якны
шомландырып, агач яфраклары кыштырдый. Ара-тирә этләр өргәли. Алар
тынган арада, бер эт бүре кебек озын итеп улап ала. Тәрәзәдән ут саркыды.
Елап, сыкрап, ишек ачылды. Ишектән бушлат бөркәнгән, шахтёр лампасы тоткан
Нуриәхмәт чыгып, лампасын югарырак күтәреп, тирә-якка яктырткалап алды да:
– Кем бар анда?! Ярты төн уртасында?! Эт тә йөрмәслек караңгы төндә,
– дип, борын астыннан мыгырданып, бөкрәеп, кире керергә дип, ишегенә
борылды. Келә тагын шакылдады. Ишеккә юнәлгән гәүдә катып калды:
Д А Н И Л С А Л И Х О В
31
– Кем бар анда?
Капка артыннан пышылдаган тавыш ишетелде.
– Мин әле бу, энекәш. Мин...
Пышылдап чыккан бу авазны каты искән җил ара-тирә өзгәләп, юкка
чыгарып, гарипләндереп, имгәтеп, Нуриәхмәт колагына өзек-өзек, аңлаешсыз
итеп кенә ирештергәнгә күрә, ул, бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын
аңламыйча, соравын яңадан кабатлады:
– Кем бар анда?
– Мин әле бу, энекәш, мин – Галиәхмәт.
Нуриәхмәтнең умыртка сөяге буйлап яшен йөгереп узгандай булды.
Тешләрен кысты. Каты кысылган йодрыкларыннан дөрләп янган учактагы
нарат, чыршы кисәүләреннән генә чыга торган шыртлау тавышын хәтерләткән
аваз ишетелде. Ул бөркәнгән бушлатын иңсәсенә күтәрә төшеп, лампасын алга
сузып, капкага юнәлде.
– Җиде төн уртасында нәрсә кирәк?
– Ач әле!
– Соң инде, яктыргач килерсең.
– Нәрсә, энекәш, әллә бертуган абыеңнан да куркасыңмы?
– Куркам. Эт тә йөрми торган чакта нишләп йөрисең?
– Китеп барышым.
– Юк, ачмыйм.
– Нигез белән саубуллашып китим, дигән идем.
– Синең нигезең юк!
– Атам нигезе бар!
– Атам нигезе, атам нигезе... Син үзең генәме?
– Үзем генә.
Фонаре белән тирә-якны җентекләп яктыртып караганнан соң, ашыкмый
гына, капканың аратасын шудырды. Сак кына кечкенә капканы ачты. Башын
сузып, урамны күзәтте. Өстенә кожан кигән Галиәхмәт ишегалдына үтүгә, тиз
генә аратаны тартып, капканы бикләде.
– Сине күреп китим, дидем.
– Өйгә чакыра алмыйм. Үз өем түгел, сәвитнеке!
– Нинди өйгә чакырмакчы буласың?! Ут мунча тәрәзәсеннән саркый
түгелме соң? Әй, ялгышам икән лә. Кияү йортының тәрәзәсеннән икән лә.
Кияү ясаганнар синнән. Кияү йортында гына яшәтәләр! Төп йортны сиңа
калдырмадылармыни? Алар өчен, Совет өчен бик тырышып йөрдең.
– Кирәге юк.
– Нәрсә өчен сугышып, кан коеп йөрдең соң?
– Тигезлек өчен!
– Тирә-якта сине, бик батыр булган, дип сөйлиләр. Мин инде сине...
– Синнән калышасым килмәде. Бер ата-ана балалары бит.
– Ишәккә камыт кидереп, ат ясамакчы буласыз. Барып чыкмас!
– Качып барасыз түгелме соң?!
– Ашыкма! Киләчәктә Рәсәйдә алабута үстертәсебез алда әле. Бу җирдә
кычыткан үсәчәк. Чүп арасында адашып йөриячәксез!
Нуриәхмәт, капканың аратасын тартып алып, бар көченә капкага китереп
типте. Ачык капкага төртеп күрсәтеп:
– Нигез белән бәхилләштеңме? Әйдә, юлыңда бул! Үкчәләреңне ялтыратырга
вакыт. Миңа кергәнеңне күреп калсалар... Болай да...
ЧУКРАК
32
Галиәхмәт, мәкерле елмаеп:
– Куркытканнар сине, ай, куркытканнар, – диде.
– Сезнең аркада!
– Нишләп әле ул безнең аркада?
– Сезгә бит артык булсын да күп булсын.
Галиәхмәт Нуриәхмәтнең лампалы кулын югары күтәрде. Лампа яктысына
уң кулын куйды:
– Менә биш бармак. Алар тигез түгел. Ходай шулай яраткан. Адәм балалары
да шулай.
– Анысы хак. Сүзгә син кеше кесәсенә кермисең. Сиңа бит уку күп эләкте.
Дөнья күргән, хаҗга барган кеше. Мин – надан! Без, наданнар, үзебез генә, үз
теләгәнебезчә генә яшәп карыйк әле!
– Яши алмыйсыз! Бетәсез! Корчаңгы ат хәленә төшәсез! Менә шушы
кулыңдагы лампа кебек, бераздан пыскып сүнәсез. Пилтәдәге корым хәлендә
каласыз.
– Карап карарбыз!
– Алдыйлар сез наданнарны. Кычкыртып алдыйлар. Җир бирәбез, дип
алдыйлар. Сабыйга уенчык биргән кебек. Алдыйлар. Уйнап туйгач... – Җайлап
кына, Нуриәхмәтнең кулындагы лампаны алып, капкадагы чөйгә элеп куйды.
– Әнә лампаңны куйган кебек, буй җитмәслек җиргә алып куялар.
– Надан халыкны сез алдадыгыз ни дә, Сәвит алдады ни, шуннан нәрсә?
Менә сезнең алдануыгыз кызык әле миңа.
– Карап карарбыз, кызыгы кемгә булыр. Бүгенге көн белән генә түгел.
Киләчәк бар, энекәш. Ки-лә-чәк!
– Нигә әткәй белән әнкәйне бер дә исеңә төшермисең, сорашмыйсың да?
– Әткәй-әнкәй дияргә батырчылыгың җиттеме?! Бүтән кайгың булмаса,
борчылма. Барысы да хәл ителгән. Озакламый очрашабыз.
– Нәрсә?! Үзең теләп Себергә китәсеңмени?!
Галиәхмәт Нуриәхмәтнең күзенә керердәй булып, өстенә менеп:
– Энекәш, Себердән дә урау юллар бар. Себер – безнең өчен түгел, Себер
– сезнең өчен! Себер – синең өчен! Себер котыплары менә болар... – Чәнти
бармагын Нуриәхмәтнең күзенә якын китерде. – Чабаталылар өчен. Безгә –
җылы ягы! Хөрмәле ягы!
– Абзыкай, бер алдандыгыз бит инде. Соңга калдың! Соң-га кал-дың.
Граница ябык, паровоз китте.
– Ялгышасың, энекәш! Безнең өчен махсус паровоз киләчәк.
– Анысы хак. Әткәйнең алтын-көмешләре җитәрлек иде бугай шул.
– Шуны белә торып, нәрсә уйладың син, ахмак! Нигә кирәк иде ул сиңа
Совет, ни өчен?
– Миңа байлык түгел, туган җир кадерлерәк, абый.
– Кайда байлык – шунда туган җир, энекәш! Туган җирдән торган җир
кадерлерәк!
– Яшәп карагыз торган җирегездә. Ә без монда...
– Нишләрсез монда, ә?! Чәчәк, гөл итәрсезме? Социализм, коммунизм
төзерсезме?! – Галиәхмәт, кукиш ясап, Нуриәхмәтнең борынына төртте. – Менә
сезгә социализм, коммунизм! Чабаталы Ибрайга ил тоттырып, җир тоттырып,
коммунизм төзеп булмый, энекәш. Аңла шуны, надан!
– Җирне кем эшкәртә, кем карый, җир – шуныкы!
– Теге абзаңның сүзен сөйлисең. Аның арбасына утырып, аның җырын
Д А Н И Л С А Л И Х О В
2. «К. У.» №11 33
җырлап, ерак китә алмассыз! Бер тапкыр утырдыгыз бит. Утырдыгыз.
Күпләрегез сөннәтсез калдыгыз. Әле дә булса аңламадыгызмыни?! Татар
акылы – төштән соң. Ул сезнең динегезне дә, денегезне дә бер чирек сасы
көмешкәсенә сатып алып, үзегездән дуңгыз ясаячак.
– Сезнең җырны җырлап карадык. Күңел болгана башлады.
– Энекәш! Арт санына кояш төшкәнче йоклый торган халыкка камчы
кирәк. Камчы тотарга чын хуҗа кирәк. Юк ул хәзер сездә чын хуҗалар һәм
булмаячаклар да. Сарык көтүе кебек, бер күләгәдән икенче күләгәгә йөрерсез-
йөрерсез дә барып терәлгәнегезне сизми дә калырсыз.
– Күрербез. Алдагысын тормыш күрсәтер, – диде Нуриәхмәт, сабыр гына.
Галиәхмәт кулы белән капкага сөялде.
– Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде.
Сиңа бүтән нәрсә кирәк.
– Син нәрсә беләсең?!
– Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт
кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы!
– Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине
яратмый.
Галиәхмәт, кинәт сагаеп, тирә-якны күзәтте. Аннары, астыртын елмаеп:
– Энекәш, әгәр ул сине бик яратса, әгәр ул сиңа бик кирәк булса, барып
ал! Ул сине тегермән буасы янында төенчеген асып көтеп калды. – Сәер һәм
кисәтүле пышылдап: – Көмәне дә үзе белән, – дип өстәде.
Нуриәхмәт Галиәхмәтнең бугазыннан эләктереп алды.
– Өлгердең, бәдбәхет!
Галиәхмәт, энесенең кулларын оста гына үзеннән этәреп, астыртын
көлемсерәп:
– Барысына да өлгерергә тырышабыз инде, энекәш. Туган җиргә орлык
чәчми китсәң, кабаттан кайтып булмас. Барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк.
Ашык-пошык, пистун атып кына, революция ясап, дөньяны озакка үзгәртеп
булмый аны, энекәш, Нуриәхмәт, – диде.
– Ах син, кабахәт! Мыскыл иттең! Үтерәм! – Нуриәхмәт, абыйсына
ташланып, буа башлады.
Галиәхмәт, Нуриәхмәтнең кулларын үз бугазыннан ипләп кенә, җайлап
кына төшерде дә кесәсеннән револьвер чыгарып, энесенең чигәсенә терәде:
– Акыллы бул, энекәш, акыллы бул. Мин тырыштым, сиңа үстерәсе генә
калды.
Як-ягына карап алгач, салмак кына итеп:
– Сау бул, энекәш. Очрашканга кадәр! – дип өстәде.
Һәм, капкадан чыгып, тау астына, таллыкка атлады.
Нуриәхмәт йодрыклары белән капка баганасына китереп сукты. Аннары,
йөзен кулы белән каплап, җиргә тезләнде.
Нуриәхмәт төне буе йоклый алмады. Таң атып килгәндә, кабат капкасының
келәсе шыкылдаганын, капканың ачылып ябылганын ишетүгә: «Капкада кем?
Идарә идәнен юарга килүче Гөлйөземме, әллә башка кешеме», – дип тәрәзәсенә
капланды. Төп йортка атлаган Гөлйөземне күреп, баштанаяк гәүдәсен тикшереп
чыкты. Күзе белән корсагына барып төртелде. Үзенең кирәкмәгән эш белән
мавыкканыннан үзе оялып, эсселе-суыклы булып, сырма салынган сәкесенә
утырды. Күзеннән яшь атылып чыкты. Бугазына төер утырды. Шытырдатып,
баш астына салган мендәрен кысты.
ЧУКРАК
34
Тормыш! Ни өчен син шундый рәхимсез?! Ни өчен әле мин, мунча төнлеге
кадәр генә тәрәзәдән карап, үз нигеземдә, атам йортына, үзем үскән йортка,
кача-поса гына, сөйгәнемне идән юарга озатам? Ни өчен әле мин атам капкасын
киереп ачып, шул сөеклемне кулларыма күтәреп алып баскычка кадәр алып
килеп, менә шушы мендәргә бастыралмыйм? Кем идәнен юарга?! Ни өчен?!
Бар байлыкларын талап алып бетергәннән соң, ата белән анадан соңгы
истәлек булып калган, анасы Мөсәгыйдә абыстайның төсе – үз куллары белән
йолкыган каз мамыгы тутырылган мендәргә капланып, Нуриәхмәт үксеп елады.
Күз алдыннан җаны кебек газиз күргән туганы – Галиәхмәт, сабый чак дуслары
Батырҗан, Арслан, Галимҗан белән су коенган, ат коендырган, бер-берсенең
киемнәренә каз муены ясаган балалык, үсмер вакытлары килеп басты.
Төшендә, елга буендагы таллар арасыннан Гөлйөземнең ялварулы елаган
тавышы ишетелгәндәй булды. Гөлйөзем, елап:
– Кирәкми! Зинһар, кирәкми! – дип ыңгыраша иде.
Нуриәхмәт сискәнеп уянып китте. Тәрәзәсендә Гөлйөземнең елаудан
шешенеп беткән йөзен күреп, торып утырды. Берни аңламыйча, башын селкеп,
яңадан тәрәзәгә карады. Тәрәзәнең теге ягыннан Гөлйөземнең каты елаудан
сулкылдап чыккан тавышына, «Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан! Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан!»
– дигән сүзләренә йокысыннан айнып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, чалбар,
күлмәген кияргә дә онытып, урамга ыргылды. Берничә минуттан ул инде колхоз
идарәсе урнашкан атасы йортының түр бүлмәсендә иде. Бүлмәдә өстәл ауган,
сүгенгән, сугышкан тавышлар ишетелде. Ишек ачылып, ишегалдына будёновка
кигән Батырҗан очып килеп чыкты да җиргә егылды. Аның артыннан ук
Нуриәхмәт чыкты. Батырҗан, егылган җиреннән:
– Ах син, мулла калдыгы! Үтерәм мин сине, бәдбәхет, суям! Мулла калдыгы!
Контр! – дип акырды.
Сикереп торды да ишек яңагына сөялеп торган Нуриәхмәткә ташланды.
Нуриәхмәт аны күкрәк тирәсеннән эләктереп алып өскә күтәрде дә баскычтан
түбәнгә ыргытты.
– Коткарыгыз! Коткарыгыз! Каравыл! Үтерәләр!..
Тавышка кызылгвардеецлар киеменнән Арслан белән Галимҗан килеп
җитте. Батырҗан, үрмәли-үрмәли, алар алдына килде дә, Нуриәхмәткә
күрсәтеп:
– Күрәсезме, күрәсезме, ул мине ничек кыйнады?! Карарлыгымны
калдырмады! – дип зарланды.
Тавышка бер төркем авыл халкы килеп кушылды. Алар арасында
Гыйльмулла, Зиннәтулла, Мөхәррәм картлар да бар иде. Батырҗан бер –
киемнәренә, бер йөзенә күрсәтеп:
– Күрәсезме сез моны? Күрәсезме бу галәмәтне?! Менә ул мине нәрсә
эшләтте! Ю-у-у-к, ул мине түгел, ул Сәвитне җиргә салып таптады. Тотыгыз
үзен! Ул котырган! Ул үзенең атасы Мотавал үчен бездән – Сәвиттән ала!
Әйе, әйе, ул контр! Ул Сәвиткә аяк чала! Эләктерегез, нәрсә карап торасыз,
эләктерегез үзен! – дип кычкырды.
Галимҗан белән Арслан Нуриәхмәтнең кулларыннан эләктереп алдылар.
Батырҗан җыелган халыкка:
– Нәрсә карап торасыз?! Бау бирегез, бау! Бәйләп озатабыз үзен. Нәрсә
карап каттыгыз?! Ат китерегез! – дип бакырды.
Арадан берәү:
– Үзем, үзем алып киләм, – дип, капкадан ашыга-ашыга чыгып китте.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
2.* 35
Нуриәхмәт, бар көченә кычкырып:
– Җибәрегез мине! – дип, Галимҗан белән Арсланны икесен ике якка селтәп
атып бәрде. Шул арада берничә ир-ат, уртага чыгып, Нуриәхмәтне эләктереп
алдылар да җиргә сузып салып бәйләделәр.
Батырҗан урыныннан торып, тузанга баткан киемен кага-кага:
– Хәзер үк үзен волостька озатырга! – дип кычкырды.
Нуриәхмәт:
– Акылыңа кил, Батырҗан, ялгышма! – диде.
– Ялгышма?! Кем?! Минме?! Ха-ха-ха, – җитдиләнеп, Арслан йодрыгы белән
Нуриәхмәтнең ияген өскә күтәрде: – Мин синеме, мин сине әле авызлыклармын!
Телеңне тешләтәм әле мин синең! Камыт кидерәм әле мин сиңа!
Төркем арасыннан чыгарга азапланган Зиннәтулла:
– Туктагыз әле, балалар. Нәрсә булды соң? Юньләп кенә аңлат әле, Арслан
энем, – диде.
– Нәрсә булды, нәрсә булды? Күрмисезмени, күзегез чыкканмыни?! Мостафа
кызының аркылысы буйга килә башлаган лабаса. Диванага сабышмагыз. Әнә
тегенең белән... – Гөлйөземгә төртеп күрсәтеп, – кәнтәй белән – чабатачы
Мостафа кызы белән Сәвит йортында уйнаш итеп ятканда, өсләренә Батырҗан
барып кергән!
Зиннәтулла, төкереп:
– Тфү, ләгънәт! Йөзләре кара! Адәмнән оялмасагыз, Алладан куркырга
кирәк, – диде.
Нуриәхмәт, чыгырыннан чыгып, Арсланны ашардай булып:
– Нәрсә алдыйсың син, хәерче! – дип кычкырды.
– Син, Нуриәхмәт, сүзеңне чамалап сөйлә. Кем әле монда хәерче?! – дип,
аннан да катырак кычкырды Батырҗан.
– Сез! Батырҗан, сез!
– Ә, шулаймыни?! Димәк, Сәвит – хәерче, ә ул, мулла калдыгы, контр – бай!
Арслан, халык алдында йөри-йөри:
– Җәмәгать, ишеттегезме? Барыгыз да ишеттегезме? – дип сорады.
Читтә ялгызы гына басып торган Мөхәррәм карт:
– Әй, энем Нуриәхмәт, бер дә кирәкмәгән эш белән мавыккансың. Мәхдүм
кешегә килешә торган эш түгел, – диде.
Нуриәхмәт, ике кулын күкрәгенә куймакчы булып:
– Мөхәррәм абзый, алдый ул. Ул үзе Гөлйөземне көчләмәкче иде. Йокыга
гына төнәлеп килә идем. Тәрәзәмдә – Гөлйөзем тавышы... Бәреп керсәм...
Батырҗан, бөкрәеп, муенын алга сузып:
– Алдама, контр! Башта чалбарың белән күлмәгеңне ки. Аннары алдарсың,
– дип кычкырды.
Мөхәррәм, карт башын аска иеп, җирдән нидер эзләгәндәй итеп кенә:
– Бик ышанасы килә дә бит, менә ыштансыз басып торуың гына күңелгә
шик сала, мәхдүм, – диде.
– Кая шаһитларың?! Кая? Әйт, кая? – дип бакырды Арслан.
– Әнә Гөлйөземнең үзеннән сорагыз!
Батырҗан, Нуриәхмәтнең каршысына килеп, башын уйнатып:
– Шулайдыр шул! Ул дөресен сөйләр... Сез уйнаш кылып яттыгыз да,
ул безгә дөресен сөйләр, көтеп тор. Диваналар бар иде монда. Ә менә миңа
ышанмасагыз, җәмәгать, минем шаһитларым берәү генә түгел, икәү! Арслан,
нигә авызыңа су каптың, сөйлә!
ЧУКРАК
36
– Җәмәгать, дөрес сүзгә җавап юк, Батырҗан дөрес сөйли.
Нуриәхмәт, гаҗәпләнеп, Арсланның оятсызлыгына таң калып:
– Җирбит икәнсең, Арслан! – диде.
Арслан, күзен дә йоммыйча, Нуриәхмәтнең күзенә тутырып карап:
– Миңа ышанмасагыз, әнә Галимҗан үлмәгән, аннан сорый аласыз.
Галимҗан, бик озак азапланганнан соң:
– Ни... теге... ни... Шулайрак инде, авылдашлар, – дип мыгырданды.
– Их Галимҗан, Галимҗан... Мин булмасам, син бит бүген монда басып
торалмый идең. Ачлыктан шешенгәч, мин бит, мин, сине әткәй картның
икмәген урлап ашатып аякка бастырдым, – диде аңа Нуриәхмәт.
Галимҗан, баскан урынында таптанып, нәрсә эшләргә белмичә, бер
мәгънәсезгә кулларын болгый-болгый, акланырга сүз эзләде:
– Ат китерегез инде, ат! Тизрәк районга озатырга кирәк!
Читән Мәчтиге, бик җитди кыяфәт ясап:
– Туктагыз әле, җәмәгать, мин сөйлим әле. Кызмагыз. Ялгышмыйсызмы?..
– диде.
Арслан чыбыркысының сабы белән Читән Мәчтигенә төртте.
– Нәрсә, Мәчтик?! Кызмабыз!.. Атасы безнең канны эчкәне җитмәгән,
хәзер монысы...
Арадан берәү:
– Монысы Сәвит канын эчәргә хәйлә белән калган. Шулаймы, Батырҗан?
– диде.
– Дөрес! Ниндидер этлек эшләргә калган ул. Тик торганда гына атасы
байлыгыннан баш тарттырырсың, бар! – диде кайсыдыр.
– Ялгышмыйсызмы, җәмәгать?! Нуриәхмәт абыйсы Галиәхмәткә
охшамаган. Сәвит өчен кан коеп, сугышып йөргән кеше.
– Син нәрсә соң?! Читән тәресе! Ачуым килмәгәе... Нәрсә, аның кан
коеп сугышып йөргәнен карап тордыңмы әллә?! – Батырҗан башындагы
будёновкасын салды: – Менә кара! Кан койган кешенең башы нинди була
аның! Бер башта – өч яра!
Ялганга түзеп торалмаган Гыйльмулла карт:
– Арттырма инде, энекәш. Кечкенә чагыңда, Зиннәтулла кетәклегеннән
йомырка урлаганда, Зиннәтулла абзаң бәреп тиште түгелме соң синең
башыңны?! – дип кычкырды.
Җыелган халык шау-гөр килеп көлешергә тотынды. Ул арада капкадан
күзе-башы акайган, кулына чыбыркы тоткан Мостафа карт килеп керде. Халык
тынып калды. Мостафа, сулышына буылган хәлдә, көчкә-көчкә тын алып,
җыелган халыкка күз йөртеп чыкканнан соң:
– Кая алар? Кая ул уйнашчылар?! Ә, син мондамыни? – дип, кызы
Гөлйөземне, сөйрәп, уртага тартып чыгарды.
– Бу хәл дөресме?! – Елавыннан туктый алмыйча, сыктап, шешенеп беткән
Гөлйөземнең иягеннән чыбыркы сабы белән өскә күтәрде. – Дөресме?!
Гөлйөзем җавап бирмәде.
– Кемнән? – дип акырды атасы.
Гөлйөзем елавыннан туктый алмыйча, көчкә-көчкә тын алып, өзеп-өзеп:
– Мо-о-о-та-а-а...
Батырҗан, котылу шатлыгыннан күккә сикерердәй булып:
– Менә! Әйттем ич, Мотавалларныкы, дип. Ә сез миңа ышанмаган буласыз!
– диде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
37
Мостафа чыбыркысы белән Гөлйөземгә китереп сыдырды.
– Син мине картлык көнемдә рисвай иттең! Мә! Уйнашчы, мә! Мин сине,
анасыз килеш, төннәрен керфек тә какмыйча бишек селкетеп үстердем. Мин
сиңа соңгы сыныгымны бирә идем. Рәхмәтең шушыдыр. Мә, себерке, мә!
Син мине авыл урамына чыкмаслык иттең! Мә, бәдбәхет, мә, рәхәтен күр! –
Чыбыркы белән янә сыдырды.
Нуриәхмәт үзен тоткан кешеләрдән арынмакчы булып, талпынып:
– Мостафа абзый, ялгышма. Үтерәсең. Аның гаебе юк! – диде.
– Син, селәгәй, тик кенә тор. Уйнаш итүегез генә җитмәгән, шуның өстенә,
оялмыйча, акыл өйрәтмәкче буласыңмы?! Мә! Сиңа да өлеш чыгарам. Мә, сиңа
да берне! – дип, чыбыркысы белән Нуриәхмәткә сыдырды.
– Мә, тагын берне. Куш булсын! – Тагын сыдырды, аннары, кызына карап:
– Син себеркене өемә кертәсем юк! Дүрт ягың кыйбла! – дип кычкырды.
Чыбыркысы белән тагын сыдырмакчы булганда, Мөхәррәм белән
Зиннәтулла карт аның кулыннан тоттылар:
– Җитте, Мостафа, җитте, үтерәсең.
– Бүтән бусагамнан атлап керәсе булма. Әнә сиңа урам!
Мостафа, чыбыркысын кизәнеп җиргә ыргытты да, төкереп, капкадан
чыгып китте.
Шулвакыт урамнан ат алып килергә дип киткән кешенең тавышы ишетелде:
– Ат булды, җәмәгать. Алып чыгыгыз!
– Бик яхшы. Батырҗан, бу контраны волостька Галимҗан белән синең үзеңә
илтергә туры килер. Карагыз, ныклап бәйләгез, кача күрмәсен, – диде Арслан.
Аннары Гөлйөземгә төртеп: – Батырҗан, теге ана кәнтәен дә алыгыз! – дип
кычкырды.
– Юк! Гөлйөземенә кагылмагыз, – дип җавап кайтарды Батырҗан.
– Барыгыз инде, барыгыз! Тизрәк, өйләгә кадәр барып җитегез.
– Мин бармыйм.
Арслан Галимҗан каршысына ике аягын аерып, куллары белән бөеренә
таянган килеш килеп басты.
– Син нигә бармыйсың, Галимҗан?! Сәвиткә хезмәт итүдән баш тартасың?!
Яхшы...
– Тартмыйм. Минем әнкәй сырхаулап тора.
– Үлмәс! Барыбызныкы да сырхау. Сәвит өчен үлсә дә, берни дә булмас!
Кушканны үтә!
Нуриәхмәтне бер ягыннан – Батырҗан, икенче ягыннан Галимҗан тотып,
алып чыгып киттеләр. Алар артыннан халык иярде.
Елап шешенеп, тузанда аунап, өсте-башының карарлыгы калмаган Гөлйөзем
җирдән башын күтәрде:
– Йа Раббым, Йа Ходаем, минем нинди гаебем бар? Ал, ал минем газиз
җанымны, ал! Минем яшәрлегем калмады. Минем мәрхүмә әнием янына
барасым килә. Әнием-бәгърем янына! Ал җанымны, яррабби бер Ходаем! –
дип, үксеп җиргә капланды.
Акрынлап халык таралды. Гөлйөзем янына Шәмсия карчык килде. Җайлап
кына Гөлйөземне сөяп утыртты.
– Әйдә, кызым. Үземә кайтыйк. Җирдә утырма. Җир салкыны безгә – хатын-
кызга ярамый. Әнә агачларга да кара яшел кунды. Бераздан сары кунар. Өем
кечкенә булса да, бер сәкедә кыш чыгарбыз әле. Анаң Гөлҗиһан белән сер
сыяр ахирәтләр идек. Йөрәкле хатын иде. Сине тапканда, кендек әбиең итеп,
ЧУКРАК
38
үземне чакырганнар иде дә, әллә нигә каушадым ла. Тупсагызны атлап керүгә
коелдым да төштем. Йөрәкле хатын иде. Ай, йөрәкле иде. Синең кендекне үзе
кисте. Әйдә, миңа кайтабыз, – дип, Гөлйөземне култык астыннан тотып аягына
бастырды. Ипләп кенә капкадан алып чыгып китте.
Сәкесенә урын җәйде. Сөялеп ятса, стена ягыннан салкын тимәсен дип, мич
башыннан кырык ямаулы сырмасын алып, стена буена салды. Сәке астыннан
иске сандык сөйрәп чыгарды. Сандык капкачын ачып:
– Йөрәкле хатын иде анаң, йөрәкле! Кендек әбиең булалмасам да, мине дә
буш итмәде. Үзенең кәшемир яулыгын бүләк итте. Ике генә тапкыр ябындым.
Берсе – теге күп итеп шикәр саткан Исмәгыйль бабаңа кияүгә чыккан елны,
икенче тапкыр – хәзерге кәҗәм Сөтлебикәмнең әбисе Майимчәгем Гыйззәтулла
коймасының ике тактасы арасына муенын тыгып асылынып үлгән елны.
Шуннан инде мин аны сандыгымның төбенә үк салдым. Исән булсам, бу
баланың кияүгә чыккан көнен күрергә насыйп булса, туй көнендә, әнисе
Гөлҗиһанның истәлеге булып сакланган шушы яулыгын, туй бүләге итеп,
Гөлйөземнең җилкәсенә салырмын, дигән идем. Күрәсең, яулыкның туй көнен
көтәсе килмәгән. Бүген мин аны синең өстеңә ябам. Авырткан яраларыңны
анаң назы белән шушы яулык җылытып дәваласын. Йокла, кызым. Вакыт адәм
баласын дәвалый. Вакыт!.. – дип сөйләнде.
Анасының төсен, кыяфәтен, хәтта тавышын да күз алдына китерә алмаган
Гөлйөзем, бераздан, төшендә әнисе Гөлҗиһан белән урман аланында җиләк
җыеп йөри иде. Кинәт анасы каядыр куаклар арасына кереп югалды. Урман
аланына атасы Мостафа килеп чыкты да, ярсып-ярсып, яшь юкәләрнең
кайрыларын каерып төшерә башлады. Гөлйөзем, тәненең авыртуына чыдый
алмыйча, ыңгырашып алды. Аның тәне уттай яна иде. Шәмсия аның маңгаена
салкын сулы чүпрәк куйды. Гөлйөзем кабаттан көлтә бәйләгән сабый, үсмер
чакларына кайтты. Төшендә Галиәхмәтен күрде.
Сихри көй агыла иде. Капкаларның олысы да, кечесе дә ачык. Олы капкадан,
җитәкләшеп, йөгереп, шат күңелле Гөлйөзем белән Галиәхмәт килеп керделәр.
Гөлйөзем, Галиәхмәтнең кулыннан ычкынып, кечкенә капкадан чыгып йөгерде.
Аның каршысына олы капкадан Галиәхмәт килеп чыкты, Гөлйөземне тотмакчы
булды. Гөлйөзем капка баганасын кочаклаган хәлдә:
– Шаярма, егет. Әткәйгә әйтәм! – дип чыркылдады.
– Бабай миңа берни дә әйтмәячәк.
– Харап икән. Бик тиз бабайлы булгансың түгелме?!
– Ах син! – Гөлйөземне эләктереп алды да, күтәреп, ишегалдына алып керде.
– Колагыңа бер генә сүз әйтимме?
– Юк, кычкырып әйт. Әмма берне генә.
– Юк, икене!
– Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди.
– Бары тик икене генә.
– Ярый, синеңчә булсын.
Галиәхмәт, пышылдап:
– Мин си-не я-ра-там! – диде.
Гөлйөзем, үпкәләгән булып, читкә китте.
– Гөлйөзем, әллә үпкәләдең инде?
– Үпкәләдем шул. Син мине алдадың.
– Минме?
– Әйе, син.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
39
– Ничек алдадым?
– Ике сүз әйтәм, дидең, өчне әйттең.
– Мин сине яратам! Бөтен авыл ишетерлек итеп кычкырыйммы?
– Җүләрләнмә! Нишлисең, Галиәхмәт? Кешеләрне уятасың.
– Уянсыннар! Йоклап ятмасыннар. Күрмисеңмени, ике яшь йөрәк бер-
берсенә тартыла.
Галиәхмәт кычкырмакчы булды, Гөлйөзем аның авызын учы белән каплады.
– Тс-с! Шаярма, егет!
– Кычкырам! Мин беркемнән дә курыкмыйм!
Гөлйөзем, пышылдап:
– Мин бү-тән-не я-ра-там! – дип чытлыкланды.
Галиәхмәт, җитдиләнеп:
– Нуриәхмәтнеме?
– Юк. Галиәхмәтне!
Тагын шаярып куыша башладылар. Галиәхмәт Гөлйөземне, куып тотып,
кочагына алды.
– Нишлисең? Җибәр. Кеше-фәлән күрсә...
– Җибәрмим дә, беркемгә бирмим дә.
– Нуриәхмәткә дәме?
– Нуриәхмәткә дә!
– Галиәхмәткә дәме?
– Галиәхмәткә дә! Тю! Син әле шулаймы?! Мин сине, мин сине беләсеңме
хәзер нишләтәм?..
Егет кызны, куенына бөтереп алып, үпмәкче булды.
– Тс-с! Мотавал хәзрәт чыга! – диде Гөлйөзем.
Галиәхмәт, сискәнеп, читкә карады. Гөлйөзем чыгып качты.
– Ах, син шулаймы әле!
Егет Гөлйөземне куа башлады. Шактый куганнан соң эләктереп алды.
– Җибәр, җибәр, дим. Юкса Нуриәхмәткә әйтәм! – диде Гөлйөзем, көлә-көлә.
– Борын асты кипмәгән. Кызлар яулыгы тотып караганы юк әле.
– Ә ул синнән көчлерәк. Сугышып алачак.
– Көчем җитмәсә, син ярдәм итәрсең әле.
– Икәү кирәген бирербез, яме? Җиңгәсенә сәлам хатлары яудырмасын.
– Сәлам хатлары?..
– Әйе, сәлам хатлары.
– Ах, йөзе кара, үтерәм!
– Ә синең кулъяулык тотып караганың бармы, Галиәхмәт?
– Юк! Бирүчесе юк.
– Әнә Рабига, Сәгыйдә... Алар сине телләреннән төшермиләр.
– Кайсы, теге иләк авыз Рабигамы? Теге күпер асты бөкре, әрекмән колак,
шадра бит, камыт сыйрак Сәгыйдәме? Аллам сакласын! Бөтен байлыклары
белән соңгы кәҗәләрен бирсәләр дә, алачагым юк.
– Яшермим. Оят булса да әйтим. Мин дә сине... Мин сизәм. Без барыбер бер-
беребезнеке булалмаячакбыз. Дөрес. Мин сине гомеремнең соңгы минутына
кадәр оныта алмаячакмын.
Гөлйөзем, җиңеннән кулъяулык чыгарып, Галиәхмәтнең түш кесәсенә
тыкты. Галиәхмәт яулыкны кесәсеннән алып, борынына китерде.
– Гөлйөзем, синең исең килә.
Кулъяулыкны ай яктысына куйды.
ЧУКРАК
40
– Үзең чиктеңме? Мине уйлап чиктеңме?
– Үзем чиктем. Сине уйлап чиктем.
– Син мине яратасың, шулай бит?.. Яратасың?
– Яратам, Галиәхмәт.
Кыз, оялып, башын аска иде. Галиәхмәт аны печәнлеккә өстерәде.
– Әйдә бүген үк бер-беребезнеке булабыз.
Гөлйөзем, төш аралаш, өзгәләнеп:
– Кирәкми! Галиәхмәт, кирәкми! – дип кычкырды.
Шәмсия Гөлйөзем янына килде.
– Кызым, кызым Гөлйөзем, бастырыласың, төш күрәсең бугай. Борылып ят.
Әллә яткан урының җайсызмы? Әй, бәбкәем, бәбкәем... Бигрәк каты кыйнады
шул. Бигрәк каты. Хатын кызның язмышы кеше кулында шул ул. Яраларың
сызлыймы? Хәзер төнәтмә кайнатам. Өем, зимләнкә генә булса да, сыярбыз әле.
Күңелең киң булсын. Кышын ишле яшәсәк тә, язын, җәен икәү генә яшәрбез.
Кәҗәм, Сөтлебикәмне, бәтиләре белән, кышын, кызганып, үз яныма кертәм. Алар
да җан иясе бит. Хәзер мин сиңа җәен җыйган үләннәремнән төнәтмә әзерлим.
Сөтлебикәмнең сөте бик шифалы. Үләннең очын гына, чәчәген генә кыркып
ашый ул, – дип сөйләнде, аның өстенә япкан кәшемир яулыкны рәтли-рәтли.
Гөлйөзем туганнан бирле ана назын тоймады, күкрәк сөте тәмен белмәде.
Гөлҗиһан Гөлйөземен табып ике атна да тормады, Мостафасы белән сабыен
ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ятимәгә күкрәк сөтен авыл
халкыннан җыелган сәдакага сатып алынган түбән оч Чәүкә Мәгъфүрәсенең
«Мәликә» кушаматлы кәҗәсенең бәтие «Гөлҗиһан» алыштырды. Мостафа
авыл халкының кәҗә бәрәненә яраткан хәләленең – Гөлҗиһанының исемен
кушуларына рәнҗесә дә, соңга таба күнде.
Мостафа кабыктан ясалган арбасына сабые Гөлйөземне утырта да, арбага
кәҗәсен җигеп, чабатага юкәлек дип, иртәдән кичкә кадәр урманга китеп
югала. Арканын урман аланына кагып куйган казыкның уртасыннан эләктереп,
кәҗәсен – арканның бер башына, кызы Гөлйөземне аягыннан икенче башына
бәйләп, үзе печән чаба, мунчалага, чабата үрергә, чабата киндерәсенә юкә
кисеп, урман аланындагы күлгә бүрттерергә сала. Ара-тирә аланга чыгып,
кызы белән кәҗәсен күзәтә: бер чыкканда, алар агылый белән тагылый кебек
болын буйлап йөрсәләр, икенче чыкканда, агач күләгәсендәге сабые ике куллап
кәҗәнең имчәген тоткан хәлдә йоклый торган була. Шуңа күрә авыл халкы ул
кәҗәгә «Гөлҗиһан» дип кушамат такты да.
Ямьле җәй кичләрендә урман ягыннан кыңгырау тавышы яңгырауга, авыл
халкы, бөтен эшен ташлап, арбага җигелгән кәҗәсен җитәкләгән Мостафаны
каршы алырга дип, капка төбенә чыга. Урам тутырып, бизәкле камыт, кыңгырау,
чәчәкләр белән бизәлгән дугалы арбага җигелгән кәҗә кайта. Кабык арбада,
башына аллы-гөлле чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән, кулына эре-эре җир
җиләкле тәлгәш тоткан Гөлйөзем утырган була. Арбаның уң ягына да, сул
ягына да җыйнак кына арыш капчыгы эленгән. Алар да мәтрүшкәләр, сабын
чәчәкләре белән бизәлгән. Капка төбендәгеләр уңдагы капчыкка – Гөлйөземгә,
сулдагысына кәҗәгә күчтәнәч салалар. Мостафа Гөлйөземенең кулындагы
җиләк тәлгәшләрен, берәм-берәм, капка төпләрендә утырган сабыйларга суза.
Суза да:
– Сиңа дип урмандагы куян Гөлйөзем аша күчтәнәч җибәрде. Ал, олан. Ал,
кызым, – дип, һәр сабыйга өләшә. Кайберәүләр бу тамашадан кызык табып
көлсә, күпләре эчтән генә елыйлар иде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
41
***
Нуриәхмәтне алып киткәннән соң, имеш-мимешләр күп йөрде. Берәүләр:
«Нуриәхмәтне төрмәгә конвой белән алып барганда, ике сакчыны да үтереп качкан,
имеш, вулыста сурәтен элеп куйганнар, күрше авылның Чатан Гарифулласы күреп
кайткан», – дип сөйләсәләр, башкалары: «Кулга алынып, Батырҗан белән Галимҗан
аны волостька илткәндә, аклар ягындагы абыйсы Галиәхмәт урман чатында качып
көтеп торып коткарган икән», – дип әйттеләр. Ә икенче берәүләр: «Мотавалның
алтын-көмешләренең яртысы – Галиәхмәттә, ә икенче яртысы Нуриәхмәттә булган,
шул үзендәге алтын-көмешләрне Батырҗан белән Галимҗанга бүлеп биргән дә, алар
аны качырганнар, моның шулай икәнен Арсланга Галимҗан тишкән, Батырҗан
Гөлйөземне үлеп яратса да, Арсланнан шүрли, шуның өчен дә Гөлйөзем янына
бармый, кызга Арслан ияләшкән икән», – дип шаулашалар иде.
Халык телендә нинди генә гайбәтләр йөрсә дә, берсе дә чынбарлыкка туры
килмәде. Нуриәхмәтне кулак итеп сөрелгән Гарәфи байның хәзер районның милиция
бүлеге урнашкан, таштан салынган ике катлы йортының подвалына бикләделәр.
Кечкенә тәрәзәле бу подвалның һавасы – тынчу, идәне – җир, стеналары
акшарланмаган, түрдәге почмагында – ат тәртәсе сыярлык күсе тишеге.
Нуриәхмәтнең күзе шунда төште. Тишектән озын мыек чыгып, ике күз
ялтырый иде. Нуриәхмәтнең башында шик туды. Андый-мондый йоклап
китсәң (йокламый да булмас, йокы синнән сорап тормый), тереләй кимерәләр
болар! Күсе егете, Нуриәхмәтнең уй-фикерләрен укыган кебек, коерыгы белән
гәүдәсен сөйрәп тишектән чыкты да, «менә без шундыйрак инде» дигәндәй,
башын югары күтәреп, мыегын селкетеп иснәштергәннән соң, аңа таба килә
башлады. Нуриәхмәт, куркуыннан итеген салып, күсегә ыргытты. Күсе стенага
сикерде. Шап итеп, Нуриәхмәт каршына килеп төште, арт аякларына басты.
«Тукта әле, агай-эне, монда, бу подвалга без хуҗа!» – дигәндәй ысылдап
алды да иренеп кенә тишегенә кереп китте. Нуриәхмәт тишекне томаларга
әйбер тапмагач, аптыраганнан, итегенең башын тыгып куйды. Бераздан
күз кабаклары авырайды, солы ашаган атны хәтерләтеп, күсенең нәрсәдер
кимергән авазына эреп йокыга китте.
Тимер ишекнең дөбер-шатыр ачылуына уянып, күзләрен ачты. Тәрәзәдән
зәгыйфь кенә кояш нуры саркый иде.
– Мотавалов, на выход! – дигән әмергә торып, тишектәге итеген алды. Күсе
егете күселеген, егетлеген эшләгән: итекнең башын әллә Нуриәхмәтнең тир
исен яратканнан, әллә чын тиредән – күннән булганга, тәмләп кимергән иде.
Шул ук көнне конвоирлар аны, Казанга – изоляторга илтергә дип, милиция
бүлегеннән тимер юл вокзалына озаттылар.
***
Нуриәхмәтне алып китәсе паровоз, вагоннарын сөйрәп, тимер юл cтанциясенә
туктауга, конвоирлар ике яклап тезелештеләр. Нуриәхмәт вагон баскычына
басарга гына җыенган иде, янәшәсеннән узып барган товар вагонының аз гына
ябылып бетмәгән ишегенә күзе төште. Ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп,
өнсез калды. Бераздан, аңына килеп, бар көченә, ачыргаланып:
– Әткәй! – дип кычкырган сүзләре атасы утырган паровозның әче гудогы
тавышына күмелде һәм, җимерелеп, «әткәй» сүзе кысылган тешләр аша
саркыды да, кипкән иреннәргә сылашып, имгәнеп, үз яныннан ерак китә
алмыйча, тезенә коелды.
ЧУКРАК
42
Паровозның өзек-өзек гудогы, әтисе Мотавалның улына: «Сау бул! Бәхил
бул, балам!» – дигәндәй, саубуллашу, бәхилләшү сүзләре булып яңгырап калды.
Нуриәхмәт утырган поезд берничә станциядән соң кабат туктады. Бу – Әгерҗе
станциясе иде. Нуриәхмәтне вагоннан төшереп, вокзал мәйданына тезелгән,
ирегеннән мәхрүм ителгәннәр янына китереп, беренче рәткә бастырдылар.
Бәгырьләргә үтеп керерлек рәхимсез салкын җил исә. Тешләр тешкә бәрелә.
Бераздан, аяктагы күсе тишегеннән кереп, бармакларны салкын куыра башлады.
Аякларга җан кертергә, кан йөгертергә, сикерергә, хәрәкәтләндерергә дә рөхсәт
юк. Нуриәхмәт агасы Галиәхмәт белән атасы нигезендәге соңгы очрашуны
исенә төшерде. «Кем өчен сугышып йөрде?! Нәрсә өчен?! Нигә кирәк иде?!
Атаңа, туганыңа каршы барып... Галиәхмәт, бәлки, хаклыдыр». Шулвакыт аны
«Мотавалов!» дигән тавыш сискәндереп җибәрде.
Колачын җәеп, елмаеп, аңа таба килгән киң җилкәле полковникны күреп,
Нуриәхмәт чак кына артына аумады. Көч-хәл белән үзен тотып калды. Аның
каршында – әле кичә генә кебек, акларга каршы сугышып йөргән полкының
командиры – Сергей Катюхин басып тора иде. Катюхин Нуриәхмәтне
кочакламакчы булды. Әмма арага сакчы керде.
– Не положено, товарищ полковник! – дип честь бирде.
– Отставить, рядовой!
– Никак нет, товарищ полковник! Я на службе!
– Штаб где?! Рядовой...
– Так точно, товарищ полковник! В седьмом вагоне.
Катюхин:
– Мутавалов, дорогой, я сейчас! – дип, поездның койрыгына китте.
Кичкә Нуриәхмәтнең өстендә – үзенең чинына туры килә торган өр-яңа
хәрби кием, ялтырап торган хром итек, кулында – Ижау шәһәренең иң затлы
ресторанының кашыгы иде.
Сергей Павлович Катюхин Мәскәүдән Ижау шәһәренә яңа гына хәрби
комендант итеп җибәрелгән иде.
***
Нуриәхмәтне кулга алып озатканнан соң ике-өч атна да үтмәде, Арсланга
Мотавал йортының кунак бүлмәсендә түрдә – өстәл артында утыру бәхете
тәтеде. Авылга, колхоз рәисе сайларга дип, районнан яңа, икенче бер түрә
килеп төште. «Исәнмесез, колхозчылар», – дип башлады ул сүзен. Халык
арасыннан Шәрифулланың:
– Позвулте спрасит! Минем дустым, иптәш Галәветдин Минһаҗев
килмәдемени? – дигән соравына, сорау бирүченең кем икәнен чамаламый
калган вәкил, җитди кыяфәт, кискен көр тавыш белән:
– Юк, килмәде! Бу сорауны кем бирде, торып бассын! – дип кычкырды.
Вәкилнең әллә кискен соравыннан, әллә көр тавышыннан куркып,
эскәмиядән идәнгә шуып төшкән Шәрифулланың җан бирергә әзерләнгәндәй
зәгыйфь тавышы ишетелде:
– Мин фәкыйрегез булам, ахрысы...
– Ул кулга алынды!
Шәрифулла, бу сүзләрдән соң, куркуыннан, янәшәсендә утырган Шәмсия
карчыкның итәк астына ук кереп качты.
– Деникин армиясенең поручигы Минһаҗев кулга алынды һәм сөргенгә
сөрелде, – дип өстәде район вәкиле.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
43
Арсланның бар көченә шашынып, кул чабып:
– Контрларга безнең илдә урын юк! Урра, иптәшләр! – дип бакыруына
Батырҗан белән Галимҗан да кушылып, аны уздырырга теләсәләр дә, Кәҗә
Шәрифулласының Шәмсия кортка итәге астыннан әче һәм нечкә «Урра!» дигән
ялагай тавышы янында аларның кычкыруы ишәк кычкырганда черки безелдәве
булып кына ишетелде. Шәмсия карчык, үз күкрәгеннән чыккан Шәрифулла
тавышына аптырап, читенсенеп, бер – уңга, бер сулга карап алганнан соң, берни
аңламыйча, гаҗәпләнеп, үзалдына көлемсерәп тә куйды. Үзенә сәерсенеп карап
торганнарын тоеп, читенсенеп, «кая олакты соң бу каһәр төшкере Шәрифулла,
тавышы бугаздан чыга, үзе юк», дип, кабат күкрәгенә карады. Итәге астында
дүрт аяк күреп, телсез калды. Сиксән яшьлек Шәмсия карчык куркуыннан
эскәмиягә менеп кунаклаганын сизми дә калды.
– Нишләвең бу, Шәрифулла?! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, картаймыш
көнеңдә, килешмәгәнне!
Җыелган халык дәррәү көләргә тотынды. Идәндә, аякларын бөкләп, ияген
тезләренә куеп, менә бетәм, менә сүнәм, дигәндәй, пыскып янган чыра утыдай
җилфердәп, Шәрифулла утыра иде.
Арслан, Нуриәхмәтнең кайтмаячагына тәмам ышанып, тизрәк үзен рәис
итеп сайлаганнарын түземсезлек белән көтеп, өстәлдәге графинга сукты.
– Авылдашлар, тавышны бетерик. Тынычланыйк, иптәшләр. Районнан
килгән вәкилнең безнең белән көне буе утырырга вакыты юк.
– Дөрес, иптәшләр! Колхозчылар! Аның хәзер көне дә кыска. Кире кайтасы
да бар. Сезнең колхозның элеккеге рәисе, кем соң әле, аты коргыры...
Арсланның:
– Мотавалов Нуриәхмәт! Мотавал мулла малае – Нуриәхмәт! – дигән сүзенә
халык арасыннан берничә кеше дә кушылды.
– Әйе. Сезнең авылның беренче коммунисты Нуриәхмәт иптәш Мотавалов,
бертавыштан, районда дингә каршы яңа гына төзелгән «Көрәш» комитетының
рәисе итеп сайланды.
Халык дәррәү купты:
– Ничек?! Ул төрмәдә ләбаса?!
– Шулай инде. Кул – кулны, ике кул битне юа!
– Бүре башын бүре ашамый!
– Халык белми сөйләми. Теге вакытта Мотавалның яшергән алтын–
көмешләре үз эшен эшли, – дигән тавышлар яңгырады.
– Очы чыгар, – диде Арслан. – Аны төрмәгә озаткан кешеләр дә үлмәгән.
Алар да кинәт кенә баеп китмәсләрме... Шулай бит, егетләр. Ничек уйлыйсыз,
Батырҗан, Галимҗан?!
Аптырашта калган Шәрифулла, бу сүзләрдән айнып, урыныннан сикереп
торды да районнан килгән вәкилгә:
– Булыр, булыр! Мин ышанам. Минем туган ул, – дип чәрелдәде.
– Кем? Нуриәхмәтме?! Саташасыңмы әллә? Кәҗә – мал түгел, баҗай туган
түгел. Син Мотавалларның кияүләре генә түгелме соң, Кәҗә!
– Менә, гел шулай ул. Сүз әйтергә дә ирек бирми. Гел телгә баса.
– Арслан, колагыңа гына бер сүз әйтимме?!
– Әйт! Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?! Берне түгел, унны әйт.
– Унны ук әйтмим. Саный алмассың. Синең көнең бетте, – дип, берничә
кеше кычкырышып алдылар.
Зиннәтулла карт, җайлабрак утырып:
ЧУКРАК
44
– Телең бик озын шул синең, Шәрифулла, телең бик озын. Чыгарасың да
болгыйсың, чыгарасың да болгыйсың. Җыеп алалмыйсың. Басу гына түгел,
таптап та китәрләр әле синең ул телеңне, – дип сөйләнде.
– Ярар, җәмәгать! Мин җыелышны ачык дип игълан итәм һәм беренче көн
тәртибенә тукталам. Кемнәрдә колхоз рәислегенә кандидатуралар бар? Рәхим итегез.
Халык шау-гөр килгән бер мәлдә, Шәрифулла халык арасыннан, эскәмияләр
астыннан үрмәләп, алгы рәткә – президиум өстәле янына килеп, тезләнгән
килеш кенә, районнан килгән вәкилгә:
– Языгыз! Мин үземне үзем тәкъдим итәм, – диде.
Авыл халкы бертавыштан:
– Кит әле моннан, Кәҗә! Сиңа тагын...
– Зиннәтулланы йә булмаса Нурулланы, һич тә булмаса, Гыйльмулла картны
сайлыйбыз! – дип кычкырыштылар.
Үзенең исеме авылдашлары теленнән, хәтта Батырҗан белән Галимҗаннан
да чыкмавына шартлар хәлгә җитешкән Арслан, әгәр шунда Зиннәтулла карт
төлке якалы туны белән торып басмаса, йә булмаса районнан килгән вәкилнең
күзенә Мөхәррәм аягындагы «фитыр» итекләр күренмәсә, биредә, өстәл
артында, уйланып, тирән хыялларга чумып утырыр иде микән?!
Районнан килгән вәкилнең күзе Арслан башындагы бер колакчыны өзелә
язган бүреккә төште:
– Менә сезнең белән, колхоз белән кем идарә итәргә тиеш! Понимаешь
ли. Менә шушы, башына каешланып каткан бүрек кигән иптәш идарә итәргә
тиеш. Күрәсез, бу иптәшнең төлке якалы туны да, шыгырдап торган «фитыр»
итеге дә юк. Понимаешь ли. Һәм ул аңа кирәкми дә. Понимаешь ли! – диде.
Әле алай да халык арасыннан кыюрак бер бәндәнең:
– Аңа калса, безнең авыл Шәйхәттар абзый бүрегенең ике колагы да юк.
Аны сайлыйк, – дигән тавышы ишетелде.
– Кая ул? Торып бассын. Күрик. Понимаешь ли.
Урта рәтләрдә утырган Шәйхәттар, урыныннан торып басып, бүреген киеп:
– Бу бит – бүрек түгел, түбәтәй! Сырылган һәм тирән итеп тегелгән түбәтәй!
– диде.
Районнан килгән вәкил агарып чыкты:
– Бу кандидатура батмый, понимаешь ли. Религия – опиум народа.
Понимаешь ли. Бүген түбәтәй кигән, иртәгә чалма, чапанлы булыр. Динне
алга сөрүчеләр кирәкми, понимаешь ли!
Шул ике колаксыз бүреге аркасында, Шәйхәттар картка бик күп тапкырлар
район юлын таптарга туры килде. Районга барып кайткан саен, ул: «Арслан
урынына калхуз рәисе итеп куярга дип җанны ашыйлар, бу юлы да ризалык
бирмәдем. Әгәр миңа яңа бүрек тектереп бирмәсә, үзенә үпкәләсен. Андый
кысуларга түзеп торып булмас. Ризалыгымны бирергә туры килер», – дип,
халыкны көлдерә торган иде. Уен гына булса да, Арсланда ул шик уята иде.
Шушы хәлләрдән соң озак та үтмәде, Шәйхәттар, кемнәрнеңдер тырышлыгы
белән, бер төндә юкка чыкты.
***
Авыл ир-атларының, иртән иртүк каравыл йортына җыелып, төн чыкканчы
илдә-көндә, күрше-күләндә булган хәлләрне уртага салып, чынын-ялганын
бергә кушып, бер-берсен уздырып, бүлдереп, энәсеннән җебенә кадәр
тикшергәч, Кәҗә Шәрифулласының бер-ике ялганын рәхәтләнеп тыңлаганнан
Д А Н И Л С А Л И Х О В
45
соң, өйләренә тарала торган гадәтләре бар. Кичәге хәбәр – кояш батырга бер-
ике сәгать кала, Чишмә тавында ике юлчының җир казып кабер ясап китүләре
– күпләрнең күңелләрендә шик уятты. Яшьрәкләр каберне казып карарга
кирәк, диделәр. Картлар барысы да каршы төште: «Безнең халыкта мәетне
казып рисвай итү бернинди дә шәригать законына туры килми, кем тели, шул
казысын, диделәр. Менә чишмәгә ат эчертергә төшкән Саескан Салисәсенең
улы Вәриснең, «җир чокучының берсе нәкъ Нуриәхмәткә охшаш булуын
сурәтләве генә күпләргә, бигрәк тә Галимҗанга тынгы бирмәде. Аннары,
чишмәгә кер чайкарга төшкән авыл хатыннарын күреп, бер юлчының атына
атланып китеп баруы, авыл картлары җыелып төшкәндә, икенче юлчының
да ашыга-ашыга китеп баруы күпләрдә шик уятса да, кабер ачарга, каберне
актарырга берсенең дә батырчылыгы җитми иде.
Арслан белән Батырҗанның гына күңеле тыныч. Алар юлчыларның
икенчесен, арттан киткәнен, кем булуын, нишләп йөрүләрен ачыклар өчен куып
тотып, урман борылышында кыйнап, өстендәге сырмасын салдырып, мари
кешесенең авызыннан: «Ерак сәфәрдән кайтканда, атыбызның колыны үлде,
шуны Чишмә тавына күмдем. Хатыным белән бергә идек. Ул алданрак кайтып
китте», – дигән җавап алып кайтканнар иде. Арслан, каравыл өендәгеләрне
тынычландырырга теләп:
– Борчылмагыз, авылдашлар. Марилар алар. Ирле-хатынлы марилар. Юлда
колыннары үлгән. Чишмә тавына шуны күмгәннәр, – диде.
Сүзгә кушылырга кыймыйча утырган Саескан Салисәсенең ире Шадра
Мәхмүт улыннан юлчыларның ниндирәк булуларын, киемнәренең нинди
икәнен, сакал-мыеклары, төс-кыяфәтләрен, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен
кат-кат сораганга күрә, юлчыларның икесе дә ирләр булуын аңлап, алдан
китеп барганының, озак итеп, кыйблага борып салынган, чүпрәк капланган
әйбергә карап җеназа укыганын һәм нәкъ Галиәхмәткә охшаганлыгын белгәнгә,
иренер-иренмәс кенә:
– Ирле-хатынлы, дисең инде, – дип куйды.
– Әйе, марилар!
– Ярар. Аллага тапшырып, безнең диндәге марилар да бардыр дип уйлыйк.
Тик менә күрше мариларына безнең авылның Гөлйөземе нигә кирәк булды
икән, – дип, борын астыннан мыгырданып алды.
Каравыл өендәгеләр инде таралабыз дип торганда гына, кабалана-кабалана,
Ләң-ләң Мотыйгулласы килеп кермәсенме:
– Җәмәгать, Шәмсияттәйне күрмәдегезме?
Оеп, үз ялганыннан үзе ләззәт табып, чүгәләп утырган Кәҗә Шәрифулласына
Ләң-ләң Мотыйгулласының каравыл йортына кереп сөрән салуы ошап
җитмәде. Утырган җиреннән теләр-теләмәс кенә торып, йоны коелган өтек
бүреген кия-кия:
– Нәрсә булды, Мотыйгулла?.. Минем авыл картларына сөйләгән файдалы
киңәшләремне сеңдерергә дә ирек бирмичә, чабуыңа ут капкандай акырасың,
– диде.
– Кабар да! Әнә Мостафа абзый кызы Гөлйөзем уйнаштан бала табалмый
азаплана, – дип чыгып та йөгерде тегесе.
Каравыл йортында тавыш-кычкырыш башланды.
– Менә сиңа мә! Ишеттеңме, Гыйльмулла!
– Ишетмәгән кая, Зиннәтулла. Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан оялсыннар
иде инде!
ЧУКРАК
46
– Ахырзаман килүе шушыдыр, ата – улны, ана кызны белми башлады.
Шулай бит, Нурислам.
– Ходайның барлыгын онытып барабыз. Мотавал хәзрәтнең васыятен
онытып барабыз, – дип мыгырданды Нурислам.
– Ха! Мотавал мулланың васыятен онытабыз, имеш. Мотавал баласы җил
чыгарып, серкә очырып, кызларыбызны кабартып йөри, ә алар Мотавалны
сагынып чак еламый! – Арсланның акыруы каравыл өен тутырды.
– Шулайрак килеп чыкты бугай шул, кем, энем Арслан. Синең сүзең хак
булып чыкты бугай.
– Зиннәтулла абзый, сине дә аңлап була инде. Мотавалга син рәхмәтле
булмый, кем рәхмәтле булсын. Авыл халкы белми сөйләмидер. Халык теленә
керсә, хак, диләр. Яшь чагында, синең дә хәләлең – хатының бик чирләшкә
булган, Мотавал өшкерүе белән генә яшәгән, диләр, – дип авыз ерды Арслан.
– Арслан, минем белән булышма. Күрәселәрең алда әле. Әнә авылга яңа
Мотавал аваз сала. Киләчәк аның кулында булмагае.
– Шулай, Гыйльмулла авылдаш, шулай... Дошманыңа да күрсәтмәсен!
Үзебезнең оныклар үсә. Бала-чагаларыбызны ярдәмеңнән ташлама, яраббым бер
Ходаем! Үзең яраткансың, үзең сакла, – дип, Зиннәтулла карт ишеккә таба китте.
– Саклар, бар! Үзегез сакламасагыз. Нуриәхмәтнең җиле тия күрмәсен.
Шулай. Димәк, бүгеннән Нуриәхмәт ата була. Ә, Батырҗан? – дип, әле бер
кешегә, әле икенчесенә бәйләнде Арслан.
Куәтеннән килсә, читлеген җимереп чыгарга җыенган кыргый арысландай
үз-үзенә урын табалмаган Батырҗан, белештермичә, йодрыгы белән стенага
сукты:
– Җиттеме сиңа, юкмы?! Тешеңне коям!
– Син минем тешкә кагылма, Нуриәхмәтнең тешләрен чамала. Кайгырма,
Гөлйөзем юмарт ул. Сиңа да өлеш чыгарыр, – диде Арслан, ыржаеп.
– Син бер телеңә хуҗа буласыңмы, юкмы?!
– Нигә?! Галиәхмәт белән йөрде, Нуриәхмәт белән «шаярды», ә баласын
сиңа каратыр.
Батырҗан, Арсланны бугазыннан эләктереп:
– Ах, син, бәдбәхет! Үтерәм мин сине! – дип акырды.
– Җиттеме инде сезгә, юкмы?!! Бераз картлардан оялыгыз! – диде Галимҗан.
– Син, көчек, тик кенә тор! Сатылгансың икән, юлыңда бул!
– Кем көчек? Минме?
Зиннәтулла карт кулындагы таягы белән баскыч тактасына сукты.
– Җиттеме сезгә, дуңгызлар! Өелешеп, кеше көлдерәсез! Әйдә, Нурислам,
кайтабыз.
– Әйдә. Акыллы булыгыз, балалар. Акыллы!
Тегеләр өчесе дә тынды.
– Шулай, Зиннәтулла абзый. Сез бит теге вакытта, кәнсәләрдә, минем
сүзгә ышанмадыгыз. Кем уйнаш иткән булып чыга инде, ә? Ник дәшмисең,
Зиннәтулла абзый?
– Әйдәгез, картлар, булмаса, кайтыйк.
– Барыгыз, бар! Әйтер сүзегез беттемени, аксакаллар?
Нурислам, Зиннәтулла, Гыйльмулла картлар башларын иеп чыгып киттеләр.
– Ә сез нигә кайтмыйсыз? Әллә сезне бәби чәенә чакырдылармы?
– Әгәр дә мин ул мулла баласының башын кисеп буага ыргытмасам, исемем
Батырҗан булмасын!
Д А Н И Л С А Л И Х О В
47
– Батырҗан, чамалап. Күрмисеңмени, Нуриәхмәтнең ике колагы, кем дисең
әле син аны... Ә, әйе, көчеге, Галимҗан тыңлап тора. Йә, ярый. Мин киттем.
Акыллы киңәш кирәк булса, үземә кил. Берәр җаен уйлап табарбыз, – дип
көлемсерәде Арслан.
***
Караңгы төшеп килгәндә, Галимҗан атын Шадра Мәхмүтнең капкасына
бәйләде. Капка келәсен шыкылдатты. Өй ишеге ачылып, Салисәнең:
– Кем бар анда? Капка ачык, – дигән соравына ат хуҗасы тик тормаган
атының, алга тартылып, үз өстенә менгәнен күреп, маңгаена йодрыгы белән
берне тартты да алагаем сүгенеп алды.
Салисә өй ишеген ябар-япмас, өйдәгеләргә:
– Сүгенүенә караганда, Галимҗан, ахрысы, – диде.
– Нәрсә кирәк инде аңа? Тыгылмаган җире юк, – дип мыгырданды Шадра.
– Малай, Вәрис, сиңа әйтәм. Синнән сорау алырга керә. Ишетсен колагың.
Артыгын сөйләмә. Белмәдем, күрмәдем! Аңладыңмы?! Кабер казучының
Гөлйөзем апаң хакында сораганын оныт. Бәласеннән башаяк! Ач тамагым,
тыныч колагым дигәндәй, кадалып китсеннәр.
– Син, әткәй, бигрәк инде. Саескан малае дигәч тә, син мине саесканга
санама инде. Мин әле аның барысын да сиңа да сөйләп бетермәдем, – диде
Вәрис, пышылдап.
Галимҗан килеп керүгә:
– Вәрис энем, теге колынын күмгән мыеклы мари сиңа тагын нәрсәләр
сөйләде? – дип сорады.
– Беренчедән, ул мари түгел иде.
– Мари инде, мари!
– Мари түгел. Мин марича белмим. Икенчедән – безнеңчә сөйләшә.
Өстәвенә мыегы юк иде.
– Ә менә кер чайкарга төшкән апаңнар, кап-кара мыеклы иде, диләр.
– Беләләр, әбиеңнекен! Беләсең килсә, алар төшкәндә, ул инде киткән иде.
Мыегы юк иде шул. Борын астында кап-кара миңе бар иде, мыегы юк иде.
– Миңе бар иде, дисең инде.
– Кап-кара миңе бар иде. Мыегы юк иде.
– Рәхмәт, энем. Башка соравым юк. Шул үзе. Галиәхмәт эше. Миңлесе
– Галиәхмәт, миңсезе – Нуриәхмәт инде аның. Шулай бит, Мәхмүт агай?
Кайсын алып кайтып җирләде микән? Мөсәгыйдә абыстайнымы, әллә Мотавал
хәзрәтнеме?.. Кайсы гына булса да, урыны җәннәттә булсын.
Сүзне Мәхмүт тә җөпләде:
– Әйе, әйе. Кайсы гына җирләнсә дә, безнең эш түгел. Бар инде, бар.
Галимҗан. Вакыт соң. Бала-чага нәрсә сөйләмәс. Без йокларга җыенган идек,
– дип, Галимҗанга аркылы басты.
– Ә син борчылма, Мәхмүт агай. Миннән чыкмас. Үз туфрагына, үз
җиренә кайтып яткан. Син дә, энем, бу хакта оныт. Куркыныч әйбер бу. Аллам
сакласын, – дип, Галимҗан ишекне тышкы яктан япты.
Ата Шадра ябылган ишеккә карап, улына коры гына әйтеп куйды:
– Сыбызгы! – Аннан соң Вәрис булып өстәде. – Беренчедән, икенчедән!..
Менә тегендә, районга өстери башласалар, бармак бөгеп санарсың әле
мыекларыңны. Беренчедән, икенчедән, өченчедән!..
Улының башын уч төбе белән катырак сыйпап алды.
ЧУКРАК
48
Вәрис:
– Мин нишләгән соң әле? Нәрсә күрдем, шуны әйттем, – дип, үпкәләп түр
бүлмәгә кереп китте.
– Үпкәләмә, улым. Хәзер – күргән-белгәнеңне дә сөйләргә ярамый торган
замана. Аң бул, – дип, үзалдына сөйләнеп калды Мәхмүт.
***
Гөлйөзем Мифтахын Шәмсия өендә тапты. Мифтах, бик авырлык белән, эре
сөякле булып туды. Җиргә басып атлап китүе дә соң булды. Авыл халкының
телендә ул – «төптән туган», кушаматы да «Алпавыт» иде. Ул үзенең Мотаваллар
нәселеннән икәнен белсә дә, чын атасының кем икәнен белмәде. Ата назы күрмәде.
Күпләр аны Гөлйөземнең уйнаштан, Нуриәхмәттән туган малае, дисәләр, икенче
берәүләр – Галиәхмәттән, өченчеләр, Сәвит йортында Батырҗаннан туган, дип
уйлыйлар иде. Мифтах сабый чагыннан ук авылда кагылды-сугылды, юньле сүз
ишетмәде. Арслан гына, үзенең мәкерле планнарын тормышка ашырыр өчен, аны
үз итте, үз янына сыендырды. Эчәргә, тартырга өйрәтте.
***
Көннәрдән бер көнне Шәмсиянең капкасыннан Нурислам карт килеп керде
дә өй эченә үтте. Сәкедә Мифтахын куенына алып йоклап яткан Гөлйөземне
күреп, уятырга теләү нияте белән, кыяр-кыймас, җиңелчә генә тамак кырды.
– Гөлйөзем кызым! Уян әле, уян, кызым, уян.
Гөлйөзем сискәнеп күзен ачты. Торып утырды. Нурислам урындык алып
аның янынарак килде дә:
– Ни бит әле... Ни... Нык бул, кызым, нык бул, балакаем. Әй ятимкәем,
ятимкәем. Без күрәсен кеше күрмәс. Нык бул, түз, балам. Нишлисең,
тәкъдирдә шулай язылгандыр. Ходай шулай кушкандыр. Хәерсез таң атты,
кызым, хәерсез... Бердәнбер таянычың – атаң Мостафа яшьти дә бүген төнлә,
кирәкмәгән эш эшләп, арабыздан вакытсыз китеп барган. Анаң мәрхүмә белән
сине дөньяга китерделәр дә, анаңнан япь-яшь килеш ялгыз калып, берүзе, сине
үстерәм дип, көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы, бер караңгыдан икенче караңгыга
кадәр эшләде-эшләде дә, ялгызыңны калдырып, бүген китте дә барды. Авыр
туфрагы җиңел булсын инде мәрхүмнең... – дип сөйләнде.
Гөлйөзем, берни аңламаган хәлдә:
– Нәрсә сөйлисең син, Нурислам абзый? – диде.
– Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә
үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем,
буыла-буыла, үкси-үкси елап:
– Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап
киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем,
кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен
дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа! Мин сине гүргә илтеп тыктым...
– дип, мендәренә капланды.
Тавышка, куркып, вакытсыз йокысыннан уянган сабые Мифтах та җан
авазы белән елый башлады. Нурислам карт Мифтахны кулына алды.
– Чү, чү! Олан, тынычлан, балакаем, тынычлан.
Ир-ат күрмәгән сабый, башта, Нурисламга карап, елавыннан туктап тынып
калды. Озак кына шикләнеп карап торганнан соң, елмаеп, картның ап-ак кәҗә
сакалына үрелде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
49
– Менә шулай. Егет бит син! Егет бул! Тфү, каһәр! Суйган да куйган бабасы
Мотавал хәзрәт инде. Төптән туган. Батыр булыр бу. Акыллы булыр бу. Бабасы
кебек аңлы, зиһенле булыр бу. Тынычлан, тынычлан, кызым. Үлгән артыннан
үлеп булмый. Яшисе бар. Менә бу оланыңны да аякка бастырасың бар. Синең
гаебең юк. Мин барысын да күреп, белеп торам. Күңел ул сизә, аны алдап
булмый. Авыз тулы кан, төкереп булмый. Йотарга туры килә. Гомер буе йотарга.
Элек староста башны ашады, хәзер – болары. Влач булып алдылар да мыскыл
итәләр. Без ярлыга кайда да шул.
Кинәт өйнең ишеге ачылып, Арслан ишек төбенә кереп басты.
– Нәрсә, Нурислам абзый, Сәвит башны ашый, мыскыл итә, дисең инде?!
– Син мине, энем, мушкыга алма. Мине ундүртенче елда нимеч тә куркыта
алмады. Куркыр туным тузган. Мин бер аягым белән җирдә, икенчесе белән
– гүрдә, – диде Нурислам карт, Мифтахны Гөлйөземгә биреп.
– Анда төшкәч тә, казып алып, мәсхәрә итәргә күп сорамаслар, бер телеңә
хуҗа булалмасаң! – дип янады Арслан.
– Анысын сездән көтәргә була. Эт оясында көчле.
– Нәрсә, Сәвит хәзер эткә әйләндемени? Нәрсә, Сәвит сиңа ошамыймыни?!
– дип, кызганнан-кыза барды Арслан.
– Безгә нәрсә, безгә... Ярлы кешегә патша да бер, Сәвите дә бер. Барыбер бер
караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә дә эшләргә. Сезгә авырга туры
килә инде. Сезне кызганам. Сезгә тагын үзгәрергә туры килә. Влач алдында.
Элек старостага ялагайланып көнегез үтте. Патшага дан җырладыгыз. Хәзер –
Сәвиткә. Тагын алдагы тормышыгызда кемнәр җырын җырлыйсыгыз бардыр
әле, – диде Нурислам, Арсланның әтәчләнүенә әлләни игътибар итмичә.
– Күбрәк сөйләш әле. Телең аркасында...
– Атаңны кабереннән торгызырга иде. Күрсәтер иде ул сиңа Сәвитне. Син
бит – атаңны бәреп үтергән староста Сәлахка ялланган бәндә. Нәрсә дип
синең белән тел әрәм итеп сөйләшеп торам! Әйдә, Гөлйөзем кызым, атаңны
соңгы юлга озатыйк. Ә сиңа, энем, киңәшем шул. Сәвит икәнсең, әнә Мостафа
абзаңны күмү турында кайгырт. Кәфенлек тап! Җил куып йөрмә. Адәм баласын
юкә мунчалага төреп ләхеткә төшереп булмый.
– Мин мулла түгел, мин – революционер! Ишеттеңме?! Революционер! Син
кайгырт кәфенлекләреңне! – дип акырды Арслан, үзен хуҗа итеп күрсәтергә теләп.
Нурислам ишек катында туктап, артына борылып:
– Мин синең атаңны үз кәфенлегем белән җирләдем. Үземә вакыт җитеп
килә. Ярар. Энекәш, без ярлы булсак та, Аллага шөкер, күңелебез бай. Мәрфуга
җиңгәңнең кәфенлеге белән җирләрбез. Мостафа да – кемнеңдер газизе.
Мунчалага төрмәбез. Бездә, ярлы-хәерче халыкта, кеше аеру дигән нәрсә юк,
Аллага шөкер. Әйдә, кызым, – дип, башын иеп чыгып китте.
Югары оч Саескан Салисәләренә җиткәндә, аны ат арбасына утырган
Батырҗан белән Галимҗан куып тоттылар. Батырҗан, дилбегәсен тартып:
– Тр-р, малкай! – дип кычкырды. – Исәнме, Нурислам абзый! Хәлләрең
ничек?
Нурислам, аларга борылып та карамыйча:
– Һәрхәлдә, Мостафаныкыннан шәбрәк, – диде.
– Нәрсә анда, түбән очта? Халык җыелган.
– Мостафа кунакка чакырган. Сезне чакырмадымыни? – диде Нурислам,
үртәлеп.
– Нигә?
ЧУКРАК
50
– Озату кичәсенә!
– Кая китә?
– Картайгач кая китәләр соң?
Галимҗан, гаҗәпләнеп:
– Әллә үлгән? – дип сорады.
– Үлгән шул.
– Әле кичә генә йөри иде бит.
– Менә бүген йөрми инде. Асылынган!
– Асылынган?!
– Дөньясыннан туйган. Юкәдән бау ишеп, чабата киндерәсенә асылынган.
– Арба белән янәшә атлаган Нурислам үз-үзенә, борын астыннан мыгырданды:
– Гомере буе эшләп, асылынырга бау алырлык та хәле булмасын. Нигә яшәргә?!
– Гомере буе Мотавал җырын җырлады бит. Мотавал бау биреп
калдырмаганмыни? – дип ыржайды Батырҗан.
– Җитте инде сиңа. Без, без үтердек аны, – диде Галимҗан.
Батырҗан ат арбасына сикереп торып басты. Галимҗанга:
– Нәрсә?! Кем үтерде?! Без үтердекме?! – дип җикеренде.
Батырҗан бар көченә дилбегәсе белән атка китереп сукты, ат кушаяклап алга
ыргылды. Бераздан алар Моңлы Кәримнәр тыкрыгына кереп югалдылар. Батырҗан
атны туктатып, арбага тезләнде дә Галимҗанның муеныннан эләктереп алды:
– Син нәрсә, селәгәй?! Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме?! Тының
чыкмасын! Башны Себер җибәрәсең! Авызыңа ыштыр тутырасы нәрсә! Ул
бәхетле. Ул үз нигезендә, үз абзарында асылынып, үз туфрагына күмелә.
Ә син, бер телеңә хуҗа булалмасаң, әнә өтермәдә кандалашка чылбырына
асылынырсың! Ишеттеңме?! – дип ырылдады.
Галимҗан, яшьле күзләре белән, көчкә-көчкә, елап җибәрмәскә тырышып,
Батырҗанның кулларын этәреп:
– Мостафа абзый изге күңелле, әйбәт кеше иде. Шул үргән чабатаны киеп
үстек. Ярдәм итәргә кирәк, – диде.
– Әйе, ярдәм итәргә кирәген синнән башка белмиләр иде. Нәрсә белән?!
Бетебез беләнме?! Ярар, телеңә салынма! – Арбага шым гына килеп утырган
Арсланны сизмичә, дилбегәсен тартты. – Әйдә, малкай! Ярдәм итү – синең
белән минем эш түгел. Әнә Арслан баш ватсын. Ул придсидәтель. Башкага
ул – гел беренче. Аның әле юньлесенә дә, сәвит өчен тырышып йөргәннәренә
дә, кәфенлек табып булмый, – дип мыгырданды.
– Аңламадым?
Батырҗан, Арсланның тавышына сискәнеп, куркуыннан чак кына арбадан
егылып төшмичә, тотлыга-тотлыга:
– Юк, ни... теге... Сәвит башында торганнарына, диюем инде.
– Син нәрсә?! Мине кәфенгә төреп, үзең минем урынга утырмакчымы?! –
дип, Арслан Батырҗанның бугазыннан эләктереп алды.
– Син нәрсә инде, Арслан? Нишләвең бу?! Мин сине зурлап әйтүем генә.
Минем ише надан кешегә андый урын турында уйлау түгел... – диде тегесе,
көч-хәл белән бугазын Арслан бармакларыннан аралап.
Арслан аңа бармак янады:
– Син мине алай зурлама, агай-эне, ишетсен колагың!
– Ярарыгыз инде, егетләр, ярар. Тик торганда, тип-тигез урында тавыш
чыгарасыз. Килешмәс, Мостафа абзыйны озатырга барыйк. Син бер-ике кәлимә
сүз дә әйтерсең, Арслан, – диде Галимҗан, тегеләрне татулаштырырга теләп.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
51
– Нигә мин?.. Әнә Батырҗан әйтер! Иртәгә районнан киләсе вәкил каршында
сөйләргә әзерлек алып бара түгелме соң? Чирканчык ала торсын.
Батырҗан, карашын җирдән алмыйча гына, үзалдына мыгырданып:
– Тел куәсен Ходай безгә бирмәгән. Син инде ул, син! Пүләмит урынына
аттырасың! – диде.
Арслан, астыртын елмаеп, сүзләрен теш арасыннан гына сыгып чыгарды:
– Борчылма! Бездән дә остарагы кайта. Нигә, ишетмәдегезмени әле?! Иртәгә
теге сез тапшырып кайткан мулла көчеген кайтаралар ди түгелме соң?!
– Без ишетмәдек. Синнән беренче ишетәбез, – диеште тегеләр.
– Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биргәндер.
Батырҗан үзенең әле генә Арслан алдында Советка каршы ялгыш җөмлә
ычкындырганына борчылып, җанына тынычлык тапмый оеп утырган җиреннән
кинәт айнып, уянып киткәндәй булды. «Җае чыкты, – диде ул. Чукынды марҗа
калачка», – дип, диванага салынды:
– Ишетми калдым. Нәрсә дидең әле, иптәш придсидәтель, Ясәвиев Арслан?!
– Хәтерләмим.
Батырҗан, колагын Галимҗанга сузып:
– Ишетми калдым. Кабатла әле, Галимҗан. Нәрсә диде әле ул иптәш
придсидәтель?..
Галимҗан, шар ярып:
– Колак! Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен тегеләргә биргәндер,
диде! – дип акырды.
Батырҗан аңламаганга сабышты:
– Кемнәргә, тегеләргә?!
– Кемнәргә, кемнәргә?! Кемнәргә тапшырып кайттык соң?! Шуларга!
– Кемнәргә? Шуларга?..
– Органнарга! Бальшавикларга!
– Ә... Димәк, без Сәвит дошманын органнарга, бальшавикларга тапшырып
кайтканбыз. Ә кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган
Сәвит дошманы, үзен бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга!..
Ишетәсеңме, Галимҗан? Органнарга? Атасыннан калган алтын-көмешләрен
биреп, иреккә чыккан, ди.
– Мин андый сүз әйтмәдем.
– Мин дә ишетмәдем.
– Галимҗан, бәлки, син дә ишетмәгәнсеңдер, ә?!
– Нәрсәне?
– Кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит
дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан
калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп, иреккә чыккан.
– Нигә акырасың?! Мин чукрак түгел. Кемнең кемгә нәрсә әйткәнен дә
ишетмәгәч, мин яңа төзелеп килгән Сәвиткә нигә?
– Менә. Арслан, син шушы кешене дус дип саный аласыңмы?.. Барысын
да ишеттем, ди. Ә менә мин үзем ишетмәдем. Синең, кызылгвардеец Ясәвиев
Арсланның, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган
иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен
биреп иреккә чыккан, дигән сүзеңне ишеттем, ди.
Арслан, Батырҗанны тотып ашардай булып, озак кына карап торганнан соң:
– Кабахәт һәм куркыныч кеше син, Батырҗан, – дип ысылдады.
– Күпмегә алдым, шуңа саттым, – диде тегесе, ыржаеп.
ЧУКРАК
52
***
Мостафаны соңгы юлга озатырга килгән хатыннар өй эчен сөртеп,
мәрхүмнең сәләмә киемнәрен юып ишегалдына элгәннән соң, Шәмсия үзләрен
чәй эчәргә чакырды. Хатыннар ризалыкларын бирсәләр дә, Гөлйөзем кайтмаска
булды. Аның үз өендә бердәнбере – газиз улы белән генә каласы, бушанасы,
туйганчы елыйсы килде.
– Шәмсияттәй, ачуланмасаң, мин бүгеннән монда калам инде. Кылган
яхшылыкларың, игелекләреңне Ходай сиңа меңе белән кайтарсын! Нинди генә
авырлыклар килсә дә, бер-беребезне ташламыйк, бер-беребезгә терәк булыйк.
Картайган көнеңдә улым белән булышчың булсак иде. Шулай бит, улым, –
дип, улын күкрәгенә кысып елады. – Мин синең кылган яхшылыкларыңны
гомергә дә онытачак түгелмен. Синең өй – минем өй, минем өй – синең өй!
Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак булсын.
Бу сүзләрне тыңлаганда, Шәмсия карчыкның күз яше бите буйлап иякләренә
ага, ияктән алдына тама, кулын алга куеп, талпына-талпына: «Амин, яраббым
бер Ходаем, амин», – дип елый иде.
Авылдашларына яхшылыктан гайре берни дә теләмәгән, кулыннан
килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан бу ятимә карчыкның «Амин» дигән сүзләре
фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килеп тормышка ашкандыр да.
Шәмсия карчыкның, Мифтах өйләнеп, беренче баласы туган көнне Ходай
ризалыгы белән, ураза аеның җомга кичендә җаны чыгуы, өйләгә кадәр җир
куенына урнаштырганда, җыелган халыкның күплеге, хәер таратучыларның
чират торуы – моның бер мисалы иде.
Шул көннән Гөлйөзем белән Мифтах үз нигезләрендә яши башладылар.
Авыл халкы хәер итеп керткән ризыклар белән Мостафаның өчесен, җидесен,
кырыгын уздырдылар.
Язга чыккач, Читән Мәчтигенә Шәмсия бүләк иткән кәҗәнең беренче бәтиен
биреп, аталары өстенә читәннән чардуган үрдереп, Гөлйөзем улы белән, урман
аланыннан төбе-тамыры белән казып алып, сабын чәчәге утыртты. Соңрак ул
читәнне Нурбәк затлы таш чардуганга алмаштырачак иде.
***
Арслан, айнып, урыныннан торды. Тәрәзәгә килде. Озак кына урамга карап
торганнан соң, киредән өстәле артына кереп утырды. Бүлмәне барлап чыкты.
Күзе бүлмәнең бер почмагындагы Мотавалдан калган кәнәфигә төште. Шул
җирән күннән эшләнгән кабарып торган кәнәфигә утырып, авыл белән идарә
итә алмаганына ачуы чыкты. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, дүртенче көнне үк
урманнан юан бүкән кистереп, аның өстенә каткан сырмасын салып, кәнәфине
бүкәнгә алыштырды. Гомер буе сәке тактасы шомарткан Арсланга мулла мөнбәре
хәрәм иде. Каен бүкәненә янтаебрак утырып, куен кесәсеннән төргәк чыгарды.
Төргәкнең унсигезенче катын сүткәч, аның эченнән мөһер чыкты. Озаклап
мөһергә карап торганнан соң:
– Кем идем бит. Кем булдым! – дип мөһерне үпте. Иренендә зәңгәр түгәрәк
эз калды. Батырҗан килеп кергәндә, ул утыру рәвеше һәм борын астыннан
мыркылдавы белән нәкъ арт санына утырган дуңгызны хәтерләтә иде.
– Нишләп бик озакладың? – дип каршы алды ул Батырҗанны. Өстәлдәге
мөһер төргән кырыкмаса-кырык чүпрәкне яшерде.
Район үзәгеннән арып-талып, ачлы-туклы әйләнеп кайткан Батырҗан,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
53
Арсланның дорфалыгына тәмам ачуы чыгып, хат эчендәге боерыкның эчтәлеген
белгәнгә күрә, курыкмыйча, тегенең авырткан җиренә – аңгыралыгына, укый-яза
белмәгәнлегенә басым ясап, үзеннән өстәп, «асубы сикритный!» дип, хат сузды.
Арсланның әздән генә тәһарәте бозылмый калды. Аның өчен «асубы
сикритный» сүзеннән дә зуррак сүз юк иде.
– Что ты гәвәрич! Кирәк бит. Панимаешь ли. Секретно! Миңа...
Хатны биш-алты тапкыр әйләндереп карагач, берни булмагандай, бернәрсәгә
дә исе китмәгәндәй:
– Мондый хатларны күп... күрдек инде, – дип, куен кесәсенә тыкмакчы иде
дә «тукта әле, бу хатны кемнән укытырга соң» дигән уй төште башына. Кемнән
укытырга... Моннан, Батырҗаннан... Таңга кадәр иҗекләп булса да укып
чыгачак. Ну... «Ну«сы бар шул. Шәрифулла ничегрәк булыр?.. Юк, Шәрифулла
булдыралмас. Ул ярлы халыкка килгән хатларны гына тегеннән сипләп, моннан
сипләп, үзеннән өстәп кенә укый ала. Ә бу хат – районнан. Монда үзеңнекен
кушып булмый. Өстәвенә «асубы сикритный«! Шәрифулла булса, хатны язган
кешене күреп сөйләшергә – районга барырга ат сораячак. Кинәт Арсланның
шатлыктан йөзе яктырып китте. Күрше авылга – моннан утыз биш чакрымдагы
Күперле Саз авылындагы Сәләхетдин янына барырга кирәк!
– Тәк, панимаешь ли. Мин хәзер тиз генә бер җиргә барып кайтам.
Панимаешь ли. Үземнең урынга сине калдырам. Панимаешь ли. Ишетсен
колагың. Панимаешь ли. Миннән башка бернинди дә эш эшлисе булма. Кем
генә керсә дә, үзе кайткач хәл итәр, диген, панимаешь ли. Пичәт миндә,
панимаешь ли. Минем урынга каласың, панимаешь ли. Ишетсен колагың,
панимаешь ли. – Ул бу «панимаешь ли«ны районда бер түрәдән ишетеп
кайткан иде.
Батырҗан «яхшы» дип башын күтәргәндә, ул инде ат өстендә капкадан
чыгып бара иде.
Икенче көнне үк авылда «Арслан югалган» дигән хәбәр таралды. Арслан
төнлә өенә кунарга кайтмаган. Берәүләр, аның үле гәүдәсен Күперле Саз
авылы янындагы урманнан тапканнар, ди. Сөргеннән качып, урманда ятучы
кулаклар эше икән. Унҗиде җиренә сәнәк белән кадаганнар, ди. Гәүдәсен
районга алып киткәннәр, иртәгә кайтаралар икән, дип сөйләсәләр, икенче
берәүләр, юк, урманнан тапмаганнар, җәтмәгә төреп, елгага ыргытканнар,
яр читеннән балыкчылар тапканнар, имеш, диләр. Ә Кәҗә Шәрифулласының
иртән каравыл йортында сөйләве буенча, имеш, Арсланны Түбәләс чокырында
үсеп утырган ялгыз имәнгә асканнар, ул аны үз күзе белән күргән. Хәтта
районнан килгән милиционер белән бергә баудан кисеп төшергән. Түбәләс
чокырында нәрсәң калган иде, дип сорагач, ноябрь ае икәнен онытып, җиләк
җыярга барган идем, дигән.
Арсланның югалуы бигрәк тә аны соңгы тапкыр күреп калучы Батырҗан
өчен бер дә яхшы булмады. Иртән иртүк аның янына Арсланның нәсел-
нәсәбе җыелды. Тиктормас теле аркасында, мин аңа кич «асубы сикритный»
хат тоттырдым, дип, ялгыш җөмлә ычкындыруы сәбәпле, алар: «Арсланның
югалуында төп сәбәпче – син! Син Мотавал мулла сабакларына бик теләп
йөрдең. Мәхдүм Галиәхмәт белән дә, Нуриәхмәт белән дә бик дуслар идегез.
Шул кулак, мулла балалары белән бер сүздә булып, аның укый-яза белмәгәненнән
файдаланып, «особо секретный» хат, дигән булып, үзең Арслан урынына утырыр
өчен, туганыбызны урманда качып яткан контраларга тотып бирдең. Без синең
үзеңне дә болай гына калдырмыйбыз!» – дип яный ук башладылар.
ЧУКРАК
54
***
Арслан Күперле Саз авылы урамына таң сызылганда гына килеп керде.
Авылда беренче очраган кешедән Сәләхетдиннең йортын сорады һәм, соравына
җавап итеп, Сәләхетдиннең җомга көн кичкырын якты дөньядан китеп баруын
ишетте. «Авылда тагын укый-яза белгән кешеләр бармы?» – дип сорады. Үзе
җавапны әллә ишетте, әллә ишетмәде, китеп барды.
Кояш баеп, караңгыланып килгәндә, Тана Култыгы авылына барып чыкты
ул. Ат өстеннән төшеп, атын Исрафилның капкасына бәйләде. Ат өстендә озак
йөргәнгә, бот арасы чиләнеп, суелган Арслан, ике ботын аерып атлап, кечкенә
капкага килде. Вакыт соң булганга күрәме, капка бикле иде. Келәне шакылдатты.
Ишегалдында эт өрә башлады. «Кем бар анда?» – дигән тавыш ишетелде.
– Мин әле бу. Күрше Кушкаен авылы придсидәтеле – Арслан атлы кеше
булам.
– Хәзер. Этне генә бәйлим дә капканы ачам.
Бераздан капка ачылып, капкадан кулына лампа тоткан хуҗа чыкты.
– Йә, сөйләп кара. Кара төн уртасында, ерак араларны якын итеп, нинди
йомыш белән килдең?
– Хат укытырга килгән идем.
– Хат укытырга?.. Авылыгызда хат укырлык та кеше юкмыни?
– Бар ла. Тик хат гади түгел. Асубы важный! Асубы сикритный! – диде
Арслан.
Исрафил сагая төште:
– Особо секретный?! Юк. Булмый. Секретный хат укып, Себер китәр хәлем
юк.
– Туган, үтермә! Өч көн ашаганым юк. Өч көн йоклаганым юк. Үтермә!
Укы! – дип ялынды Арслан.
– Дөресен әйткәнгә ачуланма. Менә син укый белмисең. Укый белмәгәч,
закуннарны да белмисең. Менә мин укый белгәч, ул закуннарның көчен
бик яхшы беләм. Хат бит миңа килмәгән, сиңа килгән. Өстәвенә, «особо
секретный». Үзеңә юлланмаган хатны уку, өстәвенә «особо секретный» хатны...
Кимендә биш ел өтермә! Йә булмаса – сөрген!
– Үтермә! Укы! Тиз арада җавап бирергә кирәк. Бушлатымны салып бирәм,
– дип, Арслан өстендәге бушлатын сала башлады.
– Кирәкми, туган, кирәкми. Бердән, күрәсең, урамда июль ае түгел, көз
уртасы, салкын. Катып үләсең. Икенчедән, бушлатыңның киярлеге калмаган,
ямаудан гына тора. Атың ябык ябыгын да, шулай да, бирсәң, зыян итмәс иде.
Ну үзеңнең кайтасың бар инде. Менә атыңның йөгәнен бирсәң генә инде. Син
үзеңне колхоз рәисе, дидең бугай. Син табарсың.
Бу минутларда Арсланның бөтен тәне буйлап ачу катыш нәфрәт кайный иде.
– Ә мин йөгәнсез ничек кайтырмын соң?
– Ә мин сиңа берәр чабата киндерәсе бирермен.
– Бирәм! Укы гына. Йөгәнемне дә, бушлатымны да, чалбарымны да бирәм.
Сәвит власте өчен җанымны да бирәм!
– Чалбарыңны бирсәң, кайтырга эчке ыштаның бармы соң? – дип елмайды
Исрафил.
– Төпсез ыштаным бар.
– Юк. Аның белән җитмеш чакрым кайта алмыйсың. Катып үләсең.
Уңышларны җыеп бетергәч, бер кагылырмын әле. Икмәк бирерсең.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
55
Арслан, кесәсеннән хатны алып:
– Бирермен, бирермен. Килерсең. Зинһар, укы гына, – диде.
Исрафил сул кулы белән хатны алды да, уң кулындагы лампасы белән хатка
яктыртып, аны әйләндергәләп караганнан соң:
– Каян килеп секретный хат булсын ди бу?! Мин моның «секретный» дигән
бер генә дә язуын күрмим.
– Секретный инде, секретный! Укы! – диде Арслан, ашыгып.
– Юк. Бу – секретный хат түгел. Гап-гади хат бу.
Арсланның түземлеге бетеп:
– Сикритныймы – түгелме, асубы важныймы – түгелме, укы инде, – дип
ялынды.
– Ярар. Аллага тапшырам. Мә, лампаны тот. – Исрафил конвертны ачып,
хатны җәйде. – Яктырт әле. Нәрсә соң бу?!
– Хат!
– Нинди хат!?
– Сикритный хат!
– Хат түгел бу. Боерык бу. Синең колхоз рәислегеннән азат ителүең
турындагы боерык.
– Булмас! Ялгышасың! – дип калтыранды Арслан.
– Ышанмасаң, тыңла! Укыйм! «Район башкарма комитеты, райком карары
нигезендә, район һәм колхоз, совхозлар белән җитәкчелек итә торган кадрларның
иң кимендә җиде класс белемнәре булуы мәҗбүри. Шул нәүбәттән чыгып...»
Менә үзең кара. Райком секретареның кулы куелган, мөһере дә сугылган...
Шул мизгелдә:
– Тр-р-р, – дигән тавышка алар икесе дә борылдылар.
Тарантаста – ике кеше, аның берсе – Нуриәхмәт, икенчесе райкомның
беренче секретаре иде. Районның Дингә каршы көрәш комитетының беренче
рәисен, Нуриәхмәтне яңа вазифага, үз авылына колхоз рәисе итеп билгеләргә
дип кайтып барышлары икән.
...Картлар, түбәноч Фәрвәзен җирләп, кайсы – кайдан: бакча, абзар
артларыннан, тыкрыклардан өйләренә таралганда, авыл башына якынлашып
килүче җигүле атны һәм арбага бәйләнгән икенче атны күреп, сагаеп калдылар.
Арсланның аты белән үле гәүдәсен кайтаралар, дигән хәбәр яшен тизлегендә
авылга таралып, ат авыл капкасын кергәнче, авыл халкы мәчет алдын камап
алган иде инде. Ат килеп җитәрәк, арбаның тарантас икәнен, тарантасның
кучерын һәм ике кеше утырганын чамалап, халык арасыннан кайберәүләр:
– Юк. Тапмаганнар. Тикшерүчеләр. Районнан килгән тикшерүчеләр, –
диештеләр.
Ат тагын да якынаюга, кучерның – Арслан, тарантасның уң ягында –
Нуриәхмәт, сул ягында билгесез кеше утырганын күреп, аптырашта калдылар.
Ат килеп туктауга, Арсланның туган-тумачасы, елый-елый, аңа ташлансалар,
кайберәүләр, бигрәк тә картлар, Нуриәхмәт белән күрешергә ашыкты.
Арслан районнан килгән беренче секретарьның үз башына килгәнен
белгәнгә күрә, туганнарына да, авылдашларына да бик дорфа дәште,
чылбырыннан ычкынган эт төсле, кемгә ташланырга белмичә, бәйләнер кеше
эзләп, күзе идарә баскычының кашагасындагы ике байрак арасына «Коммунар
колхозы» дигән тактаны беркетеп яткан Батырҗанга төште.
– Нәкъ кешесе, – диде ул, аскы иренен чәйнәп. Янына килде. – Нәрсә,
җыелышка әзерләнәбезме?!
ЧУКРАК
56
Батырҗан, Арслан тавышыннан куркып, сискәнеп, чак кына баскычның
соңгы басмасыннан егылып төшмәде.
– Тфү, каһәр! Син икәнсең. Кая барасың?! Без синең белән – кушканны
үтәүчеләр генә.
– Димәк, җыелыш буласын теге көнне үк әйтеп кайтарганнар. Мине мыскыл
итеп, үз башыма язылган боерыкны тоттырып, җәһәннәмгә озаттың?! Ярар.
Мин моны истә тотармын. Безнең урамда да бәйрәм булыр, – диде дә, райком
секретареның, син җыелышка кирәк, дигән сүзенә дә колак салмыйча, өенә
кайтып китте.
Җыелыш озакка сузылмады. Халык бертавыштан Нуриәхмәтне рәис итеп
сайлады да сәгать-сәгать ярым дигәндә таралышты.
Атна-ун көн дә үтмәде, Нуриәхмәт районнан күңелсез хәбәр алып кайтты.
Бу хәбәр авыл халкы өчен кара кайгы булса, Арслан өчен көтеп алынмаган
шатлык иде. Хәбәрне ишетүгә үк, шатлыгыннан кая басар урын тапмыйча,
бакча артлатып кына Батырҗаннарга чапты. Ул килеп җиткәндә, Батырҗан
ишегалдында арбасының арткы өлешен дугасына күтәртеп, тәгәрмәчен
салдырып, күчәрен дегетли иде.
– Нихәл?! Әдютант вашего привасхадителства! Нишлисең?!
– Күзең чыкмагандыр. Күрмисеңмени, күчәр майлыйм лабаса, – диде
Батырҗан, ачуы килеп.
– Галимҗан кая?
– Каян белим. Йөридер шунда. Ул аннан көчек ясады ич инде.
– Әйе. Ул – көчек, ә син... Нуриәхмәт арбасына тагылган дегет чиләге! Ташла
әле. Барыбер әллә кем булалмадың. Сүзем бар. Теге, кире Зиннәтулла белән
Мөхәррәм картны да калхузга керергә күндергән, диме?.. Синең белән мине
читавад итеп тә куймады, ә?! Шул бер аягы белән кабергә баскан Нурислам
картны куйды. Ишеттеңме соң әле, югарыдан яңа указ, боерык алып кайткан.
Батырҗан, дегетле кулын арбадан печән алып сөртә-сөртә:
– Нинди указ? – дип сорады.
– Мәчет манарасын кисү хакында!
– Кит аннан, булмас!
– Әйе. Безнең районда да өч авылныкын кискәннәр ди инде. Нигә сине
кантурга чакырмадымыни?
– Юк! Синнән беренче ишетәм.
– Шулай, Батырҗан дус, синнән кистермәгәе әле, – дип астыртын елмайды
Арслан.
– Ассалар да кисәсем юк! Әнә Галимҗан киссен! Ул бит куштанлана.
– Пычкының ике башы бар!
– Сыңар кул пычкысы белән кисәр! Йә булмаса, әнә Нуриәхмәтнең үзе
белән кисәрләр! – дип каршы килде Батырҗан.
– Дөрес! Нуриәхмәт киссен! Нишләп әле Галимҗан йә булмаса Батырҗан
кисәргә тиеш аны?! Мотавал мәчетендә Галимҗан белән Батырҗанның нинди
катнашы бар? Мотавал салдырган, улы Нуриәхмәт кисәр дә! – дип әтәчләнде
Арслан.
– Дөрес!
– Ишетсен колагың, ризалык бирә күрмә! Бүген төнлә берничә кешене
җайлап-майлап кайттым. Алар минем яклы. Мыегыңа чорнап куй. Авыл
халкының каргышы белән ерак китә алмассың! Ходай каршына барасыбыз
бар! – дип пышылдады ул, як-ягына каранып. Шундук Нуриәхмәт, Галимҗан,
Д А Н И Л С А Л И Х О В
57
Нурислам, Гыйльмулла, Зиннәтулла картларның идарә йортына барганнарын
күреп:
– Әнә, картлар кузгалган инде. Әйдә, без дә барыйк, – диде.
Батырҗан тиз-тиз башын чайкады:
– Мине чакыручы юк! Чакырганнар барсын!
– Чакыргач, соң була ул. Картларны үз ягына аударып куймагае, дим.
Аркылы пычкының бер башы безгә калмасын, дип куркам, – диде Арслан.
– Шулай дисеңме?..
– Шулай дим. Берни дә белмәгән булып барыйк.
– Ярый.
Алар килеп җиткәндә, Нуриәхмәт, кара көеп, атасы Мотавал баскычында
утыра иде.
– Җыелып беттекме, – дип, итек балтырыннан кәгазь чыгарды. – Иптәшләр!
Кайсыгыз каян урын табасыз, утырышыгыз! Авылдашлар, дөресрәге,
колхозчылар, районнан менә бер документ килеп төште. Иптәш Сталин үзе
кул куйган, – диде.
Арслан, астан сөзеп, астыртын елмаеп, кайгылы кыяфәт ясап:
– Сталин дисеңме?.. Иптәш Сталинның кулы да торгач, андый-мондый
гына документ түгелдер. Игътибарлы булыйк, иптәшләр, игътибарлы, – диде.
Озак кына уйланып торганнан соң, Нуриәхмәт:
– Бу документта – авылыбыз мәчетенең манарасын кисү турында карар, –
диде, авыр сулап.
– Нәрсә?! Кайсысына кирәк булган инде ул мәчет манарасы?
Арслан җитди кыяфәт алды:
– Нишлисең, искелекне җимермичә, яңа тормыш төзеп булмый торгандыр
инде ул, Зиннәтулла абзый.
– Аллам сакласын. Бүген-иртәгә Ходай каршысына барырга торам, минем
мәчет янына якын да барасым юк. Син ничек уйлыйсың, Гыйльмулла?
– Зиннәтулла, син ничек уйласаң, мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Җәмәгать!
Гафу итегез, атам-анам, бабам, үзем гыйбадәт кылган Аллаһ йортының
манарасын кисеп, тәмуг утында янасым килми.
– Мин сезне аңлыйм, картлар. Үлем якаңнан алгач, Аллаһы Тәгалә
каршында гөнаһ кылу авыр, әлбәттә. Мин үзем, яшь булсам да, бу юлга
басарга батырчылык итмәс идем. Менә Батырҗан белән Галимҗан ничек
уйлыйлардыр? – диде Арслан, каш астыннан сөзеп карап.
– Ничек уйлыйм? Югарыга менсәм, башым әйләнә минем, Арслан.
– Әнә безнең калхузның актив члены Галимҗан киссә генә инде?!
– Юк инде, Батырҗан! Манара кисәсе көнне мин авылдан ук чыгып
качачакмын!
Чарасызлыктан нишләргә белмичә, башын түбән иеп утырган Нуриәхмәт:
– Качып булмый шул, Галимҗан, качып булмый. Әнә Зирекле авылында
баш тартып караганнар, икенче көнне үк колхоз рәисе белән берничә кешене
кулга алып, волостька ук алып киткәннәр. Әле дә булса кайтканнары юк, ди.
– Әле дә булса юк, диген, ә?! Алып китәләр. Ике дә уйламыйлар, алып
китәләр. Яшерен-батырын түгел, барыбызга да мәгълүм закуннар, Аллага
шөкер, усал! Күп авылларда төннәрен кешеләр югалганын да ишеттереп,
белдертеп торалар. Халык дошманнары күбәеп китте ләбаса, – дип, җөмләсенә
нокта куярга җыенган Арслан, үзенә таба сузылган Нурислам колагын күреп,
аңа ишетелерлек итеп, – халык дошманнары күбәйде, дим, Нурислам абзый.
ЧУКРАК
58
Халык дошманнары, – диде. – Мин инде чынбарлыкны сөйлим. Безнең
колхозыбызның коммунисты да бар бит әле. Син нигә дәшмисең, Батырҗан?!
– Коммунистлар – һәр эштә әйдәп баручылар. Мондый эшне безнең ише
надан кешегә ышанып тапшырмаслар. Аннары, безнең калхузның хуҗасы –
рәисе дә бар бит әле. Рәис нәрсә дияр бит? Нуриәхмәтне тыңлап карыйк, – диде
Батырҗан, җитди кыяфәт белән.
– Мин нәрсә дип әйтә алам?
– Сине авыл халкы, ышанып, тәвәккәл булганыңа күрә, рәис итеп сайлады.
Батырҗанның соравына җавап көтәбез, иптәш коммунист! – диде Арслан.
– Дөрес, мин дә читтән генә карап тормам. Борчылма.
– Менә син үзең менеп кисәрсең дә! Дөрес, без дә читтә калмабыз, үзеңә
ярдәм итәрбез! Бау белән астан тартырбыз. Закун – закун инде ул, Аллаһ
сакласын!
– Ярый, кисәрмен! Мин күрәсен эт күрмәс! Чәнчелеп китсен!
– Менә бик дөрес. Үзең – калхуз хуҗасы... Калхуз рәисе! Коммунист!
Өстәвенә тәвәккәл! Беренчедән, хөкүмәт алдында дәрәҗәң артыр, икенчедән,
чын коммунист икәнеңне расларсың, – диде Арслан, җиңүче кыяфәтенә кереп.
– Аны раслыйсы юк, расланган!
***
Көн төнгә авышып килгәндә, бала күтәргән Нуриәхмәт белән Гөлйөзем,
Мостафа ихатасыннан чыгып, Мотавал капкасына якынлашып киләләр иде.
Тыныч кына барган җиреннән, Гөлйөзем, корт чаккандай, кинәт кенә баланы
тарткалый башлады.
– Бир баламны! Бир, дим!
Тарткалаудан куркыпмы, әллә берәр җиренә ялгыш кагылганнанмы,
кырык ямаулы юрган эченнән Мифтахның ярсып елаган тавышы ишетелде.
Тавышка Чутыр Нәҗибенең мәче кадәрле генә эте дә уянды. Капка астыннан
чәң-чәң килеп чыкты да Нуриәхмәтнең аяк арасына килеп керде. Аннары
уралып, буталып, чыгар тишек тапмыйча, маңгае белән Мотавал капкасының
баганасына бәрелде. Куркуыннан чиный-чиный, кире үз капкалары астына
кереп качты. Әмма капка астыннан, мин барыбер этлегемне эшлим, дигәндәй,
чәң-чәң өреп калды.
Нуриәхмәт, Мифтахны тынычландырырга теләп, куенына кыскан хәлдә
селкетеп, селкенүдән өзелеп-өзелеп чыккан тавышы белән:
– Нишләвең бу? Акылыңа кил, – диде. – Ул мунчада балаңны үтерәсең.
Дүрт стенасыннан да җил уйный.
– Сиңа мунча булса, миңа – атам йорты. Бир, бир миңа улымны!
– Мин бит сиңа яхшылык телим. Бары тик сиңа ярдәм итмәк булам.
– Кирәкми, берегездән дә ярдәм кирәкми! Берегезне дә күрәсем килми. Бир
баламны! Ул синеке түгел. Ул...
– Беләм, Гөлйөзем, беләм. Ул – барыбер минем нәсел. Минем кан. Ул –
барыбер Мотавал нәселе.
– Юк, юк, ул сезнеке түгел, ул Мотавалларныкы түгел.
– Яшермә, Гөлйөзем. Ул – Галиәхмәт баласы. Галиәхмәтнең малае. – Аның
тавышы ачулы-ярсулы иде. – Әйе, әйе, ул – Галиәхмәт калдырган бүләк. –
Үз-үзен кулга алырга тырышып, – ә мин аңа ата булырмын. Үз улым кебек
күрермен. Мин сиңа җил-яңгыр тидермәм. Бала турында кайгырма. Мин аны
үземнеке итәрмен. Беркем берни белмәс, – диде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
59
– Юк. Мин биредә калмаячакмын, – диде Гөлйөзем.
– Кая бармакчы буласың? Кемгә сыенмакчы буласың? Балаң белән кемгә
кирәк син? Күрәсең ич, үз балаларын да авырлык белән үстерәләр. Балаңны
– сабыйны гына югалтачаксың. Ә мин сиңа да, ул балага да терәк булырмын.
Телисеңме, мин сиңа беркайчан да кагылмам. Үзең теләгәнчә яши бирерсең!
– диде Нуриәхмәт.
– Бир баламны! Болай да үзеңне күралмаучылар күп. Алар сине изәчәкләр.
Җиргә салып таптаячаклар, – дип карышты Гөлйөзем.
– Ялгышма. Алар әле мине аңлаячаклар. Мин синең өчен җәһәннәм утында
янарга да ризамын! – Нуриәхмәт, Гөлйөземнең кулыннан эләктереп алып,
өстерәп диярлек, капкадан алып кереп китте.
Күк йөзендәге кап-кара болытлар, аларның кереп киткәннәрен генә көтеп
торгандай, үз киңлекләрен сихри йолдызларга калдырып юкка чыгуга,
Нуриәхмәтнең кечкенә генә тәрәзәсеннән төнге тулган ай яктысы саркыды.
– Ай яктысы гына җитәме? Лампаны кабызып тормыйм. Мич артына урын
салынган. Бала белән анда сиңа җылырак булыр.
Бераздан тар гына өйнең мич артыннан Гөлйөземнең мышык-мышык борын
тартканы һәм сабыйның лач-лоч күкрәк имгәне генә ишетелә иде.
***
Койма өстендә кара шәүлә күренде дә ишегалдына сикереп төште. Җайлап
кына капканы ачты. Ишегалдына кергән Батырҗанга, пышылдап:
– Ташлары кызган. Беренче балалары туганга кайчан, икенчесенә
әзерләнәләр, – диде.
– Җитте сиңа, Арслан! Кыздырма мине! Хәзер өсләреннән биклим дә
ут төртәм! Минем генә йөрәк янмасын! Алар да көл-күмергә әйләнсеннәр.
Гөлйөземсез тормыш миңа пычагымамыни?!
– Ахмак син! Уйлат ул миңгерәү башыңны! Үзеңне каторгага алып
киткәннәрен телисеңмени?! Бераз мине – Арслан абзаңны тыңларга өйрән.
Сәвитнең безнең өчен дә уңай яклары бик күп аның.
– Әйт кенә. Гөлйөзем өчен теләсә нәрсә эшлим.
– Синең колагың ишетәдер бит. Авыллардан кичләрен мөгаллимнәр,
рәисләр югалгалап тора...
– Тиз тот! Сабырлыгым калмады.
– Бу тинтәк бәндәне дә тагын бер тапкыр алып китсәләр, ничегрәк булыр дип
уйлыйсың? Гөлйөзем бөтен кул-аягы белән үземнеке булачак бит, дип уйлап
караганың юкмы? Төнлә югалганнарның берсенең дә әйләнеп кайтканы юк.
– Бу кайта. Бер тапкыр кайтты бит инде.
– Аннан икенче тапкыр кайтармыйлар.
– Юлын өйрәт!
– Өйрәт, дип... Миңа бит Гөлйөзем кирәкми... Син үзең уйлап кара инде.
– Башым эшләми.
– Синең башыңның эшләгәне бармы соң? Минем аркада гына кеше булып
йөргәнен оныткан! – дип, пышылдап сөйләшергә кирәклеген дә онытып,
Арслан чак кына кычкырып җибәрмәде.
– Сөйлә инде, сузма...
– Ашыкма. Алар хәзер пес-пес итәргә дә чыкмаячаклар. Алар рәхәтлек
кичерәләр.
– Кереп суям мин аларның икесен дә! Мин ул Мотавал баласын менә
ЧУКРАК
60
шушы кулларым белән буып, менә шушы бармакларым белән ике күзен чокып
алачакмын! – Батырҗан гарьлегеннән калтырый иде.
– Үз теләгең... Карап тор, үзеңне иртәгә үк, ат арбасына бәйләп салып,
Себергә озатачаклар. Сәвит закуны! Коммунистка кул күтәрү, тырнак белән
чиртүнең ни икәнен син яхшы беләсең. Өстәвенә, калхуз хуҗасы! Син китәрсең
дә олагырсың, кортлар симертерсең, алар рәхәтләнеп яши бирерләр. Уйла!
Ныклап уйла! Әнә берсен-берсе ничек назлыйлар...
– Яхшы, назлансыннар... Кадалып, чәнчелеп китсеннәр! Ә миңа нишләргә?!
– Борчылма. Арслан койма аша бирегә сикереп төшкән икән, димәк...
***
Барысының да карашлары – мәчет манарасында. Күзләрдә – моңсулык,
курку, өметсезлек.
Урамга манараны бәйләгән юан арканнар төште. Балта, пычкы, баулар
тотып, ирләр чабыша башладылар. Манара кискән тавыш ишетелде.
Дөнья тынып калды. Таң тынычлыгын бозып, пычкы гына ыңгыраша иде.
Читән артына качкан Шәмсия карчык, җиргә тезләнгән хәлдә кулларын мәчет
манарасына сузып, Ходайга ялвара, елый:
– Башы астына килгере! Кыямәт көнендә дуңгыз булып кубарылып йөрсә
ярар иде бу имансыз бәндәң! Яраббым, бер Ходаем!
Кешеләр качкан җирләреннән чыгып, акрын-акрын гына капка төбенә
җыелыша башладылар. Телләрендә: «Мотавалдан тумаган, җен тудыргандыр
бу иблисне. Вылас өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Атасын-анасын сатты
бит инде. Тагын нәрсә җитми...» – дигән сүзләр иде.
Бу күренештән ләззәт табып, пычкы тавышына бөтен җаны-тәне белән
бирелеп, аккан селәгәен сөртергә дә онытып басып торган Кәҗә Шәрифулласы:
– Алай димәгез әле, җәмәгать. Алай димә әле, Читән. Сугышта бер марҗа
белән шаярган, диләр аны. Шул, бозык салып, харап итмәде микән дигән
шигем бар минем, – дип чәрелдәде.
– Син табасың инде! Төннәрен уйлап ятасыңмы соң син боларны? Сөйләмә
юкны! Кеше ышанмаслык тузга язмаган әкиятне син уйлап чыгарасың инде.
Мотавал абзыйның хәер-фатихасын алмаган дуңгыздан нәрсә көтәсең?! Ата-
ана бәхиллегеннән башка ерак китеп булмый ул! – диеште картлар.
Ишегалдыннан Арслан, Батырҗан, Галимҗан, тагын берничә ир-ат йөгереп
чыктылар да бауларга тотындылар. Халык, куркып, читкә тайпылды. Аркан
тартучылар барысы бергә:
– Әйдүк! Әйдүк! Әйдүк! – дип, бертавыштан кычкырып, арканны тарта
башладылар.
– Әйдүк! Бер! Ике! Өч!
Манараның яшелгә буялган калай гөмбәзе белән алтын ае, урыныннан
кузгалып, иртәнге таң кояшы нурларына манылып, карап торучыларның
күзләрен камаштырып ялтыр-йолтыр уйнап алганнан соң, гөрселдәп, җиргә
төште. Урам кап-кара тузанга күмелде. Авыл халкы, куркыша-куркыша, елаша-
елаша, кайсы кая качты.
Бик озак тынлыктан соң, тузан арасыннан ыңгырашкан тавыш ишетелде.
Тузан басыла төшүгә, җирдә аунап яткан Нуриәхмәт күренде. Аның янына
Гөлйөзем килде.
– Нишләдең?
Нуриәхмәт дәшмәде.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
61
– Нишләдең син, Нуриәхмәт, нишләдең?!
– Гөмбәздән, гөмбәздән егылып төштем, аяксыз калдым бит, Гөлйөзем, –
ул, ыңгырашып, аңын югалтып, җиргә егылды.
– Алла кичермәслек эшләр эшләдең шул син, Нуриәхмәт!
Гөлйөзем, үксеп, Нуриәхмәтнең күкрәгенә капланды.
***
Арслан белән Батырҗанның ишегалдына сикереп керүләренең сере ачылды.
Хәзрәт өе янындагы коймага сөялгән Шәрифулла янына Гыйльмулла карт
килеп басуга, уйга чумган Шәрифулла, сискәнеп:
– Абау, каһәр! Тәмам котымны алдың! Килгәнеңне ерактанрак сиздереп
булмый идеме, – дип төкеренде.
– Икенче юлы шулай эшләрмен. Капкадан чыгуга ук кычкырырмын. Иртә
таңнан уйга баткансың. Нинди кайгың бар?
– Шуны уйлап торам әле. Хәзрәтнең бу өе, заманында догалы, ашлы-сулы
булса да, бер дә тыныч нигез булмады.
– Нигә алай дисең?
– Бәй, ишетмәдеңмени?!
– Нәрсәне?
– Сталинны аскан бит!
– Тфү, тфү! Әстәгъфирулла! Нәрсә сөйлисең син?! Нәрсә сөйләгәнеңне
колагың ишетәме? Кем аскан?
– Нуриәхмәт!
– Нуриәхмәт?!
– Шыпырт инде. Акырма! Бөтен авылга шар ярасың.
– Берни аңламадым. Кем кемне аскан да кайда аскан?!
– Нуриәхмәт бүген төнлә, менә шушы – атасы Мотавал нигезендә Сталинны
аскан.
– Нәрсә, Сталин монда килеп чыккан булганмыни?
– Әллә син тинтәк, әллә тинтәк булып кыланасың! Сталинга бу авылда
бетем калганмыни?! Портретын аскан!
– Таптым сөйләшер кеше. Син дивананы тыңлаган мин тиле! Портретны
асалар инде аны.
– Асалар! Тик башын аска куеп түгел.
– Син шуны Нуриәхмәт аскандыр дип уйлыйсыңмы?
– Ә кем аскан соң алайса?
– Ул бит инде стенада асылынып тора иде. Әйләнгәндер.
– Әйләнгән. Дүрт почмагыннан кадакланган портрет әйләнгән ди! – Иелә
төшеп, Шәрифулла Гыйльмулланың колагына, – авыл халкы ишетмәсен. Үзеңә
генә сер итеп әйтәм. Миннән гайре авылда беркем дә белми. Мин беләм дә
районның милиция начальнигы гына белә. Сталинның күкрәгенә пычак кадаган
ди, – дип пышылдады.
– Кит аннан?! Ә син каян белдең?
Шәрифулла, серле һәм шомлы итеп, тагын да иелә төшеп, як-ягына каранып,
кеше-фәлән юклыгын тикшергәннән соң:
– Аю сөйләде, – диде.
– Аю каян белгән?
– Аю Кәримгә – Моңлы Кәрим, Моңлы Кәримгә Зар-зар Кәрим сөйләгән.
– Ә Зар-зарга кем сөйләгән?
ЧУКРАК
62
– Каян белим?! Мин бит авыл буйлап гайбәт җыеп, гайбәт сөйләп, гайбәт
таратып йөрмим. Ишеттең, авызыңа су кап! Безнең авыздан чыкмасын. Алла
сакласын. Аның өчен нәрсә буласын беләсең, – диде Шәрифулла, пышылдап
кына.
– Ә Кәримнәргә?..
– Нинди Кәримнәргә?!
– Моңлы, Зар-зар, сиңа сөйләгән Аюга?..
– Моңлысы – моңланып алдар, Зар-зары – зарланып, Аюга нәрсә булсын!
Тайга, Себер хайванына. Ә менә сиңа уйланырга туры килер!
Шул арада ишегалдына халык җыела башлады. Идарә йортыннан районнан
килгән тикшерүче, Арслан, Батырҗан һәм Галимҗан чыктылар. Чыктылар да
ишек бусагасында туктап калдылар.
Арслан сүз алды:
– Иптәшләр, авылдашлар! Бүген безнең авылыбызга кара тамга сугылды.
Без үзебезнең арабызда кара елан асрап ятканбыз. Бүген төнлә халык дошманы
Нуриәхмәт Мотавал мулла улын, Сәвит карары нигезендә, кулга алдылар.
Шәмсия әби, як-ягына төкергәләп, янәшәсендә басып торган Нурислам
картка:
– Аллаһы Тәгалә бар ул! Күрә ул! – диде.
– Сөйлисе юк инде, Шәмсия, сөйлисе юк. Әй бала, бала... Үз башыңа
ашкынгансың икән.
– Безнең рәисебез коммунист түгел, ә контрреволюционер булган. Ул
төннәрен, акларга хезмәт итүче абыйсы Галиәхмәт белән очрашып, Сәвит
властена каршы заговор корган һәм иң аянычы, иң куркынычы шул, җәмәгать:
безнең атабыз Сталин иптәшнең портретын аягыннан аскан, – диде Батырҗан,
бик кайгырган кыяфәттә.
– Алай гына булса. Иң аянычы, Батырҗан туган, әйтергә оныттың. Сталин
атабызның күкрәгенә пычак кадаган. Авылдашлар! Без, революциянең тугры
уллары, Мотавалов Нуриәхмәтне үз авылыбыз кешесе икәнлеген онытырга
гына түгел, күңелебездән сызып ук ташларга тиешбез! Алай гына түгел,
җәмәгать, ягъни иптәшләр, сез теге вакытта минем сүземә ышанмаган идегез.
Ул – уйнашчы! Ул – контр! Ул – халык дошманы! Сез моны хәзер барыгыз да
яхшы беләсез. Нуриәхмәт атасыннан калган мәчет аен яшергән. Бу расланды.
Нәрсә өчен яшергән?.. Элеккеге – атасы заманын кайтару нияте белән. Элекке
заманны кайтару турында уйламаган кеше бу эшне эшләми. Нигә авызыгызга
су каптыгыз, аксакаллар?! – дип кычкырды Арслан, ярсып.
– Сталин кадәрле Сталинны мыскыл итсен инде, җәмәгать. Шуннан үзегез
уйлап карагыз. Атасы каргышы гына төште мәлгуньгә! Башы аска килсен
кяфернең! Өстәвенә, авылыбызны пычратып, уйнаштан туган бала калдырып
китә. Ул балада – Мотавал каны. Теге кәнтәе белән баласын да озатырга кирәк,
җәмәгать! – дип чәрелдәде Шәрифулла.
– Син, Шәрифулла туган, алай ук өздереп нәтиҗә чыгарып куйма әле. Ул
балада кем каны акканын Ходай үзе белә дә, Гөлйөзем генә белә...
– Нигә?! Әллә үзеңнеке димәкче буласыңмы, Галимҗан?!
– Нигә минеке? Авылда ир-егетләр җитәрлек! Бәлки, синекедер,
Шәрифулла?..
– Ә нигә? Бәлки, минекедер. Минем кай җирем сездән ким!
Җыелган халык Шәрифулланың тышкы кыяфәтенә һәм үзен тотышына
карап шаркылдап көләргә тотынды.
Д А Н И Л С А Л И Х О В
63
– Син, Шәрифулла, андый мәшәкать белән шөгыльләнеп тормыйсың
түгелме соң? – дип ыржайды Арслан.
– Ярар инде, Арслан, ярар! Син генә акыллы инде. Бүре баласын бүреккә
салсаң да, урманга карый!
– Туктагыз әле, оланнар. Гөлйөземнең нинди гаебе бар?! Ир-ат көчләгән,
көче җитмәгән, – дип каршы төште Шәмсия карчык.
– Дөрес, Шәмсияттәй. Без – Сәвит төзегән егетләр. Гөлйөземне генә
тәртипкә китерербез һәм шул ук вакытта баласын да чын сәвитчә тәрбияләп
үстерербез. Батырҗан, бүгеннән башлап, син ул малайны сәвитчә тәрбияләү
өстендә эшләрсең!
– Ә син – Гөлйөзем өстендәме?!
– Нишлисең, берүзеңә авырга туры килер. Без дә тырышырбыз. Иптәшләр,
авылдашлар, колхоз рәисе сайлаганда, мине «надан» дигән кешеләргә бераз
гына уйлансалар да ярый торгандыр. Минем үземдә шундый шик уянды. Бу
кешеләр дә Нуриәхмәт заговорында катнашучылар, ягъни халык дошманнары
түгелме икән? – диде Арслан, корсагын киереп.
– Син, Арслан, хаталанма. Менә минем – Зиннәтулла абзаңның сүзләренә
дә бераз гына булса да колак сал. Без синең Нуриәхмәттән зирәгрәк икәнеңне
яхшы беләбез. Нишли ала идек?! Вулыс, район вәкиле ничек каты торды. Үзең
күрмәсәң, җыелышта булганнардан сора.
– Хикмәт бит әле укый-яза белүдә генә түгел, хикмәт – халык белән эшли
белүдә!
– Дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Бик дөрес сөйлисең! Арслан – зирәк бала.
Укырга да, язарга да өйрәнер. Рәислеккә Арсланнан башка кеше булмаячагы
көн кебек ачык. Авылдашлар! Җыелышып, вулыска, районга Арслан иптәшне
рәис итеп куюларын сорап хат языйк, булмаса!
– Дөрес, җәмәгать! Бик дөрес уйлыйсың, Гыйльмулла абзый. Ул лаек! Хак
сүз! – диеште җыелган халык, куштанланып.
– Ай-яй грамытный да инде син, Галимҗан. Әйдәгез, картлар, кәнсәләргә
керегез. Ә сез, авылдашлар, таралышыгыз. Әнә Галимҗан, районга Арсланны
рәис итәргә хат язам, ди.
– Нәрсә?! Әллә сине куярга идеме?! Аңгыра! – Иелә төшеп, Батырҗанның
колагына, – мин укый-яза белмәсәм дә, ярый беләм! Ә син... Укый да, яза да,
ярый да белмисең! Сукыр син! Өстәвенә – томана! Синеке түгел ул. Күптән
инде ул аңа күз салды, – диде Галимҗан, мыскыллы елмаеп.
(Ахыры киләсе санда)