Логотип Казан Утлары
Роман

Тимә, яшәсен! (роман-новелла)

Апрель күләгәсе
Көне лә көне...
Чалт аяз күк йөзеннән Апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең
өрфия яшеллеккә өретелә барган кыз чагы.
Әмма нигәдер... Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн
хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелер-
сизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган
соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы
халәттә: уйлыйсым килми – уйлыйм, атлыйсым килми – атлыйм, күрәсем
килми – күрәм... Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы
мираж гынадыр шикелле...
Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак – актарып
ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан
иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле
дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз.
Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу кар өстенә җиңел
күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель
күләгәсе, дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка
бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да... йә
Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу!
Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан
ияләре бара. Болар, җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка
төшкән Әэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар үз җиребезнең газизлеген таптап, үле
планета ясаучылар... Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның
өстәге, хәтәр биектәгеләре... Әмер ияләре...
Марсель ГАЛИЕВ (1946) — Татарстанның халык язучысы; «Догалы еллар», «Рух»,
«Талисман» һ.б. исемдәге утыздан артык китап, алты томлык «Сайланма әсәрләр» авторы.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый исемендәге әдәби һәм Г.Державин
исемендәге Бөтенроссия әдәби премияләре лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать
эшлеклесе. Казанда яши.
4
Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы
да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле «Кызыл почмак»ның
хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше.
Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез, киселеп, туктап
калды. Алдыбызда, салкын сулышын бәреп торган, алагаем тирән упкын авызы
ачылды. Йә Хода! Йотарга торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып
торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр
кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте
тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән, артка чигенеп куясың.
Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп
ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында
үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма
илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар
да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр.
Ә монда... Адәм куәте белән, интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган
түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле
җәрәхәт... Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы!
– Казып та куйганнар, ә! – дип сокланып, тел шартлатты янәшәдәге татар
агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына
кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга
күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән
Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул арзанлы тәмәкесен суырып,
җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә
төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә:
– Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, – дип
сүз башлады. – Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр.
Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда... Казу эшләре
бара иде... Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән... Андагы зур
чокырлар моның баласы гына... Бу котлованга тулы бер халык сыя...
Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс
өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң
сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды:
– ...Бу чокырга тулы бер халык сыя... Нәкъ шушындый чокырлар алты
реакторга алтау булачак монда...
Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф.
Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасы
– кеше затларына Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп,
көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә... (Күп еллардан соң да мин ул
көнне искә төшерәм дә, чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.)
Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр
төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар
бит: «Татарский атомный». «Атом» дигәндә, үзеннән-үзе «Атам!» дигән сүз
кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә – т а т а р һәм а т о м...
Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы
«Татнефть» дип атаганнар,«Татарнефть» дип исем куярга нишләптер
җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы – Хәзәр дәүләтеннән калган таулы
яһүдләр – бүгенге көндә Кавказда яшиләр.
Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар – татарлар,
ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу?
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
5
Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән.
Авылының нигезен кубарып ташлап, ачы-кызыл туфрак өстендә шәһәр
төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме – белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез
тугайларга ишарәләп ул:
– Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, – дип ирен арасына
кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. – Граф Шереметьев
хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр.
– Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән,
– дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз.
«Ширәмәт» дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай.
Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп
йөрим мин монда? Шундый матур көндә... Атом станциясе төзүче эшчеләр белән
очрашырга дип килдек тә... Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирә-
юньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы
бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма
агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең.
– Әнә, Чехословакиядан кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә
өчәү генә, – дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма, биниһая авыр
реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле
бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә – сүлпән
битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган
шом, чарасызлык... Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең
нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән
радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу – моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч
агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле.
Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик
океанда түгел, ә без туып-үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә
без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта
– Мәләкәстә (исеме Димитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) икенче
почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз
илле чакрымда өченче почмак – Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта
Башкортстан атом станциясен төзү эшләрен күптән инде башлады. Менә сиңа
татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве... Шулай итеп,
халыкның асыл төш – үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары,
тау-урманнары белән шул «Бермуд өчпочмагы»на керә дә утыра.
Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия,
микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә,
хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр – барысы да, имеш,
кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу –
әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен
кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге – җ и һ а н и җ а н н ы ң аерылгысыз кадеренә
ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан
тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа,
үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге
һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз
вәкаре... Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән
кизән генә – көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл
ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел.
Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик:
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
6
Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап
караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт
җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый
башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама,
нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма – барыбер, бердәнбер көнне,
һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр-
хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра... Нигә шулай? Ни өчен? Ни
сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып нәни бөҗәкләргә,
кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә – юлбарыс-
филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә
буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан
иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган
бу «холыксызлык» адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом-
төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга
аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя.
Атом-зәррә – Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә
җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак.
Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып,
карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор,
гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып,
холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә
китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык
тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану
чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек, һәм бөтенләй
көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса...
Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге – чарасыз..
Галәмнең тереклек таҗы – Кояш үзе дә... Вакыт-вакыт көйсезләнеп
«чыгымлап» ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә
дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл
бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт
чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында
табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал
кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше
затына үз-үзен аямыйча – асылында комагайлык яткан – бөек омтылыш
дәрте бирелгән. Кешелек – «җылыйсы килгән бала атасының сакалын
тартып уйнаган» сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз
рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара.
Җиһанның хасияте – илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә
буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора.
Бу хәтәр симфониянең дирижёры – бердәнбер А л л а һ !
Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм
соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы?
Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай
сизде ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән
ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз тараурак шикелле
иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел
генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, «Кызыл почмак» бинасының ишеген
төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә – күзләребезне тышта
калдырып кергәнбезме – берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе
онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
7
Кузьма агай шыгырдап ачылмалы иске шкафтан өчпочмаклы сөт каплары
чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара
ипи чыгарды:
– Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабне тотып куйыйк
та... саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен
эшчеләрне шунда алдылар... – диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде.
Югыйсә, бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма
агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын «җылатып» кисте дә
капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә
торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез җитезлек белән җәелгән
сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем.
Идәнгә тып-тып сөт тама... Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә
килә... Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама...
Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн... куркудан дерелдәп басып торган
малай... Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта – сөт,
түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы – ак кан тамчыларына
әверелә дә куя. Ш и р ә м ә т у р м а н ы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы
кебек зиһенемә кереп калган ич...
Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән
эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай
нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып
биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә
әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә
җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?!
Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган
калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да:
– Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, – дип энекәшенең
каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый.
«А» хәрефе – алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз.
Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда
көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя.
«А»лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады ахрысы, песи, сискәнеп уянды
да, татлы төшне бүлдердең, дигән шикелле өнәмичә генә карап куйды, аннары,
бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып,
ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк «А» авазын тәмләп йотып җибәрде.
Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды.
– Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, – дип апасы энекәшенең
башыннан сыйпады. – Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә
китәргә дә күп калмый, – дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный
башлады. – Бер... биш... ун... Тагын ундүрт кенә ел калган...
«А»дан «Б»га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек
язарга икәнен күрсәтә дә:
– Безнең авылның исеме ничек әле? – дип сорап куя. – Шулай... Без Балтач
авылында яшибез. Безнең авылның исеме «Б» хәрефеннән башлана, шулай бит!
Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк
укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле капкалар
ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы
кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә
ашыктырырга!
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
8
И ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә.
Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле әле уңга, әле
сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе эштән
кайткач битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны
шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече
якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр
өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып,
чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр
өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә
пешкәне – күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара1. Әнисе чүлмәктән
ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә кайнар шишараны урталай
сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр
иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма, дип үз шөгыленә керешә. Малай
мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан
тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен
берьюлы каба белеп капсаң гына... юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә.
Салкын сөт белән кайнар ипи – дөньяда иң тәмле ризык дигәнгә ышаныч аны
гомер буена искәртеп торачак әле...
Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып, тавышсыз гармун
күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле
тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен
чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп хозурлыкка бирелгән.
Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү гөнаһ.
Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың
карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде,
аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир
Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан
елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк:
– Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез!
Капка төбендә ат көтә! – дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә
сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын
калкытып, ярсу тавышына күчерде:
– Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?!
– Нинди бала ди, мәктәпне бетергән!
Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле.
Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да
килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки
ташлады бит укуын. Менә, тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде... Чарасыз
калган әнкә бригадирга инәлеп карап, җылап җибәрде. Бригадир Махиян
абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри.
Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда
нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның
турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң
җаны эрисе юк дип, әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде:
– Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә!
Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш
бәреп чыкты.
– Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда – капиталистлар баш
1 Шишара – кечкенә ипи.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
9
калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче, – дип кычкырды да
өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында
өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып
төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады.
– Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк!
Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр... Күз ачып йомган
арада киенделәр. Ярый әле җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга
ушы җитте әнкәнең. Аннары... Рәзинә апасын җылатып алып чыгып киттеләр.
Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән.
Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора.
Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз
араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен салып
Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар
булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып
калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып
куйды. Әнә бит, каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп,
җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган
кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә
катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тып-
тып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп ул дерт итеп куйды. Бая гына ул
эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит... хәзер әнә тамчы-тамчы булып
идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары... Шул
тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып,
аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән җылап җибәрде.
Хәтер – күңел дәвасы.
Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып
күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен
хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп сине үз артыннан ияртә.
Әкияттәге кебек: тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы... дип кемнән сорыйм
соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит минем белән гомернең
аргы ягына чыгасы дөньям...
Йәле, ни булды соң әле җылауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр
елга тиң иде. Ачам да карыйм «Әлифба»ны, ачам да карыйм: анда – багана-
багана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч,
боегып, сулып калырлар инде... һаман шул «А» белән «Б»ны яза торгач,
кәгазьне «канатып» бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли
әйлән-бәйлән килеп буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам
алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр.
Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз
сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин
дә кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле.
Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз.
Ике егет җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни,
и Ходаем, дип, сыгылып төште.
– Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, – диде егетләрнең берсе. – Салкын тидереп,
авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык...
Рәзинә апаны өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар.
Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны, дип соң дәрәҗәдә хәвефләнгән
әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
10
калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып
калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде:
– Борчылма, бар да әйбәт, әни...
Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән.
Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул
өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча ул бер кап
шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир килеп аны «җебегән, булдыксыз»
дип аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, җылап, урман
эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп, кайта да китә янәсе... Урман эчендә
генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай
тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл
катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә
язып туктый. Каенны кешегә тиңләп ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп
йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкерен генә урый-урый күмә
бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый
кала. Кичкырын атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы
кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган
тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул,
эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар.
Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны
кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар.
Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта, калын юрган астында «пешеп» ята.
Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә
элә дә әни, икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы
мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәл-
әхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып
алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре
исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмсияттәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул
мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә:
– Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса...
Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән
табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да
шифасы тиде ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче
спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай
вакыт-вакыт «парда» тотканнары хәтердә калган.
Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым
да... «Мин базда әле», дигәч, йөрәгем жу итеп китте. «Бәрәңге алырга
төшкәнием», диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры
булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның
нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам өч йөз
алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны
белән тоташтыра бит әле, шөкер... Кайчакларда, кан басымым ике йөзгә
җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып
кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый. Бу дөньяга
ике малай, бер кыз үстереп биргән апа олыгайгач та шулай оялчан, хискә
бирелеп сөйләшкәндә, бит очлары кызара торган булып калды.
Менә бит, ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр
идеме?! Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары... идәнгә тамып челпәрәмә килгән
тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
11
тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык
йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме
бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган.
Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә – кызыл
туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам, күшеккән
хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган
турда – дәһшәтле учак – атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен
төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшче-
инженерларны ярый әле күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә
автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә
хушлаша. Безне алда – Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә.
Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн.
Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы
була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче,
галәмнең мәңге йомылмас күзе – галибанә Кояш?!
Бу – 1986 елның 26 апреле иде.
Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн.
Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә, Татар атом
станциясе калкачак урыннан китеп барабыз.
Чернобыль – Припять елгасы буена урнашкан атом станциясенең
исеме. Русча – чернобыль, украинчасы – чорнобиль – бу ике телдә дә п о
л ы н ь, зур әрем дигәнне аңлата. Безнеңчә – кара әрем.
Монда коточкыч фаҗига булганлыгы хакында бөтен ил берничә көн
буена бер хәбәрсез яшәде. Мәскәү Кремленең партия бурзайлары куркып
калган иде.Кол рухлы куштан матбугат – ләм-мим.
Аллаһ барлыгы көчләп оныттырылган ил өстенә бу дәһшәт күк
катларыннан иңдерелдеме әллә? Шунысы гаҗәп: яңа эрага кадәр,
христианнарның моннан ике меңнән артык еллар элек язылган изге китабы
– Кадими тәүратта (Ветхий завет) менә нинди сискәндергеч, күрәзәчел
юллар бар икән бит:
«...Третий Ангел вострубил, и упала с неба большая звезда, горячая
подобно светильнику, и пала на третью часть рек и на источнику вод. Имя
сей «З в е з д а П о л ы н ь»; и третья часть вод сделалась полынью, и многие
из людей умерли от вод, потому что они стали горьки» (Откровение. 8-10 ).
Икенче көнне Казанга кайтып төштек. Шәһәребез язгы чистарыну кичерә.
Агачлар күбәләк канаты тияргә өлгермәгән саф яфраклары белән апрель
яшеллегендә коена. Күз камаштыргыч кояшлы көннәр. Яшәү дәрте – кешеләр
йөзендә, шаулы шәһәр урамнарында, аяз күк хозурлыгында чагыла. Кышкы
туныннан котылып, җиләсләнгән күңелләр җиңел рәхәтлектә кинәнә. Берни
сизмибез, берни белмибез. Кайдадыр коточкыч фаҗига булганлыгы хакында
ник бер сүз ишетелсен. Без без инде, без – еракта. Фаҗиганең үзәгендә –
Чернобыль якынында авыл-посёлокларда яшәүчеләр дә, хәвефкә бирелмичә,
ваемсыз гына яшәп ятканнар икән бит. Ургылып таралган радиация зәһәрен
йотып кына аккан Припять елгасында су коенганнар, балык тотканнар, урман-
кырларда истирәхәт кылып йөргәннәр.
Бүгенгедәй хәтердә: Май бәйрәменә бер-ике көн кала, төштән соң кинәт
кояш сүрәнәя башлады, Казан күгенә тымызык пәрдә тартылды, салкын җил
чыкты. Тотрыклы җәй килгәненә ышанып, иртән җиңел-юка киенеп чыккан
халыкны кичен эштән кайтканда коточкыч салкын куырып алды. Әллә нинди,
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
12
җелеккә үтә торган, ябышкак бозлы, мәкерле-туң салкынлык иде бу. («Атом
кышы»ның безнең төбәккә дә килеп җитүен ул чакта белдекмени!)
Кояшны үпкәләтеп, май ае да рәтсез килде: кар, боз, зәһәр җилләр. Июнь
башында табигатькә чыгу гадәтем бар иде. Урман энҗесе – ландышларны
сыйпап, якыннан карап сокланып, серле матурлыгыннан хозурланырга ярата
идем. Әмма ул елны ландыш таҗларының купшы аклыгы көйдереп алынган
кебек, җирән кунык белән өретелгән иде. Балачактан бирле тәмен татырга
күнеккән юа, кузгалак ише үсемлекләрнең дә шифалы сутын сизмәдем.
Гомумән, табигатьнең изүе ачык түгел, ул эчтән рәнҗегән шикелле иде... Болар
минем хәтер ябалдашыннан йөгертеп узган җилсу фикерләр генә. Ул көннәрдә
бар тереклекнең асылын, эчке хасиятен зәһәр агу күпме микъдарда ялмап
алган – моны белү адәми зат акылына бөтен тулылыгы белән бирелмәгәндер.
Көнчыгыш Ауропа илләре исә радиация таралуын фаҗиганең беренче
сәгатьләрендә үк сизеп алып, чара күрә башлаганнар. Иң беренче афәтле
дулкын Финляндия һәм Голландия илләренә эләккән. Аннары, отыры җәелә
барып, бөтен планетаны ялмап узган.
Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк
шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көне-
төне фидакарьләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә,
белмичә дә үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр.
Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитеты карары буенча
Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне, нигезеннән
кубарып, күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч!
Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер
бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп
кайтачаксыз, диләр (бу ялган бәлки котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр).
Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз
яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык... Күз тегәп, күңел биреп үргән
тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле;
авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың
кала, утарларда күзеңә мөлдерәп карап мал-туарың кала. Журналистларның бу
мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә
уелып калган: һәммә кешене дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә,
бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы
соң чиккәчә җитеп «ярсый». Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи
баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп
«балкыган» песи баласын йолкып алып юл читенә ыргыталар. Баланы, әнкәсе
каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып
төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп җылый. Юл читендә
аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы
килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле...
Кошларның да үз ватаны, туган җире бар.
Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып
кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында – үрчү дәрте...
оя корырга, бала чыгарырга дип, Экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар,
урман-кырлар кичеп кайткан бит алар.
Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени!
Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар –
сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәме-
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
13
җәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом
төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр
радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз
елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр
елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын
җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике
башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар – тагын шундый чиркангыч гариплекнең
уйга килмәс төрләре туу – радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын
эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип
тууы – бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы...
Әллә соң Җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып
алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча
кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма,
бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык
ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый...
Моннан егерме биш гасыр элгәре Һиндстанда санскрит телендә
язылган «Махабхарата» да мондый юллар бар: «... ургылып чыккан ялкын
ташкынын ияртеп Брахма Угы атылды. Төтенсез ялкын гарасаты
бөтен тирә-якка дәһшәт салып таралды. Ун мең кояшка тиң балкышлы
күз камаштыргыч утлы төтен баганасы коточкыч биеккә күтәрелде,
кояштан саклана торган чатыр рәвешенә керде.
...Бу – бөтен кеше затларын көлгә әверелдерүче Тимер Яшен иде.
Тәннәре көйде. Исән калганнарның чәчләре коелды, тырнаклары купты.
Чүлмәк савытлар үзеннән-үзе чатнап ярылды, тирә-юньдәге кош-
кортларның канаты чаларды. Беркадәр вакыттан соң инде бөтен азык-
төлек агуланган иде».
«...Коточкыч үлем илчесе – Яшен уты кешеләрне яндырды, елга суына
ташланганнар исән калды, аларның чәче коелды, тырнаклары купты...
Шуннан соң берничә елга кояш, йолдызлар, күк йөзе болытлар белән капланып
һава бозылды...»
«Дхапур – Веда» дигән хәрби язмада мондый юллар бар: «...Бу шәһәрдә
яшәүчеләрне мин брахмаастр ярдәмендә утка тоттым. Ун мең кояштан
яктырак ут кодрәте бала яралгысын аналар корсагында ук үтерде...»
Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында, Татар атом
станциясе салыначагын, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек,
коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап
шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды.
Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга
туры килде.
Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә
пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары
сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар
таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган.
Тынлыкны умырып, каргалар каргылдавы ишетелә. Шом салып, «корык,
корык» козгын тавышы яңгырап китә.
Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып,
шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан
афәтләр күп кабатланып тора Җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын
чыгу кебекләр... Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
14
төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә
китә... Иң хәтәре... Мең-мең күздән яшерелгән а н а к а р ы н ы н д а җан яралу
могҗизасы – Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым
сүрүенә үлем угы кертү – бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше
затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел.
Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак.
Теге чакта... Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле
тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан
Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала
алгандыр: «Тимә, яшәсен!»
Байбаклар ватаны
Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән
аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны
күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы
бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән
дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм – уйланам. Өметне алдагыга күчерә
торып, аздан да канәгатьлек алу – миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен.
Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән
шарлавыгы – Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар – бала
чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән
тәкәрлекләр – адашып калган диңгез акчарлаклары иде.
Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта җан рәхәт
сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр
туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек.
Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы
бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган.
Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен
көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа
Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тыны-
сулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган.
Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер
сөрәсеңме – әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин,
дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны
аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә
төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр...
Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны
җыеп ала алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны
хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам.
Мөкәтә тавы...
Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә.
Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис)
учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып
өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый
җамбул исе кызышып кушыла да... куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча
кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә...
Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин
йөзәмме, болытлармы... Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә – яшәү дәрте,
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
15
исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы... Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә
тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә.
Менә ул минем туган ягым.
Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның
икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк – киртләч сукмаклы,
итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп
чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар
менеп барганы – Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары...
Арырак, тагын да биегрәге – офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары
– ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры,
уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы – Чатыр тау! Тәңре тәхете!..
Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да,
сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы
көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә
нәүмиз-татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил
керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала.
Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә.
Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз
булып, япа-ялгыз курган – Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә
саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр
ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак
йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып,
дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя.
Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары – песи белән юлбарыс
кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран – Бонапарт
холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә олпат җәнлек, зур гәүдәле
булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә
алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы
аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның
инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы
тормышында мантый алмый инде.
Суыр әдәби телебездә «байбак» дип атала...
Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур
һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше
туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып
тоташа. Алар – мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә
сөйләшергә хаклы җан ияләре!
Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары
арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу
кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш.
Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган
Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык
турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге
көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла).
Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә
нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр
төрле тарафларга – Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып
Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма
максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
16
кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең
фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа.
Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы
кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән
юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта.
Ә бу легенданың башы каян килә соң?
Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә
яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр
һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән
кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Әлеге хәбәр фарсылардан
Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый.
Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур
кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага
кадәр һәм яңа эраның 64/63–23/24 елларында яшәгән).
Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз
галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд,
Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында
джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп
кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен җентекләп укып чыга.
Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибет телен өйрәнә һәм берничә елын
Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән
авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле,
зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә,
гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да, һаман
әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалачын (Зур тау ата) дигән аллага һәм
әби-Лхамга (Алиһә әбигә) табыналар икән.
Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да,
берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп, ул Һиндстан, Пакистан
чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган
тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау
яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу
җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде,
җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та
француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә.
Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына
килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып
суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: «Безнең ата-бабаларыбыз шушындагы
оялардан алтын комы җыйганнар. Болар – алтын табучы җәнлекләр», –
дигәннәр.
Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда
француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын
чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит!
Шунысы хикмәтле: минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән...
Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз
скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында,
кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән
алып, үрчетә-үрчетә, тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан
алып Идел–Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында
гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның «җәнлек стиле»ндә искиткеч
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
17
сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык
түгелмени!
Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен
туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе
– Һималай кыяларына барып тоташа.
Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә
хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь
көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып
алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма
казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф
шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап
тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз
түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән
оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең
учактан ерак түгел генә, оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара
башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя:
бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туп-
туры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума.
Тагын аңлашып булмады... Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп
әйтәсе идем:
– Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы
башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган
җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган
җире – бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?!
Керәдер, мөгаен...
Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, акыл ияләрен
саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән
булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр
чишелми килгән табышмагына!
Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк
булып керәсе галиҗәнап байбаклар!..
* * *
Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә,
каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл
эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып
аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле
кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрҗингә
эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләч балыгын ташлый барасың.
Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар безнең авыл өчен акула
дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар.
Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан
шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә «кылыч балыклар» да эләгә.
Уйламыйрак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак
буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга
ыргытабыз.
И җүләр чак!
Кылыч балык дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь)
булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә – тыныч
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
18
суга, уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары үсә төшкәч,
киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул
ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга
тиешле «чөгә малайларын», тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән...
Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн
яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның
«казлар һөҗүменә» җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән
сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып,
әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып
бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен чытырманлыкта
таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә.
Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең – үзе бер тантана! Тамагың ач,
әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы
хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти
үз өстенә ала.
Табигатьнең сулышка иркен чаклары!
Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк... Чат суыннан, үзебез дә
белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән
шул малай чакта.
Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр,
күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек
белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, дип уйлаганым бар. Бәлки,
безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында
яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек-гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка
табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә?
Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы
урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган,
күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә
зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда
каен үстерү – монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл.
Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында
карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң
ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле-мәһабәт нарат иде ул.
Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен
уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары
көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына,
төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр
шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның
бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына
төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул
тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый...
Туган авылымның исеме – Балтач. Мондый исем каян килә?
Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында
элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган
бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй
көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. «Тач-бал»лы
төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә «Балтач»ка әверелә, имеш. Кара
урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә
булса атаманың кирегә әйләндерелүе – юк дәрәҗәсендә сирәк була торган
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
19
очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки
бабаларыбыз һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга
дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни
өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме
белән аталган авыл-посёлоклар бихисап.
Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә
мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп
эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар
табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде.
Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән
кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып
чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт-
Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән
күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән
үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге
иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр
базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән
дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот
рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул
астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер
тиен түләү исәбеннән).
Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын
кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә.
Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе
башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип
атыйлар.
Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы ике йөз елдан
артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән.
Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык
көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне
менә болайрак язган: «В тёплой долине, в которой находилися рудники,
много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах
распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от
рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки».
Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди
кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым.
Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча,
кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан
бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде...
Исәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете – Чатыр тау, исәнме!..
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын
хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы
булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең.
Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә.
И бу җиһанның гадел минутлары...
И бу җанның убылыр упкыннары...
Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән.
Кочагында – рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
20
үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп,
сиздермичә генә олылау хисе – юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык
сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый...
Ә җиле...
Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән
була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы – әле җырлый, әле көлә,
әле үкси... Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә,
аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи
булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый
җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми.
Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан
өчен мең рәхмәт сиңа!
Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән...
Тауларга карап күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп күк йөзенә
карый белгәннәргә күпне белү язган.
Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык
буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!..
Балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме,
еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп
аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын
ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут-кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы
мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән
пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз
каеннарымы – бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын
көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп
торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр
күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да
гаҗәп түгелдер...
Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм,
«Чатыр тауга сәлам әйт!» – дип, нәүмиз-кызыгып калалар.
Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп
ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән
икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме,
канлы язмышлар шаһиты – Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр
күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп
калган Альп кыялары дисеңме – болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта,
хәтәр упкыннар сагында...
Ә Чатыр тау – башка...
Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел
мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә
кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә
чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уй-
вөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән
сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм, үзеңнең
бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек
чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр
алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу, дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау
биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен
исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
21
Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп син Тарих хәтерен
уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр
тау – табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар
мәмләкәтенең тере маяклары...
Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап
ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ...
Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә
тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә
озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең
бит... күз яшеңне күрсәтмәс өчен.
Һәр хушлашуда – бәлки бу соңгысыдыр... дигән, бәхилләшү төсмере бар...
Әмма саубуллашкан чакта безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан
инде татлы үкенер өчен.
Йә, хуш, Чатыр тау!
Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир...
Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, без-
кешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал!
Ярабби...
Ибадибалар күрдем
Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә малай
тапкан әнигә «Сталин бүләге» – биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык
патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле
тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт
йомып, бер мәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык
көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр.
Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда,
капкаларыбыз да күренеп тора.
Зөфәр – зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән
сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында.
Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан.
Шулай итеп, ул дөньяны танып белергә дип беренче сәяхәткә кузгалган. Анда
– Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә – «сашайка».
Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да исе китеп
шул машиналарны күзәтә икән.
Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан
сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган:
– Әни, мин ибадибалар күрдем! – дип үзенең машиналар күрүен үз телендә
аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр
дә аны туктатып:
– Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, – дип, Зөфәрне аптыраталар
иде. Шулай итеп, аның кушаматы «Ибадиба» булып калды.
Фаварис – кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара
чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме,
холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы – артист булу иде.
Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тау-
үзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары
сугарып торгандыр.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
22
Малайчакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша
кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән
упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта нинди хәвеф сагалап тора – моны берәүгә
дә алдан белү язмаган.
Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт
бер максат белән, кечтек кенә күләгәсен ияртеп, бара бит ул әнә; үлән төпләрен,
җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле
җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп
тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта – кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал.
Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк – көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр
чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк,
куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, «Тимә, яшәсен!» дип, хәвефтән йолып
кала торган фәрештәң уяу тора...
Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән.
Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә.
Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып
йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп
алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә,
һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй
булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым.
Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып
җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш
суы кып-кызыл булды – һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды... «Әни,
әнием...» дип җылыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып
йөгерде. Фаварис – югары очка, медпунктка.
Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең
янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты.
Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап,
яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар
кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. «И, улым... и, улым...» дип
эчтән ниндидер дога укына-укына яраны уч арасына кысты. Канның дулавын
болай гына басарлык түгел иде.
– Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән
бит... Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса... – дип, әби бер малайның чалбарын
буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты,
балтырны, тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән
калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек.
Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барысы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе
йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем.
– И Ходаем, тагын ни булды инде? – дип, әни мине күтәреп алды. Өшим,
өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе
килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?..
Өске урамга менеп җиткәч, күрәм: ни гаҗәп – мәчет ишегалды дип йөртелгән,
без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына су буена төшеп киткән
чакта ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә
бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте
бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман.
– Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, – дип
ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
23
– Хәзер, өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, медпункттан Рәхимә апаң
да килеп карар, – ди әни.
Бакчалардагы агачлар да сары, әнә, Миргазиян абыйларда гына үсә торган
кузгалак куагы да сары... Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын
койма башына менеп ботарлый идек бит... Хәзер миңа берни дә кирәкми...
Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин
йокы чоңгылына төшеп йомылам.
«Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган», – дип,
күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да
килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары
күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы
яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән.
Мин боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт
уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын
ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра ахрысы. Кем дигәнемнең
тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә
калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән-өйгә кунак итәләр, һәр
сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит
каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар...
Ишетәм, сизәм, әни җылап та алган ахрысы. Сулышы, тавышы – яшьле...
– Гел минем улыма бәла килә дә тора... Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең
бозымы кергәнме?..
– Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, – ди Ак түти. – Терелер.
Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса... Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә
сыналыр улкаең. Өч мәртәбә...
– И-и Ходаем...Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә... – дип
әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан
соң гына сүзгә кереште:
– Бервакыт... Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай...
Баланы ышанып калдырыр кеше юк... Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз
кишәрлегемне бетереп, кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач,
нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам... балам юк, кабык арба
төбеннән төшеп калган. И Ходаем, дип, җылый-җылый йөгерәм. Барып җитә
алмам, җен алыштырып куяр шикелле... Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә
башыма. Шул мәлдә әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде,
бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек
мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем
китте... Ята инде, үзалдына «ыгы-ыгы» дип сөйләнеп. Җыламаган да шикелле.
Ә күктә тургай өзепме-өзә.
Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл...
– дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк
иде әле, беренче тапкыр ишетәм.
– Бусы – сынау түгел әле, кисәтү генә булган, – диде Ак түти.
– Ашлык сукканда ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты,
бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак
өстендә балаларга ясмык йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма
дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү
малай... Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба
янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
24
биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып
кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый
каты камылга, түтикәем... әйтергә дә куркыныч... каш турысы белән килеп
төшкән бит балакай... Әле дә Ходай саклаган... Күзенә керәсе булган бит... И
шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты.
Ишетәм, Ак түти ярымпышылдап ниндидер дога укып алды.
– Шунда... тәүге сыналуны үткән... – диде Ак түти. Аллаһы боерса,
өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә
ирешеп, озын гомер кичерер...
Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй
хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына
атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы,
тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын
йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкын-
дулкын урманнар – бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә
керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни:
– Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, – дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит
каптыра.
Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән
хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен
авыллардан монда агылалар ахрысы.
Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер
– берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр
дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим.
– Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, – дип мышкылдап та алгач, икенче
көнне безне кайтарып җибәрделәр.
Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая
чыкмадым.
Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы
салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин таякны кулга тоткач, бер
башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кенигсберглардан җиңеп
кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер!
Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка сандали,
икенче аякка бинт өстеннән ак йон носки киеп, ниһаять, урамга чыктым.
Кояштан күз чагыла. Менә бит, дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат
яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып,
сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер
бирмим. Мин – горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким.
Үзем аксыйм, кулда – таяк. Сизәм, көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле
уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит:
– Кит әле, аксак тәре!
– Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем:
– Кем аксак?! Әйдә, узышабыз!
– Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, – дип, Фаварис аркылы килде. Юк,
узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас
әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны
селкеп, команда бирергә булды.
Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде.
Бүген дә... Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
25
төшереп алсам... Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире – кып-кызыл.
Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде.
«Тагын ни булды инде, улым», – дип әни манма канга манчылган носкины
салдырып, бинтны сүтүе булды – әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны
күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка
йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде.
Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым
караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым.
Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым.
Көзгегә карагач, имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә
кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп,
өскә чөелеп тора.
Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый,
агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган.
Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып
куйдым...
Аякның ярасы төзәлгәч, зур әнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә
яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы
төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде.
Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз үр төшкәндә
тыйнак кына юырта, үр менгәндә гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай
җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип, һич тә уйламыйм, күрергә теләп,
күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да... Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт
зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле.
Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе – Әнвәр абый белән Мөнир абый –
Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы – Индус белән Әмир – тимер юлда, берсенә –18,
икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы
урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле, зур йорт,
каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып,
кукраеп утыра.
– Җәннәт инде монда, җәннәт, – ди әни.
Әти сүзсез генә көрсенеп куя.
Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган
арада, мин «җәлт» кенә тимер юлны карап килдем.
Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак
дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый
торган креозот исе икән бу).
Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны,
тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң,
кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде
бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора?
Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан
икән.
Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә
табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык
тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан
асылган... Өстәл түрендә түшен киергән самавыр... Өстәлдә нинди генә тәм-
томнар юк. Әнвәр абыйның кызы, миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә
сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
26
Ул арада зурәнәйнең уллары – Индус абый белән Әмир абый кайтып
керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да,
безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып,
өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела
бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына:
кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?..
Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш
ишетелгәндәй булды: «тык-кы, ты-кы, ты-кы...» Әнинең ике уч арасында,
иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек.
– Уфа поезды... – дип куйды Әмир абзый. Индус абый, кесә сәгатен чыгарып
карады да:
– Унбиш минутка соңарып килә, – диде.
Димәк, әнә шулай «тык-кы, ты-кы» тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә.
Моны күрми калалар диме, мин шым гына торып, куак арасына кереп чумдым.
Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар
сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә, бөдрә төтене дә күренеп алды – килә, поезд
килә! «Тык...кы, ты-кы»сы да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию
пәрие кебек, зурайганнан зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан
пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп
килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист
миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул
мәлдә... яман зәһәр гудок тавышы бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч
ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма
чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып,
бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр.
Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен.
«Әй Ходаем, бетте балам», – дип хәвефләнеп йөгереп килгән әни, агарып
чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып: «И бала, и бала...» –
дип сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән
сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште.
Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның
көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең.
– Поезддан курыкты. Куркак син, куркак, – дип, телен чыгарып, үртәгән
була бит әле җитмәсә...
Кайтып китәр алдыннан үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык
үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары – сап-сары,
борыннары – кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен бер рельска, икенчесен – икенче
рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә
килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә,
сары үрдәкләр, чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты.
Роза сеңелнең тимер юл буеннан җылый-җылый сары каурый кисәкләрен
җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән
үч алуымны үкенү алыштырган иде.
Үчлек энә булса, үкенү исә шул энәгә тагылган җеп икән.
Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок
тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында – ләм-мим.
Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан
туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед
иярләүчеләр икәү генә. Берсе – югары очта Малик абзый, икенчесе – күршебез
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
27
Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның
өр-яңа. Германиядә эшләнгән «Дайман» велосипедлары, хәтта фарасы да
бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам
әйләндертергә дә була.
Сабан туе көнне киенеп-ясанып бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр.
Индус абый читек кебек җиңел-юка, кунычлары сыдырулы хром итек кигән,
кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара
чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып
чыккан. Иңендә – гармун.
Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән.
Кап-кара чәчен майлап тарап куйган.
– Ипле генә йөрегез, – дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән
буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып
чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе...
Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр
әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга
батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки
абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы – беренчелекне
бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген
суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте.
Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк
тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара
чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында
зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр – шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән
кара күн сандали кигәнмен. Сандали – минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк
биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган
тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән.
Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап,
билле прәннек ашап, әйрән эчеп, истирәхәт кылып йөрибез.
Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара.
Индус абый гармуны белән уртада. «Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?»
дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул, пар толымын түшенә салган,
бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый
урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң
чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде – еракка,
еракка... Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит
Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри
торган малай түгел.
Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми
ахрысы. Каерып ала да, баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр.
Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны
култыклап, читкәрәк алып китеп чирәмгә утырталар.
Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны «Өлкән Сәгыйрь» дип
йөртәләр. Ул, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә дәү гәүдәле, салынып төшкән
йөнтәс-куе кашлары арасыннан утлы күмер күзләре уйнап тора, таза имән
ботагы кебек беләк, куллар... Печән өйгәндә эскерт очларга дигән печән
күбәсен ул гына шундый биеккә чөеп бирә ала. Өч япьле агач сәнәген – кая
күтәрү – кыймшата да алмыйсың, Алып батыр сәнәге диярсең, сабы шундый
юан, биниһая озын.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
28
Ике потлы герне дә ул капка башыннан чөеп кенә уйный.
Быел тагын кояш астында көтеп әлсерәгән тәкәне, елдагыча, Сәгыйрь абзый
иңенә салдылар. Мәйдан гөр килә. Мин дә куанам. Ни дисәң дә, Сәгыйрь абзый
минем әнинең бертуган апасының ире бит...
Инде без өйгә кайтып чәйләр эчкән идек. Мәйдан таралса да, бәйрәм
кайтавазы әле һаман авыл өстендә тирбәлә. Сызылып кына гармун тавышлары
яңгырап ала. Урамнан ара-тирә кыңгыраулы атлар узып китә.
Кешеләрнең йөрешендә, капкаларның шыгырдап ачылуында, морҗалардан
чыккан сыек төтеннең коймаклы исендә, этләрнең этлеген итеп кенә бәйрәмчә
өреп куюында – һәммә тарафта үзгә бер җанлылык сизелә.
Кояш өйләдән авышып, инеш турын атлап чыккан чакта, мин бәйрәм
күлмәген салып, урамга томырылам дип, баскычка чыккан гына идем, Индус
абый кайтып керде. Йөзе агарып чыккан, күлмәгенең дә сыңар җиңе ертылып,
чалбар каешыннан чыгып, итәге кайтарылып тора. Гармун каешын икенче
иңгә күчерде дә, ашыга-ашыга торыпшаны алып ташлап, билсәпитен кузгатты,
шунда гына мине искәреп алгандай:
– Мин киттем, – дип капканы ачты. Юлга чыгып, тегермән межасы ягына
таба ашыгып китеп барды.
Бераздан хәбәр килеп җитте. Индус абый булган җирдә нинди дә булса
буталыш чыкмый калмый иде. Бүген дә авыл егетләре белән чәкәләшеп алган.
Мәйданнан авылга төшкәч, районнан бәйрәмдә тәртип сакларга дип җибәрелгән
милиционер аның юлына аркылы төшкән. Үзе генә булганмы, янында берәр авыл
егете булганмы – анысы нәмәгълүм, Индус абый теге милиционерны каерып
тоткан да, кибет каршындагы коеның чиләгенә бөгәрләп утырткан.
Чыгырын әйләндереп бер төшерә, суга манчытып ала да, бер меңгерә икән
бу милиционерны. Унбиш метрлы тирәнлектәге кое бит ул. Бурасының эчтә
бозлары җәй көне дә эреп бетми. Милиционер ялына икән моңа.
– Сиңа ышанганчы, суга таянам мин! – дип, Индус абый тәртип саклаучы
утыртылган чиләкне соңгы мәртәбә, туң салкыны бәреп торган караңгы
су көзгесенә чаклы чупылдатып төшергән дә китеп барган. Бу хәлне пәрдә
читеннән, капка ярыгыннан карап торганнар. Индус абый китеп күмелгәч кенә
милиционерны бозлы коедан коткарганнар.
Кичкә таба безгә авыл советы рәисе Миргалифан абый белән милиционер
килде. Индус абыйны сорыйлар. Әтинең «китте» дигәненә генә ышанмыйча,
өйне, абзар-кураларны, тентегән сыман, бер әйләнеп чыктылар. Яшәү урынын
сорагач, әти:
– Әкияттә язылган бит әле: барам шунда – белмим кая, табам шуны – белмим
нәрсәне, – дип көлде. – Җил кайда яши, дип сорагыз лутчы.
Әти боларны табынга утыртып, каклаган каз, казылык ише нигъмәтләр
белән сыйлап, ачыбал белән йомшартып җибәрде:
– Син Миргалифан дус, вакланып йөрмә инде, милициягә дә хәтәррәк
эш бетмәгәндер, бәйрәм көне, яшьләр бит, буыны катмаган килеш сугып
сындырмыйк, – диде.
Әмир абый исә бу хәлләрне белмәгән-ишетмәгән икән. Чат урманына кызлар
белән китеп, лесник өендә аулагөй ясап ятканнар. Икенче көнне иртән генә кайтты.
Төштән соң мине велосипед артына утыртып, үзләренә кунакка алып
китте. Башта без Яшәр дигән авылда кундык. Кичен Әмир абый, ниндидер
кызларны чыр-чу китереп, капка төбендә утырган сыман булды да каядыр китеп
югалды. Мин бакчада, биек агач астына урын җәелгән сәкедә берүзем ятам.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
29
Күңелсез. Ялгызлыктан кимсенеп, мышкылдап та алам. Шулай бәргәләнеп,
Әмир абыйның кайтуын көтә торгач, изелеп йоклап киткәнмен. Керфекләрне
аерып, күзгә кояш нуры үрмәләгәч кенә уяндым.
Тагын юлга чыктык. Үр менәбез, үр төшәбез. Урманнар калка, кырлар җәелә
торгач, бер авылга килеп кердек.
Өйләр сәер икән бу авылда; түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан.
Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыны-
урыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр
кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең
күбесе салам түбәле, әмма бездә ничектер пөхтә, җыйнак эшләнгән,
наличниклар да ачык буяулы, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора.
– Рус авылы бу, – диде Әмир абый.
Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән,
маңгайга төшереп бәйләгән каракучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек
чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит
төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган
Рәзинә апаны коткарган руслар да шушындый булды микән? Әнә, чабаталы
ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле.
Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек.
Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты. Аякларны яшел
чирәмгә төшердек.
Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә.
Мин бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк
тоткан озын буйлы бер кыз чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен
ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны
да үзенә килешле; таратып җибәргән, куе, якты сары чәче кояш шарлавыгы
сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына
килеп төшкән сылудыр бу!
Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр елмаешып,
Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар.
«Городская» дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә
мин бит укырга керәсе. «Белмим» дип акланудан «беләм» дип мактануга
күчәргә вакыт.
Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара
түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар.
Галушын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч
итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп,
моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап
та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде.
Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган
сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач, күнде бугай, баш
кагып кына тора башлады.
Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме –
Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл
буендагы өйләренә алып кайтып киттек.
Төнлә мин, яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм, Коля
мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган
йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде,
аны мәҗбүри җибәрделәр.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
30
Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга
илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә, кайсы аланга чыгарга, кайчан
урман эченә керергә – барын да төшендереп кайткан иде. Көтү дигәч тә, безнең
авылдагы кебек, күз күреме җирләргә тарала торган, югары оч, түбән оч көтүе
кебек ишле мал түгел инде. Коля карамагында җәмгысы – бозаулары белән бергә
җиде баш сыер да, аклы-каралы утыз ике баш сарык кавеме икән.
Безнең авылда берәү дә көтүче булырга теләми. Әмма өй борынча, чират
җиткәч, һәммә кеше көтүче булып ала, ихатадагы мал санына карап, бер, ике
йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең.
Зурәнәй ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде
дә үзе җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам
җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен
санап чыгасымы... Минем өчен ул – телсез. Аның өчен мин – телсездер. Ике
телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә.
Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле.
Бераздан Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек.
Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны
каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде.
Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була, «кычкырт
әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!» дип, үҗәтләнеп,
йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның
морҗасыннан чыга икән...
Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога
укыды.
– Шакирым – әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер,
– дип сүз башлады зурәнәй. – Менә шушы урында... шырпы кабы, тәмәкесе
чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән мескенем... Менә шушы төштә рельска
утырган булган... Төнлә бит... Урталай өзеп киткән поезд.
Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик
гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән.
Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә,
кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә
сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын
таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була. Югары очта – Пауыл
тегермәне, түбән очта – Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары – Мөнир
белән Индус, түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр.
Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып
китәләр. Тегермән нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала.
– Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп
урнаштык. Бер айдан соң, пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан
бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан
күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да, бисмилла әйтеп
утыртса – үсә икән, бәрәкәте белән, – дип зурәнәй, күңелен ачып ташлады.
Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын
булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә.
Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны
тоташтырган парлы рельслар зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш
очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару
җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
31
Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм.
Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның, көньягы-
төньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була
бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый,
уенчыкларын миннән яшереп куя.
Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин шул серлелек бишегендә
тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә...
Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата.
Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да, уянмыйм әле, йокы ялына
чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый – барыбер
уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы
яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел.
Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче
малай качып киткән!
Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп
карадык. Кычкырып, урман ешлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз
текәдек – әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан.
«Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!» – дип, үземне кызганып куйдым.
Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде.
Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын, беләм...
Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына
тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер терлеге урманда, аланнарда
аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне – тауларда. Анда бит бар да
уч төбендәге кебек күренә. Ә монда – урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән,
кигәвенгә түзә алмыйча, койрыгын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар.
Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз
күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. Сыер-таналарның – үз дуамаллыгы,
бөдрә йонлы сарыкларның – үз барлыгы. Менә шушы ике төрле холыкның
җаена төшеп берләштерү – көтүче вазифасы инде.
Өч көн изаланганнан соң, мин дә качып кайтып китәргә уйладым. Чуен
юл буйлап китеп барсам, Бөгелмәгә барып чыгам инде... Ерактыр. Куркыныч
та... Урманны кичеп, кыр юлына чыксам... Нинди юлдан, кайсы якка китәргә?
Кесәңдә компас йөрткән буласың! Төньяк полюсны белүеңнән ни фәтва,
авылың тарафын да чамалый алмагач...
Юк, качып китсәм, зурәнәйне рәнҗетермен. Ул миңа әнә ничек күңелен
ачып, якын итеп, хәтер изүен чишеп салды бит... Түзәргә, түзәргә...
Бу көннәрдә урман хозурында тагын күпме кан югалттым икән? Бусында
инде – сиздерми генә кунып, тәнгә энә кадаган черкиләр, авыр итеп килеп
бәрелгән кигәвеннәр файдасына.
Җиде көннән соң әти мине килеп алды.
Бер атна эчендә мине талап тәмам көрәеп, үзләшеп беткән кигәвеннәр белән
хушлашырга туры килде...
Капка төпләрендә утыргыч
Без сугышның кайтавазын тоеп үстек.
Авылда сугыш кырларыннан Европага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан
фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары – безнең өчен аерым чутта
йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
32
сугылган агач аягы, җирне төеп, түгәрәк-батынкы эз калдырып бара. Югары оч
Садыйк абзый «ак эштә» – кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый
ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса,
галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. Аның
таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп, без малайлар өчен таякка
таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын
ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек.
Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек.
Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер
сорашучыларны күзәтәм. Күбесе – фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп
беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда
уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган
дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме – гармун моңына
кушылып җыр суза. Алларында – тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар
күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда!
Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап
вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка
батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер
икән дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган
чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис
итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге
тимерчыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы
итмәкче булабыз – барып чыкмый гына бит...
Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык
итеп тегә белгәннәр икән шул.
Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия
офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды.
Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә
киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан
землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим... Әлбәттә, киноларда гына
шул... Бик соңлап... Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны
сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер,
мөгаен.
«Муса» операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастёрка
белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андре
Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди:
– Муса болай сәләмә түгел иде. Һәрчак ак күлмәктән, бик пөхтә йөрде...
Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш
вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр
таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля
яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр
шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел,
киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны,
сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән
шул), әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан
биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы,
иллеме миллион...
Минем төшкә илле елга якын гел сугыш күренешләре кереп җәфалады.
Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир...
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
2. «К. У.» №10 33
Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә алмасам дигән курку
гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә
керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан
чыгып бара, күрәсең.
Онытырлыкмыни?!.
Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр... Әллә нинди
серле исемнәр – Варшава, Кенигсберг, Прага... Мин, сулышымны да алмыйча
тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә шулай зур сугыш булыр микән,
яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән, дип, матур
хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый, бу теләгем
тагын дә көчәйде. Сугыш – кызыктыргыч романтика икән ләбаса! Һәлак булуың
да мөмкинме?! Булса ни, совет үлеме ич ул!..
Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп үзен корбан итәргә әзер империя
солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән.
Ә капка төпләре башка иде...
Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя.
Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңамы,
ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып
сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра.
Нуркалей
Авыл өстендә моңлы рәшә тирбәлә. Малахай колагын җилфердәтеп, язгы
кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам иңләп бер малай килә. Ярты бәхеткә
ирешкән юеш танаулы малай... Бер аягына нык табанлы Америка ботинкасы,
икенче аягына күтәртмәле чабата кигән.
Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр
идем дә, шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем.
Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре
карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән.
Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы
Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткак-
чытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген!
– Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр
иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, – ди Нургали абзый. – Чират җыелды. Иң
соңыннан, Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар
ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең
дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа
икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып...
– Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, – ди Нургали абзый.
– Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган
Көчтер Хөсәенне ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл советы рәисе, чыбыркы
белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны,
эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын
хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга...
«Ат үләте» дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны
башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның
өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар
алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
34
итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур, тирән чокыр казыталар. Һәм аны
киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә
кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен
гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә.
– Безнең атны да чирле дип таптылар, – ди Нургали абзый. – Ул чагында
атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде... Әти атны үзе җитәкләп
китте. Аның кайтканын өчәү – әни, түтәй, мин – тәрәзәгә капланып, көне буе
көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер
тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең
әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш, дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма
ул безнең әти иде шул... Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә
алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: «Канатсыз калган кош кебек, менә
без дә атсыз калдык...» – диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз
булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын
аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте... Гаярь иде безнең бахбай,
соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар,
үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган,
күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын,
тагын атканнар... Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән... – дип, Нургали абзый
тын кала.
Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза
хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен.
Яңа казылган чокыр... Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның
рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә
кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат,
мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында
күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем
ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер
инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар.
– Берсендә шулай, – ди Нургали абзый, – Бобруйск шәһәре янында калкулык
итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан
машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде.
Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып
тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага
кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән. Тегене җыелу
пунктына кабат җибәреп, яңа частька билгеләгәнче, ике-өч ай вакыт үтеп китә.
Шулай итеп, бу җиде мәртәбә эшелоннан төшеп кала, сугыш соңынача шул
рәвешле йөрмәкче була...
Команда буенча өч автоматчы берьюлы атып җибәрделәр тегеңә, ә ул
ничек елмаеп торган булса, шулай басып тора. Башкалар таш кебек чокырга
ава торганнар иде... Ә бу берничә секунд шулай торганнан соң гына чокырга
түгел, үҗәтләнеп, кырыйга ауды. Командир килеп аның гәүдәсен аягы белән
чокырга этеп төшерде дә пистолеттан тагын ике мәртәбә башына атты. Һаман
да әле күз алдымда тора ул бәндә, үлемнән көлеп үлде... – ди Нургали абзый.
Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәлъяулыкларын иңенә салып,
төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта илләр
гизеп кайткан ирләр. Түбән оч парламенты шушыннан башлана... И бу газиз
күренеш... Кайда соң ул, илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның
эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
2.* 35
Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш
хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә
тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр
тагып, дөнья күреп кайтсак иде, дип, аларга кызыгып карап торабыз.
Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча,
йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә.
Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы – югары оч Кәшфи белән
эләгә. Аларны җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба
походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә.
«Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, – ди Нургали
абзый, – һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде,
калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде... Ә күпме
кием, сугыш кораллары, машиналар... Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт
сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай...»
Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз
башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор.
Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил
көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали
абзый, тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше.
Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43ле ботинка алып, аягын
җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат
башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны аякларын көзән җыера
башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи
бөтенләй аяктан кала икән.
Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып
бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип
алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля, Кәшфинең табаны
өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага
шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә.
Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада
әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп,
Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип,
авызына бер шакмак шикәр каптыра.
– Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем
әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде... – дип, аны озатып кала.
Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, «ярдәм иткәнме соң?» дип, аны
берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез
төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын
сүндерә дә:
– Кәшфи минем үтенечне онытмаган, – ди. – Кладовщик булып эшли
башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән...
Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның
иң хәтәре – элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз
меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан
мәче кебек, финнар аларны «уйнатып» кыра торган булалар.
– Бервакыт, – дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе
тын кала. – Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп
киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга
чыктым. Карыйм, бәрәңге кыры, казылган казылуын да... бер-икене булса да
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
36
җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым.
Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын...
Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем,
финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда чинашып миналар ярыла
башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп
төштем дә... бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар
чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын
тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып
һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем.
Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды, дип, блиндаждан
карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган,
юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син
ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч,
ну хәйләкәр татар, ди.
Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә
ашадык.
Капка төбендәгеләрдән берәрсе:
– Бәрәңге дип, харап була язгансың, – дип куя. Китаплардан гел геройлар
турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе
мәзәк тоела.
– Һы! Тамак йөртә кешене, – ди Нургали абзый. – Дөнья бу, туган. Безнең
частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда, өч-дүрт сохарины
алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп, атып үтерделәр.
Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга
кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә
белүен шул чакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, «Нуркалей» дип
атый башладык.
Мәзәк хәлләр... Гыйбрәтле хәлләр... Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә
бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның «елъязмасында» андый
телдән телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак.
Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл советы секретаре итеп
куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән
оч Талип абзый килә. Ул таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка
чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә
аркасында хәлләр башлана да инде... Район үзәгеннән атна саен киләләр дә
калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа.
– Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып
ыргытмыйча котылып булмас, ахры?!
– Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән
салам белән яп та куй...
Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш
саламыннан «алтын» түбәлегә әйләнә.
«Йөз грамм» дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк
сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки
Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә:
– Урыс авылында торганда, сугыштан соң... Авыл советы рәисе өйгә килеп
керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән
кайнар ат ите китереп куйган мәле. «Менә безнең кайбер урыслар ат ите
ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм»,
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
37
– ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге:
«Нуркалей, мне сто грамм, больше неззя, врачи не разрешают, вот справка», –
дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка
йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп... Бераздан миңа төртә бу: «Нуркалей,
только сто грамм, вот справка», – ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң
справкасын кабат чыгара кунагым: «Вот видишь, только сто грамм положено,
больше низзя», – ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет
тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән
кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: «Только сто грамм,
больше низзя», – дип гырылдап йокыга китте.
Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы
салкында бер солдат – Васька-запевала – немец офицерының мәетен тенти.
Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы,
хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер
мич каршында шуларны эретеп утыра... «Катюша»ны аннан да шәп җырлаучы
юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди
Нургали абзый.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы
– Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә
әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый.
Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага
оча.
Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп
күпсанлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карый-
карый кырына. Хуҗа монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу.
Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән
күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә.
Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза
икәнен белдереп баш селки. «Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан»
дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала.
Повар – Кострома егете Капустин – эре тешләрен ыржайтып көлә:
– Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү!
Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва,
билләһи ышанмыйм! Татар булса, бер хәл, шулай бит, Нуркалей!
Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын
аңламый.
– Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек.
Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз
ага үзе... Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә
тотып арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара.
– Кермә суга, бетәсең! – дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр... Ярдан
аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын
белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз
илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотына-
тотына, ярга чыгып ауды.
Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән,
каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен
бәйләп тезделәр дә... Алдагы атта – монгол, калган тугыз атка икешәр
пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
38
– Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! – дип ым кагам Капустинга.
Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә
алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята.
Хәтәр хәлләр...
– Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, – ди
Нургали абзый. – Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка
күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп
кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд
төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә
башымны күтәреп карасам... окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында
алтын балдак... Теге, немец офицерыннан салдырып алынган балдак...
Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали
абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере
өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, «Тимә, яшәсен!» дип нинди илаһи кодрәт
аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы
әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы
белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр.
***
Капка төбендә «сугыш китабы»н актару бара. Армия хезмәтен бетереп
кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле
сораулар бирәләр.
Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән – басып алган
җирдә, күпме кирәк, шулай талау, көчләү өчен, «день солдата» бирелгән. Бу
сугышта ничек булды, дигән сорауга:
– Андый рәсми приказ булмады, – ди Нургали абзый, – әмма тыю да
сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта
каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып
кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән,
диделәр. Безне исә... эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига,
Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде,
ничә ел окопта үтсен дә гомерең... Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын
белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт
безнең вагон янында тукталды да: «И балалар, бу сугыштан исән калгансыз
инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай», – диде. «Нинди сугыш?» –
дип аптырап калдык. «Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде,
япуннар», – дип хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык.
Әгерҗе станциясендә Нургали абзый вагон ишеге төбенә туктап, бик
җентекләп карап торган карчыкны күрә: «Әллә син татар әбисеме?» – дип
сорый. «Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам». Нургали
абзый бердәнбер байлыгын – кесәсендәге көмеш калагын ала да: «Минем
исәнлеккә дога кылырсың», – дип, әбигә бүләк итә.
– Сугышта да гаделлек юк иде, – ди Нургали абзый. – Кем окопта ут эчендә
кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал.
Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди.
Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, «За отвагу» һәм тагын әллә күпме медальләре
бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да
өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде.
Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
39
ягында «Зур Хинган» операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде.
Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә
тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер
грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән...
Башка милләтләрдән «батырларны» тиз таптылар, грузинга чират җиткәч...
Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек
тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә,
партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия
әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң...
бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул – Хинган елгасын кичкәндә
ничә офицерның тормышын саклап калган, ул – ничаклы япон солдатына
каршы берүзе сугышкан, ул – күпме дошманны кырып салган... Гаҗәп инде
батырлыклары... Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы
Героена әверелде дә куйды.
Бер кеше – Нургали абзый мисалында минем өчен «сугыш китабы»
ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам,
ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми... Кабат алданмас өчен,
хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга
кирәк.
– Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми
башладылар. Күпкә китә, дип уйладылар бугай, – ди Нургали абзый. – Әгәр
халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган
халык та безнең татардыр әле... шулай... хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә...
Судабикерга утырган бар
Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде.
Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп
бара.Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән
икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының
хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә.
Үземә өйрәнергә туры килер ахрысы... Бакаларын батырып басып, күреген
киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач... гармунны нигә интектерергә... дип
уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады.
Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә.
Әнә, Миргарифан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп
чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Бер-бер артлы тезелешеп киләләр.
Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә,
нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык.
Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: «Нимесләр килә,
нимесләр!» – дип, кычкырып җылап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча
машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап,
солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып
төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты.
– Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, – дип, безне
кочаклап алып, тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар
безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка
төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып
калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы – Заһид абзый йөртә торган
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
40
бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек
кенә кала бит!
«Студебеккер» дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу
мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны америкача ук әйтергә
теләмичә «Судабикер» дип, үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның
кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек.
Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә
– Азнакай арасында яңа юл – асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада
Туйкә-Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә
каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору
урыны ясап куйдылар.
Тимерхан дигән казакъ егете истә калган. Минем әти-әнигә ул «әткәй»,
«әнкәй» дип кенә эндәшә, «кызыгызны Казакъстанга алып китәм», ди. Безгә
килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый.
Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә аңардан күреп,
төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына
безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә
тере сурәтләр ярала – бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра,
каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр – миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп,
ярыша-ярыша сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды.
Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр.
Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да
машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар,
әлбәттә инде, авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны
белми идек.
Бер иртәдә «югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән», дигән хәбәр
авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына
йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә
исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр
узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәф, йолкынып калган погон,
кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан
уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды – йолдызы да бар. Бу инде
көннең иң бәхетле малае булды.
Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Элгәләшеп алу иң әүвәл клубта
башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике
машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә
түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны
күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин
бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым,
хәзерге көндә булсамы... ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары
үкчәсенә китәр иде...)
Минем иң беренче уем: «Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты
микән?» – дигән хафада иде.
Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер
чакыртып сорау алулар ай буена барды.
Тимерхан абый берничә көннән соң судабикеры белән капка төбенә килеп
туктады. Гадәтенчә, рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш
чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. «Дневальный» дигән
хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
41
Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта иген кырын кыл туры ярып
асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта
алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу
эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел,
гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән
гәпләшкәндә дә, сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде.
Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә
тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк.
Ә бер көнне... июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы
көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны тревога белән күтәреп,
каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр
учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып
караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп алып киткәннәр. Байрак
күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр
генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка
гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты.
Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире
кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек... юк, студебеккерлар
гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле,
югыйсә, танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим
дигән егете (минем булачак җизни) бар иде, аны котыртып, Тимерхан исеме
белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр...
Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер
бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта, аларны күралмыйча, көнләшеп
йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды.
«Эчке гаскәрләрне, тревога белән, Мәскәү астына туплаган булганнар», –
диделәр бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле
булгандыр бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.)
Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебеккерлар кире әйләнеп
кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә
калды. Бу сиңа «ибадиба» гына түгел инде.
Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта
солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая
дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы
актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебеккердан истәлек
булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны
төбе-тамыры белән каерып чыгарган.
Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга
чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: «Сентябрь җитә бит, укырга
кергәнче күреп калыйм», дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй –
әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.)
Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч,
төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит, яктырып шәйләнә
яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын
таптап, юл салганнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган
асфальт юлның вак ташлы читләрен тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре.
Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да
күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп
яталар.
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
42
– Болай булгач, барып чыга бу! – дип, әти тел шартлатып куйды.
Азнакай үренә җитәрәк, асфальт бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда
эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына
кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган.
– Монда подстанция булачак, – ди әти. – Югары көчәнешле электр тогы
эшли торган, – дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны «тотып» карамаган,
«түбән көчәнешле»сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле
баганалардан сузылган тимер чыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри –
анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый,
тракторист булса да...
Азнакайның шәһәр ягында шифер түбәле икешәр катлы йортлар төзелеп
килә, аскы якта – бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу
чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле ди. Бакчасы, ихатасы бар.
– Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар,
– дип аңлата әти.
– Монда кемнәр тора соң? – дип сорыйм.
– Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый
йортлар, – ди әти.
– Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп
кара халык булыйк ди?!
Әнә, фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый
малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз
(козырёк) кепкасына «Черноморский флот» дип язылган. Ул арада капка төбенә
яшел «Москвич» килеп туктады.
Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан бер тукмап
аласы булыр, дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды.
Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти
тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: «Кереп чыгыйк әле.
Монда – минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа», – диде.
Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән
күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле.
– Азнакайга электр тогы тарата болар, – диде әти.
Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман,
кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым
ягылып, куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк-миңне бер кырыйга
тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә,
кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе
йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды.
Мотор тавышларын бүлеп, авызны – колакка, колакны авызга куеп әй
сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең
җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш
ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар
арасында ничек инде тыныч каласың ди, күңел мәтәлчек ата.
Бер чатка борылып керсәм... шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән
шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына
әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар
тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем
генә... Кинәт... бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз
алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине күтәреп алып, таш
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
43
идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге
Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти «ул-лым», дип, мине
таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне
тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да:
– Тотынырга өлгермәгән... – дип, җиңел сулап куйды. – Кара күмер була
идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр,
күз уңыннан ычкындырасы түгел иде, югыйсә. Әнә, кара, – дип, ул өскә таба
ым какты. Анда «Кагылмаска!», «Не трогать!» дигән язулар куелган икән.
Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый.
– Әтиең укый-яза белә, дигәч, сине егет булгансың инде дигәнием, – дип,
Хәбри абый мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны
тоттырды.
– Заземление, – диде. – Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала,
моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, – диеп,
чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды.
– Нык курыктыңмы?
– Куркырга өгермәдем – дидем дә... Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан
зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан
килде бугай.
Әти әле һаман да тынычлана алмый, «Ничек, улым?» – дип хәлемне гел
сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин саташулы төштән уянып бетә алмаган
шикелле тарау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. Электр тогының
тәме шундый була микән әллә, дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни
белән дә чагыштырып булмый.
– Берәр җирең авыртмыймы? – дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан
тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала бер төшем дә авыртмый, әмма әтине
шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде.
Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә
карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә
шикелле... Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә
ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да
шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле.
Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды.
Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып,
йөзендә елмаю уйный. Табынны ул, әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя
белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә
барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар
пешә алмыйдыр мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә.
Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк,
кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип,
Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерми,
кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый.
Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле
кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда, кинәттән, ире үлеп
киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән.
– Каената йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер терлеге, утыз
баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, – ди Салиха түти. – Хәзер
уйлыйм да... Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән
булырлар иде...
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
44
Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да
аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр.
Безнең малайчакның әкияти дөньясы – шул Әмәт байдан колхозга калган ат
абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре,
утарлар бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда
кайсы кая эшкә билгеләнгән халык сбруй алырга, ат җигәргә дип җыела.
Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып
куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе
килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер – һәммәсе шушы келәттә, идәннән
түшәмгә кадәр таслап куелган.
Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый
куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе
– авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы
беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә
ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар
уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул.
Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек
имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән
тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән
чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта
хатын-кызлар шапы-шопы сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда
йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый, атларын чишмә
яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып каулый икән:
– Их, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга!
Риян – Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп
кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган... Шул яңалыкны,
атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый.
Салиха түтәй:
– Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? – дип сорагач, әллә ниләр
искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый.
Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә.
Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган
шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү
чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый
буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр...
Салиха түтигә һавалы тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен
(ә, бәлки, тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул борынын җыерып
кына: «Ул да йөри бит кеше чутында», «Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!»,
«Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган», «Шул сантыйны авылга
баш итеп сайлыйлармы?!» дип эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе
һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә,
аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса,
аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен
шөгыльгә үзе барып ябышыр иде.
Менә без, әти белән, түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик
тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул
утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый.
Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: «баягы хәлне
телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе...»
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
45
Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып
утырам икән, моны түтәй искәреп, үзенчә юрап:
– Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга
калдыңмы әллә? – дип башымнан сыйпап куйды.
И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән, берни дә аңламыйсың бит
минем хакта.
Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич...
Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып,
җеген-җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә.
Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта,
чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә.
Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора.
Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар
булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле – бөтен
тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле – тораташ катыра, әле
– афәтле дулкынына таратып талкый, әле – күк-җир йөзе белән бергә
бөтен барлыгыңны тетрәтә... Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән
бер бүлемтегендә шулай... Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт
бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә?
Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле
мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы
гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да
дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен
туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан
сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны
суырып алырга әзер дигәндә... кинәт... «Тимә, яшәсен!» – дигән әмер Күк
катларыннан бирелгәндер дә... бу әмергә, карусыз буйсынып, дуамал кодрәт
иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары
кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып,
кул-аякларым элекке торышын алган да... Мин исән калганмын.
Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз
халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә... шул афәтле, гасабилы
мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе
нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә?
Бәлки, бу – кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең
котыртуыдыр...
Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап
алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын.
«Тимә, яшәсен!» – кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый.
Ярабби, шулай булсын...
Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокыр-
чакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти
әйтеп куйды:
– Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, – диде.
Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен
әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта
әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни
битәрләячәк бит аны.
Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан тар гына инеш
суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы – кызу акканы
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
46
– тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тау-
үзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз.
Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәрт уйнарга
өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде каз саклап ятып
булмас...
Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти,
алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкрекләп
ябыштырды да, кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды.
Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне
кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым:
– Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? – дигән
соравымнан ул «дерт» итеп куйды.
– Ничек кенә әле... – дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да, ютәлли
башлады, аннары, тынычланып алгач: – «Кара күмер итә», – диде бит Хәбри
абыең, – диде.
– Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, – дигән идем, әти, тәмәкесен
җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде.
– Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә
килгән, имеш...
– Ә ул чынлап та килде бит!
– Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч
тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга
күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып
беткәндә исән калуымны – шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул.
Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе –
өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер, дип,
ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик.
– Мин бу хакта белми идем, әниең үзе генә йөрәгенә йомып җан асрый икән
бит. Ярар. Болай итик без, – диде әти. – Мин бу өч тапкыр сыналу турында
берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар – шулай. Электр
тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул.
Ышандырып булса ярый ла...
Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек.
– Исән-имин генә барып кайттыгызмы, – дип каршылады әни.
– Исән... – диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген
куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны
читкә юнәлтү – нинди җиңел алым.
Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка
аудардым.
Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде
дә юрган аша гына тупылдатып сөеп китте. Аның кырыс холкына хас
булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу
булган. Әнә бит, савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин
яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем
эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде – әх,
аның тәмлелеге!
Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда, тәрәзәләр
дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
47
Беренче калсын беренче
Ишегалды – чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә.
Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе...
Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң
килеп гәпләшүләре... Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы...
Бердәнбер кәҗәнең, «Төкердем мин сезгә», дигән салкын карашын төбәп, күн
иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве... Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең,
күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез
тыпырдап алуы... Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә
тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына – «кара халыкка»
– түбәнсетеп кенә карап утыруы... Менә шул инде минем түгәрәк дөньям.
Ярый әле Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң,
суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар,
юлбарыслар... Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган
малайлар була микән?
Капканы ачып чыгуга... Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү,
беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү... үзе бер могҗиза
бит. Күп вакыт ул «беренче тапкыр»ның ни буласын башыңа да китерә
алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч,
инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың, һәм шул гадәтилектән
арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып,
бер чистарынып аласың.
Әнә, капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп
торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына
чирттереп килә. Ул төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен
күкрәген калкытып сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа «паровоз» дип
кушамат тактык. Әнә, карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле
ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит!
Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн.
– Гурт килә! Гурт килә! – дип бер-беребезне уздырып, кычкырыша-
кычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә, тегермән яныннан ишелеп бозау
көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге
районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар. («Гурт» – сугымга куылучы
көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур – борынгы төрки телдә «халык»,
«күп» дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга
тиеш.)
Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны
бездән кырык өч чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы
– гуртотправ дип атала. Ул – бердәнбер ир кеше, калганнары – көтүче хатын-
кызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес
бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде
Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле чират икән, гуртны куарга
ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә
атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр.
Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак
шул. Кай төннәрдә, таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау
очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ
сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
48
ул арып-талып кайта: «Биш сыер җәнлеген суеп-тунадык...» – ди. Шул көндә
үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар
бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар.
Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу
сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә
хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз
малны чалып, корбан итәләр.
Безнең дә бер көздә танабыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан
барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: «Бер көнгә соң
килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек», – дигән.
Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе...
Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз
җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп
тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны
минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә
колак салам:
– Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?!
– Табигать ялгышыдыр бу!
– Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк!
– Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе
идек.
– Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән...
Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә...
Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга
да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә
үлән баш төртмәде. Дуңгызның тәрәте үләнне тамырына кадәр яндыра, диделәр.
Ә бүген... Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез.
Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы
ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк,
дисәк... Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм
тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар, бер эзгә тезелгәннәр дә, елан
муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән
ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына
басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык
тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп,
Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк...
Казлар, ихатага кертеп япкач, кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга
тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары... арып,
карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена
тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон
кайтартты. Аны авызы зур итеп, кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак
ягып эреттеләр.
Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас
дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып,
суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч җәпле тәпиләрен шуңа манып-манып
алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да,
соңыннан инде, аякларына ялтырап торган «кара штиблет» киеп куйгач, канәгать
калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны,
кырык өч чакрым ераклыкка – Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп юл алды.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
49
Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән
тәэсирләнеп, әнидән: «Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?» – дип
сораганым хәтердә. «Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр, – диде әни.
– Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң.
Ворошилов. Будённый. Тагын... Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата,
кайсы каз ите, кайсы чучка... Тьфү, тьфү...»
Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында
гына, имеш... Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар.
Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә Ворошилов,
Будённый... Өчесе дә авызларын, мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал
көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл
мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә тезелешеп
казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз
– Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә.
Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер
дога укыды, иреннәре пышылдавыннан «...әшһәдү әннә...» дигән сүзен генә
абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай...
Бераздан ул миңа тыныч кына итеп: «Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым»,
– диде. Бер генә әйтте, һәм шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган
кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым.
Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап,
ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез,
бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем.
Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы
авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән, көне-төне мал кудылар
ул елларда. Каядыр, этап белән, кешеләр төркеме, кешеләр генәме –
нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил
эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә – маллар, маллар хәлендә – коллар.
Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора.
Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап
торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта
гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне
туплап, әрәм-шәрәм итү – җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте
иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар
ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка
интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран
гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган
ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып:
– Мәгез, коллар! – дип өләшергә була.
Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде,
һәркайдагы кебек үк анда да – чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе... Алда
котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр,
шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы
минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре
белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә
мал каргышы да төшәдер адәми затларга.
Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә
алынсаң, каләм калтырар... Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый
авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
50
тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә,
һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала.
Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын!
Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле,
куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала,
кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки,
большевиклар дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен,
махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан,
кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын
маңкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик
тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит.
Беренче тапкыр... дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке
түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез.
Бурлашу – караклыкның баласы гына. Малайчакның нәфесе, теләге
кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме –
өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җил-
кояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең
арып, гүли башлаганчы кимерергә була.
Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы
бар. Кайчан нәрсә өлгерә – моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор,
кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга
алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора.
Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә,
иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату
гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып
кереп, аны да алдый идек бит.
Авыл башында, тегермәнгә кадәр арада (ике-өч гектар булыр) сөрелми-
чәчелми торган җир бар. Шунда, урман булып, киндер үсә. Орлыгы җитешкәч,
капчык белән җыеп кайтабыз. Әниләр аның маен да чыгаралар иде.
Суган урлауның безнең авылда гына уйлап табылган үз җайланмасы бар иде.
Ул бик гади: ике метрлы таяк аласың, бер башын ярасың да, чатын ачып, чөй
кертеп куясың. Чөйгә бау бәйләнгән була. Шуннан, көпә-көндез, берничә малай,
яшел кыяклы суганы өлгергән ихата буена килеп, сөйләшеп, шаярышып утырган
буласың. Шул арада таякны астан гына түтәлгә таба сузып, чатын суган сабагына
кидерәсең һәм бавыннан тартып, чөйне ычкындырасың. Таякның чаты суган
сабагын кысып ала, аннары таякны бөтереп, тартып аласың. Төбе-тамыры белән
йолкынган суган – синең кулда. Моны берничә тапкыр кабатлагач, суган учмасын
яшереп кенә тауга менәсең. Һәр малай кесәсендә ипи-тоз алдан әзерләнгән була.
Аннары инде, суганның һәр кыягын ярып, кире ягы белән тасмалап төреп, тозга
манып... Валлаһи дип әйтәм, үз бакчаңдагы суган мондый тәмле булмый.
Кемдә, нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап:
алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган
«тәлинкә» астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен,
мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын
тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл
чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була.
Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча
ташып чыга. Бер кимчелеге бар, аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә
бөтерергә кирәк.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
51
Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керт-
керт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем
бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан
малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле...
Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән.
Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки безне
үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның
бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе
дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем
шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта, безгә теләктәшлек
йөзеннән, тынып калган иде.
Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны
гына сызганып инешне кичеп чыктылар да таллар арсында кереп күмелделәр.
Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына
чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке
төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән.
Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне
сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан
әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын
әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар.
Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл
инде, җә! Шул кирәк, чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы
кычыткан миллеге белән.
Ярый әле Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез
дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, мин үземнән яшькә кечерәк малайларны
туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә.
Болар бар да малайчакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган
икән. Асылда тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Ә бәлки, беренче
тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр
икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә...
Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды: «бездә
артезиан коесы казыйлар икән», дип авылда хәбәр таралды. Имеш, суы бик
тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә,
анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә
дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның түбәнчелек белән генә
килеп юеш борынын тәлинкә сыман җайланмага төртүе була, аннан йомшак
кына бүлкелдәп су чыга башлый. Сыер борынын алса, су янә туктала икән.
Моны ишеткәч, авылдашлар шаккаттылар, «әкият бу» дип, күпләр ышанмады.
«Арты зыян» булып чыкмасмы, дип коткы салучылар да булды.
Фронтовикларның гына бик исе китмәде: «Булыр, булыр... Андыйны күргән
бар. Нимес әллә кайчан ясап куйган инде аны», диделәр.
Тора-бара бу «әкият» чынга ашты бит. Нәкъ шулай булып чыкты. Кое
казылды. Насос куелды. Торба сузып, тау башына галәмәт зур тимер чан
утыртып, аны ишеге бикләүле, түбәсе ябулы бура белән төреп куйдылар. Хәзер
инде ферма сыерларын гына борынны ничек төртеп су эчәргә өйрәтәсе калды.
Насоска һәм аны хәрәкәткә китерәчәк моторга (такта яру да шунда булачак
икән) аерым бура буралды. Менә шул тирәдә уйнап йөргән чакта без, галәмәт
көчкә ия моторны күрергә дип, шул бураның ишеген каерып кердек тә инде.
Әллә нинди сәер, сәерлеге белән кызыктыргыч мотор иде ул. Йокыга талган
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
52
шомлы җан иясе кебек ябылуда утыра. Теге төшен борып карыйбыз, бу төшенә
килеп кагылабыз – бирешми, нык бу, берәгәйле ясаганнар моны!
Шунда бер хикмәтенә күзем төште бит! Гаҗәп матур, бронза төсендә,
сырлы, түгәрәк башы кулга йогышып тора, билен буып торган пружинасы
да бар, карышмыйча борылып тора үзе. Сүтеп алып, малайлар күрмәгәндә,
кесәгә шудырдым мин моны. Шактый авыр үзе. Ярый әле каешы бар
чалбарның...
Алып кайтып, мин моны үзем генә кулда биетеп, туйганчы карадым да,
чүпрәккә төреп, койма артына яшердем.
Икенче көнне авылга хәбәр таралды.
Артезиан коесын эшләтә алмыйлар икән. Бик кирәкле бер детален
урлаганнар...
Бу хәбәр миңа кагыла дип һич башыма килмәде, колак яныннан гына бер
тәэсирсез үтеп китте. Зөфәргә дә, Фавариска да, башка малайларга да берәм-
берәм теге әйберне күрсәтеп, мактаным алдым: «Менә миндә нинди хикмәт
бар, миндә генә!»
Ике-өч көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау авылның
пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем
аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә?
Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кеп-
кечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни?
Урынына илтеп ташларгамы – куркам. Шулай, ни кылырга белми йөргән
көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары безнең
турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка
алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе
кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә:
– Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының
моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме. Сат син аны безгә, – диде. Бүтәннәре
янәшәдә аның сүзен хуплап торды.
Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне
бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач,
кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды.
Мин шулкадәр гарьләнүдән җылауны да онытып басып калдым.
«Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!» – диде күңел тавышы.
Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем.
Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән...
Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн
шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына,
ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле
әйбер икән ул.
Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге
чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк.
Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан
ишетелә, күз ияләшкәч кенә су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга
күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам.
Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап:
– Тагын ярты сәгатьтән тула, – ди.
Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки
насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый.
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
53
Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен
тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып
тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле.
Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы
чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән
карап торган әти нәкъ шул мәлдә, теге кайчандыр мин урлаган җайланманы
борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы
килеп җитүгә, әти газны киметә. Шулай итеп ул моторга да ял бирә, ягулыкны
да янга калдыра.
Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша
мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен
белә идем.
Моторны сүндергәч тә пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти такта кисәген
янтыгына көч белән терәп торып кына аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып
куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар.
Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән
килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде.
Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән
билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка
язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч
инде табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып
алалар.
Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман
шулай... Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә.
Ә беркөнне... көтелмәгән фаҗига.
Такта ярганда... Ибәт агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай
өзелеп чыга язган.
Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде.
...Ибәт абзый пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып
калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә, нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы
өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп, йөгереп чыккан.
Күтәреп алганнар... Такта яручы ирләрнең берсе – медпунктка, икенчесе
телефоннан ашыгыч ярдәм чакырырга дип йөгерешкәннәр. «Ике кулым белән
тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып утырам. Кулым арып әз генә
бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем
кан ага, коточкыч инде», ди әти. Ашыгыч ярдәм машинасы районнан егерме
минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып
карасалар да, саклап кала алмаганнар.
– Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, – дип соңгы сүзен
әйткән Ибәт абзый хатынына.
Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде.
Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым
белән беренче тапкыр төшендем...


(Дәвамы киләсе санда)