Логотип Казан Утлары
Шигърият

КИТӘ АЛМЫЙМ ШУНЫ БЕЛМИЧӘ

Баралмасам әгәр
Вәгъдә биреп, вакыт җитеп,
Баралмасам сиңа:
— Мәгарәдә ята, — диген, —
Әбүгалисина.

*
...Зур дөньяның ваклыклары
Үзе белән торсын —
Минем алда үз кодрәтен
Ача шигъри тылсым.
Ачылалар (ачылмый ул
Шакымыйча гына).
Кем ут өргән без җылынган
Шигырь учагына?
Ачылалар үткәннәрнең
Серле капкалары,
Хакыйкатьнең ни гомерләр
Эзләп тапмаганы,
Бәгыремнең дөрләп-дөрләп
Яну сәбәпләре...
Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
Галиҗәнапләре?
*
Тарала изге теләкләр,
Кошлар сыман очып;
Минем алда үз киңлеген
Ача шигъри офык.
Ачыла (ачылмый киңлек
Күтәрелми генә).
Кемнәр менгән иле белән
Офык киңлегенә?
Күкрәкләр киңәеп китә,
Иркенәя сулыш;
Ныгый бара туган җиргә
Горур басып торыш;
Якыная ата-баба
Гореф-гадәтләре...
Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
Галиҗәнапләре?
*
Ачылып, яктырып ала
Томанланган акыл;
Асыл ирләрне табынга
Җыя шигъри чатыр;
Аралашып китәр өчен
Тиз салына күпер;
Баш күтәрә баш бирергә
Теләмәгән фикер.
Искереп беткән әйтемне
Чөеп кенә ташлый;
Кылыч кисә алмый икән
Горур торган башны!
Ә ул башның баш бирмичә
Торган сәгатьләре...
Йә, ни әйтер Бөек Вакыт
Галиҗәнапләре?
*
Ничек инде чыгып китим
Әнә шундый чакта?
— Югалды ул, — дип, берәрсе
Әгәр минем хакта
Фикер тудырмакчы булса,
Киңәшем шул сиңа:
— Мәгарәдә ята, — диген, —
Әбүгалисина!..


Китә алмыйм...
Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек.
Без йөзәбез, менә, шашкан кебек,
Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт
Бергә килеп баштан ашкан кебек,
Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә —
Китә алмыйм шуны белмичә.
Тирбәләбез, бу җир — безгә бишек,
Юк, ул көймә... Без барабыз ишеп,
Кеше кулы койган матурлыклар
Безнең белән бара тирбәлешеп.
Бездән соң да шулай барачакмы?
Бу диварлар мәңге калачакмы? —
Меңләп сорау, меңләп уй кичә...
Китә алмыйм шуны белмичә.
Бездән соңгы буын кемчә сөйләр?
Яңгырармы анда безнең көйләр?
Кабатланачакмы шушы кичтә
Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр?
Безнең дәвам шулай яначакмы?
Арып-талып уйга калачакмы? —
Китә алмыйм, дөнья: — Юк! — дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.
Илләр бәхетенә җиткән хәтле
Саклармы җир затлы хакыйкатьне,
Ялган матурлыкка төрмичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.
Меңләп сорау, меңләп уй кичә...
...Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә.


Сулар гөрелтесе
Еракларда калды, еракларда,
Без юк инде хәзер ул якларда.
Хәтеремдә сулар гөрелтесе,
Сулар гөрелтесе колакларда.
Үләннәргә инде төшкән кырау,
Ромашкалар шиңгән,
Бетте юрау.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Ул суларга хәзер юллар урау.
Җырлар гына калды истәлеккә,
Сагышлы ай калды зәңгәр күктә.
Колагымда сулар гөрелтесе.
Очам сыман чиксез зәңгәрлеккә.
Җырларымда калды яра-эзләр,
Тоз сибелгән яра, яңа эзләр.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Күз алдымда оча пәрәвезләр.
Алар аша син читлектә кебек,
Дөнья синсез гел чит итә кебек.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Сулар минем аша үтә кебек.
Мин дә тынмам сулар туктамаса,
Дөнья үзе уза минем аша.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Мин бутамам, дөнья бутамаса.
Сугарылган минем бәгърем җыры,
Җырлар белән тулы бәгърем кыры.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Иманым нык, шөкер,
Кальбем туры!
Башак уган кебек җыр угансың,
Җырларыма орлык булдыргансың.
Колагымда сулар гөрелтесе,
Син
бит
мине
кабат
тудыргансың.
Синең аваз килми бу якларга,
Кайтавазы гына колакларда.
Син
бит
миңа —
сулар гөрелтесе,
Үзең генә
Ерак-еракларда.

Бердәнбер
(Баллада)
Иделнең иң гүзәл җирендә
Шәм кебек сузылып үскән ул,
Борынгы җырларда җырланган
Чишмәгә суга дип төшкән ул;
Авылның гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндер —
Алмадай кызлар күп авылда,
Арада ул гына —
Бердәнбер.
Кичләрен уенга чыкканда
Беркемгә сиздерми чыгарга,
Яхшыга киясе күлмәген
Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе
Аның бу хәйләсен белгәндер —
Хәйләкәр кызлар күп авылда.
Арада ул гына
Бердәнбер.
Күбәләк шикелле талпынып
Очкан ул бер чыккач иреккә,
Яшьлектә кал шулай
Гомерлек уйнап та,
Җырлап та, биеп тә.
Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда
Яшьлеген озатып көлгәндер,
Һәркемнән узачак ул бәйрәм —
Һәркемнең яшьлеге
Бердәнбер.
Ул кемнән ким әле,
Ник әле
Яраткан егетенә чыкмасын!
Туй белән биргәннәр аны да,
Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки, ул чакта
Бу безнең туйлар да кергәндер —
Ак туймы, кызылмы — барыбер
Ул аның туе бит,
Бердәнбер.
Аннары бу сугыш, озату,
Аерылу иреңнән дүрт елга.
Дүрт елга барган бу сугышның
Газабы барачак күп елга.
Үпкәдән килгән бу кара кан
Симәнә ташыган үрдәндер,
Ә ире исән-сау кайтачак —
Ул аның ире бит,
Бердәнбер.
Зур сугыш узды ул, тик менә
Тын кыса, кимерә үпкәне...
Ире дә исән-сау, янында,
Бу сугыш бетсә дә, үтмәде,
Тәүлекләп игеннәр урганда,
Ул аңа чир булып сеңгәндер —
Идәндә сабые үрмәли,
Ул аның сабые,
Бердәнбер.
Идәндә сабые үрмәли,
Алырга иде бер кулыңа!
Бу соңгы теләге үтәлми,
Чем-кара күзләре йомыла.
Ә аның шикелле илемдә
Меңләгән хатыннар үлгәндер.
Онытма, кешелек,
Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер!