ҮЗ ТАРИХЫН БЕЛМӘГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК

Журналның 11нче санында басылган «Без тарихта эзлеме?» дигән «түгәрәк өстәл»не бик кызыксынып укып чыктым. Анда авторларның: «Без язган тарихи әсәрләр белән режиссёрлар кызыксынмый, театрлар безнең пьесалар буенча спектакльләр куймый», — дигән фикерләре белән танышкач, бу темага кагылышлы кайбер уйларымны җиткермәкче булам.
Әлбәттә, редакция күтәргән мәсьәләне бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм, алай гына да түгел, мондый әңгәмәләр, журнал редакциясе белән чикләнмичә, күпсанлы тамашачыларга, милләтебезнең тарихы, халкыбызның киләчәге белән кызыксынучыларга җиткерү максатыннан, бәлки, телевидение аша да үткәрелсә яхшы булыр иде.
Беренче чиратта, бу әңгәмәдә мине иң кызыксындырганы — тарих үзе түгел, ә тарихи чынбарлыкны сәнгати фаразлау.
Миңа калса, иҗатта тарихка кагылышлы проблемалар берьяклы гына була алмый. Тарихи шәхесләр, тарихи вакыйгалар турында язганда, иң беренче — без нәрсә әйтмәкче булабыз? Икенчесе — ни өчен без моны әйтергә телибез, дигән сорауларны ачыкларга тиешбез.
Безнең драматургиядә ике төрле тарихи пьесалар турында сүз алып барырга була. Беренчесе — борынгы әкиятләргә, бәетләргә, легендаларга, мифларга таянып язылган пьесалар. Әкиятләрдән башласак, алар да бит безнең тарихыбыз. Кызык кына күренеш килеп чыга. Даими рәвештә, өч-дүрт ел саен, дөньяга «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча язылган яңа пьеса туа. Аларның кайсын гына алма, бер үк персонажлар, бер үк вакыйгалар. Авторлар Габдулла Тукай әкиятен әвеш- тәвеш китереп, сюжетын алдын артка куеп әвәлиләр дә, яңа
115
әсәр иҗат иттек дип, горурланып йөриләр. Укыйсың да аптырап каласың — Тукай күпме авторларны ашаткан, күпме драматургларга Кәҗә белән Сарык мөнәсәбәтләрендә иҗади эзләнүләргә азык биргән. Ләкин бер әйбер онытылып бара. Бу сюжетка йөз ел бит инде. Без XXI гасырда яшибез. Дөнья, кешеләр, технологияләр үзгәрде, прогресс алга китте. Компьютер, интернет заманасында яшибез. Нәни балалар хәзер «Дюймовочка», «Серая шейка» әкиятләрен карамый. Аларны башка персонажлар кызыксындыра: Рабокар полли, фиксиклар, лунтиклар. Әлбәттә, милли кәҗәбез белән милли сарыгыбыз да кирәк. Ләкин без аларны Тукайныкы итеп калдырыйк инде. Үзебез яңа персонажлар, башка, заманча сюжет уйлап чыгарыйк.
Инде бәетләргә, легендаларга таянып язылган пьесаларны алсак, күңеллерәк күренеш күзәтәбез. Минемчә, аларның иң уңышлы үрнәкләре итеп Таҗи Гыйззәтнең «Җиде кыз» бәетенә нигезләнеп язган «Кыю кызлар» комедиясен һәм Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның «Зәңгәр шәл» исемле татар халык җырына таянып язган шул ук исемдәге пьесасын атап була. «Зәңгәр шәл»гә килгәндә, ике бөек автор татар театр сәнгатендә «музыкаль драма» дигән яңа жанр тудыра.
Мондый пьесалар тарихи дөреслеккә, тарихи вакыйгаларга бәйләнмәгән. Аларның нигезендә халыкның шаянлыгы, уен-җырлары, типажлары, гореф- гадәтләре, ягъни фольклор һәм этнография ята. Автор тарафыннан уйлап чыгарылган булсалар да, алар безне ышандыра, үзләренә җәлеп итә. Ул пьесалар буенча куелган спектакльләрне караганда, безнең күңелләребез нечкәрә, җаныбызга җылы керә, йөзләребездән елмаю төшми. Алар бездә борынгы әби-бабаларыбызга булган мәхәббәт хисләрен, буыннан-буынга күчеп, хәтеребездә сакланып килә торган рухыбызга бәйле истәлекләрне уята. Шуңа күрә алар безнең өчен кадерле, якын.
Мәскәүдән килгән театр белгечләре «Зәңгәр» шәл» кебек әсәрләрне күреп тәнкыйть сүзләре әйтсәләр дә, кайсы гына татар кешесе бу спектакльләрне карарга каршы килер икән. Алар да безнең тарихыбыз бит.
Инде тарихи шәхесләргә, тарихи вакыйгаларга килсәк, аларны сурәтләү —
шактый катлаулы әйбер. Бу эш зур белем һәм фидакарь хезмәт таләп итә. Тарихи чынбарлыкны язар өчен рәсми чыганаклар кирәк. Ә без үз тарихыбызны яхшы беләбезме соң? Тарих битләребезнең күп өлеше томан эчендә, ә бер өлеше югалган, юкка чыккан бит. Күп шәхесләребезнең тормыш юлын, кылган эшләрен могҗиза белән сакланып калган аерым-аерым документлар, халык хәтерендә сакланган дастаннар аша гына беләбез. Шул мәгълүматларга гына таянып, Болгар, Алтын Урда, Олуг Мөхәммәд, Казан ханлыгы чорлары, күпсанлы ханнарыбыз-ханбикәләребез турында пьеса яки роман языла икән, нинди тарихи дөреслек турында сүз алып барырга була?!
Конкрет вакыйганың төгәл датасын эзләү эшен галимнәргә, тарихчыларга калдырыйк. Иҗат кешесен ул хәлләрнең чыганагы, рухы, вакыйгаларның мотивациясе кызыксындырырга һәм ул укучыларга, тамашачыларга адәм баласының кылган эшләре нинди нәтиҗәгә китергәнен күрсәтергә тиеш.
Әйтик, «Идегәй» дастаны бар. Юныс Сафиуллин аның буенча бик әйбәт инсценировка ясаган иде. Марсель Сәлимҗанов шактый көч куеп шуны сәхнәләштерде. Спектакль үз яңгырашын тапты. Күп еллар театр сәхнәсендә уйналды, тамашачы яратып карады, ләкин төп сорау ачыкланмыйча калды. Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан барлап эшкәртелгән бөек дастаныбыз герое, атаклы театр сәхнәләштереп күрсәткән данлыклы Идегәйнең бөеклеге нәрсәдә соң? Ни өчен без аның фикердәшләре, теләктәшләре булырга тиеш? Нинди бөек эшләр кылган ул? Олуг Мөхәммәдкә ярдәм иткәнме? Алтын Урданы җитәкләп, дәүләт буларак саклап калганмы? Әллә Аксак Тимерне китертеп, Алтын Урданы җимертүгә сәбәпче булганмы?
Марсель Хәкимович репетиция вакытында галимнәрне чакыртып, аларның фикерләрен дә тыңладык, ләкин сорауга җавап табылмады. Бу мисалны тарихыбызның күп яклары ачыкланмаган булуы турындагы сүзгә ияреп әйтүем.
Проблема тарихи дөреслекне язу-язмауда түгел, миңа калса, тарихи әсәр язган автор шул чор аша, үткән вакыйгалар аша бүгенге көн проблемаларын күтәрергә, бүгенге көн белән бәйләнеш табып, аналогияләр китерергә тиеш. Тарихи шәхеснең биографиясен хронология буенча сурәтләргә түгел, ә шәхеснең кылган эшләрен, һәр җәмгыятьтә, һәр чорда да булган һәм бүген дә көн үзәгендә торган проблемаларны, вакыйгаларны анализлау кирәк. Сорауга
ИЛДАР ХӘЙРУЛЛИН
116
җавап бирү белән мавыкмаска, дөрес җавапны бер Ходай Тәгалә үзе белә. Иҗат кешесе проблеманы күреп, аның ни өчен шулай булганын анализлап, тамашачыларны һәм укучыларны уйландырырга тиеш.
Адәм баласы әүлия түгел. Аңа хаталар да, ялгышлар да хас. Бигрәк тә зур шәхесләрнең хаталары тарихта зур роль уйный. Һәр бөек шәхеснең язмышы нигезендә көрәш ята. Власть өчен көрәш. Ул көрәшне сәясәт аша алып баралар. Белгәнебезчә, сәясәт бик пычрак эш, үзебез дә күреп торабыз, сәясәтчеләр үзләре дә күңелләре йомшарган саен шуны әйтә. Власть өчен барган көрәштә нинди генә җинаятьләр эшләнми, нинди генә язмышлар җимерелми. Күпме кеше рәнҗетелә. Нинди генә шәхесләрнең намуслары тапталмый! Ул сәясәт, көрәш дәүләт өчен, милләт хакына эшләнәдер, ләкин алар барысы да җәмгыять һәм аерым кешеләр язмышыннан тирән җәрәхәт калдырып үтәләр. Бу күренеш Шекспир заманында да булган, бүгенге чорда да чәчәк атканын күреп торабыз.
Драматургиянең нигезендә сүз түгел, профессиональ телдә әйтсәк, «действие, поступки, события» дигән төшенчәләр ята. Шуларга анализ ясала. Мәсәлән, «Яңа татар пьесасы» конкурсына килгән күп кенә пьеса авторлары, әсәргә тирән фикер салам дип, пьесаны сүз боткасына әйләндерәләр. Вакыйгалар сәхнәдә уйналмый, аларны персонажлар бер-берсенә сөйләп, пьесаны чәчмә әсәргә әверелдерә.
Мин үзем бик кызыксынып, Алтын Урда варисы булган Казан ханлыгының үз дәүләтен саклый алмау сәбәпләрен анализлаган әсәр карар идем. Ни өчен милләтебез язмышы шулкадәр фаҗигале? Дәүләт җимерелүнең сәбәбе нәрсәдә? Ханнарыбызның булдыксызлыгы аркасындамы, әллә бәкләребез-морзаларыбыз сатлык булгангамы? Казанны дошман алганда, башка төбәк халкы битараф калгангамы? Ни өчен ил өстенә килгән яу алдында татар халкы берләшә алмаган? Сөембикәне милләтебез
117
ҮЗ ТАРИХЫН БЕЛМӘГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК
символы дибез дә бит, ни өчен соң ул символны сабый баласы белән дәүләт карары буенча дошманга биреп җибәргәннәр. Тарихчылар, галимнәр бу сорауларга җавапны белә торганнардыр. Ә мин гади кеше — «обыватель». Мине бу сораулар борчый һәм әлеге темаларга бәйле сыйфатлы әсәрләр укыйсым, спектакльләр карыйсым килә.
Дөрес, бүгенге көндә тарихи темага бәйле пьесалар языла, алар театр сәхнәләрендә ара-тирә куела. Ләкин ул әсәрләр белән якыннан танышкач, каһарманнарыбыз язмышына, тормышына, кылган эшләренә күз салсаң, күп очракта аптырап каласың. Алар ниндидер трафарет, шаблон буенча язылган диярсең. Сурәтләнгән шәхесләребез матур да, йомшак та, ап-ак та. Гел изге эш эшләп йөргән әүлияләрне хәтерләтәләр. Ул әсәрләрдә хан тирмәсенә рөхсәтсез теләсә нинди чапкын, теләсә нинди юлчы-дәрвиш керә дә, авторга кирәк булган мәгълүмат бирә. Әйтерсең лә хан тирмәсен беркем сакламый, бүгенге көн теле белән әйтсәк, бернинди «служба безопасности» юк икән. Менә шул вак элементлардан зур ялган уйдырма килеп чыга. Театр сәнгатендә «сценическая условность» дигән төшенчә бар. Ул иҗади фантазиягә юл бирә, ләкин төче уйдырмага урын калдырмый.
Шулай да татар әдәбиятында (һәрхәлдә, мин укыган әсәрләр арасында) мине ышандырган, уйланырга мәҗбүр иткән ике тарихи әсәрне атар идем. Ул — Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм Нурихан Фәттахның «Әтил суы ака торур» романнары.
Бу ике автор, тарихи дөреслекне саклап, хронология, тарихи төгәллеккә ябышмаган. Ләкин аларның әсәрләрендә халкыбызның этнографиясе, көрәше, сәясәте, бабаларыбызның тормышы, мөнәсәбәтләре, ихтыяҗлары югары дәрәҗәдә күрсәтелә. Андагы проблемалар язучыларның зур талантлары аша сугарылып, безне шул чорны тоярга, анализларга, үткән вакыйгалардан сабак алырга ярдәм итә. Бүгенге көн белән чагыштырып, ниндидер ачышларга, нәтиҗәләргә китерә.
Тарих үзе дә, аның иҗатта, сәнгатьтә, гомумән, мәдәнияттә тоткан урыны күп сораулар тудыра. Бу темага күп сөйләшеп бәхәсләшергә була. Уртак фикергә килү авырдыр, чөнки һәрбер галимнең, иҗат кешесенең аңа үз карашы, концепциясе бар. Бәхәсләшергә, эзләнергә, иҗатта якты эз калдырыр өчен, бөтен дөнья классик драматургиясен өйрәнеп, профессиональ белемеңне үстереп, яңа үрләргә күтәрелергә кирәк. Теге яки бу режиссёр мин язган әсәрне куймый дип зарланырга түгел, ә үз дөреслегеңне, тарихны үзеңә генә хас булган ракурстан күреп, фикереңнең яңалыгы белән, әйткән сүзеңнең кыюлыгы белән дәлиллә. Борынгы бабаларыбызның бөеклеген күрсәтеп, кылган хаталарын анализлап, шуннан сабак алып, киләчәктә дә милләтебезне саклап калыр өчен, җыйган тәҗрибәбезне балаларыбыз- оныкларыбызга: «Без тарихта эзлебез», — дип васыять итеп калдырыр өчен иҗат итәргә, яңадан-яңа әсәрләр тудырырга кирәк.
Әйбәт пьесадан баш тарткан режиссёрны күргәнем юк әле минем.


Илдар ХӘЙРУЛЛИН,
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты

Реклама