ВАКЫТ БИТ УЛ ВАКЫТЛЫЧА ГЫНА

 

Ышаныч

Мескенләнү мескенлекне арттырачак,

Алгысаулар аръягында шарт торачак.

Һәр гадәтнең асылына мәгънә салып

Вакыт атлы һич картаймас карт торачак.

Безнең гадәт кемгә хаҗәт, мәрткә китсәк,

Йә йокласак, йә шайтани дәрткә китсәк;

Бетәбезме, калабызмы дия-дия,

Тәкрарлап кәрт ачтырып кәрткә китсәк?

Ул гаепле, бу гаепле, тик без түгел...

Яшәеш бу! Кирәк булса сүк һәм сүгел.

Канга — кан, дип каныгуның кануны бар, —

Йомшак сүзне ишетсә дә йомшый күңел.

Хәтәр кавем, инде байтак яшәдең, дип,

Көтә юха, күрим соң кат җәсәдең, дип.

Көтә-көтә көтекләнеп беткәннәрнең

Өсләрендә ничек кенә яшьнәдең бит...

Газиз ыру, маңгаеңа кем ул чиртә?

Үтәсе юл үткәнедәй киртә-киртә.

Кемнәр генә ниләр генә сөйләмәсен,

Иртәгенең иртәләре безнең иртә.

 

Аһ, таңнар ничек туар соң,

Аһәңнәр тумый калса, —

Сабыйның сайрар телләрен

Ай күреп, кояш алса.

Кысага кысса да язмыш:

— Сез тагын аста, — диеп, —

Ай биргән, Ходай яралткан

Рух бар, рух — биек!

Үчекләүләргә үч итеп,

Гарасатлар аша без,

Ташлар башка басканда да,

Ташка менеп басабыз!

 

Ул

Бар да димим, юк та димим Аны,

Тел ачарлык Аның без кеме?

Күл, дисә — күл, чүл, дисә — чүл булыр

Дөньясының дәхи бер төге!

Хисен биргән, исен, төсен биргән,

Көчен биргән кирәк кадәрле;

Фәрештәләр гел иңдереп тора

Безгә фарыз булган хәбәрне.

Һичбер аң да аңлап бетералмас

Ул яраткан яшәү төрләрен.

Сөбханалла, дигән саен гына

Сәҗдә кылучыга серләрен Ача барыр:

— Ачкычы да синдә,

Баскычы да, — дияр, — күтәрел!

Өндә менеп, төштә төшәсеңме,

Судамы син, утта пешәсеңме —

Һәр тарафта сине көтәр УЛ!

 

Без кайдан?

Без кайдан соң?

Әллә шушы җирдән

Суырылып үсеп чыкканмы?

Гомер буе чәбәләнә бәндә —

Җанмы, тәнме асрый бу Аңны?

Көн тудымы, көзге каршысында,

Күз, колаклы, йонлач..., сөйкемле.

Бер карасаң, илаһи зат кебек,

Бер карасаң, маймыл шикелле...

Күбәләкне учта терелтә ул,

Яулар булып җаннар кыя ул,

Сабыйларны сукбайлыкка сөрә,

Аналарга һәйкәл куя ул.

Без кайдан соң? Күкләр түреннәнме,

Сөрелгәнме берәр табыннан? —

Күкерт кебек кабынучы зат без,

Чыгарсалар шырпы кабыннан...

 

 

Ишек...

«...Үлем ишеге ачык һәм аңа

Һәркем керәчәк».

(Казанда күл башында Әскаф чиркәве янында икегә сынган таштагы язу.)

Ш.Мәрҗани китабыннан

Керәчәк! —

Кермәскә тырышып

Никадәр гомергә ябышма.

Керәчәк!

Туу да, үлем дә —

Җавапсыз мәңгелек табышмак.

Керәчәк! —

Шул инде күрәчәк —

Динле дә, денсез дә, бөек тә.

Бары тик аннары аерым —

Упкынга юлың,

Йә —

Биеккә!

Керәчәк!

Ташларны ярсаң да,

Хөрләрне сөрсәң дә сөргенгә —

Сыяр да бетәчәк гомерең

Шәмнәрең пыскыган бер төнгә!

Редакциядән:

Каләмдәшебез күптән түгел үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа саулык- сәламәтлек, иж.ади уңышлар телибез.

Реклама