Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЪРИЯТТӘ СИРИН СТИЛЕ

Моңа кадәр шагыйрь Сирин Батыршинның (1896-1969) иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Әмма узган гасыр татар поэзиясендә аның да күренекле генә урыны бар. Шагыйрь әдәбиятта «Сирин» дигән псевдоним белән танылды, 20-30 нчы елларда үзенә генә хас шигъри стильне барлыкка китерде.
Әдәбиятка Сирин 1920 еллар башында иҗат иткән әсәрләре, яшьлек ялкыны, көчле революцион пафос белән язылган шигырьләре белән килеп керә. Күп кенә башка шагыйрьләр кебек ул да Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, ленинизм идеяләренең җиңәчәгенә, золым-газаплар белән тулган тормышның яхшыруына өметләнә. Бу яктан Сирин Г.Камалга охшаш: Г.Камал инкыйлабны таң ату белән чагыштырган булса («Таң» шигыре, 1918), Сирин исә аны кояш чыгуга тиңли. «Октябрь нурлары» (1920) шигырендә Сирин совет властен ярлы кешеләрне ашатучы- эчертүче, киендерүче, аңа чын хокук бирүче итеп сурәтләде. Үзенең шатлыгын ул:
Укытты да, өйрәтте дә,
Атам кебек бу кояш!
Еласам, күз яшем сөртте, Анам кебек бу кояш!
— дип тасвирлады. Монда әле ул традицион дүртьюллыклар белән язды.
Гражданнар сугышы темасына багышланган «Кызылармеецхаты» (1919), «Сәлам сезгә, кызыл бөркетләр!» (1920), «Кызыл гаскәргә» (1922), «Сикерт атың! (Кавалерия маршы)» (1925), «Атлы шлемнар» (1927), «Кызылармеец атлар» (1928) шигырьләре дә шул ук киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик пафос белән сугарылган.
1920 елларда Сириннең «Сикерт атың! (Кавалерия маршы)» әсәре бик популяр була. Шагыйрь аны кайта-кайта эшләгән: аның ике варианты бар. «Атлы шлемнар» дип аталганында (1927) автор шигырьнең эчке ритмына гаять зур әһәмият бирә: ат тоякларының тавышларын хәтерләтерлек сүзләр генә куллана. Аны укыганда урам ташларына басып, тигез рәтләр булып килгән атлар гаскәре күз алдына килә:
Әй, командир!
Бир команда:
Җиңү якын!
Җиңү якын!
Тып-тып басып,
Ат уйнатып,
Сикерт атың!
Сикерт атың!
1923 елда Сирин Казанда Татар рабфагына укырга керә. Иҗади яшьләр белән таныша, әдәби иҗатка җитдирәк карый башлый. Рабфакта уку елларында (1923-1925) Сириннең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашлары билгеле бер дәрәҗәдә үсеш-үзгәреш кичерә. Бу елларда иҗат ителгән «Еласыннар... Мин еламыйм!» (1923), «Бер шәехнең идеалистик логикасы» (1925), «Тынычлык кошлары» (1926) әсәрләрендә атеизм темасы күтәрелә. «Тынычлык кошлары»ндагы түбәндәге өзек, ул елларда халык арасына таралып, хәтта көйләп сөйләнеп тә йөртелгән:
Алласы да калмасын,
Мулласы да чалмасын
алып ташласын!
Безнең кебек тир түгеп,
Безнең кебек бил бөгеп,
эшләп ашасын!
1925 елда рабфакны тәмамлагач, Сирин бер ел Бөгелмәдә, «Якты юл» газетасында эшләп ала. Әмма инде әдәбият-сәнгать дөньясының, иҗади атмосфераның бары Казанда гына икәнлегенә төшенеп алган яшь шагыйрьнең күңеле Казанга тарта һәм ул, 1926 елның көзендә Казанга килеп, Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда ул үзе теләгән
139
иҗади мохиткә эләгә: Һ .Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ә.Исхак һ.б.лар белән таныша, бөтен барлыгы белән белем алуга, иҗат эшенә бирелә. Студент елларын (1926-1930) Сириннең тормышында да, иҗатында да яңа бер этап итеп карарга, аның тормышта да, поэзиядә дә үз-үзен, үз язу стилен эзләү, эзләнү чоры дип атарга кирәк.
Студент буларак, Сирин бик тырышып укый. Үзенең истәлекләрендә ул: «Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт булалар иде... Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем», — дип искә ала.
Билгеле булганча, 1920 елларда Казанда иҗади яшьләрнең төрле әдәби күмәк һәм оешмалары барлыкка килә. «Егерменче елларның беренче яртысында әдәби түгәрәкләр активлашып китә... Болар арасында бигрәк тә «Октябрь» күмәгенең роле зур булды... «Октябрь» күмәге татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара... 1924 елда «Октябрь» күмәге членнарының бер өлеше Г.Кутуй һәм Г.Толымбай җитәкчелегендә «Сулф» («Сул фронт») исемле яңа күмәк төзиләр һәм «Октябрь»дән аерылып чыгалар»1.
Сирин дә «Сулф» күмәгенә керә. Бу турыда шагыйрь Әхмәт Исхакның истәлеге8 9 бар. Ул анда Сирин белән 1923 елда ук танышканлыгын әйтә. «Тора-бара дуслашып киттек, — дип яза ул. — Бер-беребезгә шигырьләребезне укыштык. Киңәшләштек, бәхәсләштек, театр-киноларга бергә йөрдек. Ул вакытларда иҗат яшьләре арасында киң таралган яңалык эзләү җилләренә бирелеп, «футуризм» дигән чирне йоктырып, «Сулф» («Сул фронт») дигән төркемгә иярдек».
Бу елларда барлык татар шагыйрьләре, шул исәптән Сирин аралашып яшәгән Такташ, Кутуй, К.Нәҗми һ.б.лар да поэзиядә үз урыннарын табарга омтылып, төрле экспериментлар үткәрәләр. Мәсәлән, Такташның «Тилеләр», «Янар таулар», Кутуйның «Көн — кадак», «Карт пычкычы», К.Нәҗминең «Еллар гына юып бетермәс», «Кабыргасы белән тора» һ.б. әсәрләре. Сирин дә 1927-1928 елларда шигырьләренең формасы белән мавыгып ала. Мәсәлән, «Көнлиләр» (1927) шигыре:
Ай белән кояш,
Икәү берләшеп,
Бәгърем нурларын
Урлап качтылар...
Урлап качтылар,
Ерак чаптылар,
Илне яндырып,
Уйнап яттылар...
Күренә ки, автор биредә катлаулы образлар белән мавыгып, әсәрнең эчтәлеген икенче планда калдырган. 1928 елда иҗат ителгән «Безнең кайгылар» шигырендә дә шуңа охшаш хәл. Анда да Сирин, сүзләрнең бертөрле яңгырашы белән мавыгып, аларны тезеп төшә һәм әсәрнең эчтәлеген күздән ычкындыра. Аның бу әсәрләре матбугатта шул ук елларда тәнкыйть ителделәр. Ярый әле шагыйрьнең мондый мавыгулары озакка бармады. «Октябрь» һәм «Сулф» күмәкләре озын гомерле булмаган кебек,10 бер-ике елдан Сирин дә үзенең бу мавыгуларыннан арынды.
Яшьлек ялкыны дөрләп торган, киләчәккә зур өмет баглаган Сирин, әлбәттә, милли әдәбият чикләрендә генә калырга теләми, классик рус поэзиясен, бөтендөнья поэзиясен өйрәнә. Башка шагыйрьләр кебек үк, ул да бу елларда Маяковский иҗаты белән мавыга, шигырьләрен аның әсәрләре кебек итеп язарга омтыла. Нәтиҗәдә, Сирин иҗатының тематикасы киңәя, каләме чарлана, шагыйрьнең үз-үзенә ышанычы арта. Аның 1928 елда
Маяковскийга ияреп «Идәнгә төкермәгез!», аннан тагын «Кытай җыры (Кытай шагыйре Ши-Кингтан)», 1929 елда «Гейне фикере», 1933 елда «Алтын металл (Шекспирдан)», «Гаҗәпләнү (Әбел Галә әл-Мәгарридән)», «Лермонтовтан хат», Пьер Беранжедан алып «Син бит Гөлсем түгелсең», «Аучылар» әсәрләрен, 1934 елда «Пушкиннан бер өзек», Есениннан алып «Зәңгәр кичтә», «Алсу кофта, зәңгәр күзләр» кебек шигырьләр иҗат итүе Сириннең бөтендөнья
8 Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 4 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 95-96 бб.
9 Әхмәт Исхак. Бәләкәй генә бер истәлек // Чаян, 1987. — № 3.
10 Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 4 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 96 б.
ӘНВӘР ШӘРИПОВ,
140
поэзиясен дә җитди өйрәнгәнлеген күрсәтеп торалар.
1928 елда Сиринне яңа гына оешкан ТАППка әгъза итеп алалар. Нәкъ менә студент еллары һәм шуннан соңгы биш-алты ел (1928-1935) — Сириннең иң актив иҗат иткән, көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры.
Сириннең бу чордагы эзләнүләре башлыча поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзләүдә, эчтәлек белән форманың берлегенә ирешергә тырышуда күренә. Ул, Маяковскийдан үрнәк алып, шигырьләрен зур аудиториядә укуны күздә тотып, татар шигыренең трибунлык сыйфатына басым ясап иҗат итәргә тырыша. Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны — һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә автордан шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы сүзләр һәм рифмалар сайлап язуны таләп итә . Беренче шигырьләреннән үк Сирин шушы юнәлештә тәҗрибәләр ясый башлый. Без моны аның «Энәләр» (1922), «Тегүче кыз» (1925) әсәрләрендә күрәбез.
Шушы алым белән Сирин 1927 елда үзенең иң күренекле әсәрләренең берсен — «Язгы тамчылар» шигырен яза. Монда ул бер яктан охшаш яңгырашлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын чагылдырырга омтылса, икенче яктан әсәрнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала:
Там,
Там,
Тамчы, там,
Тамуыңны яратам.
Тамчы-тамчы
Җырларыңны
Ак кәгазьгә таратам.
Язгы тамган
Тамчыларның
Музыкасын тыңладым.
Шуңар
Тамчыланып Тамды
Күңелемдәге уйларым.
Шагыйрь язгы тамчыларның поэтик матурлыгын гына җырлап калмый, ә бу күренешне җәмгыять тормышы белән дә бәйли һәм шуның белән әсәрнең иҗтимагый ролен дә көчәйтүгә ирешә:
Там,
Там,
Тамчы, там,
Бергә тамыйк ичмасам!
Мин дә тамчыланып тамыйм, Көрәшләрдә аксын кан!
Әсәр басылып чыгу белән бик тиз халык арасына таралган һәм халык, аны яратып, аңа көй дә язган. Шул көй безнең көннәргә кадәр килеп җиткән — ул көй әле бүген дә балалар бакчаларында, музыка дәресләрендә нәниләрне биеткән вакытта уйналып килә.
Бу алымны Сирин күпчелек шигырьләрендә куллана. 1929 елда шушы алым белән ул үзенең иң күренекле, программ әсәрләренең берсен — «Минем трагедиям» шигырен иҗат итә. Бу — фәлсәфи әсәр. Сирин шагыйрь шәхесенең, шагыйрь иҗатының, поэзиянең шул чор җәмгыятендәге урыны, вазифасы, роле турында уйлана. Үзенең поэтик иҗатын ул болай сурәтли:
Бу минем
уйларым,
Бу минем
йөрәгем тибүе.
Бу минем
канымның
тәнемнән
Кәгазьгә
ШИГЪРИЯТТӘ СИРИН СТИЛЕ
141
җыр булып
килүе.
Һәм Сирин үз иҗатының җәмгыятьтә нинди урын алып торуын ачыкларга омтыла:
Ни өчен,
Ни өчен мин болай
Ак кәгазь өстендә кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник суям?
Шуннан соңгы фикер сөрешен болай дәвам итә: «Мин ни өчен язам? Шөһрәт кирәкме? Кирәкми. Мин үлгәч, шөһрәт нәрсәгә? Ул түгел, ул түгел, ул түгел, иң мөһим мәсьәлә!». Авторның идеалы — яктылыкка омтылу. Һәм ул үзенә якты тормыш өчен көрәш юлын сайлап ала: үз-үзеңә сокланып, масаеп, буш куык булып утыруга каршы чыга.
Ни булыр иде соң,
мин, Сирин,
гөлсирин булып, гел бизәнсәм?
Яз саен
яшәреп,
Таң саен
зәп-зәңгәр
чәчкәдә утырсам...
Юк,
каным жәл түгел,
коелсын чәчкәм дә.
Каләмнән
тамдырып
канымны,
кәгазьгә чәчәм дә,
Җыр итеп
Тезәм мин.
Беләм мин:
корбансыз
җиңү юк,
Авырлык күрмичә,
рәхәтләр күрү юк.
Автор әсәрне киләчәккә оптимистик хисләр белән тәмамлый:
Яшисе килә,
күп яшисе.
Көләсе килә,
күп көләсе.
Киләсе көннәрнең
Көлгәнен
Күрәсе килә.
Их,
Күрәсе, Күрәсе, Күрәсе!..
Шулай итеп, 1930 елларда татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган «Сирин стиле» дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел иде. «Сирин стиле» бер яктан хыялнын көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган булса, икенче яктан, янгыравыклы ритмы, халыкнын гади,
ӘНВӘР ШӘРИПОВ,
142
йөгерек, матур, музыкаль телен файдалануы белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль янгырашлы сүзләр белән төрле халәт-хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьдә музыкальлек өстенлек ала, анарда төрле тавышлар янгыраган төсле, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнен эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә: һәр әсәренен кин иҗтимагый янгырашы турында да кайгырта. Поэтик идея белән публицистик фикерләүне бербөтен итеп алып барырга омтыла. «Сирин стиле»нен барлыкка килүенә авторнын үз чордашлары Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан һ.б. шагыйрьләр белән аралашып, очрашып-фикерләшеп иҗат итүе дә йогынты ясагандыр, әлбәттә.
Аеруча Такташны якын күрә Сирин. Алар икесе дә бунтарь җанлы. Бер-берсе белән якын дус булганнар һәм ярыша-ярыша иҗат иткәннәр. Казаннын ин зур залларындагы әдәби кичәләрдә икесе дә янгыратып шигырь укыган, яшьләрнен, студент кызларнын ин яраткан шагыйрьләренә әверелгән. Рифгать Батыршин11 үзенен истәлекләрендә инде 1951 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында немец теле укытучысы, өлкән яшьтәге Алмаева Фатыйманын Сирин турында әйткән түбәндәге сүзләрен китерә: «Без, студент кызлар, Сирин, Такташ, Кутуй нинди клубларда чыгыш ясыйлар, шунда чаба торган идек. Шигырьне бигрәк шәп сөйлиләр иде».
Ә Сириннен тууына 100 ел тулу уңае белән язган «Эз сызып атылган йолдыз» мәкаләсендә Ямаш Игәнәй: «Заманында сәхнәләрдә Һади Такташ белән ялкынлы шигырьләрен укып йөргән шагыйрь бит ул. Татар шигъриятендә яналык ачучы», — дип яза һәм Сириннен үз сүзләрен китерә: «Сәхнәнен бер ягыннан Такташ, икенче ягыннан мин килеп чыга идем. Укып җибәрәбез шигырьне, зал ни эшләргә белми, сихерләнә, илаһи шаукымга тоташ уралып, тылсымлы-серле халәтнен ин югары ноктасында бөтерелә», — дип сөйләгән иде ул бер очрашу вакытында»12.
«Шагыйрь белән очрашулар» дигән истәлегендә язучы Локман Бадыйкшан да үзенен 1959 елнын 19 декабрендә Казанда Сирин белән очрашуы турында яза. Тукай клубындагы бер кичәдән сон Локман ага Сиринне үзенә кунакка чакыра. Такси белән Бишбалтага барганда, Сирин Иделгә карап болай ди: «Йөрәгемнән бер дә китмәде Идел. Тормышымнын ин авыр минутларында анын шифалы суларында йөзгәннәремне, яшьлек елларында яр буйларында дустым Һади Такташ белән бәхәскә кереп гәпләшкәннәремне исемә төшереп алдым әле»13.
Шунысы кызыклы: мондый дуслык аларнын иҗатларында да чагылыш таба. Такташ белән Сирин әсәрләре арасында байтак кына охшашлык-аваздашлык табарга мөмкин. Бер үк темага яки бер үк мотивка икесе ике төрле әсәр язганнар, әйтерсен, бер-берсе белән ярышып иҗат иткәннәр. Юкка гына язучы Р.Мостафин Сиринне «Такташнын көндәше» дип атамый бит. Мәсәлән, Октябрьнен ун еллыгына Такташ үзенең «Үпкәлим» шигырен, ә Сирин «Урам уртасында» әсәрен багышлый; шул ук 1927 елда Такташ кызыл кавалеристларга багышлап «Атлы сугышчыга», ә Сирин «Атлы шлемнар» шигырен яза. Мондый аваздашлык хәтта Такташ үлеменнән соң да дәвам итә. Кызларның кыска күлмәк киеп йөрүләренә Такташ «Жырым сиңа булсын» (1927), ә Сирин «Бала итәкле озын күлмәкләр» (1933) шигырен, кар явудан этәрелеп китеп Такташ «Ак чәчәкләр» (1929), ә Сирин «Кышкы чәчәкләр» (1933), халыкара күләмдә тыныч тормыш турында Такташ «Лорд Чемберленга СССР крестьяны Ьади Такташтан җавап нотасы» шигырен (1927), ә Сирин «Халыкара сугышка каршы Конгресста Сириннең сөйләгән беренче рече» поэмасын (1933) иҗат иткәннәр14.
1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанның М.Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта; бер үк вакытта, ТАПП тарафыннан билгеләнеп, Казан тегү фабрикасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең әдәби түгәрәгенә җитәкчелек итә. 1930 елда аны Татиздатның авыл хуҗалыгы бүлегенә редактор итеп эшкә чакыралар. Анда ул 1935 елның августына, кулга алынганга кадәр эшли.
1930-1935 елларда Сирин иҗаты киң колач белән җәелеп китә, үзенең иң югары ноктасына җитә. Ул татар халкының иң көчле, иң үзенчәлекле, иң популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. Бу елларда ул үзенең иң камил һәм популяр әсәрләрен иҗат итә; аларда шул заманның актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Мәсәлән, аның иң популяр, зур күләмле «Булмый!
11 Сириннең энесе Мәхәсимнең улы.
12 Игәнәй Ямаш. Эз сызып атылган йолдыз... // Аргамак, 1996. — № 12. — 96 бит.
13 Локман Бадыйкшан. Шагыйрь белән очрашулар // Ватаным Татарстан, 1997 ел, 14 гыйнвар. 14 Такташ белән Сириннең дуслыгы һәм аларның иҗатлары арасындагы аваздашлык мәсьәләсе аерым өйрәнүне сорый.
ШИГЪРИЯТТӘ СИРИН СТИЛЕ
143
Булмый!» шигыре (1930) шул елларның иң көнүзәк мәсьәләсе — авыл хуҗалыгын коллективлаштыруга багышланган. Әсәр нигезенә «Машиналы күмәк тормыш төзеп җибәр!» дигән төп идея салынган. Шушы фикерне автор укучы күңеленә антитеза алымы ярдәмендә җиткерә: бер якта — «милек, минлек», ягъни хосусый милекчелеккә нигезләнгән иске тормыш; икенче якта — «машиналы күмәк тормыш», ягъни иҗтимагый милеккә нигезләнгән яңа җәмгыять, яңа тормыш. Күмәк тормышның никадәр өстен, никадәр файдалы икәнлеге турындагы фикерне шагыйрь авыл кешесе аңына барып җитә алырлык гади сүз-алымнар ярдәмендә бирә. Бу — авторның гади крестьян белән шигъри телдә сөйләшүе булып чыккан. Әсәр яз көнендә җилгәргечтә орлык җилгәрүне тасвирлау белән башланып китә:
Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр, Җилгәр. Тормышыңның Чүп-чарларын
Җилгә
Җибәр.
Бертугандай Бергә эшлик, Бергә яшик, Машиналы Күмәк тормыш Төзеп җибәр.
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый! Булмый!
Ялгыз-ялгыз
Матур тормыш
Булмый! Булмый!
«Ашлыгыңны җилгәрәмсең, җилгәр, җилгәр» сүзләрен Сирин рефрен итеп куллана һәм һәр кулланган саен алар әсәрнең иҗтимагый мәгънәсен тирәнәйтә баралар:
Ашлыгыңны жилгәрәмсең,
Җилгәр,
Җилгәр!
Милек, минлекләрне очыр,
Җилгә
Җибәр!
Әсәрдә ялгыз хуҗалыкның коралы булган сукага күмәк тормыштагы машина каршы куела:
Машинасыз тормыш авыр, юк иптәшең,
Майламаган тормышыңның тәгәрмәчен!
Якын итеп кенә матур бер суз әйтим:
Сукалы карт тормышыңны суксын яшен!
Иске тормыш
Үлә,
Үлә,
Үлеп бетә.
Яңа тормыш
Көлә,
Көлә,
Килеп җитә.
Машиналар
Шаулый-шаулый,
Җырлый-жырлый,
Бергә-бергә
Эшләшергә
Безне көтә.
Коммунистлар партиясенең XVI съезды карарларын халыкка йөреп аңлату темасына багышланган «Күп тарат!» (1930), Татарстан автономияле республикасының 10 еллыгына багышланган «Татарстан» (1930) шигырьләре дә шушы ук форма һәм стиль белән
ӘНВӘР ШӘРИПОВ,
144
язылганнар.
«Килә»ләр» шигыре дә (1930) — Сириннең иң популяр, халыкның иң яраткан әсәрләренең берсе. Тормышта үзенең нинди теләк-омтылышлары булса, шагыйрь шуларның барысын да «килә» дип санап чыга. Әсәр чын мәгънәсендә ритмик һәм музыкальлек ягыннан нәфис эшләнгән. Менә әсәрдән бер өзек:
Җилләр булып
Исәсем,
Гөлләр булып
Үсәсем,
Чәч булып
Бәйләнәсем,
Тәгәрмәч булып
Әйләнәсем килә.
Тагын килә
Бу «килә»ләр,
Килә,
Килә,
Күп килә,
Аңлап житәлмим
Үзем дә
Бу «килә»ләр
Ник килә?
«Сирин стиле» әдәбиятта үзенә тиешле урынны җиңел генә яулап ала алмый. Шагыйрьнең үзенә бер төрле яңа форма белән иҗат итүен кайбер тәнкыйтьчеләр кабул итеп бетермиләр, аны «формализм»да, футуризмда гаеплиләр. Мәсәлән, әдипнең «Тамчылар» шигырьләр җыентыгына язган кереш мәкаләдә З.Гали Сиринне пассивлыкта һәм формализмда гаепли15. «Совет әдәбияты» журналында (1933, №12) Сириннең «Кышкы чәчәкләр» шигыре басылгач, журналның 1934 ел 1-2 нче санында Гомәр Гали белән Нур Баян да аны тәнкыйтьләп чыгалар16.
Сирин җәмгыятьтәге гаделсезлек, аның тамыры турында уйлана. Еллар буе совет җәмгыятенең патриоты булып та, үзен һаман гаепләүләре, эзәрлекләп торуларының сәбәбен ачыкларга тели. Һәм әкренләп моның сәбәбенә дә төшенә: тышкы яктан кызыл лозунглар белән төреп-бизәп алынган совет системасының эчендә мәкерлелек, алдашу, кыерсыту, байлык бүлешү ятканлыгын һәм үзенең шул система эчендә яшәргә мәҗбүр булуын аңлап ала. Шагыйрьнең хөрлек, ирек сөюче бунтарь җаны мондый икейөзлелеккә, мәкерлелеккә каршы нәфрәт белән тула: гаделсезлеккә каршы көрәш ача. Һәм Сирин иҗатында борылыш башлана: аның каләме астыннан бер-бер артлы совет системасының чын йөзен фаш итә торган әсәрләр туа башлый. Нәтиҗәдә, Сириннең 1932-1935 еллар иҗатындагы төп мотивларның берсе булып, җәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, икейөзлелекне тәнкыйтьләү, ачы сатира барлыкка килә. Ул, эзоп теленә мөрәҗәгать итеп, тискәре күренешләрне мәсәл жанры аша камчылый: «Кәҗә белән сарык» (1931), «Сатучы һәм сатып алучы» (1932), «Карга белән саескан» (1934), «Ишәк белән куян» (1935) һ.б. әсәрләр. «Ана» поэмасы (1934), «Күтәрик бокалларны!» (1934), «Паганини» (1935) шигырьләре дә совет системасына ачы сатира белән сугарылган. Сирин хәтта Сталинның үзенә дә эпиграмма язган. «Серең ач, Сирин!..» дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә алып китә: 1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында үзенең башка әсәрләре белән беррәттән Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б.Солтанбәков, сорау алу материалларына таянып, аның эчтәлеген китерә. Анда «Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чакта сине күреп алырлар һәм сиңа «СССРның атказанган сандугачы» исеме бирерләр» дигән сүзләр булган. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр чорында Сириннең башка сыймаслык кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе булган.
15 Сирин. Тамчылар. — Казан: Татиздат, 1931. — 1-11 битләр.
16 Совет әдәбияты, — 1934. — № 1-2. — 94-95 битләр.
Сиринне 1935 елның 22 августында кулга алалар һәм 1936 елның февралендә биш елга Сиблагка сөрәләр. Сөргеннән ул 1940 ел ахырында гына кайта. 1941 елда, бераз хәл алгач, үз теләге белән Ватан сугышына, фронтка китә. Яраланып кайткач, колхозда эшли. Соңыннан «Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен» һәм «Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң авылда умартачы булып эшли. Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары белән реабилитацияләнә.
Әдәби мохиттә Сириннең иҗаты сөргеннән соң туктап кала, дигән фикер урнашкан. Ләкин ул алай түгел: сөргеннән кайткач та шагыйрь иҗатын дәвам иткән, 1940-1969 елларда барлыгы 90нан артык шигырь һәм берничә әкият язган. Әмма шунысы хак: сөргеннән соң ул инде 1930 елларда үзе барлыкка китергән «Сирин стиле»нә әйләнеп кайтмый, ә традицион дүртьюллыклар белән иҗат итә. Чөнки җәмгыятьтәге вазгыять тә инде үзгәргән була: революцион күкрәнүләр заманы узган, тормыш салмакланган һәм андый шигырьләргә ихтыяҗ да инде беткән була. Ә аның 1930 елларда нигезләгән «Сирин стиле» татар шигърияте тарихында кабатланмас, үзенчәлекле бер күренеш булып калды.
Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул бистәдәге татар зиратына җирләнә.