Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК ЯШЬ КАЛА

 

Моннан ярты гасыр чамасы элек Татарстанның кап уртасында, Кама елгасы ярында, бер ягыннан бер ягы күренеп торган кечкенә шәһәрдә, бөтен ил комсомоляшьләрен чакырып, XXгасырның иң колачлы төзелеше—Кама автомобиль заводы һәм шәһәрен төзү турында карар кабул ителә. 70-80 нче елларда биредә җәелдерелгән төзелеш эшләренең масштабын күз алдына китерү дә кыен хәзер. КамАЗ төзелеше үзенә дистәләгән, йөзләгән каләм ияләрен дә туплады. Аларның күбесе турыдан-туры эшче, төзүче буларак та хезмәт куйды. Чаллы-КамАЗ төзелешендә катнашкан һәр төзүче — иҗатчы, һәр иҗатчы төзүче иде.

Наил Гамбәр улы Мәндиев белән әңгәмә корды.

Күптән түгел Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Шул уңайдан «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибранимов Чаллы шәһәре башлыгы

 

  • Наил Гамбәрович, Чаллы язучылар оешмасына — 35 ел. КамАЗ төзелеше булмаса, язучылар оешмасы да, дистәләрчә фәнни-эзләнү институтлары да, югары уку йортлары да булмас иде бит. Сез — республикада комсомол-яшьләр эшләренең күренекле активисты, бу көннәрне күргән, бу вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кеше. Санаулы еллар, айлар, көннәр эчендә дөньяның икътисади картасына калын хәрефләр белән язылачак Чаллы, КамАЗ төзелеше Сезнең хәтерегездә ничек сакланып калган?
  • Без еш кына: «КамАЗ — безнең терәгебез!» — дибез. Бу чыннан да шулай. Безнең бөтен тормышыбыз автогигант белән бәйләнгән. Беренчедән, КамАЗ — безнең дә, бөтен илнең дә горурлыгы. Чаллыда КамАЗ төзү турында карар кабул ителгәннән башлап Татарстан үсеш өчен менә дигән мөмкинлеккә ия булды. 70-80 нче елларда илнең бөтен халкы бер булып автозавод һәм яңа шәһәр төзеде. Ул елларда «КамАЗ» дигән сүз сихри мәгънәгә ия иде. Төзелеш чорында Чаллыда иң алдынгы технологияләр кулланышка керде, заводка заманча яңа станоклар куелды. Бу — безнең тарих. Тарихны белергә, яратырга, аның белән горурланырга кирәк. Үз территориясендә мондый завод булу белән теләсә кайсы шәһәр, теләсә кайсы республика горурланыр иде.

Сиксәненче еллар башында комсомол оешмаларында эшләүчеләрнең һәркайсы КамАЗга бәйле иде... КамАЗның беренче, икенче чиратларын сафка бастыру партия, комсомолның чираттагы съездларына йөкләнә иде. Татарстанның бөтен районнарыннан яшьләрне комсомол юлламалары белән эшкә җибәрү иң җаваплы бурыч иде. Шулай ук Чаллы-КамАЗ төзелешендә нефтьчеләр үрнәгендә вахта методы белән 2-3 айга эшкә юллама бирүләр дә, комсомол яшьләрнең атна саен диярлек меңнәрчә, дистә меңнәрчә кеше катнашындагы өмәләрен оештыру да хәтердә нык уелып калды.

Шәһәрне, КамАЗны төзү бөтен халык тарафыннан башкарылды... Бу инде Кеше ресурсының, кешеләрдәге патриотизм кичерешләренең, гомумән, кеше факторының чагыштыргысыз үрнәге иде. Боларны язучыларыбыз да, кинематографлар да кайта- кайта үз иҗатларында яктыртыр дип уйлыйм.

— Россия дәүләтенең автомобиль башкаласы булган Чаллы каласының бүгенге «социаль паспортын», аның «иҗади портретын» журнал укучыларыбызга күрсәтеп карыйк әле... Бу бәлки мөмкин дә түгелдер... Хәтта статистик мәгълүматлар гына да дистәләгән томнарга җыелыр иде... КамАЗ нәм шәнәр тормышы... Шәкәребез

«Яшьләр шәһәре» дип аталса да, анда инде 3-4 буын барлыкка килде... Шәкәрне дәүләт тимерчелеге итеп түгел, ә яшәү-көн итү сыйфаты, дәрәҗәсе югары булган кала итү өчен бүген ниләр эшләнә? Соңгы елларда башланган кризислар парадының тукталырга уйлаганы да юк бугай... Инде санкцияләр дә өстәмә мәшәкатьләр тудырадыр?

— Кризисларга килгәндә, алар булган һәм булачак. Шунысын искәртергә кирәк: шәһәр тарихыннан күренгәнчә, Чаллы һәр кризистан зур чыныгу ала: яңа предприятиеләр, җитештерүнең яңа тармаклары барлыкка килә. Кагыйдә буларак, шәһәребез һәр кризистан ныгып чыга. Хәзерге чорда да шәһәрдә яңа проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, казылык эшләнмәләре җитештерү һәм ит эшкәртү предприятиесе — «Камский» АПКда инвестицияләр суммасы 6 миллиардтан артып китә. «ТЕМПО» металлургия заводында — биш миллиардтан артыграк. Без аны шушы елда ачачакбыз. «Кама Кристалл Технолоджи» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үсешен дәвам итә. Суыткычлар җитештерүче Haier Кытай компаниясе 2016 елның апрелендә беренче продукциясен эшләп чыгара башлаячак. 2015 елда КИП «Мастер» өстәмә 127 мең квадрат метр мәйданга ия булды. Автомобиль тематикасы белән бәйле булмаган предприятиеләр дә ачылды: әйтик, нефть промышленносте өчен фильтрлар, һәм башка производстволар. КИП «Мастер»ның мәйданын 1 миллион квадрат метрга кадәр җиткерү максатында эш алып барабыз. «Развитие» промпаркында 20 резидентның дүртесе төзелә башлады. Бу ел башында анда мебель производствосы һәм башкалар барлыкка киләчәк. «Чаллы» дигән шәхси парк эшли.

КамАЗга килгәндә, 2016 елда — 31100 йөк машинасы, 2017 елда — 40200 машина җыелыр дип фаразлана.

Авыр икътисади шартларда КамАЗда яңа продукт барлыкка килде — йөк машиналарының ике яңа моделе — КамАЗ-65206 һәм КамАЗ-65207 — җитештерелә башлады. Яңа шартларда аларга ихтыяҗ туды.

Стратегик үсеш турында сүз кузгатканда, КамАЗда автомобильләрне роботлаштыру буенча эш алып барылуы хакында әйтергә мөмкин. 2020 еллар тирәсендә бу өлкәне киң кулланышка кертү күздә тотыла.

Чаллыда икътисадны диверсификацияләү, ягъни күптармаклы итү өчен дә шактый эш алып барыла.

КФУның Чаллы институты белгечләре, шәһәр башкарма комитеты белән берлектә, 2015 елның 14 апреленнән Чаллының үсеш стратегиясе проектын тирәнтен өйрәнү эшен җәелдереп җибәрделәр. Әлеге эшнең төп максаты — тотрыклы икътисади үсеш нигезендә, хәзерге һәм киләчәк буын шәһәрдәшләребезнең яшәү сыйфатын тәэмин итү һәм Чаллы предприятиеләрендә көндәшлек сәләтен үстерү. Киләчәк икътисадының нигезен кеше капиталы тәшкил итә. Менә шушы капиталны үстерү — безнең иң төп максатыбыз.

Шушы максаттан чыгып, моношәһәр булган Чаллыны 2015-2018 елларда модернизацияләүнең Комплекслы инвестицион планы тормышка ашырыла башлады. Әлеге план эре һәм кече бизнес өлкәсендә төрле инвестицион программаларны тормышка ашыруны, 7000 нән артык яңа эш урыны булдыруны да күздә тота.

Әйе, бүген шәһәребез һәм автозавод өчен бер дә җиңел чор түгел. Тик без боларның вакытлыча авырлыклар гына икәнен яхшы аңлыйбыз. Авырлыклар теләсә кайсы гаиләдә, һәр кеше тормышында, һәр шәһәрдә була инде ул. Кризисны барыбер җиңеп чыгачакбыз. Чөнки безнең Чаллыда кыю, нык рухлы, авырлыклар алдында баш ими торган кешеләр яши. Яшьләребез дә шундый булып үсә.

Калабызда яшьләр һәрчак төп көч булды һәм булачак. Чаллыда яшьлек дәрте ташып тора. Ул КамАЗ төзелгән елларда да шулай булган, хәзер дә шулай. Яшь буынның үсеше өчен шактый күп программа һәм проектлар эшләп килә. Алар мәдәният өлкәсен дә, спортны да, фәнне дә, информацион технологияләрне дә, бизнесны да үз эченә ала.

— Узган 2015 ел Россиядә әдәбият елы буларак та, Чаллы язучылар оешмасы юбилеена бәйле рәвештә дә, без Чаллы һәм Тукай районында бик күп чаралар үткәрдек... Аеруча республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән бергә яшь талантларны барлау, аларның иҗатын үстерүгә юнәлтелгән максатчан чаралар уздырдык. Мондый активлык, мөгаен, КамАЗ төзелеше барган чорларда нәкъ шулай булгандыр. Шунысы куанычлы: шәһәрдә рухи, мәдәни мохит бар. Язучылар оешмасы яшь

 

талантлар белән тулылана тора... Бу мәсьәләдә шәнәр башлыгының үзенең уй-фикерләрен беләсебез килә. Милли әдәбият, милли матбугат белән шәхсән танышып бара аласызмы ? Әлеге мәним эш юнәлешенең алгарышы өчен нинди чаралар күрү кирәк дип саныйсыз?

Без — дәүләттәге бөтен яшәеш бер идеологиягә караган чорны хәтерлибез. Бүген идеологиясез дәверме? Бүген журналистлар, язучыларның элекке дәрәҗәдәге актив эшчәнлегенә ихтыяҗ бармы? Җәмгыятьтәге җинаятьчелек, бозыклык, наркомания, социаль апатия н.б. анык идеология булмаудан, рухи сүлпәнлектән түгелме? Бүген матбугат, әдәбият нинди позициядә булырга тиеш?

  • Әдәбият, матбугат — җәмгыятьнең көзгесе... Безнең милли әдәбиятыбыз — ул булганны яктыртып баручы да, нинди булырга тиешлекне яктыртучы-мәгърифәтче дә булды... Шәрыкта шундый гыйбарә бар: «Киләсе ел турында алдан уйласаң — орлык чәч. Унъеллык турында алдан уйласаң — агач утырт. Гасыр турында алдан уйласаң — кеше тәрбиялә».

Чаллыда яшәгән һәр кеше шәһәрне ихластан яратсын, аның язмышына карата җаваплылык хисе тойсын өчен, шәһәр җитәкчесеннән гомуми проблемаларны хәл итү белән бергә, яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисе формалаштыру мәсьәләләренең дә асылына төшү таләп ителә. Патриотизмны да, гражданлыкны да мәҗбүри тагып булмый. Бу сыйфатларны формалаштыру өчен һәркайда системалы эш алып бару зарур: балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йорты — эшче яшьләр. Эш барышында төп игътибар яшьләрнең иҗтимагый, социаль активлыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Мисал өчен, «Семь Я» программасын гына алыйк. Федераль конкурсларда җиңү яуларга өлгергән «Семь Я» программасы шәһәрдә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның нигезенә салынган идея түбәндәгедән гыйбарәт: бала гаиләсенең тарихы турында никадәр иртәрәк белсә, үз тормышын да аңлырак рәвештә төзиячәк һәм үз нәсел тарихын шул рәвешле дәвам итәчәк. Бу урында инде алты ел дәвамында ата-аналар өчен «Әтиләр советы» эшләп килүен; учреждениеләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Россия һәм Татарстан тарихы турында, дәүләт һәм республика символикалары, Бөек Ватан сугышы хакында дәресләр алып барылуын әйтеп үтәргә кирәк.

Ачылган көненнән бирле, 37 ел дәвамында, 1 нче номерлы Постта оештырылып килә торган Хәтер Вахтасы — балалар өчен үзе бер җитди мәктәп. Ел дәвамында меңгә якын укучы әлеге Постта сакта тора.

Толерантлык кыйммәтләрен ныгыту, балалар һәм өлкәннәрнең милли оешмалары арасында элемтәне үстерү максатыннан оештырылган «Бердәмлек» шәһәр программасы да уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә һәр бала, үз халкының мәдәнияте белән танышып, этник тамырлары турында мәгълүмат ала, шуңа бәйле рәвештә, җәмгыятьтә үз урыны барлыгы турында фикер йөртергә дә өйрәнә.

Бүгенге идеологиянең төп чагылышы шунда, минемчә. Әдәбият, матбугат заман кешесенең үзаңына тәэсир итә... Милли әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, әйткәнемчә, һәрчак мәгърифәтче дә булды, Тукайның үзе кебек!

  • Әйдәгез әле, моннан 35-40 еллар элек булган чорга әйләнеп кайтыйк. Булачак шәнәр, завод корылмалары урынында, болытларга терәлеп, йөзләрчә төзелеш краны бөтерелә, дүрт тарафта машиналар, тракторлар каядыр чаба, экскаваторлар җир актара, кешеләр каядыр ашыга... Сменадан соң яшьләр «пятачок»ларга җыела. Шунда ук алар алдында нәм тулай торакларда Мәскәүдән, Ленинградтан, Казаннан, союздаш республикалардан, дуслык илләреннән килгән журналистлар, язучылар, җырчылар, артистлар чыгыш ясый... Үзәк, республика газеталарында репортажлар, әдәби очерклар, поэмалар, повестьлар басылып тора. Радио, телевидение каналлары Чаллы, КамАЗ белән тулган.
  • Әйе, КамАЗ Чаллыны бар дөньяга танытты. Шушы бөек төзелеш бик күп талантларны Чаллыга җыйды. Ул елларда Чаллы һәм КамАЗ газета-журнал битләреннән төшмәде, бу тема әдәбиятта киң урын алды. «Орфей» һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәләре талантлы яшьләрне, Чаллының иҗади көчләрен бергә туплауга зур этәргеч бирде. 1980 елда Чаллыда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешты. Аның башында торучылар язучылар Эдуард Касыймов, Разил Вәлиев, Николай Алешков иде. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге татар әдәбиятына бик күп исемнәр бирде: Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, 12
 

Газиз Кашапов, Нәҗип Мадьяров, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Факил Сафин һәм башкалар. Өлкән язучыларыбыз юлыннан бүген яшьләр атлый. Иң сөенечлесе — Чаллы мәктәпләрендә укучы балалар иҗатка тартыла.

«Көмеш кыңгырау» газетасын укыган саен, күңел сөенә. Балалар мәкаләләр, шигырь һәм хикәя язалар, төрле иҗади бәйгеләрдә катнашалар. Алардагы фикер тирәнлеге шаккатыра. «Мәйдан» һәм «Аргамак» журналларында да яңа исемнәр еш күренә. Шәһәрдә милли һәм иҗади рухны булдыруга «Күңел» радиосы зур өлеш кертә. Бу радио 1997 елдан бирле эшли, халкыбызның күңелен күрә. Тәүлек дәвамында радиодан татарча җырлар тапшырыла, язучылар, талантлы шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Моннан тыш «Күңел» радиосы гомумшәһәр бәйрәмнәре оештыра, төрле акцияләр үткәрә. 2015 елда Чаллының 85 еллыгына багышлап мәйданда үткәрелгән зур концертны да «Күңел» оештырды.

Балаларның иҗади сәләтен үстерүгә, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү оешмалары нык ярдәм итә. Аларда 37 программа эшли, «Туган ягым — яшел бишек», «Моңлы курай», «Содружество», «Татар малае», «Мин татарча сөйләшәм» программалары бик популяр. Яшьләр үзәкләрендә шулай ук милли юнәлештә эшләүче программалар бар. КВНның татар лигасы командалары саны елдан-ел арта, аларның сәхнә программалары да иҗади яктан камилләшә бара.

Чаллыда үткәрелә торган барлык чаралар да телләрне саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга багышлана. «Сабан туе гүзәле» бәйгесен генә алыйк. Анда катнашу өчен кызлар ел буе әзерләнә, чөнки конкурс шартлары буенча аларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүе мәҗбүри. Сәхнәгә халык алдына чыккач, буй-сыныңны гына түгел, талантыңны да күрсәтергә кирәк.

Узган ел әдәбият елы уңаеннан Чаллыда бик күп әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелде. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел тулуны билгеләп үтү үзе бер зур бәйрәм чарасына әйләнде.

  • Әлбәттә, без Сезгә, Чаллыда яшәүче барча милләттәшләребезне генә түгел, ә бөтен татар иҗади җәмәгатьчелеген борчыган соравыбызны бирмичә калалмыйбыз... Шәһәребезнең милли театр бинасы кайчан булыр? Сез Бөгелмәдә башлык булып эшләгәндә, шәһәрнең рус драмтеатры бинасына заманча реконструкция үткәреп, ниһаять, Бөгелмәне театрлы шәһәр иттегез. Чаллыдагы яңа театр бинасының да төзелешен нәкъ менә Сез хәл итәрсез, шәт? КамАЗ төзүчеләре яңа театрга лаек лабаса?
  • Рөстәм Нургалиевич белән очрашканда, без Чаллыда театр төзү мәсьәләсе хакында сөйләшәбез. Ул ситуацияне аңлый, бу хакта үз фикерләре бар. Иртәме, соңмы, әлеге фикерләр тормышка ашар дип уйлыйм. Шәһәрдә 15 нче микрорайонда 1,4 гектар җир театр бинасы өчен резервта тора. Яхшы театрның проекты 600-700 миллион сум дип бәяләнә. Минем инде театр төзүдә тәҗрибәм бар. Бөгелмәдә мэр булып эшләгәндә, мин президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә шәһәргә рус драма театры кирәклеген раслап күрсәтә алдым. Бөгелмә театры бинасына йөз елдан артык иде. Анда СССРның халык артисты Алексей Баталов үзенең эшчәнлеген башлап җибәргән, ул Бөгелмәдә әнисе белән бергә эвакуациядә яшәгән. Беренче фразасы да Бөгелмә сәхнәсендә яңгыраган: «Кушать подано!» Театрга Баталов исемен бирергә иде дигәч, Минтимер Шәрипович минем бу тәкъдимемне кабул итте. Шуннан соң Алексей Владимировичка шалтыратып, аның белән сөйләштем. «Мине аңламаслар бит. Исән чагында, ничек инде...» — диде ул, тиз генә ризалашмыйча. Мин шунда ук Минтимер Шәрипович алдында ничек акланырмын дип уйлап куйдым, Баталов белән сөйләшә алмагансың, дип гаепләве бар иде... Шулай дигәч, Баталов Бөгелмәгә килде. Театрга керүгә, беренче эш итеп, сәхнәне үпте дә елап җибәрде. Соңыннан мин үзем ВГИКка аның сиксән яшьлек бәйрәменә бардым, анда танылган актёрлар, режиссёр Марлен Хуциев белән таныштым. Чыгыш ясаганда: «Бөгелмә — Баталовның туган шәһәре, чөнки ул актёр буларак тормышка юлламаны нәкъ менә шунда алган», — диюемә, Марлен Хуциев, ярымшаяртып: «Әйе шул, барып, театрны тагын үзенә сатып алды», — дигән иде...

Әлбәттә, ярты миллион халкы булган шәһәрдә лаеклы рус драмтеатры да, татарныкы да юк. Концерт залы, стационар цирк, картиналар галереясы кирәк. Чаллы мондый мөмкинлекләргә ия булган өлкә шәһәрләренең берсеннән дә ким түгел.

  • Традиция буларак бирелә торган соцгы соравыбыз. Сәнәгать үзәге буларак корылган шәнәребезнец киләчәктә яшәешен ничек күзаллыйсыз? Ул киләчәктә дә, Татарстанның үзәгендә урнашып, миллилеген җуймаган, халкы эшле һәм ашлы, рухи үсеше, алгарышы булган яшьләр шәһәре булып калырмы?
  • Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Чаллының барлык территориаль вал продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 50%ка кадәр җиткерү бурычы куелган иде. Чаллы — бөтен өлкәдә дә алга атлый торган, үсештә булган шәһәр. Әйткәнемчә, күп кенә куәтле проектлар инде тормышка ашырылды. Катлаулы икътисади шартларда һәр шәһәрдәшебезне уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен тагын бик зур эшләр таләп ителә. Бу максаттан чыгып, Чаллыда социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка китерү, моношәһәрләрне модернизацияләү программасына кергән инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен, актив эш алып барыла. Бу урында торак фондларында сыйфатлы капиталь ремонт ясауны, җәяүле һәм автомобиль юлларын ремонтлауны да әйтеп узарга була. Әйтик, 2015 елда Чаллыда унбиш чакрым тротуар төзелде.

Чаллыда кыска вакыт аралыгында бик күп төзелешләр сафка басты. Мәсәлән, шәһәрдә ел саен 300 мең квадрат метрдан артык торак йорт төзелә. Бүгенге көндә Чаллыда 75 мәктәп, 118 балалар бакчасы, 15 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 югары һәм урта уку йорты эшләп килә. 6 меңнән артык бала балалар бакчасына электрон чиратта тора. Киләчәктә бу чиратны киметү күздә тотыла, моның өчен тагын 18 бакча төзү кирәк. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен исә тагын 7 яңа мәктәп төзү таләп ителә. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлегенә тукталмый мөмкин түгел — 70-80 нче елларда күз ачып йомган арада диярлек төзелгән шәһәр шундый ук темпта «картая», йортлар, юллар, социаль-мәдәни объектлар таушала. Аларның барчасына да ремонт таләп ителә. Ел саен 140тан артык йортны ремонтлыйбыз, Президент программасы нигезендә 30 елдан артык куллануда булган 26 мәктәпне ремонтладык, быел 8 мәктәпне төзекләндерәчәкбез. Соңгы елларда төп проспектларны яңарттык. Салынган көненнән бирле җитди ремонт күрмәгән юллар нык таушалган иде. Чулман проспекты, төзелеш индустриясе базасы юлларын төзекләндерү — алдагы максатларыбызның берсе. Балалар-яшүсмерләр клубларын, спорт мәктәпләрен, мәдәният үзәкләрен, шифаханә һәм хастаханәләрне дә ремонтлыйбыз. Чиратта — балалар бакчалары. Боларның барысы да җитди матди чыгымнар таләп итә. Шәһәр бюджеты чикле. Аның 70%ка якын өлеше хезмәт хакын түләүгә тотыла. Без актив рәвештә федераль максатчан программаларда, республика программаларында катнашабыз, булган бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз.

Мин үзем Чаллының егерме елдан соң да, илле елдан соң да лидер булып калачагына инанам. Бу мәсьәләдә икеләнергә кирәкми. КамАЗ да эшләп торачак, мин КамАЗга да, аның командасына да ышанам. Чаллыны, дистә еллар узгач та, лаеклы яшәү шартларына ия автомобиль төзүчеләр шәһәре итеп күзаллыйм. Шәһәр халкының саны 650 меңгә кадәр җитәр дип уйлыйм. Бүгенге көндә 524 мең кеше яши, дибез икән, бу — шартлы сан. Әйтик, менә хәзер Яшьлек проспекты төгәлләнүгә, аның артында шәхси секторлар башлана, анда яшәүчеләр Тукай районында теркәлгән. Димәк, әлеге хуҗалыкларны шәһәрдән урам гына аерып тора. Шул рәвешле , тора-бара шәһәрнең чикләре дә үзгәрергә мөмкин.

Узган ел Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү юнәлешендә бик зур эшләр башланды. Чаллыда да ял урыннары булдыруга зур игътибар бирелде, бу эш алга таба да дәвам итәчәк — шәһәрнең Азатлык мәйданында, Гренада паркында, ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында матур үзәкләр барлыкка килергә тиеш. Быелгы ел ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Идел һәм Чулман сусаклагычлары елы дип игълан ителде. Чаллыда Мәләкәс, Чулман, Чаллы елгалары яр буйларын төзекләндерүгә җитди игътибар бирергә кирәк булачак. Ниятләгән эшләрнең барысын да тормышка ашырырбыз дип уйлыйм.

  • Тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә.

Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ.