Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАЛКЫҢ ГАМЕ КОТКАРЫР

ХАЛКЫҢ ГАМЕ КОТКАРЫР

Матур омтылыш

Ашыгырга кирәк, ашыгырга,

Гәҗит-журналларда басылырга.

Бимазалап йөргән уй-хисләрем

Шигырь булып тиеш ачылырга!

Йөгерергә кирәк, йөгерергә,

Әйтәсене әйтеп өлгерергә.

Бу дөньяда дөрес яшәдемме?

Рентген аша телим күренергә.

Кабалану кирәк, кабалану,

Артта калсын әрнү, табалану.

Максатым бит, изге эшләр кылып,

Мөмкин кадәр күбрәк савап алу...

Кәефләнеп алу

Якынайгач метро ишегенә

Булмый кире артка борылып.

Тизлек алган кешеләр ташкыны

Алып кереп китә суырып.

Син үзең дә анда үзең түгел,

Бер тамчысы көчле агымның.

Егылып та калган кешеләр бар,

Дөрес атламаса адымын.

Терек-терек чабу, кабалану...

Шәһәр халкының хәл хөртирәк.

Мин авылда шуны уйлап ятам,

Этми-төртми беркем... хөррият!

 

Мине кемнәр теткәләде,

Сизерәтеп бетерде?

Кыршылдырып, таушалдырып

Көлке хәлгә китерде.

Юк, орышмыйм, шелтәләмим,

Мактанам бу урында.

Сүз бит бара күп укылып

Тузган китап турында...

Тыелган биеклек

Җиде катлы манара дип

Күз алдына китерсәк,

Татарларның Рәсәйдәге

Урыны күренер, шәт.

Бик сирәкләр күтәрелә

Дүртенчедән югары.

Алтынчыга менеп җиткән

Татар күргән юк әле...

Онытыплар булмый шул

Әнә теге умартаны

Улым белән ясадык.

Калын нарат такталарны

Бик тырышып тасладык.

Мендәр итеп ябулыгын

Әниләре ипләде.

Шактый еллар үтсәләр дә,

Сүтелмиләр җепләре.

Икесе дә юк шул инде...

Сагыш җанны турый ла.

...Кемдер мине корт үрчетеп

Ял итә дип уйлыйдыр...

Соңы бер үкме?

Җитмеш яшьне үткән каләмдәшләр,

Әссәламегаләйкүм!

Менә мин дә куып җиттем сезне,

Гәпләшербез, бәлкем.

Үрнәк итеп алып гамегезне,

Эзегездән йөрдем.

Язмышыбыз охшаш булсын диеп,

Утка-суга кердем.

Сез бүген дә, шөкер, хәрәкәттә,

Мин дә яшәп туймыйм.

Кая алып барасыз соң мине?

...Әллә ниләр уйлыйм...

Халкың гаме коткарыр

Ялгызак мин, ялгызак...

Р.Сибат

И сабакташ, каләмдәшем,

Моны кемнәр әйттерде?

Буйдак яшәү, исерткечме

Яман хәлгә җиткерде?

Үз хәлемнән чыгып сорыйм,

Яшим шигырь язгалап.

...Әдипләр бит — халыкныкы! —

Ничек булсын ялгызак...

Дәртле сәфәр

Буран котырганда чакыр мине,

Көртләр ерып чыгып чабармын.

Бер ымыңны көтеп яшим бит мин,

Сагынудан чәчем чаларып.

Җил-давылда, җәйдә чакыр мине,

Күк күкрәтеп яңгыр койганда.

Гарасатлар үтү шатлык кына,

Көтеп торган кешең булганда.

Беләм ансын, артык кабалансаң,

Хәвеф-хәтәр хәлләр ихтимал.

Вакытында барып җитә алсаң,

Үз-үзеңә арта ихтирам.

...Мәхәббәткә арта ихтирам!

Үзебездә бар

Уйламагандыр да корган чакта

Бу кадәрле абруй, дан аласын.

Һәр ел илле миллион турист карый

Париждагы Эйфель манарасын.

Өскә менеп шәһәр күзәтәләр,

Ресторанда кан-дәрт кыздыралар.

Тутыкмасын диеп, биш ел саен

Илле тонна буяу туздыралар.

Бездә дә бар аның игезәге,

Утыз метрга хәтта биегрәк тә.

Буялмаган килеш балкып тора,

Кояш чыккан чакта бигрәк тә!

Лифтларда чират торасы юк,

Җилләренә ятып хәл аласың

...Кунакларын көтә Чатыр тавы —

Татарстанның Эйфель манарасы...

Шуңардан башлыйк

Өметләнмим, күпме тырышсак та,

Җиңелгәнне җиңгән аңламас.

Каян белсен ди ул безнең хәлне,

Үткәннәрдән сабак алмагач?!

 

Дошман һөҗүм иткән чакта гына

Кирәк бит без хәзер аларга.

Кылган гамәлебез китеп бара

Шул кавемнең данын данларга.

Ул — мәкерле. Алгы шеренгага

Чыксын дисәк Татар әләме,

Үзебезнең хәлне без үзебез

Аңлау тиеш, туган, әүвәле!

Җитлегү юлы

Лев Толстой аңын боргач

Мөселманлык тарафына,

Руханилар котырынган:

— Чиркәүдән кит... анафема!

Бер Аллага табынганнар

Һәрчак шулай җәберләнгән.

Хак дин юлын эзләп табу

Булмыйдыр шул җиңелләрдән...

Тугрылык

Нәфислектән туган нурланышка

Карап торган идем шаккатып.

Ул чибәрнең сихри матурлыгын

Күп шигырьгә яздым таркатып.

Чеметемләп кенә тасвирлагач,

Кем икәне тормый беленеп.

Тик үземә «чуар йөрәк» дигән

Бер кушамат калды берегеп.

Ә чынлыкта шушы көнемәчә

Шул гүзәл сын йөрде уемда.

Гомерем буе сөйдем берне генә,

Калганнары хыял-уйдырма!

Казан шагыйрьләренә

Әле кайчан гына, монда килсәм,

Йөри идек дәррәү шатланып.

Өйгә кайткач нотык сибә идем,

Сез дусларым белән мактанып.

Бу юлысы күргәч гаҗәпләндем:

Салкынайган сезнең аралар.

Акча булган җирдә дуслык бетә...

Оныттыгызмыни, балалар?!

Редакциядән:

Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.