ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР

Кояш чыгышында татар эзләре...
Ерак Көнчыгыш...
Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар җирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгез- океаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел...
Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә: «Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал буйларына килгәннәр», — дип әйтергә яраталар. Әйе, бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма ул заманнарда, Төрки каганатлар, Чыңгыз хан чорында кояш чыгышыннан башлап кояш батышына кадәр барлык җирләр дә татарлар кулында булган , ягъни , биредә төрки халыклар гомер бакый яшәгән . Төрки сүзен дә шартлы рәвештә генә әйттем, чөнки VI гасырга кадәр мондый атама булмаган, борынгы тарихчылар бу җирләрнең төп хуҗасы, идарәчеләре итеп татарларны таныганнар һәм империянең халкы да «татарлар», дип аталган. Совет чорында тарих фәнендә «татар» атамасын «төрки», «монгол-татар» белән алмаштыра башладылар, хәзер исә «монгол» сүзе генә торып калды. Ни гаҗәп, урыс тарихчылары гына түгел, рәсми татар тарихчылары да шушы юлдан киттеләр, шулай итеп, борынгы татарларның 2 мең ел буе яулаган казанышларын, ил- җирләрен, дәүләтләрен җиңел генә монголларга биреп куйдылар. Нәрхәлдә, монголлар элек тә, хәзер дә бу тарихны күтәрерлек халык булмасалар да...
Бүгенге көндә Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихны төбәк галимнәре өйрәнә, шул ук вакытта Кытай, Корея, Япония тарихчылары да зур кызыксыну күрсәтә. Тик нигәдер татар тарихчылары гына бу процесстан читтә калганнар, алар теориядә безнең тамырларның биредән икәнлеген язгаласалар да, практикада төбәктә төрки- татар күзлегеннән бернинди эзләнүләр алып барылмый, аралашу юк, мирасыбызга дәгъва кылу юк. Шунлыктан чыгыпмы, әллә башка яшерен сәбәпләр беләнме, Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихта татарларга урын юк, аны төрле кабиләләр арасында бүлгәләп бетергәннәр, бу мәсьәләдә урысы-кытае-кореялысы бер сүздә. Биредә җыелышып борынгы Бохай дәүләтен (698-926), мохэ, чжурчжэни, кидан кабиләләрен өйрәнәләр, әмма аларның барысының да төрки-татарлар кулында булганлыгын гына әйтергә «оныталар».
Югыйсә, хәзер дә Сахалин утравының көньягында татар-монгол шәһәрләренең хәрабәләре табыла, шулай ук Амур тамагында да XIII-XIV гасыр татар шәһәрлекләре бар. Мин Приморье краеның музейларында төрки балбалларны да, һун бабаларыбызның сугыш коралларын да, Алтын Урда чоры табылдыкларын да очраттым, әмма аларны биредә төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр, ә бохай, мохэ, җирле тунгус- манчжур кабиләләре белән генә бәйлиләр. Җир-су атамаларында да төрки-татар сүзләре шактый, әйтик, хәзерге Дальнереченск шәһәре элек «ИМАН», дип аталган, Партизанск — «СУЧАН» булган, ә төбәкнең иң зур күле хәзер дә «ХАНКА» (Хан күле) дип атала... Әмма биредәге рус галимнәре бу атамаларның барысын да кытайлар белән бәйлиләр, төбәкнең төрки-татар чоры бөтенләй өйрәнелмәгән. Югыйсә, совет 146
147
чорының кайбер тарихчылары бу төбәктәге мәдәни ядкәрләрнең төрки кабиләләрнеке булуын әйтеп калдырганнар бит! «Чтобы понять историко-культурное значение этих памятников древнего искусства Сибири и Дальнего Востока, нужно представить конкретную историческую ситуацию того времени, когда оставившим их тюркским племенам принадлежала руководящая роль в истории степного мира Азии и отчасти Европы. От Хингана и до Дуная простиралась в I тысячелетии н.э. кочевья тюркских племен...» — дип язган алар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.320.)
Әмма бүген Себердәге һәм Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарих бөтенләй башкача бәяләнә, анда төрки-татарларга урын юк. Шуңа күрә дә минем 2012 елның май аенда Приморье краена килеп, Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендә тарихчылар белән очрашуларым, биредәге борынгы татар тарихы белән кызыксынуым аларда гаҗәпләнү уятты. Моннан тыш әле мин тагы Находка, Артем, Партизан шәһәрләрендә дә булдым, өлкә архивларында, музейларда, китапханәләрдә төбәкнең борынгы тарихын өйрәндем, бөтен җирдә татарлар белән очраштым. Татарстанга кайткач, матбугатта болар турында берничә язмам дөнья күрде, 2012 елның июнь ахырында Владивостокка тагы очарга туры килде, шул елның сентябрендә ай буе диярлек Сахалин утравында татар тарихын өйрәндем, бу турыда 2014 елда «Сахалин утравы һәм татарлар» дип аталган китап бастырып чыгардым. Кыскасы, Ерак Көнчыгышта татар тарихын өйрәнүем берничә ел буе барды һәм ул әле хәзер дә дәвам итә, Хабаровск, Амур өлкәләренә барырга да теләгем бар. Алай да, Приморье краена булган сәяхәтем турында күләмлерәк тарихи хезмәт язарга булдым һәм хәзер аны укучыларга тәкъдим итәм. Алдан ук шуны әйтеп куясым килә: бу язма — татар тарихы белән кызыксынучылар өчен, чөнки анда борынгы чорларга, дәүләтләргә, аерым тарихи шәхесләргә бәя биреләчәк, ә ул барлык кеше өчен дә кызыклы түгел. Әмма бу язманы укучылар борынгы тарихыбыз, Ерак Көнчыгыштагы асыл тамырларыбыз турында бик күп яңа мәгълүмат ала алырлар иде...
Шулай итеп — Ерак Көнчыгыш, Приморье крае...
Самолёт белән Мәскәүдән 8 сәгать очасы, ара — 9 мең чакрым, Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны да салсаң — 10 мең километр... Бу — бик ерак ара, поезд белән атна буе килергә кирәк, ә теге елларда атлы татарлар бу юлны айлар, еллар буе үткәннәр... Төбәкнең 80 процентын таулар алып тора, алар куе урманнар белән капланган. Бу урман-тауларда юлбарыс һәм капланнар, аюлар һәм боланнар көн күрә, женьшень, бадан, манчжур чикләвеге, эрбет кебек сирәк үсемлекләр үсә... Күлләрендә лотослар чәчәк ата, елга-диңгезләрендә затлы балыклар йөзә... Әлбәттә, мондый бай төбәк беркайчан да кешесез тормаган, биредә татарлар да, кытайлар да хуҗа булган, хәзер исә бу җирләр урыслар кулында. Хәер, алар да биредә 1860 елда Россия империясе белән Кытай арасында килешү төзелгәннән соң гына яши башлыйлар, шушы вакыттан бу төбәк Россия карамагына күчә.
«2 ноября 1860 года между Российской и Китайской империями был подписан Пекинский договор, окончательно определивший их общую границу на участке между Амуром и побережьем Японского моря, — дип яза җирле тарихчылар. — началось освоение русскими людьми далекой юго-восточной окраины России». (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.6.)
Күрәсез, урысларның Ерак Көнчыгышта нибары 150 еллык тарихлары бар, ә татарларның — кимендә 1500 еллык... Зур тарих, чын тарих моны белә һәм хәтерендә саклый. Шуңа күрә Тын океаннан Урал-Җаек тауларына кадәр ара, Котыптан кыпчак далаларына кадәр җирләр бөтен дөнья тарафыннан Татар Иле буларак танылган һәм «БӨЕК ТАТАРИЯ», дип аталган. Шуңа күрә әле XIX гасырда да урыс географик карталарында Ерак Көнчыгышны «ВОСТОЧНАЯ ТАТАРИЯ», дип күрсәткәннәр, аның башка исеме булмаган.
«Название Татария произошло от слова «татары», собирательного имени, которым обозначали в XIII-XVI веках группы родов монгольского и тюркского происхождения, входивших в эти века в государство Чингизхана и его преемников, — дип яза тарихчылар. — На русских картах, составленных после включения татарских ханств в состав Российской империи, название Татария в европейской части и в Сибири обычно отсутствует и лишь на Дальнем Востоке выделяется Восточная Татария, охватывающая Приморье, Монголию и
Северную Маньчжурию (карта И.К.Кириллова, 1734 г.). Татарией называется Приамурье и Приморье на карте Сахалинского моря, составленной Головиным В.М. и
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
148
Рикордом П.И. в 1811-1813 гг. (Головин, 1972)». (С.Д.Гальцев-Безюк. Топонимический словарь Сахалинской области. — Южно-Сахалинск, 1992, стр.132.)
Әйе, нәкъ шулай — әле XIX гасырда да бу төбәк «Татария» дип аталган. Шуңа карамастан, бүгенге рус тарихчылары төбәкнең узганын бары тик Кытай белән генә бәйлиләр, мең елларга сузылган бөек татар тарихын әйләнеп үтәргә тырышалар. Әмма ул чорларда Кытай үзе дә төрки-татарлар кул астында булуын искә төшерергә кирәк! Кытай гасырлар буе үзенең төньяк күршеләренә зур салымнар түләп торырга мәҗбүр була, хәрби контрубиция бирә.
«...как немногочисленные (особенно в сравнении с многолюдными оседлыми империями) и дикие (в общекультурном плане) кочевники не только раз за разом завоевали оседлые страны, но и устанавливали над ними довольно прочное господство, — дип яза татар краеведлары. — Например, с 221 г. до н.э., когда в Китае возникла первая централизованная империя, до настоящего времени из 2232 лет кочевники прямо правили Северным Китаем более 820 лет, причём из них в течение 430 лет власть их распространялась на весь Китай. (К. А. Аблязов. Историческая судьба татар. От племени к нации. Том I. — Саратов, 2012, стр.49.)
Авторның күчмәннәргә карата биргән кыргый (варвар) бәяләмәсе белән килешмәсәк тә, аларның Кытай белән мең елга якын идарә итүләрен ачыклавын дөрес дип табабыз. Әйе, күчмә төрки-татарлар бу җирләрдә гасырлар буе яшәгәннәр һәм хакимлек иткәннәр икән, һәм алардан рухи һәм матди мирас та калырга тиеш кебек. Әйе, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье краенда да төрки-татарлардан калган күп ядкәрләр бар, әмма алар барысы да башка халыкларныкы булып өйрәнелә. Әйткәнемчә, биредәге борынгы тарих Бохай дәүләте, мохэ-чжурчжэни-кидан кабиләләренә бүлеп бирелгән, кытай белән кореялыларга да аз-маз өлеш чыгарылган. Ярар, без дә хәзер бу кабиләләр тарихына якынрак килеп, аларның кемлекләрен ачыкларга тырышыйк. Хезмәтебезнең бу өлешендә җавапны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китапларына таянып эзләрбез, чөнки алар да төрки-татар факторын әйләнеп уза алмаганнар, читләтеп булса да аны танырга мәҗбүр булганнар.
«...Всё это привело к консолидации мохэсцев и созданию в середине VII в. крупного объединения с централизованной властью у сумо мохэ, названного в тюркских эпитафиях «боклийским каганатом», — дип яза җирле тарихчылар. — ...Так как в то время ряд племён мохэ был в зависимости от Тюркского каганата, Да Уи нужно было обеспечить невмешательство тюрок в его деятельности по расширению территории Бохая». (Российский Дальний Восток в древности и средневековье. — Владивосток, 2005, стр.440, 454.)
Безнең өчен бу өзектә берничә мөһим мәгълүмат бар: мохэ кабиләләренең Төрки каганатлар кул астында булуы һәм Бохай дәүләтенең төрки чыганакларда «боклийский каганат» дип аталуы. Әйе, Сары диңгездән Кара диңгезгә кадәр барлык җирләр һәм барлык кабиләләр ул заманнарда Төрки-татар каганатлары һәм дәүләтләре кул астында булган. Ерак Көнчыгыштагы Бохай каганатына да идарәче-башлыкны төрки-татар каһаннары билгеләгән. «...С этой целью он (Да Уи) направил вместе с хэйшуй мохэ посольство в каганат с просьбой назначить в Бохай тюркского тутуня», — дип яза тарихчылар. (Российский Дальний Восток..., стр.454.) Ягъни, Ерак Көнчыгыштагы Бохай дәүләте белән Төрки каганат билгеләгән тутун-татан-татар идарә иткән.
Икенче мөһим мәгълүмат — Бохай дәүләтенең төрки ядкәрләрдә — кабер ташларында «Бокли каганаты» дип искә алынуы. Биредә сүз VIII гасырда Күктүркләр дәүләте белән идарә иткән данлыклы Билге каһан һәм аның энесе Күлтәгингә куелган һәйкәлташка рун хәрефләре белән чокып язылган текст турында бара, бу комплекс-стелла бүгенге көндә Монголиядә саклана.
Алгы яктан, кояш чыгышыннан,
Бөкли даласының ыруг берләшмәсеннән, табгач, тибет, авар, румлы, кыргыз, өч курыкан, утыз татар, кытан, татабларда Түрк халкының бөтенесе шулай диде:
Дәүләтле халык идем, кайда инде дәүләтем? Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. Каганлы халык идем, кайда каганым?
Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде.
Төрки-татар дәүләтләренең бу тирәдәге бөтен кабиләләргә, шул исәптән мохэләргә дә
ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
149
тәэсире искиткеч көчле булган, моны совет чоры тарихчылары да танырга мәҗбүр. «Не менее глубокое влияние на ход социально-экономического развития мохэ имели их связи с соседней Центральной Азией и Сибирью, конкретно с тюрками, — дип яза алар. — Об этом следует сказать подробнее, поскольку в лице тюрков мохэ имели союзников в борьбе против агрессии империи Тан». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.319.)
Әйе, төрки-татар каһаннары Ерак Көнчыгыштагы Бөкли ыруглары һәм җирләре белән дә идарә иткәннәр, әмма бүгенге тарихчылар Бохай дәүләтен һәм анда яшәгән кабиләләрне төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр. Бу төбәктән табылган табылдыкларны да төрки мирас дип түгел, төрле мифик кабиләләрнеке итеп күрсәтәләр. Әйтик, Уссурийск шәһәренең ял паркында мин бик борынгы заманнардан калган мәрмәр ташбаканы күрдем. Ул тоташ граниттан кисеп ясалган, авырлыгы 10 тонна икән. Шәһәр музее буклетында бу ташбака XII гасыр табылдыгы, дип күрсәтелгән, әмма бу дөрес булып чыкмады. Уссурийск шәһәрендә әлеге чорларны өйрәнә торган рус галимнәре белән махсус очрашып, аларга да үземнең сорауларымны бирдем. Алар ташбаканы XIII гасыр ядкәре, диделәр, ягъни, бу татар-монгол чорына туры килә. Яшь галим-археологларның сөйләвенчә, Уссурийск урынында элек борынгы шәһәр булган, ул Суйпин дип аталган, шәһәрнең ике кремле булган. Галимнәрнең язуынча, XIII гасырда, ягъни биредә Чыңгыз хан нәселе хуҗа булган вакытта, Приморье краенда кырык борынгы шәһәр исәпләнгән, Ерак Көнчыгыш буенча бу сан йөз илледән артык. Әмма әлеге мирасны, бу борынгы тарихны беркем дә төрки-татарлар белән бәйләми. Алар баштанаяк шул Бохай дәүләтенә, чжурчжэни кабиләләренә кереп батканнар, шул тарафка гына юллар сузылган, тарихка башка күз белән карый алмыйлар кебек. Мин Уссурийскидагы урыс галимнәреннән: «Биредә Төрки Каганатлар һәм Татар-монгол чорыннан калган табылдыклар очрыймы соң?» — дип сорадым. Алар моны өлешчә булса да танырга мәҗбүр булдылар, уңай җавап бирделәр. Әйтик, кытай чыганакларында бу җирләрдән рун язулы чүлмәк ватыклары табылуы хәбәр ителгән, шулай ук Төрки каганатлар чорыннан бил каешлары һәм аеллар да табылган.
Уссурийск паркында җәйрәп яткан теге мәрмәр ташбака да Төрки каганатлар ядкәре булып чыкты бит! Ягъни бу ташбака кимендә VII-VIII гасырларда ясалган булырга тиеш һәм ул төрки-татар каһаннарының каберләре янына, гыйбадәтханәләргә куела торган булган. Бу турыда «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә төгәл мәгълүмат бар: «Күлтәгингә куелган һәйкәлташ, борынгы төрки эпиграфик истәлек. Хәзерге Монголия территориясендә Күлтәгин һәм аның агасы Билге каганга куелган. Борынгы гыйбадәтханәгә килү юлында, аерым төрбәдә, мәрмәр ташбака өстенә урнаштырылган дүртпочмаклы озынча зур таш», — диелгән анда. (Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан, 2002, 376 бит.) Чыннан да, Уссурийскида мин күргән мәрмәр ташбака өстендә дә аркылыга буеннан-буена зур ярык бар, ул шушы кабер ташы-стелланы утырту өчен булып чыкты. Ташбаканың өстендә геометрик бизәкләр дә бар, аның мәгънәсен галимнәр өйрәнергә һәм әйтергә тиеш. Кызганычка каршы, безнең төрки- татар тарихчылары бу тарихи мирасны өйрәнеп, үз сүзләрен әйтмәде әле.
Уссурийски шәһәре турында язганда, мин бу тарихи мирасларга тагы әйләнеп кайтырмын әле, ә хәзер тагы Ерак Көнчыгышның төрки-татар чорларына тукталасым килә. Заманында Татар дәрьясы дип аталган Тын океан ярларыннан башланган, Евразиянең бөтен урман-тауларын, елга-күлләрен, дистәләгән ыруг-кавемнәрне колачлаган һәм шуларның барысына да хуҗа булган бу Төрки каганатлары, чыннан да, дөньяда тиңе булмаган Татар империясеннән саналган. Шуңа күрә җиһангир Чыңгыз ханның да нәкъ шушы төбәктән, шушы җирлектән, шушы халыктан үсеп чыгуы бер дә гаҗәп түгел.
«Тюркский историограф VIIIв., повествуя о державе своих предков и завоеваниях первых каганов, пишет: «Вперёд (т.е. на восток) вплоть до Кадырканской черни, назад (т.е. на запад) вплоть до Железных ворот они расселили свой народ». Кадырканская чернь — это горы Большого Хингана, а Железные ворота — проход Бузгала в горах Байсунтау, по дороге из Самарканда в Балх, в 90 км к югу от Шахрисяба. В момент своей наибольшей территориальной экспансии (576г.) Тюркский каганат простирался от Маньчжурии до Боспора Кимерийского (Керченского пролива), от верховьев Енисея до верховьев Амударьи. Таким образом, тюркские каганы стали создателями первой евразийской империи, политическое и культурное наследие которой оказало существенное влияние на историю Средней Азии и Юго-Восточной Европы». (История Татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. — Казань, 2002, стр.230.)
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
150
Бу — рәсми билгеләмә, һәм аның авторы — Санкт-Петербург галиме Сергей Кляшторный. Һәм бу билгеләмә тарих һәм заман тарафыннан да куелган, Күлтәгин белән Билге каган кабер ташларына мәңгелеккә уеп язылган...
Алга — Кадыркан иңкүлегенә кадәр, артка — Тимер Капыга кадәр алар үз халкын урнаштырдылар.
Ике арадагы үксез күк түрк халкын җитәкләп, алар менә шулай тәхеткә утырдылар.
Башлыларның башын идерделәр,
Тезлеләрне чүктерделәр...
Инде бу төрки-татарлар кул астында булган җирле кабиләләргә дә бераз бәя биреп үтик. Биредә алгы планга су-мо мохэ, чжурчжэни, кидан, манчжур-тунгус кабиләләре чыга, чин-мачин-кореялылар да бар. Әйткәнебезчә, Бохай-Бөкли каганаты бик нык алга киткән, шәһәрләрдән торган дәүләт булган. Шуңа күрә, тарихчылар бу төбәкне «иң борынгы мәдәни төбәк», дип атыйлар. Кайбер галимнәрнең язуынча, Бохай дәүләтенә нигез салган мохэ кабиләләре белән татан-татарлар бер тамырдан булган, аларның нәселләре Да (Та) дип аталган, бу исә татарның кыскартылган, кытайча варианты.
«В степях Монголии и Забайкалья по Онону издавна кочевали скотоводческие племена татань или татар, — дип яза тарихчылар. — В «Цзинь-го-чжи» о их происхождении говорится, что они были потомками мохэсцев и жили у гор Иньшань. Татань делились в танское время и после на две группы. Жившие поблизости к Китаю назывались образованными, отдалённые от Китая, назывались дикими». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.376.)
Совет чорында язылган бу китаптан без төрки-татарлар һәм аларның җирле халыклар белән кардәшлеге турында шактый дөрес мәгълүмат ала алдык. Соңгы елларда чыккан китапларда, фәнни хезмәтләрдә бу бердәмлек һәм үзара йогынты турында сүз юк инде. Ә бит бу борынгы мохэ кабиләләрендә бөтен яктан төркилек ярылып ята — алар ат ярата, ат ите-сөте белән туклана, аларда юлбарыс культы була, сугыш кораллары төрки- татарларныкы, каберлекләрендә дә төркичә күмү күренә. Тирә-юньдә алар иң көчле халык санала, мохэләр тимер эшен белгәннәр, төбәктә беренчеләрдән булып, тимердән сугыш кораллары ясаганнар. Алар шулай ук җир эшкәртеп, ашлык чәчкәннәр, мал тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Мохэләрдә шулай ук ат өстендә туп уйнау да бик популяр булган, бу үзе үк төркиләрнең кәҗә өчен тарткалашларын хәтерләтә. Мохэләрнең Сихотэ-Али-Хинган кыя тауларына ясап калдырган рәсемнәреннән күренгәнчә, алар ат өстендә, далача киенгән хәлдә сурәтләнгән. Моңа совет чоры рус тарихчылары да игътибар иткән, әмма алар бу тәңгәллекне «төрки-монголлар (татарлар) белән тыгыз бәйләнеш нәтиҗәсе», дип караганнар.
«В тесные взаимоотношеня с тюрками были вовлечены и тунгусы, мохэские племена, обитавшие на Амуре и в Маньчжурии, — дип яза тарихчылар. — Здесь они вплотную соприкасались с тюркскими племенами, предками тюрко-язычных народов Сибири и Центральной Азии. И не только соприкасались, но вместе с ними принимали участие и в политической жизни того времени, развёртывавшейся от
Желтого моря до Аму-Дарьи, Днепра и Дуная». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.322.)
Бохай-Бөкли дәүләтенең 5 башкаласы булуы билгеле, без өйрәнә торган Приморье краенда аларның Шуайбин өлкәсе булган. Әйткәнебезчә, хәзерге Уссурийск шәһәре урынында Бохай дәүләтенең Суйпин-Кайюан калалары булган, хәзерге Партизан районында Шайга шәһәрлеге урнашкан. Мохэлар белемле халык саналган, алар кытай китапларын да укыганнар, кайбер галимнәр әйтүенчә, аларның үз язулары да булган, әмма күпчелек төрки рун язмасын файдаланган, чөнки ул дәүләт теле исәпләнгән.
«Вместе с тем, тесные культурные, политические и экономические связи бохайцев с тюркскими степными племенами обусловили и знакомство с ещё одним, третьим видом письменности: тюркским руническим письмом», дип яза бу турыда тарихчылар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.349.)
Тарихтан билгеле булганча, Ерак Көнчыгышта төрки-татарларның тәэсире ул заманнарда да бик көчле булган, бу мәдәни йогынты гасырлар буе дәвам иткән, хәтта җирле халыкларның
ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
151
бүгенге тормыш-көнкүрешенә дә күчкән. Бүгенге көндә дә Тын океан буенда яшәүче аз санлы җирле халыклар, Сахалин утравында яшәүче нивх, уилта, эвенклар, нанайлар төрки-татар-монголлардан калган чиккән җиләннәр, чиккән читекләр һәм итекләр, милли баш киемнәре кияләр.
«Соответственно сказанному, С.В.Иванов полагает, «израйона Верхнего Приамурья, где древние тунгусы соприкасались с тюрками, а позже с монголами, указанные подвески вместе с поясом постепенно проникали к народам Нижнего Приамурья — предкам нанайцев, ульчей и нивхов. И дальше он пишет: «Рассмотренный материал приводит к заключению, что тюрко-монгольскому компоненту в культуре народов Амура принадлежала большая роль, чем это можно было предполагать прежде, и что влияние на них культуры кочевых скотоводческих племён началось за несколько столетий до образования Монгольского государства, по-видимому, ещё в период киданской имперниии Ляо, а может быть, и ранее». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.326.)
Төрки каганатлар көчсезләнү белән, Ерак Көнчыгышта да кабиләләр арасында ыгы-зыгы, тарткалашлар башлана, хакимияттә бер халык икенчесен алыштыра, яңа дәүләтләр барлыкка килә. IX гасырда, 926 елда Бохай дәүләте киданнар тарафыннан юк ителә, алай да, Манчжурия һәм хәзерге Уссурийск тирәсендә бохайларның мөстәкыйль биләмәләре кала әле. XI гасырда киданнарның дә дәүләте какшый башлый, аларга алмашка чжурчжэннәр килә. Болар да мохэ кабиләсеннән
— нюйчженьнәр була, димәк, төрки-татар тамырлы, дигән сүз. Алар мохэ кабиләләре башлаган эшне дәвам итәләр — дәүләтне, аның икътисадын яңадан торгызалар. Тарихта Цзинь империясе — Алтын империя, дип аталган бу биләмәләрдә гаять сугышчан рухлы кабиләләр яшәгән, алар иген иккәннәр, мәктәпләр тотканнар, китаплар язганнар, кирмән-калалар салганнар. Тарихчыларның язуынча, чжурчжэннәрнең диннәре шаманлык булган, анда борынгы төрки элементлар да бар. Без югарыда телгә алган ташбаканы да кайбер тарихчылар шушы чор ядкәре буларак өйрәнә. Аларның язуынча, хәзер Уссурийски паркында яткан мәрмәр ташбака XII гасырда, чжурчжэннәр патшасы Эсыкуй хөрмәтенә, аның каберенә куелган булган.
Чжурчжэннәрнең Цзинь империясе 118 ел гына яши, ул татар-монголлар белән барган 30 еллык канкойгыч сугышта юкка чыга. Бу сугыш та Ерак Көнчыгышта яшәүче төрки-татар-монгол-кытай кабиләләренең дөнья белән идарә итү, хакимлек өчен тиңсез орышлары булып тора, җиһан күләмендәге бу орышта Чыңгыз хан җиңеп чыга, татарлар кояш чыгышы тарафыннан бөтен дөньяга таралалар...
«В 1210 году начался конфликт монголов с чжурчжэнями, — дип яза тарихчылар.
— Инициатором конфликта выступил Чингиз. Он превый бросил вызов чжурчжэням». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.)
Әмма аңа кадәр сугышчан чжурчжэннәр һәр өч ел саен татар җирләрен талап, татар балаларын урлап, үзләрендә коллыкта тота торган булганнар. «С цзиньцами у монголов были старые счёты, — дип яза тарихчылар. — (Император) Улу (1161-1189) ...приказал своим войскам раз в три года отправляться на север, чтобы истреблять и грабить татарские кочевья. Это называлось набором и истреблением рабов. «Поныне ещё в Китае все помнят,
— писал Мэн-хун, — что за двадцать лет перед этим, в Шаньдуне и Хэ-бее в каждом доме были рябы — татарские девочки и мальчики — все захваченные в плен войсками... Татары ежегодно платили дань чжурчжэням, а те принимали ее за границей, не допуская татар в пределы Цзиньского государства. «Татары убежали в Шамо, и мщение проникло в их кости и мозг». (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.)
Яшь, гайрәтле Чыңгыз хан монгол-татарларның бу хурлыкларына нокта куярга була, әмма ул үзе бу җиңүне күрми, 1227 елда үлә, мәңгелек дошманнары булган чжурчжэннәрне тар-мар итүне васыять итеп әйтеп калдыра. Әмма әле ике арада сугыш моннан соң да ун елга якын дәвам итә һәм татар-монголларның җиңүе белән тәмамлана. Шунысы гаҗәп: урыс тарихчылары татар-монголларның бу җиңүләрен бары тик кара төсләр белән генә тасвирлыйлар, дөнья беткән кебек итеп язалар, шушы хәлләрдән соң алар өчен Ерак Көнчыгышның борынгы тарихы туктый.
«Дальнейшая история Приморья и соседних с ним районов нашего Дальнего Востока мало известно, — дип яза алар. — В географии юаньской династии вместо цветущих
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
152
городов и поселений упоминаются преимущественно развалины бохайских, ляоских (киданских) и цзиньских (чжурчжэнских) городов. Монгольским императорам, начиная с Хубилая, пришлось снова создавать населённые пункты в опустошенных ранее областях...» (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.416.)
Әйе, урыс тарихчылары гасырлар буе татар-монголларны бары тик җимерүчеләр, булганны юкка чыгаручылар итеп кенә күрсәтте. Югыйсә, шул ук Ерак Көнчыгышта, Амур буйларында татар-монголларның йөз илледән артык шәһәрлек урыннары, кирмән-калалары булган бит, әмма аларны өйрәнүче юк. Ерак Көнчыгыш тарихында XIII гасырдан XIX гасырга кадәр бушлык, ул өйрәнелмәгән, чөнки ул урысныкы түгел, ә татар тарихы. Төрки каганлыклар да, Бохай-Бөкли дәүләтләре дә, аларда яшәгән күптөрле кабиләләре дә, төрле чорларда бу төбәк белән идарә иткән төрки- татар-монгол-кытайлары да — алар Зур Татар Тарихының бер өлеше... Әйткәнемчә, урыс тарихы биредә 1860 елдан гына башлана...
Боларны укыган кешедә табигый бер сорау туар — Ерак Көнчыгыштагы ул бөек татарлар кая киткәннәр соң, нигә тарихта юк булганнар? Кытай дәүләте көчәя башлау белән, татарларның бер өлеше шушы милләт составына күчәргә мәҗбүр була, кытайлаша, бер өлеше, төрки-татарлыгын саклап калу өчен, үз кардәшләре янына — Себер, Идел-Урал төркиләре янына күчә. Бүгенге көндә бу татарларның да зур бер өлеше инде урыс милләте составына күчкән, урыслашкан, бер өлеше генә, кояш чыгышыннан алып килгән якты нурны, бөек рухны, тарихи хәтерне саклап, Идел-Уралда һәм Себердә яшәвен дәвам итә...
Алда — кояш чыгышына кадәр,
Уңда — көн уртасына кадәр,
Артта — көн батышына кадәр,
Сулда — төн уртасына кадәр
Яшәүче бар халык миңа буйсына,
Аларның тормышын мин җайга салдым.
Төркинең бәкләре ҺӘМ халкы, сүземне тыңлагыз!
Кабиләләрне ничек берләштерергә кирәклеген әйтеп, Мин монда ташка чокып яздым.
Ялгышу нәтиҗәсендә таркалачагыгызны әйтеп тә,
Мин монда чокып яздым.
...Түркхалкының бөтенесе шулай диде:
Дәүләтле халык идем, кайда инде дәүләтем? Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. Каганлы халык идем, кайда каганым?
Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде.
Күлтәгин һәм Билге каганнарның кабер ташларындагы мең еллык бу сүзләр төрки-татар халкына бүген дә кисәтү, үгет-нәсихәт булып яңгырый...
Уссурийск — иң борынгы кала
Владивостоктан йөз чакрым ераклыкта, төньяк тарафта урнашкан Уссурийск шәһәре бу төбәктә иң борынгылардан санала. Дөрес, аңа урыслар тарафыннан нигез нибары 1866 елда гына салына, һәм ул вакытта авыл Никольское, дип атала. Әмма бу урында бик борынгы шәһәрләр булганлыгы билгеле, аны Суйпин, дип тә, Суйфун, дип тә, Кайюан, Шуайбин, дип тә атыйлар, анда моннан меңнәрчә еллар элек борынгы төркиләр, җирле халыклар, татар-монголлар, кытайлар яшәгән. Шәһәр атамасының Уссурийски елгасына бернинди дә катнашы юк, ул моннан 150 чакрымнар ераклыкта, патша замынында бу төбәк шулай дип аталгач, калага да шул исемне биргәннәр. 1935-1957 елга кадәр шәһәр Ворошилов исемен йөрткән, аннан тагы Уссурийскига әйләнгән. Ә XVIII гасыр Европа карталарында бу урындагы шәһәр хәрабәләре Фурдан, дип күрсәтелгән булган.
Уссурийск — Приморье краеның икенче зур шәһәре, анда 166 мең кеше яши, вакыты-вакыты белән аны төбәкнең башкаласы итү турында да сүзләр булып ала. Әмма ул диңгездән шактый ерак, төбәкнең төньягына таба, Хан күленнән ерак булмаган иңкүлектә, сопка-таулар арасында урнашкан. Шәһәр халкының күпчелеге урыслар — алар 90 процент, аннан кореялылар һәм украиннар — алар өчәр процент тирәсе, ә инде калган милләтләр — азәриләр, әрмәннәр, татарлар, таҗик-үзбәкләр, кавказлылар — барысы бергә дүрт процент тирәсе. Патша заманында бу бистәгә украиннар күпләп күчеп килгән булган, шуңа күрә алар хәзер дә
ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
153
шактый. Монда әле кытайлар исәпкә алынмаган, чөнки алар теркәлмәгән, әмма бик күп. Уссурийски шәһәрендә бөтен ресторан-кафелар, базарлар диярлек шушы кытайлар кулында, аларның биредә бик зур сәүдә базалары бар, ул гектарларга сузылган һәм бөтен Себер шуннан кытай товарын ташый. Шуны да әйтергә кирәк: Кытай биредән кул сузымында гына, машина белән 2-3 сәгатьлек юл, төбәк халкы анда визасыз кереп- чыгып йөри, хәтта теш дәваларга да Кытайга барып кайталар. Уссурийскида бик зур тимер юл үзәге барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, дөнья белән элемтә шуның аша бара, ул Владивосток белән Хабаровски аша Мәскәүне тоташтыра, биредән турыдан-туры Кытайга һәм Төньяк Кореяга да тимер юл сузылган.
Уссурийски тирәсендә төбәкнең иң уңдырышлы авыл хуҗалыгы биләмәләре икәнлеген дә әйтергә кирәк. Ерак Көнчыгышта иң күп соя мае биредә җитештерелә һәм читкә дә чыгарыла, шикәр белән дә шул ук хәл. Биредә шулай ук игенчелек, терлекчелек, аучылык та киң колач алган, бөтен Приморье краен болар ашата, дисәк тә дөрес булыр. Шәһәрдә эре промышленность, машина төзелеше дә бар, югары уку йортлары, аларның филиаллары шактый, музейлар, театрлар, гыйбадәтханәләр дә бар. Уссурийскины өлешчә хәрбиләр шәһәре, дисәң дә була , чик буе булгач, биредә һәрвакыт күпләп гаскәриләр торган, ул хәзер дә шулай. Ә гражданнар сугышы елларында Уссурийскида Колчак гаскәрләре белән бергә Америка дивизияләре дә, япон полклары да торган...
Бу тирәләрдә төбәкнең иң матур табигать тыюлыклары-заповедниклар, әйткәнемчә, диңгездәй зур Хан күле дә Уссурийскидан ерак түгел. Бу күлнең төньяк өлеше Кытай территориясенә керә, калганы — Россиянеке. Хан күле Ерак Көнчыгышта иң зур күл икән, аңа 24 елга коя, нибары берәү агып чыга. Бары тик монда гына төньяк лотослары үсә, оча торган һәм агачта да яши алган балыклар бар икән... Япон режиссёры Акира Куросава биредә «Дерсу Узала» фильмын төшергән, заманында күренекле галимнәр һәм сәяхәтчеләр Пржевальский һәм Арсеньев төбәктә тикшерү эшләре алып барганнар. Әлбәттә, урман-тауларында юлбарыслар яшәгән, «алтын тамыр» женьшеньнәр үскән Уссури төбәге табигый тыюлык булып санала. Биредә шулай ук тау үсемлекләре дендрарие, аюлар питомнигы, Ерак Көнчыгышның астрофизик обсерваториясе дә урнашкан.
Уссурийски шәһәрендә мин берничә көн булдым, анда яшәүче милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, мәчет-гыйбадәтханәләрдә булдым, тарихи урыннарны өйрәндем, җирле тарихчылар белән әңгәмәләр алып бардым. Әйткәнемчә, моннан мең еллар элек төрки-татарлар бу урында шәһәрләр салып, дәүләтләр төзеп яшәгәннәр, алар төрки каганатлар составында да булганнар, Бохай дәүләтендә дә яшәгәннәр, ә инде 1234 елда бу борынгы кала Чыңгыз хан варислары кулына күчкән.
«Итак, что же было на месте нынешнего города Уссурийского в древние времена?
— дип яза тарихчылар. — Это стало ясным по мере накопления сведений из древнейшей истории этих земель. Еще до VIII века, когда юг нынешнего Приморья вошёл в состав государства Бохай, в долине Суйфун обитало племя шуайбинь. Позднее возникла область Бохайского королевства с таким же названием. Именно к бохайскому периоду относится время возникновения Южно-Уссурийского городища». (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.19.)
Җирле тарихчылар бу урында Шуайбин каласы булган, дип язалар, биредә шул исемдәге кабиләләр яшәгән, аларның гыйбадәтханәләре, кремль-кирмәннәре, хакимият сарайлары булган, бу халык ат яраткан, тирә-юньгә ат һәм тоз саткан. Инде югарыда язганыбызча, бу төбәк тә башта киданнар кулына, аннан чжурчжэннәргә күчә, аларның юлбашчылары Эсыкуй да биредә яшәгән, дигән тарихи мәгълүматлар бар, Уссурийски уртасындагы мәрмәр ташбака да аның хөрмәтенә куелган булган, диләр.
«Из государственной летописи Золотой империи (Цзинь) известно, что именно сюда переселились чжурчжени во главе со своим вождём Ваньян Чжуном (Эсыкуем). По мнению историка и археолога В.Е.Ларичева, одна из уссурийских черепах была посвящена памяти именно князя Эсыкуя из правящего рода Ваньян, умершего в 1148 году». (Уссурийск..., стр.20.)
Менә без хәзер Уссурийски шәһәренең ял паркында, шул ташбака янында басып торабыз... Без, дигәнем — Уссурийски шәһәрендә татар-башкорт милли оешмасы җитәкчеләре Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар һәм Владивосток шәһәреннән килгән милләттәшебез Риф Хәсәнов. Ун тонналы бу мәрмәр ташбака элек башкарак урында булган, аның сыңарын Хабаровскига алып киткәннәр , монысын бирегә күчергәннәр. Биредән ерак түгел борынгы халыкларның кирмән-кремле булган, анда аларның гыйбадәтханәләре дә урнашкан, юлбашчыларының каберлекләре дә шунда булган. Әйткәнемчә, бу ташбакаларның сыртында такта-стелла
ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА
154
урнаштырылган булган, анда борынгы юлбашчылар турында мәгълүмат бирелгән. Ә мәетләргә килгәндә, 1872 елда кытайлар килеп, аларны казып алып киткәннәр. Ташбакалардан тыш та әле бу урында моннан йөз ел элек төрле тарихи ядкәрләр булган, алары инде урысларның өй нигезләренә, таш корылмаларына «күчкән». Бу турыда рус галимнәре үзләре үк менә нәрсә язып калдырганнар:
«В 1881 году путешествующий по Уссурийскому краю действительный член ИРГО И.С.Поляков отмечал: «К сожалению, оставшиеся памятники в виде человеческих статуй, разного рода орнаментов, каменных глыб с надписями теперь недоступны для наблюдателей; большая часть из них ушли на фундаменты воздвигнутого здесь ныне русского поселения, это казармы для двух стоящих здесь батальонов, а также громадные и красивые ряды домов, построенные добровольными русскими колонистами или переселенцами. Я видел только двух сделанных из камня черепах громадных размеров: они остались на месте только потому, что их было невозможно стащить с места при малом количестве людей...» (Уссурийск..., стр.14-15.)
Уссурийски каласы һәм аның тирә-юнендә әле моннан йөз ел элек кенә борынгы халыкларның шәһәр хәрабәләрен күрергә мөмкин була, алар үзләренең зурлыклары һәм табылдыклары белән тарихчыларны таң калдыралар. Шушы шәһәрдә укытучы булып эшләгән краевед А.З. Фёдоров 1911-1916 елларда Уссурийски янында казу эшләре алып бара һәм археологик истәлекләрнең нибары 5 проценты гына сакланып калуын яза. Әмма шул калган кадәресе дә аны шаккатыра, ул борынгы шәһәрнең бөтен яктан да зур әһәмияткә ия булуын әйтә:
«Во время одной из экскурсии по окрестностям Никольска-Уссурийского на правом берегу р.Раздольной у кирпичного завода Никлевича я наткнулся на огромное нагорное городище, — дип яза Фёдоров. — Валы мощными линиями обрисовывали его контуры и, следуя за всеми особенностями рельефа, кольцом охватывали склон горы. Я был изумлён развернувшейся передо мной картиной. Ходячая фраза о том, что Уссурийский край — край молодой, ещё совершенно нетронутый ничьей культурой, не соответствует истине...» (Уссурийск..., стр.19.)
Әйткәнемчә, бу борынгы тарих, мең еллык шәһәрлекләр барысы да мохэ- чуржчжэн мирасы буларак кына өйрәнелә, ә төбәкнең 1234 елдан соң чоры бөтенләй яктыртылмый, имеш, татар-монголлардан берни калмаган. Әлбәттә, һич кенә дә алай булалмый, чөнки татар-монголлардан бөтен дөньяда шәһәрлек урыннары, кирмән-крепостьлар калган, аларны галимнәр һаман өйрәнәләр, ә биредә генә берни калмаган икән! Уссурийски шәһәрендә мин бу сорауларымны урыс тарихчыларына да бирдем. Владивостоктан килгән археолог Александр Мезенцев һәм тарихчы Юрий Никитин биредә тикшерү эшләре алып баралар икән, алар белән махсус очрашу уздырдык, анда җирле тарихчы Андрей Коваленко һәм башкалар да катнашты. Аларның әйтүенчә, җирле тарих инде шактый яхшы өйрәнелгән, кытай чыганаклары да мәсьәләгә ачыклык керткән. Әмма кытайлар һәм кореялылар бу төбәктәге борынгы тарихны үзләренеке итеп күрсәтү өчен бик нык тырышалар икән, бу хәл рус тарихчыларын да сагайткан. Шулай, Россиядә борынгы тарихны татарларга бирмәс өчен әллә нинди мифик милләтләр уйлап таптылар да, хәзер аның белән нишләргә дә белмиләр, ә кытайлар алардан сорап та тормаячак, алар инде монда.
«Ни өчен бу борынгы тарихка төрки-татар күзлегеннән карамыйсыз?» дигән сорауны да бирдем мин аларга. «Материал җитәрлек түгел», дип җавап бирде рус тарихчылары. Материал бар, ул аяк астында аунап ята, бу борынгы шәһәрлекләрнең күбесе төрки- татар-монголлар чорында төзелә, дәүләт-империяләре гөрләп чәчәк ата... Алай да, рус тарихчылары бу яктагы борынгы халыкның, шул исәптән, бохайлыларның да монгол телле булуларын таныдылар, әмма «татар телле» дип әйтүдән тыелып калдылар.
Мин ташбака турында да сорадым, ул кайсы халыкның, кайсы чорның мирасы, дидем. Җавап төрлечә булды — XII яки XIII гасыр, унөченче гасырның да, имеш, 1230 елы. Безнең уебызча, бу даталар да борынгы мирасның татарларныкы булуын яшерү өчен әйтелә, чөнки 1234 елдан бөтен Ерак Көнчыгыш татар-монголлар кулына күчә. Хәзерге Уссурийски урынындагы Суйпин-Фурдан шәһәренең әле 1635 елга кадәр — манчжурлар килеп яулап алганчы яшәгәне билгеле, әмма ул чор өйрәнелмәгән. Алай да, галимнәрнең әйтүенчә, бу тирәләрдә борынгы рун язулы чүлмәк ватыклары да, татар яугирләренең каеш аеллары да, татар-монгол чорының башка ядкәрләре дә табылган, боларга әле Владивосток турында язганда да тукталырбыз.
ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР
155
Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да булдык, ул элеккеге чиркәү мәктәбе урнашкан кечкенә генә таш бина булып чыкты. Ни гаҗәп, шундый борынгы шәһәрдә музей нибары 1999 елда гына ачылган, 1916-1917 елларда ул сүздә генә калган. Музей әллә ни бай түгел, биредәге борынгы шәһәрлекләрдән табылган ядкәрләр Владивостокка, Хабаровскига һәм башка шәһәрләргә таратылган, Мәскәү- Петербург музейларында да урын алган. Музей каршында меңьеллык таш ядрәләр, таш тегермәннәр тәгәрәп ята, алар бу тирәдәге тау-сопкалардан җыелган. Эчтә исә һаман шул Бохай дәүләте, мохэләр, киданнар, чжурчжэннәр... Монда төрки- татарның үзе дә, эзе дә юк, аны эзләп йөрүдән мәгънә дә юк, «татар», дигәч, сиңа күктән төшкән кешегә караган кебек карыйлар...
Ә кореецлар бу төбәкне «яулап алуны» мәдәни яктан башлаганнар — Уссурийск уртасында корееялы бер шәхси эшмәкәр ике катлы «Корея мәдәният үзәге» төзеп куйган, андагы заманча музей-залларны мин Владивостокта да күрмәдем. Алардагы кореялыча һәм русча экспонатлардан күренгәнчә, бу җирләр заманында кореецларныкы булган икән... Кытай да шулай дип яза, бөтен Ерак Көнчыгышны кытай җирләре, дип, географик карталар бастырып чыгаралар. Уссурийск янындагы бер тау-сопка башына Будда сынын менгереп куйганнар, ягъни, бу — чин-мачин, корея җирләре, дип, беренче казыкны какканнар инде. Ә татарларның биредә утырып эшләргә офислары да юк, халык, нәрсә булса да, Арча татарлары өенә җыела...

Ахыры киләсе санда

Реклама