ӘДӘБИЯТ ЕЛЫ ДӘВАМ ИТӘ...

 

Яңа еллар мөбарәк булсын, мөхтәрәм милләттәшләр!

«Вакыт агышын тоеп була, тыеп булмый», дигән гыйбарә бар. Күңел белән һәрчак тоеп торган, безнең белән янәшәдә кебек булган вакыт безгә кагылмыйча гына, көнне төнгә алыштырып каядыр күченә бугай... Без үз җирлегебездә, үз оябызда калабызмы? Вакыт белән янәшә торсак, әлбәттә, ул безне узып каядыр китә дә китә инде... Әгәр кешелек, бар җиһан вакытның эчендә, ул аннан аерылгысыз дип исәпләсәк, без үзебез 365 мәртәбә көн белән төн алышынган арада вакыт арбасына утырып әллә кайларга күченәбез булып чыга. Бу күчеш вакытында кемдер туа, үсеп җитлегә, кемдер тәмам өлкәнәеп бу җиһанны, димәк, вакытның үзен ташлап китә... Вакыт тудыручы да, вафат итүче дә түгелме? Мондый олуг кодрәткә Бер Хак үзе генә ия диелә изге китапларда... Шуңа күрә дә Вакытны зурлап-олылап Галиҗәнап Вакыт дип әйтү дә шагыйрьләр әйткән сүз генә түгелдер... Хәтта: «Вакыт — Илаһының үзе», — дип бәяләүче акыл ияләре дә бар икән... Тәүбә, тәүбә...

Кояш — Күкнең, галәмнең сәгате дигән йомры сүз әйтүче дә булды... «Кояш дүрт ярым миллиард елдан соң сүнәчәк», — диде беркөн эфирдан бер акылсыз акыл иясе... Каян белгән, ничек исәпләп чыгарган диген?.. Йөреп торган сәгать туктамый калмый... Аны тагын көйләп җибәрәләр...

Көн уртасы, туктап калды сәгатем, Юк иде лә кинәт туктау гадәте...

Соңга калдым килер, барыр юлымда, Шул сәгатем туктап калу сәбәпле...

Сәгатькә ни, аның һичкем каршында Юк бирәсе йә аласы ә.җсәте...

Без генә ул баш күтәрми көн-төнен Үтибез һаман кемнеңдер хаҗәтен.

Вакытны кертермен димә тәртәгә, Җитсә дә күпкә акылың, сәләтең.

Йөреп китте тагын дивар сәгатем,

Туктап калыр беркөн гомер сәгатем.

Үз арбасына безне утырткан ел уктай очып киттеме, ярсулы дәрьядай агып үттеме? Көтмәгәндә, уйламаганда Җир шарының биш кыйтгасында берсеннән-берсе куркыныч бәла-казалар, җир тетрәү, сунамилар, дистәләрчә бүтән табигый фаҗигаләр белән бергә Адәм балалары бер-берсенең каннарын да койдылар. Шәһәрләрен, йорт-җирләрен җимереп җир белән тигезләделәр, яндырып көл иттеләр... Дистәләрчә, йөзләрчә меңнәр туган туфрагыннан, нигезеннән киселеп, качып, күз күрмәгән газаплы сәфәрләргә чыгып һәлак булдылар. Урта диңгез ярын тутырып урнашкан өч дистәгә якын дәүләтнең берсендә генә булса да үтереш-кан кою булмый калды микән? Йа, Хода, Хак Динебезнең бишеге булган изгедән-изге җирләрдә күктән утлы үлем ташлары явып торды... Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганга 70 ел үткән бер дәвердә кабат Җир шарын дерелдәтә бомбалар шартлавы. Бомбалары нинди әле... Илебез сугышта өч дистә миллион Ватандашыбызны югалтты. Без — яудан аяксыз, кулсыз кайткан әткәйләрнең малайлары, оныклары, торыннары сугышның ни икәнен беләбез, тоябыз... Сугышта гаеплеләрне эзлиләр. Сугыштан соң 70 ел дәвамында эзләделәр... Баксаң, елганың ике яры булган кебек, конфликтларның сәбәпләре дә берәү генә түгелдер... Әмма ике яктан да бер гаепсез халык кырыла... Кем гаебе, гөнаһлары өчен? Боларны белеп торган Бөек Күк шушы вәхшилек, акылсызлык, имансызлыкны күреп, әле дә туктатып куймады үзенең сәгатен... Күкләр адәм балаларына тагын да мөмкинлек бирә тәүбә итәргә, тәүбә итәргә.... Иманга килеп, Бер Аллаһыга сыенырга...

Узган ел — әдәбият елы булып билгеләнгән безнең мәмләкәтебез өчен дә зур сынаулар елы булды... Әдәбияты, мәдәнияте, тарихы орышлар-түнтәрелешләр, искене җимереп яңаны төзүләре, йодрык белән ирешелгәнне елъязмалаган дәверләрдәге каләм кодрәтен кайтарып буламы икән?.. Алай дисәң, ул чор дәверләрдә дә гуманлылык бөтенләй суеп ташланмаган, яндырып көлгә әверелеп бетмәгән икән бит... Ярылып авышкан, әмма сутлап киткән бер сау тамырдан ишелми калган ярны хәтерләткән бүгенге әдәбиятыбызны савыктырырга омтылу кысыр теләк — утопия гына түгелдер, шәт... Һәрхәлдә без, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге хәлен өметсез димибез... Аның хакыйкый хәле шул бер тамырга тартылып ишелми калган яр кебек булса да... Тамыры нинди, тамыры!!! Меңнәрчә еллык катламнардан сут алып исән калган юан тамыр ич ул!..

Әдәбият елы әдипләр өчен — әдәби иҗат; галимнәр өчен — шул иҗатны меңьеллык үрнәкләре мыскалына салып, үлчәп барлау, нәтиҗәләр чыгару, алгы көннәрен фаразлау; әдәби журналлар, милли матбугат өчен — үз авторларын, үз укучыларын барлау, аларның даирәләрен күбәйтү, ишәйтү белән үтте... Әдәбият елы башка еллардан берьягы белән дә аерылмады... дип бәя бирүчеләрнең фикеренә аяк терәп каршы килергә җыенмыйм... Әдәбият елы әдәбиятчылар өчен генә түгел ләса... Шул бер ел эчендә һәркем, һәр оешма, һәр район-шәһәр үзе өчен нинди максатлар билгеләде дә, шуңа ирешү өчен үзе нинди гамәлләр кылды?

Без, «Казан утлары» журналы редакциясе, үз алдыбызга иң беренче нәүбәттә әдәби журналыбызның авторлары һәм укучылары даирәсен барлау, аларны ишәйтүне максат итеп куйдык. Моның өчен республикабыз һәм күрше төбәкләрдәге 18 район авылларында, шәһәрләрендә очрашулар үткәрдек... Бу гамәлләребезне тормышка ашыруда республикабызның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән тыгыз элемтәдә булдык... Бу уңайдан шушы ике министрлыкның карамагындагы җирле оешмалар, мәктәпләр, китапханәләр, театрлар белән элемтәләребезнең тагын да ныгып калуын әйтәсе килә.

Аеруча Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, шәһәрнең педагогика институты, Алабуга педагогика институты, Әлмәтнең муниципаль институты, Чаллы, Минзәлә, Арча педколледжларында журналыбыз авторлары, галимнәр катнашында үткәргән чараларда меңнәрчә яшьләребез милли әдәбиятыбыз белән чын-чынлап танышты.

Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Буа гимназияләрендә биш йөздән артык яшь иҗатчы белән үткәргән мастер-классларда, Арча педколледжында өр-яңа проект — «Әдәбият дәресен язучы үткәрә» дигән чараларда катнаштык.

Минзәлә, Буа, Әлмәт шәһәрләренең драмтеатры, Чаллы шәһәренең Энергетиклар сараенда «Казан утлары» редакциясе көннәре безне куйган максатларыбызга якынайтты дип беләбез... Чувашстанның Шыгырдан авылы, Марий Элның Бәрәңге районнарындагы гимназияләрдәге очрашулар да укучыларыбызның даирәсен киңәйтер, дигән өметтә калабыз.

Әдәбият елында иҗатчыларыбызның активлыгы бермә-бер артты дисәк, хакыйкатькә хилафлык килмәстер... Узган елда гына да журналыбызда 4 роман, 26 повесть, 16 әдәби тәнкыйть мәкаләсе, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы 8 очерк басылып чыкты. 45 шагыйрь үзләренең иҗат үрнәкләрен журнал укучыларына

 

тәкъдим итте. Журналыбыз әдәбият галимнәре, тарихчылар, сәясәтчеләр өчен трибуна буларак та хезмәт итте. Әдәбият елы әдәби иҗат белән үтте, шөкер!

Алдагы ел Рәсәй күләмендә кино елы, республикабызда табигый сулыкларны

  • экологияне саклау елы буларак билгеләнде. Елларның билгеләнеше, багланышы шартлы гына. Табигатьне саклау, эчкән суларыбыз, сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбызның чисталыгы, пакьлеге, хәләллеге безнең милли, гаиләләребез традицияләренә бик тә ятышлы. Шул традицияләрне югалтмау өчен дә әдәбият, сәнгать кирәк шул... Милли кино сәнгатебезне тернәкләндерү, иң әүвәле милли әдәбиятыбызга нигезләнгән икәнен аңлый башларбыз, шәт...

Безнең өчен инде аяк баскан елыбыз ул — Җәлил елы, Тукай елы да... Бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулу әдәбият елының быел да дәвам итәчәгенә нигез булып тора. Тукаебызның олуг юбилеена галимнәребез бөек шагыйребезнең 6 томлык тулы Академик басмасын әзерләп, Тукай энциклопедиясен төзеп каршылыйлар... Журналыбыз исә Тукай турында роман, төп герое Тукайның әнисе Бибимәмдүдә булган повесть, Тукай һәм аның чордашларына багышланган очерклар, драма әсәрләре, шигырьләрне мулдан бастырып чыгарырга бүгеннән үк әзер. Агымдагы елда республикабыз язучыларының чираттагы корылтае узачак... Ничек инде ул тагы да әдәбият елы булмасын ди...

Рәсәйдә иҗат берлекләренең киләчәге әлегәчә хәл ителмичә кала. Төп мәсьәлә

  • иҗатчының — булсын әдәбиятчы, рәссам, көйләр язучы — социаль статусы хокукый яктан билгеләнмәгән. Советлар чорында бер идеологиягә буйсындырылган бөтен рухи дөнья (диннәр исәпкә алынмый) дәүләтнең түбә астына кереп, хаклы рәвештә дәүләт заказларын үтәүче, иҗади эшчәнлеге күптөрле социаль яклаулар белән гарантияләнгән, күпсанлы оешмалар, берлекләр, институтлар бар иде... Бүген иҗатчыга, бигрәк тә каләм әһелләренең хезмәтенә шөгыль, хобби дигән караш яши. Соңгы ике дистә ел дәвамында хаксызга яклаучысыз калган иҗатчыларны эшкуарлар, товар җитештерүчеләр итеп кенә бәяләү гумансызлыкның бер чагылышыдыр.

Ил буенча шундый вазгыять, шундый «уен кагыйдәләре» гамәлгә куелганда, иң зур югалтуларга милли әдәбиятлар, милли мәдәниятләр дучар булачагы һәркемгә ачык... Милли иҗатчыларның яңа буыннарын милли мәктәпләребез, урта һәм югары уку йортларында гына укытып, тәрбияләп буласы да исбатлауны таләп итми... Ана телебез уку-укыту теле, фән теле буларак та үз позицияләрен елдан-ел югалта барган, глобализация дигән афәтле бер чорда барлык иҗат институтларын милли мәктәпләребезнең эшчәнлегенә бәйләү хәзер кайчандагыга караганда да зарур. Хөкүмәтебез, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан милли мәктәпләр һәм рус сыйныфларында укыту өчен яңа дәреслекләр төзүне без соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарылган иң саллы эш дип бәялибез... Укыту-тәрбия эшләрендә милли гимназияләр буларак оешкан мәгариф учакларында нәтиҗәләрнең бермә- бер югары икәнен һәр очрашуда күреп инанабыз. Шушы эшләр дәүләт телләрен үстерү буенча Республика программасы кысаларында иҗат оешмаларын, аерым иҗатчыларны тагын да активрак җәлеп итеп алып барылсын иде... Әлеге программа буенча ел саен билгеләнә торган грантларның иҗат берлекләре, әдәби журналлар өчен аерым квоталарын булдыру да бик зарур хәзер.

Республикабыз язучылары үзләренең корылтае алдыннан милли әдәбиятыбызның үсеш процессын һәрьяклап тикшерү, ил һәм дөнья күләмендә әдәби багланышларны булдыру, яшь алмашны барлау, Бөтендөнья әдәби мохитенә керү, әдәби тәрҗемә, иҗатчыларның хезмәтенә түләү кебек мәсьәләләрне дә күтәреп чыгарлар дип көтәбез. Моның өчен «Казан утлары» һәм барлык әдәби матбугат чаралары үзләренең ишекләрен киң ачып куячак...

Яңа елга аяк басар алдыннан табигатьтәге үзгәрешләр, гадәттәгедән җылы һава торышы барыбызны да гаҗәпкә калдырды... Хәтта бөреләр ачылды, үләннәр, гөмбәләр борын төртүе күзәтелде... Кинәттән килгән суык аларны һәлак итәр инде... Шулай да җәмгыятьтәге, аерым илләр-дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге җылылык-«оттепель»не бөтен кешелек зарыгып көтә бит... Ул көннәр-атналарны вакыт галиҗәнапләре тизрәк алып килсен иде... Яки вакыт безне шунда туры илтсен иде. Ходай иҗаттан аермасын! Амин!

 

Реклама