Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МУЗЫКАСЫН ЯҢАРТУЧЫ

АЛМАЗ МОНАСЫЙПОВНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ
ХХ гасырның 1960-1980 еллары татар музыка сәнгатендә яңа тенденцияләр белән билгеләнә. Ул үткәндәге һәм хәзерге көндәге тискәре якларны күрсәтә алу, иҗатта кайбер ирек мөмкинлекләре ачылу, илдәге сәяси климат җылыну белән бәйле. Музыкаль әсәрләр тәэсирлегенең һәм эчтәлек үзгәрүнең тагын бер сәбәбе — чаралар арсеналын тамырыннан яңарткан электрон- компьютер музыкасы, алеаторика, сонористика, серияләр, додекафонияләрдән торган яңа техниканың милли республикаларга үтеп керүе. 1960-1980 елларда, консерваториянең композиция кафедрасы мөдире, танылган музыкант, теория белгече һәм композитор Альберт Леман җитәкчелегендә, заманча ысул-чаралар белән коралланып, яңа идеяләргә омтылган бер буын үсеп чыга. Ә.Бакиров, Х.Вәлиуллин, Ф.Әхмәтов, Б.Мөлеков, А.Монасыйпов, Р.Еникеев, М.Яруллин, Р. Билалов кебек яңа исемнәр таныла башлый. Ә инде атаклы дирижёр Натан Рахлин җитәкчелегендә 1967 елда симфоник оркестр оешу нәтиҗәсендә, татар композиторларына симфония өлкәсендәге талантларын күрсәтергә дә мөмкинлек туа. Шул вакытта Н.Җиһанов, А.Монасыйпов, Ф.Әхмәтов һ.б. бик күпләрнең симфонияләре дөнья күрә дә инде. Шактый санда камера-инструменталь музыканы башкаручылар да өлгереп җитә. Бу чорда иҗат ителгән әсәрләргә , нигездә, чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән тасвирлау һәм замандашлар образына мөрәҗәгать итү хас.
Нәтиҗәдә, татар музыкасы тарихында алдагы дистәләгән еллар театр музыкасын эшкәртү белән бәйле булса, 60-80нче елларда күбрәк симфония һәм камера- инструменталь музыка жанрлары үсеш ала. Композиторларның стиль юнәлешләре күп төрле. Элегрәк стиль юнәлешләре дистәләгән еллардан соң алышынсалар, хәзер бер үк вакытта берничә стиль яшәргә, ул гына да түгел, шул бер үк композитор иҗатында берничә стильне бер үк вакытта янәшә кулланырга мөмкин.
Милли композиторларның яшь буыны арасында бу чорда иң күзгә ташланган вәкиле итеп Алмаз Закир улы Монасыйповны атарга кирәктер. 1925 елда Казанда туган егет башта музыка мәктәбендә, аннан соң музыка училищесында белем ала; консерваторияне өч мәртәбә тәмамлый: 1950 елда — виолончельдә уйнаучы буларак, 1956 елда — композитор буларак һәм 1962 елда — дирижёр белгечлеге буенча. Композитор опера театрында дирижёрлык вазифасын үти, берничә ел консерваториядә композиция дәресләрен алып бара. 1972 елда Мәскәүгә китеп, анда урнашып, күп кенә әсәрләр иҗат итә. Нәтиҗәдә, ул 60-80нче елларда үзе артыннан зур бер төркем яшь иҗатчыларга юл ярган иң танылган шәхес була.
А.Монасыйпов иҗаты консерваториядә — 1950-1960 уку елларында ук башланып китә, нигездә, бу чорда ул романслар һәм җырлар язу белән мавыга. «Башкалардан нәрсә белән аерылып тора?» дигән сорау куйсак, моңарчы татарларда күренмәгән джаз ритмнарында һәм чалымнарында, дип әйтү дөрес булыр. Моның сәбәбе дә ачык: 1948 елда Казанга Шанхайдан джаз уйнаучы О.Лундстрем оркестры кайта һәм төпләнеп кала. Алар еш кына концертлар бирәләр. Боларга мөкиббән киткән А.Монасыйпов үзе дә оркестрда уйный, бертуган Олег һәм Игорь Лундстремнар белән булган дуслыгы озакка сузыла, аларның Мәскәүдә яшәгәндә дә дуслык җепләре өзелми. Джаз тәэсире (дулкынлы интонация, бәрмә тембрларның муллыгы, синкопалы ритмнар һәм диссонанс гармония) А.Монасыйпов иҗатында моннан соң да шактый сизелеп тора. А.Монасыйповны татар милли музыкаль эстраданы башлап җибәрүче дип атарга хакыбыз бар, аның юнәлешен Р.Билалов, Р.Еникеев, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Р.Абдуллин, Л.Батыр-Болгарилар үзләренең иҗатлары белән дәвам итәләр.
Музыка җәмәгатьчелеген аның «Виолончель өчен романс», «Скрипка һәм фортепиано өчен соната» кебек әсәрләре җәлеп итә. Биредә ул Р.Яхинның романтик традицияләрен үстерә, чөнки аларда — шул ук хисләр муллыгы, ярылып яткан
187
тойгылылык, эмоцияләр өстенлеге. Композиторның «Балет сюитасы» (ул «Шомбай» балеты өчен язылган була, әмма сәхнәгә барып җитми) — беренче чор белән икенчесе арасындарак туган әсәр. Биредә композиторның эзләнүләре икегә аерыла кебек. Әгәр беренче бүлекләрендә ул романтик традицияне дәвам итсә, соңгыларында XX гасырга хас арттырып күпертелгән, экспрессив образларга өстенлек бирә.
Композиторның өлгереп җиткән чоры 70-80нче елларда иҗат ителгән 4 симфония белән сыйфатлана. Боларда элеккеге хислелеккә, йомшак яңгырашка урын калмаган, авторның үзенчәлекле стиле формалашып җиткәнлеге тоела. Образлар кырыслык һәм кырлылык белән аерылалар. Бу инде тормышны үзеңчә күрү — симфонияләрдә аны борчыган проблемалар күтәрелә. Шунысы дикъкатьне җәлеп итә: аның әсәрләрен башкарган саен, музыка җәмәгатьчелеге йә аптырашта кала, йә кискен тәнкыйтькә күчә. Бик аз кеше аны татар музыкасы тарихының яңа бер чорын башлаучы дип таныса, күпчелеге бу хәлне традицияләрне җимерү дип кабул итә.
Автор үзенең симфонияләрендә бөтенләй көтелмәгән темаларга — заманыбызның күңелсезлекләренә, шәхес белән җәмгыять каршылыгына, кешенең иреген һәм мин- минлеген санга сукмауга кагыла. Тышкы яктан яхшы булып күренгән тормышка алар җимергеч булып килеп керә, моңарчы авыз ачарга да рөхсәт ителмәгән проблемаларны ачып сала. Беренче кат тормышыбызның тискәре яклары сәнгать әсәрендә чагылыш таба башлый, каһарманнар булып халыкны ияртеп баручы алыплар түгел, рухи яктан өстен, әмма көчсез һәм сындырылган шәхесләр алга чыга. Композитор иҗатында рух — рухсызлык, нечкә күңеллелек — каты бәгырьлелек, уалучанлык — көч, акыллылык — мәгънәсезлек, югарылык — түбәнлек кебек фәлсәфи антитезалар баш калкыта. Аның әсәрләрендә тынгысыз бәргәләнгән фикер өстенлек итә. Ул мактамый, ә тикшеренү белән шөгыльләнә, тасвирламый — фаш итә, шатланмый — газап чигә. Каршылыклар ачып, үтә үткен итеп тасвирлау, психологик конфликтлар йомгагын чишәргә тырышу, рефлекс һәм арттырып күпертү, XX гасыр музыкасына ачыктан-ачык йөз тоту — А.Монасыйповны татар музыкасында аерып торучы иң көчле сыйфатлар.
Күпчелек симфонияләренең драматургия корылышы түбәндәгедән гыйбарәт: кереш эпизоды — темага әзерлек. Бу — авторның соңыннан шәрехләүгә күчә торган уйланулары — вакыйга-хәлнең үзгәлегеннән чыгып уртаклаша, хәленә керә яисә фаш итә. Автор шәхесе үзен һәрчак сиздереп тора, ул борынгы грек хорындагы корифей кебек, хисләр белән идарә итә: хуплый, юл күрсәтә, хөкем чыгара.
Образларның икенче катламы (алар ярдәмендә төп тема күтәрелә дә инде) идарә ителмәслек агрессив, төрлечә хәрәкәтле, туктаусыз агымны хәтерләтә. Бу образның үсеш сызыгы бәрмә ритмнарга, кискен, кырыс интонацияләргә корылып, куркыныч һәлакәт китереп чыгарыр дәрәҗәгә барып җитәрдәй тискәре хисләрне куертуга таба омтыла. Моның чыганагы — П.И.Чайковскийның, Г.Малерның, Д.Шостаковичның тискәре образлы скерцолары яки маршлары. Ләкин әлеге образлар А.Монасыйповта киңрәк урын алалар. Бу тәртипсез, юлында очраган һәрнәрсәне җимереп үтә торган көч симфония вакытының өчтән икесен диярлек били. Һәм шулай да, усаллык пәрдәсе аша башта зәгыйфь, аннан соң сизелерлек дәрәҗәдә, герой темасы ачыла башлый. Бу — образларның өченче төркеме яки симфониянең читтәрәк торган партиясе. Аларда рефлексия белән патетика сынык яки үсешкә омтылган мотивлар, ритм өзеклеге, өзекләрнең үзгәртелеп кабатлануы ярдәмендә бирелә. Автор монологлары бераз читләшкәнрәк, фәлсәфирәк булса, бу тема шартлау дәрәҗәсенә җитеп куертылган, экспрессив була. Әсәрнең драматургия үзәге дә шушы ике каршылык көрәшендә. Алар арасындагы мөнәсәбәт еш кына каһарман файдасына төгәлләнми. Финал, кагыйдә буларак, фаҗига белән тәмамлана. Ләкин бу — көрәштәге үлем. Шуның өчен симфониянең ахыргы өлеше, каһарман үлеменә реквием буларак, якты яңгырый.
Югарыда бирелгән «программа» әлегечә тасфирланмаган бер бүлекле яңа симфония-поэма жанрын ача. Симфонияләрдә еш кына бер түгел, ә берничә конфликт булырга мөмкин. Моның ачык мисалы — «Муса Җәлил» дигән Икенче симфониясе. Биредә үзәк дип саналган «халык — дошманнар» конфликтыннан тыш, рух ныклыгы һәм икеләнүләрне, геройларча омтылыш белән иронияне колачлаган шәхси көрәш конфликтлары да бар. Шунысын искә төшерү мөһим: композитор, кагыйдә буларак, һәр яңа әсәренә яңа бурычлар куя. «Беренче симфония»дә шәхси конфликтка күбрәк игътибар бирелгән булса, «Икенче», «Өченче симфония» ләрдә шәхес белән җәмгыять арасындагы низаг күрсәтелсә, «Дүртенче симфония»дә (автор аны «Дастан» дип тә исемли) — халык язмышы турында уйланулар, дөнья глобальләшүгә юл тотканда,
188
милләтләрнең исән калу проблемасы күз алдына баса.
Дүрт симфониядән тыш бу чорда «Скрипка һәм оркестр өчен концертино», фортепиано өчен берничә цикл («Дүрт пьеса» һәм Марш», «Мозаика»), «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы дөнья күрә. Беренчесендә автор испан ритмнарын милли көйләр белән кызыклы итеп тоташтыру бурычын куя. Композитор ирексездән борынгы Шәрыкка, үткәннең экзотик музыкасына, төркиләрнең әле бер кабилә булып, гарәп-фарсы дөньясы белән аралашып яшәгән дәверләргә тартыла. Әмма ул, Көнчыгыш белән бергә, Көнбатыш белән дә элемтәләрне истән чыгармаска омтыла. Фортепиано өчен язылган циклларга килгәндә (мәсәлән, «Мозаика» дигән әсәрендә), алар күбрәк кешенең эчке дөньясына юнәлтелгән. Аларда рухи тормышының төрле яклары, дөньяны тою, мохит, көндәлек яшәеш үзенә тарта. Безне чолгап алган тирә-як никадәр күптөрле булса, аның образлары да шулкадәр үк төрле. «Тукай аһәңнәре» дигән әсәрендә ул, джаз белән борынгы мөнәҗәт һәм шәрык көйләрен бергә кушып, Тукайның тәнкыйди-тискәре тойгыларын да ачып бирә.
Якынча 80нче елларның икенче яртысында, 90нчы елларның башларында А.Монасыйпов яңа бер яссылыкка күчә һәм «Идел-йорт», «Керәшен моңнары» кебек симфоник поэма белән вокаль-симфоник цикл иҗат итә, романслар яза (алар «Рамай» дигән җыентыкта бастырылганнар). Һәрбер әсәрендә яңа идеяләр һәм чаралар күзәтелә. Шуңа күрә А.Монасыйповның стилен билгеләү шактый кыен. Чынлыкта аның һәр әсәре үзенә күрә бер эксперимент.
Композиторның стиль эзләнүләрен ничек билгеләргә соң? Ул хәзерге музыкадагы неоромантик чалымнарны хәтерләтә. Шәхеснең гаять катлаулы эчке рухи тормыш нечкәлекләренә чумуы, уенга яки хыялый дөньяга йөз тотуы, соңгы чор романсларында сиземләнгән мәхәббәт шашкынлыгы шулай дип әйтергә мөмкинлек бирә. Моның белән бергә ул тагын берничә ысулны үз әсәрләрендә билгеләп китә. Алар арасында хәзерге вакытта мөһим булган неофольклоризм дигән ысул да (иске фольклор жанрларын заманча яңгырату, яңа чаралар белән баету) бар. Шулай ук неоклассицизм дигән ысулны кертеп җибәрә, ягъни, акыл белән хис арасында тәңгәллек, тормышка объектив мөнәсәбәт, барокко һәм классицизм инструменталь музыкасы белән кызыксыну, чаралар сайлауда рациональлеккә басым ясау. Аның беренчесе Ш.Шәрифуллин, Р.Кәлимуллин, М.Шәмсетдинова иҗатында дәвам итсә, икенчесе Ф.Әхмәтов, Р.Еникеев иҗатларында чагылыш таба.
Шулай итеп, А.Монасыйповның роле татар музыкасында гаять зур. Ул — үзе тойганнарны, үзе теләгәннәрне иҗат итүче композитор гына түгел, ә киләчәк буыннарга юл салучы да. Шуңа күрә ул — Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Тукай премиясе лауреаты да, әсәрләре күп илләрдә яңгырый торган зур, данлыклы шәхесебез дә.