Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИЗГЕЛЛӘР АГА ТИЗ СЫЗЫП

Ватан
И, Ватаным, сөю түккән анам да син,

Фанилыкны якын иткән атам дисәм?

И, Ватаным, тәрбияләп, кеше иттең,

Синең җылы куеныңнан сөю көтәм.
Айлар үтеп, мизгел елга киткән саен

Төшенеп киләм Ватанымның асылына.

Туганнан ук ак-караны таныткан син,

Түзә алмыйм күңелемнең ярсуына.
Ватанымны мин дә сөям, син тагы сөй,

Чөнки ул минем дә өем, синең дә өй.

Кирәк булса, зур горурлык хисе белән

Йөрәгеңне Данко кебек яндыр һәм көй.
Көннәр үтеп, заман алга барган саен

Төшенеп киләм Ватанымның мәгънәсенә.

Керем юып, кендек каным тамган җир син,

Шуңа газиз илемнең һәр бәндәсенә.


Китапка
Мин дөньяны синең белән таныдым,

Синнән алдым акылымның ярымын.

Тормышымда кыйммәт күреп барыннан,

Иң кадерле бүләк итеп алырмын.
Бу тормышны синең белән белгәнмен,

Синең аша ак, караны аердым.
Кыю, дәртле йөрәгемә тын биреп,

Бәхет көткән иртәгәмә бар, дидең.
Акылыннан өлеш биргән якыным,

Әйткәнеңә җан дустымдай инандым.

Табалмасаң, яхшы китап күрсәтер

Язмыш, бәхет кай тарафта булганын.
* * *
Иссык-Күл
Хәтеремә Иссык-Күлем сеңеп калды,

Сулыш биреп, сагынганда сагыш булып.

Мондагыдай акбүзаттай таулар бармы?!

Аккошлар күл өсләрендә оча кунып.
Кыш белән күл буенда син утыр әле,

Бер карасаң, ул әнинең матур чагы.

Ярга бәрде ап-ак яллы дулкыннарын,

Гүя җәйләүнең баш бирмәс кыргый аты.

Бу ягымлы күлнең сылу кызларыдай

Үрдәкләре назланалар канат тарап.

Кояш кичен суга чумып баткан чакта

Күл өстендә кызыл җәен канап кала.
Йолдызлары алтын керфек сирпеп ята,

Күк йөзеннән ак болытны ачып карап.

Иссык- Күлем табигатьнең көзгеседәй —

Ай килә күл төбенә чәчен тарап.


6 Гөлле заман — яхшы заман мәгънәсендә.
7 Иссык-Күл — кыргызча «Ысык-Көл» дип әйтелә, татарча «Кайнар-Күл», «Эссе-Күл» мәгънәсенә туры килә.
 

Сагынганда

Алыста калган мизгелне

Хәйләсез очыр төш кебек.

Әйткәнең торды исемдә

Әйләнеп очкан кош кебек.

Күңелнең серен яшердем

Юка пәрдә артларына.

Ышанам: йөрәгем серен

Күл буйлары сакларына.

Иртә дә таңдай яктыра,

Исләп кал, ди ул, күрәсең.

Текәлеп карап калуың

Исемнән китми, беләсең.

Язмышымда бәхет булып

Калдың сеңелкәш — авылдаш.

Сагынасың, тик берәү дә

Сине миндәй һич сагынмас.

Алда көткән максатларны күзаллап,

Гел ашкынам өметемне яндырып.

Максатыма көн батканда барырмын,

Күгәрчендәй очып, канат талдырып.
Шашып көткән максатларны күзаллап,

Күчмә кошлар килә илләр калдырып.

Максатыма көзге кичтә кунармын,

Торна кебек очып, канат талдырып.
* * *
Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,

Яшь баладай як-ягыма карандым.

Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,

Әйләнәмне чолгап алды караңгы.
Син миңа шик саклама җәй дә, кыш та.

Көн булып чыккан идең тормышыма.

Өшедем, болыт каплап, калтырандым,

Кояш барын белмичә җылысында.
Син миңа шик саклама бәйрәмнәрдә,

Җыелып күңел ачкан бу җайларда8,

Балкып эчерерлек шәраб булып,

Кыстаудан кызуланган башкайларга.
Син миңа шик саклама гомер буе,

Хөкемеңә тапшырамын күңел, уйны.

Хәйләгә юк теләгем бер тамчы да,

Алдымда менгән атым аксак булды.
Киләм дип, килер җиргә син килмәдең,

Яшь баладай як-ягыма карандым.

Җәй көне ак кыш төшеп хыялыма,

Дерелдәп, өшеп торды бар караңгы.

***

Нарасый чая кызлардай

Яз көне гөлләр ясана.

Күңелсез булыр яшәеш,

Тормышта хезмәт булмаса.
Көләч күз — яшьлек булмаса,

Танылу алмас сылулар.
Килмәс иде гөлле заман1,

Әгәр булмаса олылар.
Гомернең йомгагын сүтеп,

Мизгелләр ага тиз сызып.

Укы, хозурлан, хезмәт кыл,

Тормышның юлы бик кызык!


Кыргыз теленнән Ленар ШӘЕХ тәрҗемәләре