Логотип Казан Утлары
Дастан

ГӨРОГЛЫ

ДАСТАННАН ӨЗЕК
Гөроглы, яраларыннан арынып, Өвез җанны (асрамага алган улын) үз янына чакырды һәм, элеккечә үк, дошманнарының астына ут яга башлады. Ел буе сугышты Гөроглы
— һаман да шул Нишапур белән инде. Барганда да башларын чапты, кайтканда да.
Әлеге заманда Нишапур белән Балы-бәк падишаһ идарә итә иде. Беркөнне ул яраннарын үз хозурына дәшеп алды һәм әйтте:
— Егетләр, киңәш бирегез әле, инде нишләргә. Бу әшәке ишәк карагы, башкисәр, илгә тынычлык бирми бит...
Яраннары болай җавап бирде:
— Сез аны, тәкъсир, яныгызга чакырыгыз, зур бүләкләр бирегез, ат, затлы киемнәр бүләк итегез. Аның белән солых төзегез, тәкъсир!
Падишаһның карт вәзире бар иде. Аны чакырды да әйтте падишаһ:
— И зирәк вәзирем! Миңа яраннарым шундый-шундый киңәшләр бирә. Син моңа ни әйтерсең?
— Акылсыз киңәш бирәләр сиңа, тәкъсир. Юлбасар бүләкләреңне алыр, син биргән чапаннарны кияр, атыңнан да баш тартмас, ә кайтыр юлында илеңне талар, шуннан соң аннан җилләр искән булыр. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманына карый, дип юкка гына әйтмиләр инде. Башкисәр-каракка ярарга тырышып яшәү килешмәс, тәкъсир!
— Син нинди киңәш бирәсең соң, вәзир?
— Минем киңәшем шул, тәкъсир... Юлбасарның Мәҗнүн Дәли дигән кушаматлы Гыр аты бар, дип сөйлиләр. Менә шул аты аркасында гына ул ишәк карагы Гөроглы каһарман булып танылган, имеш. Шул Гыр атына атланмаган чакта ул ун кадак таш та күтәрә алмый, диләр.
— Ә без ул Гыр атны ничек кулга төшерербез соң, вәзирем?
— Аны көч белән алып булмас. Акчага да сатылмас. Шулай да бүләккә саран булмасаң, безнең кальгада сиңа Гыр атны тотып кайтучы хәйләкәр адәмнәр табылыр. Хәйлә сиңа атны алырга булышыр, тәкъсир!
Падишаһка бу киңәш ошады һәм ул шунда ук кальгада хәбәр таратырга боерды: «Кем дә кем миңа Гыр атны — юлбасар Гөроглының атын тотып китерергә алына, ул адәмгә мин шунда ук биш йөз алтын бирәм, ә атны алып килүе белән — аны арыктагы суны бүлүче итеп куям, гомере буена казна исәбенә нужа күрми тереклек итәр!»
Кальгада бер ир белән хатын яшәп ята иде. Аларга йөз сиксәнешәр яшь иде. Ирнең исеме Ләңгер карт, ә карчыгыныкы — Шаһмамаи-Зүлман. Аны Хирс-биби дип тә йөртәләр иде. Карчык иренә әйтте:
— Карале, карт Ләңгер! Ә бәлки ул атны мин алып кайтып бирә алырмын?
— Әй син, юньсез карчык! Мин бит син тукыган алача бәзен сатып кына тереклек итәм. Әгәр син китсәң, ачтан үләргәмени миңа?
— Юк инде, юк! Падишаһ биш йөз алтын вәгъдә иткән, диләр ләбаса. Шуларны мин сиңа калдырам. Үлсәң дә, тук булып үләрсең.
— Ярар соң, кортка, алайса, бар, бәлки, нәрсә дә булса майтарып чыгарсың,
— дип җаваплады карт.
Карчык падишаһ хозурына китте. Бил бөкте, аннары тураеп, хөрмәт йөзеннән кулларын күкрәгенә куйды.
— Сөйлә, әби, ник минем янга килдең.
— Нәрсәсен сөйләп торасы: сиңа Гыр ат кирәк — биш йөз алтыныңны санап бир, тәкъсир!
— Син, бетәшкән, хәлсез карчык, ничекләр ат тотып килмәкче буласың соң?
— Ни әйтим сиңа, тәкъсир? Ул атны берәүгә дә тотарга язмаган. Аны бары тик мин — хәйлә-мәкер һәм сихер остасы гына алып килә алам.
Карчыкны барысы да белә иде. Вәзирләр дә җөпләде:
— Шулай, тәкъсир, бу дөньяда кем дә булса ул атны тотып китерәм дисә, моны шул карчык кына булдыра ала. Хәйлә һәм сихердә аңа тиңнәр табылмас, тәкъсир! Ул җир астында елан шуышканын да ишетә.
Падишаһ болар белән килеште дә биш йөз алтынны бирергә боерды. Алтын тулы капчыкны карчыкның өенә үк илттеләр. Акчаны ул Ләңгер картка тоттырды, үзе биш алтынга ишәк сатып алды һәм Гүрҗүстанга юл алучы кәрванга кушылды...
Юл озын, ә сүз кыска. Көннәрнең берендә, караңгы төшәр алдыннан, кәрванчылар шомлана башладылар һәм колактан-колакка ирештерделәр: «Дөяңне ныклабрак тот, шыпыртрак сөйлә!» Карчык моның юкка гына түгеллеген аңлады, ишәген кәрван башына таба куды.
— Әй, кәрван башы! Сез нишләптер кабаланасыз әле бүген! Бер-бер хәл булмагандыр бит?
— Әбекәем җаным, без Чардаглы (Дүрт таулы) Чандыбил яныннан узабыз. Анда Гөроглы бәк хакимлек итә. Кояш чыкканчы бу җирләрне узып өлгермәсәк, ул безне ясак түләтеп бөлгенлеккә төшерер. Шуңа бик зур салымнан котыласыбыз килә.
Чандыбилдәге Гөроглы исемен ишетү белән, карчык, кәрваннан аерылып калыр өчен, ишәген тыя башлады.
«Алла кушып, Гөроглы кәрван юлын карарга чыгар әле: минем эземне күрер дә, бәлки, мин аны тозакка эләктерә алырмын».
Шулай дип уйлады ул, ишәгеннән төшеп, күлмәген салды да җиргә утырып шуыша башлады.
...Икенче көнне Гөроглы әйтә:
— Көсе (егетләрнең берсе), безнең акча бетте, тиздән ашарга берни дә булмаячак. Кәрван юлын барып карыйк әле — кемнәр узды икән!
— Һай, Гөроглы! Үзең бар да үзең кара. Син анда нәрсәдер табарсың дип уйламыйм...
— Ярар соң, — дип җавап бирде Гөроглы һәм үзе генә барырга булды.
Зур кәрван эзен күрде ул. Эз буйлап куа киткән иде, шунда бер читкә борылган ишәк эзләренә тап булды. Анда әле тагын ниндидер сәер эзләр бар иде.
Ул бу эзгә басты. Тауга бер күтәрелде, бер аска төште. Калкулыкка менгән иде, күрә: ишәк басып тора, ә аның аяклары астында ниндидер карчык ята. Карчыкның авызы кара учак сыман, тешләре — казык кебек, муен тамырлары арба читәне диярсең, иске тимерче күреге сыман гел җыерчыктан гына тора.
— Әй, әби җаным, син монда нишләпләр ятасың?
— И, углым! Кәрванга ияреп юлга чыккан идем, тик түзә алмадым, арыдым да аерылып калдым. Ташлап киттеләр алар мине. Сүзеңнән таныйм — изге мөселман син. Озакламый үләрмен дә инде. Күмәрсең мине, улым, бер-ике уч туфрак ташларсың, зинһар.
— Әй, әби җаным, без сиңа үләргә бирмәбез. Атлан әле ишәгеңә, сине кальгага алып китәм.
— Ишәккә менеп утырырлык хәлем юк. Ипи кисәгең булса, миңа ташласаң иде.
— Ишәккә утыра алмасаң, үземнең артыма утыртам. Кулыңны бир әле!
— Җирдән тора алмыйм шул, — диде дә карчык, кулын сузды.
Гөроглы аны үзенә таба тартты, һәм ябык карчык атның арт санына җиңел генә менеп кунаклады. Ишәкне алдыннан куалап, Гөроглы кальгага юл тотты.
Гөроглы кайчан гына кайтса да, Ага-юнус («пәри кызы», хәләл җефете) аңа каршы чыга иде; ни улы, ни кызы булмавын исенә төшермәсен өчен, атыннан төшү белән, ул аны кочагына ала. Менә әле дә Ага-юнус аны каршыларга чыкты да туктап калды, — Гөроглының артында килбәтсез бер карчык утыра, карт маймыл диярсең.
— Һай, Гөроглы, болай кемне алып кайттың син?
— Әй, Ага-юнус, мин сиңа ярдәмче-әбине алып кайттым.
— Җәһәннәмгә олаксын бу әби, аның белән син дә олак. Карчыкны кайдан алдың, шунда илтеп куй. Тугыз көн ераклыгына илт тә шунда ташла! Йә тагын да ераграк — зур тау артына һәм шул тау артында калдырып кайт! Киеменә таш тутырып, диңгезгә ташла. Бу карчыкның йөзе кабахәт, Гөроглы. Ул синең яисә Гыр атыңның башына җитәчәк...
— Әй, хатыннарның чәче озын, акылы кыска дип, күрәсең, юкка гына сөйләмиләр инде. Йә, нинди зыян сала алсын бу карчык!
— Үзең белгәнчә эш ит, тик хатын-кыз ягына мин аны кертмим. Кая телисең, шунда куй аны, Гөроглы!
Гөроглының ачуы килде.
— Ярар, син аны карый алмыйсың икән, үзебез кайгыртырбыз, — диде дә карчыкны үзе белән алып китте, аны Мәйханәдәге чоланга урнаштырды, шунда ук калдык-постык ризыкны җибәрде.
ГӨРОГЛЫ
Басмага Мөдәррис ВӘЛИЕВ әзерләде.
141
Гөроглы егетләр белән пирәшлек иткәндә, аннары исереп йоклап киткәч, карчык вакытны бушка уздырмады — далага барыр, бер кочак сусыл үлән алып кайтыр, атның алдына ташлар да үзе күздән югалыр иде. Ай үтте — ул инде бер дә курыкмыйча ат авызына үлән сала; ике ай узды — ат аңардан үзен сыйпата; өч ай дигәндә, карчык атны тәмам кулына ияләштерде.
Бервакыт карчык атның иярен салдырып карады, аннары кабат иярләде. Кыюланып китеп, ияргә сикереп менде дә, убырлы карчык кебек, ат сарае буйлап чаптырып йөрде... Атны бәйләп куйгач, үзенең чоланына кайтты һәм болай фикер йөртте: «Менә бит, мин инде атка атланып йөри алам. Шулай да берәр хәйлә уйлап тапмасам, аны алып китә алмам». Шуннан соң үзенең әфсен-төфсеннәрен мыгырдарга кереште...
Кинәт Гөроглы, аның белән бергә егетләре дә хәлсезләнеп китте. Өченче, дүртенче көннәрне дә чир аларны тынычлыкта калдырмады.
— Әй, егетләр! Карчыкны чакырыгыз, — дип кушты Гөроглы. — Күңелем сизә, ул им-томга һәвәс — аның сихер букчасы бар иде.
Карчыкны дәштеләр.
— Ьай, әби, безнең хәл китте бит әле. Баш авырта. Чиребез узмый. Син им-том итә белмисеңме?
— Әй углым! Минем ни генә белмәгәнемне әйт син. Сез мине салкын чоланда калдырдыгыз бит.
— Безне тизрәк дәвала инде, әбекәй!
— Хәзер мин сезнең язмышыгызны укыйм, углым, — дип җавап бирде дә карчык, җилкәсеннән сихер букчасын салды. Нидер пышылдаган булды, багу китабының битләрен актарды, шуннан соң сорый инде:
— Теге айда сезгә зират аша узарга туры килмәдеме, углым?
Ә Гөроглы һәрвакыт каберстан аша үтеп йөри иде.
— Уздым, — диде ул.
— Менә шул чакта сезнең башларыгызга гайсар чире йоккан да инде. Баштан ук дәваларга керешсәгез — савыгырсыз, углым, ә керешмәсәгез — харап булырсыз.
— Чирне белүен белдең син, әби. Ә безне дәваларга көчеңнән килерме?
— Чирне кем белә, шул дәвалый да инде. Минем бер даруым бар. Шуны эчү белән, савыгырсыз.
Юлга чыкканда, карчык киеме эченә йокы төнәтмәсе белән кечкенә шешә яшергән иде. Менә шул агулы эчемлекнең ярты касәсен башта Гөроглыга, аннары Өвез җанга һәм Сәпәр-Көсе кул астындагы кырык егеткә бирде. Төнәтмә иреннәренә тию белән, һәркайсы һушсыз калып егылды. Инде менә барысы да тәгәрәп яталар.
Карчык Ага-юнус янына килде.
— Ага-юнус, балакаем! Үземнең даруым белән Гөроглыны, аның кырык егетен дәваладым. Син дә эчмисеңме соң?
— Башта үзең эчеп күрсәт, әби, аннары сыйларсың.
— Ярар, — дип килеште карчык, касәне алды һәм, эчкән булып, сыекчаны букчасы эченә түкте.
Ага-юнус та аңа ышанып эчте һәм шунда ук һушын җуйды. Карчык касәне Гүл-Ширинга биргән иде — анысы да аңын югалтты. Инде карчык үзе генә калды. Бер дә курыкмыйча, Ага-юнусның башыннан алтын калфагын алды, аны үз чәченә беркетеп куйды, Гыр атка исә алтын йөгертелгән дирбиясен кигезде, иярләде, аңа менеп атланды да мәйханә янына барды.
— Йә Гөроглы! Ат өчен мин сиңа ишәк калдырам. Әйтәләр бит: «Берсен алсаң — бүтәнне бир, кем бирми, ояты шуңар».
Шулай дип әйтте дә атны Нишапурга куалады.
Йоклата торган төнәтмәнең көче өч көнгә җитте — Гөроглы өч көн ятты. Дүртенчесендә аңына килде, торды, чәй эчте, кальян тартып алды.
— Әй, Мәтер! Баш төзәлде, ауга барабыз, — дип дәште Гөроглы.
Мәтер ат сараена йөгереп барды — Гыр ат юк. Кире чапты.
— Най, Гөроглы, Гыр ат юк бит!..
— Ә дирбиясе?
— Дирбия дә юк.
142
Дирбиянең юклыгын ишетү белән, Гөроглы Ага-юнусның теге чактагы кисәтүен исенә төшерде. Күңеленнән тынычлык качты.
— Ә карчык урынындамы? Барып кара әле!
Карчыкның чоланына китте Мәтер, ә тегенең эзе дә суынган. Читекләре, бүтән вак-төяк
ГӨРОГЛЫ
Басмага Мөдәррис ВӘЛИЕВ әзерләде.
143
киемнәре аунап ята. Колакларын торгызып, инде өч көн ашамаган ишәк пошкырына...
— Карчыгың да, Гыр атың да юк, Гөроглы. Алмашка ул үзенең ишәген калдырган, рәхим итеп алсаң...
Гөроглы кычкырып җибәрде, һушсыз калды. Өч сәгатьтән соң гына ул аңына килде, утырды һәм хәсрәтле тавыш белән еларга кереште.
— Кайгырма, Гөроглы, — дип тынычландырды аны Көсе. — Гыр ат югалса ни, безнең бит әле тагын Ховали гыр бар. Өстәвенә Боз Думан да!
— Әй дивана баш! Нәрсә аңлыйсың соң син, Көсе! Йөз мең ат та Гыр ат дагасының бер кадагына тормый, — дип җаваплады Гөроглы һәм Ага-юнус янына китте.
— И Ага-юнус! Гыр ат юк бит...
— Бетә белмәдең инде! Бу мәкерле убырлы карчык үзеңне яисә атыңны харап итәр дип әйтмәдеммени мин сиңа?
— Хәзер үкенүдән ни файда? Иң яхшысы, Ага-юнус, миңа берәр киңәш бир.
— Сиңа нинди киңәш бирергә дә белмим инде.
— Ачуланма миңа, «белмим» дип җавап бирмә. Ичмасам, атны кая алып киткәнен булса да бел.
Бу икейөзле дөньяда ни генә булмасын, Ага-юнус белеп тора иде: моның өчен аңа тик әфсен-төфсенен әйтергә дә үзенең тырнакларына карарга гына кирәк. Ул тәһарәт алды, ике рәкәгать намаз укыды, әфсен-төфсенен әйтте һәм тырнакларына карады.
— Ул карчык, Гөроглы, Нишапурдан булган. Гыр атны Нишапурга алып киткәннәр.
Шулай диде дә Ага-юнус Гөроглыны мыскыллып көлде.
— Син бит, Гөроглы, Гыр атка атлангач кына баһадир икәнсең. Гыр атың булмаса, эттән дә артык түгелсең!
«Нәрсәгәдер сөенә бу, — дип уйлады Гөроглы. — Атны эзләргә китсәм, исән кайтырмынмы — кем белә. Минем турыда яман хәбәрне ничек кабул итәр — «ир- егетне җиде ел көтәләр» дигәнне онытмасмы? Бәлки хәзер үк башканы, калын муенлыны эзли башлар?»
— Ага-юнус, мин менә ат артыннан китәм, Нишапурга барып җитәм, ә анда минем Гөроглы икәнемне белеп алалар да үтерәләр ди. Үлсәм, син минем өчен ничек еларсың? Сөйлә, мин тыңлыйм, аннары юлга кузгалам, — диде Гөроглы Ага-юнуска һәм чапанын ябынып ятты.
Ага-юнус Гөроглы янына утырып җырлый башлады:

Көчең бетсә - хәлең яман, дустым,

Корыч көбәле кыю егет - Гөроглы.

Дошманың күп, алар синең канга сусый,

Корыч көбәле кыю егет - Гөроглы.
Улларың юк - яуда бергә үләр өчен,

Кызларың юк - кабереңдә иңрәр өчен.

Синнән башка яши алмам, синсез үләм,

Корыч көбәле кыю егет - Гөроглы.
Синең кебек җәя тарта алмый беркем,

Атың - җиргә тими оча торган бөркет.

Сиңа тиң юк. Тик син ялгыз гына булдың,

Корыч көбәле кыю егет - Гөроглы.
Яшем эретер таулардагы ак карларны,

Тегермән ташын әйләндерер агымнары.

Шулай җырлап озатам мин - Ага-юнус,

Лачын күзле арысланым - Гөроглыны.

Ага-юнус җырлап бетерде исә Гөроглы урыныннан кузгалды.
— Күңелемне күрдең, Ага-юнус, рәхмәт яусын сиңа. Үләргә язганмы, исән калыргамы, мин инде хәзер язмышыма үкенмим...
— Гөроглы, дәрвиш сыйфатына кереп, Гыр атны эзләргә бар. Маңгаең тир белән юылсын, аягың кабырчыклар белән каплансын. Атың хакына азап чиксәң генә, ул сиңа файда китерер. Сиңа Гыр атны Аллаһ бүләк иткән иде, аны җиңел генә кулыңа төшердең. Ә җиңел килгән малдан май язып булмый, Гөроглы.
Ул Гөроглының кыйммәтле чапанын, камчат бүреген, сафьян итекләрен салдырды, ефәк кушагын, үткен хәнҗәрен алды. Гөроглының бөтен затлы әйберләрен алып, аннан чын дәрвиш ясады. Башына тишек бүрек кигезде, иңнәренә сәләмә-сөләмә ташлады, кулына таяк тоттырды, җилкәсенә хәерче капчыгы асты да болай диде:
— Йә, бар! Аллаһ сиңа ярдәмче булсын!..

Басмага Мөдәррис ВӘЛИЕВ әзерләде.