Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҮЗЕН ТЕАТР ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ СИЗДЕ...»

2002 ел. Татар театры өчен җиңел булмаган вакыт. Марсель Хәкимович Сәлимҗанов бу дөньядан китте. Каушау, югалып калу... Гомумән, татар театрының язмышы турында актёрлар һәм төрле буын тамашачылары да, республикада гына түгел, аннан читтә дә Татарстан мәдәниятенә кагылышы булган һәр кеше тирән борчылган чак. Бу процесс сызланулы, тынычсыз барды. Һәм, әлбәттә инде, Туфан Миңнуллинның тавышы, фикере арада хәлиткечләрдән санала иде. Иң сөенечлесе
— минем кандидатура белән бәйле хафалануларын ул яшереп тормады. Дөресен әйткәндә, ул каршы иде! Сәбәпләреме? Бу вазифага килгәч, мин аның иҗаты белән озак вакытлы хезмәттәшлектән ваз кичәрмен, пьесаларын куймый башлармын дип уйларга мөмкин иде. Тик аңа кадәр минем тарафтан аның «Хушыгыз», «Җанкисәккәем», «Шәҗәрә» дигән пьесалары сәхнәләштерелгән иде бит инде. Ул еш кына минем, «асфальт баласы» булып, шәһәрчә фикерләвемә һәм чын татарлыктан ерак торуыма басым ясады... Ә бит Марсель Хәкимович та, башка күп режиссёрлар да шәһәр шартларында туып-үскән — аларны санап чыгудан мәгънә юк, бу хакыйкать минем шәхесемә каршы тору өчен нигез була алмый иде...
Вакытлар узды, Туфан абый белән аралашуымның кайбер мизгелләрен торган саен ешрак искә төшерәм. Аларның мин югарыда сөйләп үткәннәр белән бернинди бәйләнеше юк һәм, мөгаен, шул сәбәпле аның миңа булган каршылыклы мөнәсәбәтләренә җавап та бирә торгандыр.
Хельсинки, 2002 елның августы. Театр коллективының бик җитди бер өлеше Финляндия
103
татарлары янына Сәлимҗанов истәлегенә багышланган программа белән килде. Спектакльләрдән өзекләр, истәлекләр... Болардан тыш, бу минем өчен үз- үземне күрсәтү очрагы да — мин дә арабыздан мәңгелеккә киткән остазым турында истәлекләрем, фикерләрем белән уртаклашырга тиеш бит. Тик мәсьәләнең катлаулы ягы шунда: беренчедән, мин татарча сөйләргә тиеш — Финляндия татарлары русча аңламый, һәм, гомумән, төп татар театрының баш режиссёры нинди телдә сөйләргә тиешлеге турында сүз куертасы бармыни? Яшереп тормыйм — «асфальт баласы» буларак, әлегәчә ана теле белән проблемаларым бар шул. Икенчедән, безнең төркемдә — Туфан ага. Кич якынлашкан саен, дулкынлануым көчәя барды, мин, чыгыш ясамас өчен, төрле акланулар уйлап баш ваттым. Без, бөтен төркемебез белән, шәһәр буйлап мәхәлләгә таба барабыз, ә мин үземнең куркакларча чигенүемне аңлатырга теләп, әйләнеп карый-карый, арадан берәрсен эзлим. Карашым белән Туфан Абдулловичка тукталам һәм аңлап алам: сәхнәгә чыкмый гарьлеккә калуымнан соң, Туфан абыйның көлүенә дучар булганчы, хәзер нәкъ менә аның янына барырга кирәк! Үземнең бик борчылуым турында каушый-каушый аңлатырга да өлгермәдем, ул мине култыклап алды да (нәрсә-нәрсә, мин аннан монысын ук көтмәгән идем), тынычландырырга кереште. Соңыннан, сәхнәгә чыккач та, аның минем өчен ихлас борчылуын сизеп тордым. Ә хәзер — күп еллар үткәч — ул минем өчен генә түгел, ә бөтен театр өчен борчылгандыр дип уйлыйм.
Театр өчен ул үзен бик җаваплы сизә иде. Марсель Хәкимович киткәннән соң
— бигрәк тә. Ул берничә тапкыр миңа — инде баш режиссёр итеп билгеләнгәч — барлык драматургларны җыярга, репертуарны тикшерергә тәкъдим итте. Соңыннан әдәби бүлек мөдире буларак хезмәт күрсәтергә дә теләк белдерде, ягъни озак вакытлар буена контроль ясарга тырышты димим, бәлки, аның карашы, театрда үзе булмаса да, һәрвакыт сизелеп торды.
Бер яктан, бу бик рәхәт түгел иде, икенчедән, моның аңа бик кирәк булуын һәм үзен җаваплы сизүен мин аңлый идем. Тик шунысы бар: ул озак вакытлар миңа пьесалары белән турыдан-туры мөрәҗәгать итмәде. Алай гына да түгел. Мәсәлән, 7 ноябрьдә Марсель Хәкимовичның туган көненә куелып, бу традициянең башлангычы булган «Кара чикмән» спектакленнән соң, «Шулай булды шул» пьесасын аннан чын мәгънәсендә сорап алдым. Мин аны Түбән Кама театрына, Рөстәм Галиевка
биргәнен ишеттем дә беркадәр үпкә белән мөрәҗәгать иттем. Ничек инде, Туфан Абдуллович, Сез пьесаларыгызны, беренче чиратта, бирегә китерә идегез һәм укулар була иде, дим. Ул чакта, хәзер аңлыйм, аның тарафыннан ниндидер үпкә булган. «Саташу» пьесасын укырга китергәч, труппа аны кабул итмәгән иде, шул исәптән, мин дә пьесаны бик үк камил түгел дип таптым һәм репертуарга керә алмастыр дигән шигемне белдергән идем. Бу тәнкыйть аны үпкәләткән һәм ул икенче пьесасын Түбән Кама театрына биргән булып чыкты. Менә шул. Ул пьесаны укып карарга бирде. Миңа ул кабат укыгач кызыклы гына тоелды. Аның пьесаларын актёрлар һәрвакыт яратты. Пьесаларын ул үзе бик шәп итеп укый, һәм укыган чакта ук якынча кем нинди урында булачагы аңлашыла иде. Туфан Миңнуллинның теле безнең актёрлар табигатенә бик якын, чөнки актёрларның тулы буыннары аның драматургиясендә үскән, тәрбияләнгән иде. Аның персонажлары яхшы таныла, алар ачык, төгәл тел белән сөйләшәләр, бу актёрларның күңеленә май кебек ягыла. Укыган чакта ук, алар бу текстларны уйнаудан да бигрәк, сөйләргә дә кызык булуын аңлыйлар иде. Әйе, «Шулай булды шул»ны кабат укуымнан ул миңа ошады. Бердәнбер төртелгәнем
— төш күрү күренеше булды. Ул әллә ни кызык эшләнмәгән кебек тоелды, шуңа аны кабат язуын сорадым. Бергәләп киңәшкәч, яңа вариант язып китерде. Әмма анысы да беренчесеннән бик үк аерылмый иде. Дөньяда үз пьесаларын рәхәтләнеп яңадан язучы драматурглар бик аздыр дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә без Туфан Абдуллович белән шактый бәхәсләшсәк тә, ул «әзерләмәләр» түгел, бәлки, әдәби әсәрләр иҗат итәм дип санады һәм бу хакта матбугатта да язып чыкты — һәм ул, мөгаен, хаклы булгандыр. Әмма мин, «әзерләмә» сүзе, бәлки, драматургиягә бик туры килмәсә дә, бу материалны барыбер уйнау өчен дип санадым һәм саныйм. Пьеса сәхнәдән яңгыраганчы, укылырмы әле ул, юкмы?! Шулай килеп чыкты да. Озакка сузылган тәнәфестән соң, бу безнең сәхнәдәге беренче очрашуыбыз булды. Аннары инде ул үзе миңа мөрәҗәгать итә башлады.
Щепкинчыларның чираттагы юбилее якынлаша иде, ул «Галиябану сылуым- иркәм» дигән пьесасын язды. Гомумән, Туфан ага «Галиябану» пьесасы турында еш сөйли иде. Ни
ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ
104
өчендер ул «Галиябану»ны татар драматургиясе, театрының бер символы дип саный иде, һәм үзенең шушы пьесага мәхәббәтен Фәйзинең классик тексты белән берләштерергә булды. Туфан ага бу текстны алып килде, гаҗәбрәк текст иде ул, чөнки ярты пьеса Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ыннан алынган кисәкләрдән тора иде диярлек. Тулы күренешләр белән. Калганы — өлкән артистларның, аның геройларының диалоглары. Персонажның бөтен хәрәкәтләрен берләштерүче иң мөһим нәрсә җитеп бетми һәм мин шуны өстәүне сорадым. Менә шунда инде безнең хезмәттәшлек башланды. Менә шулай. Чөнки мин аңлыйм, җиңел түгел иде, авыр иде аңа. Күпме еллар, бер-берсен ярты сүздән аңлашып, Сәлимҗанов белән хезмәттәшлек иткәннән соң... Татар совет театрының бу чоры күп яктан бик яхшы аңлаешлы. Ул чорда байтак пьесалар заказ белән — Җәлил, Тукай һәм башкалар турында язылды... Театр шушы юл белән барырга мәҗбүр иде. Марсель Хәкимович нефтьчеләр турындагы пьесаны чыгармаса, Островскийны куя алмый иде. Ягъни, барысы да ачык аңлашыла. Аннары, вакытның үзгәрүен дә исәпкә алырга кирәк, һәм Туфан Абдулловичның яңа дулкынга бик тә эләгәсе килә иде.
Бераздан без Шамил Закиров белән «Яңа татар пьесасы» конкурсын уйлап таптык. Ул әлеге идеяне катлаулы караш белән кабул итте. Минемчә, бу аның театрга контроль дилбегәсен үз кулыннан ычкындырасы килмәве белән дә бәйле иде. Ә без монда тоттык та аннан башка уйлап чыгардык. Баштарак ул пьесаларын конкурска бирмәде, аннары гына бирә башлады. Барыбер аның йогынтысын тоя идек. Төрлечә. Кайчакта конкурс турында үз фикерен ачык һәм төгәл белдерә иде. Әмма мин аны аңлыйм — күпме еллар буена драматургиядә, язучылар арасында лидер бул да, ә монда кинәт ниндидер конкурслар пәйда була, өстәвенә, ябык конкурслар.
Туфан Абдуллович, гомумән, катлаулы кеше иде. Аның иң авырткан темасы
— шәһәр һәм авыл. Шундый бер кызык хәл булды. Без аның туган авылына ачык һавада «Гөргөри кияүләре»н уйнарга киттек. Мондый эшләр хәзер генә традициягә әйләнде ул, ә бу юлы — беренче тапкыр, ул да безнең белән. Менә ул безгә үзенең авылын күрсәтеп йөри. Суын бөтен кеше эчәрлек итеп үзе яңарткан чишмәне.
Киләчәктә шунда яшәргә, иҗат итәргә дип төзегән йортын. Ә без бит аның һәрвакыт санаторийларда язганын, иҗат иткәнен беләбез. Ул беркайчан да туган авылында язмады. Ьәм менә бу йорт. Ул тулысынча яхшы итеп, тышлап эшләнгән, тик анда беркайчан да беркем яшәмәгән. Анда озаклап яшәр өчен барысы да әзер югыйсә
— миче дә бар, җылытыла. Чардакта кипкән алмалары, гөмбәләре, төрле үләннәренә кадәр саклана. Тик ул ташландыклыгы белән шаккатыра. Бу миңа аның авылдагы тамырларын, андагы башлангычны, авыл мәдәниятен шәһәрнеке белән берләштерергә омтылуы... тик чынлыкта барып чыкмавы булып тоела. Ә пьесаларында ул шәһәр
— бик начар, ә авыл яхшы дип тәкрарлый. Миңа исә каршылык аның үзендәдер кебек тоела. Аның пьесаларында нәсыйхәт бирү өстенлек итсә дә, моның артында аның үз-үзе белән килешмәүчәнлеге сизелә иде... Аннары без аның шәһәрдәге фатирында кунакта булдык. Анда авыл исе сакланган иде. Оекта суган эленеп тора... Көнкүреш гел авылча. Ә авыл йортында шәһәрчә уңайлыклар тудырылган иде. Тик бакчасы каралмаган. Шулчакта мин аннан: «Сез монда еш кайтасызмы?» — дип сорадым. «Юк, вакыт җитми», — диде. Мин аны аңлыйм — ул депутат булды, ул авылга кайта алмый иде, авылдашлары аңа үтенечләр белән еш киләләр, менә бу чишмә дә шулай барлыкка килгән, ул зиратны койма белән әйләндерткән, мәктәпләргә булышкан, күп эшләгән, болар барысы да хак. Әмма ул анда иҗат итә алмый иде. Шуңа да мин «шәһәр-авыл» магистраль темасы үзен дә бик борчыгандыр, дип уйлыйм.
Аның мин куйган соңгы пьесасы, әлбәттә, «Мулла», ул гадәти түгел. Бер үк вакытта ул «Дивана»ны язды. Бу пьесалар укылгач, труппа үз тавышын «Мулла»га бирде. Мин исә коллектив теләгенә каршы чыгып, «Дивана»га тотындым. Хәер, бу пьеса да башкаларга бик ошаган иде. Әмма күпчелек «Мулла»ны теләде. Тик бу вакытта миңа «Дивана» кызыклырак тоелды. Моннан соң Туфан Абдуллович миннән берничә тапкыр ни өчен «Мулла»ны куймавым турында сорады. Мин аңа бу тема минем өчен бик кызыклы түгеллеген һәм, өстәвенә, финал белән килешмәвемне аңлаттым. Тагын шуның өчен дә: бу пьесага үзенең эчке конфликты салынган кебек тоелды. Чөнки ул — атеист, бу хакта үзе дә еш әйтә иде. Бу темага мөрәҗәгать итүе аның үзе белән авыр яраша иде. Мин аңа финал белән килешмәвемне әйттем. «Ярар,
— диде ул, — ничек тә бер куярсың әле». Аннары без аның белән Уфага, Гафури театрында
«ҮЗЕН ТЕАТР ӨЧЕН ҖАВАПЛЫ СИЗДЕ...»
105
куелган «Мулла» спектакленә киттек, яңадан спектакльне Әтнә театрында карадык, аннан Минзәлә булды, ягъни аның соңгы елларында «Мулла» тирәсендә без гел бергә йөрдек. Ьәм ул һәрвакыт минем кайчан куячагым белән кызыксынды. Вакыты җиткәч, дия идем. Менә ул соңгы тапкыр минем яныма килде, бергәләп чәй эчкәндә, сүз тагын «Мулла»га барып тоташты. Шунда мин, әгәр аны куйсам, финалда геройны үтерәчәкмен, дидем. Туфан Миңнуллин шунда үзе, ярар, мин риза, үзең теләгәнчә эшлә, диде. Берникадәр вакыттан соң ул китте. Бөтенләйгә. Аннан җыелыш булды. Мин Туфан Миңнуллин истәлегенә моны эшләячәгебезне белдердем. Бераз гына соңрак, август аенда, менә нинди вакыйгалар килеп чыкты: Вәлиулла хәзрәт үтерелде, мөфтигә һөҗүм иттеләр. Нәкъ шул чакта пьеса миңа ачылып китте. Тематик планда түгел, ә бәлки аңа керү мөмкинлеге. Театрда бит һәрвакыт ниндидер мистик хәлләр булып тора. Туфан Абдуллович үзе китеп, без репетицияләргә керешкәч, пьесаның актуальлеген раслагандай, барысын да, бөтен татар дөньясын тетрәндергән шушы вакыйгалар килеп чыкты. Шуңа күрә мин Туфан Абдулловичның дин, иман турындагы уйланулар планындагы ихлас ниятләре мәсьәләсендә гөнаһ кылмадым. Мин аның халкыбызның әлегә Исламга, Иманга әзер түгеллеге турындагы төп идеясен җиткерә алдым кебек тоела. Бәлки, беренче чиратта, имамнар, муллалар үзләре үк әзер түгелдер. Бу процесс озын һәм катлаулы. Туфан Абдуллович моны барысыннан да яхшырак аңлый иде. Ә бит үз вакытында ул коммунист булган кеше, дингә кайту аның өчен бик катлаулы иде. Ул, мөгаен, дингә кабат шулай тиз кайту мөмкинлегенә аптырагандыр. Бу күчүнең мондый ашыгычлыгында гайре табигыйлекне тойгандыр. Менә шушы гайре табигыйлек төп персонаж аша үтә. Автор аңа мондый биографияне юкка гына бирмәгән бит инде. Ул зонада утырган һәм кинәт үзенең барыр юлын ачыклаган да авылга, бөтенесе бу диннән куркучылар янына кайткан. Һәм ул төп геройның антогонисты Вәлиәхмәтне уйлап чыгара, ә ул муллага караганда ышандыручанрак. Спектакль куелгач, безнең адреска претензияләр бик күп булды. Ни гаҗәп, ни өчендер барысы да, Туфан Абдулловичның үз образын, аның фикерләрен, уйлануларын искә алмыйча, бу пьесаның нәрсә турында икәнен, нәрсә турында язылуын белә иде. Ә бит аның белән беркем дә театр кешеләреннән дә якынрак һәм тыгызрак аралашмады. Чөнки художник һәрвакыт ялгыз. Әйе, ул депутат, җәмәгать эшлеклесе иде. Әмма болар барысы да шундый уен иде. Үз-үзен ул театр аша гына ачарга омтылды.
Әлбәттә, аның иҗаты белән иң дулкынландыргыч очрашу ул — «Хушыгыз» дигән пьесасы иде. Бу минем өчен чын ачыш булды. Анда бөтенесе дә шундый көтелмәгәнчә. Миңа бу циклның Миләүшә турындагы беренче ике пьесасы бик ошый иде. Мин хәтта, ГИТИСта укыган чагымда ук, щепкинчыларның яңа студиясе белән «Дуслар кабат җыела» га репетиция ясый башладым. Театрга «Хушыгыз»ны алып килгәч, укыганнан соң, Марсель Хәкимович: «Мин бу пьесаны куймыйм»,
— дип белдерде. Янына килдем дә: «Мин укыдым, миңа ул бик кызыклы тоелды»,
— дидем. Аның җавабы: «Алайса, үзең куй», — булды. Ә бит Миңнуллин үзе бу пьесаны күңелендә бик озак йөрткән. Нәҗибә апа сөйләвенчә, ул аны тешләрен шыгырдата-шыгырдата, күз яшьләре аралаш, каны белән язгандай иҗат иткән. Шуңа күрә дә, Марсель Хәкимович мондый Миңнуллинны укып, каушап калгандыр, дип уйлыйм. Анда әлеге буын белән хушлашу бар иде. Бер үк вакытта, анда аларның икесен — режиссёр белән драматургны да үз эченә алган буын белән гади хушлашу гына түгел, ә бәлки аның әхлакый эгосы да юкка чыгуы чагыла иде. Кинәт шундый фикер — аларның бөтен идеаллары җимерелгән. Авылны күптән ташлаган шәһәр актрисасы да, авыл егете дә барысы да юкка булганын, барысы да иллюзия булганын шулай ук аңлыйлар. Марсель Хәкимович бу фикер белән катгый килешми иде. Ул ачыктан-ачык чагылмый, штрихлар белән сизелер-сизелмәс үткәрелә, әмма аермачык укыла. Әйе, анда баштагы ике пьеса темасы дәвам итә. Фабула алдагы өлешләрдән чыгып корыла. Авыл кызы шәһәргә актриса булыр өчен килгән, әмма үзенең соңгы көннәрен бөтенләй онытылган хәлдә үткәрә, һәм шул чакта авыл егете, беренче мәхәббәте, аның иң якын кешесе булып чыга. Әлбәттә, кабат Миңнуллинның «авыл-шәһәр» магистраль темасы калкып чыга, җитмәсә, шундый сентименталь яңгырашта. Әмма... пьесаның геройлары, авылдан чыгып, шәһәрдә тамырланган бөтен татар интеллигенциясе үз-үзләрен югалткан. Шагыйрь шагыйрь булудан туктаган, рәссам эчүчегә әверелгән, героиня актёрлык профессиясен ташлаган. Шуңа күрә минем өчен дә, театр өчен дә, Миңнуллинның бөтен иҗаты өчен дә «Хушыгыз!» пьесасы бик көчле яңгырашлы фикер иде. Миләүшәнең язмышын шулай хәл итү һәм аның авызыннан шундый сүзләр әйттерү... Ул чакта миңа бу бик якын иде.
ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ
106
Алар гаепләү кебек яңгырады. Миләүшәнең финалдагы монологыннан шундый гаҗәп гыйбарә: «Миңа һәрвакыт әйтәләр иде — халыкка хезмәт ит, мин аңламый идем, нинди халыкка, ни өчен аңа хезмәт итәргә? Мин бары тик җырладым да җырладым гына. Ә халыкка хезмәт итүнең нәрсә икәнен мин сәхнәгә чыкмый башлагач кына аңладым. Мине танымый башладылар, минем хакта гайбәтләр тараттылар». Һәм ул сүзен ике төрле аңлап булган җөмлә белән тәмамлый. «Ә бәлки, — ди ул, — мин җырламасам, ә халыкка хезмәт итсәм, башкача булыр идеме?» Менә шундый гаять куркыныч тема. Ягъни Туфан беренче тапкыр художникның җаваплылыгы, чынлыкта аңа нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сүз алып бара. Ул чакта миңа, мөгаен, иң кызыклысы шул булгандыр. Спектакль вакыйгага әверелде, яшереп торасы юк. Ихсанова, Дунаев, Шакиров, мин Тукай премиясе алдык. Иң мөһиме — ул җәмәгатьчелекне дулкынландырды. Шуңа да мин аның өчен авторга бик рәхмәтле.
«Җанкисәккәем» — әлегәчә сәхнәдән төшми торган пьеса. Ул заказ белән язылган иде. Мин үзем укыткан беренче студентлар — Искәндәр Хәйруллин, Фәнис Җиһаншин, Радик Бариевлар курсы өчен Туфан Абдулловичтан берәр нәрсә язуын сораган идем. Бу — 1994 ел, озакламый чыгарылыш буласы. Мин аңа «Диләфрүз»нең дә нәкъ студентлар курсы өчен язылганын белүемне әйттем. Ник әле минем студентларга да язмаска? Ул башта каршы килеп карады, янәсе, студентлар өчен заказга язмый. Мин аңа: «Ә бит язгансыз!» — дим. Ул исә: «Әллә кайчан бит инде ул!» — ди. Килешә алмадык, шулай да аның хәтеренә уелып калды бугай. Беркадәр вакыт узгач, очрашкан идек, нәрсә турында, нинди темага язарга, дип сорады. Мин, «Гамлет» бар, «дәвам-пьесалар» бар, дидем. Стоппардның «Розенкранц һәм Гильденстерн үле» әсәре, актёрлар турында, пьеса турында сөйли башладым. Ә ул: «Йә, шуннан?» — ди. Мин әйтәм: «Тукайның Шүрәле турындагы классик сюжеты бар. Менә Былтыр беркатлы Шүрәлене хәйлә белән җиңгән дә, ул кысылган бармагы белән калган, ә аннары? Вакыйгалар ничек дәвам итә ала? Аннан соң нидер булгандыр бит инде?» Һәм ул язды. Алып килде. Мин, курсны җыеп, рольләрне бүлеп бирдем, һәм менә 20 ел инде спектакль аншлаг белән дәвам итә. Бу — Миңнуллинны минем беренче куюым иде.
Актёр булган чагымда мин үзем беркайчан да аның пьесаларында уйнамадым. Туры килмәде. Аның каравы, улым уйнады. «Әлмәндәр»дә. Ә анда Туфанны кеше буларак ачкан дулкынландыргыч бер мизгел булды. Театр кешесе буларак. Аның кайбер какшамас постулатлары бар иде. Мәсәлән, әгәр драматург театрның бер генә актрисасына да гашыйк түгел икән, ул бу театр өчен яза алмый, ди торган иде. Бу — шәхси фикер. Әмма ул шулай саный иде. Бу — ир кешенең хатын-кызга гашыйклыгыннан киңрәк хис. Әгәр дә пьесаларыңның куелуын теләсәң, син театрда яшәргә, актрисаларга, актёрларга хатын-кыз яисә ир-кеше итеп түгел, нәкъ менә актёрлар буларак гашыйк булырга кирәк, дип саный иде. Йосыф өчен «Әлмәндәр» премьера булды һәм спектакль тәмамлангач, Туфан Абдуллович Йосыфка «Туфан агайдан» дип язылган шахматлар бүләк итте. Аның ягыннан бу киң күңеллелек чагылышы иде. Йосыфка кадәр малай ролен Туфан Абдулловичның оныгы уйнады һәм бик озак уйнады. Ул инде үсеп яшүсмер булды, бу рольгә туры килми башлады. Марсель Хәкимовичка, күрәсең, автор алдында да, Нәҗибә апа алдында да аларның оныгын рольдән төшерү уңайсыз булгандыр. Билгеле инде, ул аларның мөнәсәбәтеннән курыкмагандыр, бу бит мәгънәви билге — Туфан оныгы аның иң яхшы пьесасында уйный. Шундый символ. Әмма һәрнәрсәнең чиге бар. Һәм менә Бикчәнтәй оныгы — премьерада. Ә бит Миңнуллинның беренче пьесасын безнең театрда минем әти, Рәфкать Бикчәнтәев куйган. Иң беренчесен — балалар өчен язылган «Азат» пьесасын. Беренче әйләнә әнә шулай йомылды. Алдагылары насыйп булсын. Әле Туфан аганың бик күп пьесалары безнең сәхнәгә кабаттан әйләнеп кайтыр, барлык төрки халыклар театрлары сәхнәсенә дә... Талантлы иҗатчының бәхете инде бу!
Фәрит БИКЧӘНТӘЕВ,
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссёры