Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН МИҢНУЛЛИН ДРАМАТУРГИЯСЕ

2016 елда оешуына 110 ел тулачак татар театры үсешенең һәр этабында аны репертуар
белән тәэмин итүче, үсеш юнәлешен билгеләүче бер яки берничә әйдәп баручы драматург
булганлыгы мәгълүм. Әйтик, баштагы чорда андыйлар рәтендә Г.Камал, Г.Исхакый,
Ф.Әмирхан булса, 20-30 нчы елларда — К.Тинчурин, Т.Гыйззәт, 40-50 нче елларда исә
Н.Исәнбәт, М.Әмирләр алгы планга чыга. Ә инде алтмышынчы елларның икенче яртысыннан
соң бу җаваплы вазифаның төп авырлыгын Т.Миңнуллин үз җилкәсенә ала. Болай дип әйтү
башка драматурглар булмаган, яки алар бернәрсә дә язмаган дигән сүз түгел. Әлбәттә, башка
драматурглар да бар, алар да шактый актив иҗат итәләр. Ләкин күрсәтелгән алтмышынчы
еллар уртасыннан алып яңа XXI гасырның беренче дистә еллары ахырларына кадәр вакыт
аралыгында сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да үзәк позицияләрне алып торган драма
әсәрләренең зур күпчелеге Т.Миңнуллин иҗатына карый. Әйтергә генә ансат, әлеге вакыт-
чорда барлыгы кырыктан артык, төрле жанрдагы, төрле проблема күтәргән, йөзләрчә эреле-
ваклы образлар, күрелмәгән өр-яңа характерлы геройларны сәхнәгә чыгарган пьесалар яза
Т.Миңнуллин. Аның бу фидакарь хезмәте татар халкының театр сәнгатен үстерүгә керткән
бәһаләп бетермәслек зур өлеше булып саналырга хаклы.
Драматургия әдәбиятның иң авыр һәм үтә катлаулы төрләреннән санала. Һәм юкка түгел.
Пьеса язу өчен әдәбият кануннарын, сүз сәнгатен камил белү генә җитми. Биредә бөтенләй
башка закончалыкларга таянган сәнгать булган театр дөньясын да тулысынча аңларга, аның
өчен аеруча мөһим булган шартлылык һәм тормыш дөреслегенең сыйфатлы синтезын
тудыра белергә кирәк. Шуңа күрә дә драматургиягә иҗатчылар сирәк килә. Килгәннәренең
зур күпчелеге уңышка авыр ирешә. Т.Миңнуллинга да Мәскәүдәге Щепкин исемендәге югары
театр училищесы тулай торагы почмагындагы такта белән бүлеп алынган «иҗат
лабораториясендә» башланган тәҗрибәләре тиз генә уңыш китерми. Минзәлә театрында
куелган «Авылым кешеләре», Әлмәттә яшь артистлар тарафыннан уйналган «Очканда-
кагынганда» пьесаларын әле берничек тә камил драма әсәрләре дип әйтеп булмый. Г.Камал
исемендәге театрда Р.Бикчәнтәев тарафыннан балалар өчен куелган «Азат» әкият-спектакле
дә, шактый отышлы куелуына карамастан, Т.Миңнуллинны халыкка таныта алмый. Беренче
зур уңышны аңа М.Сәлимҗанов сәхнәләштергән «Миләүшәнең туган көне» драмасы алып
килә. «Хрущёв җепшеклеге» елларының дымлы яз һавасын үзенә сеңдергән әлеге әсәр моңа
кадәр татар театрында сәхнәгә күтәрелмәгән өр-яңа проблемасын, шул елларда иҗат
мәйданына килгән җырчы, художник, шагыйрьләр, музыкантларның тормыш-көнкүреше,
яшәеше, уй-фикерләре, яшәү рәвешен тамашачы алдына чыгара. Һәркайсының үз характеры,
дөньяга карашы, тормыш фәлсәфәсе бар яшь кешеләрнең. Һәм алар үзләренең төрлелеге,
җәмгыятьтә үз урынын табу өчен аңа гына хас юллар эзләве белән кызыклы. Чор һәм шәхес,
җәмгыять һәм иҗат кешесе, заман һәм иҗатчы кадере, дәүләт һәм кыйммәтләр шкаласы
үзгәреше проблемаларын күтәргән әлеге әсәрдән алга таба, «Дуслар җыелган җирдә»,
«Хушыгыз!» драмалары да өстәлеп, бөтен иҗат буыны вәкилләренең язмышын (иҗатка килү,
уңышка ирешкән еллар һәм хушлашу чорларын эченә ала) чагылдырган трилогия туа.
«Миләүшәнең туган көне» спектакле язылган чорда формалашкан режиссёр
М.Сәлимҗанов һәм драматург Т.Миңнуллин тандемы алга таба дистәләрчә уңышлы
спектакльләр барлыкка китерә. Шуларның «Ир-егетләр», «Әлдермештән Әлмәндәр»,
«Диләфрүзгә дүрт кияү», «Моңлы бер җыр», «Канкай углы Бәхтияр», «Илгизәр+Вера»,
«Дивана», «Мулла» кебекләре арадан иң уңышлылары рәтендә саналырга хаклы.
Гомумиләштереп караганда, Т.Миңнуллин язган пьесаларны ике төркемгә бүлеп
анализларга мөмкин: 1) заман темасына багышланган, авторның чордаш геройларын сәхнәгә
176
чыгарган, пьеса язылган вакытта җәмгыятьнең, халык тормышының актуаль проблемаларын
чагылдырган һәм 2) татар халкының менталитетын тәрбияләү, милли үзаңын үстерүгә
юнәлдерелгән тарихи һәм тарихи-биографик әсәрләр. Әлбәттә, бу бүленеш шартлы. Чөнки,
аерым алып караганда һәр пьесада үзенә генә хас жанр төсмерләре, фикер яңалыклары, стиль
үзенчәлекләрен табарга мөмкин. Әйтик, «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә төп сурәтләү
чараларының берсе буларак музыка компоненты алына һәм ул вакыйгалар барышында
шактый күптөрле вазифалар башкара. Ә менә музыкаль сурәтләү чаралары ягыннан аңа
шактый якын торган «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре автор тарафыннан фәлсәфи яссылыкта
чишелгән, Кеше һәм Әҗәл, Яшәү һәм Үлем арасында барган аяусыз көрәшкә, ситуациянең
котылгысызлыгына карамастан, оптимистик рухта хәл ителә. Җәлил һәм аның
көрәштәшләре батырлыгына багышланган «Моңлы бер җыр» драмасы исә хәзерге заман
шагыйренең җәлилчеләр каһарманлыгы чыганаклары турында уйлану формасында язылса,
вакыт һәм вакыйгалар урыны, пространство категорияләре белән ирекле эш ителсә, Тукай
тормышының билгеле бер этабын тасвирлаган «Без китәбез, сез каласыз!» әсәрендә тормыш
вакыйгаларының табигый эзлеклелеге сакланган.
Т.Миңнуллин әсәрләренең үзәгенә куелган конфликтлар да гаять күптөрле. «Нигез
ташлары», «Монда тудык, монда үстек», «Ир-егетләр», «Төш», «Сөяркә» кебек пьесаларда төп
каршылык якын кешеләр, бер гаилә әһелләре, ата-ана һәм балалар, җан дуслар, хезмәттәшләр
арасында булып, шулар аша җәмгыятьнең актуаль проблемаларында чагылса, «Ай булмаса,
йолдыз бар», «Моңлы бер җыр» һ.б. әсәрләрендә конфликт, гомумән, сурәтләнгән
вакыйгалардан читкә чыгарылып, автор һәм персонаж яссылыгына күчерелгән.
Драматургның күп кенә пьесалары драматик хикәя, драматик повесть формасында
язылганнар. Боларда персонажларны капма-каршыга бүлү, вакыйгаларны каршылык аша
үстерү юк дәрәҗәсендә! Күбрәк проза жанрында очрый торган эпик хикәяләү манерасы
өстенлек ала. Драматургның бу язу манерасы кайбер драматургия, театр белгечләренә аны
конфликтсызлыкта гаепләү өчен дә сәбәп булды (П. Руднов, Мәскәү). Аларны тыңлаганнан
соң Т.Миңнуллин шактый гына вакыт кәефсезләнеп, уйланыбрак та йөрде. Безнең карашка,
бу авторның кимчелеге түгел, бәлки иҗат үзенчәлеге. Язучыны ни өчен мин уйлаганча
язмыйсың дип битәрләү, гомумән, дөрес түгел. Һәркем тормышта булган вакыйгаларны
үзенчә кабул итә һәм үзенчә әсәр буларак формалаштыра.
Т.Миңнуллин язучы-драматург, публицист буларак та, җәмәгать эшлеклесе, халык хадиме
— дәүләт депутаты буларак та соңгы елларда илкүләм җәмгыяви үзгәрешләрне җентекләп
күзәтеп, анализлап барды. Аның бу беркадәр шик, саклык, икеләнү аша кабул ителгән
күзәтүләре драма әсәрләрендә дә чагылмый калмады. Чагыштырмача соңгы елларда язылган
һәм 2006 ел «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче-икенче урыннарны яулаган «Дивана»,
«Мулла» драмалары әнә шундыйлардан. Сурәтләнгән вакыйгалар, катнашкан персонажлар
төрле булсалар да, бу ике пьеса, минем фикеремчә, бер-берсенә нык бәйләнгән. Ни өчен
дигәндә, алар җәмгыятебездә барган бер үк глобаль яңалык, үзгәрешләрнең ике ягын
сурәтлиләр. Чорлар алмашу, идеологик ориентирлар үзгәрү тарихи вакыйгасы ул. «Дивана»да
җитмеш ел дәвамында ил белән идарә иткән марксизм-ленинизм идеологиясе, социализм,
коммунизм утопиясе чигенү, юкка чыгу турында сөйләнсә, «Мулла» драмасында исә
җәмгыятькә дин-иман кайту, халкыбызның меңьеллык ислам мәдәнияте кыйммәтләренең
бүгенге күчәрләреннән ычкынган тормышыбызга күп авырлыклар, каршылыклар аша
кайтуы тасвирлана. Әлеге әсәрләрнең бик күп театрларда куелуы һәм тамашачыларның
спектакльләрне зур кызыксыну белән кабул итүе аларның нәкъ әнә шул көннең кадагына
суга торган актуальлеге чорны, заманны яңача чагылдыруы белән аңлатыла.
«Кеше китә, җыры кала» гыйбарәсен куллансам, яңалык булмас. Ләкин бу контекстта ул
Т.Миңнуллин эшчәнлегенә гаять тәңгәл килә. Туфан Габдулла улыннан соң гаҗәеп зур иҗат
мирасы калды. Һәм ул күпкырлы бай иҗат дөньясы үзенең тикшерүчеләрен көтә. Алда
драматургның хезмәтенә өр-яңача якын килеп, тирәннән эзләнеп язылган том-том
монографияләр туар дигән өметтә калам.