Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН ДӘВАМ ИТӘ...

Туфан дигәч тә, Америка ярларында ду килеп котырынган цунами, җил-давыллар
турында сүз бара дип уйлый күрмәгез. Андый бәла-казалардан Ходай сакласын! Сүзем —
олпат милләттәшебез, данлы драматург, утлы публицист, оратор һәм җәмәгать эшлеклесе
Туфан Миңнуллин турында. Аның бакыйлыкка күчүенә дә инде байтак вакыт үтеп бара икән...
Туфан — халкыбызның көтеп алынган һәм яраткан улы иде, бу — бәхәссез. Аның
эшчәнлеген, иҗатын һәм исемен мәңгеләштерү гамәлләре дә үзен озак көттермәде: туган ягы
Кама Тамагы районында аңа багышланган музей ачылды, Казандагы үзәк урамнарның
берсенә аның исемен бирү турында карар чыгарылды һ.б. Камал, Тинчурин, Кариев исемен
йөрткән мәдәният сарайлары булган кебек, Түбән Кама театры инде Туфан Миңнуллин
исемен йөртә.
Кайчак уйлап куясың: бар иде бит әдәбиятыбызның гөрләп торган чаклары! Бу хакта
Бауман урамына урнашкан Матбугат йортына һәм Язучылар союзы идарәсенең ул чактагы
рәисе Гариф Ахунов исеменә бәйләп әле дә булса еш сөйлибез, сагынып искә алабыз. Юкка
түгел, чөнки очрашулар вакытында бишенче каттагы Тукай клубы һәрвакыт шыгрым булыр
иде. Ай саен партҗыелышлар да, төрле жанрдагы секцияләр дә даими эшләп тора. Ә инде
Фәрваз Миңнуллинның (аннары инде Мөсәгыйт Хәбибуллинның) рәсми эш бүлмәсенә якын
торган бер мәйданчыкта бильярд сугып мәйханә килүләр дисеңме... Анда Илдар Юзеев, бер як
җилкәсен сикертеп һәм йомры сүзләр уйнатып, яшь мәйдаманнарга көч биреп тора. Анда
— партоешма секретаре Туфан Миңнуллинның гөрелдәп торган тавышы, тапкыр сүзләрдән
баш чөеп гаярь көлүләре!.. Татарстан китап нәшрияты директоры Гарәф Шәрәфетдинов, баш
редакторы Шәүкәт Галиев пәйда булдымы, берара тынлык та урнашып куя. (Аның өчен, чөнки
һәркемнең китап чыгарасы бар!)
Туфанның иҗатта шулай ук гөрләп торган чагы. Кай арада язып өлгерәдер ул
— пьесаларының театр сәхнәләреннән төшкәне юк. Кыска гына ошбу язмада аның зур
шәхес, иҗатының микъдары һәм үзенчәлекләре турында сүз озайтып тормыйм, иҗатына
мәдхия укудан да баш тартам. Чөнки бу — моңа кадәр әйтелгән сүзләрне һәм аның хакында
язылган мәкаләләрне кабатлауга кайтып калыр иде.
Ә шулай да... аны «мактау», дөресрәге — мактатуның кулай ысулын оста уйлап таптым
мин! Озак еллар бергә гомер иткән хәләл җефетенә, аны якыннан белгән каләмдәш
дусларына: «Туфан исән чагында үзенең бөек икәнен белеп яшәдеме, юкмы?» — дигән сорау
белән мөрәҗәгать иттем. Әйдәгез, аларның җавапларын тыңлап карыйк булмаса.
Нәҗибә Ихсанова:
— Белгәндер. Ул үзенең фикерле кеше икәнен тоеп-аңлап яшәде. Ьәр нәрсәгә карата
үзенең ачык фикере бар иде. Җәмгыятьтә, татар әдәбиятында үз урыны барлыгын беркайчан
да онытмады. Аның белән киңәшүчеләр күп иде.
Разил Вәлиев:
— Шунысын яхшы беләм: «бөек» дигән сүздән тартына иде ул. Бөеклек — Тукайчарак
дәрәҗәдә булырга тиеш, дип әйткәне хәтердә. Эчтән генә белеп яшәде шикелле. Ләкин
беркайчан да бу хакта кычкырып әйтеп, үзенә урын дәгъвалап йөрмәде.
Рабит Батулла:
— Әлбәттә! Ул үзенең кем икәнен белеп яшәде дип икеләнмичә әйтә алам. Инсаннар үзе
турында бөтен кешедән дә яхшырак белергә, тормышта үз урынын төгәл чамаларга тиеш.
Туфан кайда гына һәм нинди генә кәнәфигә утырмасын, милләткә файда китерде.
Гәрәй Рәхим:
— Исән вакытында ук үз дәрәҗәсен саклап, татар халкына лаек кеше икәнен белеп
яшәде. Бу аның эчке горурлыгы иде. «Әгәр мин татар халкына лаек булмасам, бөтенләй читкә
— икенче бер өлкәгә киткән булыр идем», — дигән сүзләре истә калган.
Марсель Галиев:
— Белгәндер, ләкин чәпчемәде, тыйнаклык саклады. Татар халкына сүзе кирәклеген
тойды һәм бөтен көчен шуңа таба юнәлтте. Аның белән күп очрашуларга йөрдем. Ул чыгып
баскач, залдагы халык алга тартылгандай була иде. Йөзләре нурлана, аңардан ниндидер
хикмәт көтеп, һәркем тынып кала. Туфан сөйли башлауга, зал буйлап рәхәт дулкын йөгерер
иде.
... Әйе, Туфанның иҗаты гына түгел, милләтпәрвәр образы да безнең күңелләрдә әнә
178
шулай дәвам итә.
Тагын бер сыйфатын үземнең дә ассызыклап әйтәсем килә: ул яшьләр белән дус иде,
әдәбиятка килүче яшь көчләргә һәрвакыт хәерхаһлы булды. Шүрлегемдә автографлы
берничә китабы саклана. Менә аның «Кырларым-тугайларым» дигән пьесалар җыентыгына
язган култамгасы:
«Рашат дуска! Бергә-бергә яшәп иҗат итсәк кенә, бәлки, кайбер уңышларга ирешербез,
әйеме? 30 ноябрь, 1982 ел.»
Никадәрле ихлас һәм тыйнак әйтелгән сүзләр!
Инде, ниһаять, бер «хикмәт» пәрдәсен күтәрергә дә вакыт җитте бугай.
Илдә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, хәтта газета-журналларның баш
редакторларын сайлап куюлар да модага кереп китте. Фәиз Зөлкарнәйнең юл- транспорт
һәлакәтендә вафатыннан соң (1996 ел) «Идел» журналы коллективы да шушы демократик
уенга кушылып китте. Жыелыш шактый давыллы башланды, аның кайнарлыгы уенның
ахырына кадәр барды. Кандидатлар — Туфан Миңнуллин һәм Рашат Низами. Туфанның
«погон»нары болай да җитәрлек, яшьләр журналы дилбегәсен яшьләр кулына тапшырырга
кирәк, дигән фикер алга сөрелде. Уен шартлары, минем аңлавымча, Туфанга каршы корылган
булып чыкты. Һәм... Язучылар союзы идарәсенең ул чактагы рәисе Ринат Мөхәммәдиев,
матбугат министры Ислам Әхмәтҗановның тәкъдиме һәм «тырышлыгы» белән мин
фәкыйрегезгә баш мөхәррир урынын тәгаенләделәр. Эш урыным яхшы — «Казан утлары»
журналының баш мөхәррир урынбасары сыйфатында тыныч кына эшләп ята идем югыйсә.
Туфан абый утырган урыныннан җәһәт кенә торды һәм ишекне дөбердәтеп (холкын
беләсез!) япты да җыелышны ташлап китеп барды. Менә шуннан соң, ярты ел чамасы микән,
безнең аралар суынып алды. Аннары инде Туфан Миңнуллин үзенең язганнарын китерә
торды, без аларны кичекмәстән номерга җибәрә тордык. Берсендә аңа сугышчы-композитор
Фәрит Яруллин турындагы роман-хрониканы (ЖЗЛ сериясеннән) култамга белән бүләк
иттем. Укып чыккан. «Чынлыкта аны үлемгә җибәргәннәр икән», — дип көрсенде.
Вафатына бер атна кала микән, композитор Рөстәм Яхин турындагы поэма китабымны
бүләк иттем. Укып чыккач, котлап, телефоннан шалтыратты.
Тагын бер деталь. Айдар улым белән аның машинасында Киндерледәге дача бакчасына
барышыбыз иде. «Әти, беләсеңме, кичә 18 нче больницада Туфан абыйны күрдем. Пижамадан
иде, исәнләшеп уздым», — диде ул кинәт кенә. Мин уйга калдым. Күп тә үтмәде... Туфан
Миңнуллинның вафаты турында кайгылы хәбәр!
Арабыздан каядыр китеп барды, ләкин ул безнең арабызда һәм хәтер күгендә мәңгелеккә
калды. Туфан дәвам итә.
Рашат НИЗАМИ
ТУФАН КЫЗЫ ЯЗМАЛАРЫ
Еш кына миңа: «Туфан абыйны төштә күрдем әле», — дип әйтәләр, ни күргәннәрен дә
сөйлиләр. Шулвакыт күңелдә сәер хис туа. Нигә ул шул кешеләрнең төшенә кергән дә
минекенә кермәгән?
Минем тормышымда бар нәрсә дә әти белән бәйләнгән.
Әти вафат булгач, Фәүзия апа Бәйрәмованың бер кеше алдан да, соңыннан да әйтмәгән
сүзләре тетрәндерде: «Татар халкы сөекле улын югалтты, син — газиз әтиеңне». Әйе, газиз
әтиемне... Әтигә үзе исән чакта «газиз әтием» дип эндәшкәнем булмады. Гомумән, безнең
гаиләдә назлы сүзләр кушып сөйләшү төчеләнү дип саналды. Әти миңа кырык яшем тулганда
гына «кызым» дип дәште, хәтерлим, ул чакта ничектер сәер булып киткән иде, чөнки миңа —
«Әлфия», оныгы Диләрәгә генә «кызым» дип эндәшә иде.
Әти турында иң беренче хатирәләрем үземнеке түгел, ә әти, әни һәм аларның дуслары
сөйләгәннәрдән. Мин 1 гыйнварда туганмын. Әни: «Яңа ел кичендә Равил Шәрәфиев белән
вальс биедек тә, иртән билем авырта башлады, эчем авырайды»,
— дип сөйли. Равил абыйның әнисе: «Бала табар вакытың җиткән, роддомга барырга кирәк»,
— дип өйрәткән. Инде мин туганны белгәч, әти үзенең иң якын туганнан туган энесе Мөнир
абый белән урамнан баралар икән. Бераз кабып алганнар. Шунда әти: «Эх, шатлыгым эчемә
сыймый, хәтта берсен тотып кыйныйсым килә»,
— дип әйтеп ташлаган. Мөнир абый, озак уйлап тормыйча, каршыга килүче бер агайны
179
сугып еккан. Әти: «Шундук айныдым», — дип сөйләгәне хәтердә. Теге кеше бәйләнеп
тормаган, аякларына басып, өстеннән карны каккалаган да: «Что вы, ребята, делаете?!» — дип,
китеп бару ягын караган.
Баланы өйгә алып кайткач, коендырасы, биләвен алыштырасы, юасы — мәшәкате
җитәрлек. Әти әнигә кырт кискән: «Бер яшь тулгач кына кулга алам — куркам», — дигән. Әни
Равил абый Шәрәфиев белән бергәләп мине коендыра торган булган. Равил абый әле дә:
«Әлфияне шәп-шәрә күргән беренче кеше — мин», — дип сөйләп йөри.
...Тагын туктап калдым. Әти турында сөйләгәндә дә, язганда да, ул каршылыклардан тора,
дип еш әйтәм. Искә алган менә шушы ике вакыйгада да бер кеше турында сүз бара: ярата, тик
кулына алырга курка...
Мин мәктәпкә укырга кергәнче, без хәзер Салих Сәйдәшев музее урнашкан йортта, ул
вакыттагы театр коммуналкасында яшәдек. Бервакыт әти өйгә телевизор күтәреп кайтты.
Моңа кадәр күрмәгән гаҗәп нәрсә. Безнең йортта гына түгел, күрше-тирәдә дә андый юк, шуңа
күрә таныш-белеш, күршеләр безгә телевизор карарга җыела. Миңа ике яшь тирәсе. Идәнгә
тезелеп утырган кешеләрнең аяклары янында үрмәләп йөргәнемне бераз чамалыйм.
Шулвакыт күршебез Хәлимә апа Искәндәрованың бик катгый рәвештә урысчалатып: «Не
мешай!» — дип шелтәләгәне хәтердә. Калганы истә түгел, анысын мәрхүм Фирдәвес апа
Әхтәмова сөйләргә ярата иде. Әни мине кулына алган да: «Әйдә, кызым, булмаса, без
коридорга чыгып торыйк...» — дигән.
Шулай кисәк-кисәк хатирәләр яңара. Әти эш өстәле артында утыра, нидер яза, кичке як,
чөнки лампа яна. Мин урындык астыннан үрмәләп, өстәл астына кереп утырам, әтинең
тезләренә менәм, ул нидер әйтеп, мине кире төшереп җибәрә. Мин аның өстәлендә яткан
әйберләр белән уйнарга ярата идем, каләм-карандаш, блокнот, скрепка, кнопка... Коенганда
иң яраткан уенчыкларым — әтинең кырыну әйберләре: алюминий тәлинкәдә кечкенә таз,
стакан, пумала. Әти кырынганда, яңакларын сабынлый да: «Кил әле, Әлфия, сине «пәп» итәм»,
— ди, ә мин сабын күзгә тиюдән куркып качам.
Менә ул мине балалар бакчасына илтә. Сирәк кенә андый чаклар да булгалый иде. Еш
булмаганга хәтергә уелып калгандыр. Толстой урамындагы бакчадан үткәндә, әти тезе белән
күрсәтмичә генә аркага төртеп ала. Мин: «Әти, нигә алай эшлисең?»
— дигәнгә, ул берәр үтеп баручыга төртеп күрсәтә дә: «Әнә, теге кеше сиңа төртте»,
— ди. Мин: «Юк, ул син идең!» — дип кызып-кызып исбатлый башлыйм...
ӘЛФИЯ МИҢНУЛЛИНА - ЮНЫСОВА
180
Әти китапханәсендә китаплар бихисап. Мин иң калыннарын киштәдән тартып алып,
идәнгә тезәм — басма ясыйм. Әти күргәч, болай ярамый дип, минем белән бергә китапларны
кире урыннарына куя да, янына утыртып, китап — ул изге нәрсә, дип сөйли. Китапны сакларга
кирәклеге турында тагын бер сүзе исемдә. Ялгышма- сам, Хәкимҗан Халиковның шигырьләр
китабын пумала белән төрле төсләргә буяп чыктым. Аклы-каралы рәсемнәрне төсле
иткәнмендер инде. Әти ачуланмады, китапка ничә кешенең хезмәте кергәнен аңлатты.
Бер генә ачуланган вакытын хәтерлим. Гаебем ни — белмим, шук балада төрлесе
булгандыр. Әни минем «этлегемне» сөйли, әти каеш күрсәтә, сүз тыңламаганнарга менә шушы
янәсе. Эш каеш күрсәтүдән узмады...
Бала чакта әтидән чынлап курыкмый идем. Әнидән күбрәк эләгә иде. Әти йә өйдә юк, йә
эшли, йоклый, ашый — кыскасы, аны борчырга ярамый. Үсә төшкәч, мин әти сүзеннән курка
башладым. Кайчан, нигә алай булды — белмим. Ләкин бу ниндидер дәрәҗәдә безне бер-
беребездән ерагайтты. Читләшүнең башка сәбәпләре дә бар иде.
Үсеп буйга җиткән ике бала әнисе буларак шуны әйтә алам: балага ни кирәген дөрес аңлау
шактый авыр эш, сиңа яхшы булып тоелган балаңа да ярар дип ышанып булмый. Әти дә, әни
дә, үз эшләре белән нык мавыккан кешеләр буларак, үз стереотипларын, тормышка ашмаган
хыялларын миңа сеңдерергә тырыштылар. Әни һәрвакыт театр тирәсенә барма, галим бул,
укытучы бул дип тукып торды, мине профессор, академик итәргә хыялланды. Әти, күрәсең,
татар әдәбиятына, сәнгатенә якын һөнәр сайлавымны көткән. Мин, тыңлаучан бала булганга,
аларның хуплавын яуларга тырышмадым түгел, тырыштым. Тик алар теләгәннәр берсе дә
минеке түгел иде. Инде үз юлымны табып, шул юлдан барганда, әти: «Синең эшең эшмени»,
— диде, әни, кешеләргә сөйләгәндә: «Кызыбыз шундый башлы иде, беркем була алмады», —
дип уфтанды (әле дә уфтана). Ата-ана һәм бала каршылыгы безнең гаилә мисалында ачык
күренә.
Ярый, яңадан хатирәләремне барлыйм. Без өченче сыйныфта укыйбыз, аңа кушылган
булгандыр инде, әти безгә герой-пионерлар турында сөйләргә килде. Безнең пионерга кереп
йөргән вакытлар. Ни сөйләгәне истә калмаган, дәрес ахырында: «Сез герой пионерлардан
кемнәрне беләсез?» — дип сорады. Балалар исемнәр атый, әти аларны кабатлый. Шунда Марат
Казей исеме аталды. Әти андый герой пионерны белми икән, исемен дә ачык ишетеп
бетермәгән. Әйе, әйе, Марат Кащей, ди бит. Әтине кайтканда оялтканым исемдә, шуны да
белмисең, имеш. Әти миннән сорый, син Фатих Кәримне беләсеңме, Муса Җәлилне беләсеңме,
Фәрит Яруллинны беләсеңме дип, бәхәсне үз файдасына бормакчы. Ул атаган кайбер
кешеләрне белмәгәч, менә син дә барысын да белеп бетермисең дип, балаларча куанган иде.
Минем үсмер чак. Әти Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый. Казан кибетләрендә нидер
бар барын, тик ул ачлы-туклы тормыш итәргә дә җитәрлек түгел. Әти «ит ташучы» поезд
булып саналган «Татарстан» проводниклары артыннан Мәскәү күчтәнәчләре җибәреп тора,
без шул ук ысул белән кыстыбый камыры пешереп, юылган кием-салым, башка ул сораган
әйберләрне озатабыз. Иәм язгы каникулда әти мине Мәскәүгә, үзе яшәгән тулай торакка
«кунакка» чакырды. Могҗизалы урын иде ул. Кайсыдыр төньяк халыкларыннан бер язучы
(исемнәре онытылган инде) бозланган балыкны юнып-юнып сыйлый, берәү коридорда
думбра чиертә, бүлмәгә шагыйрь Зөлфәт кереп, әти белән бер-берсенә төртмәле сүзләр
әйтешәләр, әти спиртовкада кофе кайната, «капчыклы» аш пешерә. Барысы да кызык! Әти
мине Мәскәү буйлап экскурсиягә йөртте, ВДНХ күргәзмәсенә бардык, театрларга кердек ,
студент чакта яшәгән тулай торакларын, Щепкин училищесы бинасын күрсәтте. Кыз бала иң
истә калдыра торган вакыйга да шул сәяхәт белән бәйле. Зур бер кибеткә кереп, миңа ике
пальто алдык. Бала-чага киеме түгел — зур кызлар кия торган. Кышкысы — ачык кызыл,
капюшонлы иде. «Кызларга кызыл килешә», — дия иде әти. Оныгы Диләрәгә машина алып
бирәм дигәндә дә, ул бары тик кызылны сайлады.
Әдәби курсларда әти ике ел укыды. Әле ул заманда почтадан хат язышу гадәте бар иде.
Шул вакыттагы берничә хаты саклана. Аларда әти миңа олы кешегә мөрәҗәгать иткәндәй
язган. Хәзер аларны мин еламыйча укый алмыйм.
Шул ук яшүсмер вакытларда әтинең ике тәрбия дәресе хәтергә кереп калган. Подъезд
ишек төбендә бармакка ачкыч боҗрасын эләктереп, ачкычны әйләндереп торам. Әти миңа
алай беркайчан да эшләмә, ул — җилбәзәк урам хатыннарының ир-ат игътибарын җәлеп итү
ысулы, диде. Икенчесе (әти тәмәке тарта иде әле ул вакытта), мин әтине тәмәкесе кулында
чакта җитәкләп алдым. Анда да ул «беркайчан» сүзен кулланды. Беркайчан да тәмәке тарткан
ир-атны култыклама, диде. Тәмәкесен йә тартып бетерсен, йә ташласын, аннан соң гына
ТУФАН КЫЗЫ ЯЗМАЛАРЫ
181
култыкла, үз кадереңне бел, диде.
Әти мине ачыктан-ачык ике мәртәбә яклап чыкты. Беренчесе — мәктәптә. Класс
дәресендә сыйныф җитәкчебез ул вакытта мәш килеп төзелеп яткан БАМ төзелешенә баруны
батырлык дип сөйләде. Миннән сорадымы, үзем әйттемме — онытылган. Нидән тимер юл
төзелешенә бару батырлык булсын, дидем. Бу бик тә дөрес түгел сүз булып чыкты. Класс
җитәкчебез әтине мәктәпкә чакыртып, укытучылар бүлмәсендә аның каршында мине
«прорабатывать» итте. Мине чыгарып җибәреп, күпмедер вакыт сөйләшеп тордылар. Әти
чыкты да, бернидән дә курыкма, шулай да андый фикерләреңне бик кычкырып сөйләп йөрмә,
диде.
Мәктәп елларында әти минем белән әдәбият дәресләре турында сөйләшергә ярата иде.
Дәреслекләрдә язылганнарны кабатламыйча, үз фикерем булуын хуплады. Чацкийны —
бездельник, Сатинны демагог дип атавымнан рәхәтләнеп көлә иде.
Мин соңгы, унынчы сыйныфның 1 сентябренә барганда да, әти мәктәпкә озата килде. Бик
горурланып басып торганы хәзер дә күз алдында...
Мәктәптән соң КДУның мехматына керәм дигәнгә әти каршы төшмәде, минем мәсьәләдә
әни белән бик бәхәскә керми иде ул, тик «үзегез сайладыгыз, теләсәгез нишләгез»
позициясенә басты. Аның шундый гадәте бар иде. Әнинең хыялы — мине профессор-
математик итү. Укый башлауга ук, андый әйбер барып чыкмаячагын аңлап алсам да,
тырышып укыдым, шундый белем алуыма бер дә үкенмим, чөнки математика мантыйк белән
фикер йөртергә өйрәтә, гомумән, фикерләү системасын төгәл җайга сала. Шулай да мехматтан
китәргә талпыну булып карады. Өченче курста мине режиссура ныклап кызыксындыра
башлады. Марсель абый Сәлимҗанов белән озаклап сөйләшүләр башланды, хатын-кызга
авыррак дип кисәтсә дә, ул минем бу теләгемне хуплады, киңәшләр бирде. Әнинең коты очты,
ничек инде, профессор буласы кеше, укуын ташлый, өстәвенә Мәскәүгә китеп бара... Ничек
итәсен-итте, башта монда укып бетер, аннан соң барырсың, дип күндерде. Әти дәшмичә генә
бу көрәшне күзәтте. Ләкин укып бетергәнче үк мәхәббәт, кияүгә чыгу, бала табу — ул планнар
барысы да җилгә очты.
Әти балаларымны бик яратты: «Безнең Нәҗибә белән өч балабыз бар», — дип әйтә иде.
Кызым Диләрәне иркәли иде, аңа бөтен нәрсә дә диярлек рөхсәт ителде, төрле
командировкалар-сәяхәтләрдән кайткан күчтәнәчләрне тарату Диләрәгә бүләк тапшырудан
башланып китә иде. Ул да бабасына нык тартылды, булачак ирем бабама охшасын иде, дип
хыяллана иде.
Улым Даниярны бабасы чын ир итеп тәрбияләргә тырышты. Безне ачулана, гел үбеп,
малайны бозып бетерәсез, дия иде. Авылга, бакчага үзе белән ияртеп йөртте, Данияр балта,
пычкы, чүкеч тота белә икән, бакчадагы эшләрнең нечкәлеген аңлый икән — боларны
барысын да аңа бабасы өйрәтте. Мин Даниярга карата артык таләпчән, гел ачуланып
торганына борчылдым. Әти ир балага нык тәртип кирәк, юкса дөньяны хатын-кыз
тәрбияләгән, ир кеше була белмәгән ирләр басты, дия иде.
Әти, үзе әйтмешли, «төчеләнмәде», ләкин авыр моментларда миңа иң ышанычлы терәк
булды. Башта үземне орышып ата, мин еларга тотынгач, елама, көрәш дип ачулана иде. Ләкин
нәтиҗәдә ярдәмсез калдырмады. Ике бала белән ялгыз калганда да, хезмәт хакы эшкә барып
җитәргә трамвай билетына җитмәгәндә дә булышты. Үземә генә түгел, балаларыма да әти
иде.
Төчеләнмәү минем үземдә дә бар. Хәзер уйланып утырам да, әтигә минем тарафтан
иркәләү, җылылык җитеп бетмәгәндер. Ул, бигрәк тә олыгая башлагач, шуңа мохтаҗ булды.
Ах-ух килеп, Туфан абый, сез тегенди, сез мондый, дип бөтерелгән хатын-кызларга һушы китә
иде инде. Әти, аларның күбесе моны ихластан әйтми бит дисәң, булсын, миңа шуннан рәхәт,
диде. Миннән дә шуны көткәндер... Нишләтәсең... Үткән елларны кире кайтарып булмый.
Әти минем белән үзе дә бик җитди сөйләшә иде. Көнкүреш темалар конкрет һәм тиз
сөйләшенә дә, милләт, тел, әдәбият, сәнгать турында сәгатьләр буена гәпләшеп утыра идек.
Яңа әсәр язылып бетүгә, миңа укытасы килә, тик үзе биреп түгел, мин сорап алганны көтә.
Әни шыпырт кына, әтиең яңа әсәр язып бетерде, сораш әле, дия иде. Әти куанганын
күрсәтмәскә тырышып бирә, тиз генә укы да шундук фикереңне әйт, ди. Укып бетергәч, тукта,
бераз уйлыйм, дисәң, юк, шундук әйтелгән фикер иң дөресе була дип үзенекен итә. Ниндидер
минем карашка җитешмәгән ягын әйтсәң, бәхәсләшә, исбатлауны таләп итә. Башта
килешмәгән кебек булса да, соңыннан теге яки бу формада әйтелгән фикерне исәпкә ала.
182
Гомумән, безнең белән мөнәсәбәтләрдә әти «ялгышын танымады». Күпмедер вакыт узгач,
чыннан ялгышканын аңлагач, тәнкыйтьләнгән әйберне әкрен генә төзәтә иде. Без сүз
әйтмәсен дип, күп кенә эшен бездән яшертен эшләде. Нагорный бистәсендә, авылында йорт
салганын без бер-ике елдан гына белдек. Эшен тәмамламыйча, гаиләдән беркемгә дә
күрсәтмәде, тәнкыйтьләп «әппәтитемне» бозасыз, дия иде. Вафатыннан соң гына Кече
Битаман авылындагы Данил Салихов ихатасында нәни генә йорт салып куйганын белдек...
Гомумән, төзү эше, язу белән беррәттән, әтинең сүрелмәс бер гыйшкы иде. Җәй җитүгә,
быел ни төзер икән дип фаразлар кора идек. Казандагы кызлар гимназиясе директоры
Илһамия Тимеркәева аңа ярдәм сорап барганда, нәкъ кешесенә барып эләккәнен белдеме
икән? Бердән — татар мәктәбе, икенчедән — кызлар, өченчедән — төзелеш. Берничә ел
артыннан туктамыйча йөрде, төзелә башлагач, көн саен диярлек эш барышын карап-
тикшереп кайта иде. Инде төзелеп беткәч, ничек куанганы — әйтеп бетермәслек. Кызлар яңа
бинада укый башлагач та, бу гимназия аның шефлык итә торган бер урынына әверелде. Иң
яхшы укучы балага ай саен нәни генә премия тапшыра, чыгарылыш сыйныфтагы
алдынгылыкны яулаган кызга көмеш беләзек бүләк итә... Аның башлаган эшен без, гаиләсе,
дәвам итәргә тырышабыз. Бу гимназия безгә дә бик якын.
Ни калды дисәм... Ике мәртәбә турыдан-туры яклады, дидем дә берсен яздым, икенчесен
юк икән. «Интертат» газетасы мөстәкыйль басма булудан туктап таратылгач, без, анда
эшләгәннәр, кыен хәлдә калдык, үзебезчә көрәшеп карадык, һәм безгә бер мизгелдә сытып
бетерәчәкләрен бик яхшы итеп аңлатып бирделәр. Шулвакыт әтигә безне нишләтерләр инде,
дигәч, ул: «Курыкма, синең артыңда мин бар», — диде.
Әти минем дә төшләремә керә. Гадәттә, ул миңа эш куша. Көлсәң көл, еласаң ела —
шуларны үтим. Казан читендәге бакчасына берни утыртмам, үскән агач-куак үссен, үләннәрен
генә чабып торырмын, дигән идем, төшкә керде, үзем кишер- суган утырта алмыйм, син
утырт, диде. Утырттым. Хәзер кызыксынып китеп, ирем белән бергәләп ныклап бакча эшенә
өйрәнеп барабыз. Быел яз янә төшкә керде, яшелчәләр утыртасың, әйбәт, сарымсакны
оныттың бит, диде...