Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУФАН БЕЛӘН ГОРУРЛАНУ, ИҖАТЫНА СОКЛАНУ КӨЧӘЯ БАРА

Туфан Миңнуллинның тууына — 80 ел

Туфан — тормышның ямен дә, тәмен дә, мәгънәсен дә, идеалларын да үз туган җирендә, үз милләтенә хезмәттә тапкан затлы, зыялы шәхес, татар баласы. Көн артыннан көн үтә, еллар уза, Туфан хәзергәчә күз алдында, мыек астыннан елмаеп, дәррәү кабынып китә... Аның әсәрләрен, аның турында истәлекләрне телевизордан да, газета-журналларда да, интернетта да күрәм, хәтеремә аның кайчандыр әйткән сүзләре килә дә, фәлсәфи уйларга биреләм. Дөрестән дә, иҗатында кайчак тарихка мөрәҗәгать итсә дә, гамендә һәрвакыт татарның бүгенге язмышы иде. Ул, Тукай шикелле, табигать матурлыгына мөкиббән, иҗади илһамын авылдан эзләде, очрашканда, авыл турында сөйләми калганы бик сирәк иде. Ул бит әдәби геройларын да тормыштан, үзебезнең арадан алып сәхнәгә менгерде, без тамашачыларга күрсәтеп бирде: сез менә шулай яшисез, ә бит башкача яшәргә дә мөмкин дип, бу дөньяны игелеклерәк, яхшырак итү юлларын тасвирлап бирде. Аның бу омтылышы бигрәк тә үзгәртеп кору елларында ачык чагылды.
Гомумән, минем фикеремчә, Туфан Миңнуллинның иҗаты киләчәк буыннар өчен үлемсез халык иҗатына тиң кадерле мирас булачак. Чөнки аның бөеклеге, фикер тирәнлеге, халкыбыз өчен әһәмияте көннән-көн ныграк ачыла, аның белән горурлану, иҗатына соклану көчәя бара.
Әйе, горурланабыз, Туфан Миңнуллин белән бер чорда яшәвебез, аны шәхсән белүебез белән бәхетлебез. Бу яңгыравык сүзләр түгел, күңел түреннән чыккан хисләр.
Язмыш дигәнең кызык нәрсә бит ул. Мин моңа Туфан белән бер утырып сөйләшкәндә инандым. Язмыш безне, тизрәк очраштырырга теләгәндәй, гел янәшә йөрткән булып чыкты. Икебез дә авыл балалары, икебез дә бер үк чорда Казакъстанда чирәм җирләр күтәреп йөргәнбез: ул — Кустанай өлкәсендә хисапчы, мин — Павлодар өлкәсендә комбайнчы студент. 1960 еллар башында ул — Минзәлә театры артисты, мин — Минзәлә районара “Сельхозтехника” берләшмәсе башлыгы. Ниһаять, Казан һәм безне таныштырган, якынайткан Камал театры. Ул — шактый ныгып килүче драматург, мин — мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, театр сөюче. Дөресен әйтергә кирәк, безне гомер буе янәшә тоткан көч, ул, һичшиксез, театрга, сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт иде.
Дөрес, соңрак без Туфан белән зур сәяси мәйданга да бер чордарак аяк бастык. СССР халык депутатлары булып Мәскәүләрдә йөрдек. Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә ул — депутат, мин — аның шактый четерекле сорауларына җавап бирүче Президент. Шунысын әйтәсем килә: гаять катлаулы чорларда халык мәнфәгатьләрендә дөрес карарлар кабул итә алуыбызда Туфан Миңнуллинның да роле зур булды. Туфан үзен һәрчак лаеклы тота белде. Гомумән, без бер-беребезне тигез күреп, үзара ихтирам итеп аралаштык.
Туфан заманча дөньяви процессларны, глобальләшү үзенчәлекләрен яхшы аңлаган хәлдә бу проблемага ераккарак китеп карый белә иде. Җир шарында ни генә булмасын, кеше барыбер үзенең тамырларын эзләячәк дип санады ул. Мин аның бу фикерен бүген, халкыбызның тарихи-мәдәни мирасын торгызу һәм саклау эшенә керешкәч, тагын да ныграк аңладым. Иманым камил, Туфан әсәрләрен укып, аның фикерләрен аңлап, васыятьләрен үтәп яшәсәк, тарихта эзебез югалмас.