Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮПМЕ ТАРИХ ТУЗГА ЯЗЫЛГАН

Туган җир иртәсе
Сызылып таң ата, дөнья уяна,

Иңгә-иң торып, кошлар серләшә.

Иртә торганга фәрештә юмарт,

Бәхетне аңа мулдан өләшә.
Иртәнге сафлык җиргә тарала,

Табигать җырлый, табигать көлә.

Әк(е)рен генә томан да эри,

Чәчкә-гөлләрдән хуш ис бөркелә.
Илһам уяна минем күңелдә.

Җыр-моңнарымны илгә таратам.

Фатихаңны бир, яшел бишегем,

Туган җиркәем, әй газиз Ватан!
Газиз Ватаным! Бөек Болгарлар,

Алтын Урдалар кайталмый кире.

Бабам торган җир, атам туган җир —

Тарих хәтере мәңгегә тере.


Август
Дөньяларның шундый хозур мәле,

Гарештән үк иңә яктылык.
Кояш нуры әллә кытыклыймы:

Шырык-шырык көлә ак болыт.
Җир өслеге гүя кызган таба,

Тәмугның нәкъ үзе диярсең.

Дөнья гаме аңа берни түгел,

Өйтүбәдә гөрли күгәрчен.
Игенченең ташый куанычы:

Уңды быел бодай, арыш та.

Комбайнчы, алны-ялны белми,

Алдын чыгар өчен ярышта.
Чүмәләләр арта, эскерт үрчи,

Сөреп өлгерәлми трактор.

Көз җитәргә кул сузымы гына,

Ә кышларга?
Зәмһәрир кыш әле ерактыр.


Татар җыры
Еш кына безгә әйтәләр:

Җырларыгыз сагышлы.

Булыр, булыр, җырларда бит

Халык холкы, язмышы.
Язмыш исә татарларны

Җиз иләктән иләгән.
Күкләр зәңгәр, далалар киң,

Бәхетсез бул, димәгән.
Ат өстендә туган татар,

Ат өстендә өйләнгән.

Яңа туган сабыена

Бишек җыры көйләгән.
Даладагы учаклары

Янган, янган да сүнгән.

Безнең җырга шул учакның

Төтен исе дә сеңгән.
Океаннан Дунайгача

Яңгыраган бу көйләр.

Кылганнар шуны дәлилләр,

Әремнәр шуны сөйләр.
Әремнән күчкән әрнүләр,

Кылганнан — ярсулары.

Шаһит моңа Енисейлар,

Шаһит Идел сулары.
Җырларда — толлар үксүе,

Җиңүләр тантанасы.
Ни булса да, җырлар аша

Кайгыра, шатланасы...
Тарихта халыкка бәя

Әле ак, әле кара.

Шулкадәрле кичереп тә,

Кайгы-хәсрәт эчереп тә,

Сагышлы булмый кара!

Моңы — йөрәгемә бәлзәм,

Сагышы — җан актара.
Белдегезме, ник татарның

Җырлары бик сагышлы?

Чөнки аларда халкымның

Моң саркыган язмышы.


Соңгы күмер
Дөрләп янган Сөю учагында

Сүрелмичә калды бер күмер.

Ай күрде дә, кояш алды кебек —

Сизелмичә узды бу гомер.
Соңгы күмер...
Иртә, кич тә узды,

Алсуланып, якты таң атты.
Саба җиле, айга-вайга куймый,

Учактагы көлне таратты.

Соңгы күмер...
Пыскып янган күмер...
Җылысы да юньләп сизелми.
Утын салсаң, кабат дөрләп китәр,

Дигән өмет һаман сүрелми.
***
Ата сандугач кына сайрый, диләр.
Сандугачлар көзен сайрамыйлар,
Яз белән җәй җитә аларга.
Су буена төшсәң, искитмәле —

Моң эленеп тора талларда.
Бакчаларда алмагачлар җырлый,

Шомыртлар да моңга төренгән.
Былбыл җырын тыныч тыңлап булмый,

Дулкын бәрә йөрәк түреннән.
Җырлар идем мин дә сандугачтай,

Барып чыкмый — тавыш карлыккан.

Юк тавыштан фәрештәләр кача,

Әдәп кушмый — оят халыктан.
Былбыл егет сайрап туя алмый,

Кайтавазы йөзә суларда.
Мәхәббәте чиксез — җанкисәге
Талбишектә бала чыгара.
Кешеләр дә нәсел калдыралар,
Ләкин ирләр түгел сандугач:
Хатыннары тулгак газабында,

Алар йөри айныр-айнымас.


Шайтан турында
Гамил Авзал болай әйбәт шагыйрь,

Аны бары шайтан аздырган.
Әйбәт шигырьләрен үзе язган,

Начарларын шайтан яздырган.
Ш. Галиев

Хак Тәгалә үзе яралтканмы,

Кеше генә уйлап тапканмы...

Капкын икәнлеген абайламый,

Шул капкынга үзе капканмы?
Шайтан бит ул!
Адәм-Хәваны да
Оҗмахыннан җиргә сөрдергән.
Шундый өлгер — Адәм баласына

Күпме этлек эшләп өлгергән.
Шайтан — шайтан инде.
Бертуктамый,
Армый-талмый тора котыртып.
Алтын таулар вәгъдә итә дә ул, Төп башына китә утыртып.
Туры юлдан гына барган чакта, Көтмәгәндә «сулга» каерта.
Күгәрчендәй гөрләп гомер иткән Хәләл җефетләрне аерта.
Шайтан оста.
Аның мәкеренә
Каршы тора алыр кем генә!

Кәеф өчен наркотигын бирә

Йә төшерә шешә төбенә.
Шайтан кайда туган?
Шайтан белсен,
Бармыни соң аның ватаны?
Галәмдәге Ата Шайтаннан тыш

Һәркемнең бар шәхси шайтаны.
Акыллыга акыл өстәми ул,

Тик тилерәк итә тилене.

Әгәр мине шайтан котыртмаса,

Бу шигырьне язар идемме?!


Тормыш
Бер киселгән икмәк ябышамы?

Нигә ябышмасын — ябышыр.

Яшьлегендә җае чыкмаганнар

Картайгачтын, бәлки, кавышыр.
Дөнья бит ул: әле битен куя,

Көтмәгәндә куя сыртын да.
«Мин кем! — диеп йөргән кемсәләр дә

Хуҗа түгел фани йортында.
Ун диплом да ярдәм итә алмый,
Тормыш кайчак шундый болгавыр:

Күпме гомер итеп аңлап булмый,

Үзе кызык, үзе бик авыр.


Папирус һәм Мисыр
Мисыр белән данда кем көрәшә,

Беркөн килеп ул да егылган.
Шушы хакта сөйли папируслар —

Ә аларга мөһер сугылган.
Тиңсез каһарманлык, хыянәтләр —

Папируска бар да язылган.
Мисырда да фасыл алышына,

Кышлардан соң тагын яз булган.
Кылыч белән кылыч бәрелгәндә,

Очкыннардан йолдыз кабынган.

Йөрәкләрдә дөрләп гыйшык янган,

Мәхәббәткә вакыт табылган.
Нефертити гыйшык тотмаганмы?!

Гашыйк булган хәтта коллар да.

Бәндәләргә сөю шифа булган,

Дәва булган авыр елларда.
Кулдан-кулга күчкән Клеопатра

Азгынлыктан гына түгел лә,

(Падишаһлар йә нәҗескә бата,

Йә бөеклек-данга күмелә.)
Кавем белән кавем, кабиләләр,

Илләр белән илләр ызгышкан.

Җиңүчегә бәйрәм: коллар кайткан,

Ганимәтләр кайткан сугыштан.
Фиргавеннәр өчен кытлык түгел

Чибәр туташ, купшы ханымнар.

Майда йөзгән, балда гына йөзгән

Хөкемдарлар — Тутанхамоннар.
Аллаһының җирдә илчеләре —

Хуфу, Рамзеслары ни тора!

Эхнатоннар начар яшәгәнме,

Тыялмасаң, нәфес котыра.
Бер кузгалса, аямаган давыл,

Ком ташыган бөек чүленнән.

Фиргавеннәр калган, китмәгәннәр,

Фәрештәләр качкан иленнән.
Данлы, канлы вакыйгалар белән

Ярларына сыймый, Нил аккан.

Пирамидалары, маяк булып,

Юл күрсәтеп тора ерактан.
Кәгазь уйлап тапканчыга кадәр,

Күпме тарих тузга язылган.

Кыялары сурәт белән тулы,

Укый алучысы аз булган.
Мисырлылар язган папируска,

Битекчеләр бик нык тырышкан.

Укый алсаң, күпме сер ачасың

Ул борынгы канлы тормыштан.
Тарихы юк халык бөек түгел,

Ә тарихы үзгә Мисырның.

Папируслар аша танышабыз

Бай тормышы белән ул чорның.
Тик, кызганыч, күпме папируслар

Укылмыйча ята бүген дә.
...Ымсындыргыч якты йолдыз яна

Могҗизалы Мисыр күгендә