Логотип Казан Утлары
Комедия

Го-о-о-ол!

Сатирик комедия

Сәхнәдә баскычлы пирамида. Иң астагы баскычы — сәхнә идәне. Пәрдә ачылганда, боз сараенда хоккей уены баргандагы сызгырулар, улаулар, такы- токылы музыка, «шайба-шайба», дип кычкырулар. Пәрдә ачылгач, ут пирамиданың беренче баскычын яктырта. Анда гади халык вәкиле ир, малае белән телевизордан хоккей карый. Читтәрәк кыз бала дәрес әзерләп утыра.
Малай (бар көченә кычкыра, сикереп). Го-о-ол! Го-о-ол! (Кыз килеп малайга тибә. Малай аңа кизәнә.) Нишлисең, дура?
Кыз. Минем дәрес әзерлисем бар. Кычкырма.
Малай. Ә син нәрсә тибәсең? Дура!
Кыз. Син үзең дурак!
Малай. Дура!
Кыз. Дурак!
Ир. Әй, җитте сезгә!
Малай. Ә нигә ул тибә?
Кыз. Ә ул нигә кычкыра? Мин дәрес әзерлим.
Ир (малайга). Утыр! (Кызга). Ә син әниең янына чык!
Кыз. Чыкмыйм.
Дәрес әзерләргә утыра.
Малай. Әти, әти, буллит!
И р. Күрәм. Давай, давай!
Малай. Давай, давай! Го-о-ол! Го-ол-ол!
Кыз елап кухняга кереп китә. Аннан әнисе белән чыгалар.

Әни. Нишлисез инде сез?
И р. Тукта әле, кычкырма.
Әни. Кычкырма, дип... (Малайга).
Ә син нәрсә үкерәсең?
Малай. Кычкырма, диләр бит сиңа.
Әни. Нәрсә дидең? Мин сине... Күрсәтермен кычкырманы (Малайның якасыннан эләктереп). Бар, әзерлә дәресеңне!
Әти. Тимә!
Әни . Тимәм менә! Кара син аны...
Әти. Тимә, диләр сиңа.
Әни. Син аны азындырасың.
Әти. Бар урыныңа. (Малайга). Ә син тик кенә утыр.
Кыз (малайга) Дурак. Әниләргә кычкырмыйлар.
Әти. Остарма. Барыгыз.
Кыз тагын дәрес әзерләргә утыра. Әни кухняга чыгып китә.
Малай. Әти, әти, кара, кара, нишли...
Әти (телевизордагы хоккейчыга кычкыра). Кая барасың, ишәк? Куып тот, куып тот, хайван. Молодец!
Малай. Судью на мыло. Әти, әти, дөрес сызгыртмады бит, әйеме?
Әти. Сатылган, сволочь.
Малай ике бармагын авызына тыгып сызгыра. Кыз тагын елап әнисе янына кереп китә.
Әни (чыгып). Туктыйсызмы сез, юкмы?
Әти. Әйттеләр бит сиңа.
Малай. Әти, әти, кертә, кертә.
Әни барып телевизорны сүндерә.
Әти. Нишлисең син, дура! Ну-ка кабыз!
Әни. Чыгарып ыргытам ул телеви-зорны. Рәтле әйбер күрсәтми.
Әти. Ыргытып кара. (Телевизорны кабыза.)
Малай. Беренче период беткән.
Әти . Сүндереп тор. (Әнигә). Ашарга бармы?
Әни. Әнә хоккеегыз ашатсын. Аталлы-уллы...
Әти. Йә, булды. Чыгар ашарга.
Әни. Ничек чыгарыйм, өлгермәгән әле.
Ә т и. Нишләп йөрисең соң анда?
Әни. Яңа эштән кайттым. Хакки караганчы пешерә торырга иде.
Әти. Остарма.
Малай. Әти, әти, безнекеләр җиңәчәк, әйеме?
Кыз. Безнекеләр дигән була. Без-некеләр юк та әле анда.
Малай. Әй, чүпрәк баш, син нәрсә беләсең.
Кыз. Белмәс сиңа. Безнең математика укытучысы сөйләп тора.
Ә н и. Укытасы урынга хакки сөй-лиме? Барысы да җенләнгәннәр. Әллә нәрсә диярсең. Боз өстендә резин кисәге куып йөреп.
К ы з. Аларга әле аена милиун сум түлиләр ди.
Малай. Әти, әти, күпме ала икән хоккеист?
Әти. До хрена.
Әни. Балалар алдында рәтле генә сөйләш.
Әти. Остарма. Ашарга өлгерт.
Әни. Кайный инде, нишләтим. Ни кызыгын табасыздыр шуның?
Кыз. Безнең Мария Сергеевна әйтә, хоккей, футбол — игра для слабоумных, ди.
Малай. Нәрсә белә ул химичка. Дура, әйеме, әти?
Әни. Әйтмә укытучың турында андый сүз.
Малай. Безнекеләр отса, өченче урынга чыга, әйеме, әти?
Әни. Күчми калырсың әле, шул булыр.
Малай. Хәзер күчми калсаң да күчерәләр, әйеме, әти?
Әти. Буламы инде ашарга? Икенче период башлана.
Әни. Әйтеп торалар лабаса.
Әти. Бер ашарга пешереп ашата алмыйсың.
Әни. Бер эшең юк, пешер дә аша. Эш юк дип кайтасың да шул хакиеңа, футболыңа ябышасың.
ГО-О-О-ОЛ!
41
Әти. Мин гаеплемени эш булмаганга. Әнә Америкага әйт, кризис уйлап чыгармасыннар.
Әни. Хаки карап ятарга кризис түгел.
Әти. Нәрсә аңлыйсың син, чүпрәк баш.
Әни. Син күпме аңлыйсың инде, голдан башка рәтле сүз дә белмисең, көне-төне өйдә хакки карап ятып.
Әти. Акча бир, двориска барып карармын.
Әни. Шул гына җитмәгән. Болай да инде квартир бәяләрен дә ел саен арттырып торалар. Хакки да футбол, хакки да футбол.
Кыз. Волейбол белән баскетбол бар әле, әни. Туплы хоккей бар.
Әни. Эшләргә юк диярсең.
Кыз. Мария Сергеевна әйтә, эти игры нужны, чтоб отвлечь внимание народа от проблем, ди.
Әти. Күп сөйләнсә, күрсәтерләр әле проблеманы. Кирәкмәгәнне тыңлама анда.
Кы з. Хоккей бик кирәк инде.
Әти. Остарма.
Малай. Нәрсә беләсең, чүпрәк баш, әйеме, әти?
Әти. Тик кенә утыр. Дәресеңне әзерлә.
Малай. Хоккей бит, әти.
Әни. Әнә күрше Хәмитне дә кыскартканнар иде, эш тапкан. Ә син — хакки.
Әти. Җиттеме инде сиңа. Хәмиткә чыгасың калган.
Әни. Хакки да футбол, театрга бармаганга биш былтыр.
Әти. Нәрсә калган анда. Көләсе килеп тормый әле монда.
Әни. Көлдерү генә түгел анда. Яшәргә дә өйрәтәләр.
Әти. Өйрәтә. Өйрәтүчеләр күбәйде.
Ә н и. Ә хакки нәрсәгә өйрәтә?
Әти. Туктыйсыңмы син, юкмы? Аңла, чүпрәк баш, миңа ял итәргә кирәк.
Әни. Ял?! Нинди ял тагын?
Әти. Синең бытырдавыңны ишетеп арыйм мин.
Ә н и . Нәрсә, мин юкка бытыр-дыйммыни?
Ә т и. Ярый, булды, булды, икенче период башлана.
Малай. Давай, давай!
Әти. Давай, давай! Нәрсә карап торасың, ишәк?! Миллиун сум аласың.
Малай. Әти, судья тегеләрне яклый, әйеме?
Әти. Сатылган, барысы да сатылып беткән.
Малай. Жуликлар, әйеме, әти?
Кыз. Жуликларны төрмәгә утырталар.
Малай. Әй, син нәрсә беләсең.
Кыз. Белмәс, Мария Сергеевна әйтә, коррупция, ди.
Әти. Сөйләшмәгез.
Әни (чыгып). Аш өлгерде, әйдәгез.
Малай. Монда чыгар.
Әни. Чыгарырмын мин сиңа. Тәмам азындың.
Ә т и. Сөйләшмәгез, диләр сезгә.
Әни. Аш өлгерде, диләр сиңа.
Әти. Күзең чыккан мәллә, чүпрәк баш. Күрмисеңмени, уйныйлар бит әле.
Әни. Аларның туктыйсылары юк.
Әти. Җитте, диләр сиңа. Җитте, диләр.
Сикереп тора да Әнине эткәләп кухняга кертеп җибәрә.
Кыз. Тимә әнигә!
Әти кызны да кулыннан тотып кухняга озата.
Әти (урынына килеп утыра). Ни булды анда?
Малай. Безнекеләргә керттеләр.
Әти. Ишәкләр.
Малай. Тәнәфес. Әти, ашыйбызмы?
Әти. Әйдә. (Кухня ягына юнәләләр. Кухнядан Әни белән Кыз чыгып киләләр. Кыз елый.) Кая барасыз? (Әни дәшми генә ишеккә юнәлгәч). Кая барасыз, дим?
Әни. Яшәгез үзегез генә хаккиегыз белән.
Әти. Тукта. (Әни туктамагач). Тукта, диләр. (Әни белән Кызның кар- шыларына төшә.) А ну-ка кухняга!
Кыз. Кычкырма әнигә.
Әти. Кычкырмам менә. (Малайга). Әй, малай, барыгыз әле кухняга апаң белән.
Кыз. Бармыйм.
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
42
Әти. Кемгә әйтәләр.
Кыз. Син тәрбиясез.
Әти. Ке-е-ем?! (Кызны җилтерәтеп кухняга кертеп җибәрә. Малай да кереп киткәч, Әнигә). Син нәрсә балаларны миңа каршы котыртасың? Сугып җибәргәнне көтәсеңме?
Әни. Сук, әйдә, сук. Шул сугып үтерәсең генә калды инде.
Әти. Шул хоккей беткәнне дә көтмисең.
Әни. Синең ул хаккиеңның бетәсе юк.
Әти. Бетмәсә... Нишләргә кушасың миңа?
Ә н и . Җүләрне генә кушып эшләтәләр. Аракы эчү дә хакки, аракы эчү дә футбол. Сиңа бүтәне кирәкми.
Әти. Сиңа нәрсә кирәк соң?
Әни . Минем кешечә яшисем килә.
Әти. Яшә. Сиңа кем мишәйт итә.
Әни. Син.
Әти. Мин? Нәрсә, мин мишәйт итә башладыммыни? Бүтәнне таптыңмыни?
Әни. Туктале. Утыр әле. Утыр әле шунда. Нишләдең син, бәгырькәем? Мондый түгел идең бит син. Футбол уйнарга стадионга йөри идең. Кышларын мине ияртеп чаңгы шуарга алып китә идең. Сүз әйтә идемме? Күңелле иде. Хәзер шул телевизорга терәләсең дә каласың. Малайны шул телевизорга кадаклап куйдың.
Әти. Син карамыйсың чтоли те-левизор?
Ә н и. Мин кирәген генә карыйм.
Әти. Мин дә үземә кирәген карыйм.
Ә н и. Сиңа шул хакки гына кирәкме? Шашасың бит инде. Йә, нәрсә бирә ул сиңа? Нәрсә бирә малаеңа? Үзебез укымыйча калдык. Болар да безнең сыман булсынмы?
Әти. Укыганнар да урам себерә.
Әни. Син дә себер. Эшнең ни ояты бар.
Әти. Юк инде, син миннән дворник ясама.
Ә н и. Ә болай кем соң син?
Әти. Булды, җитте. Яшисем килми минем дөньягызда. Бөтен кызыгым шул.
Әни. Көне-төне хакки карауны яшәү дисеңме? Иртәгә ял. Авылыгызга кайтып килик. Әниеңнең өен кар баскандыр. Көрәп килик.
Әти. Килсен монда, ятмасын авылым дип.
Әни. Нишләсен монда? Безнең ызгышканны карап ятсынмы?
Әти. Ызгышма, сиңа кем кушкан. Ике сәгать хоккей караганга түзмисең.
Әни. Ике сәгать кенә түгел, җаным. Синең уеңда, күңелеңдә шул. Кызыңның исемен белмисең, дөньядагы хоккеист, футболчыларның фамилиясен беләсең.
Ә т и. Син инде бигрәк. Ничек инде кызымның исемен белмим?
Әни. Класс җитәкчесе әйтә.
Әти. Нәрсә инде ул. Капылт сорады да.
Ә н и. Яшьләр бит әле без, җаным. Рәтле сүзең бетте. Элек «әнисе» дип эндәшә идең. Хәзер — чүпрәк баш.
Әти. Кысылма, ишетәсең кил- мәсә.
Әни. Мин кысылмый, кем кысылсын. Хатының бит мин синең.
Әти. Ярый, булды. Әйдә ашарга. Өченче период башлана.
Әни. Карама, түз.
Әти. Син нәрсә, ычкындың мәллә?
Боз сарае. Тамашачылар утырган трибуна. Ут янәшә утырган Эшмәкәр белән Артистны яктырта. Хоккей бар-гандагы тавыш бераз тына, тәнәфес вакытын игълан итәләр.
Эшмәкәр. Чыгып керәбезме?
Артист. Юк, буталып йөрисем килми.
Эшмәкәр . Сез, артистлар, сәхнә арты тараканнары. Сездә бит тамашачы да үзегез кебек. Йөргән булалар тын гына тәнәфес вакытында. Монда күңелле.
Артист. Салып алгач, күңелле була инде.
Эшмәкәр. Монда да салып йөрүчеләр күп түгел. Монда азарт. Монда кеше адреналин бушата. Сездә бит адреналин җыя. Монда кеше ял итә, Сездә арый. Чөнки уйлый. Уйлану ул кешене арыта. Хәтта комедияләрегездә дә Сез кешене уйлатасыз.
Артист. Уйламыйча да яшәп булмый бит.
Эшмәкәр. Уйлар өчен көн бар. Кичен кеше ял итәргә тиеш.
Артист. Син бу тамашаны ял итү дип уйлыйсыңмы?
ГО-О-О-ОЛ!
43
Эшмәкәр . Ял. Мин монда онытылып торам.
Артист. Ә мин менә онытылып тора алмыйм. Ничәмә мең кешенең егерме мужикның боз өстендә резина куып йөрүен күрәм.
Эшмәкәр . Бу — спорт.
Артист. Юк, спорт түгел. Бу безнең театрдагы кебек үк тамаша. Тик артистлары гына башка. Бездә кешене уйланырга өйрәтүче артистлар, монда кешене уйланудан биздерергә тырышалар.
Эшмәкәр . Кайсы яхшырак соң?
Артист. Белмим. Бездә безнең уенга кул чабалар, монда сызгыралар.
Эшмәкәр. Аның каравы, сездә хезмәт хакын тиенләп түлиләр, мондагы «артист» ларга миллионлап.
Артист. Ник алай икәнен беләсеңме соң?
Эшмәкәр. Әйтеп кара.
Артист. Без идеягә хезмәт итәбез. Без хәтта бушка да эшли алабыз. Шуңа күрә болар беркая да бара алмыйлар дип безгә түләмиләр. Ә боз артистларына түләмәсәң, китә дә бара. Уйларга теләмәүчеләргә без кирәк түгел, мондагы артистлар кирәгрәк. Шуңа күбрәк түлиләр. Акчага резина, футбол ... куучылар күбәйгән саен, кешелек дөньясы аңгыралана бара.
Эшмәкәр . Димәк, мин аңгыра?
Артист. Аңгыра түгел, надан һәм ялкау сакаллы адәм баласы. Син спектакль караганда арыйсың, чөнки уйларга иренәсең.
Эшмәкәр . Ә нигә кирәк уйларга?
Артист. Кайвакыт мин дә шулай уйлыйм. Чыннан да, нигә уйларга? Ник тагын шунда дөньясы мәтәлеп китми. Нигә ул тел, милләт дип сөйләнүләр? Нинди телдә сөйләсәң дә, барыбер түгелмени? Сөйләшмәскә дә була хәтта. Шайба! Гол! дигән сүзне кычкырырлык телең булса җитмәгәнме? Ләкин бит хайванның да алай кычкырырлык теле бар.
Эшмәкәр. Сиңа шул тел кирәк тә милләт кирәк.
Артист. Сиңа да кирәк ул.
Эшмәкәр. Юк, миңа барыбер. Мин — бизнесмен. Акчаның теле дә, милләте дә юк.
Артист. Бар, дускай. Теле, милләте булган акча дөньяда кыйммәт йөри. Чөнки ул акча басучыларның үз телләре бар, милләте бар.
Эшмәкәр . Күңелсез синең белән.
Артист. Мин түгел, син үзең мине эзләп табасың.
Эшмәкәр (паузадан соң). Шулай шул. (Кесәсеннән эчемлек салынган җыйнак кына савыт чыгарып). Йотып куясыңмы?
Артист (савыт авызыннан йотып куеп). Театрга коньяк салынган савыт тотып килмиләр иде элек. Хоккей, футбол болельщиклары ул заразаны ияртеп килде. Театр ул аек акыллылар йөри торган урын шул.
Эшмәкәр. Син алай ук нитмә инде. Спорт кирәк булмаса, кешеләр уйлап чыгармас иде.
Артист. Әйтеп торам мин сиңа
— бу спорт түгел. Бу — тамаша. Менә синең белән мин кәшәкә тотып шайба куып йөрсәк, ул спорт булыр иде. Бу спорт белән шөгыльләнергә иренчәк адәм балаларының тамашасы гына. Элек гладиаторлар сугышын карап кемнәрдер кәеф-сафа корганнар, хәтерлә.
Эшмәкәр. Кемнәр алар гладиаторлар?
Артист. Коллар. Шулар сугышып берсен-берсе үтергәннәр. Шуны карап кул чабып торганнар.
Эшмәкәр. Хәзерге хоккеистлар, футболистлар кол түгел, агай-эне. Алар
— миллионерлар.
Артист. Хәзер дөнья үзгәрде инде. Хәзер трибунада акырып утыручылар — коллар.
Эшмәкәр. Мин дәме?
Артист. Син дә, бүтәннәр дә. Хәтта иң өстәге аерым кабиналарда утыручылар да.
Эшмәкәр. Син нәрсә инде?
Артист. Нәрсә инде дип... Артист кына шул...
Эшмәкәр. Да-а-а... Кызык синең белән.
Артист. Әле генә күңелсез дигән идең.
Эшмәкәр. Күңелсез дә, кызык та. Сиңа нәрсә, монда кызык түгел инде, әйеме? Безнекеләр отса да, оттырса да барыберме?
Артист. Кайда соң монда безне -
ТУФАН МИҢНУЛЛИН
44
келәр? Менә авылда малай чакта без уйный идек, күл каткач. Анда безнең урамныкылар һәм дә түбән очныкылар ярыша идек. Монда кайсы синеке? Монда синеке дә, минеке дә юк. Монда акча уены.
Эшмәкәр. Сөйләшеп булмый синең белән. Нәрсә, кайтып китәбезме, карап бетерәбезме?
Артист. Сине имезлектән аеру килешмәс инде.
Эшмәкәр. Кызыгын бетердең.
Артист. Икенче тапкыр мең сум түләп алып килмәссең.
Эшмәкәр. Акчадамыни эш...
Артист. Нәрсәдә соң?
Эшмәкәр. Йотып куясыңмы?
Артист. Китер. Безнекеләр отсын өчен йотып куйыйк.
Эшмәкәр . Көлмә инде. Буш вакытны ничек тә уздырырга кирәк бит, гел акча санарга димәгән. Ардыра. Сезгә рәхәт. Кул чапканга алданып куанасыз.
Артист. Нигә? Синең кул чапканга алдану рәхәт бит ул. Син бит кулыңны мине яратканга чабасың.
Эшмәкәр. Килештереп уйныйсың бит.
Артист. Беләсеңме, мине мондый тамаша караудан бер яһүд егете биздерде, Мәскәүдә укыган чакта. Без татарлар, урыслар тулай торакның кызыл почмагына җыелабыз да хоккей карыйбыз, ах-ух киләбез, ур-ра кыч-кырабыз. Арада бер яһүд тә юк.
Эшмәкәр. Яһүд ул евреймы?
Артист. Әйе. Беркөнне яһүд егете Михаил миңа әйтә: «Син акыллы гына егет, нигә син анда вакыт уздырып утырасың, — ди. — Ул резина кисәге кайсы капкага керсә дә, барыбер тү-гелмени, — ди. — Берәр театрга барып спектакль кара, син бит артист буласы кеше», — ди. Тәки биздерде.
Эшмәкәр. Алайга китсә, театры да шул инде. Сез сөйләгән сүзне тыңладың ни, тыңламадың ни. Барыбер бернәрсә дә үзгәрми.
Артист. Кемгә ничек инде.
Эшмәкәр. Кемгә ничек шул. Дөньяда яшәве дә кемгә ничек. Кай- берәүләргә бомж булу да ошый. Бомж булу да, бер карасаң, рәхәт бит. Беркем каршысында да җавап бирәсе юк. Тун сорап колак итен ашаучы хатын да юк, мотоцикл сораучы малай да юк. Мең төрле тикшерүләрдән шулчаклы арыйсың, бөтенесен ташлап бомж булып яшисе килә. Андый чакларда ярый әле хоккей белән футбол бар. Күңелеңдә буран уйнаганда, театрга барасы килми бит. Кеше күрәсе килми.
Артист. Монда кешеләр юкмы?
Эшмәкәр. Син юк дисең бит. Бәлки син хаклысыңдыр — монда толпа, монда — кеше көтүе.
Артист. Көтү булса да, кешеләр әле. Тора-бара фанатлар көтүе оешуы бар. Монысы инде куркыныч. Өелешеп сугышалар бит. Ни өчен сугышалар, максатлары ни? Менә син спектакль карап чыккан тамашачыларның икегә бүленеп сугышканнарын күргәнең бармы?
Эшмәкәр . Сугышасы килде бервакыт. Оныттым инде, ниндидер спектакль карадым да сугышасым килде.
Артист. Кем белән?
Эшмәкәр . Кем белән икәнен дә белмим. Әмма сугышасы килде. «Нигә без шулай яшибез?» — дип кемнәргәдер берне тондырасы килде. Шулай булгач, үзегезне әүлиягә санамагыз. Янә дә бер тапкыр ниндидер комедия карагач, кереп сезне кыйнап чыгасы килде. Болай син дөрес әйтәсең — һәр уенның максаты булырга тиештер. Хәтта футбол белән хоккейда да.
Артист. Кайдандыр сатып алынган уенчыкларның уенын караудан мин тәм тапмыйм.
Эшмәкәр . Син тоймасаң, алар- ны сатып алучылар тәм таба. Йотып куясыңмы?
Артист. Җитте. Йә шайба! Шайба! дип кычкыра башлармын. Бу уенда уйнаучыларга да, тамашачыларга да допинг кирәк.
Эшмәкәр. Допинг дигәннән, син Олимпия уеннарын карыйсыңмы?
Артист. Карыйм. Һәм яратып карыйм.
Эшмәкәр . Анда да уен бит.
Артист. Анда башка уен. Ил белән ил көрәшә. Шәхес белән шәхес ярыша. Бу — мәгънәсезгә туп тибү генә түгел.
Эшмәкәр. Мәгънәсез уенны кешеләр уйлап чыгармый.
Артист. Ни кызганыч, чыгара. Карта
ГО-О-О-ОЛ!
45
уеннары, уен автоматлары. Бәлки алар баштарак акылда һәм көчтә үзара сынашу, ярышу булгандыр, бү- генгеләр аны тамашага әйләндерделәр. Аларның мәгънәсе әлләни түгел. Синең хоккеең, футболың кешегә ни бирә? Мин, мәсәлән, аларны карамаганнан берни дә югалтмыйм. Син дә югалтмыйсың. Киресенчә, вакытыңны бушка сарыф итәсең. Бу уеннар, дустым, интеллект дәрәҗәсе югары булмаган кешеләр өчен.
Эшмәкәр. Нәрсә, ул уеннарны бетерергә дисеңме?
Артист. Нигә бетерергә. Яшәсен. Әмма бүгенге хәлендә түгел. Син беләсеңме, күпме акча түгелә шул командаларны яшәтер өчен? Безнең авыздан өзеп алынган акчалар ул. Дәүләт җитәкчеләренә фанат булу килешми. Чын спортта акча төп рольне уйнамаска тиеш. Акча, мал аркасында Сабан туйларыбызның яме калмады. Сабан туйларында дан өчен түгел, мал өчен ярышабыз. Менә кайда бәла. Уеннардан дан дигән төшенчә югалды. Дөнья сугышлары мал бүлешә алмаудан башлана.
Эшмәкәр. Син әллә кая барып җиттең.
Артист. Әллә кая түгел. Өченче периодка җиттек. Әнә, чыгып киләләр синекеләр. Кара, аларны трибуна ничек каршы ала? Әйтерсең, Берлинны алып кайтып киләләр. Әйдә, без дә кычкырабыз. Шайба! Шайба! Шайба!
(Әсәр тәмамланмаган.)