Логотип Казан Утлары
Шигърият

КУӘТ БИРӘ ВАТАН ҖЫЛЫСЫ

Иске Шөгер
Иске икән, димәк, изге инде,

Иске нигез — газиз төп нигез.

«Шөгер» җырын биргән төбәгемә

Чакырмыйча гына килегез!
Исем китми иске дигән сүзгә,

Яшел күлмәк кигән Шөгерем.

Чандыр гына, юка малай килеш

Шандор тауларына йөгердем.
Ир-егетләр төптән уйлап яши,

Язмыш карурманын күргәнгә.

Кызлар бездә бар да зәңгәр күзле,

Зәңгәр күлдә сулар кергәнгә.
Чорлар кичкән йомры хәтер сөйли,

Могҗизага тарыр җай чыккан.
Кара туфрагына аяк бассаң,

Аяк асларыннан май чыккан.
Замананың саллы тәгәрмәчен

Ничә буын тирләп майлаган.

Җирсөярләр гомер сөргән җирен

Оҗмахка тиң итеп санаган.
Син искегә яңа караш ташла,

Сылу кыздай үзенә каратыр.
Килер бер көн, Шөгер шагыйрьләре

Бар дөньяга шигырь таратыр!
Яратырга кирәк туган җирне,

Әни төсле, әни шикелле.
Бездә таулар болыт-бүрек кия,

Үзәннәре җәен сипкелле...
Менә төгәл нәкъ җитмеш ел тулды

Илгә җиңү алып кайтканга.
Иске сүзләр, димә, шушы

Шөгер Өч Геройны бирде Ватанга!
Шушмасы да, талгын Шөгер җиле,

Миннән башка, әйтче, кемнеке?

Беркем белми торган серне ачам —

Бөтен татар иле минеке!
Иске Шөгер — моң тудырган урын,

«Шөгер» җырын биргән, белегез.

Кара алтын иле ак күңелле —

Чакырмыйча безгә килегез!


Ватан җылысы
Ул башлана синең авылыңнан,

Китә калсаң, килсен елыйсы.

Карашыңда сөю ургып торсын,

Ургып торсын Ватан җылысы.
Моң-зарың да, сөйгән яр да шунда,

Җиде бабаң сүзен тыңлыйсы.
Мең кат өшеп, мең кат туңу кирәк,

Тояр өчен Ватан җылысын!
Ялгышырга, адашырга мөмкин,

Бу сынаулар, димә, соңгысы.

Төпсез сазлыкларда батмый кеше,

Өмет суза Ватан җылысы.
Дуслык учагына елышасы,

Иң мөһиме менә шунысы.

Кыя тауга менү — уен гына —

Куәт бирә Ватан җылысы!
Килмешәк тә, мөһаҗир дә түгел,

Үз җиреңнең кадерен аңлыйсы.

Дошман безгә кагылудан курка —

Өмет ала Ватан җылысы!
Без — тарихта моң тудырган халык.

Шуңа тансык җырның моңлысы.
Нәни илдән — авыллардан язмыйк,

Тигез җылыт, Ватан җылысы!


Юл чатында басып торам
Ялгыз чатта басып торам,

Нигәдер туктамыйлар.
Буш урыны була торып,

Машиналар алмыйлар.
Кайберләре күз дә салмый,

Җил бәреп узып китә.
Бик сирәге бүтән якка

Юл алганын белгертә.
Бәхет елмайды, заманча

Машинада утырам.
Кәттә татар бае сыман

Дөньяга тамак кырам.
Юл читендә ике юлчы

Ымсынып кул күтәрә.
Буш урын, күңел бушлыгы

Моңсу уйга этәрә.
Күтәрелгән куллар калды,

Ә без алга барабыз.
Ниндидер асыл сыйфаттан
Ераклаша арабыз.
Кабат юл чатында торам,
Инде кул арып бетте,

Шофёр янындагы кеше

Мине күрмичә үтте...


Мин сине исемә төшердем
Мин сине исемә төшердем,

Онытты диюләр ялгандыр.
Зәңгәр күккә манган яулыгың

Җуелмый күзеңдә калгандыр.
Без менгән тауларга, мин беләм,

Башкалар менәдер, бүтәннәр.
Күңелләр шул килеш калса да,

Яфраклар, үләннәр бүтәннәр.
Мин бүген дә әле оялчан,

Хәтерлим озата барганны.
Айлы төн, йолдызлар сизенде

Бер балкыш ярату сарганны.
Сөймәгән, сөюне белмәгән
Бу җирдә бик күпне югалтыр.

Мин сине башкага җибәрмим,

Янымда, җанымда басып тор.
Мин сине исемә төшердем

Шатлыклы күз яше — тамчыда.

Күзеңнән мин шуны укыдым:

Саф хисләр үзгәрми тамчы да...


Үземә кайтып барам

Мин шәһәргә бара калсам,

Уңайсыз хәлгә тарам:

Сагыну тарта авылга —

Үземә кайтып барам.

Вакытлыча китеп торсам,

Калмагач башка чарам,

Җан кысыла. Сулыш җитми

Үземә кайтып барам.

Төштә башка илдә йөрсәм,

Кузгала йөрәк ярам.

Татарстан, дип уянам —

Үземә кайтып барам.

Чит телне дә ят санамыйм,

Әйтәсен туры ярам.

Туган телгә табынганга,

Үземә кайтып барам. —

Туган көннән бүгенгәчә

Алтмыш юл — узган арам.

Үз-үземне аңлар өчен,

Үземә кайтып барам...

Мине көт
Мин яуга атлаган сукмактан,

Меңенче тапкыр бүген үт.

Син мине ул кайтыр дип уйла,

Башкалар көтмәсен, ә син көт!
Һәйкәлгә чәчәкләр куйганда,

Елама син, бәгърем, яшең сөрт.

Бүгенге поезддан төшмәсәм,

Иртәгә каршыла, мине көт.
Табында урыным саклансын,

Гел бергә, янәшә идек бит.

Хәбәрсез югалган дисәләр,

Ышанма, һәр таңда хәбәр көт!
Буй-сыны нәкъ миңа охшаган,

Ак чәчле улымны бүген үп.

Оныклар беләме мин барын?

Оныклар хакына мине көт!
Мин яуга атлаган сукмактан,

Меңенче тапкыр бүген үт.
Мин исән син көткән чагында,

Хәтерлә, онытма, мине көт!...