Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

Зилә Марат кызы Мөдәррисова 1978 елның 30 ноябрендә Самара өлкәсе Шенталырайонының Денис авылында туа. Авыл мәктәбендә урта белем алганнан соң, Самара педагогика университетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 2001 елда Лениногорск шәһәренә килеп, «Яшьлек иле» исемле балалар һәм яшьләр газетасы редакциясенә хәбәрче булып урнаша. Шул елларда аның иҗаты аеруча активлаша, кыска, шаян хикәяләре үзе эшләгән басмада, «Заман сулышы» һәм Самарада нәшер ителүче «Бердәмлек» газеталарында даими басылып тора.
2008 елда Зилә Мөдәррисова республика күләмендә үткәрелгән «Иделем акчарлагы» иҗади бәйгесендә катнашып, «Шәп концерт» исемле хикәясе белән проза номинациясендә икенче урынга лаек булды. Балалар өчен язылган «Диләрә
— матур кыз», «Белдерү» хикәяләре «Рухият» нәшриятында чыккан «Балаларга
— бүләк» һәм «Илһам чишмәләре» җыентыкларында дөнья күрде.
Зилә Мөдәррисова Лениногорскидаяши, шәһәр җәмәгать үзидарәләренең берсендә рәис урынбасары булып эшли.

ХИКӘЯЛӘР
Шәп товар, имеш!
Ничәнче көн рәттән кесә телефоныма мөлаем гына тавышлы бер кыз шалтырата да:
— Без фәлән компаниядан, бездә фәлән акция, без сезнең келәмне чистартырга булдык, фатирыгызда презентация үткәрергә телибез. Сездән берни кирәк түгел, бары тик игътибар һәм өйдә булуыгыз таләп ителә, — дип теңкәмне корыта.
Бу бәйләнчек кыздан котылыр өчен ризалашмый булдыра алмадым. Бушлай да дигәч, зинһар, күңеле булсын, әйдә чистартсын рәхәтләнеп дип, өйгә килергә рөхсәт иттем.
Хәләл җефетемә бу хакта авыз ачуым булды:
— Презентацияң миңа ни пычагыма? Бу тамашада катнашырга теләгем юк!
— дип, телевизор карап утырган җиреннән җәһәт кузгалып, йокы бүлмәсенә кереп тә югалды.
Билгеләнгән вакытка минуты-секунды белән ишектә кыңгырау чыңлады. Ачсам, каршымда кәртинкә кебек бер яшь кенә егет елмаеп басып тора. Беренче соравы:
— Ирегез өйдәме? — булды.
Күз ачып йомганчы, үзе белән алып килгән әйберләрен идәнгә таратып салды. Аннан миңа тагын сораулы караш ташлап:
— Йә, кайда инде ирегез? Аннан башка һич кенә дә ярамый, презентациябезнең беренче шарты шул, — диде.
— Әйдә инде, чык! Презентация тыңлаганнан гына укаң коелмас. Ялгызымны шундый матур егет белән калдырмассың бит. Урлап китсә, нишләрсең? — дип, җан кисәгемне тәки күндердем.
Ул, чыраен сыта-сыта, яраткан диванына менеп кунаклады. Егет, җитди кыяфәт чыгарып:
— Борчылмагыз, сездән берни кирәк түгел. Кырык минут вакытыгызны миңа багышласагыз, шул җитә. Презентация барышында мин сезгә сораулар бирермен, ә соңыннан шушы келәмегезне чистартып китәрмен, — диде.
— Унбиш минутлап җир йөзендәге иң шәп, иң заманча тузан суырткыч хакында
«Иделем акчарлагы» иҗади бәйгесендә катнашып, «Шәп концерт» исемле хикәясе белән проза номинациясендә икенче урынга лаек булды. Балалар өчен язылган «Диләрә
— матур кыз», «Белдерү» хикәяләре «Рухият» нәшриятында чыккан «Балаларга
— бүләк» һәм «Илһам чишмәләре» җыентыкларында дөнья күрде.
Зилә Мөдәррисова Лениногорскидаяши, шәһәр җәмәгать үзидарәләренең берсендә рәис урынбасары булып эшли.
илһамланып сөйләгәч:
— Менә сез сәламәтлеккә ничек карыйсыз? — дип сорады.
— Бик яхшы карыйм! Исәнлек — зур байлык. Байлыкның башы — тазалык, — дидем укытучыга җавап тоткан бала шикелле.
Әлегә кадәр ваемсыз гына, дәшми-тынмый утырган ирем дә телгә килде:
— Туктатыгыз бу фәлсәфәне! Кара әле, әфәнде, нигә әле шундый ахмак сораулар биреп безнең башны катырасың син? Балалар бакчасына килдем диеп белдеңме әллә?
— Зинһар, атасы, кызма, нервыларыңны сакла. Хатыныңа хыянәт итәсеңме яки төрмәдә утырганың бармы, диеп сорамый ич, — дип хәләл җефетемне тынычландырырга керештем.
«Презентация» хуҗасы ачуын яшерергә тырышып дәвам итте:
— Сез белергә тиеш, бу искиткеч суырткыч! Ул келәмне генә чистартмый, һавадагы бөтен зарарлы микробларны да юк итә. Ә бит безнең тирәдә алар меңләгән, миллионлаган...
Калганын егеткә сөйләп бетерергә насыйп булмады.
— Шәп әйттең, егеткәй! Бу тылсымлы суырткычың барлык микробларны да бетерсен ди. Шуның белән бөтен авыру-сырхаулардан котылып булыр дисеңме? Подъезда, урамда авыз-борынны бәйләп йөрергә кушасыңмы, әллә инде кесә суырткычы да уйлап тапканнармы? Син бу уникаль товарыңны ал да сәламәтлек саклау министрына бар!
Китте тезеп, китте тезеп...
— Кара әле, атасы, презентацияне кем үткәрә монда? Бу егетме, әллә синме? — дип мин дә һөҗүмгә күчтем. Кунак егете сер бирмәде, башын кагып елмайгандай кыланды да робот кебек кабат такылдарга тотынды:
— Бу суырткычның мөмкинлекләре бик күп, ул шулай ук юа, киптерә, юрган-мендәрләрегезне дә яңартып җибәрә. Бу суырткыч шәп яшәргә теләгән, үзен яраткан һәрбер гаиләдә булырга тиеш! Менә әйтегез әле, ханым, сезгә шундый суырткыч кирәкме?
— Әлбәттә, баш тартмас идем, дизайны матур, программасы да күп төрле. Нинди хуҗабикә мондый булышчы хакында хыялланмас? Ә бәясе, бәясе күпмерәк соң? — диеп кызыксына башладым мин. Әле ярый утырып тора идем. Хакын әйткән иде, валлаһи, күз алларым караңгыланып, авып ук киттем.
— Әлеге хикмәтле суырткычның бәясе 125 мең... Юк, юк, борчылмагыз, ташлама ясарга мөмкин. Бездә кичектереп түләү дә каралган, өйдән чыкмыйча гына үзегезгә ошаган банк аша килешү дә төзергә була, — диде егет.
Ир дигәнем сикереп торды да:
— Әһә, бар да аңлашылды! Карак, шпион син! Әле кичә генә телевизордан сак булырга куштылар. Шулай матур гына сайрап, суырткыч сатып, бер пенсионер әбине төп башына утыртканнар. Мескеннең ничә еллар җыйган акчасыннан җилләр искән. Инде безне таларга уйлыйсызмы? 125 меңгә түгел, 125 сумга да алмыйм бу сәләмә суырткычыңны, — дип чак кына егетнең бугазына барып ябышмады. Мәскәүләргә хәтле барып та торасы юк, үземне Малахов тапшыруына эләккәндәй хис иттем.
— Зинһар, тынычлан, кадерлем! Күпме әйтеп киләм, бертуктаусыз телевизордан әллә нинди тапшырулар каравың бер дә хәерлегә булмас дип. Ник әле бу егеткә бәйләнәсең? Суырткычны да көчләп тагарга җыенмый, бары тик
таныштыра гына. Дөньяда бер машина бәясе торырлык суырткыч бар икәнен кайдан белер идек әле? — дип бәгырь кисәгемне көйләргә тотындым.
Яңа гына май кояшы кебек балкыган егетнең нурлары әллә кая качты, бер агарынды, бер бүртенде. Алдан ятлап куйган сүзләрен онытып, кәҗә тәкәсе кебек ык-мык килде.
— Әле шушы кыйммәтле суырткыч белән келәмемне чистарттылар дип мактаначакмын, гәҗиткә дә язачакмын! — дип күңелен күтәрмәкче булып, шаяртуга күчкән идем, мескен егет, «презентация»сен ташлап, яшен тизлеге белән келәмне чистартып чыкты да сыпырту ягын карады.
— Гомеремдә беренче тапкыр шундый презентация булды... — дип мыгырдаганы гына ишетелеп калды.


Гафу ит, Иванова...
Эш сәгатебез җидедә башланса да, иртәрәк килергә сөйләштек. Ыгы-зыгы башланганчы иркенләп отчётларны теркәргә, эш кәгазьләрен тәртипкә салырга иде исәп. Ә бер ир бездән уңганрак булып чыкты. Таң беленер-беленмәс килеп, директор бүлмәсендә гауга куптарып маташа иде.
— Сез — карак, бур, алдакчы! Әнидән гафу үтенмәсәгез, судка хәтле барып җитәм! Белегез, болай гына калдырмыйм, гәҗиткә язып чыгам! — дип җикеренгәне урамга хәтле ишетелә.
— Гагарин урамы кайсыгызда? — диде җитәкчебез безне күрүгә.
— Безнеке түгел...
— Алайса, бүген Гагарин урамының фәлән йорты өчен сез җаваплы. Хәзер үк Ивановның әнисенә барып гафу үтенергә кирәк. Җайлап кына аңлатып кайтыгыз, — дип боерды боеруын...
Директорыбыз ике сөйләп тормый, кабат кайтарып сораганны да яратмый, аның нәрсә теләгәнен бер күз карашыннан аңлау зарур... Аңламасак та, «аңладык» дип баш кактык та хезмәттәшем белән «задание» үтәргә керештек.
Иванова яши торган урам да, йорт та безнең карамакта түгел. Җитмәсә шушы йортлар өчен җаваплы кыз авырып эшкә чыкмады, үч иткәндәй, телефонын да алмый.
Нишлисең, компьютерда кирәкле программаны ачып, Иванованың 75нче фатирда яшәгәнен ачыкладык та абына-сөртенә гафу үтенергә киттек. Өч ел эшләү дәверендә ярты шәһәрне аркылыга-буйга узсак та, кирәкле йортны башта
— табалмый, тапкач, подъездга керә алмыйча җәфаландык. Ә керү бәхетенә ирешкәч, ишек белән генә исәнләшергә насыйп булды. Күрше-күләннәрен йөреп чыктык, очраган һәрбер кешене туктатып төпчендек, тик Иванованың кайдалыгын тәгаен әйтүче булмады. Кәефләр кырылып, соңгы өметебезне югалтып, башларны түбән иеп кайтып бара идек... Каршыбызга салмак кына атлап бер хатын килә. Икебез берьюлы:
— Сез алай-болай Иванова түгелме? — дигәнне сизми дә калдык.
— Әйе, мин Иванова булам. Ни йомыш? — диде ул гаҗәпләнеп. Ә безнең шатлыктан башыбыз күккә тиде.
— Беләсезме, без инде сезгә дүрт тапкыр килдек! Гафу үтенәсебез бар иде...
— дип сүзебезне ялгый алмый аптырап беттек.
— И-и, мескенкәйләрем! Минем бит бөтенләй өйдә торганым юк. Авыру сеңлемне карыйм. Өс-башымны алыштырырга гына кайтуым иде.
— Сез гафу итегез инде, теге су торбалары белән ялгышлык килеп чыккан бит...
— И-и, юкны сөйләп тормагыз. Оныттым инде ул хакта, гаеп үземдә булган бит.
— Шулаймы? Ә менә улыгыз онытмаган, бик нык хәтерли.
— Улым дисезме? Булмас! Аның бит бер генә дә вакыты юк.
— Кирәк булгач, тапкан инде. Иртүк безнең оешмага килеп тавыш куптарды. Безнең килгәнне, гафу үтенгәнне аңа әйтерсез инде, яме?!
— Вәт, җәфа! Анасының хәлен белергә вакыты юк... — диеп зарлана башлады Иванова. Сүзне тизрәк башка якка борып:
— Ул бит сезнең хакта борчылып килгән. Шундый олы гәүдәле, чибәр абый, —
дип куштанландык без.
— Минем бөтен балаларым да шәп, акыллы, тынычлар. Алай да, җиләк кебек кызларның эчен пошырып ник талашып йөрде икән? Әй, игътибарга алмагыз ла, исерек булгандыр ул.
— Ярый, алайса сау булыгыз! Улыгызга без килгәнне әйтергә онытмагыз инде, — дип кат-кат искәртеп, без кабат эшебезгә киттек.
Җилкәбездән авыр җик төште, иртәнге алтыда ниятләгән эшебезгә, ниһаять, кичке алтыда керештек, тик өлгерми калдык, бүлмәбезгә хуҗабыз атылып керде. Ә артыннан... артыннан... помидор шикелле кызарынган-бүртенгән ир килә. Әлеге дә баягы теге Иванов. Директорның: «Кызлар!» — диюе булды, солдатлар кебек сикереп торып та бастык.
— Кызлар, әй кызлар, сез миңа бер дә ошамыйсыз әле. Ник иптәш Ивановның әнисеннән гафу үтенмәдегез?
— Үтендек! Әле ничек кенә үтендек! — дип аклана башлаган идек, кая анда безне тыңлау, күгәргән тимер тавышы белән бездән алда Иванов кычкыра:
— Юк, килмәделәр! Алдакчылар! Әни сезне көне буе көтеп, ипигә дә чыкмыйча ач утырды! Судка барам, гәҗиткә язам! — дип дулапмы дулый.
— Ничек инде алай? Бардык, бөтен көнебез аны эзләп үтте. Әле генә гафу үтенеп кайттык. Әниегез өйдә юк иде ич, яңа гына авыру сеңлесеннән кайтып калды, — дигән идек, Иванов болай да шар күзләрен тагын да акайтты:
— Нинди сеңел? Аның миннән башка беркеме дә юк! Кара әле, ялганлап та маташалар, оятсызлар!
Хуҗабызның да ут чәчкән күзләре, хәзер үк яндырып үтерердәй булып, безгә кадалды:
— Көн буе кайда буталып йөргәнсездер, анысы миңа караңгы. Аңлатмагыз иртәгә үк өстәлемдә булсын! Ә менә Ивановның әнисе алдында хәзер үк гафу үтенергә кирәк! Хәзер үк! Ишеттегезме?!
— Вакыт соң бит инде... Бәлки иртәгә... — диеп авыз ача башлаган идек, директор:
— Знать не знаю! Тәүлектә егерме дүрт сәгать! — диде дә ишекне шапылдатып чыгып китте.
Компьютерны ачып, программага кабат күз салсак... Гагарин урамындагы теге йортта җиде Иванов яшәп ята икән...


Ул бит... ямьсез!
Быел гына сиксән яшен тутырган Мәрфуга карчык тутыгып беткән калай чәйнегенә бер касәлек кенә су салды да газ плитәсен кабызып җибәрде.
Оныгы юбилеена бүләк иткән матур бизәкле чәйнекне күңел өчен генә дә тотып карамады ул. Хәер, башка бүләкләргә дә кагылмады, барсын да күз алдыннан җыеп алып, өенең аулак почмагына өеп куйды.
Зәңгәрсу төстәге җиңел синтепон юрганын кат-кат кулына алып: «Нәрсәгә инде моны әрәм итим», — диде. Ипи салган көнне дә ачтан үлә торган Мәрфугага хан заманындагы сиксән ямаулы юрган да ярап тора. Алсу бизәкләр төшерелгән кыйммәтле ак җәймәләрне дә туздырып тормады ул: «Ай-Һай, бигрәк матур! Тик мондый затлы җәймәләрдә йокларга мин инде карт. Әнә хәзер минем өчен... ак кәфенлек...» — дип баш чайкады.
Башкортстаннан туган көн бәйрәменә махсус кайткан килендәше бүләк иткәндә: «Кара аны, саклап ятма, барыбер теге дөньяга алып китә алмассың! Хет картлык көнеңдә булса да кадерлә үзеңне!» — дигән иде. Әмма кунагы китүгә аның бүләге дә
ЗИЛӘ МӨДӘРРИСОВА
120
сандык төбенә төшеп ятты...
Ә менә кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме? Чәйне ул уң як күршесе Зәйтүнә белән дөнья хәлләрен гәпләшә - гәпләшә эчәргә ярата. Билгеле, ялгыз кешенең ашы — аш, эше — эш түгел.
Кадерле күршесе генә өендә юк әле. Себердән кайткан балалары Ял йортына җибәрделәр үзен. Мәрфуганы да үгетләп караганнар иде, күндерә алмадылар. Йортын ташлап китәме соң?! Ник дисәң дә, монда үз өе, үз көе. Аягында йөри алганда, беркая да китмәячәк. АллаҺы боерса, шул иске караватында гына җан бирер. Тик әҗәл генә еракта йөри әле, Ходайның рәхмәте!
Менә инде ике атна Мәрфуга Зәйтүнәсен юксынып яши. Аның хәлен бары тик күршесе генә аңлый шул. Балалары, оныклары тыңламый да кебек үзен. Берәр җире авыртып зарлана башласа: «И-и әби! Әни! Сиңа ничә яшь әле? Сиксән яшеңә җитеп, шулай йөри алгач, шөкрана кылып яшә!» — дияргә тотыналар.
Беркөнне газ плитәсен дөрес сүндермичә, газ чыгып торганын сизмәгән. Шул әлеге дә баягы күршесе коткарды. «Зәйтүнәм кермәсә, хараплар була идем. Менә ул булмаса, күмәргә генә килгән булыр идегез! Хәлемне дә белмисез!» — дип сукрануына да: «Үлмәгәнсең ич, яшисең! Шатланып тор!»— дип авызын томаладылар.
Нәрсәсенә шатланырга? Ятса — ялгыз, торса — ялгыз. Ичмаса, моң-зарын түгәргә күршесе генә дә китте...
Кинәт уйламаганда-көтмәгәндә, май кояшыдай елмаеп, куенына төргәк кыстырып, кунакка гына кия торган киемнәрен дә алыштырып тормыйча, Зәйтүнә килеп кермәсенме! Аны күргәч, Мәрфуга шаккатты!
— И-и, кайттыңдамыни? Рәхмәт яугыры! Кая әле, чәйнегемә су өстим. Бергәләп чәйләрбез!
Карчык, шатлыгыннан кабалана-кабалана, әле генә кайнап чыккан чәйнегенә башта бер йомры, аннан, бәлкем, бер утыргач, икене дә эчеп ташларбыз дип, тагын берне өстәп, чәйнеген янәдән куеп җибәрде. Зәйтүнә керә-керешкә:
— Исәнме, Мәрфуга! Ни хәлләрдә яшәп ятасың?— диеп сорашырга тотынган иде.
— Минеке нәрсә? Чигәләр кыса, йөрәк сикерә, тәнем сызлый, аяклар авырта... — диеп гелдәгечә зар-моң түкте Мәрфуга.
— Бетте-бетте, бүтән сорамыйм, — дип, сүз озайтып тормады Зәйтүнә дә.
— Авылда нинди яңалыклар бар?
— И-и, беркая да чыгып йөргәнем булмады. Син белсәң генә инде, Зәйтүнә!
— Кара әле, сул як күршеңнең кечтек кызы әллә ире белән тормыймы?
— Раниясеме, әллә Саниясеме?!
— Исемен белмим. Иң кечесе диделәр инде.
— Алайса Рания инде, Рания! Ул бит... ямьсез! Ир дигәне матурракны тапкандыр. Мин ничек бу кәртинкә кебек ир моңа өйләнде икән диеп гел баш ваткан идем.
— И-и, син бигрәк! Күрше кызынны бөтенләй юкка чыгарып ташлама инде!
— диде Зәйтүнә, Ранияне яклап.
— Әйе, матур түгел ул, тик унган, унган! Ул кайтсамы? Ул кайтса, әнкәсенен бер эше дә калмый инде. Юасын юа, пешерә-төшерә, тозлый-кайната... Вәт мәхлук, ирен әйтәм, ничек шундый булган-унган хатыннан баш тарткан, ә?
— Карга Саматынын уртанчы малае Камил дә Гөлчәчәге белән аерылышканнар, бергә тормыйлар икән, — диде Зәйтүнә, болар беренчесе дә, сонгысы да түгел дигәндәй кулын селтәп.
ХИКӘЯЛӘР
121
— Ул бит... ямьсез! Камилне әйтәм... ягымсыз... йолкынган чебеш сыман үзе ябык, үзе килбәтсез озын! Җиләк кебек хатыны үзе белән әле дә ничек яшәгән диген.
— Әй Мәрфуга, Мәрфуга! Чибәрлектәмени эш? Матурлык туйда гына кирәк бит ул! Ин мөһиме — холкын матур булсын!
— Анысы шулай инде, шула-ай! — дип килеште Мәрфуга.
— Камил ул болай тыныч, ипле генә егеткә охшаган. Артыгын сөйләми, эчми-тартмый! Хәзер андый ирләрне көндез чыра яндырып эзләсән дә табып булмый! Хатын дигәненә нәрсә җитмәгәндер, ә?! Адәм баласы михнәткә чыдый, ә менә рәхәткә чыдый алмый, дип белмичә әйтмәгән шул борынгылар.
— Ишеттенме сон әле? Бака Фираясынын оныгы теге ни... лисме шунда, ласмы... реклам күрсәтәләр бит инде. Теге ни... чит илнен кипкән бәрәнгесен ашап, ун мен акча откан ди!
— Кит аннан! Ул бит... бигрәк ямьсез! — дигәнен сизмичә дә калды Мәрфуга.
— Алай димә, Мәрфуга, керпе дә баласына йомшагым диеп әйтә! Һәрберебезгә үз баласы якын, ин матуры, ин яхшысы шу-у-л!
Мәрфуга карчык тагы килеште:
— Әйе шул, Фираянын оныгы бик башлы ул, харап зирәк. Мәктәптә дә гел «5»леләргә генә укый дип ишеткән идем. Болай булса, мәктәпне алтын медальгә дә тәмамларга күп сорамас.
— Авылыбызга яна табиб килгән икән. Син күрденме әле? — дип сорады Зәйтүнә.
— Күрдем, ул бит... ямьсез! Шундый ягымсыз!
— Мәрфуга! Ни пычагыма сина анын матурлыгы? Безгә ни, эшен белсен, кешелекле булсын! — дип шелтәләде күршесен Зәйтүнә.
— Анысы хак, яна табибны болай бик мактыйлар. Әйе, бик яраталар. Үз эшен белә, җиренә җиткереп башкара, диләр.
— Сенлен Розанын күршесе Бөрәйдәне дә җирләгәнсез икән... — диде Зәйтүнә дога кылып.
— Ул бит... ямьсез... карап торырга да коточкыч иде! Бичаракай, котылды инде.
— Өй сатып алганчы, күршенне тикшер, диләр. Ин мөһиме, әйбәт, саф күнелле кеше булсын ул! — диде Зәйтүнә.
— Бөрәйдәнен урыны оҗмахта булсын! Бигрәк изге кеше иде! Роза белән бик тату яшәделәр, бик йөрешәләр иде! Нәкъ менә безнен кебек инде! — дип Мәрфуга мәрхүмәне мактый башлады.
— Күршекәем! Онытып та торам, сина дигән күчтәнәчем дә бар иде! Яшел чәй алып кайттым үзенә! Бик файдалы ди! Онытканмын бирергә! Ну бу тишек хәтерне! Ну бу картлыкны!
— Ул бит... ямьсез, бик ямьсез!
— Кем?! Минме?
— Картлыкны әйтәм, картлыкны! Шундый ямьсез, шундый килбәтсез, үзе сөйкемсез... Үзе котсыз! — дип уфтанды Мәрфуга.
— Менә бусы дөрес! — дип хуплады ахирәте.