Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМЬЛЕ РӘССАМ

Чиксезлекне берәү дә күз алдына китерә алмый. Очсыз-кырыйсыз дөньяны биниһая көчле
сәнгать кенә колачлый ала. «Табигатьнең чиге булмаган шикелле, сәнгатьнең дә чиге юк», —
дип язган иде күренекле язучы Адлер Тимергалин. Ә без исә, илһам — күңелнең канаты,
сәнгать әһелләре нәкъ менә шул канатлар талпынуына ияреп, безне дә биеклеккә дәшәләр,
диярбез. Дөньяның матурлыгын күреп, аны төрле буяулар белән киндергә иңдерүче кылкаләм
осталары, шөкер, шактый. Татарстанның Халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев —
шундыйлардан.
Тынгысыз, эзләнүчән һәм куй - ган максатына омтылучан иҗат остасы Мөдәррис
Минһаҗев — гүзәл табигатькә , андагы һәр тереклек иясенә , гасырлар хәтерен саклаучы тау-
ташларга
гашыйк рәссам. Вакыт дигән тылсымлы дәрьяны чорлар аша бүгенгесе белән тоташтыра ул.
Югыйсә, изге Болгар хатирәләрен үз картиналарында яңарта алыр иде микән? Әлбәттә, тарихи
китаплар актарыла, хәтер аша әллә ничә гасыр үткәнгә кайтып иман яңартыла һәм шул
туфракка ялантәпи басып картиналар иҗат ителә. Болгарда пленерда булганда, тулы бер
«Болгар сериясе» туа. Зур күләмле унлап эш — иҗатчының тынгысыз хезмәт җимеше. «Болгар
кызы — Айсолтан», «Бөек Болгар җирендә», «Багышлау» триптихы, «Болгар капкасы»,
«Болгар кунагы» һәм башка картиналарында үткән тарих белән бүгенге яшәеш чагылыш таба.
Картиналарында автор үткән тарихыбызга алып кайта, уйланырга чакыра. Аларда — халкыбыз
рухы, тарих сулышы...
Аларның җылысын, кайтаваз аһәңен рәссамның эшләрендә тоемлап була. Юл йөргәндә,
этюднигын үзеннән калдырмаска тырыша ул. Дөньяның матурлыгы киндергә күчми калыр да,
башка бик күпләр бу матурлыкны күрүдән мәхрүм булыр, ди сыман. Шуңадыр да ул
кылкаләмен табигатьнең кабатланмас төсләренә манып, шул сихри гүзәллекне ак киндергә
иңдерә бара. Олы иҗаты белән тамашачыларын матурлык дөньясына алып керә рәссам.
Дөньяны матурлык коткарыр, дип юкка гына әйтмиләрдер.
Рәссам Мөдәррис Минһаҗевның таланты соңгы елларда бигрәк тә тарихи жанрда тулырак
ачыла кебек. «Иҗатымны татар халкының тарихын яктыртуга багышлавым юктан гына түгел,
изге Болгар җирләре минем дөньяга карашымны, иҗатымны яңабаштан барлап чыгарга этәрде,
— ди кылкаләм остасы. — Болгар ташларына кагылып, изге туфракка басып иҗат итү минем
өчен әйтеп бетергесез бәхет», — дияргә ярата ул.
Чыннан да, син рәссам миссиясен үтәр өчен дөньяга килгәнсең икән, гомерең буе Сәнгать
дигән бөек могҗизага хезмәт итәргә мәҗбүрсең. Мөдәррис Минһаҗев та күңел күзе генә күрә
алган табигатьнең яшерен серләрен, тын гүзәллеген, әйләнә- тирәдәгеләрнең эчке
кичерешләрен тоемлап, берәм-берәм киндергә иңдерә бара. Ул олы иҗаты белән заманның
бертуктаусыз үзгәреп торган вакыйгаларының асылына төшенергә, үткән һәм киләчәкне
тоташтыручы җеп очын ялгарга омтыла. Шунсыз биеклеккә омтылу мөмкин дә түгелдер,
мөгаен.
147
Рәссам булу теләге М.Минһаҗевка туган як табигатенең башка берни белән дә
алыштыргысыз гүзәллеген сабый чагында ук күңел күзе белән күрә, матурлыкка соклана
белүеннәндер, мөгаен.
1953 елда Татарстанның Шәмәрдән эшчеләр бистәсендә дөньяга аваз салган Мөдәррис
Минһаҗев, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ижау каласына юл тота. 1976 елда Ижау дәүләт уни-
верситетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый һәм армия хезмәтенә алына. Армия хез-
мәтеннән кайткач, Арчада сәнгать остаханәсен оештырып җибәрә. Соңрак, 1978 елда, ул Түбән
Кама каласына күченеп килә һәм анда сәнгать студиясе ача. Һәрдаим камиллеккә омтылучы
рәссам анда шәһәр диварларын, урам мәйданнарын һәм башка билгеле биналарны бизәүдә
катнаша, Кызыл Чишмәдә мәчет бизәүгә алына һәм даими рәвештә күргәзмәләрдә катнаша
башлый. Иҗатчының күңеле һәрдаим эзләнүдә, яңа образлар тудыруда. Ул әле моңарчы кеше
күзе күрмәгән тын табигатьне, сабый чагында әби-бабасы сөйләгән шанлы үткәнебез, чишмә
моңнарын, буй җитмәслек кыя-тауларны эзләп кабат юлга кузгала. Бу юлы аны Лениногорски
каласы үзенә сыендыра. 1998 елдан бүгенгәчә Мөдәррис Мөхетдин улы әлеге калада яшәп иҗат
итә. Шул еллар дәвамында кылкаләмен шактый чарлый һәм чын рәссам булып җитлегә. Аның
әледән-әле оештырылып килә торган күргәзмәләре, Зәй, Яшел Үзән, Чаллы, Әлмәт, Түбән
Кама, Ижау калаларын узып, башкалабыз Казанны яулап ала. Башкортстан, Казакъстан кебек
тугандаш республикаларда яшәүче халыклар да кылкаләм остасының гүзәл иҗат әсәрләре
белән хозурлана алды.
Рәссамның иҗатында дөньяны үзенчә күзаллавын, фәлсәфи фикер йөртүен тоемлыйбыз.
Үткән тарихыбызны барлау, милли хис-тойгылар, рух бөеклеге, татар милләтенә генә хас нур,
моң киндергә үзенчә җете төсләргә төрелеп иңдерелә. Һәр әсәрендә останың гармоник
сиземләвенә юлыгасың. «Туган йорт истәлеге», «Чалгы белән натюрморт», «Ак ат»
картиналары исемнәре белән гадәти тоелса да, аларда халык язмышы, истәлек-хатирәләр, авыл
халкы өчен кадерле булган эш кораллары янәшәсендә сусауны басар өчен авыл киленнәре
иртән генә савып чүлмәккә салган сөт, яшь кызлар җыеп китергән җиләкләрне күреп
хозурланасың. Рәссамның «Ак ат»ын авыл осталары ясаган дуга-камытлары, бизәкле
йөгәннәре көтә.
«1000 еллык Казан», «Болгар тамгалары», «Изге урыннар» кебек әсәрләрдә иҗатчы милли
үзаң тәрбияләү, ватанпәрвәрлек кебек олы хисләрне иңдерүне максат итеп куя.
М.Минһаҗев иҗатында милли бизәкләр, шамаилләр дә зур урын алып тора. Мөгаен, ул
аның авыл өендә, әби-бабай нигезендә сабый чагында күңеленә, рухына сеңеп калган
хатирәләреннән киләдер. Гарәби язу алымын ул үзенең гади генә тоелган «Натюрморт»,
«Тукайга чәчәк бәйләме», «Түбән Кенә авылы өлкәннәре» һәм башка бик күп картиналарында
да бизәк итеп кушып җибәрә.
«Чишмәләр» темасы аеруча игьтибарга лаек. Анда челтерәп аккан саф сулы чишмәләрнең
моңын ишетәсең, тәмен тоясың, аның янәшәсендә ак ашъяулыкка куелган көнкүреш кирәк-
яраклары, савыт-сабалар, бизәнү әйберләрен күреп сөенәсең. Бу — иҗатчының олы табышы.
Рәссамның пейзажлары, туган як болыннарында утлап йөргән атлары, колыннары, су
буенда бәбкә үләне чемченеп йөргән каз-үрдәкләре кемнәрне генә сокландырмагандыр да
күңел кылларын тибрәтеп уйландырмагандыр...
Иҗатчының һәр картинасы киләчәккә якты өмет, күтәренке хис, яшәү шатлыгы белән
сугарылган. Автор, шушы гүзәл табигать кочагында иҗатына тугры калып,
Дания ГАЙНЕТДИНОВА
148
халкым рухын саклап, киләчәккә якты өмет-хыяллар белән яши. Чын мәгънәсендә
татарлыгыбызны, аның мәнфәгатен кайгыртып, милләт, дәүләт хакында уйланып, сәнгать
дөньясында нык адымнар белән иҗат итүче, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Россия
Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Халык рәссамы ул.
...Кояш әле офыкка күтәрелеп кенә килә, ә рәссам күптән инде мальберты янында.
Ул, күңеле белән кояш нурларына үрелеп, кылкаләмен нурга мана да ак киндергә чиксез
галәм күген сурәткә төшерә. Ьай, бу гүзәллек!..
Аның үзенчәлекле, күз явын алырдай гаҗәеп табигать күренешләре майлы буяулар белән
генә иңдерә алганча, тормышның чынбарлыгын сурәтләп бирә. Рәссамның үткер тойгысы, тор-
мышның син моңарчы күрми йөргән бер парчасын күз алдына китереп, күңел кылларына
кагылып үтә. Бөтен барлыгың белән останың сурәтләре аша сәяхәт итәсең.
Иҗат юлында күп өйрәнергә, эзләнергә, тәҗрибә-сынаулар аша үтәргә туры килә рәссамга.
Бер карашка бу кадәр төсләр балкышын, мизгел эчендә туган хисләрне бер полотнога салу
мөмкин дә түгел сыман. Табигатьтән алынган картиналарда үзгә бер садәлек, сафлык бөркелә
.
Чорлар белән чорлар, буыннар белән буыннар очрашуы, күз карашы белән генә аңлашу,
фикер алышу, кайдадыр өзелеп калган кылны бүгенгегә ялгау... тагын әллә ниләр...
Төрле жанрда, төрле техника белән иҗат ителгән пейзажларда туган як табигате
яктыртылса, төрле чор кешеләренең уйчан да, мөлаем да йөзләрендә күреп туймаслык гамь,
моң яшеренгән.
Мөдәррис Минһаҗевның әсәрләре — татар мәдәниятенә саллы өлеш кертә һәм дөньякүләм
заман сәнгатенең хәзинәсе булып саналырлык гүзәлләр. Рәссамның Җирдә кешенең иҗади
хезмәтен, туган як табигатенең матурлыгын данлаучы эшләре шигьри аһәң һәм мәхәббәт белән
сугарылган. Аларны үз күзләрең белән күреп, сокланып, хозурланып калу кирәктер.
Чишмәләр, җир-суларыбыз да аңа рәхмәтледер, югыйсә картиналарда аларның агышын,
җырын, моңын тоемлап булмас иде. Су буеннан кайтып килгән казлар да бер-берләренә аваз
салгандай каңгылдашалар сыман. Әйтерсең лә бу гүзәл картиналар сине табигатьнең үзенә
сәяхәткә алып чыгалар!..
Ьай, бу бәхетле мизгел... Әйтерсең лә ул үзенең тамашачысы хозурына әлегә барып
ирешмәгән сурәтләре аша табигатьнең моңарчы гади күз белән генә күреп булмый торган
яшерен серләрен, кодрәтен, илаһилеген ачып, мизгел эчендә ак болытлар хозурына ияртеп
җибәрә, инеш-елга, чишмә сулары хәтерен яңарта, шушы матурлык, моң белән өретелгән
әсәрләрен шаян җилләргә бүләк итә. Аның ак болытларга ияреп киткән, яңгыр тамчылары
юган, дулкыннар ялмаган сурәтләре Табигать-Ана тарафыннан хупланып, тамашачы хозурына
барып ирешә. Ә иҗатчы өчен шуннан да зуррак бәхет булуы мөмкинме соң!
Гомер уза, еллар үтә... Тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек ашыга-ашыга киләчәккә
атлый. Тик бер генә мизгелгә артка борылып карыйсы, халкыбыз үткән дәвер, чорлар аша
еракта калган хатирәләрне барлыйсы килә. Рәссам Мөдәррис Минһаҗев картиналары да безне
хәтер яңартырга өнди сыман.