Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ЧИШМӘ» АГА ДА АГА

1958 елның август ахырларында, Лениногорск шәһәре үзенең өч еллыгын бәйрәм иткән
көннәрдә, әле генә бу калага күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби
түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздыра. «Ильич васыятьләре» газетасы
редакциясенең бер кечкенә бүлмәсендә барган бу утырышта Ш.Бикчуриннан кала газета
редакторы Кыям Галләмов, башлап каләм тибрәтүче Әсрар Галиев һәм тагын ике-өч кеше
катнаша.
Түгәрәккә йөрүче егетләр алны-ялны белми корыч манаралар янында, бораулаучы
разведчиклар вагоннарында, вахта автобусларында, төзелешләрдә үзләренең булачак
геройлары янында кайныйлар. Тиздән нефтьчеләр, кала төзүчеләр турында репортажлар, әдәби
очерклар, шигырьләр, хикәяләр район газетасы битләрендә, республика матбугатында бер-бер
артлы дөнья күрә башлый.
Шулай итеп, «Чишмә» мул сулы инешкә әйләнә.
Тора-бара Шамил Бикчурин, Гәрәй Рәхим СССР Язучылар берлегенә алыналар. Күренекле
язучылар Флёра Гыйззәтуллина, Мәхмүт Газизов, Шамил Маннапов, Альберт Хәсәнов, Җәмит
Рәхимов, Рәшит Шиһапов, Кәшшаф Әмировлар да шушы «Чишмә» суын эчеп көч тупладылар,
тәрбияләнделәр, канат чыгардылар.
Күренекле композитор Рөстәм Яхин фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыренә
Татарстан Гимнын иҗат итте. Әнвәр Шәрипов, Әнәс Исхаков, Рәшит Бәшәр, Җәүдәт
Дәрзаманнар да әдәбият-сәнгать өлкәсендә танылу алдылар.
Бүген «Чишмә»нең актив әгъзалары Таһир Шәмсуаров, Наил Шәрифуллин, Әгъләс
Шәйхетдинов, Рәйсә Фәтхуллина, Рәхимә Габделганиева, Халидә Бигҗанова, Нурия
Сәлманова, Наил Гыйләҗев, Гөлгенә Әхмәтова, Ринат Хәбипов, Каюм Шәрафов, Рузидә
Даутова һәм башкалар буыннар чылбырын дәвам иттерәләр. Каләмне юлдаш итәрдәй яшь
алмашчыларыбыз да үсеп килә.