Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАТЫРША ЭЗЕННӘН

ҖӘМИТ РӘХИМОВНЫҢ «ЭСКЕРТТӘГЕ ЭНӘ»
ЭССЕСЫНДА АВТОР ШӘХЕСЕ
Кырык елдан артык гомерен татар әдәбиятына, матбугатына багышлаган Җәмит Рәхимов
тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафларында булды,
башкаларны да үзе артыннан ияртә алды.
Баһадир гәүдәле, олы җанлы, киң күңелле горур кеше иде Җәмит ага. Үз илендә, үз җирендә
солтан була алган гали зат... Газиз халкы өчен җанын фида кылырга әзер булган милләтпәрвәр.
Тормышны үз төсендә күрсәтеп, бары чынбарлыкны язган талантлы әдип... Заман сулышын
тоеп яшәгән, һәр нәрсәдә, һәр вакыйгада эше булган үткен каләмле көчле публицист... Вакыты,
исәнлеге, матди хәле белән исәпләшмичә, Уфа, Мәскәү, Казан, Оренбург, Петербург
архивларында казына-казына, вакыт тузанын актарып, үз төбәгенең, туган халкының үткәнен
эзләп тапкан тарихчы...
Аның журналистлык эшчәнлеге 1955 елдан башлана. Башта район, соңрак республика
матбугаты өчен репортажлар, очерклар, мәкаләләр яза.
Җ.Рәхимовның журналист булып формалашуына табигый сәләте, иҗат кешесе өчен
әһәмиятле сыйфатларның яшьтән үк тәрбияләнүе, укыган мәктәбендә табигый сәләтне үстерү
140
өчен кирәкле шартлар тудыру нигез булып тора. Әлмәттә эшләгән чорында әдәби хәрәкәттә
катнашу, иҗат әһелләре белән аралашу, югары белем алу, редакциядә эшләү аның иҗади шәхес
булып формалашуына зур йогынты ясый. Туган җирендә нефть сәнәгате үсеп чыгып, зур
төзелешләр башлануын һәм шул яңалыкны замандашларына җиткерү теләген Җ.Рәхимовны
язарга этәргән, иҗатка рухландырган сәбәпләр итеп күрсәтергә мөмкин. Туган җиргә, туган
телгә мәхәббәт, халык, милләт язмышы белән яшәү — аның талантлы әдип һәм оста публицист
булып җитешүендә нигез һәм илһам чыганак.
Җ. Рәхимов — очеркларында Татарстан нефтенең җанлы тарихын язып калдырган
журналист. Ул нефтьчеләрнең Татарстандагы уңышларын язу белән генә чикләнми, башка
республика һәм чит илләр белән бәйләнешен дә сурәтли, очерклары географик киңлеге,
колачлыгы белән үзенчәлекле. Публицист нефтьчеләрнең тормышчан, актуаль проблемаларын
яктырта, аларның чишелешен факт, деталь, күренеш, вакыйгалар белән дәлилли,
проблемаларны хәл итәрлек көчле шәхесләрне — заман геройларын күрсәтә.
Җ.Рәхимовның киң эрудицияле, мәгърифәтле, тирән белемле шәхес булуы, тормыш
материалын тирәнтен өйрәнеп, очеркларында публицистика алымнарын әдәби чаралар белән
бергә үреп, бербөтен әсәр тудыру осталыгы, миллилеге, халык язмышы белән яшәве яшь
журналистларга кешелек үрнәге һәм һөнәри осталык мәктәбе булып тора.
1992 елда Җәмит Рәхимовның «Батырша» романы дөнья күрә. Ул укучылар тарафыннан
җылы кабул ителә, тәнкыйтьчеләр дә аңа уңай бәя бирә. «Батырша» романы өчен Җ. Рәхимов
Татарстан Язучылар берлегенең махсус премиясенә лаек була.
Язучы, публицист Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Язучыларының XIII корылтаенда ясаган
чыгышында болай диде: «Тарихи әсәрләр язган авторлар публицистик документаль
мөмкинлекне бигрәк тә киң файдалана башладылар. Вакытында үз бәясен алалмаган мәрхүм
язучы Җәмит Рәхимовның «Батырша» романы тарихи документлар, архив язмалары белән
аралаштырылып, монтажлап эшләнгән. Бу әсәрнең бәясен һич кенә дә киметми, киресенчә,
әлеге кырыс документлар аша укучы шул рәхимсез чорга суырылып килеп керә, әдәбилек
белән чынбарлык кушыла, шулай итеп бербөтен тарих — татарның фаҗигале тарихы туа».
Җ.Рәхимов үзе дә «Батырша» романын гомерлек эше дип саный: «Мин аны язарга гомерем
буе әзерләндем. Анда милли мәсьәлә буенча әйтәсе килгән бөтен сүзләремне әйттем. Һәрхәлдә
язучы күпме генә әсәрләр иҗат итмәсен, аның күз өстендә каш кебек бер генә китабы була.
«Батырша»ны мин әнә шундый китабым дип исәплим».
Татарның үткәнен һәм киләчәген берьюлы йөрәге аша кабул итү язучыга гомере буена
җитәрлек әрнү-уйлану, димәк, иҗат чыганагы, илһам бирә, көрәшкә этәрә торган олы вазифа
йөкли, аның иҗат кыйбласын билгели.
1995 елның гыйнварында «Казан утлары» журналында Җ.Рәхимовның «Эскерттәге энә»
исемле эссесы дөнья күрә. Әлеге әсәрендә әдип «Батырша» романының язылу тарихын бәян
итә, укучыны яңа әсәр туу процессы белән таныштыра. Эссе гади укучыны гына түгел, татар
зыялыларын, галимнәрне, гомумән, киң катлау аудиторияне күз алдында тотып язылган.
Татар әдәбиятында вакыт сынауларын үтеп, бүген дә яратылып укыла торган уңышлы
әсәрләр бихисап, китап киштәләренә язучыларыбыз каләме астыннан чыккан яңа повесть-
романнар да өстәлеп тора. Алар арасында «Батырша»га тиң тарихи әсәрләр дә юк түгел. Ләкин
Җ.Рәхимовка кадәр татар әдипләренең берсе дә әсәрләренең дөньяга туу тарихы турында болай
зурдан кубып язмады, язучының иҗат газаплары үзенә генә билгеле булып, пәрдә артында
калды.
«Эскерттәге энә»нең язучы вафатына бары бер ел кала дөнья күрүе дә уйланырга мәҗбүр
итә. Эссены укып чыккач, аңлыйсың: юк, биредә сүз роман язылу тарихы хакында гына түгел,
язучының үз укучысы алдында хисап тотуы бу, күңелен бушатуы, бәлки, хушлашуы, соңгы
догасы...
Җ.Рәхимовның шәхси архивында күренекле публицист Айдар Хәлимнең хаты саклана.
«.«Казан утлары»ның беренче санында чыккан искиткеч игелекле, нигезле, кечелекле,
мәгълүматлы һәм ниндидер сафлык, яңалык, олуглык бөркеп торган мәкаләләреңне укыганнан
соң, мин күптән башымда йөргән фикерне тагы да бер тапкыр тәкрарладым: Җәмит Рәхимов
— Кама аръягы төбәгенең зур һәм чын язучысы. Рәхмәт сиңа, дускай. «Батырша» романының
язылу тарихын мин җылый-җылый укыдым. Бу биеклек Кама аръягыннан бөтен татар, бөтен
халыклар әдәбиятларының күренекле тавы булып күтәрелде. .Архивта казыну, аларны
иренмичә, матур итеп язу һәм матбугатта бастыру өчен никадәр мәгърифәти җан булырга
кирәк?!» — дип яза ул, каләмдәшенең батырлыгына сокланып һәм аның иҗатына югары бәя
биреп.
«Эскерттәге энә» әсәре жанры белән дә, тематикасы белән дә татар әдәбиятына,
БАТЫРША ЭЗЕННӘН
141
журналистикасына яңалык алып килде. Җәмит Рәхимов күргән-белгәннәрен, шәхси
тәҗрибәсен, күңел кичерешләрен, уйларын башкаларга җиткереп калырга ашыга, гүя үзе
туплаган тормыш һәм иҗат тәҗрибәсенең югалуын теләми, шулай итеп, яшь каләмдәшләренә
юл күрсәтә, башкарырга өлгерми калган эшләргә үкенеч белдереп, аларны дәвам итүче
варислары булуына өметләнә.
«Аксакаллар белән очрашу-сөйләшү мине еш кына тарих чытырманлыкларына илтеп
ташлый», — дип башлана эссе. Батырша исемен тәүге тапкыр картлар авызыннан ишетә ул.
Һәрбер детальгә, факт-вакыйгага игътибар белән карарга өйрәнгән журналист бу серле исемне
күңел төбенә салып куя. Әмма аксакаллардан алынган мәгълүмат гаять аз: «... мулла, диләр,
ахун, хәзрәт, диләр, кайсылары аны әүлия дип тә атады. «Батырша галим булган, халыкка
ниндидер хатлар, өндәмәләр дә язган», — дигән фикер дә ишетергә туры килә.
Эссеның башламы шундый. Әмма бу әсәрнең генә түгел, эзләнүләрнең дә башы. Нәкъ менә
аксакаллар белән сөйләшкәннән соң, Җ.Рәхимовның күңелендә кызыксыну хисе уяна: «Алай
да кем соң ул Батырша? .Батырша дигән серле дә, тылсымлы да исем һич кенә дә тынгылык
бирмәде миңа».
Кызыксынучанлык, тынгысызлык Рәхимовны китапханәгә алып килә. Ул дистәләгән
китап, белешмәләр актарып, Батырша турында мәгълүмат эзли. Йомгак очы урыс мәктәпләре
өчен язылган тарих китабында табыла: «1755 елда Башкортстанда Батырша
җитәкчелегендәге крестьяннар восстаниесе булып уза». «Батырша» романының нигезе менә
шул бер җөмләдән гыйбарәт.
«Тарихи әсәр язарга алынган шәхеснең эзтабар булуы, гадәти кеше игътибар итмәгән
чыганакларда, тарихи өзекләрдә мәгънә күрә белүе һәм хыялга, интуициягә искиткеч бай булуы
мөһим», — дип әйтүе белән Тәлгат Галиуллин хаклы.
Халкының язмышына, аның үткәненә, каһарманнарына битараф булмаган, балачактан ук
тарих белән кызыксынган Җ.Рәхимов, Батырша турында мәгълүмат эзләп, Мәскәү архивына
юл тота: «Бәй, әнә шундый илкүләм санлы архивта әлеге серле шәхес хакында материаллар
булуы бик мөмкин ләбаса! Бу фикер мине ашкындырып җибәрде, йөрәк кагарга тотынды».
Ләкин кулында тиешле документлар булмау сәбәпле, Рәхимовны архивка үткәрмиләр.
Аның юлында беренче каршылык бу. Нинди хисләр кичерә автор? Юлыннан, ниятеннән
чигенеп, кире кайтып китәме? Юк! «Туксан тугыз бәла белән меңнәрчә чакрым җир килеп, сине
шул кадәр ваемсыз каршыласыннар әле! Ачудан кызарып чыктым, аңа (пропусклар
бюросындагы ханымга) очып-очып кунганнан соң да берни чыгара алмагач, аны башкачарак
шүрләтәсе иттем, очып диярлек икенче катка, архив директоры янына менеп киттем», — бу
юллар автор хакында шактый мәгълүмат бирә. Җ.Рәхимов — эш кешесе, аңа үз бурычын үтәргә
комачауларга, хокукларын кысарга беркемнең дә хакы юк. Шушы илнең тәртипле гражданы
буларак, үзенә хаклы рәвештә ихтирамлы мөнәсәбәт көтә. Мин-минлегенә, кешелек
горурлыгына тияләр икән, ул үз хокукларын яклап көрәшергә әзер. Бюродагы «маржд»ның
тупаслыгы Рәхимовта үҗәтлек тудырса, архив директоры «сабырлыгы һәм әдәплелеге белән
аны бөтенләй коралсызландыра». Тәрбияле кеше буларак, ул хәлнең җитдилеген аңлый, әмма
җиңелүе белән килешергә теләми: «Кирәк бит, шуннан ары кил дә, берни торгыза алмый
кайтып кит, имеш. (...) Башкалада вакытны бушка уздырмаска, ..Ленин исемендәге иң зур
китапханәгә сугылырга ниятләдем».
Әлеге сүзләр Җ.Рәхимовның максатчан, каршылыклар алдында туктап калмыйча, вакыт
кадерен белеп, аның һәр мизгелен эш өчен файдаланучы шәхес икәнен раслый. Китапханәдә
кичергән хисләре исә аның китап яратучы, күп белергә омтылучы кеше икәнен күрсәтә:
«.китапханәдәге гыйлем байлыгын, күреп түгел икән, ишетеп булса да һәркем күз алдына
китерәдер дип уйлыйм. Ул — тулы бер рухи диңгез, бер уку залындагы ... белешмә-
энциклопедияләр генә дә «аһ» итәрлек». Менә кайда ул язучы өчен чын байлык! Китапханәдән
күңеле, кәефе күтәрелеп чыга: «Мине тагы да канатландырганы шул: илнең үзәк
китапханәсендә Батырша эзенә төштем. Сөенечемнән җиде кат күккә аштым. Мин бит ул
китапларны барыбер табачакмын, һәркайсын укып ләззәтләнү бәхетенә ирешәчәкмен!» —
Яшьтән үк китапларга, үзе әйткәнчә, «гыйлем байлыгына» мәхәббәт-хөрмәт белән карарга,
рухи хәзинәне матди байлыктан өстен күрергә өйрәнеп үскән кеше сүзләре бу. Китап укып,
ләззәт алу — Җ.Рәхимов өчен зур бәхет, ул чын мәгънәсендә укымышлы, зыялы шәхес.
Язучының Мәскәү архивларына икенче сәяхәте уңышлы була, беренче баруыннан шактый
тәҗрибә — сабак алып кайткач, ул бу юлы баштанаяк документлар белән коралланып килә.
Ниһаять, архив ишекләре аның өчен дә ачыла, «дүрт тәгәрмәчле арбага төяп, аңа да кәгазь
тавы» китерәләр. Боларны күреп, егылып китә яздым, ди автор: «.мавыгып китеп, заявкаларны
күбрәк биреп ташлаганмын, күрәсең. Берүземә бер олау документ!» Баштарак бу кадәр
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
142
документны ничек карап-актарып бетерермен дип борчылса да, язучы үз көченә ышана: «Йә,
ярар, күз курка, кул эшли» .
Мәскәү архивына «бер ай рәткә эшләргә дип килгән» кеше бу вакытның бик аз булуын
беренче көнне үк чамалап ала, җитмәсә архивта казынып, диссертация язып ятучы берәү
мыскыллап әйтеп тә куя: «Бер ай архивта ни генә торгызырсың икән соң?»
Әмма язучының бирешергә исәбе юк, ул җиң сызганып эшкә чума: «Юк, шалишь, брат,
..вакытны дөрес файдалансаң, ни дә булса майтарып булырга тиеш». Эш вакытын дөрес
файдалану Җ.Рәхимовча болай икән: «.көненә уникешәр сәгать эшли башладым, архив
ачылганчы ук килеп җитәм, соңгы кеше булып чыгам». Әлеге юллар авторның гадәттән тыш
эшчән, чыдам, сабыр һәм үҗәт зат икәнен дәлилли.
Сәфәре уңышлы килеп чыкса да, Рәхимов ирешелгәннәрдән генә канәгать түгел, чөнки:
«.тарихның гамәли билгеләре булган иске архив кәгазьләре гаҗәп үзенчәлеккә ия икәннәр ич.
Алар әйтерсең лә Гомер поэмасындагы сихерче, үзләренең искиткеч тавышлары, тылсымлы
җырлары белән сәяхәтчеләрне юлдан яздыручы канатлы кызлар-сиреналар, гел үзләренә
тартып, чакырып торалар. Инде араларына кереп баттыңмы, ул саргайган кәгазьләр
чоңгыллы баткакка әвереләләр, сине һичкая чыгармыйча, һаман эчкә, тирәнгә суыралар.
Аларның әнә шул хасияте мине дә ырымлады, кальбемне сихерләде». Гап-гади кәгазьләр
турында шулай образлы итеп язу, аларны шундый әкияти сыйфатларга төрер өчен, тарихны
һәм тарихка кагылышлы һәр нәрсәгә изге итеп карау кирәктер.
Җ.Рәхимов өчен архив — «гыйлем йорты», «хәзинә мәгарәсе», «әбугалисина мәгарәсе»
булса, «борынгылык исе килеп торган» документлар — «мәдәни байлык», «гыйлем хәзинәсе»,
«калын-калын томнар» «ымсындыргыч» һәм «кызыктыргыч». Бу бәя-чагыштыруларда
авторның гыйлем йортына хөрмәте, тарихи документларга сак мөнәсәбәте чагыла.
«Акча һәм вакыт дигән ике тышау аякларга бик нык уралса да, мин инде җай чыккан саен,
зур архивлар урнашкан калалар ягына каера башладым», — ди Җ.Рәхимов.
Халкына югалган тарихны, хаксыз рәвештә онытылган каһарманның исемен кайтару өчен
вакыты белән дә, хәләл акчасы белән дә исәпләшеп тормый ул. Архивтагы документларның
күчермәләрен, фотоларын ясату, микрофильм төшертү өчен үз кесәсеннән түли: «Кулыма счёт
бланкы китереп биргәч кенә, суга төшкән тавык хәлендә калдым: анда күрсәтелгән сумма
шактый зур иде, ә минем кесә ягы шактый сыек. Нишлисең, Мәскәү марҗалары алдында сер
биреп булмый бит инде, кайту юлына дип аерып куйган акчаны чыгарып салдым». Зарланмый,
уфтанмый Рәхимов, кесә ягының сай булуына гадәти хәл итеп карый, ул моңа күнгән, өйрәнгән
инде. Югыйсә үз мәнфәгатен кайгыртып йөрүе түгел бит, халкына, милләтенә хезмәт итү
юлында. Әмма әдип вакланмый, изге эш өчен җаны фида, малы фида. Әлеге детальдә
Җ.Рәхимовның риясызлыгы, фидакарьлеге генә түгел, горурлыгы, эчке бәйсезлеге дә ачык
чагыла. Матди яктан мескен хәлдә булса да, «бөек милләт» вәкиле алдында сер бирми, милли
горурлык хисен югалтмый, үзен кимсетми, түбәнсетми. Милләтен дә горур һәм бәйсез итеп
күрәсе килә аның. Батырша — әдипнең горурлыгы, нинди генә җылы сүзләр, олуг исемнәр,
эпитетлар белән атамый ул аны: «Саллы архивларда һәм зур китапханәләрдә татарлар
хакында ымсындыргыч мәгълүматлар, «эскерттәге энәләр биниһая күп булса да», язучының
күңелен «даими борчыган, хафаландырган, җилкеткән һәм дәртләндергән, ниһаять,
газаплаган нәрсә ул Батырша язмышы».
Җ.Рәхимов өчен Батырша — «бөек шәхес», «олуг зат», «каһарман», «шөһрәтле»,
«башбирмәс узаман», «батыр», «көрәшче», «күренекле җәмәгать эшлеклесе, фикер иясе,
акыллы, гыйлемле һәм тәрәккый кеше», «көрәш мәйданына каурый каләм һәм Коръән алып
чыккан изге җан». Язучы үз героена — Абдулла Галиевкә гашыйк, ул аңа соклана, Батыршага
булган хөрмәт-ихтирамы чиксез. Батыршаның үз кулы белән язган хаты кулына килеп эләккәч
кичергән хисләре дә шул турыда сөйли: «Алдымда моннан 240 еллар элек шөһрәтле Батырша
кулындагы каурый каләм белән тигез итеп язылган юлларны күргәч, әллә нишләп киттем.
Әйтерсең лә тарих дигән нәрсә тере һәм ул күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора. Ирексездән,
маңгаема чыккан тирне сөртеп алдым һәм, бераз тынычлану нияте белән күзләремне йомдым.
... Ул атнада ниндидер хыялый дөньяда яшәдем — бәһасыз табышка юлыгу шатлыгы зур иде».
Мәскәү архивында тупланган документлар, мәгълүматлар Батыршаның «шәхесен, акылын-
фигылен, гыйлем-тәрәккыятен, уй-фикерләрен, халык алдындагы иманына тугрылыгын һәм
башка сыйфатларын күзалларлык, аның якты образын гәүдәләндерерлек» булса да, язучы
ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнми, Батырша турында өстәмә мәгълүмат эзләп,
Петербургка юл ала, каһарманы соңгы сулышын алган Шлиссельбург кальгасын үз күзләре
белән күреп кайта. Аның бу гамәле төгәллеккә, каһарман язмышын тулырак яктыртырга,
Батырша шәхесен тирәнрәк аңларга омтылуын күрсәтә.
БАТЫРША ЭЗЕННӘН
143
Экскурсовод кызның Батырша турында бер сүз әйтмәве язучыны гаять гаҗәпләндерә, ул
бу хәлгә битараф кала алмый:
«Түзмәдем, сорау бирдем:
— Монда татар-башкорт восстаниесе җитәкчесе Батырша утырган, диләр?
Ханым миңа канәгатьсез караш ташлады, иренеп кенә әйтеп куйды:
— Андый сүзләр бар барын.
— Ул яктан хөҗрәне, һич югы хөҗрә урынын күрсәтә алмассызмы? Бәлки, аның кабере
билгеледер?
— ?
— Ни хикмәттер, музейда Батырша турында экспонатлар юк. Ә архивларда аның
хакында кызыклы гына мәгълүматлар бар, диләр. Моны соң ничек аңларга?»
Әлеге диалог Җ.Рәхимовның тарихи дөреслеккә, гаделлеккә омтылуын дәлилли. Ул үз
фикерен ачыктан-ачык белдерә, хакыйкатьне эзли.
«Эскерттәге энә» эссесында роман язылу тарихы турында гына сөйләнми, әдипнең милләт
язмышы турында уй-фикерләре дә ачык чагыла. Аның максаты — үз халкына хезмәт итү: «...зур
калаларның гыйлем йортларында булганда, мин бит авыллар тарихы белән генә
шөгыльләнмәдем, татарларга караган һәрнәрсәгә .игътибар итәргә тырыштым. Мин
туплаган материаллар гына да дистәләгән диссертация язарга җитәрлек. ..Мин, әлбәттә,
диссертация язарга җыенмыйм, әгәр, гомер булса, алар хакында эсселар, әдәби очерклар
язарга ният бар», — ди ул.
Мәскәү, Петербург, Оренбург, Самара, хәтта Тубыл архивларында татар халкына
кагылышлы, гарәп хәрефләре белән язылган тау-тау белешмә, документлар булып та, аларга
тарихчыларыбызның кулы тимәве, шулкадәр гыйлем байлыгының бүгенге көнгә кадәр
өйрәнелмәве өчен борчыла автор: «Капшап та карадым, кулыма алып актаргаладым да —
барысы да гарәп хәрефләре белән язылган документлар — хәзинә мәгарәсе! Бу кадәр гыйлем
байлыгын күргәч, соравым үзеннән-үзе атылып чыкты: «Килүчеләр, өйрәнүчеләр бармы?»
Соравына тискәре җавап алгач: «Авыр, бик авыр иде мондый сүзләр ишетү. Татарлар
турында нинди генә серләр, без белмәгән мәгълүматлар ятмыйдыр бу ганимәт өемендә. Аяныч
ки, алар бер файдасызга ауный бирә, ул гынамы, акрын-акрын сафтан чыга, һәлак була», —
дип сыкрана автор, татар тарихчыларына үпкә дә белдереп куя. Ләкин аларны гаепләргә
ашыкмый, чөнки белә, мохтаҗлык галимнәребезгә нәтиҗәле эшләргә ирек бирми. Хәер, үзендә
дә шул ук проблема. Татар язучысының мескен хәле турында уй-фикерләрен укучыдан яшерми
ул.
Тарихи әсәр язучыга күп эзләнергә, ил буйлап йөреп, материал тупларга кирәк. Реаль шәхес
турында, тарихи фактларга нигезләнгән документаль әсәрне өйдә утырып язып булмый. Ә
татар әдибе өчен чит илләр гизү түгел, Мәскәүгә барып кайту да зур проблема, чөнки юл хакын
түләүче, чыгымнарны финанслаучы юк. Шуңа күрә татар язучысы вакытын, сәләтен иҗатка
файдаланасы урынга казна эшендә эшләргә мәҗбүр. Җәмит Рәхимов, бу хәлгә борчылып:
«Казна эше кулны тота, иҗатка вакыт казна эшеннән соң гына», — ди, әдипләр өчен актуаль
булган проблеманы җәмгыять хөкеменә чыгара. «Бал корты» эссесында язучы шәхесе турында
уйланулары тагы да киңрәк: «Сәгать чыкылдап куйды. Карыйм — төнге өч. Мин, дивана,
һаман утырам. Арка куна тактасыдай каткан — селкенгәләп алам, үземне үзем тиргәвемне
дәвам итәм. Соң миңа җәфаланырга кем кушкан? Ипилек-тозлык акчаны башка җирдә эшләп
ала алмас идеммени?! ... Айлар-еллар буе шулай. Көндез — казна эшендә, төнлә өстәлем
артында. Язучылык эше нәрсә ул, аннан да аз түләнә торган кәсеп юктыр».
«Эскерттәге энә» эссесында дә язучы хезмәтенең кадерсезлеге, арзанлыгы хакында ачынып
әйтелгән фикерләр бар: «.гыйбрәтле бер деталь: тышлыгына минем фамилия язылган кирпеч
калынлыгы китап дөнья күргәч, .кайберәүләр очрашканда кинаялерәк сүзләр әйтә башладылар:
янәсе ... бер олау каләмхак алдың, миллионер булдың. .Әйе, ун еллык хезмәтем өчен мин .
күршемдәге нефтьче егетнең ике атналык эш хакы күләмендә гонорар алдым. Үкенечле хәл,
гаделсез дөнья, билгеле. Әмма мин андый чакларда да зарланмыйм-сукранмыйм, бары тик
Мәскәү архивында микрофильм алдырган өчен, кайту юлына дигән акчамны түләвем һәм
билетка дип аны бурычка эзләп йөрүем искә төшә. Менә шунда йөрәк сыкрап куя инде.» Бу
юлларны укыгач, язучының олы хезмәтенә гадел бәя бирелмәвенә җан әрни. Хезмәте өчен бары
тиеннәр генә аласын алдан ук белсә дә, ниятеннән чигенмәгән, үз максатына ирешкән Җәмит
Рәхимовка ихтирам хисе тагы да арта.
Романның үтә дә четерекле, кешеләрнең милли хисләренә, иманына тәэсир итә торган
бүлеген, Батыршаның Пётр-Павел чиркәү-кальгасында урыс миссионеры Стефан Левицкий
белән бәхәсен, хакыйкатькә хилафлык китерми, укучыны ышандырырлык итеп тасвир итү
РӘМЗИЯ ГАБДЕЛХАКОВА
144
язучы өчен гаять авыр бурыч булып тора, «чөнки бәхәс беркая да теркәлмәгән». Батырша
иманын сатмый, дөньядан иманлы мөселман булып китә. «Шулаен шулай да, бу ике дин
вәкиленең бәхәсен әдәби әсәрдә ничек бирергә? Сүз дә юк, иң элек һәр ике диннең асылын белергә
кирәк. Әгәр бүлек язылмый кала икән, Батырша образы ачылып җитми дигән сүз. Минем
көймә комга терәлде», — ди автор, әмма шунда ук үзенең чигенергә исәбе юк икәнен дә
белдереп куя: «Әмма ул төпкә утырды диеп кул кушырып утыру да ярамый». Җ.Рәхимов
диннәр турында китаплар җыя, төннәр буе шуларны укый. Эш буенча командировкага
барганда да чемоданына китап тутыра: «... чемоданым инде таш тутырган сандыкны
хәтерләтә иде». Әдипнең башында бары бер нәрсә: «...диннәр, аларның охшашлыклары һәм
аермалары. Мин әле Батырша булам, әле Левицкий... бәхәс кыза, бәхәс куера.»
Эзләнүләр, кочак-кочак китап-белешмәләр уку, йокысыз төннәр бәрабәренә туа татар
әдәбиятына гына түгел, дин белеме китапларына да кереп, ислам динен тотучылар горурланып,
бу диннең хаклыгы турында күкрәк киереп бәхәсләшерлек, тирән фикерле, төпле дәлилле,
искиткеч тәэсирле бәхәс. Батырша белән урыс попы арасындагы әлеге әңгәмәне әсәрнең иң
биек кульминацион ноктасы дияргә була. Ул — Батыршаның дошманны әхлакый җиңүе, аның
рухи өстенлеге. Димәк, әлеге бәхәсне тудырган автор үзе дә Батырша биеклегенә күтәрелә,
чөнки каһарманы булып ул сөйли.
Җ.Рәхимовның хакыйкатькә, дөреслеккә, гаделлеккә хезмәт итүче зат булуына эсседа
тагын бер дәлил бар. «Батырша хакында укучыларның күңелен җәлеп итәрлек әсәр тудыруы
җиңел булмаячак. Мин боларны белдем, Батырша образын гәүдәләндерүе кыен булачагын да,
роман басылып чыккан тәкъдирдә ... «Батырша берни эшләмәгән икән» кебек беркатлы хат-
мәкаләләрнең матбугатта басылу ихтималын да чамаладым. Мәгәр тарихи чынбарлыкка
хыянәт итә алмадым», — ди ул. Чөнки белә: «Батырша яуның гамәли җитәкчесе биеклегенә
күтәрелә алмый. Бу аның фаҗигасе. Әсәремдә мин шуны күрсәтергә тырыштым да».
Авторның батырлыгын, кыюлыгын раслаучы фактларның тагын берсе — аның милләтче
дигән исем күтәрүдән курыкмавы. Югыйсә «шактый укымышлы акыллы кешеләр» киңәш
бирә: «Ташла син аны, төкер, Батыршадан барыбер каһарман ясый алмассың, ул бит — ата
милләтче!» Дуслары, танышлары, милләттәш зыялылары да: «КГБ кармагына кабасың
килмәсә, Батырша хакында авызыңны да ачма!» — диләр. Рәхимов үзе дә: «Мин Батырша
темасын кузгатканда, әле 70нче еллар. коммунистик администрация — команда
җитәкчелегенең шау чәчәктә чагы... һәрхәлдә куркырга җирлек, тупланган материалларга кул
селтәргә сылтау җитәрлек иде». Әмма курыкмый, эшен дәвам итә. Романны яза башлаганчы
ук, Җ.Рәхимов аның теле турында уйлана. Аңа XVIII гасырга хас, «шул заманның рухын
чагылдыручы һәм шул чорда яшәгән кешеләрнең сөйләменә хас» телне яхшы өйрәнергә кирәк.
Роман рухына туры килә торган тел итеп Батыршаның үз телен файдалана. «Билгеле инде, үзем
белгән борынгы сүзләр дә бик ярап куйды», — ди автор. Димәк, аның тел байлыгы тарихи роман
язар өчен җитәрлек була.
«Эскерттәге энә» эссесының теле дә әсәрнең темасына туры килеп тора. Җ.Рәхимов — бала
чактан ук татар сөйләмен, татар җырларын тыңлап, милли мохиттә үскән милли язучы. Ул
иҗатына кирәк азыкны халык традицияләре чишмәсеннән ала, татар әдәби теленең хәзинәсен
баета. Әдип көндәлек сөйләм теле белән генә чикләнми, телебезнең гасырлар артында калган
ерак бабаларыбыз сөйләшкән борынгы хәзинәләрен дә бик белеп, урынлы куллана. Алар
сөйләмне бозмый, киресенчә, затлы ташлар кебек ялтырап, аны бизи, баета. Архив
хезмәткәрләрен автор «хадимнәр», ди, монастырь сүзен «хөҗгә» дип тәрҗемә итә. Эсседа бик
урынлы кулланган архаизмнарга тагын берничә мисал: «әбинең хәерхаһлыгына ирешергә»,
«ганимәт өеме», «төгәлсезлекләрдән хали түгел», «аларның әнә шул хассияте мине дә
ырымлады, кальбемне сихерләде» һ.б.
Җ.Рәхимов татар халкына, бары мөселманнарга хас милли сөйләмне дә шактый
БАТЫРША ЭЗЕННӘН
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
145
куллана: «Тәвәккәл тәгаллаллаһи!», «Шөкер, монысы да барып чыкты», «Хак, аларның хәлен
аңлыйм», «Мәгәр берни эшләр чараң юк» һ.б.
Автор, халык мәкальләрен кулланып, әсәрнең телен баета, теге яки бу күренешне, фикерне
көчәйтә, дәлилли: әмма башыңа төшкәч, башмакчы буласың дигәндәй, тырышасың,
тырмашасың», «Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга», «Тегермәнчегә тегермәннән он
ияреп кайта», «Урманга кергән саен утын күбәя», «Минем көймә комга терәлде» һ.б.
Шулай ук риторик сорау һәм өндәүләр дә әсәрнең укучыга тәэсир итү көчен арттыра,
авторның күңел халәтен аңларга ярдәм итә: «Йа Хода, бу кадәр кәгазьне ничек карап-актарып
чыгармын?», «Менә кайда икән ул җан азыгы — тулы бер дәрья!», «Юк, булмый, Алла
сакласын!»
Батырша хаты — Җ.Рәхимов өчен «алтыннан да кыйммәт хәзинә». Чөнки анда «безнең
иске татар теле тулы куәтенә чагыла, әлеге язма истәлектә авторның үзенә генә хас стиле,
тел бизәкләре, шул чорның җөмлә төзелеше һәм фигыль формалары, инверсияләр парады».
Батырша әсәрен укучылар белә, аның сөйләме бүгенге татар теленнән шактый аерыла, анда
кулланудан төшеп калган борынгы сүзләр еш очрый.
«Эскерттәге энә» эссесын укыгач, Батырша романының нинди зур кыенлыклар, иҗади
эзләнүләр, фидакарьлек, титаник хезмәт бәрабәренә тууын яхшы аңлыйсың. Тарих
чытырманнарын мең авырлык белән ера-ера, Җ.Рәхимов олы максатына ирешә.
Милләтпәрвәрлек, батырлык ягыннан ул үзе дә Батыршадан ким түгел икән! Татар
әдәбиятында бөек шәхеснең якты образын калдыру өчен нәкъ менә Җ.Рәхимов кебек тынгысыз
фидакарь зат, талантлы әдип һәм публицист кирәк булгандыр.
«Эскерттәге энә» эссесында Җ.Рәхимовның мондый сүзләре бар: «...Батырша миңа бик тә
якын, аның язмышы, эш-гамәлләре, идеаллары җанга һич кенә дә тынгылык бирми. Чөнки
аның ният-омтылышлары минекенә туры килә, уй- исәпләре минем милли мәсьәләдә фикер
йөртүләремә тәңгәл диярлек. Менә шуңа да мин Батыршага артым белән борыла алмыйм,
киресенчә, олуг остазның рухын, идеалларын яшь буынга җиткерәсем килә».
Әлеге сүзләр Җ.Рәхимовны үз каһарманына тагы да якынайта.
«Эскерттәге энә» эссесын укыгач, күңелдә авыр хис, үкенеч кала. Күпме мәгълүматны,
хакыйкатьне халкына җиткерергә өлгерми, олы хыялларын тормышка ашыра алмый дөньядан
китеп бара талантлы әдип һәм публицист. «Илебездәге (дөньяныкы турында сөйләп тә
тормыйм) язма хәзинә, шул исәптән татарлар турында рухи байлык шулкадәр күп икән ки,
аларны карап чыгу өчен генә дә, бер кеше гомере димим, мең кеше гомере дә җитмәс», — дип
язган иде Җ.Рәхимов. Аның эш бүлмсендәге калын-калын папкаларда киләчәктә мәкалә, эссе,
очерк, китап булып дөньяга чыгасы, халкыбызның рухи хәзинәсен баетасы күпме документлар,
мәгълүматлар калды. Энциклопедик белемле шәхес иде ул.
«Җәмит Рәхимов — милләтпәрвәр әдипләребезнең иң күренеклеләреннән. Ул халкының
бөеклегенә инанган зат. Тарих фәне гаделлекне ярата. Җ.Рәхимовның әдәби әсәрләрендә язучы
фантазиясе түгел, тарихи дөреслек ята. Ул тарихи документларга таянып эш итә», — дип язган
иде академик Индус Таһиров якташы турында. «Эскерттәге энә» эссесы бу сүзләрнең
хаклыгына ныклы дәлил булып тора.
«Бал корты», «Эскерттәге энә» эсселарында Җ.Рәхимов тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе белән
уртаклаша, иҗади шәхеснең тормышта тоткан урыны, яшәү максаты, уныш-табышларның
нигезе, осталыкка ирешү мәсьәләләре турында уйлана. Эсселарда әдип һәм публицистның
дөньяга карашы, яшәеш турында уй-фикерләре, милли хисләре ачык гәүдәләнә. Автор
мәгърифәтле, югары әхлаклы, милли җанлы, гуманлы, Батыршага тиң фидакарь көрәшче шәхес
булып ачыла.
«Бал корты», «Эскерттәге энә» эсселары — татар әдәбиятына, журналистикасына жанр һәм
тема яңалыгы белән кереп калырга лаеклы әсәрләр. Алар Җ.Рәхимовның тормыш һәм иҗат
юлына, әдәби һәм журналистлык эшчәнлегенә йомгак булып тора.