Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАР КАДЕР БӘКЕРДӘ

Лениногорск, Шөгер яклары турында сөйләгәндә, «Бэкер» шифаханәсе турында әйтми
калу мөмкин түгел. «Бәкер» үзе бер дәүләт, үзе бер Швейцария кебек ул. Татарстанның гына
түгел, Россиянең шифаханә-курорт системасында лидерларның берсе.
1933 елда төзелгән әлеге дәвалау- профилактика учреждениесенең чишмә башында бер
шәхес тора. Ул — земство табибы М.И.Игнатьев. Максим Игнатьевич берничә ел дәвамында
кешеләрнең Бәкер авылы янындагы сазлыкка җыелуын күзәтеп йөри. Күрше-тирә авыллардан
да крестьяннар килә. Алар сазлыкка кереп утыралар да тәннәренә пычрак сылыйлар. Табиб
аларның ләмне өйләренә алып кайтканнарын да күрә. Шуның белән мунча керәләр икән. Бер-
көнне табиб үзе дә шушы сазлыкка килә һәм сероводород исен тоя. Ул әлеге юеш балчыкның
кешегә дәвалану өчен табигать тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләк булуын аңлап ала. Бу
хакта республика Сәламәтлек саклау комиссариатына, СССР Сәламәтлек саклау наркомына
хәбәр итә. Бәкергә профессорлар Алексеев, Пономарёв, Блюмштейн һәм тау инженеры
Соболевтан торган махсус комиссия килә. Комиссия сазлыкны җентекләп тикшерә, ләмнең һәм
сероводородлы суның чыннан да югары нәтиҗә бирерлек дәвалау үзлегенә ия булуын таный.
Ләмнең күләме дә ачыклана — 100 мең тоннадан артык. Комиссиянең соңгы карары: монда
«Грязебальнеология» курорты ачарга! «Бәкер» шифаханәсенең тарихи елъязмасы әнә шуннан
башлана. Баш табиб урынына Максим Игнатьев үзе тәгаенләнә.
Хәлбуки, кешеләрне савыктыруга хезмәт итәчәк бу урынның башта үзен тазартырга кирәк
була. Эш гади генә проектны гамәлгә ашырудан башлана. Шифаханә территориясенә агачлар,
куаклар утырталар. Кечкенә генә электр станциясе сафка бастырыла. Багана башларындагы
беренче лампочкалар кичләрен табигатьнең әлеге кадерле җирен нурга күмә. Шул җәйне
беренче корпуслар, җыйнак кына дәвалау үзәге төзелә. Монда елның җылы вакытында — 15
майдан 15 сентябрьгә кадәр 50 кеше дәвалана ала.
1941 елның башында курорт киңәя, яңа дәвалау үзәге, корпуслар, котельный файдалануга
тапшырыла. Иң мөһиме — шифаханәнең генераль планы эшләнә. Тик аны гамәлгә ашыру
насыйп булмый — Бөек Ватан сугышы башлана. Курорт госпитальгә әверелә. Үз статусы аңа
1948 елда гына кайтарыла. Шифаханә 1951 елда — 100, 1959 елда — 150, 1967 елда 230 кешене
кабул итә башлый. Үткән гасырның 70нче елларында яңа дәвалау үзәге, чистарту корылмалары
төзелә.
1991 елда монда җирне ике урында бораулап, сульфат, натрий, магний, кальцийга бай
дәвалану өчен «Мацеста» суына ия булалар. 2003 елда тагын бер чыганак тибеп чыга. «Бакыр»
изге чишмәсеннән чыккан бу су «Бакировская» дип атала һәм соста-
176
вында бакырның күп булуы белән аерылып тора. Аның белән Украинадагы Труско- вец һәм
Ундар сулары гына тиңләшә ала. 2003 елның июнендә мондагы торфның да (сары-зәңгәрсу
балчык) дәвалау максатында файдалану мөмкинлеге ачыклана. Аны косметологлар да бик
теләп куллана.
Игнатьевтан соң баш табиблар булып Җиһаншин, Комендатский, Бельтер, Кутуевалар
(язучы Гадел Кутуйның хатыны) эшли, сугыш чорында һәм сугыштан соң курортны үстерүгә
үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Ф.Кельматова, К.Свечников, Ф.Янгуразова, Ф.Камалетдинова,
Ф.Әюпов, В.Одушкин, Т.Федотова, Н.Андрияшин, Ф.Әхмәтҗанов, Р.Абашев,
Н.Хәйретдиновлар һ. б. җитәкчелек иткәндә дә курорт уңай үзгәрешләр кичерә.
Шифаханәнең тамырдан үзгәрешләр кичергән еллары, чәчәк ату чоры яңалыкны тиз тотып
ала, киләчәккә карап эшли белә торган зирәк, талантлы, энергиясе ташып торган җитәкче Фаяз
Ибраһимов исеме белән бәйле. Ул 20 ел баш табиб булган дәвердә биредә ниләр генә
эшләнмәде: «Аккош», 150 урынлы рестораны булган «Карлыгач» корпуслары, административ
бина, хезмәткәрләр өчен күп фатирлы йорт, ике кунакханә, шифалы су заводы, «Аккош»
кафесы, бассейн төзелде, «Сандугач» корпусына, мәдәни-күңел ачу үзәгенә реконструкция
ясалды. Дәваланучылар киенеп-чишенеп тормасын өчен, корпуслар ашханә, ресторан, дәвалау
комплексы бер-берсенә җылы коридор белән тоташтырылды, «Сихәт» чишмәсенә, «Мәхәббәт
тавы»на тимердән һәм тимер-бетоннан баскычлар ясалды, мини зоопарк, таудан чаңгы шуу
комплексы, бильярд залы, музей ачылды, шифаханә территориясе, шул исәптән буаның ярлары
тазартылды, анда 10 мең төптән артык агач утыртылды, үзәк аллеяга «брусчатка» түшәлде.
Дәвалану өчен менә дигән «Мацеста», «Нафтуся» дигән сулар табылды.
Иң мөһиме — дәваланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты яхшырды. Монда заманча
җиһазлар, яңа технологияләр белән Европа дәрәҗәсендә эшли башладылар. Курортка
медицина хезмәте күрсәтүнең 30 төренә лицензия бирелде. Су-ләм белән дәвалау комплексы,
функциональ диагностика, физиотерапия, матурлык салоны һ.б. — болар барысы да
дәваланучылар өчен. Иәр елны «Бәкер»дә 15 меңләп кеше сәламәтлеген ныгыта. Аларга 450ләп
кеше хезмәт күрсәтә. Биредә сөяк, буыннарны, нерв, гинекология, тире авыруларын
дәвалыйлар.
«Бәкер» шифаханәсенең даны бөтен Россиягә билгеле. Аны чит илләрдә дә беләләр. Бу
курортка бирелгән бүләкләрне дә санап бетерерлек түгел. Төрле елларда үткәрелгән
«Здравница» Бөтенроссия форумында алган егермеләп алтын медале бар аның. 2003 елда
ЮНЕСКО һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хатларына лаек булды.
Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, Татарстан
Республикасының атказанган табибы Фаяз Ибраһим улы һәр эшкә изге ният белән алынды,
башкаларны да канатландыра белде. Үзенең яраткан шифаханәсе өчен ул әле тагын бик күп
эшләр эшләячәк иде. Ни кызганыч, мәрхәмәтсез үлем аны вакытсыз арабыздан алып китте.
Хәзер «Бәкер» шифаханәсе коллективы белән аның улы Марат Ибраһимов җитәкчелек итә.