Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН (дәвамы)

НУР БАЯН
(БАЯНОВ НУР ГАЛИМ УЛЫ)
(1905-1945)
Нур Баянның тормышына, иҗатына яңалык өстәгән һәрбер факт, һәрбер документ
безнең өчен кадерле. Татарстан Республикасының Милли архивында мин Нур Баянның
үз кулы белән язылган анкетасын эзләп таптым. Менә ул анкета (ТР МА. Р-7083 ф. 3 тасв.
14 эш. Төп нөсхә).
1905 елның 15 маенда Татарстанның хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында
крестьян гаиләсендә туа. 1923 елда Казанга килә һәм 1923-1926 елларда Татар- башкорт
хәрби мәктәбендә курсант, 1926-1928 елларда типографиядә корректор, 1928-1929
елларда «Кызылармеец» газетасы редакциясендә, 1929-1931 елларда «Кызыл яшьләр»
журналының сәркәтибе, аннан соң «Трактор» газетасының /Чаллы районы/ мөхәррире
итеп билгеләнә /1931-1932/. 1930 елдан ВКП/б/ члены.
1932 елда Н.Баян яңадан Казанга кайта һәм 1933-1934 елларда Татарстан Язучылар
берлегенең оештыру комитетында инструктор, Татгосиздатта мөхәррир булып хезмәт
итә. 1934-1936 елларда Марксизм-ленинизм институтында студент. 1938 елда Нур Баян
тулысынча язучылык эшенә күчә.
1939 елны Нур Баян Татарстан партия оешмасының өлкә конференциясендә «Ант»
шигыре белән чыгыш ясый. Шагыйрь үзенең Советлар Союзы партиясе члены булуы
белән горурлануын һәм, кирәк икән, Ватаны, халкы өчен гомерен дә бирергә әзер торуын
белдерә.
Мин члены бөек партиянең
һәм күтәреп шушы исемне,
Залга килдем бер җырчысы булып,
Сөйләр өчен йөрәк хисемне.
****************
Мин ант итәм сиңа: пычратмаска,
Тапламаска синең исемеңне*
һәм бирергә соңгы сулышкача
Халкым өчен йөрәк хисемне!
Совет хөкүмәте аны 1940 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкли.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Нур Баян Казанның Свердлов район хәрби
комиссариатыннан армиягә алына һәм фронтка китә.
140
1941 елның ноябрендә «Коралга, халкым, коралга!» дигән шигырендә ул болай дип
яза:
Ерткыч Гитлер безне кол итмәс,
Безнең җирдә муйнын сындырыр,
Без беләбез, җиңү бездә булыр,
Күкрәп халкым алга ургылыр*
Нур Баян Калинин һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында 78нче укчы дивизиянең «За
Родину» исемле газетасында мөхәррир урынбасары булып хезмәт итә. Әлеге җаваплы эш
белән бергә иҗатын да дәвам иттерә. Бу елларда язган хатлары һәм патриотик
шигырьләре алгы сызыктагы дәһшәтле сугыш картиналарын күрсәтә, туган илгә,
партиягә һәм халыкка булган кайнар мәхәббәтне, фашист илбасарларына булган үч һәм
нәфрәтне көчле итеп чагылдыра.
1943 елның маенда Донецта язылган шигырендә ул болай ди:
Тик бер генә фашист үтерсәм дә,
Файда булыр төсле илемә,
һәм китәм мин алга, мылтык тотып,
Гранатамны тагып билемә.
Күп еллар үтүгә карамастан, танылган шагыйрь язмышы турында мин, бөртекләп
яңа мәгълүматлар җыеп, шундый нәтиҗәгә килдем:
1. Майор Нур Баян 1944 елның октябрь ае уртасында яралана (22.11.44тә язылган
хаты).
2. «Ике айлап госпитальдә ятып чыкканнан соң, хәзер резервта ятам. Тагын кая
җибәрерләр — билгесез», — дип яза шагыйрь Мирсәй Әмиргә (30.1.45).
3. Резервтан шагыйрь яңадан үз дивизиясенә әйләнеп кайта, чөнки Нур Баянның
тормыш иптәше гаризада иренең соңгы адресын 39 337 «Ч» кыр почтасы дип күрсәтә (бу
78нче дивизиянең хәрби адресы). Бу мәгълүматны мин Казандагы Бөек Ватан сугышы
музей-мемориалның директоры Черепанов Михаил Валерьевич ярдәме нәтиҗәсендә
ачыкладым.
27нче Армиянең 33нче гвардия укчы корпусы 78нче укчы дивизия, Австриягә кергәч,
Өченче Украина фронты карамагына күчерелә. 1945 елның апрелендә Альп таулары
итәгендә каты сугышлар бара. Немецларның «Империя» һәм «Вигинг» дип аталган СС
дивизияләре, венгрларның укчы бригадасы Совет Армиясе сугышчыларының һөҗүмен
соңгы көчләре белән туктатырга исәплиләр. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн
кала, 1945 елның 23 апрелендә Австрияне азат итү өчен барган шушы канлы сугышта
татар халкының танылган шагыйре, Совет Армиясе майоры Нур Баян Фюрстенфельд
шәһәре янында батырларча һәлак була. Шул каты көрәштә 78нче дивизиянең
командиры генерал-майор Николай Матвеевич Михайлов каты яралана, аны сугыш
кырыннан тик шул көннең кичендә генә күтәреп алып чыгарга мөмкинлек туа.
Шагыйрьнең «Үч һәм нәфрәт» шигырендә мондый юллар бар:
Ант иттем мин үчне кайтарырга,
Автоматым кысып кулыма.
Патриот шагыйрь биргән антына тугрылыклы хәлдә, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм
азатлыгы өчен көрәшкән, ул сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл
Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Нур Баянның шигырьләре — халык күңелендә. Туган ягына ул җыр һәм һәйкәл
булып, батырлык символы булып кайтты. Аның мәрмәрдән эшләнгән һәйкәле
Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында тора.
Төхфәт Имаметдиновка
Төхфәт!
Мин бер ай буена Москвада политакадемиядә яттым. Күп кенә яхшы лекцияләр
тыңларга туры килде. Хәзер инде дивизия газетасының редакторы итеп билгеләндем. 3
мартта Ташкентка чытып китәм. Сәфәр Южный фронтка булыр, ахры. Кәефем ярыйсы.
Бары тик синнән шуны тына сорыйм: минем семьяны кайвакыт хәтердә тоткалый тор.
ӘЛФИЯ ШАМОВА
141
Аларның кәефләре яхшыдан түгел булса кирәк.
Ике Әхмәт тә вакытлыча Казанга кайттылар, уйлыйм: озакламый кире
142
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
чакырырлар. Чөнки газета работниклары күп кирәк. Андый кешеләр — газета өчен
кадерле кадрлар. Ә запас һәрвакытта кирәк булып тора...
Кашшаф Гази, Ибраһим Гази, Кутуй, Шамов, Исхак дусларга сәлам.
Башка сүзем юк. Хат язгалагыз.
Сәлам белән, Нур.
2 март, 1942 ел
«Казан утлары». 1970. №5. 143 бит.
Татарстан Язучылар союзы идарәсенә
Имай, Кутуй һәм К.Газый дуслар! Мин сезгә күптән хат язарга йөрсәм дә, вакыт
юклыктан, моңа кадәр яза алмадым. Гафу итегез. Үземнең сәламәтлегем бик яхшы. Армия
тормышы минем өчен институт төсен алып бара. Дуслар һәм иптәшләр белән тирә-
ягым тулы. Алар мине яраталар, ә мин аларны яратам. Дивизия командиры һәм
комиссарыннан алып барлык кызылармеецларга кадәр ихтирам белән карыйлар.
Командованиедән частьны яхшы оештыру өчен приказ аша рәхмәт алдым. Үзем
редактор булып эшлим. Секретарем — Язучылар союзы члены Мих. Яновский. Әдәби
инструкторым — Лозневой дигән политрук. Һәрвакыт ярдәмгә килә торган һәм газетага
шигырьләр белән катнашучы Беккер бар. (Ул клуб нач. булып эшли).
Бу китүдә юлым озын булды. Ташкент, Сәмәрканд шәһәрләрендә булып, Кострома аша
үттем. Бу сәяхәт минем өчен зур тормыш байлыгы булып тора. Озакламый күптән теләп
йөргән урынга китәбез1. Ә анда барып, күкрәк белән дошманга каршы сугышу — нинди
шатлык! Гаять яхшы частька эләгү, командирларның бик яхшы булулары (күбесе
сугышта булган кешеләр, часть, яхшы сугышканлыгы өчен гвардия частена әйләнгән)
мине шатландыра. Үзем турында шулар.
Тик мине аталык хисе бераз гына борчый. Клаваның2 язуына караганда, минем
семьяма Язучылар союзының работниклары бик начар карыйлар. Хәтта Клава белән
сөйләшәселәре дә килми. Ярдәм күрсәтмиләр. Мин аны акламыйм. Мин барда бөтенесе дә
дус иде, ә китү белән мине оныттыгызмы, аңламыйм: китап миңа кадәр чыкмаган. Әгәр
Иб. Газый һәм М.Әмирләрне алмаганда, семьямның тормышы белән бер кеше дә
кызыксынмый. Мин үземне язучылыктан аерылган итеп хис итмим. Минем эшем хәзер дә
язучылык. Шигырь һәм очеркларым газета саен чыгалар. Шул язучы буларак та мин
командованием каршында ихтирам белән файдаланам. Уйлыйм: минем баламны һәм
семьямны онытмассыз.
Кемнәргә сәлам әйтергә белмим. Бары тик Ибр. Газый һәм М.Әмирләрнең генә армиягә
киткәнлекләрен беләм3. Хат языгыз.
Кайнар сәлам белән,
Нур.
Адресым: Полевая почта №1829. Политотдел.
31 май, 1942 ел
ТР МА. Р-7083 ф. 1 тасв. 144 эш. 70, 70 әйл. бит. Төп нөсхә.
Гази Кашшафка
Кашшаф дус!
Мин сиңа дусларча хат язсам да, ни өчендер җавап юк. Бәлки вакыт тардыр, гафу ит.
Ихтимал, мине онытып ташлавың да. Ә мин дусларны онытмыйм.
Ибрайга хат яздым — җавабы юк. Союзга яздым — ләм-мим. Гаҗәп! Мине андагы
бөтен яңалык кызыксындыра. Яңа Правлениене беләм. Эш ничектер, билгесез. Союзның
барлык фронтовикларга язган хатын алдым. Байтак исемнәр саналган, ә мин читтә
калганмын. Ватан сугышы чорында минем дә байтак хезмәтем бар. («К. Т.» газетасын
кара). Өстәвенә шигырьләрем тәрҗемә ителеп, фронт газеталарында басылып тора.
Әлбәттә, мин шапырынырга яратмыйм, аның кирәге юк. Ә фронтта мине командир итеп
һәм шагыйрь итеп таныйлар. Нишлисең, оныталар икән, башны ташка орып булмый.
Жиник, кайткач сөйләшербез. Үзем әлегә алга бара торган фронт участокларының
берсендә. Сугышабыз, дошман җиңелә. Бу сугышта катнашуым белән мин бәхетле.
Хат яз. Кемнәр кайда? Кави4 нишләп йөри. Барлык иптәшләргә сәлам диген. Эш белән
күмелгән Динмөхәммәтов хат язды, ә син һәм башка иптәшләр вакыт тапмыйлар.
Хуш хәзергә. Фронт сәламе белән, Нур.
143
Адрес: 1829 полевая почта, часть 055.
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 96 эш. 18 бит. Төп нөсхә.
Хат датасыз булса да, кыр почтасы номеры буенча, аның 1942 елда язылганлыгын
билгели алабыз.
Гази!
Син язган хатны алдым. Рәхмәт. Тик дус Мөхәммәтовның үлеме генә бик борчыды. Мин
бары тик фронтта түгел, тылда үлүе өчен генә кайгырам. «Үлде» дигән сүз хәзер мине
гаҗәпләндерми, мин үлемне көн саен, сәгать саен үз күзем белән күрәм. Үземнең
иптәшләремне үз кулым белән күмәм. Сугыш, нишлисең. Дәһшәтле сугыш. Сугышны тылда
чакта гына сөйләве кызык. Ә үзең йөри башлагач, алай түгел. Ә сугышырга, илне, Ватанны
коткарырга кирәк.
Әх, алар безнең илгә нихәтле авырлык, ничаклы үлем алып килделәр. Без алга барабыз.
Кайчандыр шаулап торган яшел бакчалы авыл. Чынында бары тик авылның исеме генә
калган. Анда йорт та, шаулап торган бакча да күренми. Бары тик туп астында исән
калган мәче балалары гына хуҗаларын югалтып, иңрәп ач йөриләр. Берәм-сәрәм генә
калган колхозчылар каршы алалар. Алар ач, ялангач. Йөзләре көзге яфрак сыман сары!
Аякларын көч-хәл белән генә атлыйлар. Әйе, сугыш.
Ә немец бандалары аларның барлык нәрсәләрен тартып алганнар. Нәр немецны
үтерергә кирәк, рәхимсез үтерергә. Юкса алар безне үтерерләр. Лозунг: «Убей немца, иначе
он убьёт тебя».
Ә шулай да, Гази, яшисе, күкрәп яшисе килә. Үзең шуннан аңла.
Хәзергә сау-сәламәт. Г.Ибрайга хат язган идем, ни өчендер җавап юк. Бер шигырь дә
җибәргән булган идем. Бәлки урнаштырыр. Ә китапка бер ел, һаман чыкмый. Хәл шулай
бит, әгәр кайта алсам, бәлки чыгар. Мине көтәдер.
Хәзергә барлык дусларга сәлам диген. Әгәр Динмөхәммәтовны күрсәң, әйт: безнең янда
начпоарм.5 Шилов булды. Ул ничектер мине белә. Динмөхәммәтовны яхшы белә. Сәлам
әйтергә, хат язарга кушты. Аерым хат язарга вакыт юк. Бәлки фронтовикларга посылка
да җибәргән булыр иде. Ул 30 нчы армиядә, туп астында булган. Онытмаган булса,
хәтерлидер.
Бер дивизиядә Хәкимуллинны күрдем. Ул — артдивизионда комиссар. Озак сөйләшеп
утырдык. Нинди якын да соң танышлар...
Хәзергә. Сәлам белән, Нур.
Адрес иске.
18 сентябрь, 1942 ел
ЯММҮ. 100 ф. 3 тасв. 96 эш. 2, 2 әйл. бит. Төп нөсхә.
Искәрмәләр
1 фронтка.
2 Клава Кузьминична Баянова — Нур Баянның тормыш иптәше.
3 1942 елның мартында И.Гази һәм М.Әмир Сталинградта оештырылган командирлар хәзерли торган
курсларга укырга җибәрелә, ләкин аларны комиссия Казанга кайтара.
4 Кави Нәҗми (1901-1957), язучы.
5 начпоарм. — начальник по армии.


Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.