ОСТАЗ КҮРСӘТКӘН ЮЛДАН...

Без аны олылап, үзенә Гали абый дип эндәшә, ә ул югында аның турында Халит абый
дип сөйләшә идек. Ә инде китапларга куелган исеме — Гали Халит дигәне
һәркайсыбызда аңа карата чиксез хөрмәт һәм бераз курку катыш ихтирам уята иде.
Гомумән, без аны әдәбиятыбызның әйдаманы, әдәбият фәненең символы итеп санап
йөрдек.
Бу «без» дигәнем — узган гасырның алтмышынчы елларында зур әдәбият
дөньясына керергә талпынган бер төркем татар яшьләре рәвешендә аңлашылсын иде.
Мин үзем университет тәмамлап, алты ел дәвамында авыл мәктәпләрендә укытучы
булып эшләгәннән соң, Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институтына,
аспирантурага кердем. Мине әдәбият секторының өлкән фәнни хезмәткәре Гали
Халиткә беркеттеләр. Шундый дәрәҗәле гыйльми җитәкче карамагында өйрәнү һәм
эшләү перспективасын аңлап алгач, күңелемне зур өметләр һәм җаваплылык тойгысы
биләде. Ул безнең ише яшьләрнең буе җитмәслек белемле, авторитетлы, бөек зат булып
тоелды.
Һәм менә бик җитди, кыяфәткә кырысрак, усал күренгән кеше каршында торам,
137
күзгә-күз карашып сөйләшәбез. Ә ул бик тә игътибарлы, итагатьле булып чыкты:
ашыкмый гына хәлләремне, килеп чыгышымны, ниләр белән кызыксынуымны
сораштырды. Озак та үтмәде, үзара килештереп, булачак диссертациямнең темасын,
аның төп юнәлешен дә ачыклый алдык.
«Фатих Хөсни һәм аның прозадагы осталыгы» исемле диссертацияне мин бик яратып
һәм үз-үземә ышанып эшләдем, — чөнки һәрдаим җитәкчемнең киңәшләрен ишетеп, юл
күрсәтүен тоеп тордым. Нәтиҗәдә, әдип турында китабым, татар һәм рус телләрендә
күпсанлы мәкаләләрем басылып чыкты, диссертациям дә уңышлы якланды. Шулай итеп,
әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәсенә кулымнан тотып диярлек алып керүчем Гали
абый Халитов булды. Аннан соң да бик күп еллар үтеп, азмы-күпме әдәбият белгече
буларак танылганмын икән, монысы өчен дә мин иң беренче нәүбәттә Гали абыема
бурычлы.
Сәнгать һәм әдәбият күренешләрен аңлар һәм аңлатыр өчен әсәрләр уку гына җитми
— аларның казанында кайнарга, мөхтәрәм затлар — әдип-язучылар, галимнәр белән гел
очрашып, аралашып торырга кирәк. Фатих ага Хөсни белән тәүге очрашуны да Гали
Халит оештырды. Фатих абый баштарак миңа шикләнебрәк карагандай тоелды: янәсе,
«ай-һай, бу малай минем иҗатта колач җәеп йөзә алыр микән?» — тик тора-бара мондый
шикле мөнәсәбәт юкка чыкты, башка төрле, илтифатлы мөнәсәбәткә алышынды —
язганнарымны олы әдип җылы кабул итте, хуплады, рәхмәтләрен дә белдерде.
Бәхетемә, аспирантураны тәмамлап, институтта эшкә урнашкач та, шактый еллар
дәвамында миңа Гали абый белән бер бүлмәдә утырып эшләү насыйп булды. Бу кечкенә
генә, ике-өч кеше генә утырып эшләрлек бүлмәбезгә шул заманның байтак кына
танылган мәшһүрләре, әдәбият затлары кергәләп йөри, күренешләргә үз карашларын
белдереп, яңалыклар сөйләп, кыйммәтле киңәшләрен биргәләп чыгалар иде. Шул чор
әдәбиятының флагманы Мөхәммәт ага Гайнуллин, проза белгече, үтә дә ягымлы, тәмле
телле Хәсән ага Хәйри, төртмәлерәк итеп сөйләшергә яратучы, ироник карашлы Хатип
ага Госман, студентлар кумиры, мөлаем Якуб ага Агишев, кыю фикерле галим-педагог
Ибраһим Нуруллин, һәрчак шат күңелле, фольклорчы Хәмит ага Ярми кебек мөхтәрәм
затларны күреп сөйләшүләр күңелдә җуелмаслык булып истә калган. Бервакыт бүлмәдә
үзем генә эшләп утырган чакта тәбәнәгрәк, карсаграк буйлы бер кеше килеп керде. Үзе
белән таныштырып та тормыйча, сораштыра башлады. Мин аңа әдәбият тарихы
томнарын әзерләвебез турында әйттем. Ул миңа озак кына текәлеп карап торды, башын
чайкап алды һәм: «Их, егетләр, сез бернәрсә дә белмисез шул...» — дип сүзсез генә басып
торды да чыгып китте. Соңрак, бу сәеррәк кешенең кемлеген Гали абый үзе ачыклады:
ул егерменче елларның актив функционеры, репрессия елларында нык кыйналган,
ләкин сынмаган Мәхмүт Бөдәйли булып чыкты. Бәхетебезгә, безнең буынга культ һәм
сугыш еллары афәтләрен дә бар тулылыгында татырга туры килмәде, бәлки шуңа
күрәдер, шул еллар сөремен кичергән өлкән буынның, без яшьләрнең тәҗрибә ягы
чамалы икәнлеген белеп, сәләт, мөмкинлек һәм көчләребезгә бигүк ышанып җитмәве,
әлбәттә, табигый иде. Алты томлы татар әдәбияты тарихы проектын эшли башлагач,
Хатип ага Госман әйткән сүзләр дә истә калган — нәтиҗәсе, әлбәттә, тискәре булачагын
исәпләп әйтте ул аны: «Сверигин, Сез, ул алты томны чыннан да башкарып чыгарбыз дип
уйлыйсызмы әллә?» — дип ярып салды. Мин дә алдын- артын уйлап тормастан, өлкән
кешегә үз тонында җавап биргәнмен: «И-и-и, Хатип абый, юкка борчылып йөрисез,
әдәбиятларны өйрәнербез, укырбыз да язып чыгарбыз әле», — дигәнмен икән. Бу
сөйләшүне мин оныткан да булыр идем, тик аны миңа тиз искә төшерделәр — Хатип
Госман, җитәкчелеккә кереп, «Зур эшкә ник алай җиңел карыйсыз, — әнә Сверигиныгыз
«укырбыз да, язарбыз», — дип утыра дип, шелтәләп, зарланып та чыккан.
1965 елда Мәскәүдә «Фән» нәшриятында «История татарской литературы»,
озакламый татар әдәбияты тарихы да яктыртылган алты томлы «История литературы
СССР», алтмышынчы-җитмешенче елларда алты томлы «Татар әдәбияты» тарихы
китаплары басылып чыкты. Боларны ИЯЛИ галимнәренең, иҗат коллективының
уңышлары дип бәяләп була. Әнә шулай, олы галимнәрдән килгән иҗади чылбыр
өзелмәде — ул даими дәвам итә. Әлбәттә, казанышларга ирешү тормышны нык өйрәнү,
сәнгать-әдәбият өлкәсендәге иҗади эзләнүләр һәм классик әдәбият традицияләренә
таянганда гына мөмкин икәнлеген яшьләр дә аңларга тиеш иде. Әлеге китапларга
үземнең дә өлешем керүен күреп горурландым: язганнарым — әдәбият хроникасы
материаллары, Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев турындагы мәкаләләрем
138
уңай бәя алды.
Гали Халит янында миннән олырак, тик барыбер яшьләр дип саналучы бер төркем
галимнәр кайнашып, эшләп йөрде. Талантлы Рөстәм Башкуров, энциклопедик белемле,
Мәскәүдәге хөр холыклы, «алтын яшьләр» тормышыннан хәбәрдар Вячеслав
Воздвиженский, җанлы әңгәмәдәш, балаларча саф күңелле Нур Гыйззәтуллин һәм
чордашларымнан Зөфәр Рәмиев, Флүн Мусин — остазымның шәкертләре,
фикердәшләре — барысы бергә Гали Халит мәктәбен тәшкил иттеләр һәм мин дә аларга
кушылып, шул мәктәп традицияләренең дәвамчысы булырга тиеш идем.
Бу — әдәбиятның реалистик традицияләренә нигезләнгән, аның совет чоры
казанышларын, заман рухын объектив чагылдыручы, чорның идеологик таләпләре
белән нык бәйләнгән юнәлеш иде. Мәгълүм ки, минем ул чактагы төп тикшерү объектым
булган Фатих Хөснинең уйнак, йөгерек, тормышның җитди мәсьәләләреннән читтәрәк
торгандай җиңел стиле социалистик реализмның каты кысаларына сыешып бетә
алмады. Димәк, алтмышынчы-җитмешенче елларда мондый стильне аңлату,
анализлауның да башкачарак ысулларын табарга кирәк иде. Фатих Хөсни әсәрләрендәге
күңел нечкәлеге, лирик, җанлы сурәтләр муллыгы, геройларның күңел төпкелләренә
төшеп яктырту — болар үз күңелемә дә аваздаш нәрсәләр икәнлегенә төшенгәч,
язучының әдәби осталыгына кагылышлы стиль төсмерләрен аңлату артык кыен
булмады сыман. Ә Гали абый исә минем анализдагы субъектив күзәтүләр һәм
ачышларыма каршы төшмәде, күбесен хуплады, бәхәсле җирләрдә дә үзен өстен
куймады — гел миңа ярдәм итәргә тырышты. Нәтиҗәдә, аның рекомендациясе белән,
Татарстан китап нәшриятында 1968 елда «Фатих Хөсни» дигән беренче китабым дөнья
күрде.
Гали Халит әдәбият гыйлемендә кырыс реализмның һәм революцион
романтизмның социологик хасиятен алгы планга куеп тикшерүче теоретик буларак
танылды. Кайберәүләргә бу караш эстетик кануннарны читкәрәк кую яисә хәтта санлап
җиткермәү булып та тоелгандыр. Ьәм, әлбәттә, моның шаукымы, мондый
«социологизмының йогынтысы миңа да нык кына тәэсир итми калмады. Фатих абый
Хөсни — әдәбиятның чын эстеты — аның үтә катлаулы нечкәлекләрен тоеп яза белүче
миңа бу турыда әйткәләде дә. Менә бер әңгәмә вакытында, мин әйткәннәр белән
килешмичә, үзенә хас балаларча ихласлык белән кул селтәгәне хәтеремдә калган: «Әй,
мин синең белән ник сөйләшеп торам соң?! — Син бит — Гали Халит шәкерте!» — дигән
иде.
Ничек кенә булмасын, Гали абый язганнар бүген дә әдәбият тарихы һәм әдәбият
белеменең кыйммәтле хәзинәсеннән санала. Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов,
Мәҗит Гафури, Нади Такташ, аерым чорларда әдәбият үсеше турындагы хезмәтләре
бүген дә киң кулланылышта — мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында файдаланыла.
Г.Халит — теоретик кына түгел, югары хәзерлекле педагог та иде. Мәгълүм ки,
тәрбияченең иң үтемле ысулларының берсе — башкаларны үз мисалыңда, үз тәртибең,
үз рәвешең аша тәрбияләү. Шушы яктан да ул безгә чын үрнәк иде. Пунктуаль төгәллек,
сүзеңдә тору, әйткәнеңне вакытында җиренә җиткерү — болар барысы да аның канына
сеңгән диярсең. Иртән нәкъ 9га эшкә килеп җитә, пиджагын салып, пөхтәләп элеп куя,
җиңнәре ямаулы кара халатын иңенә сала һәм өстәле артына утырып, эшенә керешә —
китапларына, язу-сызуына тотына. Бу вакытта аңа сүз кушарга да, артында тыз-быз
килеп, кереп-чыгып йөрергә дә ярамый, эшлисең килсә дә, килмәсә дә, аның үрнәгендә
син дә утырып эшләргә тиеш һәм мәҗбүр буласың — башкача ярамый. Төшке ашка
барып килүне искә алмаганда, мондый каторгадагыча режим сәгать өчләргә яки
дүртләргәчә сузыла һәм мэтрыбызның яисә гуруның безгә таба ниһаять борылып,
беренче анекдот сөйләве белән тәмамлана торган иде.
Рөстәм Башкуров, Нур Гыйззәтуллин, Слава Воздвиженский кебек ирек сөюче,
хәрәкәтчән натуралар мондый «режим»нан җиңел котылалар — алар эш көнен күбрәк
коридорда уздыралар яисә китапханәгә киткән булып, шәһәргә чыгып таю ягын
карыйлар иде. Нәм минем өчен аеруча гаҗәп тоелганы — алар да фән өлкәсендә
башкарасын башкаралар, язасын язалар иде. Күрәсең, ничек тә ярагандыр — алар минем
шикелле үк остазга беркетелмәгәннәр: миңа ярамый — мин беркетелгән аспирант, һәм,
дөресен әйтергә кирәк, диссертациямне бик ашыгып якламадым да — әле МНС (кече
фәнни хезмәткәр) сыйфатында да байтак вакыт Остазым карамагында, аның кулы
астында булдым. Аның каравы, нәкъ шул чорда күп нәрсәләргә өйрәндем.
139
Иң беренчесе — җитәкчем мине фәнни эшнең тәртибенә, вакытның кадерен белергә
өйрәтте, шунда гына рациональ, логик фикерләүнең нәрсә икәнлеген аңладым. Г.Халит
ачык логик төгәл фикер тарафдары иде — буш сүз, демагогияне бер дә яратмады.
Икенчедән, ул бик туры сүзле кеше иде — уйлаганын, фикерен, кемнең кем булуына
карамастан, күзенә карап әйтә иде. Кеше булып калыйм дигән кеше өчен бу сыйфатның
үтә зарурлыгын тора-бара аңлыйсың икән. Әмма дошманнарың кимер дип уйлама,
киресенчә, алар арта гына барачак. Г.Халитнең ачы телен татыган, үткен тәнкыйтен
оныта алмыйча, гомере буе ачу саклап йөрүче затлар бүген дә берән-сәрән күренгәли
әле.
Өченчедән, Г.Халиттән мин әдәбият-сәнгатьтә нәрсәнең әһәмиятле, кирәкле, ә
нәрсәләрнең чүп-чар икәнлеген танырга өйрәндем дип беләм. Ә моны аңламаганнарның
әдәби тәнкыйтьтә сүз алып сөйләнергә бөтенләй хаклары юк.
Ә, гомумән, Гали абый үзенең теләктәшләренә, дусларына, коллегаларына бик
игътибарлы, кайгыртучан кеше иде. Хәтта шәхси тормышымда да ул миңа бердәнбер
дөрес юлны табышырга, сайларга булышты. Гомер юлымда шундый затка тап булуым
белән үземне бик бәхетле дип саныйм.

Реклама