Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШИ УЛ КӨН, ЯШИ ҺӘМ ЯШӘР...

Разил ВӘЛИЕВ
Егерме миллион

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,

Сугыш ул — аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —

Егерме миллион, егерме миллион.
Тол килеш картайды, агарды чәчләре,
Ишләрен тапмады күп куен.
Куенга алыр да терелтер идем мин...
Егерме миллион, егерме миллион.
Яз килгәч шыталар кан төсле чәчәкләр,

Котлыйлар Җиңүне — ил туен.
Мәйданда ут яна, мәйданда — чәчәкләр.
Егерме миллион, егерме миллион.
Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:
Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?
Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга

Егерме миллион, егерме миллион!


Рөстәм МИНГАЛИМ
Кешелек белән сөйләшү

Сугыш
Дан бирә.
Яхшы дан булырга мөмкин ул,
Мөмкин ул яман дан булырга.
Сугыш
Дан бирә...
Кешеләр!
Сугышны без аны
Үзебез тудырдык,
Үзебез үстердек,
Үзебез ашаттык —
Туймады...
Бабайларны без аңа ашаттык,
Әтиләрне без аңа ашаттык —

Туймады...
Әниләрне, сабыйларны
Ашаттык —
Туймады...
Мал биреп,
Дан алдык,
Җан биреп,
Дан алдык —
Туймады...
Бирсәк,
Безне дә алыр ул,
Ашар ул барын да.
Аннан...
Баласыз бишек төсле дан
Әйләнеп калыр Кояш янында.
Әйләнеп
таралыр, югалыр
Кояш янында.

***
Рәдиф ГАТАШ

Әтиемне юксынам.
Еллар үткән саен әнкәемнең чәчләрендә

Ак бөртекләр артуын күргәндә,

Йөземне аларга яшергәндә,

Әтиемне юксынам.
Җир ак чәчәкләргә күмелгәндә,
Баш өстендә ак болыт йөзгәндә,

Яңагыма кунып кар эрегәндә —

Ак фонда ул калкып чыга сыман.
Үткәнемдә, бүгенгедә,
Киләчәгемдә — ул балкып тора сыман.
Кояшта, бәлки, аның көлүе чагыла,

Йолдызларда аның карашыдыр;
Төсе итеп ал таңга табынам:
Яшел җирне саклап, кара җирдә калган

Әтиемне сагынам.
Изге агач — тынычлыкның тамыры тирәнрәк китә,

Мәңгелек гөл — шатлык һаман күбрәк үсә:
Тормыш матур, тулы бер җыр сыман...
Бер яфракны эзлим,
Бер чәчәкне күрмим,
Бер аһәңне тапмыйм, ул юк сыман.
Мине бер тапкыр да күрә алмаган
Әтиемне мин —
Тиздән инде аның яшьтәше — улы —

Сагынам һаман һәм юксынам.


Мөхәммәт МИРЗА
Бер хәбәрсез югалганнар...

Мең үлемнән исән калганнар да

илдә кабат әсир ителгән...
Тоткын көне — өзеп ялганганы

берекмәс шул инде — кителгән...
Шайтан коткысында җаһил заман

күпме җанны кыйган угыннан...

Крематорийларның торбасыннан

канлы төтен күккә ургылган?..
...Җиңеп җиңсез кайткан җил-егетләр...
Буш балактан кайткан зәр-ирләр...

Сан тулмаган тәндә җан йөреткән —

качып китеп булмый тәкъдирдән...
Ярлыкалып исән калганнардан

кемдер кайтмый калган иленә..

. Алар бер хәбәрсез югалганнар

йә күчкәннәр ятлар исменә...
Ят җирләрдә ятка якынаеп,

ояларын корган ятларда...

Бүген алар гөнаһына кереп

кем гаепләр, кемдер яклар да...
Җан һәм Вөҗдан — вакыт мыскалында

күзең ачып йомган арада,

йә карала, йә агарып кала —

өс чыкканы — түбән табада...
Хак хөкемне хәтта вакыт түгел,

Бер Хак үзе генә чыгарыр...
Югалганнар — димәк, тәкъдиренә

тәгаенләнгәне шулайдыр...
Җанны биргән алырга да хаклы,

Җәбраил һәм Газраилләрнең

вазифасын бүлешкәннәр хакмы?

Колны сыендырган илләрнең

шәфкатенә шайтан күләгәсе

төште өшеттереп бәгырьне...
Вөҗдан һәм дан өчен түләнәсе

Бар кыйммәттән бер Җан кадерле!!.
...Алар бер хәбәрсез югалмаган,

хәтта җәсәдләрен җир алып

туфрак булгач, онык, торыннары

фатихасын сорап ялварып,

җаннар кайта туган нигезенә,

җилләр булып ятып елыйлар...
Кичерелгән бар да вакыт белән...

Ә үзләре гафу сорыйлар...

Газиунр МОРАТ
Ул көн...

Һәммәсенә түзгән, күнгән хәтер

Күнегалмас ләкин үлемгә.

Өчпочмаклы кайгы булып яши

Авылымда ул көн бүген дә.
Әбкәйләрнең сандык төпләрендә

(Ак бүзләре белән янәшә)

Өчпочмаклы кара хәсрәт булып

Яши ул көн, яши һәм яшәр.
Һәм вәхшинең яңа варислары

Табынганда кабат тәрегә,

Борманнардай посып ята ул көн

Ярчык булып — Илем тәнендә.

Замананың яңа залимнәре

Үрелгәндә кабат кынына,

Ракетадай посып ята ул көн

Җирнең күкрәк куышлыгында.
Һәммәсенә түзгән, күнгән хәтер
Күнегалмас ләкин үлемгә —

Кара кайгы булып яши ул көн

Авылымда минем бүген дә.
Әбкәйләрнең сандык төпләрендә

(Туй күлмәге белән янәшә)

Соңгы набат булып күкри ул көн.
Хәтер белән хәтер ярәшә...


Голзадә ӘХТӘМОВА
Сугыш хәсрәте

Юк әле, сугыш хәсрәте

Тиз генә бетмәс кебек:

Төшләргә керә шәһитләр

Интегеп, кара көеп.
Бар әле күмелмәгәннәр,

Җил исә ярдәм сорап.

Гап-гади солдат каскасы

Ятадыр анда сыкрап.
Яу үткән, әмма тынмаган

Халыкның җанында моң.

Кайгы-хәсрәт хатирәсе

Көчле, газаплы да соң!
Һәр йортның ишеген шакып,

Таралган «кара» хәбәр.
Ул кайгы өзә үзәкне,

Ах, хәтәр, хәтәр, хәтәр...
Кайтмаган кемнең әтисе,

Кемнең — яшь кызы, улы.

Беркемне дә ычкындырмый,

Явыз ул сугыш кулы.
Михнәтле хәтер киштәсе

Сугышка барганнарның.

Мәңге төзәлмәс яралы

Җаны ветераннарның.
Тәндә ядрә кыйпылчыгы.

Табиблар тора чүпләп.
Әмма
Сугыш газабын кичергән

Җаннарын булмый сипләп.
Яшәгән саен йөрәктә

Укмаша олы нәфрәт,

Миллионнарның җанын кыйган

Сугышка каргыш-нәләт.
Буыннан-буынга күчә

Ватан сугышы кайгысы.

Кисәтә яңа буынны

Мәңгелек ут яктысы:

«Кешеләр, булыгыз уяу,

Булсын монсы соңгысы!»

Флёра ТАРХАНОВА
Башланмасын иде набаттан

Бөек Ватан сугышында

Җиңү яулаган ватандашларга
Канлы дәһшәтләрдә җиңгән көннән

Дистәләгән еллар үткәндә,

Шул вәхшәтнең кара кайгысына

Уралган йомгакны сүткәндә,

Ватан өчен утка кергән яуны,

Фашистларны кырган гаярь җанны

«Очратабыз» сугыш кыры буйлап

Солдат юлын урап киткәндә.
Шул юллардан тирән яра алды,

Чит туфракта меңләп ятып калды

Илне саклап башын салганнар.

Дошманны үз оясына кертеп,

Тамырына хәтле утта өтеп,

Кайтты Ауропаны азат итеп,

Җирнең астын өскә әйләндергән

Гарасатта исән калганнар.
Җиңү яулап биргән өчен безгә —

Теләкләрнең иң изгесе Сезгә:

Яу кырында калган сәламәтлек,

Капкалардан керми узган бәхет

Кайтсын иде, кайтсын кабаттан.

Киләчәкнең туар бер көне дә,

Йолдызлы һәм айлы бер төне дә

Башланмасын иде вәхшилектән,

Башланмасын иде набаттан.


Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Мин сугышта булдым...

Мин сугышта йөрдем әткәй белән,

Әткәй белән җиңү яулаштым.

Волхов сазлыкларын кичеп чыктым,

Камалышта калып, адаштым.
Әсирлекнең тойдым ачыларын,

Юкса, каян миндә мондый моң?

Шул хакларда китап укысам да,

Шул турыда кино карасам да,

Җаным белән әрнеп елыймын.
Әткәй белән әсирлектән качтым,

Исән кайттым мин дә сугыштан.
«Мин исән!» — дип әткәй сөенгәнгә,

Мин тормышны сөйдем тумыштан.
Сугыш беткәч, Сталиннар киткәч,

Мин туганмын җиргә, мин дәвам —

Әткәйсез дә, әнкәйсез дә күптән,

Ничә үлгән, ничә яралган!
Мин сугышта йөрдем әткәй белән,

Күрәсезме, әле мин исән!
Тынычлыкка җыр-мәдхия әйтеп,

Язгы җилләр булып мин исәм.


Ленар ШӘЕХ

Моабит
Германия. Берлин. Төн караңгы

. Урамнарда утлар яна бит!..

Үзем сизми генә янәшәңнән

Узып барам икән, Моабит.
Син һаман да төрмә.Заманасы

Үзгәрде дип йөрим эчемнән.

Дөньясында барган сугышларны

Туктатырга килми көчемнән!..
Әй Моабит! Җәлил Моабиты!

Күңелемдә йөргән Моабит!..

Ак карларны көтәм. Алар өчен

Никтер кызыллары ява бит!..
Без очраштык. Җәлил шигырьләре

Соры диварларның исендә.
Төнге Берлин буйлап йөргәндә,

очраклы рәвештә

Моабит төрмәсенә юлыктым...
Харап булды татар егетләре...

Плетцензее... төрмә мичендә.
Хәтерлисең. Әле онытмадың.

Мөмкин түгел хәтер яңарту!..

Аң артса да, хыял үзгәрешсез —

Бер шартлаган шарны кабарту.
Бу кешелек сабак ала белми,

Сугыш арты сугыш уенда.
Җәлил дәфтәрләре йөри кебек

Йөрәк тирәсендә — куенда...
Германия. Берлин. Төн караңгы

Болытлардан яшьләр тама бит!..

Уйларыма чумып, янәшәңнән

Узып барам икән, Моабит...


***
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
— Ниләр күрдең, бабай, сөйлә инде,
Ниләр булды сугыш кырында?
Башын читкә борып уйлана да
Күзен сөртеп куя учы белән...
Юк, сөйләми бабай, һич сөйләми
Оныкларга — сугыш турында.
— Ниләр күрдең, әби, сөйлә инде,
Кызык безгә сугыш еллары!
...Сөйләмәде, никтер, әбиләр дә.
Тик сорауны биргәч, дерелдәп лә
Куя торган иде куллары.
Тартмаларда ята медальләре,
Җиңү белән котлау хатлары...
Түрәләрдән килгән ул юлларны
Балачакта инде ятладык...
Ничек кенә итеп ялынсак та,
Белалмадык ниләр булганын
Утлы, канлы сугыш кырында...
Сүзләр генә җитәр булмаган шул
Сөйләр өчен чиккән газаплары,
Йөрәкләрне өткән хатирәләр,
Онытылмас сагыш турында...