Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕТЕРАННАР ГИМНЫ НИЧЕК ТУДЫ

Ветераннар
Сара Садыйкова көе Гәрәй Рәхим сүзләре
Картаймагыз әле, ветераннар,

Европаны саклап калган ирләр.

Җиңү бәйрәмнәрен якынайтып
Үттегез сез бик күп, бик күп илләр,
Үттегез сез бик күп, бик күп җирләр,

Үттегез сез, кыю батыр ирләр!
Җиңү бәйрәмнәрен якынайтып
Үттегез сез бик күп, бик күп илләр,
Үттегез сез бик күп, бик күп җирләр,
Җырлагыз сез җиңү көннәрендә,

Яшьлегегез — җиңү көйләренә.
Ветераннар, сез күп түгелләр бит —

Кайталмады күпләр өйләренә.
Кайталмады күпләр илләренә.
Кайталмады туган җирләренә.
Ветераннар, сез күп түгел бит,

Кайталмады күпләр илләренә.
Кайталмады туган өйләренә.
Солдатларча итеп урамнардан

Узыгыз сез, данлы ветераннар.
Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Сез күп түгел инде, ветераннар,
Картаймагыз, әй, сез, тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Бөек Ватан сугышында данлы, фаҗигале, көтеп алынган Җиңүгә 70 ел тулу алдыннан күңелдә төрле хатирәләр, җанда төрле хисләр һәм уйлар яңара. Ә бездә, сугыш балаларында бу хисләр аеруча киеренке — безгә, сугыш башланган елны туган яшьтәшләргә дә инде быел 74 яшь тула бит...
Мин үзем 1941 елның 15 июлендә, сугыш башланып, нибары 23 көн үткәч туганмын. Җәйнең иң матур, табигатьнең иң тулып ташкан мәле бу. Шушы гүзәл җәй уртасын (15 июль бит җәйнең кыл уртасы!) тагын да матурайтып дөньяга нәни сабый туу нинди зур шатлык, нинди зур бәйрәм булырга тиеш иде дә бит, тик ил өчен, авылдашлар, туган-тумачалар, әти-әниләр өчен бу көннәр гаять фаҗигале, гаять каһәрле булганнар.
ГӘРӘЙ РӘХИМ
115
Әтием мин туарга өч көн кала сугышка чыгып киткән. Мин исә әнинең борынына җиткән көмәнле корсагында булып калганмын...
Бала чагымдагы җанга тигән ачлык, авыл кешеләренең көн саен диярлек почта белән килгән кара хәбәрләрне — авылдаш ир-атларның сугышта үлеп калулары хакындагы повесткаларны алгач битләрен тырный-тырный сугышка каһәр укулары, үкереп елаулары минем якты дөньяда яшәгән беренче елларымның онытылмас хатирәләре булып калды... Үсә төшеп, беренче шигырьләремне яза башлаганда ук, минем иҗатта сугыш темасы, гомумән сугышларга нәфрәт, бернинди шәхси гаепсез көе сугышта үтерелгән ир- егетләргә карата чиксез хөрмәт темасы үзенчәлекле бер урын алды. Дөрес, сугыш темасына язылган шигырьләрем күп түгел (әдәбиятта гел-гел сугыш турында гына язып тору бу теманы дивальвациягә китереп, аны очсызландырган очраклар да аз булмады ич бездә). Ьәр китабымда диярлек бер яки ике шигырь шушы темага багышланган иде.
Моннан 30 ел элек, 1974 елда минем «Зирек бөдрәләре» дигән шигырь китабым басылып чыкты. Анда Бөек Ватан
шигырем дә урын алган иде.
Беркөнне Г.Тукай исемендәге Язучылар клубында (клуб ул чакта Бауман урамы, 19нчы йортның бишенче катында урнашкан иде) Язучылар союзының партия җыелышы алдыннан коридорда мине Сара апа Садыйкова туктатты. Гомеренең соңгы елларында Сара ханым язучылар партия оешмасында тора иде.
Туктатты да гадәтенчә дулкынланып сүз башлады:
— Әй, Гәрәй энем, синең «Ветераннар» дигән шигыреңне укыдым. Бик матур сүзләр, яшь булсаң да, ветеран йөрәген аңлый белгәнсең. Минем бу сүзләргә бөтен ветераннарга багышлап җыр, җыр гына да түгел, гимн язасым килә! — дип сүзен тәмамлады ул.
Миңа кинәт кыен булып китте. Халкыбызга шулкадәр атаклы җырлар язып бүләк иткән композиторыбыз минем, яшь бер язучының сүзләренә гимн язарга ниятләсен әле!
— Ләкин, — дип сүзен дәвам итте Сара ханым, — җыр текстының үз тәртибе бар, синең шигырь азрак ирекле шигырьгә тартым, аны җыр, нота калыбына саласы булыр.
— Анысын гына эшлибез аның, — дип дәртләнеп җавап бирдем мин.
Сара апа инде бу вакытта халык арасында киң танылган күп җырларга көй иҗат иткән, җыр сөючеләрнең сөекле композиторы иде. Шулай да, Композиторлар союзындагы бик рәсми һәм ясалма сәбәпләргә иярүче, йә булмаса аларны уйлап чыгаручы кайберәүләр Сара апаның иҗади үсешен, иҗади уңышларын тоткарларга тырыштылар. Әйтик, алар Сара Садыйкованың музыка буенча югары белеме юк, ул консерватория бетермәгән дип, шуны төп сәбәп итеп аның Композиторлар союзына әгъза итеп алынуын озак еллар тоткарлап тордылар. Шуңа күрә булса кирәк, Сара апаның иң якын иҗади дуслары язучылар, бигрәк тә шагыйрьләр иде. Аның Язучылар союзының партия оешмасында учётта торуының бер сәбәбе дә шушы булса кирәк.
Сара Садыйкова үзенең иң талантлы, иң саллы, халык тарафыннан югары бәяләнгән, дөньяның татарлар тупланып яши торган бөтен төбәкләрендә яңгырап торган җырларын күренекле татар шагыйрьләре сүзләренә иҗат итте. Хәсән Туфан, Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Мостай Кәрим, Нури Арслан, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садри, Гамил Афзал, Мостафа Ногман, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, бигрәк тә Гөлшат Зәйнашева аның якын дуслары булдылар. Ул аларның һәрберсе белән озаклап иҗади әңгәмә кора иде. Аның Сибгат Хәким
сугышыннан исән кайткан якташларыбызга багышлап язылган «Ветераннар» дигән
ВЕТЕРАННАР ГИМНЫ НИЧЕК ТУДЫ
116
белән очрашып сөйләшкәннәрен берничә мәртәбә күргәнем бар. Әле дә күз алдымда, Язучылар союзында булган җыелышлардан соң алар Тукай клубында икәү генә калып бик озак сөйләшәләр иде. Бу сөйләшүләрнең һәрберсеннән соң диярлек Сара Садыйкованың Сибгат Хәким сүзләренә язган яңа җыры туа иде. Галим Ким Миңнуллин үзенең «Һәр чорның үз җыры» дигән фәнни китабында («Мәгариф» нәшр., 2003) композитор Сара Садыйкованың шагыйрь Сибгат Хәким сүзләренә 18 җыр язганын билгеләп үтә.
Сара апаның өлкән буын язучылар сүзләренә иҗат иткән «Казан кичләре», «Җидегән чишмә», «Кайтам инде», «Актаныш басмалары», «Көтәм сине», «Туган авыл», «Өченче көн тоташ кар ява», «Дөнья матур, дөнья киң» һәм башка бик күп җырлары әле бүген дә халык арасында өр-яңа җырлар кебек яңгырыйлар.
Сара апа безнең замандашлар булган, ул чактагы яшьрәк буын шагыйрьләр иҗатына да игътибарлы иде. Шагыйрьләр Әхмәт Рәшитов сүзләренә язылган «Беренче мәхәббәт», Роберт Миңнуллинның «Әнкәй» җырлары үзе генә дә ни тора!.. Нәкъ әнә шул чакларда Сара апа минем «Ветераннар» дигән шигыремә дә игътибар иткән. Бу шигырьдә мин, чыннан да, сугыш балаларының берсе буларак, инде сирәкләнеп баручы өлкәнәйгән ветераннарга бер җылы сүз әйтергә теләгән идем.
Тора-бара без Сара ханым белән шигырьне «җыр калыбына» керттек һәм композитор гимнны яза башлады. Шактый вакыт үтте, әледән-әле очрашып торсак та, җыр язмышы турында ни ул әйтми, ни мин сорарга оялам.
Озакламый миңа Мәскәүгә күчеп китәргә туры килде һәм без Сара апа белән турыдан-туры аралаша алмадык. Еллар үтте, мин инде Сара апа бу җырны язарга өлгермәгәндер яки, язылса да, үзен канәгатьләндермәгәндер дә текст өстендә эшләүне туктаткандыр дип уйладым.
Мин Мәскәүдән кайтып, Казанда яши башлагач, Сара апаның кызы Әлфия Айдарская миңа «Ветераннар»ның композитор кулы белән язылган нотасын алып килде. Ул, чыннан да, гимн итеп язылган. Ләкин, Сара апа бу җырны кайсыдыр бер җырчыга яки хорга бирергә өлгермәгән күрәсең, ул композиторның язу өстәлендә ятып калган.
Шулай да «Ветераннар» җыры Татарстанның Мәдәният министрлыгы тарафыннан районнардагы мәдәният йортлары, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә таратылган һәм күп кенә районнардагы концертларда башкарылган. Әйтик, Актаныш районы үзешчәннәре аны үзләренең концерт репертуарына кертеп яратып җырлыйлар.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан бу гимн белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры да кызыксынды һәм аны үз репертуарына алырга булды. Хәзер хор гимнны Бөек Җиңү көннәрендә узачак зур концертларда башкарырга ниятли. Гимнның бәйрәм көннәрендә әлеге атаклы хор тарафыннан башкарылуы, әлбәттә, халкыбызның талантлы кызы, күренекле композитор Сара Садыйкова иҗатына булган мәхәббәтебезне һәм хөрмәтебезне тагын бер мәртәбә ачык чагылдырыр дигән ышаныч бар.