Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕРЛӘТЕП ТАТАР ЯЗМЫШЫН

Җиңү адымы шавы
Инде күпме сулар акты,

яңардылар иске юллар,

ләкин мәңге истә исән

утлы еллар, канлы еллар.

Адым саен балкып ала

шул елларның хатирәсе —

Бөек Ватан өчен кабат

ялкын эченә керәбез.
Инде күпме яңгыр яуды

чәчәк аттырып гөлләрне.

Туфракка әйләнми икән

дәһшәтле еллар көлләре —

адым саен тузгып чыга,

әйтерсең лә кайнар болыт...

Сафларга басасы килә

корал тоткан солдат булып!
Инде күпме җилләр исте,

киселмәде ил хәтере,

Җиңү хакына җан биргән

кешеләр исеме тере —

адым саен калкып чыга

һәйкәл булып батырлыкка.

Батырлык безгә юл ачты

тынычлыкка, матурлыкка.

Утыз миллиард
Утыз миллиард йөрәк тибешемнең

күпмесе соң дулкын кубарды?..
Купкан дулкыннарның кайсы булды

дошманнарны бәреп егарлык,

авыр киртәләрне аударырлык,

киңәйтерлек кысан ярларны?..
Йөрәк тибешемне тыңлый-тыңлый,

бүген, никтер, шуны барладым...
Утыз миллиард йөрәк тибешемә

тагын күпме тибеш өстәлер?!.
Кайсылары ерак оныкларга

калдырырлар җылы истәлек —

эретерлек горурлыкларына

кинәт яуган канлы карларны?..

Йөрәк тибешемне тыңлый-тыңлый,

бүген, никтер, шуны барладым...
Утыз миллиард йөрәк тибешеннән,

авыр булсалар да танулар,

мин таныдым: кайбер дулкыннарда

«татар» дигән сүзнең даны бар —

чукраклар да шавын ишетерлек,

сукырлар да нурын сизәрлек,

безнең заман матурлыгы белән

алар заманын да бизәрлек.


Медальләр чыңлавы
Китә казлар Донбасска...
Татар халык жыры

Әти сугыш кырларында

йөргән яклар тыныч түгел яңадан...
Төньяк Донец ярлары камышын

бомба еккан, ялкын ялаган...
Снарядлар кабат көнбатыштан

көнчыгышка таба очалар —

әйтерсең лә фашист заразасы

әтиемнән минем үч ала...
Мин кайчандыр, Донбасс якларында,

шахталарда шигырь укыдым —

шахтёрларның орденнары чыңын

зур залларда тыңлап утырдым.
Хезмәт орденнары тавышлары

гомер буе — бүген бигрәк тә —

әти медальләре чыңлавына

кушылдылар минем йөрәктә...
Аһ, кызганыч, матур чылтыраулар

янә әверелә набатка!..
Һәм уйларым оча, әтиемнең

яуда үткән юлын кабатлап...
Мин Донбасска тагын барачакмын,

сәясәтнең ватып тозагын.

Якташларга шигырь укырмын мин,

исни-исни шахта тузанын...


Сөю биетә
Кешене бию биетми, аны сөю биетә...
Сөю биеткән чагында кеше кала биектә —

Ай, йолдызлар дөньясында

яши белгән нур булып,

Җир шарын коча алырлык

җылы булып, зур булып!..

Дөньяны кеше биетә мәхәббәте көенә...
Мәхәббәте көчле кеше бәхетенә тиенә.


Гармун искә төште

Дөньяда гармун барлыгы төште искә...

Каешларын иңгә салдым...

Баттым хискә...

Ярый әле безне оят уяткалый...

Бармакларымның хәтере сыекланган...
Бармакларым төймәләрдән таелгалый,

кирәклесен бик тиз генә таный алмый —

Ләкин бөек көйләребез әле калган...

Беравыктан алар кайтты...

Киттем уйнап — өйгә кайткач,

чит илләрдә гомер чигеп,

әнисен таный алмаган сукбай кебек...

дулап йөрдем гаҗәеп бер дөнья буйлап...

Хисләрем канат кагынды...

Акты яшем... Сизәм, сизәм —

күңелемне оят талый...

Бөек көйләр хәтерендә милләт яши.


Тезген эзлибез

Йөрәк бәйрәмгә ашкына,

соңга кала диярсең!

Аргамакка атланабыз

тезгенсез һәм иярсез.

Очып төшеп калмас өчен

дуамал ярышта без,

Тормыш дигән аргамакның

ялына ябышабыз...

Изү ачык, чәчләр тузган,

маңгай һаваны яра...

Тезген очын табып булмый —

аргамак ургып бара!

Кайларга барып чыгарбыз

тапмыйча тезгенне без?..

Әллә инде тезгенне без койрык яктан эзлибез?!.

Мин дә кирәк
Сәнәк урынында сәнәк...

Көрәк урынында көрәк...

Көрәкне сәнәк итмәскә

минем ишеләр дә кирәк.
Татар башлы татарлар күп.

Башка башлылары сирәк...

Кәләпүш киючеләр бар...

Минем ишеләр дә кирәк.
Кайберебез — калкан акыл,

кайберебез — кылыч йөрәк...

Аларны эшсез тотарга

минем ишеләр дә кирәк.
Чүпләп җыючылар да бар,

алучылар да бар көрәп...

Һәркайсына булышырга

минем ишеләр дә кирәк.
Төрле чакта төрле-төрле —

кайчак азрак, кайчак күбрәк...

Үлчәү тигез торсын өчен

минем ишеләр дә кирәк.
Сапсыз сәнәк сәнәк түгел.
Нишли ала сапсыз көрәк?..
Аларга шәп сап булырга

минем ишеләр дә кирәк!


Хыялый әңгәмә
Мефистофель:
Кешедән җан сатып ала идем...
Хәзер алмыйм...

Хәзер кирәкми —

әшәкелек кирәгеннән ашкан

җан бозачак минем йөрәкне...
Фауст:
Мин бүген дә җан сатарга әзер,

Җирдәге бер гүзәл мизгелне

туктатырга алынучы булса...
Ләкин андый кодрәт сизелми...
Харис:
Мефистофель! Әдәпсезлегеңнән

тыелып тор инде чак кына...
Мин җанымны бушлай бирер

идем сугышларсыз бер ел хакына...
Доктор Фауст! Синең фикер белән

һаман килешмәскә тырышам —

килешә калсам, авыр булыр иде

кеше булып калу тормышта.


Аяк баскан саен
Әй, Буам — ата-бабамнан

мирас булган төягем —

аяк баскан саен синнән

дәрткә дәрман төядем.

Йөрәктә һаман кузгалды

горурлыгым давылы —

илгә дан-шан өсти тора

синең бер йөз авылың:

Кырык Сайдак һәм Өчмунча,

Черкенең, Килдуразың,

Яңа Тинчәле, Янтуган

тибрәтә күңел сазын,

Альшихың, Кайбыч,

Норлатың, Наратбашың,

Ташкичү, Шәйморзаң, Чынлы,

Чәчкабың кадерле безнең өчен.
Аксуы белән Суксуын, Бик-Үтиен, Казмасын,

Раккисәген һәм Исәген

юксынырга язмасын.
Лашчың, Чурагың, Күзбиең,

Кыятың, Толымбаең —

рәхәт була исемнәрен

күргән-ишеткән саен.
Фролово таллыклары,

Каенлык урманнары,

серле, фантастик фильмнар

төшерергә дә ярый.
Зөя, Бола, Карлы суы

искиткеч илһам бирә —

алар шигырь, җыр, сурәткә

гүзәллек булып керә!
Әй, Буам — туган төягем —

үрче, җырла, эшкиндер!

Бу дөньяда безнең өчен

җәннәт баглары — синдер!