Логотип Казан Утлары
Публицистика

«COBET ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫ ТУРЫНДА СОЛДАТ ХАТЛАРЫ

 Мин журналга Бөек Ватан сугышы алдыннан килдем һәм аның аппаратында эшли башладым. Журналны халык никадәр яратканын сугыш елларында үз күзем белән күрдем. Бу хакта фронттан кайткач, «Кызыл Татарстан» газетасында «Совет әдәбияты» журналы турында «Солдат хатлары» дигән мәкалә дә бастырган идем. Гаҗәп ул хатлар!

1972 

Фронт газеталарында эшләгән вакытта безнең кечкенә генә көтепханәбез бар иде. Ул көтепханәнең төп байлыгы – «Совет әдәбияты» журналында эшләгән вакытта сугыш елларында чыгып килә торган номерларыннан гыйбарәт иде. Алгы кырыйда матур әдәбиятка мохтаҗлык гаять зур булганлыктан, без, хәрби корреспондентлар, командировкаларга чыккан чагында һәрвакыт, сугышчыларга кыйммәтле бер бүләк итеп, кыр сумкаларыбызга «Совет әдәбияты» журналын сала идек һәм аны туктаган бер частьтә башыннан ахырына кадәр укып китә торган идек. Шуның белән бергә без үзебезнең хәрби хәбәрчеләребезгә, агитаторларга, офицерларга һәм сугышчыларга журналны почта аркылы җибәреп торуны да оештырдык. Мондый вакытларда без редакция исеменнән сугышчы иптәшләргә: «Журналны укып чыккач, ротагыздагы яисә батальоныгыздагы бүтән иптәшләргә дә укырга бирегез. Ә барыгыз да укып чыккач, үзегезгә нинди әсәрләр ошавын язып, журналны яңадан безгә кайтарыгыз, ә без сезгә яңаларын җибәрербез» дип хат та яза торган идек. 

Айлар, еллар үткән саен безнең көтепханәбез, журналның яңа чыккан номерлары исәбенә, баеганнан-байый барды. Фронтка «Совет әдәбияты»ның яңа номеры килүе редакциядә эшләүчеләр өчен генә түгел, фронттагы татар сугышчыларының зур өлеше өчен дә бәйрәм була торган иде. Карелия урманнарында да, салкын Заполярье тауларында да, Норвегиядә дә, соңыннан Маньчжурия кырларында һәм Харбин йортларында да татар совет сугышчылары «Совет әдәбияты»н сөеп, яратып укыдылар. Моңа аларның үз хатлары шаһитлар. Ул хатларның күбесе минем исемгә, яисә редакциянең бүтән работниклары исеменә килделәр. Ефрейтор Әхмәтша Әһлетдинов иптәш болай дип яза: 

«...Вә һәм дә шул да мәгълүм булсын, җибәрелмеш журналыгызны алдым. Без аны татар уллары бергә җыелышып, коптилка яктысында, коптилканың мае беткәч, чыра яктысында укыдык. Бездә, Заполярьеда, хәзер көн бөтенләй булмый бит. Шуңа күрә гел ут ягарга туры килә. Безнең күңелебезгә Нәкый Исәнбәтов иптәшнең «Мәрьям» дигән әсәре бик ошады. Түлке аның ахыры юк. Сез ул пьесаның ахыры басылган журналны да безгә табып җибәрсә идегез. Безнең яшьрәк егетләрнең кайберләре Мәрьямгә гашыйк та булдылар. «Хат язарга адресы юкмы?» дип тә сорыйлар. Мин Мәрьям живой кеше түгел, литературада гына икәнен аңлаттым. Безнең бер сугышчыбыз миңа ышанмады, живой булмаган кешеләр турында язарга писательләр җүләрләр түгел, ди. Син Мәрьямнен адресын безгә бирмәс өчен генә әйтәсен, ди...» 

Журналда басылып килүче Фатих Хөсни иптәшнең кызыклы хикәяләре, А.Расих иптәшнең сугыш хикәяләре, Кави Нәҗми иптәшнең «Фәридә»се, Мирсәй Әмир иптәшнең «Минлекамал»ы турында укучылардан бик күп җылы хатлар килеп торды. Алар бу пьесаларның сәхнәгә куелу-куелмаулары белән, «Фәридә»нең музыкасын кем язуы белән, андагы арияләрнең көйләрен ничек белергә мөмкинлек барлыгы белән кызыксындылар.

Күп кенә хатларда: «Г.Разин иптәш үзенең «Намус»ын язып бетермәдеме әле? Кайчан бетерә? «Намус»тан бирелә торган өзекләр безнең йөрәкләрне генә җилкендерәләр... Без ул повестьны тулысынча укыйсыбыз килә» дигән юллар кабатлана иде. 

Җитди мәсьәләләр, тәнкыйтьләр, хикәяләр белән беррәттән, сугышчылар журналдан ял иттерә, күңелне күтәрә торган әйберләр дә эзлиләр иде. Мәсәлән, Мирсәй Әмирнен «Мөстәкыйм карт йокысы» дигән юмористик хикәясе, Әнәс Камалның «Беренче апрель» дигән пьесасы сугышчылар арасында бик популяр булып, телдән-телгә сөйләнә башладылар.

«Совет әдәбияты»нда урнаштырылган шигырьләр, аеруча Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй шигырьләре сугышчылар тарафыннан сөелеп укылдылар, сөйгән кызларына, әти-әниләренә җибәрер өчен күчереп алындылар. Менә сержант Зариф Хөснуллинның хаты. Ул аны Рыбачий ярыматавыннан яза: 

«Фатих Кәримнең шигырьләрен укый башласам, аерыла алмыйм. Аның әйткәннәре йөрәккә шул кадәр якын, аның хисләре шул кадәр безнекечә, әйтерсең, ул безнең арада торып яза. Дөрестерме, юктырмы, ул үзе дә безнең ише солдат, диләр. Адресы булса, зинһар, җибәрегез, без аңа күмәкләшеп хат язар идек һәм кызылармеецлар рәхмәтен әйтер идек.

Бүген мин дәфтәрем тулганчы аның шигырләрен күчереп утырдым...

Кардәш Карелияне немец һәм фин баскыннарыннан азат иткән вакытта безнең бер укчы бригадабыз дошман тылына десант итеп төшерелде. Свирь операциясе тәмам булгангача диярлек бу бригада өзлексез сугышлар алып барды. Аның белән бәйләнеш бары тик радио һәм авиация ярдәмендә генә булды. Газета һәм журналларны да аларга самолёттан гына ташладылар. Менә шушы бригадада хезмәт итүче старшина Мөхетдин Галләмовтан мин түбәндәге хатны алдым. 

«...Кәефебез яхшы. Финнарның котларын алып, урманнарны айкап йөрибез. Бүген самолёттан почта ташладылар. Бәхетсезлеккә каршы, капчык суга төште – биредә  атлаган саен күлләр йә сазлар бит. Юеш капчыктан минем исемгә сез жибәргән «Совет әдәбияты» журналы килеп чыкты. Мин анын һәрбер битен учак жылысында киптереп чыктым. Аннары иптәшләр белән бергә җыелышып укый башладык.

Бу номерда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай турында күп язганнар. Шушындый ерак җиргә Тукайның килеп җитүенә без чиксез шатландык. Аның турындагы мәкаләләрне, аның шигырьләрен без бик яратып укыдык. Иптәшләр журналны чыгаручыларга да, журналга язучыларга да, аны безгә җибәрүчеләргә дә зур рәхмәтләр әйтергә куштылар».

Менә тагын бер хат.  

«Редакциядә эшләүче иптәшләр!

Бу хатны сезгә таныш булмаган кавалер ордена Славы ефрейтор Шәйхетдин Хәбибрахманов яза. Мин Дальный Востокка килгәнче Восточный Пруссиядә сугыштым, Кенигсбергны штурмовать иттем. Шунда мин бер иптәштән «Совет әдәбияты» журналын алып укыдым. Миңа «Рөстәм маҗаралары» бик ошады. Тулысы аның продолжениесен таба алмаган идем. Менә хәзер Маньчжурияне үтеп, Харбинга кергәч, безнең полк агитаторыннан татарча газеталар һәм «Совет әдәбияты» журналын алдым. Ул журнал миңа бик ошады. Ну анда да «Рөстәм маҗаралары»ның продолжениесе юк. Агитатор капитан Закиров әйтә, редакциягә хат яз, анда бардыр, ди. Сез миңа шул журналны һәм тагын яңа журналларны җибәрә алмассызмы? Минем бик укыйсым килә». 

Шушындый эчкерсез, ихлас күңелдән ярату белән язылган солдат хатларын тагын да күбрәк китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин китергән кадәресе дә «Совет әдәбияты» журналының безнең сугышчыларыбыз арасында яратып укыла торган бер журнал икәнен, Бөек Ватан сугышы елларында бу журнал фронтларның иң алдынгы сызыкларына барып җитеп, сугышчыларга җан азыгы бирүен, аларны явыз дошманны тизрәк тар-мар итәргә өндәвен, ягъни бөек Җинүебезгә үз өлешен кертүен күрсәтәләр. Бу – журнал өчен дә, аңа катнашучы татар совет язучылары өчен дә зур шатлык.

«Кызыл Татарстан», 1946, №1