Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. XXI ГАСЫРДАН КАРАШ

Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Бөек Ватан сугышы — тарихыбызның иң фаҗигале вакыйгасы. 1941-1945 — үткән гасырның иң дәншәтле еллары. Тарих фәнендә бу сугышка объектив бәя бирелдеме? Аңа карата бүгенге караш нинди? 70 ел үткәннән соң, бу коточкыч афәт турында галимнәр, язучылар ни уйлый?
Бөек Җиңү елъязмасын дәвам иттерү максаты белән, без аларны «Казан утлары» журналы редакциясенә — «түгәрәк өстәл»гә чакырдык. Әлеге сөйләшүдә ТР Фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе нәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәрләре, тарих фәннәре докторлары Айсылу Кәбирова, Әлфия Галләмова, Россия ФедерациясенеңХәрби-тарихи фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы, эзтабарларның «Хәтер яктысы» экспедициясе җитәкчесе, «Сүз» китап нәшриятының баш мөхәррире, эзтабар-язучы Шанинур Мостафин, язучы, галим Хәнәфи Бәдигый, «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире Рәфикъ Юныс катнашты. Сөйләшүне «Казанутлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибранимов алып барды.
Илфак ИБРАЬИМОВ:
— Үткән сугыш тарихын өйрәнү, аны татар халкы тарихы белән бәйләп өйрәнү бүген нинди кимәлдә бара? Бу темага галимнәребезнең карашы нинди?
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ: — Бу сорауны ике өлешкә бүлеп була. Беренчедән, сугыш һәм сугышның тарихта тоткан урыны, аның кешелек тарихы үсешенә йогынтысы. Икенчедән, бу сугышта татар халкының катнашуы һәм татар халкының язмышына бу сугышның йогынтысы. Бөек Ватан сугышы нинди роль алып тора соң тарихта? Без аны бүген ничек аңлыйбыз, өйрәнәбез? Бу сугыш, һичшиксез, кешелек тарихында иң дәһшәтле, киң күләмле фаҗига. Андый сугыш тарихта башка булмаган һәм булмасын. Ул дөньяны үзгәртеп җибәрде һәм бөтен дөнья язмышында үз эзен калдырды. Тарих ул — үткәннәргә әйләндерелгән сәясәт, дигән бер акыл иясе. Тарихта булган һәр вакыйга бүгенге сәясәттән, бүгенге вакыйгалардан чыгып, аларга бәйле рәвештә бәяләнә. Бөек Ватан сугышын да бүгенге вазгыять яссылыгына куеп карау зарур.
Сугыш — күпкырлы күренеш. Ул хәрби бәрелеш кенә түгел. Аның турында сөйләгәндә һәм шулай ук язганда да монысы герой, монысы куркак, монысы хыянәтче дип кенә бәя бирергә ярамый. Сугыш — хәрби бәрелеш кенә түгел, ул тормышның бөтен якларын үзгәртә. Дәүләт өчен зур сынау ул. Икътисади, сәяси, әхлакый яссылыкта яисә милли үзаң җәһәтеннән карасаң да, аларның барысына да сугышның йогынтысы гаять зур. СССР өчен ул совет халкының зур батырлык
үрнәге, хыянәтчел идеягә каршы көрәш булды. Без аны ничек кенә борып карасак та, Советлар Союзы ул вакытта үзенең яшәеше, киләчәге өчен көрәште.
Икенче Бөтендөнья сугышын Беренче Бөтендөнья сугышының дәвамы дип карарга мөмкин. Һәрхәлдә, мин аны шулай дип карау яклы. Кайбер галимнәр аны бер сугышның ике эпизоды дип карый. Мин аның белән дә килешәм.
Без сугыш турында сөйләгәндә, Советлар Союзы өчен аның уңай якларын гына күрсәтергә күнеккән. Болар — батырлык, ныклык, җиңү. Әмма сугыш һәрвакыт ике яклы. Тарихчылар ике позицияне дә карарга тиешләр.
Айсылу КӘБИРОВА:
— Сугышка һәрвакыт хәрби бәрелеш буларак кына бәя бирелде. Тыл гел күләгәдә кала килде. Республикабыз хезмәт ияләре Җиңүгә өлеш кертмәгәнме, халкыбыз кырларда, завод- фабрикаларда көнне төнгә ялгап эшләмәгәнме?! Сугышны берьяклы гына карарга ярамый дигән фикер белән тулысынча килешәм. Без тарих фәнендә аның тулы, адекват картинасын тудырырга тиеш. Советлар Союзы вакытында безнең игътибардан читтә калган төсләр дә булырга тиеш анда. Мин, беренче чиратта, сугышның мотивлаштыру факторларын, хезмәт депрессияләрен күздә тотам. Эшкә чыкмаганы яисә хәтта соңга калганы өчен кешене 5әр елга утыртканнар. Бу хакта тарих өчен, фән өчен документлар бихисап.
Без совет халкының батырлыгы, бердәмлеге турында гына сөйләдек. Төптән уйлап карасаң, төрле кешедә төрле караш булган. Коллективлаштыру, 30нчы еллардагы репрессия җилләре — берсе дә эзсез генә узмаган. Мәсәлән, яшь егет армиягә бармас өчен бер капчык бәрәңге урлый һәм үзен кулга алуларын тели. Бу турыда да архивта документ бар. Ул әһәмиятле елларда халык арасында күпме гайбәт, имеш-мимеш йөргән. Без җиңелгәнбез, имеш. Мәскәү немецларга бирелгән, имеш. Мәскәү яна, имеш. Үзләренә карата тиешле органнар тарафыннан чара күрелсә дә, нахак сүз сөйләүчеләр һәрдаим очрап торган.
Сугышның тискәре яклары да, уңай яклары да, әгәр шулай әйтергә яраса, булган. Мәсәлән, ул чорда дәүләтнең дингә карашы үзгәрә, ул аның белән вакытлыча килешеп яшәргә мәҗбүр була. Дини йолалар үткәрергә рөхсәт ителә. Дингә карата мөнәсәбәт рәсми рәвештә белдерелмәсә дә, һәрхәлдә дәүләт тарафыннан тыю- чикләүләр булмый. Шулай итеп дәүләт кешедә өмет-ышаныч, патриотик рухны сакларга тырыша. Сугыш елларында милләт буларак рухи асылыбызга кайту, тамырларыбызны барлау омтылышы да була. Мәсәлән, «Идегәй» дастаны нәкъ шул чорда дөнья күрә. Моның өчен Нәкый Исәнбәт зур көч куя. Халыкта патриотик рухны күтәрү өчен дәүләт милли идеягә мөрәҗәгать итә, милли традицияләрдән файдалана. Әмма мондый мөнәсәбәт озакка бармый, 1944 елда сугышта илнең җиңәчәгенә ышаныч тугач, тагын кисәтү, ябу, тыюлар башлана. Партия Үзәк Комитетының 1944 елның 9 августында кабул иткән «ТАССРда идеология эшен көчәйтү турында»гы карары нәкъ менә шушы максатны күздә тота. Моңа кадәр шушындый ук карар Белоруссия, Украинага карата кабул ителгән була. Бу җәһәттән автономияле республикалар арасында Татарстан — беренче. Аннары әлеге пычак астына Башкортстан эләгә. Халыкларны депортацияләүнең очы да шуңа барып тоташа.
Бүген тарихчылар сугыш турында сөйләгәндә, Совет заманында телгә алмаган социаль факторларга, психологиягә, кешенең дөньяга карашына игътибар бирә. Фәндә һәм әдәбиятта да Бөек Ватан сугышының аңа тәңгәл һәм тулы масштаблы картинасын тудыру өчен нәкъ менә шулар җитми. Бу җәһәттән республикабызда байтак эш-гамәлләр башкарылды. Мәсәлән, «Хәтер китабы». Татарстанның Бөек Ватан сугышында бихисап югалтуларын, Җиңүнең күпме корбаннар бәрабәренә яулап алынуын күрсәткән гаҗәеп зур, титаник хезмәт бу. Сугышны өйрәнүгә галим Искәндәр Гыйләҗев тә зур өлеш кертте. 1941-1945 елларда республикабыз кичергән югалтуларны демография күзлегеннән өйрәнү дә фәндә яңа адым. Екатерина Кривоножкина һәм Васил Сакаевларның диссертацияләре шушы темага 52
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. XXI ГАСЫРДАН КАРАШ
53
багышланган. Гомумән, безнең галимнәр Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнүдә һәм яктыртуда актив эшли. Бөтенроссия, шулай ук халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә дә аларның хезмәтләре югары бәяләнә.
Әлфия ГАЛЛӘМОВА:
— Икенче Бөтендөнья сугышы — гасырларның иң зур фаҗигасе ул. Сугышны иң әүвәл кешеләр арасындагы җан өшеткеч мөнәсәбәт буларак кабул итәргә кирәк. Бүген җәмгыятьтә таза рухлы пацифизм һәм толерантлык булдыру зарур.
Дөресен әйткәндә, соңгы вакытта Бөек Ватан сугышы темасын күтәргәндә, плюрализмнан читләшү күзәтелә. Бу теманы идеальләштерә башладык. Бөек Җиңү бүгенге рухи кризис чорында патриотик тәрбия бирүдә төп ресурсларның берсе буларак карала. Сугышны идеальләштерү, аны романтизм белән бәйләп аңлату — куркыныч гамәл. Ул кешенең аңын турыдан-туры милитаризацияләүгә китерә, анда агрессивлык хисен уята.
Бөек Ватан сугышы — тарих өчен күптән түгел генә булып узган этап. Без аны үзебезчә бәялибез, эчке цензура да үзен әледән-әле сиздереп ала. Киләчәктә тарихчыларның уй-фикерләре башкача булырга мөмкин.
Тумышым белән мин Брянскидан. Бу шәһәрдә партизан хәрәкәте бик киң җәелдерелгән була. Әлеге тема белән кечкенәдән бик кызыксынып үстем. Тарихка кереп китүем дә, мөгаен, шуннандыр. Миңа сугышның тере шаһитлары белән еш аралашырга туры килде. Фрося әби белән Женя әби бар иде. Беркөнне мин аларга бер батыр партизанкага һәйкәл куюларын, шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирүләрен әйттем. Әбиләр сискәнеп куйды. Женя әби болай диде: «Без партизаннардан немецлардан курыккан кебек курка идек. Авылны талап, кызларны мәсхәрәләп киткән чаклары булды. Өебездә торган немец Ганс исә паёгыннан безгә дә өлеш чыгара торган иде. Бу сүзләрне ишеткәч, шок хәлендә калдым. Сугышның тере шаһитлары әйтә бит моны. Мәктәптә безгә башкача сөйләделәр. Ул вакытта мин моны беркемгә дә әйтмәдем. Авыр, бик авыр бу хакта сөйләве. Сугышта һәлак булганнар безнең нәселдә дә шактый. Немецларның кансызлыгы, вәхшилеге турында күп ишеттем, күп укыдым.
Хискә бирелү, эмоциональ киеренкелек сугыш турында чын дөресен язарга комачаулый. Мәгълүматларны — уңаймы алар, тискәреме — бөртекләп җыярга кирәк.
1944 елда милли республикаларга «һөҗүм» башлануын да әйтми булмый. Хәер, ул элегрәк тә күзәтелә. 1943 елда КПСС Үзәк Комитетының идеология эшен көчәйтү турында карары бар.
Илфак ИБРАНИМОВ:
— Бу — бик кызыклы һәм бәхәсле тема. Сугыш темасы, гомумән, һәрвакыт зур кызыксыну уята. Беренче Бөтендөнья сугышының 50 еллыгы уңаеннан Польша журналында ХХ гасырга суд оештырганнар иде. Бер караганда, канлы гасыр бит: ничәмә-ничә революция, Беренче Бөтендөнья сугышы, Икенче Бөтендөнья сугышы. Икенче яктан карасак, нәкъ шушы гасырда колонизациягә нокта куелды, икътисад үсте, кеше космоска очты, виртуаль дөнья барлыкка килде һ.б.лар. Сугыш темасы белән дә шул ук хәл: аның да плюслары, минуслары бармы?
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— Моңа өстәп бер фикер әйтәсем килә. Без тарихка бер төрле генә карыйбыз. Безгә ошаса, аны кабул итәбез, ә ошамаса, әкият итеп күз алдына китерәбез. Безнең җәмгыять тарихны нормаль күзлектән карарга әзер түгел.
Заманында 90нчы еллар башында экраннарда «Легенда о Нараяме» дигән япон фильмы барды. Ул фильмда эротик күренешләр булганга, аңа халык агылды, әмма күпләр асыл мәгънәсен аңламады. Чынлыкта, гениаль фильм иде ул. Японнар
54
әлеге тасмада үз тарихының төрле якларын, шул исәптән пычрагын да күреп, аның турында югары дәрәҗәдә объектив әйтә алдылар. Шуның аша чистарындылар. Бу аларның халык буларак өлгергәнлеген күрсәтте. Алар пычрак күрсәтәбез дип төшермәгәннәр ул фильмны. Бу — японнарның үз тарихы турында аек фикер йөртә алуына бер дәлил.
Без Бөек Ватан сугышы темасына һаман берьяклы карарга тырышабыз: ике төс кенә кулланабыз: монысы — ак, монысы — кара. Мин үземнең фәнни эшемә алынганда да, төрле фикерләр булды, кайбер коллегаларым сугыш тарихындагы четерекле мәсьәләләрне шулай бер якка гына авышмыйча күрсәтә алырсыңмы, дигән сораулар да куйдылар.
Без 90нчы еллар башында бер борылыш кичердек бит инде — тарихны гел икенче якка бордык та куйдык. Элек каһарман булганнар хыянәтчегә әйләнде, хыянәтчеләр каһарман булды. Ул вакытта галимнәр дә, журналистлар да рәхәтләнделәр сенсация эзләп. Объектив, адекват тарих беркемне кызыксындырмады. Андый тенденция әле хәзер дә бар.
Бәлки, әлегә безнең җәмгыять тарихны объектив кабул итәргә әзер түгелдер. Ләкин бу фәнне үстерергә кирәк. Шул вакытта гына җәмгыять тә үсә ала. 70 ел — тарих өчен аз вакыт. Без әлегә Бөек Ватан сугышын тулысынча объектив бәяләргә әзер түгел. Чөнки ул безнең өчен эмоциональ вакыйга. Без әле һаман хисләр дәрьясында.
Шаһинур МОСТАФИН:
— Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша барган бу көннәрдә уйланам, кат-кат уйланам... Сугыш «тегермәне» бик аяусыз булган бит! 1418 көн вә төн дәвам иткән дәһшәтле чорда 29 миллион 592 мең 749 кешенең гомере өзелгән. Димәк, һәр тәүлектә уртача 20 мең 896 кешенең җаны кыелган... Шунысын да искәртеп үтим: әлеге коточкыч саннарны, күңелләрне сискәндерә-тетрәндерә торган фактларны мин Россия Федерациясенең Оборона министрлыгы Үзәк архивы (Мәскәү өлкәсе, Подольск шәһәре) китапханәсендәге «Гриф секретности снят» (Мәскәү, Воениздат, 1993), «Россия и СССР в войнах ХХ века. Книга потерь» (Мәскәү, «Вече» нәшрият йорты, 2010) дигән китаплар аша белдем. Генерал- полковник Григорий Федотович Кривошеев җитәкчелегендә,
Россия Федерациясе Хәрби Көчләре Генеральный штабы һәм Хәрби-мемориаль үзәк хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәһа биргесез әлеге җитди, фәнни- документаль хезмәтләр сугыш чоры тарихы белән тирәнтен кызыксынучы һәр кеше өчен бик тә кыйммәтле, чын дөреслекне ачыклаучы төп чыганаклардан саналалар.
Тик шулай да, үткән сугыш корбаннарына килсәк, бу өлкәдә серлелек пәрдәсе тулысынча ачылмаган әле. Иосиф Виссарионович Сталин 1946 елда, мәсәлән, «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында: «...немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең җиде миллионга якын кешесен югалтты», — дип белдерә... Никита Сергеевич Хрущёв исә 1961 елда Швеция премьер-министры Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә... 1990 елда — Михаил Сергеевич Горбачёв җитәкчелек иткән чорда — бу сан егерме җиде миллионга җитте...
Чит ил тикшеренүчеләренең әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Әйтик, америкалы социолог Н.Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга. («Родина» журналы, 1991 ел, 6-7 кушма сан, 139нчы бит.) «Икенче Бөтендөнья сугышында күпме татар һәлак булган?» дигән урынлы- мөһим сорау да туарга мөмкин.
Заманында фашистлар «тырнагы»на эләгеп, әсирлекнең бөтен газапларын татыган һәм соңыннан, концлагерьдан качып, үзебезнекеләргә килеп кушылган туры-гадел сүзле солдат-әдип-рәссам Нәби ага Дәүли бу хакта болай дигән иде:
— Өч татарның икесе үлде. Ул чакта татар дүрт миллион ярым исәпләнә иде, кимендә ике миллион татар кырылды...
Ләкин Нәби ага ялгыша кебек. Сугышка кадәр татар кимендә ун миллион булган, дигән фикер көннән-көн ныгый бара. Һәр татар авылы уртасындагы дүрт кырлы ташка уелган дүртәр-бишәр йөз кеше исемлегеннән чамалап, Урал, Себер, Урта Азия, Кырым, Татарстан, Россиядән китеп һәлак булганнарның саны биш миллионлап булырга мөмкин. Ягъни, татар
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. XXI ГАСЫРДАН КАРАШ
55
ирләренең җитмеш-сиксән проценты һәлак булган, дигән сүз бу...
Әйе, сугышта үлгәннәрнең саны һаман да төгәл билгеле түгел әле. Ул каһарманнарның байтагы, үзләренең җәсәдләрен җир куенына иңдергәнне көтеп, дистәләрчә еллар дәвамында һаман ачык һавада, җил-яңгыр, кар-буран астында ята бирә...
Рәфикъ ЮНЫС:
— Бу «түгәрәк өстәл»дә тагын бер галим катнаша дип исәпли алабыз: Мәхмүт Гәрәев. Ул — Россия Хәрби Фәннәр академиясе президенты, СССР Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары булган кеше, армия генералы. Менә бу китабымда (Татар гаме. Татар.кит.нәшр., 2013) (күтәреп күрсәтә) аның белән әңгәмәбез дә бар. «Сугыш корбаннары күпме соң? Кайберәүләр илле миллионга җиткерәләр бугай инде», — дигән соравыма ул болай дип җавап бирде: — Әйе, ахмак бер ярыш бара. Күбрәк сан уйлап чыгарыштан. Бу хакта сөйләргә хакым бар, чөнки заманында хәрби югалтуларыбызны исәпләү комиссиясенең рәисе булган идем. Фронттан алынган бөтен донесениеләрне дә җентекләп тикшердек. Бары 1941 ел буенча гына төгәл мәгълүматлар юк иде, чөнки сугыш башында күп кенә штаблар тар- мар ителгән. Шуңа да карамастан, дивизияләрдә башта күпме кеше булганын, аннан күпме өстәмә җибәрелгәнен һ.б. төрле мәгълүматларны янәшә куйгач, очына чыга алдык. Ватан сугышында безнең Кораллы Көчләребез 8 миллион 405 мең кешесен җуйган. Моңа керә: һәлак булучылар, яралардан яки башкача үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар, әсирлектән кайтмаучылар. (Тулы югалтулар, тыныч халыкны да кертеп
— 27 миллион.) Моңа тагын берлектәшләребез — поляк, чехословак, болгар һ.б. сугышчылар арасындагы югалтуларны да өстәргә кирәк — монысы 195 мең. Җәмгысы 8 миллион 600 мең була. Германия армиясе исә 5,5 миллион кешесен, берлектәшләре
— финнар, венгрлар һ.б. — 1,2 миллион кешесен җуйган, җәмгысы — 6,7 миллион. Әйе, безнең югалтулар күбрәк. Әмма менә бу саннарга да игътибар итик. Немецлар үзләре үк биш миллион кешегезне әсир иттек дип язалар. Шуның 2 миллионы гына кире кайтарылды. Калганнары, димәк, үлгән һәм юк ителгән. Без исә, 2,5 миллион әсир алып, ике миллионын кире бирдек. Менә шуның исәбенә ул аерма!
Илфак ИБРАНИМОВ:
—Минем әткәй сугышта ике аягын калдырып кайтты. Бабам — сугышта һәлак булган. Әткәйнең бертуган абыйсы хәбәрсез югалды. Әткәй аны эзләтеп кайларга гына мөрәҗәгать итмәде. Тик нәтиҗәсе булмады.
Хәбәрсез югалганнар бик күп. Кайда булулары ачыкланмаган шәхесләр бик күп. Аларны оныклары, оныкларының оныклары эзли, кызыксына. Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?
Айсылу КӘБИРОВА:
— Бу мәсьәлә бүген аерым энтузиастлар кулында. Мисал өчен, Михаил Черепанов. Кайда гына чыгыш ясамасын, ул бер бик мөһим мәсьәләне күтәрә. Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар булырга тиеш түгел, ди. «Компромат» юк икән, алар һәлак булганнар исемлегенә кертелергә тиеш. Европа илләрендә бу эш эшләнде. Бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Бүгенге көнгә Татарстанда хәбәрсез югалган 190 мең кеше исәпләнә. Шуның 22 меңе — Казаннан.
Шаһинур МОСТАФИН:
— Уйландыра торган фаҗига бу. Ә бит мәшһүр генералиссимус Суворов: «Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугышны беткән дип санарга ярамый», — дигән үтә хикмәтле сүзләр әйтеп калдырган. Димәк, сугыш әле һаман да дәвам итә!..
Безгә батырларыбызны барларга, санларга, данларга вакыт!..
Шулай да... Сугышта һәлак булганнарны барлау йөзеннән, махсус эзләнү экспедицияләре оештыру, күп төбәкләрдә «Хәтер китабы» чыгарылу, партизаннар хәрәкәтендә, дошманга каршы яшерен оешмалар эшчәнлегендә катнашучылар, шулай үк әсирлектә булган, коллыкка куылган кешеләр турында яңа мәгълүматлар табылу, мәңге кереп булмастай тоелган серле архив ишекләренең ачылуы күңелләрдә якты өметләр уята. Һәлак булганнар һәм чын батырлар турында Галиҗәнап Вакыт үз сүзен өздереп әйтәчәк әле!..
Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән 11 мең 633 кешегә Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә. Алтын Йолдызга ия булучылар арасында Татарстан уллары һәм кызлары да
56
йөзәрләп санала.
Аларның тиңдәшсез, какшамас рухи ныклыгын, кыюлыгын-чыдамлыгын, Ватанга чиксез бирелгәнлеген күренекле хәрби эшлеклеләр дә югары бәяләделәр. Шулар арасыннан берничәсенең фикерләре белән танышып китик:
Советлар Союзы Маршалы Иван Степанович Конев: «...Татарстанда туган егетләр... арысланнар кебек сугышалар».
Советлар Союзы Маршалы Родион Яковлевич Малиновский: «...Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем, һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәштә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды».
Советлар Союзы Маршалы Леонид Александрович Говоров: «...Татар солдатларының сугышчан әзерлекләре иң югары бәягә лаеклы... Алар сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын — Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңү бәрабәренә үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугышчылары Ватан алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр...»
Менә шушындый сүзләрдән соң, биредә каршы якның фикерләрен турыдан- туры гәүдәләндерүче гап-гади немец ефрейторы Рудольф Вольтангның үзенең якыннарына язган хатыннан ике җөмлә китереп үтәсем килә: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем...» («Батырлар китабы», Казан, Татар. кит. нәшр., 1945 ел, 13, 21, 22, 26нчы битләр.)
Инде белгәнебезчә, татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булганнар. Сугышның иң хәлиткеч операцияләрендә дә татар хәрби командирлары күпләп катнашкан.
Баярак телгә алынган «Книга потерь» (М., 2010) дигән китаптагы мәгълүматларга караганда, сугыш чорында әсирлеккә эләккән татарларның саны нибары 2,2 процент кына булган икән (501нче бит).
Шушы фактлар үзләре үк безнең милләттәшләребезнең яу кырында, чыннан да, «арысланнар кебек сугышуларын» ышандырырлык итеп раслыйлар. Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгәннәр. «Тәмуг оясы»нда да сынатмаганнар. Әйтик, Советлар Союзы Геройларыннан Моабит төрмәсе тоткыны — легендар шагыйрь Муса Җәлил, Брест крепосте каһарманы Пётр Гаврилов (керәшен татары), Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры Николай Орлов (чын исеме — Гатаулла Минаев) иң авыр чакларда да коелып- югалып калмаулары белән бик күпләрне сокландырганнар. Аларның һәркайсы әсирлек газапларын татыган, әмма рухлары белән искиткеч көчле шәхесләр булып калганнар!
Әлеге каһарманнар — чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы-мактанычы. Еллар үткән саен, шундый батырларның фидакарьлеге белән кызыксыну үсә-көчәя бара...
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. XXI ГАСЫРДАН КАРАШ
57
Рәфикъ ЮНЫС:
— Янә Мәхмүт Гәрәевкә сүз бирик әле.
— Сугыш вакытында татар кешесе батыр булган дигән сүз дөрес. Сугыш вакытында йөзгә кызыллык китергән бер генә татар кешесен дә очраткан булмады. Бөек Ватан сугышында иң күп Советлар Союзы Геройлары да, орден-медальләр белән бүләкләнүчеләр дә, иң күп яраланучылар, үлүчеләр дә — татарлар (халык саныннан процентлар белән чыгарганда).
Илфак ИБРАЬИМОВ:
—Бу чыннан да шулай. Татарлар гына түгел, башка халыклар да .зур батырлыклар кылган. Мисал өчен, күптән түгел Ингушетия Республикасында булдык. Анда бу халыкның Бөек Ватан сугышында зур батырлыгын күрсәтә торган вакыйгалар турында ишетеп кайттык. Гыйбрәтле вакыйгалар! Таулыларның кыргый кавалерия дивизияләрен танк дивизиясенә каршы .җибәрәләр. Алар барысы да кырылып бетә. Шуңа бәйләп минем сездән тарихта шәхеснең роле турында ишетәсем килә. Бу хакта ни уйлыйсыз? Безнең сугышка әзерлексез керүебез, беренче мәлләрдәге .зур корбаннар, югалтулар өчен бердәнбер гаепле Сталинмы?
Айсылу КӘБИРОВА:
— Сталин сугышка 1928 елдан бирле әзерләнә. Дошманның СССРга 1941 елның 22 июнендә бәреп керүе фактик яктан караганда дөрес. Чынлыкта агрессия күптәннән килә. Сугыш көтмәгәндә башланды, дип әйтү дөрес түгел. Дәүләтебез кылган гамәлләре белән бу сугышка башын үзе тыга. СССРда кешене, кеше гомерен кайгырту мәсьәләсенә җиңел карыйлар. ГУЛАГ, репрессияләр
— моның ачык дәлиле. Сталин кешеләргә арзанлы ресурс итеп карый. Гаугалы тарихчы Панасенков искәрткәнчә, СССР территориясендә сугышның беренче корбаннары — үзебезнең гаскәрләр эше, чөнки дошман һөҗүм ясауга, безнекеләр безнекеләрне — чик буенда репрессиягә дучар булганнарны ата башлый.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ:
— Сугыш башлану мәсьәләсендә, миңа калса, идеологик каршылык ята. Советлар Союзында — репрессия. Германиядә
— яһүдләрне эзәрлекләү. Советлар Союзында символ
— Кызыл Йолдыз, Германиядә — фашистик свастика. Ике идеология бәрелеште.
Илфак ИБРАЬИМОВ:
— Хәзер элеккеге Совет илләренең кайберләрендә Бөек Ват ан сугышы белән бәйле т арихны юкка чыгару бара. һәйкәлләрне сүтәләр, дәреслекләрне үзгәртәләр. Польшадагы, Украинадагы хәлләрне ишетеп, күреп торабыз... Әллә безнең ил аларны фашизмнан
азат итүче түгелме?
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— СССР фашизмны җиңүдә төп рольне уйнады. Бу бәхәссез! Шул ук вакытта Германияне җиңгәннән соң, Совет хөкүмәте немец оккупациясеннән котылган илләргә нәрсә бирде соң? Азатлык, ирек түгел, ә яңа режим. Совет режимы. Моның белән канәгать булу мөмкин түгел. Шуңа күрә мин бүген һәйкәлләрне сүтүгә тарихка, сугышка ревизия дип түгел, ә сугыштан соң булган хәлләргә, вакыйгаларга ревизия дип карыйм.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ:
— Бүген сугыш һәм тыл ветераннары аз калып барса да, сугыш чоры балалары күп әле. Мин үзем дә шулар рәтенә керәм. Шул мохиттә үстек без. Сугыш вакытында тылдагы тормышның нинди булуын мин яхшы беләм. Хәерчелектә, коточкыч хәлдә яшәде халык. Бүгенге сөйләшүдә шуны искәрдем: сезнең — галимнәрнең тарихка булган мөнәсәбәтегез үзенчәлекле. Ул телевидение аша күрсәтелгән әңгәмәләрдән нык аерыла. Безнең сөйләшүдә шовинизм юк.
Әйе, бүген илдә Бөек Ватан сугышын идеаллаштыру тенденциясе күзәтелә. Чынлыкта исә әлеге сугыш гади халыкның үзен саклап калу өчен көрәшкә күтәрелүе иде. Халык үзен,
58
гаиләсен саклап калу өчен көрәште. Моны геройлык итеп карау дөрестер.
Илфак ИБРЛНИМОВ:
— Кайчандыр фронтовик язучы Григорий Бакланов: «Сугыш турында әлегәчә «окоп дөреслеге»язылмаган», — дигән иде. Сугыш вакыйгаларын чагылдырган әдәби әсәрләрдән кайсыларын аерып атый алыр идегез?
Хәнәфи БӘДИГЫЙ:
— Шәйхи Маннурның «Муса» романын аерып әйтер идем. Муса Җәлил поэзиясен тагын. Әмма сугыштан соң Совет власте чорында язылган әсәрләргә идеология йогынтысы бик көчле була. Алар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына объектив бәя бирә ала дип әйтмәс идем. Сугышны дөрес яктырткан әдәби әсәрләр безгә бик кирәк әле.
Шаһинур МОСТЛФИН:
— 1961 ел башыннан безнең татар балалары өчен «Яшь ленинчы» газетасы яңадан чыга башлады (дәһшәтле сугыш елларында ул вакытлыча туктап торган булган). Шул елның февралендә легендар патриот шагыйребез — Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 55 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр. Шул уңайдан яраткан газетабызда әлеге горур шәхескә багышланган матур-мәгънәле сәхифәләр чыкты. Укучы балаларның да каһарман әдипкә багышланган шигырьләре басылды. Шуннан соң үзем дә 1961 елның 20 февралендә «Муса Җәлилгә» дигән беренче шигыремне язып, «Яшь ленинчы»га җибәрдем. Тора-бара хикәяләр, пьесалар да яза башладым. Әнә шулай, олуг әдәбият дөньясына кереп киткәнемне сизми дә калдым. Шуңа күрә мин гомерем буена Муса Җәлилгә һәм тагын Габдрахман Әпсәләмов дигән искитмәле әдипкә бурычлымын. Габдрахман аганың «Ак төннәр», «Алтын йолдыз», «Газинур» исемле китаплары минем тормышымда зур роль уйнады. Г.Әпсәләмов сурәтләгән Карелия төбәгенә дүрт мәртәбә махсус экспедицияләр оештырып, моңарчы билгесез булган каһарманнарны эзләп таптык, аларга һәйкәлләр куйдык, данлы исемнәрен шәһәр- авыл урамнарына бирдек.
Яраткан язучыларымнан-остазларымнан Ләбибә Ихсанованы, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов, Рафаэль Мостафинны, талантлы шагыйрьләребез Шәүкәт Галиев белән Илдар Юзеевны бик сагынып һәм яратып искә алам.
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— Шамил Рәкыйповның язмаларын искә алыр идем. Әмма мин соңгы 20 елда сугыш турында язылган әдәби әсәрләрне укымаска тырышам. Шулай да сугыш турында иң шәп язылган, гениаль әсәр дип мин Ремаркның «На западном фронте без перемен»ын атар идем. Анда турыдан-туры сугыш бәрелешләре юк та шикелле, анда кеше язмышы тасвирлана. Сугышның афәтен кеше язмышы аша күрсәтә әлеге әсәр.
Тарихка багышлап язылган әдәби әсәр — ул әсәр язылган чорның чагылышы. Ул шул чорның сәясәте, психологиясе белән бәйле. Ул сугышны өйрәнү өчен түгел, ә әсәр язылган чорны өйрәнү өчен мөһим.
Әлфия ГЛЛЛӘМОВЛ:
— Заманында миңа Борис Васильевның «А зори здесь тихие» әсәре ошаган иде. Хәзер аның да сугышны мифлаштыруга нигезләнгән булуын аңладым.
Лйсылу КӘБИРОВЛ:
— Мәктәптә укыганда, Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» дигән әсәре нык тәэсир итте. Гомәр Бәшировның сугыш чорын чагылдырган «Намус» романында тормышны объектив чагылдырырга омтылыш сизелә. Тик менә тарих үзе дә мифларга таяна шул.
Илфак ИБРЛЬИМОВ:
— Әдәби әсәрләрдә тарихка, тарихи вакыйгаларга таяну ни дәрәҗәдә булырга тиеш?
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— Биредә төп мәсьәлә — җаваплылык һәм объективлык мәсьәләсе. Язучы ничек һәм нәрсәгә нигезләнеп яза бит әле. Генерал сугыш вакыйгалары турында бер төрле яза, солдат бөтенләй икенче төрле. Журналист боларның икесенекенә дә охшамаган фикер язарга мөмкин. Бу җаваплы эш. Шуңа күрә тарихи темага иҗат итүче язучы әзерлекле, фикерле булырга тиеш.
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ. XXI ГАСЫРДАН КАРАШ
59
Илфак ИБРЛЬИМОВ:
— Тарихчы яки язучы буларак, бүген ни турында укырга теләр идегез?
Әлфия ГЛЛЛӘМОВЛ:
— Сугыш турында язарга кирәк. Кешенең әйтер сүзе бар икән — әйтсен. Тик ул аны ничек итеп әйтә бит әле. Менә шунда хикмәт. Беренчедән, иҗат кешесенең таланты булырга тиеш. Икенчедән, ул сәяси амбицияләрдән өстен булсын, конъюнктурага бирешмәсен, әсәрне идеологизацияләүдән читтә торсын иде. Эчке һәм тышкы цензура аңа комачауламасын.
Батырлык турында да, батырлар турында да язарга кирәк. Бигрәк тә милли каһарманнарыбыз турында. Үзебезнең кече Ватаныбыз, якташлар сурәтләнсен иде әсәрләрдә. Әйе, вакыйгаларга объектив бәя бирергә, дөресен язу зарур.
Ветераннар белән очрашканда, әңгәмәләр корганда, шуны искәргәнем бар: теге яки бу бәрелеш, хәрби операция турында сөйләүдән бигрәк, алар күп чакрымнарга сузылган кичү-походларны, салкыннан газап чигүләрен, үлгән ат итен үзара бүлешүләрен, пуля астында немецларның күктән, самолёттан үз солдатларына дип аткан азык-төлекне эләктерергә тырышуларын, мәетләрне өеп ышык урын хәстәрләүләрен искә ала.
Сугыш — гайре-табигый күренеш, кешедә агрессивлык уяту. Ул — коточкыч хәл. Яшь буын менә шуны аңлап үссен иде.
Сугыш турында сөйләгәндә, елмаеп-көлеп искә алырлык мисаллар да булырга мөмкин. Мәсәлән, танышым фронтовик Әмирҗан ага Германиянең үзендә матур тәэсирләр калдыруын сөйли. «Сугыштан кайткач, коймабызны буядым. Немецлардан күреп кайттым», — ди ул. Тагын әле Әмирҗан ага Берлинда тешләрен алдырып, коронка куйдыра. Шул коронка 58 ел тора. Әсирлеккә эләккән совет солдатлары белән немец хатын-кызлары арасындагы мәхәббәт романнарын кая куясың? Чиста- саф хис белән, ихластан гашыйк булучылар аз булганмы?! Сугыш турында язарга алынгансың икән, иң элек аны сәяси структураларның үзара бәрелеше итеп карарга кирәк. Сугыш кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр арасында чик куймый.
Тылдагы авырлыклар турында бүгенге сөйләшүдә әйтелде инде. 50 еллык педагогик стажы булган бер укытучының сүзләрен оныта алмыйм. «Сугыш елларында тылда без күргәннәрнең иң яманы ни булганын беләсеңме? — диде ул, авыр сулап, — Юк, ачлык та, ялангачлык та түгел. Салкын мәктәпләрдә каз каурые белән газета поляларына язып азапланулар да түгел. Иң яманы — халыктан фронт өчен кирәк- ярак җыю иде. Җыймас идең, безне мәҗбүр итәләр. Комсомоллар, агитаторлар, имеш. Алты баласы белән өйдә ач утырган бер ананың соңгы бәрәңгесен тартып алгач, күзендәге нәфрәтне күрсәң. Юк, ул карашны мин мәңге оныта алмыйм». Менә шулай дип сөйләде чал чәчле мөгаллимә.
Яшәүнең, сынауларның соңгы чигенә килеп терәлгән кеше образы. Әдәбиятта шуны күрсәтәсе иде.
Лйсылу КӘБИРОВЛ:
— Архивларда утырганда, колхоз рәисләренең үз-үзенә кул салулары турындагы документларга да юлыктым. Үлемнең мондый юлын сайларга аларны кем мәҗбүр иткән соң? Хәлбуки, өй саен кереп, дәүләткә бирер өчен авылдашларының соңгы ипиен алып чыгып китәргә, ризыкны авызларыннан өзеп алырга аның кулы бармый. Бу эшне партия органнары ныклы контрольдә тота, аннары халык азык-төлекне үзе теләп бирә, диләр. Моңа охшаш фактлар турындагы материалларны бергә туплау мәсьәләсен Әлфия Галләмова 90нчы елларда ук күтәргән иде инде. Хәзер бу максатта мәктәпләрдә, югары уку йортларында бик күп эш-гамәлләр башкарыла. Сугыш турында һәркем үзенчә яза. Фактлар уңаймы, тискәреме, безгә аларның бөтенесен бергә туплап, мәгълүматлар банкы булдыру зарур. Киләчәк буыннар тарихчыларына бер таяныч булыр иде ул. Бу җәһәттән безнең архив идарәсе зур эш башкара. Совет чорында сугыш турында ике генә җыентык чыкты. Аның берсе
— «Татарская АССР в годы Великой Отечественной войны» (1948), икенчесе
— «Татария в период Великой Отечественной войны» (1963). 2004 елда «Татарстан один из арсеналов победы в Великой Отечественной войне» китабы дөнья күрде. Анда республикабыздагы оборона предприятиеләренең эшчәнлеге яктыртыла. Элек бу тема күләгәдә кала килде, чөнки бу хакта язарга ярамый иде. Без күпме самолёт эшләп чыгарылганын гына белә алдык. Предприятиеләр ничек, нинди шартларда эшләгән? Бу хакта язмадылар. 2009 елда — «Татарстан — Сталинграду» дип аталган документлар җыентыгы, 2010 елда — «Письма с фронта» (анда язучыларның да хатлары бар), 2011 елда — «Страницы
60
социальной истории Татарстана в годы Великой Отечественной войны» (бу китапның төзүчесе буларак шуны әйтә алам: анда республикабыздагы иҗтимагый-сәяси, шулай ук криминаль хәлгә бәя бирелә, хезмәт фронты да, балалар тормышы да яктыртыла), 2012 елда — татар халкының татар фронтовикларына язган хаты һәм аңа җавап, 2013 елда «Дети в эвакуации», басылып чыкты. Күптән түгел типографиягә «Сборник дневников и воспоминаний» тапшырылды. Күргәнегезчә, ел саен бер китап!
Илфак ИБРЛЬИМОВ:
— Илкүләм, дөньякүләм пацифизмга ничек ирешә алырбыз икән?
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— Моңа ирешү бик авыр булачак. Тарихыбыз, җәмгыятебез шундый ки, пацифизм дигән күренешне куркаклык, ниндидер тискәре күренеш дип кабул итә. Бер яктан караганда, моны аңлап була. Ләкин кешене пацифизм рухында ничек тәрбияләргә, кирәкме ул безнең җәмгыятькә, нәтиҗә бирерме? Болар бик катлаулы сораулар.
Хәнәфи БӘДИГЫЙ:
— Сугышка карата нәфрәт булырга тиеш.
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ:
— Сугышка карата нәфрәт бездә тәрбияләнми, киресенчә, «героизация» бара.
Илфак ИБРЛЬИМОВ:
— Сугыш темасы — бик олы тема, шактый куркыныч тема. Сугыш турында язмаган язучы юктыр да. Без әлегәчә журналда фронтовикларның хатларына зур урын бирдек. «Казан утлары» язучылар өчен дә, тарихчылар өчен дә бер мәйдан булыр!..
Вакыйф НУРИЕВ әзерләде.
Габдрахман Әпсәләмов:
— Мин журналга Бөек Ватан сугышы алдыннан килдем һәм аның аппаратында эшли башладым. Журналны халык никадәр яратканын сугыш елларында үз күзем белән күрдем. Бу хакта фронттан кайткач, «Кызыл Татарстан»1 газетасында «Совет әдәбияты»6 7 журналы турында «Солдат хатлары» дигән мәкалә дә бастырган идем. Гаҗәп ул хатлар!
1972