Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ

ИСТӘЛЕКЛӘР
Мин янә Мәрзияле
Хәтеремнән Валя ерагайганнан-ерагая бара. Хәдияне дә исемә төшермим. Ә Мәрзия сагындыра. Аңла инде шуннан соң бу адәм баласын!
Өч хатамның берсен төзәтергә вакыт. Мәрзия белән хыялланып, үземә-үзем биргән вәгъдәмне үтәп, аңарга хат яздым. Эчә торган коеңа төкермә дигәннәре шулдыр инде. Җавабы да озак көттермәде. «Мин сине элеккечә яратам, зинһар, ышан!» — дигән җөмләсен укыгач, җаным эреп киткәндәй булды. Һәм күземне яшь басты. Болай булгач, нигә рәхәтләнеп бергә яшәмәскә ди әле? Фатирны карап, аш-су пешереп, миңа якын иптәш булыр. Үземне инде тыйнаграк тотар вакыт. Хатын-кызларны картайткан да, яшәрткән дә ирләр ди бит. Хәзерге урыслашкан татар балалары халкыбызның андый акыл хәзинәләрен юньләп белмиләр. Аңлы рәвештә телебезгә хыянәт итеп, үзләрен-үзләре талаган булып чыгалар... Аһ, нәрсәләрдән, нинди гәүһәрләрдән үзебезне-үзебез мәхрүм итәбез! Кызганырлык та, үкенерлек тә. Нишләргә белмәгән чакларда халкыбыз иҗаты менә дигән киңәшче була ала ич! Халкыбызның тәүге саф инешләрен янә барлап, файдаланырлык вакыт түгелме?
Инде ни күрсәм дә күрермен, чакырам никахлашкан Мәрзиямне! Әлегә язмышыбызның калган өлеше үз кулыбызда ич. Уйладым да тәвәккәлләп ташка уйдым. Ерак гарнизон тормышы яктырып киткәндәй булды. Тылсымлы мәхәббәт бар нәрсәгә ямь бирә, сүрелгән җаннарга өмет очкынын өрә. Бик күп нәрсәләргә сәләтле ул мәхәббәт дигән могҗиза!.. Мәрзиянең шул хаты килүгә, хәрбиләр кассасыннан бушлай билет алу кәгазьләрен конвертка салып юлладым да түземсезлек белән өлешемә төшкән көмешемне көтә башладым. Ара якын түгел, хатлар озак йөриләр. Көтәргә туры килә. Нишләп йөри икән ул анда? Һаман шул «Светлана» фирмасы эшендәдер инде. Акчасының очын- очка ялгап кына яшидер... Теге хатын минекен алуга ук язган, ахры. «Ышан, зинһар» дигән сүзләре исемә төшә дә елмаям.
Ике атнадан артык вакыт үтүгә, Мәрзиянең телеграммасы килде: «Юлга чыктым, каршыла!» — диелгән. Ә кайчан каршыларга икәне әйтелмәгән...
Поезды Белогорск аша Хабаровскига төн уртасында уза. Бер тәүлектән соң баш инженер подполковник Мураловтан кечкенә автобусыбызны сорап, Белогорскига элдердем. Көтәм. Поезд килеп туктады — Мәрзия юк! Икенче
Ахыры. Башы узган санда.
Әнәс
Х ә с ә н о в
ӘНӘС ХӘСӘН
төнне тагы барам. Поезд килеп туктый, үч иткәндәй, Мәрзия юк! Менә тамаша! Тиле баш аякларга тынгылык бирми шул.
Оятсызланып өченче тапкыр автобусны сорарга базмадым. Кичтән Белогорск автобусына утырып тагы киттем. Поездны арлы-бирле йөренеп көтәм. Менә ул ерактан ыжгырып һәм давыл куптарып, прожекторы белән караңгылыкны бораулап килә. Әкренәя һәм теләр-теләмәс кенә, көпчәкләрен шыгырдатып туктый. Унөченче, хәрбиләр вагоны янына йөгерәм. Бер кеше төшә, икенчесе... Аллага шөкер, менә Мәрзия дә ишектән күренде. Башында ак калфак. Татар баласы ич! Ул, берни булмагандай, тулган ай кебек елмая. «Көттердең!» — дим. Чемоданын тотып, автобус тукталышына юнәләбез. Вокзал ябык. Имансызлар кыш уртасында ремонт ясарга керешкәннәр! Үтә суык төндә иртәнге бишкә хәтле кылка автобусларын көтәсе. Кар ява башлады. Көтәбез. Мәрзиянең аякларында йон оекбашлар һәм «румынкалар», ә минекеләрендә — чолгавычлар һәм күн итекләр... Бармаклар туңа...
Кыш бабай биетә генә — тыпырдашабыз. Менә кечкенә автобус килеп туктады. Халык бер-берсен сыта-сыта эченә ыргыла. Каян җыелганнар диген! Без дә кешеләр араларына кысыла-кысыла кереп урын алабыз. Бусы булды! Утыруга, Мәрзиянең румынкаларын салдырып, аякларын җылытырга бот араларыма кыстырып, шинель итәкләре белән каплыйм. Возжаевкага килеп төшәрәк аякларга җан керде һәм алар кызып ук киттеләр. Ярый әле өшетмәдек! Югыйсә бармакларым өшегәне бар инде. Тиеннәрне кызганмый, телеграмманы белеп бирергә кирәк аны! Жылы бүлмәгә керүгә, чәй кайнатырга куйдым. Ризыкны өстәлгә алдан ук аныклап, каплап куйган идем. Ашый һәм эчә торгач, тәмам җылындык. Менә шуннан соң, Мисыр күгәрченнәре булмасак та, гөрләшеп яши башладык. Яңарып киткән сөю кавыштыра икән ул. Ирексездән исемә Төхфәтуллин төште дә, елмаеп җибәрдем. Кодрәтле партия вәкиленең кулыннан килмәгәнне язмыш үзе булдырды. Инде без бергә, Хак Тәгалә бәхетебездән генә аера күрмәсен! Тузга язылмаган «парлык кануны» («закон парности») буенча бу «Happi епб»ның параллель нәтиҗәсе дә була. Бераздан: «Хәдия казакъ егетенә тормышка чыккан!» — дигән хәбәр ишеттем. Бер кыз бала да тапкан, имеш. Менә шулай ул да үзенең оясын корып, көн күрә башлаган. Ник куанмаска ди?
Берничә көннән соң Мәрзиянең зур фанер тартмасы белән багажы килде. Анда байтак кирәкле әйберләре һәм өшегән әфлисуннар бар иде. Тагы да күңеллерәк булып китте. Өйдә йорт эшләрен башкарып, җылы ризык хәстәрләп, сине көтеп утыручы булгач, шәп инде. Мәрзия эшләмәсә дә, әтиләргә җибәрсәк тә, акчабыз көн күрергә җитә, чөнки казна фатир күпкә арзанга төшә. Аннары хезмәт хакы да бераз артты. Кибеткә үзе йөри, мунчага һәм клубка — бергә инде.
Гарнизон бер тату гаилә кебек яши. Хезмәттә һәм ялда барыбыз да бергә диярлек. Клубка полк командиры Барабанщиков (булачак генерал), штаб начальнигы Орёл хатыннары һәм замполитлары белән бәйрәм тамашасына чыккан сыман йөриләр. Өйләрендә сәрхушләнеп утыручылар сирәк. Частьларыбыз биредә вакытлыча гына. Бөтен плитәле юллар, ракета комплекслары, «ГЧ»лар технологик залы, бүтән корал, ягулыклар, кием-салым, азык-төлек складлары вә казармалар яшерен рәвештә тайга эчендә көн-төн төзелә. Ә офицерларның торасы шәһәрчеге («унынчы объект») — йортлары, кунакханәләре, ашханә-кафелары, кибетләре, клублары, мәктәп-балалар бакчалары Ледяная ярымстанциядән ун чакрым читтәрәк корыла. Башкаларга бу бигрәк зур төзелешне «прикрытие риваяте» буенча «йортлар комбинаты» салына дип кенә аңлаталар.
Ярымстанциянең исеме мәңгелек туң җирдә булганлыктан килә. Бераз җирне тирәнрәк казысалар, җәй уртасында да эреми торган бозланып каткан җиргә 140
ӘНӘС ХӘСӘН
140
(дөресрәге калын боз линзасына) төртеләләр. Мондый галәмәт Сковородино станциясеннән башлана һәм бирегә тикле җитә. Бу — узган бозлык дәверенең эзе, җәйге җылы көннәрдә җирнең шактый өлеше сазлыкка әверелә. Менә шунда, ЦК күзәтүе астында Оборона министрлыгы эшләре кызу, удар рәвештә алып барыла да инде. Мәскәүдән махсус комиссияләр гел килеп кенә торалар. Янәсе, АКШ империалистлары без мыштырдаганны көтеп тормаслар!
Сугыш чыгаруларыннан бик шикләнәләр. Хисапсыз стройбатлар, туктаусыз диярлек, тоткыннар кебек эшлиләр. Эшләре дә, тормышлары да үтә авыр, һич кызыгырлык түгел. Тайга уртасында, бозлавык вә сазлыклар өстендә шундый авыр олы эшләрне башкарып кара әле!.. Чирләүчеләр күп, фаҗигаләр дә гел булып тора. Тынгысыз юлларда машиналар бер-берсенә бәреләләр, бензовозлар янгалый. Зур төзелешләр андый бәла-казаларсыз булмыйлардыр да. Мондый ашыгыч «салкын сугыш» хәрәкәте бөтен ил киңлегендә диярлек алып барыла. Стратегик ракета частьларын акылга сыймаслык, яшәргә уңайсыз, кулланырга яраксыз диярлек җирләргә урнаштыралар. Күбесенчә цивилизация учак-үзәкләреннән ерак җирләрдә. Менә шул чакта уйлап чыгарыла да инде бер табышмак. «Таулар араларында, чүл-тайгаларда, чәнечкеле тимер чыбык боҗралары эчендә яшиләр. Киптерелгән ризык белән тукланалар. Кемнәр ул?»
— дип сорауга, — «Ракетачылар!» — дияргә кирәк...
Берничә елдан соң, Стратегик ракета гаскәрләре аякларына баскач, тормыш яклары җайланды. Бөтен шартлар диярлек шәһәр тормышына якынлашты. Ләкин мәдәният үзәкләреннән ераклык һәм шәһәрчекләрнең ябык-йомыклыгы, пропуск режимы тормышыбызны колонияләргә тиңләштерә иде.
Йортларыбыз төзелеп бетсә, без дә шунда, урман эченә кереп урнашырга әзерләнәбез. Әлегә офицерларыбыз берәр атнага командировкага барып, үзебезгә тиешле бина-корылмаларны күзәтеп-тикшереп йөриләр. Сафка керә барган берсен актлап үз кармакларына алалар. Бераздан халкыбыз анда күбәя башлагач һәм хәрбиләребез кизү тора башлагач, миңа да шунда барып йөрергә туры килә. Язга чыкканчы частьның төп өлеше һәм гаиләләребез Возжаевка шәһәрчегендә яшиләр. Әлегә тормышыбыз ярыйсы болай. Итне военторг атнасына бер китерә. Виктория җиләгеннән пешерелгән болгар конфитюрлары вә Кытай-Япун алмалары белән тәэмин итә. Конфитюр килолы калай кәнсир савытларында. Алмалары егермешәр килолы, дөге кибәкле әрҗәләрдә. Вакланып тормыйбыз инде. Конфитюрын да, икешәр әрҗә алмасын да чанага салып алып кайтабыз.
Хезмәтем, әйтмәгәнем булсын, авыр түгел. Киләчәк сынаулар алда әле. Тик шунысы бар: үзебезне «олы җирдән» аерылган нәүмизләр күк хис итәбез. Лазаретыбыздан каты авыруларны Белогорск госпиталенә озатабыз. Барган саен каладан яңа медицина китапларын да алабыз. Тик алар монда сирәк килә. Лазаретның табиблары, барысы да диярлек, әле яшь, тәҗрибәсезрәк белгечләр.
Начальнигы капитан Панкратов һәм рентгенологы капитан Якименко
— миннән бер ел элек академиябезне тәмамлаган офицерлар. 1960 елны урынга билгеләүләр безнекенә караганда әйбәтрәк булган икән шул. Үзебезнең «академикларны» очратсаң, агай-энеңне очраткан кебек була икән! Панкратов хәйләкәррәк һәм эш дип артык борчылмый торган кеше. Күбрәк үз мәнфәгатьләре белән мәшгуль. Колхоз председателе улы, Ульян өлкәсеннән. Хатынын гел көнли. Ул — аның икенче ире, шулай булса да, урлап китмәгәйләре дип шөбһәләнә. Беркөнне хәтта фатирларында бикләп калдырган! Тиздән аны, булдыра алмагач, Братаненко эпидемиолог эшенә күчерде һәм укырга юллады. Аның урынына Уссурийскидан майор Муравчикны утырттылар. Без аны үзара «буравчик» дип атый башладык. Тулы медицина белемен күптән онытып бетергән, ләкин кеше кулын һәм эш урынын бик шәп куллана белә. — Бу карт яһүд төлкесе миңа: «Хасанчик!» — дип эндәшкән була. Ул да — хатынының икенче ире. Күсе тешле, үсеп килгән ике кызлары бар.
Якименко — гадел, тырыш, эшчән һәм җайлы хохол заты. Игезәк малайларын
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
141
үстерә. Спортчы — спорт йөрүе белән мавыга. Ике елдан соң аны Мәскәү янындагы Красногорск хәрби госпиталенә алдылар. Шулай кирәк ул! Эш сөя торган адәмнәрне гел түргә уздырырга кирәк!
Хирург өлкән лейтенант Росщункин да Сарытауның мед. факультетын һәм хирургия курсын күптән түгел генә тәмамлаган кеше. «Үгез сөтен» чөмерергә ярата. Бирегә хезмәткә алынганда, ул бик көлке хәлгә калган булган. Белогорскига килүгә иң әүвәле ресторанга юнәлә. Анда бер өстәл артында ялгыз, яшьрәк кыяфәтле полковник ашап утыруын күреп, бу да янына килеп, рөхсәт алып утыра. Заказ бирүгә берне тондырып та җибәрә һәм, кызып, полковник белән әңгәмәгә керергә тотына. Тапкан үзенә тиңне! «Дөрес микән, иптәш полковник, мондагы дивизия командиры Горбунов эт икән диләр?»
Теге ашап бетергәч, дәшми генә чыгып китә. Янәшә өстәл артындагы офицерлар пырхылдап көлеп җибәрәләр. Чыгып киткән полковник үзе үк Горбунов икән бит! Теленә тилчә чыккан Росщункинның чираттагы партконференциядә тетмәсен тетәләр... Ялкау иде ул. Берәр зуррак операция күздә тотылса, андый авыруны кичекми Белогорскига озата иде. Менә шуның белән Мәрзиягә аппендицит операциясен ясарга туры килде. Болай булды бу. Беркөнне Мәрзия кинәт, эчем авырта дип, чирләп китте. Чире аппендицитка охшаган. Тукта әле, Росщункин һәм гинеколог булып кыланган Быкова да карасыннар, дим. Болар да минем белән килештеләр. Юлы начар, утыз чакрым булса да, госпитальга илтим, дим. Мәрзия исә: «Авыртуга чыдый алмам!»
— ди. Әйе, юлы сикәлтәле шул, бик авырга киләчәк. Менә шулай операцияне лазаретта ясарга туры килде. Ярый әле шома гына үтте. Аппендиксы әз үзгәргән иде. Гаеп бөерендә яки аналыгыңда булган, ахры. Бу өч әгъза янәшәдә булганга күрә, чирләп китүләре бер-берсенә охшашлы, башта, өстәмә махсус тикшерүләр, рентген-анализлар ясамый, аеруы кыен. Ахырда, тора-бара Мәрзиянең бөер вә аналык трубкасының чирләре дә ачыкланды.
Ул Быкова надан һәм бер тырбык нәмәстә булып чыкты. Ире татар, РТБ офицеры, фамилиясе дә Хәсәнов иде. Озакламый аерылдылар.
Операциядән соң терелгәч, Мәрзия туганнарына хат язган. Энесе Зәки операциягә катнашуымны белгәч: «Уңмаса, мин аны судка биргән булыр идем!»
— дип шапырынган. Ә ул аппендицит операциясен кайберәүләр авырмаганда да ясаталар, җайсыз чакта чирләп китмәгәе дип. Эквадор армиясендә исә аны мәҗбүри бөтен солдатларга да ясаталар дип укыганым бар. Шулай итеп Зәки җизнәсен судка бирми калды. Ахмак! Авыруларга махсус рәвештә зарар китерүче табиблар, гомумән, бар микән ул? Булса, алар «СС» гаскәрләрендә вә Берия КГБсында гына булгандыр. Табиблыкка укыган һәм Гиппократ антын биргән кешеләр җәлладлар түгел. Кешегә операцияләрне ясарга белем, акыл, батырлык һәм көч кирәк. Мәрхәмәтле булуым да, зарури батырлыгым һәм белемем һәрвакыт җитсә дә, миңа кан чәчрәтеп, тере тәнне кисү кыен иде. Шуңа күрә хирург буласым килмәде минем. Ә инде операциянең зарары тия калса, моның объектив сәбәпләре була ала. Һәм — субъектив сәбәпләр дә. Әйтик, ялгышу, маһирлык, тәҗрибә җитмәү.
Әле шунысы бар: операцияләрне җансыз машина ясамый бит, ә, киресенчә, шундый ук булмаса да, адәм ясый! Моны онытмыйк. Мәрзиягә кагылганда, аңарга кайчан да, шиксез, ул аппендицит операциясен ясарга туры килер иде. Чөнки уң ягындагы бөеренә таш утырып, пиелонефрит булды һәм хатын-кыз чирләре белән интекте. Мондый очракта аппендикс та ялкынсыныр иде!
Росщункинга килгәндә, хәрби медицинабыз уңмады аңардан. Без аннан киткәч, тора-бара ул эчүгә сабышып, тәмам сәрхушкә әверелгән. Ахырда, хатыны да баласы белән ташлап киткән дип ишеттем...
Яңа ел бәйрәмен уздырганнан соң, Мәскәүдән телеграмма килде: «капитан» булуым белән котладылар. Бик вакытлы, акчаны мулрак тотарга була. Ракета гаскәрендә званиеләрне тоткарламаска тырышалар иде.
ӘНӘС ХӘСӘН
142
Күчәсе урынга командировкага поезд белән Поздеевка, Серышево, Свободный аша миңа да йөрергә чират җитте. Яңа урында байтак корылмалар эшләнеп беткән инде. Безнең «ГЧ» склады янына тимер юл тармагы салынган (тупик). Шул юлда өр-яңа пассажир вагоннары тезелеп тора, рестораны да бар. Бүлмәле вагоннарда офицерларыбыз яшиләр, ә плацкартлыларында — солдат-сержантлар. Бер бүлмәдә медпункт ачтым, янәшәсендә — дүрт урынлы вакытлыча изолятор. Биредә саф һава, җирне ап-пак кар мамыгы каплаган. Урман эчендә тынлык. Шәрә агачлар һәм акка төренгәләгән чыршылар араларында борчулы күкшәләр ыгы-зыгы килә. Эчтәрәк тукран тукылдап азаплана. Тырышмый гына тамак туйдырып булмый шул. Менә шушы гаҗәп тынлыкта без олы сугыш буласын көтеп, бик ашыгыч рәвештә коралланып маташабыз. Биредә эшем артык күп түгел. Ашханәбезне (вагон-ресторанны) тәртиптә тоту, авыруларны кабул итү (алар да күп түгел). Аннары көн дә бер төркем солдатларны санитар машинага утыртып, стройбат поликлиникасына (җиде чакрым) рентгенга, теш табибына һәм, кирәкләре чыкса, башкаларына да күрсәтергә алып йөрим. Атнага бер офицерларга һәм солдатларга ВМП дәресләрен бирәм. Күмәк хәрби коллективны таза тотар өчен мәшәкате күп. Әйтик, солдатларны мунчага кертер алдыннан анда мунчала-ләгәннәренә хәтле дезинфекция ясарга кирәк. Чишендергәндә тиреләре таза булмаганнарны аерып дәвалыйсың, аларны башкалардан соңрак юындырасың. Санинструктор, мунча кергәннән соң тырнакларын кистерә, кирәк исә, суелган җирләре, бетчә- мазарларын йод белән сөртеп бәйли. Солдатларны үз балаларыңны караган күк тәрбияләргә туры килә, кирәкле киңәшләр бирәсең. Шуңа күрә, әйтмәгәнем булсын, йогышлы чирләр юк, грипп, ОРЗ белән авыручылар да аз. Орёл һәм офицерлар белән мөнәсәбәтләр яхшы, мине ихтирам итәләр. Солдатларыбыз тәртипле, Петропавловск-Камчатка һәм Уссурийскидан. Үз иткәнемне сизәләр. Елан җылыга ияләшкән кебек, миңа гел: «Иптәш капитан!» — дип кенә торалар. Аларга монда минем белән тынычрак. Монда да военторг кибет ачты. Мәрзия янына өчәр көнгә кайтып йөрим. Ысланган эре симез кета түшкәләрен һәм башка кирәк-яракларны алып кайтам. Күз тимәгәе, тормыш бер җайлангач гөрли генә. Частебез һаман ике өлешкә аерылган әле. Шулай ике арада арлы-бирле хезмәт итеп йөри торгач, кыш та үтте. Язга чыктык. Гөрләвекләр акканда, бер мәлне су үткәргечтә сулары бозылды. Кайберәүләрнең эчләре киткәләде. Былтыр үзем дә бер атна Белогорск госпиталендә ятып чыккан идем. Шәһәрчекнең суүткәргече искергән шул. Өстәмә чаралар күрергә туры килә.
Мәскәүдән яңа урыныбызга комиссияләр килеп тора. Ә инде хәрби галимнәр, проектчылар, ракета белгечләре һәм Кораллы көчләрнең җаваплы вәкилләре ракета комплексларында даими рәвештә кысылып яшиләр. Хезмәт итүчеләргә алар барысы да авырга төшә. Алар бит кеше җилкәсенә атланып, кеше куллары белән эшләргә күнеккәннәр — күрсәтмәләр һәм боерыклар бирергә остарып беткәннәр. Үзләре моны «булышу» диләр. Җитмәсә, үзләрен балаларны караган кебек карап торырга кирәк. Ә кайберләре ике яклы пычак булып, Мәскәүләренә кайткач, әләкләүдән дә тартынмыйлар!..
Тайга эчендә күп тармаклы, төзелеп бетмәгән юлларны әзмәвердәй көчле КРАЗ-МАЗ-Урал-ЧТЗлар тәмам баткаклыкка әверелдергәннәр. Юллар шулай өзелеп торганда, бер төркем дәрәҗәле партия вә совет җитәкчеләре һәм генераллар белән Политбюро әгъзасы Козлов килде. Кара «Волга» лар кәрваны әллә кайларга сузылды. Юлның ике ягында эшләүче стройбат солдатлары, гражданский бригадирлары, офицерлар авызларын ачып, гаҗәпсенеп карап торалар. Әйтерсең, күктән ят галәм вәкилләре иңгән! Машиналар боламыкланган пычракка бата-бата, түшләре белән көчкә шуалар. Ахырда алдагы машина үкерә-үкерә, пычрак сиптереп, көпчәкләре белән күмелеп батты. Кәрван туктады. Арттагы машиналардан шинель итәкләрен күтәреп, генераллар һәм полковниклар чыгып, тездән батып, тегене этәргә тотындылар. Машинаның арткы урындыгында эшләпәле, тулы яңаклы юантыгырак кеше бүлтәеп утыра. Шайтаннарга охшаган, пычранып-өтелеп беткән стройбат
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
143
солдатлары исләре китеп карап торалар. Аларга полковнигың ни дә генералың ни! Үзләренең җитәкчеләренә дә көчкә буйсыналар. Шунда берсе читтәрәк басып торган генералдан: «Иптәш генерал, нигә соң әле генераллар машиналарыннан төшеп, этәреп маташканда, теге эшләпә машинасында утыра бирә?» — дип сорый. Генерал исә: «Ә синең, улым, политдәресләрдә Ленин бүлмәсендә булганың, кулыңа гәҗитләр тотканың, Политбюро әгъзаларының сурәтләрен күргәнең юкмыни? Яхшырак кара әле, бәлки, танырсың?» — ди. Солдат: «Без монда ата-аналарыбызны да оныта яздык, ә политдәресләр уку комбинатында гына булгалады!» — ди. «Бу бит иптәш Хрущёвның уң кулы — Козлов!» «Ә-ә, безгә барыбер!..» Әңгәмә төгәлләнә.
Менә шулай, Рәсәй бу, агай-энеләр, алдынгы илләрдәге кебек төзелешләрне юллардан башламыйлар! Башта җирне казып-актарып утыралар да, «төзедек» дип рапорт биргәннән соң, еллар буе канау-баткакларга бата-чума йөриләр! Үзләре дә: «Дуңгыз пычраксыз тора алмый!» — диләр.
Козловның килүе ни белән тәмамланганын төгәл әйтә алмыйм. Әлбәттә, өлкән хәрби һәм җирле граждан җитәкчеләре белән, «кыйммәтле» күрсәтмәләр биреп, киңәшмә уздыргандыр да төзелешне тизләтү һәм хәрби әзерлекне төрле яктан тулысынча тәэмин итүгә файдасы тими калмагандыр. Җир шарының ташкүмер кебек кызган чагы иде. АКШ белән кискен рәвештә ачыктан-ачык ярышу бара. Ике як та кораллы көчләрен үстерә-ныгыталар. Кем куәтлерәк булыр? Мондый очракта артка калу — харап булу дигән сүз.
Тагы шундыйрак кызык вакыйга Возжаевкада булып алды. Ракета гаскәренең (РГ) Яңа Главкомы — Советлар Союзы маршалы Москаленконы көтәбез. Бу урынга ул 1960 елның 23 октябрендә Тюратамда һәлак булган артиллериянең баш маршалы М.Неделиннан соң билгеләнә. Москаленко — Н.Хрущёвның якын, ышанычлы кешесе. Аны усал телләр «сарай маршалы» дип тә атадылар. Ул Бөек Ватан сугышына актив катнашуы һәм канэчкеч Берияне атып үтергәнче Мәскәү гауптвахтасында сакта тотуы белән мәгълүм. Аның турында Мәскәүдә хезмәт итүчеләр: «Ул, ниндидер чире булу сәбәпле, бик туңучан» — диләр иде. Перхушководагы штаб кабинетында йомшак урындыгын һәм өстәл астын электр җылыткычлары белән җиһазлаганнар. Мәскәүдәге кабинетыннан яки фатирыннан чыгар алдыннан, адъютанты Перхушково штабына шалтырата икән, шуннан соң кабинет вә урындык җылылыгын 22 градуска тикле җиткерә башлыйлар икән! Мәскәүдәге кабинетыннан Ракета гаскәре штабына атнага ике- өч тапкыр килеп рапорт алып, мөһимрәк кәгазь-приказларга кул куеп, тиешле күрсәтмәләр биреп, бер-ике сәгать утырганнан соң кайтып китә икән. Билгеле, ул ошбу гаскәр белгече түгел, чөнки махсус белеме юк. Менә шул шәхесне командирларыбыз дер калтырап көтәләр. Менә Белогорскидан чыгуы турында безгә шалтыраталар. Портупеясен буган капкорсаклы, бурлат йөзле Орёл юл белән штаб арасындагы чирәмгә офицерларын алдан ук тезеп куйды. Моны армиядә «ефрейторский зазор» диләр. Кулындагы рапортын ятлый. Формам сезнекеннән үзгә дип, сафтан чыгып, капка янында арттанрак карап торам. Руслар әйтәләр бит: «Патшалардан ераграк тор — башың исән калыр!» — дип.
Менә кара җиңел машина, аның артыннан комдив Горбунов машинасы да килеп арырак туктадылар. Алдагы машинаны йөртүче старшина тиз генә сикереп чыкты, кулында ал бәрхет кисәге. Ул машинаның безнең яктагы ишеген ачты. Машина баскычына эчтән күн итекле аяк чыгып басты. Старшина җәһәт кенә бәрхет белән аны ялтыратып алды. Баскычка икенче итек басты. Старшина аны да ялтыратты да читкәрәк тайпылып үрә басты. Ниһаять, зур фуражкалы, ялтыравыклы маршал билгеләре белән бизәлгән киемнән кечерәк итекләр иясе үзе төшеп басты һәм саф янына юнәлде. Орёл сафны үрә катырып, маршал каршына йөгереп, аннары строевой адымга күчеп шып туктады һәм бүртенеп рапорт бирде. Маршал саф белән исәнләште. Саф, гау-гау килеп, сәламен кайтарды. Маршал: «Хәлләр ничек, сораулар бармы?» — дип сорады. Буламы соң, алдан ук кисәтеп куелгач! Шуннан соң ул
ӘНӘС ХӘСӘН
144
уңышлар теләп һәм тагы нидер әйтеп, машинасына юнәлде. Горбунов та артыннан калмый. Орёл бераз озатып барырга рөхсәт сорады. Шуннан машиналар кузгалып киттеләр. Итеген саф алдында холуеннан ялтыраттыруы сафны хөрмәтләве булды микән?
Солдатларга старшиналар: «Саф — ул изге урын!» — дип тукып торалар иде. Миндә бу хәл авыр хис калдырды. Алар киттеләр, ә сөйләшүләр исә байтакка сузылды. Тере маршалны көн дә күрмисең бит! Хәтеремдә шул итекләре вә тугралы, зур йолдызлы чигелгән маршал погоннары уелып калды, Кораллы Көчләребезнең яңа, бик мөһим тармагы — Стратегик ракета гаскәре белән идарә итүчеләрнең төрлесе булды. Мисал өчен генә булса да әйтим, гаскәр РВ штабының РТБлар бүлеге начальнигы карт генерал-полковник Балядко иде. Ул байтак еллар кавалерияда хезмәт иткән һәм андагы гадәтләр канына сеңгән. Безнең технологик залга килеп керүгә, ни эшләргә белмәвеннән, атом төшле «ГЧ»ларны, самавырларын, чисталыкларын тикшергән кебек, кулъяулыгы белән сөртеп маташты! Хәер, аны озакламый лаеклы ялга озаттылар. Ә андыйлар бездә әз булмады.
Ракета гаскәре яшь әле
Яңа барлыкка килеп, аягына баса башлаган РГда гади генә мәсьәләләр хакында югарыда җитди бәхәсләр барганын ишетә идек. Башта көн кадагына мондый мәсьәлә эленгән: РВ хәрбиләрен нинди формага киендерергә? Тәкъдимнәрнең төрлесе булган. Шуларның берсе — Николай Икенче чорындагы атлы казаклар формасы! Ул киемнәр Беренче Бөтендөнья сугышыннан бирле хәрби складларда сакланып яталар, имеш! Ахырда тупчылар формасына киендерергә булалар. Әле мин РГга хезмәт итәргә килгәндә дә полкларда һәм РТБларда мотопехота, очучылар, диңгезчеләр формаларын кигән офицерларны очратырга мөмкин иде. Кайсы-кайда кыскартылган бит!.. Тора-бара әкренләп аларны да тупчылар киеменә киендерделәр. Без медиклар исә үзебезнең яшел төс кертелгән формада җитмешенче елга хәтле кала бирдек. Хәер, безгә дә бер мәлне кара тасмалы тупчылар фуражка-погон-петлицалары кигезеп маташканнар иде. Барып чыкмады. Ә мин аларны алырга өлгермәдем дә.
Тагы бер мәсьәлә турында бәхәс куба: РГ частьларын нинди калып-рәвештә төзергә? АКШ үрнәге буенчамы? Аларда РГ авиациядәгечә бүленгән. Безнекеләр ахырда артиллерия гаскәре төзелешен — батарея, дивизион, полк — калып итеп алалар.
Соңрак башка мәсьәләләр дә барлыкка килде. Әйтик, РТБларга байрак бирү мәсьәләсе. Алар моңарчы байраксыз хәрби частьлар иде. Әләмсез нинди мөстәкыйль хәрби часть булсын ди? Ә байраклы булгач, начальнигы да папахалы, ягъни полковник булырга тиеш. Аннары, армиянең сәяси җитәкчелек өлешен нык кыскан оборона министры Г.Жуков 1957 елны министрлыктан сөрелгәч, политурынбасарларның саны арттырылды һәм 50-75 кешеле аерым хәрби оешмаларга берәр политхезмәткәр офицер өстәлде. Бу инде чамадан тыш узыну булды, чөнки тәртип моңа карап кына ныгымады. Мин гомеремдә чын мәгънәсендәге эшчән, кеше күңеленә үтеп керерлек политхезмәткәрләрне сирәк очраттым. Аларның күбесенә мөгаллимлек һәм психолог сәләте җитмәде. Күбесенең махсус белеме дә юк иде. Байтакларында тиешле кешелеклелек сыйфатлары да булмады. Элек поплардан көлгән кебек, тикмәгә генә алар турында мәзәкләр сөйләмиләр иде. Орёлның политурынбасары майор Туркинның исеме җисеменә искитәрлек туры килә иде. Бер мәнсез, «затурканный» әрәмтамак иде шунда. Артыннан көлми калмаган офицер булмагандыр.
Яшь офицерларны ялга командирлар һәм штаб начальниклары һәр елны кара көз вә кыш айларында озатырга тырыштылар. Бу хакта бер мәзәк сөйләми булмас. Штаб начальнигы офицерларның киләчәк ял планын төзергә җыена. Командир, офицерларын сафка тезеп, мондый сорау биреп боера: «Кемнәр җылынган сыра һәм
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
145
тиргә батып йөргән хатын-кызларны сөйми, бер адым алга!» Берни сизмәгән яшь әтәчләр алга атлыйлар. Янәсе, андый түбән зәвыклы мәхлуклар түгел! Командир, көлемсерәп: «Әһә, штаб начальнигы, болар берсе дә җылы сыра һәм тирләгән хатын-кызларны яратмыйлар икән. Ялга кыш айларында озатыгыз!» — ди. Мин пионерларча вазифамны үтәп, офицерларны график буенча ял йортларына һәм шифаханәләргә җибәрергә тырышам. Юлламаларга бер чакта да мохтаҗлык булмады, бигрәк тә бу яклардагы «Океанский» (Владивостоктан 19 чакрым арырак), «Шмаковка», «Кульдур», «Драсун» кебек шифаханәләргә. Юлламалар хәтта Камчаткадагы Тын океан хәрби флотының «Паратунка»сына да була иде. Анда кыш уртасында вулкан таулары яннарында «40 градуслы» геотермаль бассейннарында коену бигрәк тә кызык һәм шифалы! Шулай булса да, кызыксынучылар юк диярлек. Офицерлар шифаханәләргә ялга барырга атлыгып тормыйлар иде. Хәзер генә ул шифаханәләргә путёвкалар сорап аптыраталар. Димәк, тәмен белеп алганнар!
1962 елда без берни булмагандай бәйрәмле май аен шактый күтәренке күңел белән уздырдык. Ә 1-2 июнь көннәрендә Новочеркасск каласында эшчеләрнең митинг-демонстрациясен канга батырып таратканнар! Чираттагы эш хакын төшереп, эш күләмен арттырудан соң, ачлыкка дучар ителгән эшчеләр һәм кала халкы дулап урамга чыкканнар икән. Илдә ризык кытлыгы үзен нык сиздерә башлаган иде ул чакта. КГБчы Шелепинның мөридләре халыкка ата башлаганнар һәм Советлар Союзы каһарманы генерал-полковник Исса Плиевнең гаскәрен бастырырга керткәннәр. Урамнарга танклар ыргылган. Күп еллар узгач кына белдек: 25 кешене үтергәннәр, 122 кешене кулга алганнар һәм 7сен атканнар! «Ирекле» илдә, үзләрен «халык хезмәтчеләре» дип атаган ил хуҗаларының чираттагы канлы гамәлләре бу! Билгеле, гәҗитләрдә әлеге ерткычлык турында бер генә сүз дә күренмәде. Бу «канлы июнь» фаҗигасе турында ул чакта миңа майор Туркин: «Новочеркасскта Совет строена каршы демонстрация булган, әмма Плиев аны бастырган!» — диде пышылдап. Бездә гел шулай булды. Берәр нәрсәгә карыша башласаң: «Син нәрсә, совет строена каршымы?» — дип, авызны томаларга ияләшкәннәр иде.
Шуннан соң, безнең гаскәрләрне Кубага керткәч, Плиевне Микоян белән Фидель Кастро янына ярдәм итәргә җибәрәләр. Соңыннан, лаеклы ялга чыккач, аны гадәттән тыш Генераль инспекция төркеменә кертәләр һәм аңарга «армия генералы» дәрәҗәсен бирәләр. Ул Генераль инспекция төркеменә отставкадагы маршаллар гына керәләр иде. Эш кабинетлары һәм окладлары тулысынча үзләренә кала иде. Шуңа күрә ул төркемне «райская группа» дип атыйлар иде.
Ләкин олы дәрәҗә-мәртәбәләр Плиевнең данлы исеменнән эшчеләрнең кан тапларын юып бетермәде. Плиевнең «батырлыгын» М. Горбачёв чорында
— 1989 елда Тбилисида генерал-полковник Родионов кабатлады.
Чирәм җирләрдә шау-шу куптарып-шапырынып иген чәчүгә карамастан, шул елларда икмәк бетте диярлек. Кибетләрдә кукуруза, солы һәм соя оннарын кушып пешергән кара икмәк сата башладылар. Аны да чират торучыларга тиз арада сатып бетерәләр. Солдатларга да шул кайрак кебек икмәкне ашата башладылар. Билгеле инде, без дә шуны ашадык. Ул ипи тиз искерүчән иде. Чиләбедә авыру әти белән әни ак ипине, сөт һәм манный ярмасын табиб таныклыгы белән өлешләп кенә ала башлаганнар. Без дә дөге вә карабодай посылкаларын җибәргән идек. «51нче»гә хезмәт итәргә күчкәч, политурынбасар майор Тимофеев, Округның партактивыннан кайткач: «Илдә азык-төлек мәсьәләсе авырайган!» — диде. Хабаровск краеның беренче секретаре Шитиков: «Әле генә диярлек Канада бодае хакына караб белән 740 тонна алтын илттек!»
— дип әйткән.
Менә шул чакта Черчиль: «Бөтен илләргә ашлык сатучы Рәсәйне Хрущёвның «зирәклеге» генә икмәксез калдыра алды!» — дигән.
Шул чорда кечерәк ыгы-зыгылар бүтән өлкәләрдә дә булганнары мәгълүм. Әйтик, Свердловск каласында, Н.Хрущёв килә дип, кала агайлары шәһәрне чистарта-
ӘНӘС ХӘСӘН
146
тәртипкә китерә башлыйлар. Иң зур «Уралмаш» заводы җирләрендә бөтен кәгазь кортларын, алабута-әрем-билчәннәрне йолкырга өч көн куялар. Йолкып бетерә алмаганнарын солярка сибеп яндыралар. Менә билгеләнгән көнне завод идарәсе каршына кара лаклы машиналар килеп туктый. Эшчеләр өере яшенле кара болыт булып көтеп тора. Менә Хрущёв, түшен-корсагын киереп, гадәттәгечә елмаеп, машинасыннан чыгып боларга таба юнәлә. Әйтерсең, эшчеләрнең сөекле атасы!
Азык кытлыгыннан гарык булган, көч-хәл белән генә көн күрүче эшчеләр кинәт, стихия рәвешле ярсып, күз ачып йомганчы Хрущёвны урап алалар һәм пинжәгенә ябышып: «Йә, әйт әле, «халык хезмәтчесе», ничек безне мондый хәлгә төшердең?» — дип сорыйлар. Агарып, чырае качкан Хрущёвны тән сакчылары көчкә аерып, машинасына өстерәп китереп тыгалар һәм бу кара машиналар шунда ук ычкыналар! Бу вакыйга турында үз күзләре белән күргән кешеләрдән ишеткәнем бар.
Мин Ленинградта укыганда да Хрущёв заводларга килгәли иде. Бер килүендә, расценкалар турында сүз чыккач, эшчеләргә болай дигән: «Беләм мин сезне, эшлисе урынына тәмәке тартып, Хрущёв турында мәзәкләр сөйләп утырасыз!» Дөрес, аның турында мәзәкләр байтак иде.
Ленинградның «Киров» заводында эшчеләр җыенында мөнәсәбәтләр куерып кыза башлагач, ул Мәдәният сараеның арт ишегеннән чыгып тайган! Аракыга бәя күтәрелгәч, усал ирләр кибеткә кереп: «Дай Никитку!» — дип кенә сорыйлар иде. Илдә тормыш хәлләре катлауланганнан-катлауланып барса да, үзен бик эшчән рәвештә тотып, уңай чыккан саен акыл сата иде Хрущёв. Кыланмаганы калмады!
Ярар, инде үзебезнең хәлләргә күчәргә дә вакыт. Үтә үзенчәлекле ракета гаскәрендә безгә, бүтән төп вазифалардан тыш, гаять мөһим бурыч йөкләнгән иде — хәрби серләрне саклау бурычы. Безгә дүртенче сыйныфта ук махсус бүлек аша «ике нульле» яшерен эшләргә Ленинград хәрби округы хокуклар юллаган иде. Миңа да, махсус бүлек тикшерүе иләгеннән үткәч, андый хокук кәгазе (допуск) бирелде һәм ул «Шәхси эшемә» («Личное дело») теркәлде. Аның номерын яттан белергә кирәк иде. Мәскәү штабына яки уку үзәгенә командировкага җибәргәндә, аны юлламага ук язалар иде.
Ярый әле минем нәсел тамырымны тикшергән чакларда Атабай авылы советында мәрхүм Хәсән бабамның бертуганының улы рәис булып утырган. Запросларга җавапны башкарып җибәргән (ул зыян салмаслык итеп)... Рәхмәт инде!
Моның белән генә эш төгәлләнми әле. Хәрби серләрне чишмәскә дигән кәгазьгә дә кул куйдырттылар. Ул кәгазьдә җинаять кодексы статьясы да күрсәтелгән! Сер тотмасаң, ни буласын белеп тор янәсе. Ел саен диярлек махсус анкеталар тутырталар иде. Анда һәр туганыңның кайда яшәгәнен яки эшләгәнен күрсәтү таләп ителә. Хәтта Әдһәм энемнең кайда һәм ничәнче зират бүлегендә җирләнгәнен дә язарга тиеш идем!..
Ә инде конкрет хәрби оешмада хезмәт иткәндә, сурәтле пропусксыз беркая да йөреп булмады. Пропускта нинди бүлекләргә керергә рөхсәт ителүе махсус тамгалар белән билгеләнә иде. Яшермим, мин анда керергә атлыгып тормадым. Анда эшләүчеләрнең дә нурланулары җиткән! Алар да «кыямәт яки тәмуг утыннары» янына үз теләкләре белән кермәгәннәрдер. Болай да зарарлы матдәләр җитәрлек иде. Тупикларга тимер юл цистерналары белән ракета ягулык-окислительләрен кертә башладылар. Противогазсыз яннарына килерлек түгел...
Ә инде урман эчендәге яңа корылган ябык шәһәрчеккә күченгәч, без генә түгел, хәтта гаилә әгъзаларыбыз да пропусксыз керә дә, чыга да алмады. КПП аша автобустан төшеп, берәмтекләп үтәргә кирәк иде. Берәр туганыңны кунакка чакырасың килсә, бер айга алдан гариза язарга кирәк булды. Алманнарның «СС» үрнәгеннән алынган пропуск кагыйдәләре бигрәк кырыс һәм алҗытып бетерәләр иде. Шәһәрчеккә кергән юл өсләрендә шлагбаумнар һәм сакчылар. Тирә-юнь чәнечкеле тимер чыбык белән кат-кат уралган, ә ракета комплекслары өстәмә электр челтәре белән дә чорналган. Кагылсаң — беттең! Ул гына да түгел, кайбер җирләрдә яшерен
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
147
миналар күмелгән. Йөрергә билгеләнгән юллардан гына барырга туры килә. Ләкин бетон саклыкларга да карамастан, серләр ачыла, тарала, хәтта АКШка кадәре барып җитә! Стройбатлар башкарган мондый олы эшләрне яшерүе бик кыен. Мөмкин дә түгелдер. Йөзәр эшелон, төзү әйберләре — бетон, ком, вакташ, махсус корыч конструкция-арматуралар, торбалар, трансформатор-вентиляторлар һәм озын, түбәләре генә ачыла торган вагоннар төп юлдан аерылып, моңарчы бер адәм дә яшәмәгән тайга эченә көн-төн кереп торсыннар әле! Дөрес, бу төзелеш турында ялган риваять (легенда прикрытия) тараталар-таратуын, ләкин аларга ышаналармы икән?
Аннары, ракета гаскәрләре корылмаларын бөтен ил төзи диярлек. Ә хәрбиләрнең саннары даими рәвештә үрчеп торуын, төрле комиссияләрнең килеп-китеп йөрүләрен ничек аңлатырга?
Көнбатыш илләрнең шымчыларын да тоткарлыйлар әле, дипломатларын да, бу якка сәбәпсез килүләрен күреп, борып кайтаралар. Шул чакта биредә элек чит илгә качып киткән бер картайган графиня пәйда була. Аннары, беренче стратегик ракетаны әзерләп стартка бастыргач, аның махсус очу борт программасы Мәскәүдән китергәндә юлда югалган дип ишеттем. Энә түгел бит инде ул. Аны кораллы офицерлар аерым купеда саклап килгәннәр. Ә бәлки, дошманнарны алдар өчен, юри урлатканнардыр? «Дезинформация» була инде ягъни. Андый яшерен уеннар да оештырылалар бит! Соңрак бер искитәрлек вакыйга булды. Беренче ракетабыз сугышчан әзерлеккә стартта кукраеп баскач, Окиновадан АКШ радио тавышы полк командиры Тинчуринны (булачак генерал) шул уңайдан тәбрикләгән диделәр!
Возжаевкада һәм тайгада ятканда, офицерлар яшертен генә Окиновадан япон «Момура ханым» радиотапшыруларын тыңлыйлар иде. Ул тапшырулар кыска дулкында махсус көнчыгыш совет гакәрләре өчен оештырылган иде. Анда шәп музыка, совет җырлары яңа оранжировкада башкарыла һәм төрле хәбәрләр җиткерелә. Хәтта кайбер офицерларны туган көннәре һәм балалары туу белән дә котлыйлар иде әле! Һәрбер тапшыру ягымлы хатын-кыз тавышы — «Момура сөйли!» сүзләреннән башланып китә. «Момура» «Р» хәрефен японча сакаурак әйтә иде. Байтак кына яңалыкларны шуннан ишетәләр иде. Шул кадәресен каян белгәннәр диген! Әле дә гаҗәпләнәм һәм әллә бу үзебезнең тапшыруларыбыз булды микән дип шикләнеп куям. «Ят тавышларны» тыңларга ул елларда катгый тыела иде ләбаса. Сизсәләр, ышанычларын югалтасың. Ул ят тавышларны махсус басалар да иде бит. Аларны даими басып торыр өчен тулаем Днепрогэс энергиясе сарыф ителә иде! Бәлки, ят тавышларны тыңлатмас өчен, юри «Момура» булып кыланганнардыр? Анысы да булырга мөмкин дигән нәмәстәләре бигрәк зәһәр иде шул... Без дошманнарның яшерен эшләрен белеп торгач, алар да безнең турыда белгән инде. Безнең ил өстеннән аларның берничә шымчы иярченнәре даими рәвештә күзәтеп йөри иде ич. Тыңлыйлар да әле! Аларның берьюлы дүртәве очып тора, икесе — ил буйлап, икесе — аркылы. Штабларыбызда аларның графиклары бар. Безнең турыдан үткән мәлдә бөтен хәрәкәтләр — тукталырга, сугышчылар һәм техника яшерелергә тиеш. Ләкин боларның барысын да төгәл үтәве кыен һәм безнең халыкка хас булган тәртипсезлек тә үзенекен әйттерә бит! Шулай булгач, безне капчыкта яшереп кара!
Җәй көннәрендә миңа командировкага ешрак йөрергә туры килде. Яшәреп яңарган мохит куенында, хәрәкәтсез поезд эшелонында яшәүләре күңелле булса да, чебен-черкиләрнең, озынборыннарның куерган кара болытлары күз-авызны ачарга ирек бирмиләр. Үтмәгән җирләре юк. Барысы да кан эчәргә маташа! Диметилорталат белән сөртенеп тә чагуларыннан котылып бетеп булмый. Кич җитүгә, урнашкан җиребездә ДДТ шашкаларын кабызып бу канэчкечләрне бераз кыргалый идем. Ләкин бөтен тайга бөҗәкләрен алай ансат кына бетерә алмассың. ДДТ төтененең файдасы беразга гына тия.
Солдатларны эшелон каршында чатырлар кордыртып урнаштырдык. Биредә кыр күгәрченнәре күп. Көне буена чырылдап-уылдап мәш киләләр. Солдатлар аларны: «Жидовские кукушки!» — дип атыйлар. Башта мин дә аларның нинди кошлар икәнен
ӘНӘС ХӘСӘН
148
белми идем. Янут этләре дә (енотовидные собаки) очрыйлар. Аларның кызык гадәтләре бар икән: кешедән качып өлгермәсәләр, үлгән булып кыланалар. Берсен шундый мәлдә солдат Ряполов тотып кайта, бәйләп куя да читлек ясап, читлеккә утырта. Чыннан да, кара йонлы кечкенә эткә охшаган. Ул аны ашатып, бауга тагып ияртеп йөрткәләде. Ләкин янут бераздан читлеген кимереп качты. Ирекне һәркем ярата шул. Соңрак кышын бер сверхсрочник сукмакта үле янут гәүдәсен күтәреп кайта, тиресен тунарга дип. Йомшарсын дип ванна астына сала. Бермәлне эшкәртергә дип керсә, януттан җилләр искән!
Эч чирләре килеп чыкмагае дип, солдатлар белән нык шөгыльләнергә туры килә. Шул араларда ракета гаскәре (РГ) медицина бүлегеннән тикшерү максаты белән баш токсиколог-радиолог полковник Гыйрфанов килде. Ул йомшак фигыльле һәм ихтирамлы мөселман заты иде. Кай яклардан булгандыр, сорашырга базмадым. Әңгәмә корып утырырга туры килмәде. Көне эссе иде. Төш вакыты җитеп барган мәл. Сусаганын сизеп, чәй эчәргә тәкъдим иттем. Аш пешерүче солдатка чәй китерергә куштым. Өстәлгә мүк җиләге сыгынтысын
ӘНӘС ХӘСӘН
да куйдырттым. Тиздән теге солдат алюмин чәйнеге белән чәй китерде. «Чәйне һәм шикәрне шунда салдым!» — ди.
Тустаганнарга чәй агызабыз. Кипкән иреннәребез белән, өрә-өрә эчә башлыйбыз. Кинәт күзләр акая, чү, нәрсә булды бу? Теге нәмәстә шикәр комы урынына чәйнеккә тоз тондырган! Кәеф тәмам бозылды инде. Нинди сөйләшү ди шуннан соң? Чәйнең яңасын китерттем. Эчү белән абзый китеп барды. Әнинең авылында ярлырак бер ир заты яшәгән. Аңарга абруйлы, мөхтәрәм мулла абзыйга чәй эчерергә туры килгән. Шуннан соң, авылдашлары белән бәхәс-фәлән чыга калса: «Сез беләсезме минем кем икәнне? Мин хаҗи Мусага чәй эчергән егет!» — дип, күкрәген киереп мактана торган булган, бичара. Менә мин дә Гыйрфанов агага тозлы чәй эчергән егет!
Шул вакыйгадан соң, ул пенсиягә чыкканчы, Себердә, Капустин Ярда, Перхушковода гыйльми конференция-җыеннарда аның белән гел очрашкаладык. Аны-моны әйткәне булмады. Ләкин миңа күтәрелергә дә булышмады. Байтак вакыттан соң, үзем токсиколог-радиолог булгач, ул минем ише яшь белгечләрне гыйльми конференциягә Перхушковода җыйды. Көннәрнең берендә аннан Мәскәүгә — Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтының клиникасына, ашыгыч ярдәмне ничек оештыруларын һәм агуланган авыруларны карарга бардык. Институтның бер өлеше граф Ширәмәтнең махсус сараенда урнашкан. Шул мәһабәт сарайның гүзәл залыннан озын, бормалы-бормалы, лабиринтка охшаган подвал коридорларыннан берәү чыгып, безгә икенче бинага китәргә кушты да үзе каядыр кереп олакты.
Гыйрфанов, безне ияртеп, шул подвал коридорыннан алып китте дә юл таба алмыйча, ярты сәгать буена лабиринтта йөртте. Ачуыбыз чыкты. Ул да монда беренче тапкыр икән бит... Алланың рәхмәте, каршыбызга килгән бәндә бетәсе түгел ишекләрнең берсенә кертеп җибәрде тагы. Югыйсә, кичкә хәтле йөргән булыр идек! Гыйрфанов РТБдан киткән көннәрдә үк диярлек офицерларны казарма тормышына күчерделәр. Отпускыда булганнарын кире кайтардылар. Бу — бөтен Кораллы көчләрдә башланган хәл. Сәбәбе — Куба — Кариб кризисы. Возжаевкага кайтмыйча, эшелонда яшибез. Барча солдат- офицерларыбыз да биредә. Штабыбыз салынган инде, казармалар төзелеп бетте диярлек. Дивизиянең бер генә полкы сугышка әзер булып кизү торса да, дивизия сафка басты дип игълан ителде. Һәм шуның өчен офицерларга өстәмә акча түли башладылар. Гәҗитләрдә, радио-телевидение аша, политик һәм марксизм-ленинизм дәресләрендә АКШ империалистларын бертуктаусыз диярлек сүгәләр. Әйтерсең, үзебез Кубага тыкшынмаган һәм СССРның йөзе кара түгел! Кубага яшерен рәвештә гаскәрләр һәм ракета частьларын Америка кертмәгән ләбаса. Ул урта ераклыкка оча торган ракеталар АКШның хәрби базаларына төбәп куелган!
Америкалылар, шул сәбәптән СССРны агрессиядә гаепләп, Кубаны диңгез флотлары белән камап та алганнар. Бу инде хәрби блокада дигән сүз! Тәүлегенә утызар совет карабы океан һәм диңгезләрне кичеп, кирәк-ярак ташып йөри. Җитәкчеләребез Совет армиясенең җыр вә бию ансамбленнән гайре Кубада бер генә солдатыбыз юк, дип бөтен дөнья алдында ялган тараттылар. Без исә көлештек кенә. Әйтерсең, бөтен дөнья сукыр һәм чукрак! Ахырда АКШныкылар Кубадагы СССР ракеталарының Космостан төшерелгән фотосурәтләрен күрсәтеп, аларны гәҗитләрдә чыгарып, ракета частьларының саннарын игълан итеп, СССРның ялганын фаш итәләр. Шаярырга урын калмый. АКШ чын-чынлап ультиматум куеп, безгә каршы сугыш ачарга җыена башлады. Ә СССРның стратегик ракеталары әле сугышчан әзерлеккә баса гына башлаган. Алар аз да әле. Ә Н.Хрущёвның 150
ӘНӘС ХӘСӘН
150
шапырынуы буенча исә бездә ул ракеталар конвейердан сарделькалар кебек төшеп кенә тора, имеш.
Дивизия махсус бүлеге полковнигы офицерлар җыенында иярченнәрдән алынган зур фотосурәтләрне күрсәтте. Берсендә Пентагон алдында бихисап җиңел машиналар җыелган. Икенчесендә Ак йортлары янында шундый ук хәл. Димәк, хәрби һәм сәяси киңәшмәләр бара! Өченчесендә АКШның Куба утравы тирәсендәге хәрби караблары күренә. Кайбер сурәтләрдә АКШ күгендә очып барган очкычларының борт номерларына хәтле күренеп тора! Фотоательеларда төшерә белмәгәндә, Галәм күгеннән төшереп үрнәк күрсәтә!
Бераз тарткалашып-карышып маташканнан соң, безнекеләр каракларча яшереп керткән гаскәрләрен һәм ракеталарын, хурга калып, кире кайтарырга мәҗбүр булдылар. Д.Кеннеди үзенекендә нык торды. Әйтерсең, дөнья алдында СССРның яңагына чәпәде! Нәкъ урыслар үзләре әйткәнчә булды: «Пошли за шерстью — вернулись стрижеными!»
Үпкәләгән һәм СССРга ышанычын җуя башлаган Фидельны тынычландыру һәм үгетләү Микоянга йөкләнә. Ул анда Фидельдан аерылмыйча байтак торды, үлем түшәгендә яткан хатыны янына бәхилләшергә дә кайта алмады, чөнки Куба белән дуслык бозылыр хәлгә җиткән иде. Кызык бит, СССРның бөтен дөньяны кочып аласы килә, бөтен дөньяга социализм иңдермәкче булып маташа, ә үз халкы суган суы суырырга җиткән!
Ракета гаскәрен дә бик кызык керткәнбез. Аннан кире кайткан офицерларны төрле частьларга тараттылар һәм аларның маҗараларын күбесенең үз авызларыннан ишеттем. Офицерларны һәм солдатларны Одесса һәм Балтыйк буе портларыннан пакгаузларында гражданский киемнәргә киендереп, пароходларга утыртып алып киткәннәр. Андый тәҗрибә бар иде инде. 1935-1936 елларда Испаниягә совет гаскәрләре шулай яшерен рәвештә кертелгән.
Солдатларны трюмнарда урнаштыралар. Аларга көндез палубага чыгу катгый тыела. Солдатлар тын алырга саф һавада төнлә генә чыгалар — күлмәкчән генә, чөнки «бүләк» костюмнарын «дембель» көненә саклыйлар! Җыйнаксыз һәм әрсез-әдәпсез солдатлар ризык калдыкларын тегендә-монда түгеп-ташлап вә косып, трюмнарны черетеп, тәмам сасытып бетергәннәр. Үзләре дә тончыга язганнар. Атлантик океанда карабларны АКШ хәрби лачыннары каршы алалар. Тикшереп һәм куркытып, бертуктаусыз үкерә-үкерә, алар мачталарга тияр- тимәс кенә оча башлыйлар.
Ниһаять, безнекеләр аякларыннан язып, авыр хәлгә төшеп, Куба утравына килеп төшәләр. Андый ерак диңгез сәяхәте кемне дә алҗытып бетерә. Ракеталарны билгеләнгән җирләргә җайлап бастыра башлыйлар. Солдатлар, каты кисәтүләргә карамастан, Кубаның тропик куак-агачларына ябырылалар. Моңарчы күрмәгән-белмәгән орлык-җимешләрне тизрәк авызларына тыга башлыйлар. Нәтиҗәдә, эч китүләр вә дизентерия эпидемиясе башлана. Дөнья күрмәгән солдатлар маймыл рәвешенә бик ансат төшәләр.
Үтә булдыклы, сабыр һәм эшчән капитан В.Щукин белән Новосибирскиның Пашино бистәсендә бергә хезмәт итәргә туры килгән иде. Куба галәмәтен бу яшь хирург та татыган. Килеп төшүгә медицина хезмәткәрләре бушаган өйләрдә, абзарларда һәм чатырларда госпиталь корырга керешкәннәр. Санитар солдатлары белән бергә офицерлар да бердәм булып, җиһазларны, медукладкаларны ташлап- урнаштырып, көн-төн бөтен кара эшләрне эшлиләр. Моны күреп кубалылар: «Кайчан инде офицер табибларыгыз килә?» — дип сорыйлар икән. «Менә бит без, күптән килдек инде!» — дигәч, — «Шыттырмагыз, табиблар һәм офицерлар кара эшне гади кешеләр кебек эшләмәс!» — дип әйтәләр икән. Кадерсез совет офицерларының борыннары белән җир сөргәннәрен, белмәгәннәр шул алар. Эшләре беткәч, аруланып ак халатлар кия башлагач кына шаккатып ышанырга мәҗбүр булганнар. Кайберәүләр Куба тутыйларыннан йогышлы җенес чирләре эләктерәләр һәм ул «бүләкләрне»
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
151
илебезгә дә алдып кайталар. Минем белән укып чыккан урыс егете Колядов та җенес «томавын» эләктереп кайта. Ә соңыннан аңарга, тиеш булып та полковник итмәгәнгә үпкәли башлагач, нәкъ шуны исенә төшерәләр. «Совет офицерларына чит ил хатын-кызлары белән алай «аралашырга» катгый тыелган», — диләр. Һәм, минемчә, дөрес иткәннәр. Йә, кыйссамны дәвам итим. «Интернационалистларыбыз» кайтканда инде кыш була, һава сүрелә. Ничек килсәләр — шулай кайтып китәләр. Ни майтарыпмы? Халыкның малын һәм акчасын заяга сарыф итеп! Илебезгә җитәрәк диңгез дулкыннары өстендә суык булып китә, тозлы-ачы җилләр тәнне өтеп исәләр. Армиядән ата-ана өенә кайтырга әзерләнгән беркатлы солдат-сержантлар пөхтә костюмнарын һаман да кызганып, кими саклыйлар. Кайчан эшләп алачак әле алар андый затлы киемнәрне? Палубага хозурланырга да эчке киемнән генә чыгалар. Ләкин портларыбызга килеп төртелгәч, бичараларны чишендереп, элеккечә тузган шыксыз хаки формаларга киенергә, ә костюмнарын кире кайтарырга кушалар! Солдат-сержантлар тәмам ярсып, интегеп саклап килгән костюмнарын аяк асларына салып таптыйлар! Йә, әйтегез инде, ник шулкадәр дә вакланырга, бүләк итеп үзләренә калдырмаска ди? Мәнсезлек дими, ни дисең инде моны? Фетнә куптарырга әзер «карт» солдатларны озакка сузмый демобилизациялиләр. Рухлары какшаган һәм тәртиптән ычкына башлаган кече офицерларны исә төрле частьларга тараталар. Ләкин анда да күбесенең файдалары булмый диярлек. Инде беләбез, моннан да аянычрак хәлләр Әфган «интернационалистлары» белән дә кабатлана. Кәпрәйгән дәүләт җитәкчеләре халыкны бер бәладән икенче бәлагә тыгарга гына торалар.
Әфганстаннан кайтып, әфган сынауларыннан үткән бәндәләр җәмгыять эшләренә яраксыз булып чыкты. Күбесе эчәргә салышты. Кызганыч инде. Ләкин шулай булмый хәл юк. Чит илне туздырырга барсаң, башсыз калуың да ихтимал. Юкка гына баскынчыларны «интернационалистлар» дип олылаган булдылар. Чит илләрнең хәлләренә тыкшынып йөргәнче, башта үз илеңә хезмәт итү заруридыр. Әнә «демократларны» ашатып, ярты дөнья хөрәсәннәренә булышып, ни майтардык? Бүрене нихәтле ашатма, ул барыбер урманга карый! Моны бервакытта да онытмасак иде! Ярар, алгарак киткәнмен.
Куба мәсьәләсе сүрелә төште. Декабрь азагында Мәрзия янына кайттым. Ул чакта вагоннардан яңа казармаларга күчкән идек инде. Өйгә бер чиләк чамасы күк җиләк (голубика) җыеп кайттым. Тәмле, бик үзенчәлекле җиләк. Безнең казармалардан арырак ул мул үскән иде. Җыйганда, йоклап яткан кыр кәҗәсен куркыттым бугай. Ул кинәт атылып чабып китте. Алар да күп биредә. Төнлә юлга чыгып яталар да машина яктысына эләгеп, машина алдында чабып, кайчакларда көпчәк асларына да эләгәләр. Бай табыш!
Ул күк җиләкне солдатларга җыйдыртып, кышка паёк исәбенә үзләренә варенье да кайнаттырдык әле.
Ял ләззәте һәм күченүләр
Инде чираттагы ялым җитте. Кайткач, лазаретта белдем: кемдер Кисловодск шифаханәсенең парлы юлламаларыннан баш тарткан. Имеш, Братаненко шунда ял итәргә теләүчеләрне эзли. Юлламаларны кулга төшереп, Мәрзия белән юлга атылып чыгып та киттек! Чиләбе аша узсак та, тукталып керергә вакыт юк, болай да бер тәүлеккә соңга калабыз. Мәскәүгә хәтле туры килгән урынга утырып барсак, аннан махсус бик чиста, урын-җирләре аныкланып куелган вагонга утырып бардык. Мин шунда бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыкканыма ышанып җитә алмыйча барам. Икебезгә дә рәхәт булып китте. Кисловодскида бик җылы иде әле. Бөтен мохит ямь-яшел. Биек һәм киң ябалдашлы кәстәнә агачларының шома, күркәм көрән чикләвекләре тротуарларга шып итеп төшеп тәгәрәшәләр. Елның бигрәк матур чагына туры килгәнбез. Халык пөхтә җәйге киемнән. Чатларда кара тутлы әрсез алыпсатарлар кибетләрдән алынган кием- салымнарны сатып йөриләр. Аларны
ӘНӘС ХӘСӘН
152
тыючылар күренми. Шифаханәдә без беренче тапкыр. Оҗмахка кердекмени! Аерым бүлмә бай җиһазландырылган, идәндә келәмнәр, холларда кисмәкле гөлләр, көзге-кәнәфиләр. Хезмәткәрләре ягымлы, ял итүчеләр ачык йөзле. Бина-бүлмәләрдә чиста һәм тыныч. Ризыклары мул, тәмле. Возжаевкада эләкмәгәнне монда ычкындырмыйбыз инде. Ресторанга кереп, берәр бокал шампан шәрабен эчеп, краб, ягъни диңгез кысласы итен авыз итеп чыгабыз. Тансык йөзем тәлгәшләрен алып сыйланабыз. Иркенлек биредә! Буфетка нарзан суын эчәргә йөрибез, нарзан ванналарына керәбез. Шәп! Паркка һәм якындагы тауларга йөрибез. Күңелле. Нинди хозурлык! «Комсомол» исемле ясалма күлләрен карап, коенып кайттык. Көн дә диярлек кино карыйбыз.
Монда көтмәгәндә Прилукидагы ОБАТОның элекке штаб начальнигын — подполковник Скворцовны очраттым. Ул, командиры полковник Кошкин кебек лаеклы ялга чыккан икән. Болай, «сыерчык» белән «мәче» тату хезмәт итәләр иде. Скворцов минем академия бетерүемә гаҗәпләнде. Биредә онытылмаслык егерме биш тәүлек үткәнен сизми дә калдык. Тагы шул фирменный поезд белән башкалага киттек. Мәскәүдә яңа төзелгән «Спутник» кунакханәсендә тукталып, ун тәүлек яшәдек. Башкалабызга эләккәч, күбрәк күрәсе, кирәкле һәм ошаган әйберләрне аласы килде.
Күршеләр заказлар да биргән иде. Вакытны заяга уздырмаска тырыштык. Ерак Көнчыгышта бу сәяхәтне ел буе көтеп торасың бит! Башта янәшәдәге ВДНХ сарайларын һәм күргәзмәләрен карап чыктык. Аннары Горький проспектын (Тверьская) җәяү, ике ягыннан да кибетләрен тикшереп үттек. «Россия» кинотеатрында Бондарчук куйган «Сугыш һәм тынычлык» дигән төсле киноның премьерасын яратып карадык. Төрле кош ите шулпаларын пешерә торган махсус ресторанда тукланып алдык. Кызыл Мәйданда булдык. «Пассажда» Мәрзиягә яңа гына модага кереп барган кара синтетик тун сатып алдык. Метроны гизеп йөрдек. Икенче көнне Комсомол проспектында яңа ачылган «Синтетика» кибетендә булдык. Бу урамның киңлегендә, турылыгына һәм озынлыгына исең китәр! Кичен «Космос» кинотеатрында яңа кино карадык. Өченче көнне «Националь» ресторанында сыйландык. Дүртенче көнне — «Метропольда», ә аннары «Москва»да. Соңгысының ризыклары ошап бетмәде. Зур театрга билет таба алмадык. Кермәгән кибетләребез калмады. Мәскәү кибетләреннән Марокко сардиналарын, биш литрлы савытлы Венгрия тозлы кыярларын, затлы сыр-колбасалар, тартмалы шоколад, хәлвә, Һинд чәен, маркалы шәраб, ун дистә күкәй, Чех бакарра бокалларын һәм тагы бетәсе түгел затлы һәм тәмле ашамлыклар алдык.
Кисловодскида да кайбер әйберләр алган идек, шул исәптән Мәрзиягә шакмаклы кыска көзге бишмәт, ак ридикюль һәм затлы спортчылар рюкзагы. Хабаровск поездына җыена башлагач, әйберләребез биш урын булды. Минем ике кулыма — авырлары, ә Мәрзиягә җиңелләре тиде. Ел буе җыйган акчабызны сөенә-сөенә пыр туздырдык. Авызыңа эләккәнен йот дигәндәй, туры килеп торганын алмый үтмәдек инде. Аннары кайдан аласың ди? Военторг ул бит күбесенчә начальствоны гына тәэмин итәргә тырыша!..
Мәскәүдә эт булып арысак та, аякларыбыз өстерәлә башлаганчы йөрсәк тә, бай тәэсирләр алып, бик канәгатьләнеп кайттык. Мәскәүнең мул, чәчәк аткан чагы иде. Кайтышлый Чиләбегә кагылдык, туганнарыбызны күреп, кунып, юлыбызны дәвам иттек. Барысы да исән-саулар иде.
Омскины узганда Мәрзия туган тиешле яшьтәше Рәзинә белән очрашты. Ул анда индустриаль институтта укый иде. Сөйләшүләре егерме минут кына булды. Алай да бер шешә шампан шешәсен бушатып, Мәскәү конфетларын авыз итеп өлгердек. Рәзинә иптәш кызы белән килгән иде. Шуннан соң саубуллашып сәяхәтебезне дәвам иттек. Кисловодскида эчкән нарзан һәм поездның бертуктаусыз селкетүе үзенекен итте. Мәрзияне бөер өянәге тотып, ташы төшә башлады. Киләсе станциядә аңарга атрорин кадатып, фатирыбызга көчкә кайтып кердек.
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
153
Кисловодск, шифаханә һәм Мәскәү истәлекләре байтакка сузылып, күңелләрне күтәреп торды. Йөри алганда йөр икән! Ялдан кайтканнан соң күп тә үтми йөк эшелонын китертеп, безне гаиләләребез белән яңа корылган шәһәрчеккә күчерергә керештеләр. Чегәннәр таборы кузгалдымыни! Биредә кыскартылган Барабанщиков полкы гына кала. Ул да соңрак Иваново тирәсендәге Тейковога күчәчәк...
Лазарет безнең белән күчә. Берәм-берәм алынып килгән йорт әйберләре байтак җыелган икән: панцирьлы сәке, диван, сервант, комод кебек тумбочка, чемоданнар, савыт-саба, кием-салым, азык-төлек. Станциягә йорт җиһазларын офицерлар белән бергәләшеп йөк машиналарына төяп ташыдык. Күмәкләшеп эшләгәндә җиңел һәм күңелле. Солдатлар казарма һәм штаб малларын ташыдылар. Караңгы төшкәч кенә эшләребез бетте һәм эшелонны озаттык. Эшелон артыннан төнге поезд белән үзебез дә киттек һәм Ледяная станциясенә таң атуга килеп төштек. Торган урыныбыз бушап калды. Белогорск, Возжаевкалар белән ара өзелде. Ләкин Кытай белән мөнәсәбәтләр дошманлашуга хәтле барып җиткәч, ул бушаган урыннарны Туладан килеп, танк дивизиясе биләячәк әле!
Яңа йорт («Хрущёвка») фатирларының ачкычларын алдык. Миңа йортның башында, икенче катта бер бүлмәлесен («полуторка») бирделәр. Фатирлар җылыткычлар белән җиһазланган, аш бүлмәләрендә плитәле мичләр салынган, бәдрәфләре, канализацияләре бар, ләкин ванналар әле куелмаган һәм җылы кертелмәгән иде. Котельный өлгереп җитмәгән. Әйберләребез өйләдән соң гына килде. Тагы күмәкләшеп ташыдык. Урнаша башладык. Фатирыбыз якты, күркәм. Әле бер дә җылытылмаган салкын бүлмәдә төнне калтыранып көчкә уздырдык. Таң атуга, кар ерып, утын хәстәренә керештек. Мичне ягып җибәргәч һәм аш пешерә башлагач кына тәннәргә җылы керде. Берничә көннән соң йортларга җылы бирә башладылар, язга таба исә ванналарын да китерделәр. Хатыннар, ирләре кайтканны көтмичә, бергә-бергә аларны фатирларына куанышып күтәреп ташый да башладылар. Мин дә, кайтып җитеп, күршеләр ярдәме белән берсен керттем. Бу калын чуен нәмәстәләр бигрәк авыр икән. Аның каравы җылыны озаграк саклыйлар. Шулай тормыш әкренләп тагы тәртәсенә керде. Кибет монда бер генә. Мәрзия анда сәгатьләр буе чират торып, булган ризыкларын ала. Аларны да өлешләп кенә саталар. Сатучылары да тәҗрибәсез, яңа алынган офицер хатыннары. Көчкә кыймылдыйлар. Ризык талымнарга туры килми. Кибеткә ни китерәләр — шуны башың әйләнгәнче чират торып аласың.
Беренче якшәмбе көнендә поезд белән Свободный шәһәренең базарына бардык. Каз түшкәсе йә башка ризык, тозланган кыяр-кәбестә мазар булмасмы дип. Ләкин себеркеләр, балта саплары кебек нәрсәләрдән гайре берни дә юк иде. Кыш биредә үзәккә үтәрлек суык икән. Шулай бермәлне базар уртасында бармакларым каткан күн итекләр эчендә үкертеп елатырлык итеп сызлый башладылар. Шөкер, Мәрзиянең аягында яңа кара киез итек. Ә мин тыпырчынып кая сугылырга белмим. Бәхеткә каршы, шул чакта күземә берсенең кулында киелмәгән соры киез итек чалынды. Сатулашып та тормый алдым. Һәм шунда ук хром итекләремне салып, боларны кидем. Озын кунычлы мул вә йомшак итек киеп алгач, үлем газабыннан котылган күк булдым. Шундый рәхәт булып китте. Белеп әйткәннәр шул җылы җанны саклый дип. Әллә инде бу итекләрне миңа Хозыр галәйһис-сәлам туры китерткән инде?
Свободный шәһәрендә күз төшәрлек бер генә күркәм бина да вә кызык нәмәрсә дә юк. Ресторанына кереп ашадык. Фәкыйрь генә ашханә шунда. Ашларының кызыктырганы — ап-пак, эшләпә хәтле эре, шыңгырдап торган, тозланган гөреҗдәләр! Алар шулхәтле, шөет орлыкларын салып, хасиятләп- килештереп тозланганнар ки, ашаганда телеңне йотарсың! Җайлы гына сөйләшеп сорагач, битоныбызга да тутырып саттылар. Менә бит, Свободныйның берние дә хәтеремдә калмаган, ә бусы һаман истә. Тикмәгә генә Суворов: «Солдатның күңеленә юл ашказаны аша ята!» — димәгәндер. Хәзер Рәсәйнең «Свободный-18», яки «20» дип аталган космодромнары шул элекке безнең ракета комплекслары инде.
ӘНӘС ХӘСӘН
154
Клуб, ашханә, кафе төзелеп бетмәгәннәр әле. Кино карарга мәктәпнең спорт залына йөрибез. Кисловодскида һәм Мәскәүдә булганнарыбыз төштә күргән кебек кенә. Мәскәү һәрчак Мәскәү инде ул. СССРның Мәккәсе. Ул теләсәң нинди кеше зәвыгына хуш килерлек кала. Күңел ачарлык урыннары да, татлы ризыклары да җитәрлек. Исеме дә аның борынгы төрек сүзе диләр
— ат тышавын аңлата, имеш. Ул инде хәзер кеше күңелләрен җәлеп итеп, тышаулап тора кебек. Тикмәгә генә регион түрә-генераллары шул Мәскәүгә омтылмыйлардыр. Ләкин Мәскәүнең икенче ягын, аның кемнәр хакына алай иркен яшәгәнен дә беләбез.
Зәмһәрир суыклар узып, яз башлануга, шәһәрчегебезне кар суы басты. Тротуарлар әле салынмаган. Ләкин станциядән полк-дивизионнарга авыр машиналар күтәрерлек калын һәм киң бетон плитәләрдән юл салалар. Менә кайда ул Татарстанга һәм Рәсәйгә эләкми калган юллар!.. Хезмәт һәм тормыш җайланды диярлек. Хатын-кызлар мөмкинлек булган урыннарга эшкә урнаша башладылар. Мәрзия дә янәшәдәге төзүчеләр штабына машинистка эшенә ялланды. Ленинградта бераз стенографистка-машинисткалар курсында укып алган. Үзебезгә хәрби сәүдә кибетеннән бәләкәй язу машинкасы алдык. Кирәге чыкмагае...
Эшли торган урыным җиде чакрымда гына. Үз автобусыбыз белән барып- кайтып йөрибез. Бик җайлы. Бер казармада медпункт һәм изолятор ачтым. Бөтен эшемне махсус кулланмалар һәм уставлар буенча кордым. Командование, офицерлар һәм дивизия табиблары белән яхшы мөнәсәбәттә. Бу яктан борчылырга урын юк. Тик күңелне бераз киләчәк хезмәт мәсьәләсе кыбырсыта. Майор дәрәҗәсен алыр өчен олырак хезмәт урыны кирәк. Бу хакта җаен табып, корпус табибы полковник А.Наугадов белән сөйләшәсе бар. Комиссия белән бирегә Хабаровскидан килгәли. Еламаган баланы имезергә ашыкмыйлар бит. Армиядә, кагыйдә буларак, олы начальниклар белән үзеңнең киләчәк хезмәт хакында кайгырта башласаң: «Әле сиңа иртәрәк!» — дип әйтергә яраталар. Ә аннары, вакытың җитеп уза башлагач: «Инде соңга калгансың, яшең үтеп бара!»
— диләр. Димәк, башта — иртә, ә аннары соң! Аларны борчыма гына! Ә үзләре исә, этешеп-төртешеп, төрле хәйлә-җайларын табып, кайсын эчереп-сыйлап, кайсына ялагайланып, тәлинкә тотып, аулар оештырып, гел өскә үрмәләргә тырышалар. Андыйларны байтак күргәнем бар. Шундый карьеристлар кеше
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
155
таптап түргә үтүдән дә тартынып тормыйлар. Нәкъ менә шулар, түрә булгач, бүтән лаеклыларны үзләреннән алгарак уздырмаска бар көчләрен җигәләр дә инде. Мондый яклары белән Илгә һәм Кораллы көчләребезгә нинди зыян китерүләре хакында язып торуым кирәк микән? Маршал Гречко — хәрбиләр министры, ә Брежнев СССР атасы булганда, кода-кодагыйлык аркасында, ришвәтләр биреп, Лукулл сыйлары оештырып, фәхешлекләр кылып, халык муенына атланучылар аз булмады. Бу барыбызга да мәгълүмдер. Матбугатта язылганы да җитәрлек. Дөньябызны шулар череттеләр дә инде. Үзләре бозык булгач, чирләре эпидемиягә әверелә.
Кызганыч ки, азгынлык чире армиябезне дә читләтеп узмады. Бер илдә бит! Әйтик, Гречко чорында җыен яраксыз кавемдәшләре гаскәр башлыклары булып беткәннәр иде. Кошевой, Третьяк кебекләрне искә төшерү дә җитә, Брежнев, Гречко һәм аларның якыннары үзләрен, назлы кызлар сыман, иркәләтеп, уч төбендә генә сикертеп тоттырырга омтылалар иде. Олуг түрәләрнең йомшак якларыннан файдаланучылар табылып кына торды. Ә гади халык нишләде соң? Барысын да күрде һәм наданлыкка, гафләткә батып, битарафлыкка бирелеп, күңеле кайтып, әкренләп эштән бизә башлады. Сәрхушлеккә, угрылыкка салынды. «Бөек» җитәкчеләр хакимлегенең нәтиҗәсе шул булды. Мондый авыр сырхаудан терелер көн килер микән?
Дивизиябезнең шактый өлеше, ракеталарын торгызып, сугышчан әзерлеккә басты. Болары әле җир астында түгел. Старт өстәлләре җир өстендә. Ләкин кораллануның бу башлангыч адымы гына. Күнекмәләр үткәрәләр. Озын, шәм күк төз ракеталарның атом белән коралланган очлы башлары күкне тишеп торалар. Әйтерсең, бу кыямәт кисәүләре мәхшәр көне җитә дип кисәтәләр! Ләкин аларны галәм күге аша дошман иленә яудырыр өчен башта байтак вакытны сарыф итеп, эчләренә махсус цистерналардан саулыкка үтә зарарлы күп кенә «гептил» шифрлы (несимметричный диметилгидразин) ягулыкны һәм шулай ук үтә агрессив оксидлаштыручы «АК-27 А» сыекчасын (концентрированная азотная кислота в окислах азота) тутырганчы йөгертергә кирәк. Ягулыкны һәм оксидлаштыручы сыекчаны кирәгенчә тутыргач, ракеталарны җибәрер өчен, боерык алганнан соң ике минут чамасы вакыт кирәк. Бу МБРларга алмашка полигоннарда төгәлрәкләре һәм әзерлеклерәкләре сынала һәм аларга шахталар да казыла. Свободныйдан бүтән полкыбыз да бирегә, урман эченә күчеп, төп вазифасына тотынырга җыена. Анда өлкән табиб булып капитан Клименко хезмәт итә. Ул миннән бер ел алдан укып чыккан иде.
Дивизия командирыбыз Горбунов генерал дәрәҗәсенә иреште. Үзе бер төпчек кенә инде. Братаненко, ялагайланып, аңарга махсус санинструкторны беркетеп куйды. Янәсе, олы шәхес кинәт чирләп китмәгәе дә, аны инфаркт сукмагае! Генерал кая гына бармасын, санинструктор, букчасын тотып, артыннан ияреп, йомышларын үтәп йөри. Әлегә кадәр мондый хәлне авиациядә хезмәт иткәндә генә күргәнем бар иде. Авиация маршалы Руденко Прилукига махсус табибын ияртеп килгән иде. Офицерлар җыенында чыгыш ясаганда, аның кыза башлавын күреп, табибы шунда ук әкрен генә ымлап-эндәшеп, тынычландырырга тырыша иде.
Кирәкләре булганда шулкадәр дә кадерләп карыйлар бу түрәләрне, кирәкләре беткәч исә — мәтәлдерәләр! Горбунов кебек кечерәкләре, күрәсең, олыракларыннан үрнәк аладыр. Урыслар мондый очракларда: «Что крестьяне — то и обезьяны!» — диләр.
Җәй башында гаскәрнең сәләтләрен тикшерергә һәм тормыш якларын күрергә яңа главкомыбыз — Советлар Союзы маршалы Крылов килде. Элек ул Ерак Көнчыгыш хәрби округында хезмәт иткән. Урта буйлы, юантыграк, 156
ӘНӘС ХӘСӘН
түгәрәк битле, тукмак борынлы адәм. Йөзе бераз калмыкка да охшаш диимме... Болай шау-шу куптарганы ишетелмәде. Кайбер карт, сәнәктән көрәк булган генераллар кычкыручан, тыңгысыз булалар. Андыйларын да очратырга туры килде. Андыйлар хакында офицерлар арасында байтак ләтыйфәләр (мәзәкләр) сөйләнелә. Берсе мондый. Картаеп барган генералның хатыны бала таба, имеш. Бу, куанып, хатынның хәлен белергә адъютантын юллый. Теге әйләнеп кайткач, генерал түземсезлек белән: «Йә, күрдеңме, нинди?» — дип сорый Адъютант: «Нәкъ үзегез кебек, иптәш генерал!» — ди. Генерал: «Кит инде!..» Адъютант: «Әйе, үзе пеләш, үзе чөгендер кебек кып-кызыл, үзе яман акыра!» Безнең главком андый түгел. Тыныч кешегә охшый. Стройбат клубында офицерларны җыйдыртып «киңәшмә» үткәрде. Каравылларны мөмкин кадәре киметергә, алар урынына тиешле җирләрдә электр челтәрен тарттырып куярга һәм мина кырларын, төрле сигнализация әсбапларын булдырырга кушты. Әгәр дә берәр җирдә сигнал була калса, кизү торучы укчыларны җиңел машина яки вертолёт белән шунда җибәрергә. Акыллы карар! Тәрәккыят заманында нигә искегә ябышып ятарга һәм хәрбиләр санын арттырырга ди әле? Тәнәфестә, ул ял итеп утырганда, без, берничә яшь офицер, янына ук килеп бастык. Маршалны көн дә күрмисең бит! Ул, безне аңлагандай, аны-моны әйтмәде, елмайды гына. Тужуркасының алтын йөгертелгән тугралы төймәләрен, Генштаб академия ромбигын һәм маршал тамгалары чигелгән укалы погоннарын җентекләп карадык. Крылов хакында мондый сүз йөри иде. Имеш, хәрби министр
— Советлар Союзы маршалы Малиновский аның элекке аттестатына болай дип язган: «Академии не окончивал и в оных не нуждается!» Соңрак барыбер ничек булса да Генштаб академиясен тәмамлаган күрәсең.
Шәһәрчегебездә кунакханә төзелмәгән иде әле. Маршал килүгә, бер подъездның өч бүлмәле фатирында аңарга кунакханә булдырдылар. Пинчук хатыны һәм башка командирларның хатыннары, келәмнәр, пианино, кәнәфиләр һәм пәрдәләр алып кереп, чәчәкләр җыеп кертеп, аны шәп кенә җиһазладылар. Һәм маршалны шунда ашатып-эчертеп йөрделәр. Маршал белән Перхушководан ЛОР белгече килгән иде. Аның тагылып йөрүенең сере мондый икән. Ватан сугышында булачак маршал дошман снаряды шартлаганда контузияләнгән. Шул мәлне аның колак пәрдәләре ертылып канаганнар. Яралардан соң колак пәрдәләрендә җөйләр барлыкка килә, алар исә саңгыраулаталар. ЛОР белгече исә, шул колак пәрдәләрен кокаин белән майлап, көн дә колакларына пневмомассаж («по Воячеку») ясый икән. Маршал кокаинга ияләшкән булса кирәк...
Шул киңәшмәдә гарнизон һәм стройбат командирлары маршалга: «Безгә ДВО (Ерак Көнчыгыш хәрби округы) командующие бер дә булышмый!»
— дип белдергәннәр. Маршал киткәннән соң, көннәрнең берендә биредәге тормыш хәл-әхвәлләре белән танышырга дип хәрби округ командующие генерал-полковник Крейзер килде. Килми хәле юк, чөнки Крылов — хәрби министрның урынбасары һәм Югары Совет депутаты! Крейзер кара тутлы гына бер яһүд шунда. Аның махсус пассажир вагонын тупикка кертеп куйдылар. Ул үзенең пешекчесе, табибы, адъютанты һәм сакчылары белән йөри икән. Аның белән бер төркем өлкән офицерлар да килгән иде. Янәсе, сезгә нинди ярдәм кирәк соң? Дивизия округ җирендә булгач, аның иминлеге өчен округ штабы да җаваплы...
Җәй көннәрендә Мәрзия белән тирә-юньдәге урманга һәм бәләкәй генә тайга инеше буена сафланырга чыккаладык. Черкиләр һәм озынборыннар тынгылык бирсәләр икән!
Көз җитүгә Мәрзия хатын-кызлар белән машинага утырып ике мәртәбә
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
157
гөреҗдә җыярга барды. Икесендә дә зур чиләкләрен тутырып кайтты. Чистартып юдык һәм ваннада тәүлек буена җебеткәннән соң тозладык. Бик тәмле булдылар. Гөмбәләрне җыярга һәм хасиятләрен китереп хәстәрләргә икебез дә яратабыз. Гөмбәләренә карап, тозларга да, маринад белән пешерергә дә, табада кыздырырга да, ашын пешерергә һәм тозланган гөмбә уылдыгын аныкларга да була. Иренмичә дөрес эшкәртеп әзерләсәң, менә дигән файдалы ризык. Бу гөмбәдә рак чиренә каршы торырлык ниндидер матдәләр дә бар диләр.
Март азагында, юлламасын кулга төшереп, Одесса хәрби округының шифаханәсенә дәртләнеп ялга киттек. Чиләбедә тукталып, бер атна чамасы әти өендә кунак булып, аның алтмыш еллыгын уздырдык. Мәрзиянең туганнарына да барып, хәлләрен белеп килдек. Алар безгә юлга тозланган каз түшкәсен пешереп бирделәр. Ите бик тәмле иде. Чиләбедә ул чакта әле ачы җил бозланган урам карларын себерә, күз яшьләрен сыга һәм борын-колакларны чеметеп ала. Суыкка карамастан, шөкер, барысы да исән-имин иде...
Поезд көнбатышка барган саен, яз кыяфәте артканнан артты. Таныш Урал тукталышларын, Уфаны, укыган мәктәп бинасын дулкынланып карап уздым. Монда да эзләрем калган... Инде вагон баскычына асылынып түгел, ә җиһазланган йомшак купеда утырып барам һәм биредә кичергәннәремне, каешлануларымны исемә төшереп, йөрәк әрнүен көчкә тыям. Минем дә мондый көннәргә ирешәсем бар икән! Берәр танышым, бергә укыган дусларым күрсәләр иде хәерче рәвешендә монда укып йөргән ач татар малаен! Танырлар микән медицина капитанын? Юк шул, берсе дә күренмәде. Тормыш барысын да күптән тараткан инде...
Украина җирләренә кергәндә, кар караеп эри башлаган иде . Юл буе саесканнар очрый. Менә юлыбыз тәмамлана. Одессада карның эзе дә юк. Олы, мәшһүр көньяк шәһәренең ошаганын әйтеп торасы да түгел. Көн җылы, кояш нурларына күмелгән. Халык җәйге киемнән йөри. Гүзәл биналар һәм матур һәйкәлләр... Күңел үсеп китте. Биредә һава торышы Амур өлкәсенекеннән нык аерыла икән шул. Шифаханәнең Уналтынчы Фонтан бинасында урнаштырдылар. Икебезгә ике агач сәкеле аерым бүлмә бирделәр. Балконы һәм тәрәзәсе диңгезгә карап тора. Боз бистәсеннән соң бу урынны оҗмах дисәң дә хак булырсың. Янәшәдә Кара диңгез. Аны Мәрзия беренче мәртәбә күрә һәм шатланып елмая. Төкле аягың белән! Коену сезоны әле башланмаган. Ләкин яр буенда халык кызына инде. Трамвайга утырып, Тугызынчы Фонтан аша үзәк урамнарга йөрибез. «Фонтан» исемле булсалар да, анда бернинди фонтан юк һәм беркайчан булмаган да. Элек атлар белән мичкәләп халыкка су китерә торган урыннар булган. Кайберләрендә китергән суны тотарга таш «коелар» да ясаганнар. Менә шуннан бирле «не фонтан» әйтеме телгә керә дә инде. Берәр нәрсә килешмәсә, Одессада: «Не фонтан!» — дип кенә җибәрәләр.
Кала кибетләрендә азык-төлек мул. Каһарман вә курорт кала бу! Импорт шәраб-сыралары тезелеп тора. Без кызыгып, кургаш башлы, озын шешәле «Сенатор» исемле кара «бәрхет» сыраны тартмасы белән (12 шешә) авыз итәргә алдык. Бераз ияләшкәч, диңгез янына кызынырга йөри башладык, ахырда батыраеп суга кереп, чумгалый да башладык. Чыдарлык. Пляжда әле халык әз, иркен һәм рәхәт. Шунда фотосурәткә дә төштек. Бер истәлек булып калды. Хәзер шул сурәткә гаҗәпләнеп карыйм һәм яшьлегебезнең булганлыгына ышанып бетмим. Булды микән соң ул? Әллә төшемдә генә күренде микән? Гомер ничек тиз уза! Башта бетмәс-төкәнмәс кебек иде кана...
Өйләдән соң шәһәргә, киноларга чыгабыз. Безгә трамвайларда утырып йөрүе дә тансык. Дерибасов урамында сокланып йөрибез. Данлы опера театры бинасы, Дюк Ришелье һәм Пушкин һәйкәлләре, Куприн тасвирлаган «Гамбринус» 158
ӘНӘС ХӘСӘН
шәраб подвалы, Потёмкин баскычы, кәстәнәле (каштанлы) француз бульвары, ботаника бакчасы һәм Шевченко исемендәге парк — барысы да кызык безгә. Граф Потоцкий сараенда булдык. Анда — картиналар музее. Сарайның җир асты юлы диңгезгә чыга. Анда шәраб подвалы һәм шәраб фонтаны булган. Шунда кунак паннар күңел ачып-эчеп утырганнар. Кайберләрен үтереп диңгезгә дә агызалар. Хәзер диңгез юлын тимер рәшәткә белән томалап япканнар инде.
Диңгез портындагы зур-зур теплоходлар: «Моннан да күркәм, тылсымлырак илләр бар!» — дип искәртәләр. Бәлки, кайчан булса да безгә дә берсенә утырырга насыйп булыр әле!.. Диңгез буйлап пароходлар артыннан туктаусыз кычкырышып акчарлаклар оча. Бөтенләй бүтән дөнья бу! Без акчарлаклар түгел шул, теләгән җирләргә оча алмыйбыз, канатларыбыз киселгән...
Аннары автобус белән экскурсиягә «кояшлы» Молдавияга киттек. Молдавияның элекке мәркәзе Тираспольда мамалыга ашап (кукуруз ярмасы боткасы), тамак ялгап алганнан соң, Кишинёвка юнәлдек. Молдавия башкаласының урамнарын, кибетләрен карап, базарына кереп, үзәк ресторанында ашап, универмагта Мәрзиягә җәйге күлмәк алып, кичке ашка шифаханәгә кайтып киттек. Бик күңелле булды. Кишинёв безгә үзенчәлекле яклары белән бик ошады. Бөтен җирләрендә бар нәрсә дә ике телдә язылган. Татарстанга үрнәк! Бу юлы да Кишинёв һәм Одесса универмагында, данлы «Привоз»ларында затлы кием-салымнар, әйберләр алдык, хәтта модага керә генә башлаган торшерга хәтле!
Ялыбыз бик файдалы узды һәм күңелебездә тирән тәэсирен калдырды. Егерме дүрт тәүлектән соң, бирегә тагы да килергә күңел куеп, тазарып, үзебезнең оябызга кайттык. Ярый әле ял йортлары вә шифаханәләре бар безнең ише ябык шәһәрчекләрдә, башка дөньядан аерылып гомер кичерүчеләргә!
Мин — өлкән табиб
Шул елда полковник Наугадовны очратып, зуррак урынга күчерүен сорадым. Мондагы хезмәтнең әһәмияте беткән иде инде. Байтак тәҗрибә туплагач, олырак эшләр башкарасы килә. Сәләтемне тоеп торам. Аннары званиемне дә үстерәсе бар бит әле. Начальник миңа: «Хабаровскиның аръягында, «51нче километрда» өлкән табиб урыны бушый. Шунда тәртипле хезмәт оештыра алсаң, килештек дигән сүз!» — диде. Менә ул, башта ук үземә билгеләнгән урын, насыйп булгач, үземә кире кайта! Наугадов: «Власовны беләсеңме, ул синең сыйныфташың бугай?» — дип сорады. Белмәскә, ул бермәлне сыйныф партоешмасын да җитәкләп алган иде. Яхшы укыды. Тыныч фигыльле, болай булдыклы күк тә күренә иде. Менә шуның лазаретында ятучы ике солдат, төнлә аптекасын талап, эчеп, агуланганнар икән. Тикшерү башлана, тиешле чараларын күрмәгәне һәм җавапсызлыгы өчен Министр приказына эләгә һәм эшеннән түбәнрәк төшерелә Власов. Җитмәсә әле: «Миндә америка частеның штаты булса, алай булмас иде!» — дип тә акланган икән. Бу сүзләре тикшерүчегә аеруча ошамаган. Үз эшеңне оештыра алмаганда, дошман армиясенә ишарәләү ни пычагыма кирәк булган инде!
Наугадов әйтүенчә, 51енчедә яшь медицина офицерлары эшләре турында аз уйлыйлар, күбрәк Хабаровскига барып күңел ачып йөрергә яраталар икән... Анысын һәм башкасын да ничек тәртәләренә кертеп, җайга салу әмәлләрен беләм мин. Менә шулай, язмышым мине тагы шул якка тарта. Фатир мәсьәләсен белештем. Анда инде берничә биш катлы йорт салынган икән. Шулай булгач, тәвәккәлләп ризалыгымны бирдем. Ник дисәгез, ул якның табигате, ел фасыллары бу җирнекенә караганда күпкә әйбәтрәк — йомшак. Анда Яңа
елга хәтле диярлек озын, коры вә җылы көз. Тайгада кыргый йөземгә, кедр чикләвегенә хәтле үсә. Хабаровск базарының Свободныйныкыннан аермасы бик зур. Азык-төлек белән тәэмин итүләре дә мулрак. Олы шәһәр тирәсендә тормыш шәбрәк җайга салынган була. Кирәк икән, барып кайтырга да мөмкин ич. Аннары иң мөһиме,
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
159
6. «К. У.» № 5
вакыты җитүгә, майор да булып куясың. «Майор» латинчада «зур, олы» дигән сүз. Өлкән офицер разрядына керә. Майорның хезмәт халәте һәм айлык акчасы бөтенләй бүтән. Мәрзияне дә истән чыгарырга ярамый. Яшәгән җиребездән аның күңеле тәмам бизгән иде инде.
Наугадов киткәннән соң, командующийның яңа урынга билгеләү боерыгын байтак көтәргә туры килде. Наугадов кеше мәнфәгатьләрен юлларга ашыкмый иде. Җиде тапкыр үлчәп, бер кисә. Үшәнрәк тә иде. Мәгълүм ки, көткән кешегә һәрчакта озак тоела. Беренче кар явып, ката башлаган җиргә ята башлагач кына, ниһаять, кирәкле боерык килде!
Хәбәр алуга куанышып, әйберләребезне җыеп, күчү эшенә керештек. Безнең илдә гади кешегә уңай шартлар буламы соң? Станциябез янәшәдә генә булуга карамастан, контейнерлар бүтән — Бузули станциясендә — егерме чакрым арырак. Әйберләребезне йөк машинасына төяп, шунда киттем. Бузули әле ул ярымстанция генә. Элек аңарга караучы да булмагандыр. Арырак, урман эчендә ниндидер бәләкәй ял йорты сыман нәрсә бар. Әллә инде түрәләрнең ау йортлары? Малыбызны контейнерга бушатып, әйләнеп кайттым да, кирәкле әйберләребезне алып, Мәскәүдән Хабаровскига узып барган поездга утыргач кына тынычландык. Менә йөк вагоннары белән тулган, щебёнка өемнәре белән күмелгән Ледянаяны калдырып, Свободный — Серышево — Поздеевка — Возжаевка һәм Белогорскка да уздык. Поезд төн караңгылыгына кереп бара. Арып беткән гәүдәләрне йокы басты. Таң атканда без инде Хабаровскига килеп җиттек. Ашыкмый гына төштек. Ашыгуның кирәге юк. Ияләшергә кирәк. Камыт бераз көтеп торса да, беркая китмәс. Мәрзиягә каланы күрсәтергә кирәк. Рестораннарда сыйланасы бар. Андый бәхет сирәк очрый. Такси яллап, кунакханәгә илтергә куштык. Ярыйсы гына кунакханәгә урнашканнан соң, тамак ялгарга һәм каланы карарга чыгып киттек. Биредә җылы иде әле. Чаганнардан яфраклар да коелып бетмәгән. Кәеф күтәрелде. Табигатьнең тәэсире зур шул.
Гомеремнең тагы яңа сәхифәсе ачылырга тора. Мин ул ак тормыш битен пычратмый гына язып тутырачакмын!.. «Ерак көнчыгыш» исемле ресторанда иң татлы ризыкларын алып ашадык. Шулар арасында маринадлы трепанг салаты аеруча тәмле иде. Ул ак гөмбә яки тозланган гөрәҗдә сыман ашамлык, «диңгез кыярларыннан» хәстәрләнгән нәрсә. Үзе женьшень тамыры кебек шифалы. Инде менә нихәтле вакыт узуына карамастан, тәме һаман исемдә. Кибетләрдә эре Амур балыклары, башка тәм-томнар. Халык урамнарны тутырып киноларга, стадионга, базарга, Амур ярына агыла. Укучы шәкертләр вә интуристлар байтак. Менә кайда халык яши икән ичмасам! Без дә шәһәрне кызыксынып карап йөрдек. Киң, мәгърур Амур буена бардык. Таш белән ныгытылган яр буенда озак сокланып карап тордык. Арырак, югарыда — крайком кунакханәсе. Аргы якка кечерәк теплоход йөри. Биредә нихәтле ял йортлары, күңел ачарлык корылмалар төзергә мөмкин. Рейн буйлары ише генә булмас иде! Куллана белмиләр шул. Үзләренә җиткәч ярый инде...
Биредә язучы, ау остасы В. Арсеньев яшәгән, край китапханәсендә мемориал тактасы бар. Аның «Дерсу Узала»сын укымаган кешеләр әздер дип беләм. Япон Акира Куросава төсле киносын да төшергән иде. Бу якларда Иван Арамилев та булган. Аның «Солёная падь» хикәясен бик яратып «Новый мир» журналында укыган идем.
Без шундый инде: үзебезнекеләрне юньләп белмәсәк тә, ятларны ярыйсы гына беләбез.
Монда байтак кызык кешеләр яшәгәннәр һәм яшиләр.
Хәтта атаман Семёновның якын дусты язучы Васильевның да гөнаһларын кичереп кайтардылар!.. Харбинда яшәгән булган. Ә ул «Харбин» дигәннәре хәрбиләр сүзенә килә бугай...
Возжаевкадан һәм Ледянаядан соң әкияти дөньяга кергәнбез күк тоелды. Бузули — «боз иле» түгел инде. Сулуларыбыз иркенәеп китте. Шәһәр безгә ошады. Монда яшәргә була! Ләкин безнең яңа торыр урыныбыз арырак, урман эчендә, чебен-
ӘНӘС ХӘСӘН
160
черкиләр дөньясында. Ул дөньяда — Коры Этәдә яшәгәнем бар, күнегәсе түгел... Әлегә канатланып, читлектән ычкынып котылган кошлар сыман, берничә көн булса да, рәхәтләнеп ирекле кешеләр арасында яшибез. шулай, кайчакта дөнья безгә дә елмаеп куя. Күңелләребез гел юньле калада яшәргә омтыла. Шәйләгәнегезчә, замана чиреннән икебез дә азат түгел. Кайчан булса да бәлки теләкләребезгә ирешербез әле. Өметебезне өзмик. Өметсез
— шайтан, диләр.
Берничә тәүлектән соң, телефон аша хезмәт итәсе урыннан машина чакырттым. Ике сәгатьтән «УАЗ-450» белән полк медпункты начальнигы капитан Гарновский безне алырга килеп җитте. Таныштык һәм утырып шәһәрдән, вокзал яныннан борылып чыгып киттек. «Тугызынчы чакрым»нан (элемтә полкы урнашкан җир), Кара елганы, Волконканы (сөрелгән декабрист утары) һәм Апастасьевка авылын узып, «51нче чакрым» га килеп төштек. Калкулык сыртында селикат кирпечтән генә биш катлы дүрт йорт салынган, астарак бишенчесе төзелеп ята. Фатир җитмәгәнлектән, байтак офицерларның гаиләләре әле Хабаровск кырыендагы бер баракта яши. Инешнең аръягында
— стройбат шәһәрчеге. Салына башлаган йорттан түбәнрәк бер чакрым узсаң, округның элемтәчеләр ротасы, алардан арырак шактый зур күл һәм аннан да арырак Амурның борылышы. Анда балыкчы нанайларның авылы. Тирә-юньдә урманлы калкулыклар. Ул калкулыкларны монда «сопкалар» диләр. Вакытлыча урнашырга дип бишенче катта бер бүлмәле фатир тәкъдим иттеләр.
Беренче каттагы ике бүлмәле фатирдан майор Сёмин топчан менгезде. Анда гаиләләр өчен медпункт кебек нәрсә һәм шунда хатыны — табибә эшли икән. Алар икесе дә — дивизия штатыннан. Дивизия штабыбыз Биробиджанда урнашкан. Ире монда дивизия ОКС бүлегенең махсус күзәтүчесе, стройбатка тиешле биналар эшләтә. Санинструкторлар урындыклар һәм утын керттеләр. Фатир — мичле, ә ванна бүлмәсендә су җылытырга титан куелган. Аны да ягып җылытасы. Мәрзия беренче катта, ике бүлмәле фатирда урнашкан кибеткә азык алырга керде. Ә мине Гарновский командир һәм табиблар белән танышырга алып китте. Ул Ленинградның Беренче мед. институтта хәрби факультет тәмамлаган, Тын океан флотында хезмәт иткән, минем яшьтәге җор белорус. Ике кызы бар. Сугышчан әзерлектә торучы дивизионнарыбыз арырак, урман эчендә — сопкалар арасында. Казармалар, дивизион медпунктлары, ракета ангарлары һәм аларның җибәрү өстәлләре дә шунда. Полк штабы вакытлыча беренче дивизионда, ә аның КПсы бирерәк. КП яртылаш җиргә күмелгән бетон бункер булып чыкты. Өстән кәзләр белән капланган. Командир бункерда иде. Кагыйдә буенча, рапорт биреп таныштым.
Командир — подполковник Пунков. Ул да монда яңа кеше. Юаная башлаган тыгыз бәдәнле, сөйләшергә җайлы урыс. Пунков элек мотопехотада комбат булган. Соңыннан Мәскәүнең Фрунзе исемендәге командирлар академиясен тәмамлаганнан соң, ГДР армиясендә киңәшче вазифасын үтәгән. Бирегә килгәнче Галициядә урта ракеталар полкында командир урынбасары булып та өлгергән. Шактый тәҗрибәле, хезмәтчән кеше. Теге бишенче йортка, подъездның икенче катына урнашканнан соң, гаиләләребез белән дуслашып та киттек. Ике укучы кызлары бар иде. Үзе авыл малае, Вятка ягыннан бугай. Сугышта да бераз катнашкан. Аңардан кайбер кызык мәгълүматлар ишетергә туры килде.
Үзе сөйләгәнчә, Мәскәүдә укыганда, аңарга маршал Будённый белән бер очрашуда булырга туры килгән. Академия тыңлаучыларын һәм курсантларны ул чакларда мәҗбүри рәвештә «очраштыру» гадәте бар иде. Шул очрашуда Будённыйның «Үткән юл» китабының икенче томы чыгу уңаеннан, укучылар белән фикер алышу уздырылган икән. Шунда карт маршал, кызып китеп: «Мин боларны да кылыч белән чабып, тегеләрне дә тураклап тар-мар иттем!»
— дип сөйләгәндә, залдан бер казак сугышчысының тавышы ишетелә:
— «Сэмэн, син берүзең генә тураклаганда, без кайда булдык соң?» Маршал мин-
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
161
6. «К. У.» № 5
минлеккә бирелеп арттырып җибәргәнен абайлап тынып кала. Аңарга сораулар бирә башлыйлар. Залда тагы картайган, отставкадагы өлкән офицер торып: «Семён Михайлович, әйтегез әле, зинһар, 37нче елда сез безне ни өчен утырттыгыз?» — дип сораган. Будённый, дорфаланып: «Ни өчен утыртканны мин шәп беләм, ә менә нигә чыгарганнарын әле дә аңлый алмыйм!» — дигән. Ул байтак нәрсәләрне аңламый калган, ахры. «Ә маршал Тухачевскийны нигә аттырдыгыз?» — дип сорау бирүчегә дә: — «Тапкансыз, ниткән маршал булсын ди ак пирчәткә киеп йөрүче һәм скрипкада уйнаучы адәм?» — дип җавап кайтара.
Күрәсең, фикерләре белән Бериядан артык аерылып тормаган ул. Ә без сабый чакларыбызда «Пионерская правда»ны укып, Ворошилов һәм Будённый белән горурлана идек. Алар турында матур җырлар җырлый идек. Ә алар исә бик күп кенә күренекле хәрбиләрнең башларын сатканнар! Бермәлне ракета гаскәреннән егерме алдынгы солдат-сержантларны җыеп, хезмәтләрен хуплап, Будённый белән очрашырга дачасына алып баралар. Ул аларны аталарча кабул итеп, байтак сөйләшә, атына атланып, кылычын да айкап ала. Атсыз яшәми икән! Солдатларга тәэсире көчле була: частьларга кайтып, очрашулары турында башкаларга да сөйлиләр. Андый тамашалар хәрбиләрне патриотик тәрбияләү максатыннан оештырыла да инде. Шул ук чорда РВ горнизоннары буенча Главпурдан махсус лектор вазифасын үтәп, үз вакытында бик данлы Соколов- Соколёнок фамилияле генерал йөри иде. Ул — Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышлары каһарманы. Ниләр белән генә бүләкләнмәгән! Батырлыгы өчен яшь вакытында ук «Соколёнок» кушаматын такканнар...
Пунковка мин ошадым булса кирәк, моны беренче минутлардан ук сиздем. Соңыннан да ул миңа ышанып, һәрчак ихтирамлы булды, бер ниятемне дә кире какмады. Командир белән бердәмлектә хезмәт итү бик мөһим нәрсә. Моны башкалар да күреп, «мыекларына чорныйлар». Хәзер инде Пунков — отставкадагы генерал. Ракета гаскәре илгә күп кенә генералларны үстереп бирде.
Полкыбызда ике дивизион. Өченчесен оештырмаска булганнар. Дивизионда урта ракеталар белән коралланган өч батарея. Алар АКШның Окинаводагы хәрби базаларына төбәлгән. Билгеле, бу бик зур серне кайбер офицерлар гына беләләр һәм ул хакта сүз йөртмиләр. Дивизионның штабы, клубы, казармалары, вакытлы медпункты стройбатлардан калган җыелма агач щитлардан корылган. Ашханә — кирпечтән. Медпункт һәм ялгыз офицерларга ике катлы тулай торак салына башлаган. Әлегә полк медпункты да дивизионныкы белән бергә. Штат белән шунда таныштым. Икенче дивизионның табибы — минем сыйныфташым лейтенант Александров, ә беренчесенеке — лейтенант Стецюк, кече табиб — лейтенант Глятман, РТБ табибы — капитан Бескоровайный. Ике фельдшерыбыз, аптека начальнигы, шәфкать туташлары, лаборантка һәм
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
162
6*
санинструкторыбыз бар. Теш табибының урыны буш. Менә кемнәр белән идарә итеп хезмәт итәсе.
Полк штабы, складлары, автопарк, полк медпункты (ПМБ), клуб, кунакханәсе, балалар бакчасы салына башлаган. Сигезьеллык мәктәп әзер. Болар барысы да шәһәрчегебез кырыенда. Уңайлы.
Стецюк академиябезне яңа гына бетергән хохол, ниндидер совпартократлар улы. Бескоровайный Куйбышев мединститутының хәрби факультетын тәмамлаган. Глятман — Махачкаладан. Хәрби хезмәттә яңа кеше. Бескоровайный моңарчы Сахалин утравында — Корсаковода, мотопехотада хезмәт иткән. «Бездә кызыл балыкны этләр дә ашамый иде!» — дип сөйләде. Аны невхлар кышка киптерәләр һәм «юккола» дип атыйлар икән. Стецюк аның белән дуслашкан, авызына гына карап тора. Гарновский белән килеп кергәндә, алар гына түгел, машина йөртүче солдатларга хәтле мине көтеп утыралар иде инде һәм барысы да бердәй сынаулы күзләрен миңа текәделәр.
Халык байтак икән. Бескоровайныйның санитар машинасыннан гайре берние юк. Ул да полк медпункты муенында. РТБ солдатлары дивизионнарда. Аларны дивизион медпунктлары тәэмин итә. Шулай булгач, ул минем карамакка керә. Ни уйлаганнарын сизенәм. Кызыксыналар, шикләнәләр. Начальниклары бит! «Ярый, эшебез уртак, бер-беребезне аңлашып, йөкләнгән бурычларыбызны төгәл үтәп, яхшырак хезмәт итәргә тырышыйк!» — дим. Шулай дими, ни дисең? Болар белән берләшеп, җиңнәрне сызганып җигеләсе генә кала. Хәзер мин алар өчен дә җаваплы кеше.
Танышып, сүзне кыска тотканнан соң, җыенны тараттым. Александров санитар машинасына утырып, ун чакрым арырак урнашкан дивизионына китте. Аннан да арырак округ штабының яшерен запас КПсы гына.
Полкның халәте аңлашыла башлады. Биредә майтарасы эшләр чамасыз күп икән. Казык кагудан башлыйсы дисәң дә ярый. Хәрби медикларның беренче планда күпкырлы профилактика мәсьәләсе тора. Офицерлар һәм солдатларның саулыкларын тикшереп, тиешенчә тазарту чараларын күрәсе, гаилә әгъзаларына да ярдәм итүне үз өстебезгә аласы бар, чөнки гади генә инъекция-процедураларга 65 чакрым йөрмәсләр ич инде! Иң мөһиме, йогышлы чир эпидемияләреннән саклану. Кизү торучы частьны эпидемия аягыннан екса, Алла сакласын. Аннары, мондый частьларда зарарлы һәм хәтәр эшләр байтак. Аларны үткәргәндә, ул-бу булмагае дип даими күз-колак булып торырга кирәк. Барча бина-объектларны безгә стройбат төзи. Өйрәнчек солдатлары кайбер эшләрен миннән киткәнче, иясенә җиткәнче дигәндәй аннан-моннан гына әтмәллиләр. Медпунктларыбызның ничек төзелүләрен дә даими күзәтеп торырга туры килә. Авыз ачып калсаң, аннары иза чигүең ихтимал. Билгеләнгән көнгә тапшырасы эшләре төгәлләнмәсәләр дә, актларына кул куйдыртмакчы булып маташалар: «Аннары бетерербез!» — дип. Бетерерләр, көт! Нык торырга туры килә. Өч яңа медпунктка округ медокладыннан тиешле җиһазлар, прибор- аппаратлар яздырып аласы бар. Ашханәләрнең, казармаларның, өч шәһәрчекнең арулыкларын кайгыртып тикшереп торасы бар. Өлкән табиб үз өлкәсендә ул милиционер да, прокурор да, эпидемиолог та, эшләрне оештыручы җитәкче дә! Бөтен башкарасы эшләрне күз алдына китерәм дә хезмәттәшләрем белән башкарып чыга алуыма нык ышанам. Ниятләрем пакь, белемем һәм тәҗрибәм җитәрлек. Зиһенемне җыеп, көчемне туплап, сынатмаска кирәк дим. Хәерле сәгатьтә!
Яңа кешене көтеп кенә торган сыман, эшлисе эшләре бигрәк күп җыелган. Элекке өлкән табиб Ушаков (флот медицинасы офицеры) бүгенгесен һәм иртәгесен кайгыртып баш ватып маташмаган. Моннан ычкыну ягын гына караган. Әйтерсең, бүтән җирдә эшләргә кирәкми! Ахырда, җаен табып тайган. Җитәкчеләренә карап, башка медофицерлар да юлдан язып беткән диярлек. «Солдат йоклый — хезмәт бара!» — дигән яраксыз әйтемгә буйсынып. Үзләрен ялыктырмый-борчымый яшәргә тырышканнар.
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
163
Кичке алты җитүгә, беркемнән дә рөхсәт алмыйча, Александров, санитар машинасына утырып, хатыны янына Хабаровскига, ә аның артыннан өйләнмәгән Стецюк трай типтерергә элдерәләр! Гаиләсе монда булса да, Бескоровайный да алардан калышмый. Дивизионнары һәм РТБ табибларсыз кала. Ул-бу килеп чыкса, аларны эзләп табып кара! Икенче көнне арып-талып, еш кына махмырдан да арынып бетмичә, сәгать тугызга-унга дивизионнарына көчкә килеп җитәләр һәм ял итеп алу форсатын эзли башлыйлар. Ә инде якшәмбе ялына шимбәнең төшке ашын ашагач ук ычкыналар. Бу инде калганнарның җилкәләренә салыну дигән сүз. Катлаулы медицина вазифалары фельдшерларына һәм санинструкторларына кала. Ә алар инде чамалы белемнәре җиткәнче генә булдыралар һәм еш кына миңа шалтыратырга мәҗбүр булалар, чөнки фатир телефоны миндә генә. Гарновскийның һәм Глятманның телефоннары юк. Миңа артыгыннан көчкә килә. Төнлә дә тынгылык юк. Бескоровайный исә, хезмәткә китәсе никрут егет кебек мутланып, кунак рәвешендә яши. Аның РТБ солдат-офицерлары безнең әзер ашханә, медпунктларга беркетелгән. Аларны тәэмин итү дә безнең җилкәләрдә. Жора Бескоровайный байтак вакытын Стецюк белән беренче дивизионда үткәрә һәм эш вакыты дип тормый, аракы чөмергәли. Стецюкны да шул тәмам аздыра язган. Кызурак Гарновский боларны җигә алмый аптырап йөри. Әчелешле буласы да килми. Кушканын кече табиб Глятман гына карышмый эшли. Анысы да инициативасыз. Наугадов: «Аларны «кулга» ала алырсыңмы?» — дип тикмәгә генә сорамаган икән. Өч «УАЗ» (РТБныкы белән) һәм бер «ГАЗ» санитар машиналарының бер генә көпчәгендә дә шомарып тузмаган покрышка юк! Машиналарны аяусыз үз мәнфәгатьләренә арлы-бирле йөгертә-йөгертә, еллык лимитларын ярымзаяга сарыф итеп, тәмам җимерелер хәлгә җиткергәннәр. Автобус йөрүенә карамастан, үзләренең шәхси машиналары урынына кулланалар. Кинәт каты чирләп киткәннәргә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте тәртипкә салынмаган. Санинструкторлар шундый мәлләрдә табибларын эзләп интегәләр. Гаилә әгъзалары — олысы да, кечесе дә, бер Семён карамагына калдырылганнар. Теш табибына һәм башка белгечләргә күрсәтер өчен авыруларны көн дә икешәр машинага утыртып Хабаровскига — хәрбиләр поликлиникасына, ямщиклар хәленә төшеп илтәләр. Анда барып кайтырга теләүчеләр чиратка языла. Чират кыскармый. Хатын-кызларны гинекологка күрсәтергә дә, бала табарга да калага илтәләр. Биредә мондый эшләрне җайга салыр өчен бернинди чара табылмаган. Шулай булырга тиеш тә дип уйлыйлар. Рентген, ЭКГ, гаиләләр өчен аптека һәм балалар бакчасы — берсе дә юк. Боларны барысын да башымнан вә күңелемнән үткәреп, авыр шартларны җиңеләйтер, эшләребезне җайга салыр, уңай чаралар тудыру әмәлләрен эзли башладым. Бер атна үтүгә, барысына да төшендем. Нидән башларга соң? Әлбәттә, тәртиптән! Корыч тәртип урнаштырмасаң, берни дә майтарып булмас!
Шундый карарга килгәч, беренчедән, берсен дә рөхсәтсез Хабаровскига чыгармаска булдым. Берәр ракеталары, йә ягулыклары шартлап китүе, йә сугыш башлануы бар, ә алар урынсыз бәйдән ычкынган айгырлар күк калада иһаһайлап чабып йөрсеннәр! Кашык ашаганда кирәк була ул. Частьлары монда булгач, алар да бергә булырга тиеш түгелме? Бу ниятемне катгый рәвештә шунда ук гамәлгә ашырдым. «Яңа себерке»нең себерүе кайберәүләргә ошамаса да, нишләмәк кирәк? Безне монда, акча түләп, уен уйнар өчен җыймаганнар бит!
Александров рөхсәтсез санитар машинага утырып Хабаровскига китеп карады-каравын. Ләкин финанс бүлеге аша машина һәм бензин өчен акчасын каертып алганнан вә шелтә биргәннән соң шып тынды. Бу бүтәннәргә дә шәп сабак булды. Нигә әле җитлеккән кешеләрне нәни балаларны үгетләгән күк төчеләнеп йөрергә ди? Алар бит рәсми урыннар биләп торалар һәм нинди вазифа йөкләнгәнен беләләр. Икенчедән, санитар машиналарны, шул исәптән РТБныкын да, турыдан-туры үз карамагыма алдым. Аларның табиблары белән кизү тору графикларын төзеп, командирга кул куйдырдым. Шуның белән моннан ары тәүлек буена автопарктан машиналарның берсен генә чыгарырга рөхсәт ителде... Яңа тәртип урнаштыргач, РТБ
ӘНӘС ХӘСӘН
164
командиры полковник Наумов: «Безнең УАЗ ватылган, график буенча кизү торырга бирә алмыйбыз!» — дигән булган иде. Ләкин мин, бер дә исем китмичә: «Ярар, алайса, авыруларыгызны ашыгыч рәвештә госпитальгә илтергә үзегезнең җиңел машинагызны бирерсез!» — дигәч, алмашка урын-урынбасарларының машинасын бирергә һәм УАЗны кичекми автозаводка төзәтергә озатырга мәҗбүр булды. Шунда Бескоровайныйны үз санитар машинасына хуҗа була белмәве өчен сүктем. Өченчедән, икенче дивизион машинасын төзәтергә җибәрүен, яңа УАЗга вә покрышкаларга заявкалар юллавын сорадым. Кешенең гомере кыл өстендә булганда, машинаң ватылып, юлда тукталса нишләрсең? Адәм гомере белән шаярырга ярамый бит! Дивизиядән покрышкаларны төрле сылтаулар табып бирмәскә маташканнар иде. Алар анда яңаларын ялагайланып начальствоның «газик»ларына куярга тырышалар, вакытлары чыкмаса да.
Хәрби округның «Суворовский натиск» (без аны «суворовский нажим» дип атый идек. Редакторы яһүд Шапа иде) гәҗитенә усал мәкалә язгач, Биробиджаннан дивизиянең авто-трактор бүлеге начальнигы көпчәк резиннарын машинага төяп үзе китермәсенме!
Дүртенчедән, моңарчы биредә булмаган хәлне — табибларның тәүлекләп график буенча кизү торуларын гамәлгә керттем. Анысын да Пупков хуплады. Үземнән башлап, һәр офицер (алты кеше) башта беренче дивизион медпунктында, ә соңыннан ПМБда тәүлекләп кизү тора башладык. Берең кизү торганда, калган бишебез төнлә тыныч йоклый. Йөкле хатыннарны бала табаргамы, берәрсенә ашыгыч операция ясатыргамы, кизү торучы табиб, карап, калага илтә. Мондый хәлләр язылмаган кагыйдә буенча, күбесенчә төнлә булалар. Кайбер төнне округ госпиталенә (60 чакрым) икешәр мәртәбә барырга туры килә. Шул сикәлтәле юлдан миңа башка йомышлар белән дә күп мәртәбә, буыннарымны какшатып бетергәнче йөрергә туры килде. Ә өлкән табибның йомышлары күп була. Госпиталь юлын да таптыйсың, округның мед.бүлегендә дә, корпус штабына Науганов янына да, крайздравотделына да барасың. Әле мин килгәндә, полкыбызның бер өлеше елдан артык Князе Волконскоеда аерым хуҗалык булып яшәде. Аларга да байтак күз-колак булып йөрдем. Князе-Волконское белән полк арасының юлын җәй вакытында миңа берничә мәртәбә командир аша грейдер белән тигезләтергә, ә кышын көртләрен кырдыртырга туры килде. Ул юлның газабын байтак күрдем. Бермәлне, кыш уртасында Князе-Волконскоега җитәрәк, бер бичара хатынга, кендек әбие булып, бала табарга булыштым. Төн уртасында беренче йортның ишеген кагып, баланы сөртеп-биләп, анасына тазартып, чәй эчереп, юлыбызны дәвам иттек. Андый очракларга машинабызда аерым сандыкта бөтен кирәкле әйберләребез анык иде. Кышын һәр санитар машинага хәтта берәр бәйләм коры утын да салдырта идем! Юл хәлен алдан шәйләргә кирәк ич!
Әлегә һаман бишенче катта яшибез. Багажыбыз да озак көттермәде. Әкренләп гарнизонда медицина эшләребез җайланды. Моны сизми калмаган кеше булмагандыр. Табиблар үзләре дә канәгать иделәр. Заводтан озатылган машиналарыбыз да яңарып кайтты, беренче дивизионга яңасын да бирделәр. Тәртип булганда, барысы да үз нәүбәтләрендә эшләнә ул!
Бишенче мәсьәләне дә хәл итәргә керештем. Офицерларны һәм солдатларны
— елына ике, гаилә әгъзаларын бер мәртәбә рентген аша үткәрергә кирәк. Бу эшне башкарыр өчен округның ПРКсын (подвижный рентгенткабинет) сорап китерттем. Ләкин ул елына бер тапкыр гына килә ала. Анда да сиңа кирәгенчә торып эшләми. Округта бер без генә түгел бит! Бүтән чара табарга
— үзебезнең рентгенкабинетны булдырырга кирәк, дим. Ничек инде хәзерге заманда рентгенсыз яшисең ди? Аның бик кирәк чаклары була. Планнарым зур, вакыт һәм саулык кына җитсә иде!
Округ госпиталенең җитәкчеләре белән сөйләшеп, кече табиб Глятманны рентгенолог һөнәрен өйрәнергә өч айга рентген кабинетына юлладым. Арон моңа бик
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
165
риза иде. Яһүдләргә укырга гына булсын! Пупков белән киңәшеп, рентген кабинетының хәстәренә керештем. Үзем урнашкан йортның башында, беренче катта ике бүлмәле фатир бирде. Йортта яшәүчеләргә «х» нурларының зарары тимәсен өчен, фатирның түшәм-диварларын барит измәсе белән сылап акларга кирәк, ә анысы биредә юк. Кыйммәт нәрсә. Барит измәсен сорап, РВ штабына яздык. Шакыган кешегә ишекне ачалар. Бер ай чамасы узганнан соң, ул измә белән кечкенә контейнер килде. Аны шунда ук сыладык. Бусы булды. Инде хәзер округ медскладыннан, безгә штат язуы тиеш булмаса да, рентген аппаратын һәм тиешле бөтен җиһазларын баш рентгенолог аша юллап аласы калды. ВМО начмеды һәм баш рентгенолог белән сөйләшкәч, аларны да яздырдым. Гарновский бөтенесен йөк машинабызга төяп алып кайтты. Медтехникадан белгечне чакыртып, аны тоташтырып, җайлап эшкә аныклап та куйдык. Шулай, мәшәкате күп булды. Глятман якшәмбе көннәрендә кайтып, кызыксынып йөрде. Эш урыны анык инде. Ул укудан кайтуга, Стецюкны ЭКГ серләренә төшенергә ун көнгә дип шул ук госпитальгә, ЭКГ кабинетына юлладым. Медпунктларыбыз да төзелеп бетеп бара. Күңелем үсә. Эш артыннан эш. Ә эш бит ул эшләүчене сөя.
Хәзер хатын-кызларны тикшерергә лаборанткасы белән округ гинекологын шәһәрчеккә инәлеп чакырдым. Ул чакта округның хәрби гинекологы кыскартылмаган иде әле. Аңарга бездә хатыннарны ике көн буе карарга туры килде. Авыруларның исемлекләрен төзеп, дәваланырга юлламалар бирдек. Шулай итеп, бик мөһим эш башкардык. Бу байтак хатыннарның исендәдер.
Декабрь башында кулыма «Океанск» шифаханәсенә хатын-кызлар юлламасы эләкте. Теләп баручылар булмагач, Мәрзияне озаттым. Тагы бер дәваланып кайтсын әле ятим үскән бала, дим. Башкаларны гына дәваларга димәгәндер!
Гарнизоныбызда гражданский поликлиникага булмагач, хатын-кызларга алтмыш чакрым юл үтеп Хабаровскига барырга кирәк. Балаларын калдырып, автобуска утырып дәваланып йөрүләре читен. Бигрәк тә кышкы якта. Бу мине дә борчый, уйландыра башлады. Үзем гинекология фәнен академиядә яхшы гына өйрәнгән идем. Бескоровайный хирургия курсында укыган, ә Сёмина эчке чирләр белгече. Шулай булгач, үзебезнең төп эшләребездән тыш, икешәр сәгать һәркайсыбыз хатын-кызларны медпунктта кабул итеп, дәвалый алабыз. Шулай иттек тә. Үз өстемә гинеколог вазифасын һәм горздрав бүлегеннән бер шәфкать туташы штатын юллап алдым. Аңарга аптека базасыннан дарулар китереп сату вазифасын да йөкләдем. Шулай итеп, аптекалы да булдык (аптечный пукнт второго порядка). Ул урынга бер офицерның элек акушерка булып эшләгән хатынын алдым. Шуннан соң беренче тапкыр, хатыннарны кабул итәргә килдем. Ләкин башта алар миңа күренергә оялдылар.
Ишек төбендә җыелып, керергә базмыйча озак кына бер-берсен кыстап тордылар. Тик бүтән чара юк бит. Ахырда Кустовның хатыны: «Әй, кызлар, безнең ишеләрне күрмәгәнмени ул, ни булса да булыр!» — дип, ишекне киереп ачты. Карадым моны һәм шунда ук шәфкать туташына ни эшлисен күрсәтеп бирдем. Әрсез Кустовадан соң хатыннар бер-бер артлы кызарып, башларын күтәрми генә күренергә керә һәм махсус өстәлгә җәелеп утыра башладылар. Диагнозларын һәм ниләр эшлисен шәфкать туташы яза торды. Кулымнан килгәннәрен дәваларга монда калдырдым, ә калганнарын Хабаровскига юлладым. Бескоровайный да үз сәгатьләрендә кабул итә башлады. Менә шулай шәһәрчегебезнең тормыш хәлләрен шактый җиңеләйттек.
Мәрзия шифаханәдән кайтканчы, яңа гына төзелеп беткән йортның икенче катыннан ике бүлмәле фатир алдым. Фатир бик күркәм. Тәрәзәләре ике якка. Солдатларыбыз белән әйберләрне ташыдым. Күченгәндә йорт әйберләре күп булып күренәләр, эт булып арыдым. Күченгәнче идәннәрен яңадан буяткан идем. Фатирның батареялары бар, суык су кертелгән, канализация үткәрелгән. Котельня җылыта башлады. Аш бүлмәсендә плитәле мич. Ванна бүлмәсендә суны титан белән җылытасы. Бәдрәф янәшәдә. Тагы нәрсә кирәк? Рәхәтләнеп яшәргә була. Ишек аша
ӘНӘС ХӘСӘН
166
гына Пунков гаиләсе урнашты. Димәк, безнең белән аралашып яшисе килгән! Бу подъездга башкаларны да сайлап кына керткән. Дүртенче катта Горновскийлар, ә бишенчесендә лаборанткабыз Есько ире һәм кызы белән. Бездән түбәнрәк тагы бер йорт салына. Анысы төзелүгә Хабаровскидан бөтен офицерларыбыз күчеп бетәчәк. Сигез сыйныфлы мәктәп беренче сентябрьдән үк эшли. Анда роно аша медпункт ачарга булыштым. ПМП аптекасыннан үлчәү-мазар, бикс, шприц-стерилизаторлар һәм башка кирәкле әйберләр бирдерттем. Анда да шәфкать туташы эшли башлады. Димәк, гарнизонның тормышы бу яктан да җайланды. Клуб, кунакханә, балалар бакчасы, кибет (клубтан гайре барысы да бер бинада) анык диярлек. Шәһәрчегебез күз алдында үсеп матурлана бара. Офицерлар гаиләләре белән танышып, дуслашып киттеләр, бер-берсенә кунакка йөрешә башладылар. Яңа ел бәйрәмен җыелып, Горновскийларда уздырдык. Мәрзия бишенче гыйнварда гына кайтты. Аңарга яңа фатирга кайтып керүе күңелле булды. Бераз дөнья күреп, кәефе күтәрелеп кайтты. Керогазыбыз көйләнгән, керосин һәм утын анык. Су җылытып, ваннада юынып кинәнәбез. Искечә Яңа елны каршыларга Владивосток күчтәнәчләре — эре криветка кәнсирләребез бар. Менә дигән салат ясарга була!
Сирәк булса да, якын-тирәдәге балыкчылар яңа гына тотылган балыкларын китереп саткалыйлар. Мәрзия бик теләп ала. Балыкчылар бистәсеннән көздән берничә пыяла савыт тозланган кызыл балык уылдыгын сатып алдык. Ул елларда уылдыкны һәм кызыл балыкны кулдан иркен алып була иде әле. Кибеттә дә какланган һәм тозланган горбуша-кеталарны саталар иде.
Октябрь аенда елгалар шул балыклар белән кайныйлар иде. Көзге путина. Шул чакта балыкны һәм уылдыкны кышка хәстәрләргә бөтен халык диярлек керешә. Шуның белән дан тота да инде бу як. Бескоровайный әйтүенчә, Сахалинда, имеш, кызыл балыкны этләр дә ашамыйлар! Хәзер анда да хәлләр хөртиләнгән дип ишеттем. Үзебезнең хәлгә килгәндә, тозланган гөреҗдә һәм шампиньоннар үзебезнеке. Бәрәңге, кәбестә, помидорлар вә суган — Хабаровск базарыннан. Тик менә кечкенә кибетебездә китергән һәрбер нәрсәләренә чират торырга туры килә. Анысы Мәрзия эше. Чиратларсыз тормышыбызны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Чиратлар — Советлар иленең визиткалары.
Гыйнвар аенда гаиләләребез вә полк җитәкчеләре белән бергә күңел ачарга Хабаровскига Мәскәүдән килгән «Диксилент» концертына бардык. Аның ише эстрада ансамбльләре оешып үрчи башлаган чак. Күңелле булды. Дәртләнеп,
ӘНӘС ХӘСӘН
автобусны яңгыратып юл буе җырлап кайттык. Сирәк булса да, андый күңел ачтыруларны гарнизоннарда замполитлар оештыргалый иде. Соңыннан, югары командованиенең таләбенә колак салып, мәдәният министры Е.Фурцева әмере буенча, Мәскәү артистлары шактый еш килә башлады. Байтакларын күреп ишетергә насыйп булды. Андый тамашаларны аулак һәм ябык гарнизоннарда хезмәт итүче гаскәриләрнең рухларын күтәрер өчен махсус оештыралар. Үзәк мәдәният сулышын берникадәр тоеп торырга мөмкинлек бирәләр. Тик татар ансамбльләре генә килә алмады. Югыйсә татар яшәмәгән җир юк. Бездә дә манкорт Дамир Белов һәм ГСМ начальнигы Кадыйров хезмәт итәләр иде. Ял көннәрендә, гадәттән тыш берәр хәл булмаса, атнасына бер тансык йокыны туйдырып, шәһәрчек тирәләрендәге урман аланнарына һавага чыгабыз. Зур кала корым-сөремнәреннән ерак булганга күрә, биредә һава саф, сулап туйгысыз, кар чиста, ак төсен югалтмый. Сирәгәеп калган сыман шәрә ялангач урман, төш күрепме, үлеп йоклый, язга яңа хәл җыя. Аның каты йокысын кышларга калган сирәк кошлар да уятмаска тырышалар кебек. Тавышсыз гына агачтан- агачка, куактан-куакка җим эзләп очып йөриләр. Бер генә карлыгач язны китерми дигән кеби, болар да урманны әлләни җанландыра алмыйлар. Йөрәк тибешен ишетерлек тынлык. Җан тынычлыгы, мәңгелекнең агышы... Җир- ана балаларына гыйбрәтле үрнәк күрсәтеп, борчылып телгәләнгән җаннарын тынычландыра, дәвалый...
Кайтышлый биредә мул үскән сазанак (багульник) куакларының берничә ботак-тармакларын сындырып алып кайтабыз. Суга утыртсаң, өй җылысына алданып, алар берничә тәүлектән соң язны хәтерләтеп һәм бүлмәгә ямь биреп, озынча яшел яфракларын сузалар. Бигрәк гүзәл һәм талымсыз үсемлек. Яз башлануга ук сазанак куаклары барысыннан да алданрак, дөньяга ямь кертеп һәм безне куандырып, зәңгәрсу-алсу чәчәкләрен ата башлыйлар. Әле яфраклары да ул чакта юньләп күренми... Сазанакны мин беренче мәртәбә бу якларда гына күрдем һәм гаҗәпләнеп, аның хакында, сизмәстән тулган күңелемне бушатып, истәлек шигырен дә русча язып куйдым. Укучым гафу итсен инде. Нишләмәк кирәк, барча СССР милләтләренең балаларына урысча тел ачтыра башлагач, ихтыярсыз диярлек урысча уйларга да, язарга да мәҗбүр буласың. «Кемнең арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың!» — диләр бит. Әлбәттә, бу мәкаль белән ансат кына акланып булмас. Манкортларга яраклаша башладык! Ләкин анысы да бушка бугай, чөнки манкортлар русча да юньләп укымыйлар. Маргиналларга бер милләт психологиясе — миллилеге якын түгел. Урыслар үзләре: «Бүреләр өерендә бүречә уларга туры килә!» — дисәләр дә, әйтик, Татарстанда туып-үсеп, татарча сөйләшергә җыенмыйлар. Димәк, ялган интернационализм пәрдәсенә төренеп, урыслар үзләренекен нык саклыйлар. Башкаларны эретеп йоту максатлары аларның геннарына сеңгән. Шул ялган интернационализм хисенә һәм ятлар гореф-гадәтләренә нык бирелүчән татарлар акылга тиз генә утыра алмаслар, ахры.
Кырыкка ярылырга җитешеп йөргәндә, февраль аенда булса кирәк, өйдән тагы бер шомлы хәбәр килде. Унике илле эчәгесеннән каны саркып, атам хастаханәгә эләккән. Хирурглар операция ясарга кыстыйлар икән. Очып кына янына кайтасы иде дә, ләкин мин, монда көттереп яңа килгән кеше буларак, сорап кайта алмадым. Үз ихтыярымда түгел бит. Аннары кайтып нишләтәсең? Ул анда миннән дә тәҗрибәлерәк табиблар кулында. Чиләбенең мединститут клиникасында ята, танылган профессор Вайнштейн һәм мәшһүр доцент Тарасов күзәтүе астында, аны мәрхәмәтле табиб Колонтаев дәвалый... Мөмкинлегем булганча, посылка юнәтеп җибәрдем һәм операция ясатырга ризалыгын бирмәскә куштым. Соңрак яңарак чыккан Һинд даруын — викалинны һәм 168
ӘНӘС ХӘСӘН
168
искергән фарингитын дәваларга шәфталу маен да юлладым. Алланың рәхмәте, озак кына ятып, әти үлем тырнагыннан котылды. Бик авыраеп киткән чагында да: «Үләсең бит, әйдә, операция ясыйк», — дисәләр дә, тартышып ризалыгын бирмәгән һәм, Ходайга шөкер, кан һәм виталинлы сыекчалар салдыра-салдыра бер айдан соң көчкә аягына баса башлаган. Күрәсең, әҗәле җитмәгәндер. Табиблар да ул чакларда тиеннәр хисабына эшләсәләр дә, бик миһербанлы иде әле. Бәхетсезлеккә юлыккан бәндәнең кесә-янчык якларын чамалап маташмыйлар иде. Соңгы елларда гына котырына башлады андый гадәт. Ә бүгенге көннәрнең авырлыкларын исәпкә алып, Аллаһы Тәгалә сырхауларга сабырлык бирә күрсен дияргә генә кала!
Әтинең чирләп киткән көннәрендә борчылып беттем, җан тынычлыгымны тәмам җуйдым. Шуннан бирле әтинең һәм әнинең кинәт үлеп китүләреннән куркып яши башладым. Телеграммаларын алудан һәм шалтыратуларыннан өрки идем. Нервыларым шулхәтле какшады ки, өйдә телефон кыңгыравы шалтыравыннан сискәнеп китәм. Шундый «бетле йөрәк» булгач нишләмәк кирәк? Ә ул өлкән табибның хәерсез телефоннары эштә һәм өйдә дә йөдәтеп бетерәләр иде. Халкың шөбһәләнүчән булгач, үзеңне үзгәртүе һәм авызлыклап кулда тыеп тотуы кыен шул. Шуның өстенә бихисап хезмәт борчулары да өстәлә ич. Вакуумда яшәмибез ләбаса!..
Монда да, гадәтләнгәнчә, офицерлар үтә кызыксынып, кыска дулкыннарда Япониядән рус телендәге радиотапшыруларны тыңлыйлар. Япония моннан тагы да якынрак. Япониянең радиотапшырулары безнең өчен эшебездән соң, кичке якта була иде. Тапшыруларны һаман да шул Момура ханым алып бара (псевдонимы булды микән?). Бераз гүзәл музыка яңгыратып алганнан соң, ул көр, матур вә ягымлы тавышы белән, «р» хәрефен бераз японнарча сакаурак әйтеп: «Говорит Момура!» — дип, күңелне күтәреп җибәрә. Булыр икән игътибарыңны җәлеп итә торган шундый да сөйкемле тавыш! Бер ишетүгә үк яратып куясың. Ияләшә дә башлыйсың. Бездәге хәлләрне шактый шәп белүләре гаҗәпләндерә. Хәбәрләр аралаш йә илаһи музыка, йә үзәкне өздерерлек җыр агыла. Тапшырулар булса, менә шундый булсын икән! Соңрак, СССР хәлләре турында хак мәгълүматларны ишеттермәс вә безне «дошман пропагандасына» бирелдермәс өчен шушы тапшыруны «Америка тавышын», «Биби-Си», «Азатлык», «Европа» тавышларын томалый башладылар.
Аларның дулкыннарына, колакларны тондырып, илледән артык томалаткыч эләргә керештеләр. «Кеше авызын томалап булмый!» дигән булалар да бит. Авызларны гына түгел, колакларны да томалап кыландылар. Ул хәтле томалаткычны эшләтергә нихәтле акча һәм тулаем «Днепрогэс» энергиясе — 850 млрд квт сарыф ителә торды. Бу хакта бер әйткән идем инде. Без хәерчелеккә төшми, кем төшсен!
Ә менә безнең өчен оештырылган Кытай тапшыруларын һич тыңлыйсы килмәде. Алар бигрәк примитив иде. Хәзер ничектер, ишеткәнем юк.
Франкларның узган гасыр язучысы Лессаж саңгыраурак булган. Тыңларга көмеш колак бүрәнкәсе йөрткән. Кызык түгел кешене тыңлыйсы килмәсә, бүрәнкәсен колагыннан алып кесәсенә салган. Менә шулай, тыңламау үз ихтыярыңда булырга тиеш ул. Элек лыгырдык Н.Хрущёвны һәм авызында коры ботка пешерә башлаган Л. Брежневны соңгы елларында тыңлатсалар да, тыңламый башлаган идек. Кем ничектер, ә мин ялганчы Б.Ельцинга да игътибар итмәдем. Сүздә бер, ә гамәле икенче иде. Әйтерсең, икейөзле Янус! Без бит нәни балалар түгел ялганны чынлыктан аермаска. Хәзер исә кечкенә «ахырзаман» балаларын да алдый алмассың!..
Яңа клуб салынып беткәч, кичләрне һәм кайчакларда бәйрәмнәрне дә шунда уздыра торган булдык. Эчемлекле мәҗлесләр ул чакларда ничектер тыелмый иде. Үзешчән концертларга да катнашкаладык. Кабатланмас яшьлек галәмәтләре...
Илебезнең ышанычлы вә тотрыклы имән баганасына, ә Кораллы көчләребезнең төп көч-куәтенә әверелгән ракета гаскәре үсеп, бөтен өлкәләргә диярлек тамырларын җәйгәндә, аңа солдатлар җитми башлады! Мәгълүм ки, сугыш елларында һәм нужалы
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
169
сугыштан соң балалар, бигрәк тә ир балалар әз тудылар. Хәзер менә шуның нәтиҗәсе үзен нык сиздерде. Яшьләрне җитлегеп бетмәстән — унсигез яшьтә армиягә алырга дип карар чыгарсалар да, барыбер хәтсез үсә башлаган Кораллы Көчләрнең ошбу тармагы тишекләрен алар гына каплый алмады. Менә шуны исәпкә алып, телефончы-телеграфист, хисапчы, санинструктор һәм бүтән шундыйрак урыннарга кызларны алырга мәҗбүр булдылар. Яз көннәрендә безнең полкка да сиксәннән артык кыз алында!. Гаҗәпләнергә туры килми, Израильдә күптәннән бирле ирләр белән бер сафта хатын-кызлар берәр ел хезмәт итәләр бит. Башка илләрдә дә, әйтик, АКШта, андый үрнәк бар. СССРда да сугыш вакытында бик күп хатын-кызлар хезмәт итте... Күбесе гарипләнеп вә бала табып кайттылар. Турысын әйткәндә, армия алар урыны түгел инде.
Юбкалы солдатларны полкның Волконкадагы мунчасына автобуслар белән китерделәр. Бу кызлар Рәсәйдән, Себердән, Хабаровск өлкәсеннән иде. Араларында азып-тузып йөргәннәре, хәтта бала тапканнары да бар. Күпләр хезмәт хакына кызыгып һәм иргә чыгу нияте белән ялланганнар. Кешене шул тамак газабы йөртә. Чырылдашып, шау-шу киләләр. Тәртип дигән нәрсәне белмиләр, оялу хисе юк. Аларның тән тазалыкларын тикшереп, юындырып- дезинфекцияләп, үлчәп, медкенәгәләрен яздырып, хәрби киемнәргә киендерергә кирәк. Бу җаваплы эшләр әйберләр белән тәэмин итү бүлегенә һәм медицина хезмәткәрләренә кагыла. Боларны мунчада башкаруны ышанычлы шәфкать туташы Марья Ивановнага һәм үзебезнең инженер-майор Шевченко хатынына йөкләдем. Кызларны, дим, оялдырмый хатын кеше тикшереп, пакьләндереп, үлчәп баксын... Ул алар белән көне буе шөгыльләнде. Аннары байтакларының шакшылыгына, әдәпсезлегенә хәйран калып сөйләде.«Коса яздым!» — диде. Булыр икән! Солдат кызларны махсус җиһазланмаган булса да, аерым казармага урнаштырдык. Карантиннан соң аларны дивизионнарга һәм полк штабына бүлделәр. Сынаганыбызча, файдалары әз, ә мәшәкатьләре чамасыз булды. Солдатлар һәм кайбер офицерлар гел алар тирәсендә бөтерелеп йөрделәр. Мондый шартларда, гыйшык-мыйшык белән мавыкканда, хезмәт кайгысымы соң! Гинекологка күрсәтеп, күремнәре килгәндә, хезмәтләреннән вакытлыча азат итеп, мамык белән тәэмин итеп интегеп беттек. Хатын-кызлар армиядә зур проблема ул. Аларга махсус юыныр бүлмә вә тастымалчыклар булырга тиеш. Урнашуларының бүтән үзенчәлекләре дә бар. Алар кайбер оялчанрак офицерларны дәрес үткәргәндә кызартып, тиргә батыралар иде. Ике ел дәвамында солдат-офицерлар белән чуалып, декрет ялларына һәм кайберләре тормышка чыгып, демобилизацияләнеп таралып беттеләр. Шул тискәре тәҗрибәдән соң аларны армиягә сирәк, теләр-теләмәс кенә алгаладылар. Ни әйтсәләр дә, хәрби хезмәт һәм казармалар хатын-кызлар өчен түгел инде!
Кайбер усал телләр: «Хатын-кыз затыннан булган солдат бер генә — «ят» дигән боерыкны гына шәп үти!» — диләр иде. Мондый фикердә бераз хаклык булса да, бөтен хатын-кызларга күләгә төшерергә ярамас. Аларның төрлесе бар. Ирләрнең дә күбесе әүлия түгел ич.
Шул елларда хатын-кызларның байтагы чит илләрдәге гаскәрләребезгә бик теләп ялланалар иде. Әйтик, ГСВГга, Венгрияга. Күп түлиләр, кием-салым анда мул, баеп кайтырга була... Чүпрәк-чапрак дигәндә, безнекеләрнең ач күзләре тәмам шарлана торган иде инде!
Ниһаять, шул тылсымлы Европага чыккан Дунька-Маруськалар белән кызык хәлләр дә булгалаган. Шундыйларның берсе турында болай сөйләгәннәр иде. Беренче тапкыр хезмәт хакын алуга, яңа килгән авыл кызлары өс-башларын карый башлыйлар, ә ГДР кибетләрендә алырлык әйберләр була. Менә ял көнендә болар хәрби киемнәрен алмаштырып, киенешеп чыгалар. Алманнар аларны күреп шаккаталар. Баксалар, өсләрендә берсеннән-берсе матуррак челтәрле эчке киемнәр икән! Дөнья күрмәгән колхоз кызына барыбер түгелмени! Комбатлары бу тузга язылмаган манзараны күреп, хурлануыннан зәңгәрләнеп-бүртенеп: «Күздән
ӘНӘС ХӘСӘН
170
югалыгыз, сасыткычлар (вонючки), бу эчке күлмәкләр бит!» — дип, йодрыгын болгап кычкырганын сизми дә кала. Шулай була ул «тимер пәрдә» артында посып, акны-караны күрмичә, бездә «социализм җәннәте» дип яшәгәндә!..
Ярый, сүземнең төп эзенә төшим. Биредә дә дивизионнарның чикләре чәнечкеле тимер чыбыклар, аннары сигнал чыбыклары һәм ахырда югары вольтлы электр челтәрләре белән уратылып алынган. Шиклерәк җирләрдә яшерен миналар да күмелгән. Дошманның шымчылары — диверсантларыннан сакланалар. Ул тирәләрдә бары махсус белгечләр генә тикшереп йөри ала. Электрлы челтәрләргә еш кына төрле киек-җәнлекләр, куян-бурсыклар, фазаннар һәм кыр кәҗәләре эләгеп һәлак була. Күбесенчә караңгы төндә. Бу бит тайга! Аларның табигый мохитләре. Монда эре җәнлекләрдән боланнарга хәтле бар. Алар мәкерле адәмнәрнең мондый хәтәр, харап итәрлек эшләрен белмиләр! Ияләшкән җирләрендә яшиләр. Тикшереп йөрүчеләр шул бичараларның көйгән түшкәләрен тәүлегенә бер челтәрдән җыеп чыгалар. Бу саклык челтәре табигатькә нихәтле зыян китергәнен чамалыйсыздыр. Мондый тиген ит турында солдатлар да белеп ала. Андый нәрсәләргә солдат халкы бик сизгер ул. Тамаклары тук булса да, нәфесләрен сузып һаман эзләнәләр. Хәер, солдатны тулысынча туйдыруы кыен. Аларның гел ашыйсылары килеп торадыр. Чыныгып үскән чаклары бит.
Менә шуларның бер «зирәгрәк» төркеме «отбойдан» соң яшеренеп, тимер чыбыкларның эчке якларыннан табыш эзләргә чыга икән. Электр челтәрендә куяннымы, кыр кәҗәсенме күрүгә, болар чәнечкеле тимер чыбыклар асларын казып, җиргә тияр-тимәс кенә тартылган электр челтәрен таяклар белән күтәртеп, түшләре белән шуып чыгып, чокырда учак ягып, тегене кыздырып, бүреләр урынына ашарга ияләшкәннәр!
Май чүлмәгенең дә чатнап ватылган соңгы мәле була. Менә караңгы төшүгә ит сөючеләр, гадәтләренә кергәнчә, яшеренеп-посып, чираттагы табышны шыпырт кына барларга чыгалар. Менә көйгән җәнлек түшкәсе!
Корсак колларының теләгән ризыклары бу! Чәнечкеле тимер чыбык астын казыйлар. Берсе аунап яткан агач ботагы белән электр челтәрен каерып күтәрә. Икенчесе түше белән аның астына җәнлекне алырга шуыша. Ләкин бу юлы кыек эшләре барып чыкмый. Иң хәтәр мәлдә ботак чыдамый — чыртлап сына һәм электр челтәре астындагы сержантның гәүдәсенә дөп итеп төшә! Ахыры мәгълүм. Сержантның киеме шунда ук көлгә әверелә. Үзе дә кара янып, гомере белән хушлаша. Мондый фаҗигане яшереп булмый инде. ЧП! Ата- анасына: «Шәхси тәртипсезлеге аркасында!» — дип хәбәр итәргә туры килә. Аны-моны абайламыйча, формаль рәвештә тикшереп йөрүчеләргә тиешенчә кирәкләрен бирәләр! Чәнечкеле тимер чыбыкларны астан үтмәслек итеп ныгыталар. Электр челтәрен күтәрмәслек итеп тарттыралар. Сигнал элемтәсен көчәйтәләр. Тирәләрен чыбык-ботаклардан әрчиләр. Бездә гел шулай: берәр фаҗига булып узгач кына ашыгыч рәвештә саклык чараларын күрә башлыйлар. Рәсәйнең тәртипсезлеге, җыйнаксызлыгы барча илләргә мәгълүм бугай. Җанын ваемсызлык вә битарафлык баскан аның.
Бу күңелсез вакыйга бик күп ит яратучыларга үтемле гыйбрәт булды. Кайчакларда кеше әнә шулай үз тозагына үзе эләгә!
Андый бәла-казалар байтак булгаладылар. Хәтеремдә, ике лейтенант — Плужников вә Костин якшәмбе көне бер матайга атланып, беренче дивизионнан калага, кәеф-сафа корырга дип чыгып китәләр. Плужников, матай хуҗасы, КПны җиңел генә узмакчы була. Утырып барган килеш, башын иеп шлагбаум астына чума, ә артта утыручы Костин авызын ачып, маңгае белән шлагбаумга бәрелеп мәтәлә! Аңын югалткан Костинны Стецюк медпунктына күтәреп китерәләр. ЧП! Каушап киткән Стецюк Бескоровайныйга чаптырта һәм миңа хәбәр итәләр. Мин килгәндә, икесе дә Костин янында тулганалар иде. «Әлләни зурдан түгел лә!» — дигән булалар. Карасам, бичараның маңгай тиресе колакларына хәтле ярылган! Тире ярылгач, сөяк чыдамый инде. Пенцетлар белән скальпын каерып карасам, баш чүмече дә ярылып
БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ
171
кузгалган! Моны күреп, икесенең дә исләре китте. Шок халәтендәге Костинны, Пупков аша ашыгыч рәвештә корпус вертолётын чакыртып, округ госпиталенә — нейрохирургия бүлегенә озатырга туры килде. Шул гына аны үлемнән коткарды да инде. Без килеп төшкәндә, анда Науганов та килеп өлгергән иде. «Анас, ни булды, һәр фаҗиганең кыйпылчыклары минем өстемә дә очалар!» — дип зарланды ул. Аны командующий белешергә дип җибәргән икән. «Безнең гаебебез юк монда, нигә хафаланырга, киресенчә, рәхмәт әйтсеннәр!» — дидем. Терелгәч, авыруны демобилизацияләделәр. Костин миңа рәхмәтен дә әйтә белмәде!
Аның ише фаҗигаләр икенче дивизионда да булгалады. Һаман шул тәртипсезлек һәм башбаштаклык аркасында. Бермәлне солдатлар ял көннәрендә станокта ярты метрдан озынрак һәм беләктән юанрак уенчык ракета ясыйлар да, эченә сабын савытларын ваклап һәм шырпы башларын тутыралар да ут төртәләр. Тирәсендә авызларын ачып карап торучылар байтак була. Ракетаның «ягулыгы» кабынып китә һәм ул урыныннан кубып һавага очар урынына, берсенең нәкъ каеш буган җиреннән корсагын аркылы тишеп тоткарлана һәм яна бирә! Телефон аша безне чакырырга чабалар. Мин Бескоровайный белән килгәндә, бичараның корсагындагы тимер ракета кызу иде әле, ә солдат шок халәтендә хәрәкәтсез ята! Ракетаның очы һәм койрыгы корсакның ике ягыннан күренеп торалар. Эфир сибеп аны суыттык. Эчәгеләре шиксез пешкәннәрдер... Зур операциясез ракетаны тартып алырга ярамый. Корсагын бәйләп, дарулар кадап, тагы вертолёт чакыртып, округ госпиталенә илттек. Анда пешкән эч маен вә метр ярымлап эчәгеләрен кисеп алалар да терелгәч демобилизациялиләр. Уен — муенга тиючән ул.
Безнең дивизион автопаркларында кышын машиналарның радиаторларында су урынына — антифриз, һәр машинаның радиаторына «Антифриз, яд!» — дип, язу эленә. Шуңа да карамастан, каравылда торучыларның берсе «агу» икәненә ышанмыйча авыз итә. Антифриз, бер йотым гына эчелсә дә, бөерләргә бәрә. Алар эшләми башлыйлар һәм кешенең канын бәвел баса да, атна эчендә үлемгә китерә! Бу очракта да шулай була.
Шул ук дивизионда рекламация буенча яңа килгән ракетаны төзәтергә заводтан белгечләрен чакырталар. Ул ракеталарның люк-трубалары заводта эретелгән резина кебек нәрсәләр белән ябыштырылган була. Белгечләр аларны ниндидер сыекча белән шприцлап эретеп алалар да кирәкле эшләрен үткәрәләр. Киткәндә берсе кунакханәдә шул сыекчаны нәни шешәсе белән онытып калдыра. Җыештыручы солдат иснәп карый. Исе тәмле булгач, йотып та җибәрә! Моның белән дә шул ук хәл була! Эзләнгән бәндә үз әҗәлен таба ул!
Тәртипсезлек вә мәнсезлек беркайчан да юньлегә илтми. Бездә тревогалар еш була. Аларны, кагыйдә буларак, гел төнлә үткәрәләр. Бөтен часть корал- машиналары белән хәрәкәткә килә. Расчётлар сугышчан постларына ыргылалар. Һәм шунда чираттагы боерыкны көтәләр. Шундый тынып торган мәлдә бер солдат машина артына тумкаеп черем итә. Бераздан машина чигенә һәм моны сытып үтерә! Хәер, мондый очраклар бөтен армиядә дә булгалыйлар. Танк асларында үлүчеләр дә була...
Минем алда тагы бер җитди мәсьәлә калкып чыкты. «ГЧ»лар белән шөгыльләнүчеләрне, ракеталарның зарарлы ягулыгы һәм зәһәр оксидлаштыручы сыекчасы белән эшләүчеләрне ел саен махсус медкомиссия аша саулыкларын тикшереп уздырасы һәм сәламәтләргә хезмәтләрен дәвам итәргә фатиха бирәсе бар. Ләкин андый комиссияләр Хабаровскида һәм аннан да ераграк Ледяная госпиталендә генә эшли. Шулхәтле ишле халыкны эшләреннән аерып, ничек инде атнасына бер кабул итә торган комиссиягә юллап бетерәсең ди? Алай иткәндә, частьның сугышчан әзерлеге бозыла. Командование исә беренче нәүбәттә шул үтә җитди мәсьәләне генә кайгырта бит! Ә юл чыгымнарын исәпләгәндә, комиссия мәсьәләсе тагы да кискенләшә. Әле ул комиссияләре дә сине колач җәеп көтеп тормыйлар. Артык эш кемгә хаҗәт ди? Менә шуларны барысын да исәпкә алып, андый комиссияне үзебездә булдырырга кирәк дигән уйга килдем. Без дә тегеләрдәге ише дипломлы табиблар ич,
ӘНӘС ХӘСӘН
172
авыруны тазадан аера беләбез. Тәҗрибә дигән нәрсә эшли һәм даими рәвештә өйрәнә торгач кына туплана бит. Телефон аша Науганов белән сөйләштем. «Миңа комиссия турында фикерең ошый. Аның исемлеген төзе дә генерал Архиповка расларга, рәсмиләштерергә җибәр!» — диде. Моңарчы башыма кергән уйдан чигенгәнем юк иде әле. Табибларым белән киңәшкәннән соң, үземне — комиссия рәисе, Бескоровайныйны — хирург, Стецюкны — күз, Александровны — ЛОР, Глятманны — эчке чирләр һәм рентгенолог белгечләре, Еськоны лаборант дип теркәдем дә, ике нөсхәсенә Пунковка кул куйдырып, исемлекләрне Перхушковога юлладым. Комиссиядә һәркем күңеле тарткан һәм яхшырак белгән фән белгече вазифасын сайлап алды. Тик Горновскийга, теләмәсә дә, дерматолог вазифасын йөкләдем. Белеме бу өлкәдә аның чамалы иде. Чуаннан гайре башка тире чирләре турында: «Бу ни, диагнозын ничек язарга?» — дип, атлаган саен диярлек миннән сорап торды. Күзгә күренеп торган тире чирләрен миңамы белмәскә?
Мин аларны фельдшерлыгымнан бирле яхшы таный идем. Еллар үтүгә, әлеге табибларыбыз шул мин юраган белгечләр булдылар да.
Ике атнадан исемлекнең Архипов раслаган нөсхәсе килде. Ышанып бетмәгән хезмәттәшләремнең исләре китте. Хәзер инде эшкә дә керешергә мөмкин, тиешле хәрбиләрне комиссия аша үткәрергә була, дим. Нигә әллә кемнәргә инәлергә? Без үзебезнең офицер-солдатларыбызны яхшырак беләбез ич! Комиссия эше байтакка сузылды, ләкин ул, үзебезнең гарнизонда башкарылганга күрә, артык мәшәкатьсез узды. Үзебез дә, командованиебез дә бик канәгать идек. Әлбәттә, саклык чараларын үтәп эшләгәндә, ике-өч ел дәвамында саулык үзгәрешләрен сизеп булмый. Андый тискәре үзгәрешләр байтак еллар буе эшләгәннән соң гына барлыкка килергә һәм үзгәргән геннар аша яңа буыннарга тәэсир итәргә мөмкин. Безнең вазифабыз исә әлегә саулыклары тулы булмаганнарны зарарлы эштән азат итәргә һәм дәваларга. Монысы инде безнең кулдан килә.
Шул чакларда тагы бер мәсьәлә күзгә чалынды. Зарарлы эшләрдә эшләүче офицерлар бик яхшы, хәрби очучыларның бишенче күләменә (нормага) тәңгәл азыкны сатып ала алалар, ә шул ук зарарлы эшкә катнашырга солдат- сержантларга әлегә бары икенче күләм паёгы гына бирелә! Моны солдатларның ике ел гына хезмәт итүләрен истә тотып эшләгәннәр бугай. Янәсе, таушалып өлгермәсләр! Ләкин яшь организмның зарарлыкларга үтә бирелүчәнлеген уйламыйлар. Ә бу бит генофондның бозылуына китерәчәк...
Бу җитди мәсьәләне тирән аңлаган хәрби табиблар киңәшмәләрендә көн кадагына куялар. Әлбәттә, без дә читтә калмадык. Зарарлы хезмәттәге солдат - сержантларга махсус паёк кирәклеген таләп итә башладык. Шул паёкка атланмай, бавыр паштеты, сыр, поливитаминнар кертергә, шикәрне һәм балыкны арттырырга кирәк, дидек. Мондый нигъмәтләрне өстәмә рәвештә тик зарарлы эшләр алдыннан ашатырга зарур дигән уйга килдек. Ахырда югарыдагы җитәкчеләребез — Архипов вә Гыйрфанов колак салып, главкомыбыз аша бу үтә мөһим мәсьәләне хәрби министрга җиткерәләр. Анысы Косыгинга мөрәҗәгать итә. Менә шулай паёк арттыру мәсьәләсе дәүләт кимәлендәге дәүләт башлыгы исә бу эшне хәл итәргә Югары Шурага тапшыра. Анда мәсьәләне тикшерер өчен карт большевиклардан махсус комиссия төзиләр. Тутыгып беткән бюрократик машина шыгырдый-шыгырдый хәрәкәткә килә башлый. Косыгин комиссиягә илдә азык-төлек мәсьәләсенең авырлыгын искәртә. Совет бюрократларының мондый ысуллары һәркемгә мәгълүмдер. Комиссияләрдә теләсәң нинди мәсьәләне батырып юкка чыгарырга була. Бер үк фирка түрәләренә буйсынырга һәм үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртырга ияләшкән өстенлекле, картаеп мүкләнгән большевиклар корпорацияне безнекеләрне чакыртып тыңлыйлар һәм мондый карарга киләләр: «Халык сезгә хезмәткә сау-сәламәт (?) улларын бирә. Аларның саулыкларын саклау — сезнең бурычыгыз!»
Нәкъ Косыгин ымлаганча, җаваплары алдан ук аныкланып куелган булса кирәк!
Һичшиксез, оныклары шундый хәтәр хезмәтләрдә булса, бүтән төрле карар
чыгарган булырлар иде! Башкаларның балалары кызганыч түгел шул!..
Хакны әйтмичә булмый: райком секретарьларыннан һәм исполком рәисләреннән башлап, югарыга хәтле бер генә түрәнең дә онык-улын хәтәр эштә күргәнем булмады. Алай гына да түгел әле. Балалары, кагыйдә буларак, ата-аналары яшәгән җирдә хезмәт иттеләр, яки «телефон хокукы» буенча, хәрби хезмәттән бөтенләй азат ителделәр! Балаларының Әфганстанда яки бүтән «кызу» җирләрдә хезмәт итеп һәлак булганнарын ишеткәнегез бармы? Ишетмәссез дә, күрмәссез дә, чөнки военкомнар алар карамагында ич. Бер военкомнар гынамы! Хәзер совпартократлар халыкның бизүенә үпкәләгән булалар тагы! Ә ни көткәннәр соң чамасыз кыланып?..
Редакциядән.
Журналда Әнәс Габдрахман улы Хәсәнов язган истәлекләрдән өзек бирдек. Аларның тулы вариантын күпмедер вакыттан чыгачак китаптан укый алырсыз дип өметләнәбез.