Логотип Казан Утлары
Шигърият

АНТЫМ БЕЛӘН ИЛНЕ ЯКЛАДЫМ

Абдулла АЛИШ
Кыр казлары

Бүген иртән күрдем кыр казларын,
Көнчыгышка таба киттеләр.
Канат җилпи-җилпи, каңгылдашып,
Тигез сафка тезелеп үттеләр.
Юллар озын сезнең, кыр казлары,

Урал таулары аша чыгарсыз.
Канатыгыз юлда тузанланса,

Агыйделгә төшеп юарсыз.
Әйтер идем, әгәр телен белсәм,
Әманәтем алып кит, диеп,
Туган авылым аша юллар тотсаң,

Сөйгәнемә сәлам әйт, диеп.


Муса ҖӘЛИЛ
Тик булса иде ирек

Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем,
Сызылып таңнар атканда.
Йә булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем,
Күлне томан япканда.
Булсам җитез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Таң җилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.

Юк, барсыннан да элек

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.


Фатих КӘРИМ
Кереш җыр

Мин рядовой солдат бу сугышта.
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,

Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.
Бер минут та башка тынгы бирми,
Окоп почмагында утырам,
Аламын да куен дәфтәремне,
Янып, җыр язарга тотынам.
Ут булмаган җирдә ай яктырта,
Жыр хакына кала йокылар;
Окопларда язган җырларымны
Хөрмәт белән дуслар укырлар.


Гадел КУТУЙ
Туган ил

И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта.
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.
Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.
Искә төшә җәйге таңнар...
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дә әле янадыр күк
Без кабызган учаклар.
Искә төшә бәйрәмнәрең,
Табыннарың, казларың,
Бер карауда гашыйк иткән
Зифа буйлы кызларың...
И данлы ил, и шанлы ил,

Син минем туган илем,

Киткән чакта эчкән суын.

Тәме авызда минем.
И туган ил, и матур ил,

Нур күмә калаларын,

Нәр иртә-кич сине, илем,

Сагына балаларын.
Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр,

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез, сөйгәннәр!


Хәйретдин МӨҖӘЙ
Ант

Ташкент урамнарын беләм әле,
Канаулы да алар, сулы да.
Читләренә үскән тирәкләре
Шундый төзләр, шундый сылулар.
Бер әйләнеп чыккач, тагын да
Әйләнәсе килә яннарын.
Бөдрә башындагы кошчыкларнын
Тынлыйсы ла килә сайравын.
Гөлстандай матур илемне,
Сылу кыздай сөйгән җиремне
Мәсхәрәләү өчен таптарга
Дошман кузгалганын белдем мин.
Йөрәктә ант янды ут кебек,
Ачу ташты, ташкын су кебек.
Үч алырга диеп дошманнан,
Мин каршына чыктым юл бүлеп.
Җирдә үскән һәрбер гөл өчен,
Басып йөргән изге җир өчен,

Кайнар тиргә батып көрәштем,

Сөйгән анам кебек ил өчен!
Кызганмадым кайнар канымны,
Кызганмадым йөрәк-җанымны.
Дошман «җиндем!» дигән чакта да

Мин үзем гел өскә атылдым.
Минем антым, анын һәр сүзе
Йөрәктә ут кебек тордылар.
Һәрбер эшем, һәр адымым өчен

Секундомер кебек булдылар.
Мин йөрәктә антны сакладым,

Антым белән илне якладым!

Илем өчен булган көрәштән дә

Бөегрәк нәрсә тапмадым!


Шәрәф МӨДӘРРИС
Сыерчык

Чәчәк булса ялкын каршысында,

Шиңми-кипми басып торырмы?
Кермә, кошым, монда — канлы кырга,

Яндырырсың нәфис йоныңны!
Гөрли сугыш, көйри бөтен нәрсә,
Без дә монда җиргә сыендык.
Янгыннарга, төтен, сөремнәргә
Кермә, борыл, кермә, сыерчык!
Оч син, оч син, җилеп, купшыланып,
Тыныч кырга, иркен сахрага, —
Туган җирем табып, кунчы барып,
Кунчы барып минем капкага.
Йортыбызга төш тә симез, тәмле,
Татлы җим ал, мамык җыеп чык.

Сорар булса әнкәм минем хәлне,

«Ул сау», — диген шунда, сыерчык!
Вакыт җитәр, сугыш корымнарын
Кагар шунда шәһәр-авыллар.
Туган кырым, туган болыннарым
«Синме бу?» дип каршы алырлар...
Төшсә дә тик монда, сугышларда,
Чәчкә — кырау, биткә — җыерчык, —

«Синең теләк улыңа булышканга,

Ул шат», — диген, җаным, сыерчык!


Зәки НУРИ
Һөҗүмнән соң

Атаканың иң кайнары үтте,

Инде җирдә тыныч төн яши.
Ишет, иркәм! Беләм, күңелең көтте,
Көр тавышым белән эндәшим:
...Пулемётым пешермәде кулны,
Ауганда да үләннәр көеп.
Чөнки аттым һәрбер патронымны
Лентага син тезгәнсең диеп...
Тиздән, бәлки, хатым барып җитәр,

Шатлыгымны сөйләр, серемне.
Ә мин көтәм, зур бер бәйрәм итеп,

Сине очратачак көнемне.
Һәрбер сүзен йөрәгемә салам,

Сәлам хаты синнән килсә дә,

Гүя шуннан көч һәм гайрәт алам,

Атакага кертәм кесәдә.
Тиздән, тиздән ерткыч муены сынар,

Җиңү нуры каплар күк йөзен.
Хатларыңның шунда соңгысына

Җавап булып кайтырмын үзем.


Сибгат ХӘКИМ
Егетләре Казан артының

Сүз башланып китә буш арада

Сагынып язган сәлам хатыннан,

Моңлы җырчы узган урманнардан,

Безнең мәшһүр Казан артыннан.
Берсе аның Сәгъди күршесеннән,

Өчиледән очрый, Күәмнән.

Күтәрелгән халык зур сугышка

Ерак авыллардан — түбәннән.
Кузгалаклар җыйган болыннардан,

Мәктәпләргә йөргән юллардан,

Егылып, елап кайткан урыннардан,

Тальяннарга сеңгән моңнардан,
Әкиятләрдән, безнең мәхәббәтнең

Уелып эзе калган җирләрдән;

Бабайлардан килгән нигезләрдән,

Җырлап туйлар иткән өйләрдән,

Туган җирдән безне кем аерыр!
Туган ил һәм туган тел өчен

Гомерләрне хәтта кызганмадык.

Дошманнарның бик күп төрлесен

Мәскәү читендәге сугышларда,

Белгород һәм Харьков янында, —

Дала фронтында, илнең тирән

Елгаларын кичкән чагында —

Онытмаслык итеп кыйнадык без —

Егетләре Казан артының.
Кер төшмәсен барыр юлларына,

Намусына татар халкының.