Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АЛАР БИТ БЕЗНЕ ТАШЛАП КИТТЕЛӘР...»

***
Мин Ватан сугышын күрмәдем. һәр язучының үзенә якын, үзе сайлаган һәм гомерлек юлдашы иткән темасы була. Язучы үз чордашлары алдында да, киләчәк буын алдында да мәгълүм бер чор өчен, билгеле бер тема өчен җаваплы. Бер язучы да бөтен дөньяны колачлый алмый ич. Толстой йөз томнар әсәр язган икән, бу әле йөз тема күтәрдең дигән сүз түгел! Толстой ике-өч теманы ала да, шулар тирәсендә, төрле яктан килә-килә, тирәнәйтеп, киңәйтеп һаман үз сүзен үткәрә бара. Мин Толстой белән үземне чагыштырырга һич тә җыенмыйм, әмма мин үземнең т е м а м н ы , ү з у р ы н ы м н ы тапкан кеше дип йөрим. Минем төп әсәрләрем сугыштан соңгы чорга багышланганнар. Сугыш чорындагы авыл һәм аның аннан соңгы еллар өчен татар әдәбиятында мин җавап бирәм. Әгәр мин бу чорны алдагы буыннар аңларлык, бәһаләрлек һәм тетрәнерлек итеп яза алмаганмын икән, монда, заманның күптөрле киртәләреннән тыш, мин дә гаепле.
...Мин сугышның үзен күрмәсәм дә, сугышка китеп, башларын салган йөзләрчә кешеләрне күргән. Мин озатып калган иптәшләрем, классташларым: Җәкәү, Үткен Ибаны, Җәпүш, Җаграп дәдәйләр, мин сокланып йөргән егетләр — Кунун Бәчелие, Кайнарларның биш улы, башкалар... Мин соңгы сулышымда да ул кешеләрне оныта алмам. Гүзәл, акыллы кешеләр булганнар — Баграж керәшеннәре!Матур кешеләр...
А.Гыйләҗевнең Н.Әсәнбаевка язган хатыннан.
31 март, 1975 ел. Казан
***
«Камыш бармак, көмеш тырнак» (1969-1970) әсәре темасы белән хәрби повестьларга якын тора. Аяз Гыйләҗевнең бу әсәре Бөек Ватан сугышы елларында дөньяның гомуми торышын чагылдыра: кешелекнең фашизм кансызлыгына каршы көрәшен гәүдәләндерә. Билгеле булганча, «Хрущёв җепшеклеге» елларында язучыларда сугыш вакыйгаларын дөрес итеп сурәтләү теләге арта, алар киң даирә укучыларга таныш булмаган сугыш эпизодларын, ХХ гасыр трагедиясенең яңа, гадәти булмаган якларын ачып бирергә телиләр. Җиңүче геройлар, батырлар һәм каһарманнар гына түгел, сугышка буйсынып, рухи яктан бетерешкән дезертирлар да игътибар үзәгенә куела.
Беренчеләрдән булып бу темага Чыңгыз Айтматов мөрәҗәгать итә. Күләме белән артык зур булмаса да, гаҗәеп көчле эчтәлекле «Кара-каршы» («Лицом к лицу», 1957)1 повестенда ул сугышның ерак кыргыз аилына барып җитүе һәм Сәйдә исемле яшь хатынның тормышын тәмугка әйләндерүе турында бәян итә. Аның ире — Исмәгыйль фронттан качып кайткач, гаиләне кара күләгә булып хурлык пәрдәсе каплый9 10. 1958 елда А.Дроздов бу повестьны рус
9 Айтматов Ч. Лицом к лицу // Ала-Тоо. — 1957. — №6.
10 Ч.Айтматовның беренче җитди басмасы укучыларны тетрәндерә, тик әдәби тәнкыйть мәкаләләре ике унъеллыктан соң гына языла (Кара: Байрамов Н. Великая личность // Совет адабияты. — 1978. — №12 (на туркм.яз.); Абдуллаева Г. Певец счастья и любви // Кишлок хакикаты. — 1978. — 12 декабря (на узб.яз.); Каттабеков А. На службе высоких идеалов // Сырдарьинская правда. — 1978. — 12 декабря;
«АЛАР БИТ БЕЗНЕ ТАШЛАП КИТТЕЛӘР...»
103
теленә тәрҗемә итә, һәм ул «Октябрь» журналында басылып чыга11. 1980-1990 еллар чигендә Ч.Айтматов, ике фаҗигале сюжетны — коллективизация һәм Бөек Ватан сугышын — берләштереп, повестьны тагын да камилләштерә. Шул рәвешле, «Кара-каршы» әсәренең икенче редакциясе дөнья күрә12.
Ун ел үткәч, бу тема Мирсәй Әмирне дә кызыксындыра. 1969 елда аның «Җан көеге» повесте языла13. Бу әсәрдә язучы халыкның сугыш елларындагы авыр тормышын гәүдәләндерә, тылдагыларның үз-үзләрен аямыйча эшләүләренә, ватанпәрвәрлегенә мәдхия укый. Фронтка барганда, юлда качып киткән Камәретдин образына М.Әмир аерым игътибар бирә. Дезертир үз гаиләсен генә түгел, күршесенең гаиләсен дә хурлык упкынына төшерә, якыннарын җәфаланырга мәҗбүр итә. Заман таләпләренә тугры калып, автор повестьта партия җитәкчеләренең халык массаларын тәрбияләүдәге ролен ассызыклый. Конфликт «дезертир» дип даны чыккан герой Камалетдиннең өенә кайтуы һәм чын дезертир Камәретдиннең хөкем ителүе белән чишелә.
Бөек Җиңү юбилее алдыннан дезертирлык темасына мөрәҗәгать итү язучылардан кыюлык һәм тәвәккәллек сорый. Әдәбият галимнәре бу темага кискен каршы килә, татар халкының намусын саклап калырга тели. Кырым татарларын депортацияләү, Идел буенда яшәүче татарларга адресланган янаулар һәм гаепләүләр, Муса Җәлилнең фаҗигале язмышы — болар барысы да татар зыялыларын уйланырга мәҗбүр итә.
Аяз Гыйләҗевнең 1969-1970 елларда язылган повесте «Совет әдәбияты» журналында басылып чыкмый14. Тәнкыйтьчеләр дусларына хыянәт итеп, фронттан качып кайткан куркак дезертир турындагы бу әсәрнең басылырга хокукы юк, дип саный. Алар фикеренчә, бу повесть Бөек Ватан сугышы вакытында батыр уллары фронтта көрәшкән, халкы бөтен ил белән бергә тыл авырлыкларын кичергән татарларның авторитетын төшерә. Язучының хатыны Н.Гыйлеҗева фикеренчә, нәкъ менә шуңа күрә дә әлеге әсәр шундый драматик язмышка дучар була. Бәлки, рецензентлар ике татар язучысының бер үк дезертирлык темасына повесть язуы мөмкин хәл түгел, дип уйлаганнардыр; А.Гыйләҗев Ч.Айтматов әсәрен татар җирлегенә яраклаштырып язган, диючеләр дә табылгандыр.
Бүген, повесть язылуга ярты гасыр үткәннән соң, без А.Гыйләҗевнең «Камыш бармак, көмеш тырнак» повестендагы новаторлыгын, яңалыгын тиешенчә бәяли алабыз. Өч повестька чагыштырма анализ ясаганда исә, алар арасында, чыннан да, охшаш сыйфатлар булганлыгы күзгә ташлана: дезертирлык темасы, сугыш һәм тынычлык хронотопларын бер-берсенә каршы кую, үсеш кичерә яисә тормыш төбенә тәгәри торган характерлар. Ч.Айтматов та, М.Әмир белән А.Гыйләҗев тә «халкыннан башка кеше юк, кеше бары тик халкына бәйле булганда гына көчле, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары бары тик халыктан килә» дигән фикердә тора15.
Шулай да А.Гыйләҗевнең дезертирлык мәсьәләсенә киңрәк каравы сиземләнә. Язучы конкрет-тарихи фактны иҗтимагый-фәлсәфи гомумиләштерүләр рәтенә күтәрә.
А.Гыйләҗев кешенең гадәти булмаган, катлаулы ситуациядә — сугыш вакытында — нинди үзгәрешләр кичерүен өйрәнә. Сугыш кешеләрне ир-хатын, кеше-җәмгыять мәсьәләләренә яңача карарга өйрәтә. Повестьта сурәтләнгән вакыйгалар 1941-1942 елларда Югары Актай дип аталган кечкенә генә авылда бара. Берәүләр «аннан башка немецны җиңгәнче» өлгерергә тырыша; икенчеләре, Түбән авыл егете Сәйфелмөлек кебек, хатыны артына кача һәм, сугышка бармас өчен, комиссия алдыннан тәмәке суы эчә, һәм, йөрәге
Укачин Б. Со времён «Джамили» // Звезда Алтая. — 1978. — 23 октября), чөнки «дезертирлык темасы ул чорның идеологик әдәбияты кысаларына сыймый» (Ахматалиев А.А. Творчество Ч.Айтматова в тюркоязычном литературоведении и критике // URL: http://www.turkacadem.kz/ru/vp.php7iddM15 (дата обращения 23.06.2012)). А.Каттабеков, Н. А. Садыкова, Б.Укачин Ч. Айтматовның бу повестьта үзен «психологик портрет остасы, кискен сюжет һәм кешеләрнең төрле характер сыйфатларының бәрелешен оста сурәтләүче язучы» булуын билгелиләр (Каттабеков А. На службе высоких идеалов // Сырдарьинская правда. — 1978. — 12 декабря; Укачин Б. Со времён «Джамили» // Звезда Алтая. — 1978. — 23 октября; Садыкова Н.А.Стилевые особенности повестей Чингиза Айтматова (к проблеме художественного мастерства). — Бишкек. — 2004. — 22 с.).
11 Айтматов Ч. Лицом к лицу // Октябрь. — 1958.
12 Айтматов Ч. Лицом к лицу // Литературный Кыргыстан. — 1990. — №3.
13 Амир М. «Җан көеге»// Амир М. Безнең авыл кешесе: повестьлар. — Казан: Тат.кит.нәшр., 2007. — Т.5. — 89 б.
14 Гыйләҗев А. Камыш бармак, көмеш тырнак // Казан утлары. — 1995. — №7. — 10 б.
15 Шамурзина Р.С. Современная советская повесть. Проблемы историзма // Дис. на соискание уч.степени доктора филол.н.. — Бишкек, 1994. — С.53.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
104
«авырту» сәбәпле, фронтка китмичә кала. Гарипләр арасында да төрлесе бар: эчеп, кайгырып, эшләрен аннан-моннан башкаручы тәннәре генә түгел, җаннары гарипләр дә (яхшы ашлыкны бозалар; ни Аллага, ни муллага эскерт салалар) (Имән урамының беләкәй Хәйбери); бер куллы булып та, үзләрен аямыйча тырышып эшләүчеләр дә (Зәбир Рәхмәтуллин). Ирләренә тугры калган намуслы солдаткалар һәм тол хатыннар да; «туймас тәнле» ятсызлар да, ирләре фронтта чакта, урманчы белән типтерүчеләр дә бар. Сугыш кешеләрне ныклыкка, чыдамлыкка тикшерә, аларны иләк аша уздыра сыман. Мәхәббәт һәм нәфрәт, батырлык һәм куркаклык, яшәү һәм үлем сюжетны хәрәкәткә китерүче көчләр булып аңлашыла. Әсәрдә хыянәтнең иң куркыныч гөнаһ булганлыгы ассызыклана. Иленә хыянәт иткән, бурычын үтәмәгән кешенең җирдә яшәргә хакы юк. «Качак», «Өч аршын җир», «Берәү» повестьларында искә алынган тема бу әсәрдә яңа яңгыраш ала. А.Гыйләҗев бөтен көчен хыянәтнең эчке механизмнарын өйрәнүгә юнәлтә. Шуңа күрә дә бу повестьның үзәгендә гади куркак түгел (М.Әмирнең повестендагы герой сыман), ә бик кыен, куркыныч, четерекле вакыйгалар нәтиҗәсендә хыянәтчегә әйләнгән кеше тора. Хыянәт феноменын өйрәнеп, язучы аның нигез сәбәпләрен табарга омтыла. Исламгәрәй тумыштан куркак булмый. Сугыш вакытында ул, камалыштан кораллы килеш үзебезнекеләр ягына чыкканы өчен, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бөтен бер батальоннан бары сигез кеше исән кала, калганнары сазлыкта һәлак була. Исламгәрәй кыен вакытта да куркып калмый, иптәшләрен ташламый. Үткәннәр турында уйлаган саен, аның күңелен рәнҗү, хәсрәт, көчле ярсу һәм ачу хисләре биләп ала. Рәмзиянең ире: «Барлык бәла-казаларда бары дәүләт гаепле», — дип саный: «Алар бит безне ташлап киттеләр. Полк! Танклар, пушкалар чигенде...»16; «Штабы- ние белән безне сазлык арасында камалышта калдырып киттеләр бит, тәреләр!..» (25 б.); «Бөтен ягында кораллы немецлар! Танклар уза, самолётлар үкереп оча. Күктә дә, җир астында сина котылмак юк. Коры мылтыгынны кочаклап, тәбедәге тычкан кебек, миен түнеп ятасын. Ни ашарга, ни эчәргә. Берни юк. Сине бөтен армия, командирлар, полклар ташлап чигенгәннәр. — Тәүлекләр буе баш калкыта алмый ятасын да ятасын» (26 б.); Исламгәрәйнең солдатларны язмыш иркенә ташлап киткән дәүләткә ачуы килә. Герой аны хыянәттә һәм икейөзлелектә гаепли: «Яхшы ата балалары чебен күк кырылып калды.» (26 б.).
Хәтта бүләк тә аңа канәгатьлек хисе бирми, Рәмзиянең ире сугышта һәлак булып калган иптәшләре алдында үзен гаепле саный: «Чыккач медаль бирделәр. Капчыкта ул, әнә, калай тартмада. Вагон идәнендә аунаганда, түшемә тагарга оялдым. «Батырлык өчен» дип атала.» (26 б.).
Үзенең «Үлде» дигән хәбәре язылган кәгазь — похоронканы кулына алгач, ул тантана итә: «Әһә!.. «Батырларча үлде» дигән. Кая күмелгәне әйтелмәгән. «Батырларча». Бусы яраган! «үлде» дигән, менә монын белән килешеп булмас!.. Үлми торсын әле Исламгәрәй. Үләргә дураклар да җитәрлек анда.» (24 б.). Ул үзен һәм иптәшләрен үлемгә дучар итүчеләрнең ниятләрен тормышка ашырырга комачаулаганы өчен, чын күңеленнән шатлана. Исламгәрәй камалыштан бары тик үзенең тырышлыгы аркасында чыга һәм үлемнән кала, дәүләтнең моңа бер катнашы да юк. Бүләк белән унбиш көнлек ял дәүләтнең «батыр баш» Исламгәрәй алдындагы гаебен киметми. Рәнҗү һәм өмете өзелү Исламгәрәйне хыянәткә этәрә дә: «Халык?.. Мина мылтык биреп, шушында кал, сакла, диделәр. Немец урап алганда, кайда иде халкын? Кайда иде илен?. Ат тоягы эзеннән эчкән сулар!.. Теш белән чәнечкеле тимер чыбыкны кимерә идек!..» (28 б.). Гадел ярсу — явыз ачуга, каһәрләүгә әверелә. Ачу, үз чиратында, гомуми нәфрәткә китерә.
Хатыны аны юкка оялтырга тырыша: «Батыр башын белән ил күзеннән качып ятмассын бит инде.», «Ир башы белән ат башы күрә, дигәннәр.», «Ил бар, көн бар! Халык бар!» (28 б.). Герой, «Өч аршын җир»дәге Мирвәли кебек үк, танымаслык булып үзгәрә: «күзендә елтыраган зәһәр утлар» күренә, алар «әшәке бер ният, усаллык» белән карый. Тәкәбберлеге, мин-минлеге аркасында Исламгәрәй үзен, теләген башкалардан өстен куя. Коллективизация һәм Бөек Ватан сугышы вакыйгалары исә герой холкындагы бозыклыкны көчәйтә генә, геройның тормыш төбенә тәгәрәү процессының катализаторы булып килә.
Халык идеалларына хыянәт иткән шәхеснең рухи таркалуын күрсәтеп, автор әлеге процессны кире кайтарып булмаслыкны ассызыклый; А.Гыйләҗев бу вакытта Ф.М.Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» һәм М.Горькийның «Карамора» әсәрләренә таяна. 16 Гыйләҗев А. Камыш бармак, көмеш тырнак // Казан утлары. — 1995. — №7. — Б.24. (Алга таба әлеге әсәрдән алынган өзекләрнең бит саннары текстта җәяләр эчендә күрсәтеләчәк.).
«АЛАР БИТ БЕЗНЕ ТАШЛАП КИТТЕЛӘР...»
105
Исламгәрәй белән танышуның беренче минутыннан ук укучыда аңа карата җирәнү хисе уяна, бу хис автор тарафыннан да көчәйтелә: «Исламгәрәй танымаслык үзгәргән иде. Кара-соры таплы-таплы шинеленең итәге чачакланган, шинель астында юкарак кына гимнастёрка, аның да терсәк төпләре кат-кат ямалган, муенына ураганын шарф димәссең, бозау муенчагы кебек шомарып, ялтырап беткән. Гимнастёрка якасын ычкындырганда, күкрәгендәге төк бөртекләре арасында кыймыл-кыймыл килеп йөргән җирән, эре бетләр күренде. Бер мизгелгә җирәнеп күзен йомды Рәмзия, аннан ирен кызганып, башы белән аның күкрәгенә капланды» (23 б.). Хатын-кыз тышкы кыяфәте танымаслык булып үзгәргән иренә карата ике төрле хис кичерә: бер яктан, ул аннан җирәнә, икенче яктан, кызгана һәм хәленә керергә тырыша.
Куркаклык һәм хыянәт темасы персонажның исемендә үк чагылыш таба. А.Гыйләҗев героена Кырым ханы17 исемен бирә. Исламгәрәй ханның хәрби биографиясе дә хыянәт белән тапланган: ул хәлиткеч мизгелдә союздашы Богдан Хмельницкийга хыянәт итә. А.Гыйләҗев Исламгәрәе дә туган ил өчен катлаулы булган бу вакытта частена кайта ала. Ләкин төп герой башка юлны сайлый. Ул, фашист гаскәре Мәскәүгә басып кергәндә, Ватанына хыянәт итә. Курку хисе аның бөтен барлыгын биләп ала: Исламгәрәй тагын бер кат язмышын сынарга теләми, аның бу «кан баткаклыгында», «ут эчендә», «тәмугта» каласы, югаласы килми. Ул, үзе дә сизмәстән, сугышчы-бүредән сукыр тычканга әйләнә.
Әсәрдә сурәтләнгән сугыш Ватан сугышы төсмерләрен ала. Бар халык туган ил сагына баса: ирләр генә түгел (Зәбир, военкомат тирәсендә җыелып торган ир- егетләр төркеме, югары сыйныф укучылары), хатын-кызлар да (фельдшер Сәкинә, укытучы Зоя Лобкова) фронтка китә. Соңрак Рәмзия иренең эгоизмы, үз-үзен яратуы һәм мин-минлеге аркасында гына дезертирлыкка чыгуын аңлап ала. А.Гыйләҗев герое холкының тупаслануын сурәтли. Ул рухи яктан кире кайтарып булмаслык итеп таркала. Рәмзиянең иренә булган җирәнү хисе көннән-көн арта. Хатынның тормышы тәмугка әверелә: элек ире аны бәйләнү-каныгулары, сукрану-зарланулары белән рухи яктан җәфалый, аннары, кыйнап, физик яктан да газаплый. Яңа ел төнендә Рәмзиягә бөтен дөнья, аның күңеле кебек үк, караңгыга баткандай күренә, Җир белән Күк арасындагы нечкә үтәкүренмәле чик аның аяк астыннан үткән кебек тоела. Хатын үзенең бәхетсезлеге белән халык кайгысы арасында тыгыз бәйләнеш сизә: «Йөрәген телгәләгән шәхси бәхетсезлеге ил язмышына, халык бәхетсезлегенә үрелгән иде» (32 б.). Авылга немецларның Мәскәү астында тар-мар ителүе турында хәбәр килгәч тә, Рәмзия бу турыда иренә сөйләми: хәзер инде Исламгәрәй тормышы белән ил тормышы арасында бернинди бәйләнеш юк.
Үзенең гөнаһлы икәнлеген белгән Исламгәрәй башкаларда да тискәре сыйфатлар табарга тырыша. Яраланган Зәбирне ул үз-үзенә атуда, хатынын — хыянәттә, халыкны битарафлыкта гаепли. Беркөнне эштән кайткан Рәмзия иренең өйдә юклыгын күреп куана: хатын Исламгәрәйнең, ялгышын аңлап, фронтка китүенә өметен җуймый әле. Соңрак исә авылда аның шөбһәләрен раслаган вакыйгалар була: мәктәп мылтыгы юкка чыга, Илайлар йорты яндырыла. Март аенда сакал- мыеклары җиткән авыру Исламгәрәй табыла. Автор геройның деградациясен — түбәнгә тәгәрәвен сурәтли. Исламгәрәй үзен һәм язмышын жәлләп, кызганып утыра. Рәмзия Исламгәрәйгә булышырга теләмәгәч, ир аңа яный башлый. Тик хатын аның куркытуларын көлемсерәп тыңлый. Йомшак күңеллелек күрсәтеп, урманга, иренең торган урынын карарга баргач та, ул, нәфрәтләнеп, болай ди: «Тере килеш кабергә төшеп яткансың икән...», «Сугышта куркыныч, монда куркыныч... Көтмә!» (42 б.). Шулвакыт Рәмзия үз каршында чибәр баһадир-ирен түгел, «саргаеп беткән өрәк», «албасты», «сукыр 17 Сүз Украина казаклары гетманы Богдан Хмельницкий белән аның полякларга каршы сугышында берләшеп, ярдәм итәргә вәгъдә биргән Кырым ханы Исламгәрәй (1604-1654) хакында бара. Бары тик үз мәнфәгатьләрен кайгырткан ханның хыянәте Украина армиясен Берестечко (1651) и Жванц (1653) астындагы сугышта җиңелү куркынычы астында калдыра. Орышның иң кызган чагында «хан кинәт качып китә, аның артыннан морзалар һәм бәкләр төркеме агыла. Ханның качып китүе татар халкын шулкадәр тетрәндерә ки, алар, балаларын, хатыннарын, зәгыйфь һәм хәтта үлгән якыннарын калдырып, йортларын ташлап качалар. Хмельницкий гаскәр белән идарә итүне Джеджалыкка тапшырып, үзе ханны туктатырга теләп, аның артыннан чаба. Хан сугыш барган җирдән 3 чакрым ераклыкта туктап кала һәм: «Безнең йөрәкләребезне курку хисе биләп алды. Татарлар сугышмас. Минем белән кал, уйлашыйк. Иртәгә мин үземнең сугышчыларымны казакларга ярдәм итәргә җибәрермен», — ди. Ләкин икенче көнне үк Вишневцка юнәлә һәм Хмельницкийны да үзе белән алып китә. Выговский исемле писарь ханның Хмельницскийны җибәрүен үтенә. Тик үзе дә кулга алына. Шулай итеп, гетман белән писарь Кырым ханының тоткыннарына әйләнә», — дип яза Н.Костомаров «История России в жизнеописаниях её главнейших деятелей» (М.: Эксмо, 2009. — 360 с.) китабында.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
106
тычкан», «хайван» күрә.
Күршеләренең кече улы — Мәрданның (Рәмзия аны бик ярата) үлемен сурәтләгән күренеш Исламгәрәй-дезертирга тулы характеристика бирә. Иренең, качкан урынын ачарга куркып, адашкан баланы үлемгә дучар итүе Рәмзия күңелендә Исламгәрәйгә булган кызгану хисенең соңгы тамчыларын юкка чыгара. Бу эпизод Исламгәрәйнең әхлакый түбәнлек чоңгылына төшүен, аның рухи үлемен гәүдәләндерә . Баланы корбан итү мотивы А.Гыйләҗевтә Ф.М.Достоевский иҗаты белән аваздашлык тудыра. Рус әдәбиятының классик язучысы өчен дә сабыйларга, ятимнәргә, гарип-горабага ярдәм итә алу геройның хаклыгын һәм җитлеккәнлеген билгели торган төп сыйфат булып тора.
Геройның үлеме дә, безнеңчә, символик мәгънәгә ия. Исламгәрәй, үзенә землянка казыганда, нарат агачының тамырларын яралый. Шуңа күрә дә өермә вакытында нарат бөтен авырлыгы белән аның торган җире өстенә ава. Рәмзия, таныш урынга килеп, иренең җирдән чыгып торган озын тырнаклы сары кәкре кулын һәм күгәреп беткән мылтык көпшәсен күрә. Шул рәвешле, Исламгәрәйнең хыянәтен Рәмзия генә түгел, туган җир, борынгы бабаларыбыз рухы хөкем итә. Язгы чәчүдән соң чыккан бу өермә төньяктан килә; әйтерсең лә ул дөньяны чистартырга, сафландырырга, коточкыч гөнаһ кылган (хыянәт иткән, баланы үтергән) бу кешедән арындырырга тели.
Сюжет үстерелеше белән Исламгәрәй — Зәбир антитезасы көчәя, кискенләнә бара һәм «үзен югалткан ир» — «үлемгә баручы батыр» төсен ала. Уңай геройның исеме аның холкын ачып бирә: Зәбир — «ныклы, көчле, куәтле»18. Герой холкындагы героик потенциал, яшерен батырлык сыйфатлары турында хәбәр итү өчен, автор аның, сугыш башланганда, кадр хезмәтендә, погранзаставта булуын сурәтли. Илайлар турындагы яман дан тирә-юньгә таралаган була: аларны Сабантуй вакытында да кыйнаш-тартышлар оештырып йөрүче сугыш чукмарлары итеп беләләр.
Фронттан кайткан Зәбир авылдашларын абыйлары кебек шаярып, ду килеп, тырай тибеп йөрәмеве белән гаҗәпләндерә дә, куандыра да: «абыйлары күк күрше тавыгын урлап, тол хатыннар белән көмешкә чөмереп азапланмады, ерак дәдәсе янына тегермәнгә дә үрләмәде, агай-энесе белән тыйнак күрешеп, ил агайларына түбәнчелекле сәлам биреп, бер-ике көн кунак булгандай итте дә, эш сорап, колхоз идәрәсенә барып керде» (15 б.). Зәбир «атлы эш» сорый. Бу вакыйга да аның холкына баһадирлык, батырлык төсмерләре өсти. Яраланган булуына карамастан, ул ял белмичә эшли, үз җилкәләренә тормышның бөтен авырлыгын салган хатын- кызларга ярдәм итәргә омтыла. Авылдашларының бер ише Зәбиргә көнләшеп карый: сугыштан исән кайтуына, әнисен куандыруына кызыга, аны «иблис» дип атый, икенчеләре исә егетне хөрмәт итә, аңа теләктәшлек белдерә.
Сугыш авырлыгын инде бер кат татыган Зәбир Рәхмәтуллин да сайлау алдында кала: авыр яралануы аркасында тылда яшеренергәме яисә, Ватанын яклап, фронтка китәргәме? Авылдашларының усал сүзләре аның күңеленә ук булып кадала: «Син солдат түгел инде, безнең шикелле үк авыл кабартмасы» (17 б.), «Коры куык... Бик атлыгып торасыңдыр» (16 б.). Күрше хатыннарының «Сине сугышка яңадан алмаслармы икән?» дигән соравына ул, бер дә шикләнмичә: «Алсалар, бара беләм. Юлы таныш!» — дип җавап бирә. Соңрак аның сүзләренең дөреслегенә башкалар да инана: егет сүзе бер булыр дигәндәй, Зәбир үзе теләп фронтка китеп бара (15 б.).
Геройның рухи байлыгы аның күңеленә оялаган саф мәхәббәтендә чагыла. Рәмзиягә булган гыйшык хисе әкренләп гаҗәеп нык рухи бәйләнешкә әйләнә. Бу хиснең иң югары ноктасы Зәбирнең фронтка китәр алдыннан Рәмзиягә мәхәббәт аңлатуында һәм хатында чагыла. Хат: «Гөл — былбылын, былбыл гөлен / Сагынгандыр, билгеле...» (37 б.) дигән сүзләр белән тәмамлана.
Повестька аулак өйләрдә еш җырлана торган «Сөнбел» җырын кертү әсәрнең ассоциатив пространствосын тагын да киңәйтә: Егет — илнең былбылы, /Кызлар — былбылның гөле шул, / Былбыл гөлне, гөл былбылны / Сагынасы билгеле11.
Ике баскычлы егет — былбыл, кыз — гөл метафоралары әзерлекле укучы аңында шигъри ассоциацияләр тудыра. Фарсы шигъриятендә былбыл — гөл метафоралары шагыйрь һәм аның сөйгән яры образларын ачу өчен кулланыла. Татар халык авыз иҗатында исә әлеге образлар традицион рәвештә туган илгә хезмәт итүне һәм гашыйкларның бер-берсенә тугры 18 Саттаров-Муллиле. Татар исемнәре ни сөйли? — Казан: «Раннур», 1998. — Б.104.
«АЛАР БИТ БЕЗНЕ ТАШЛАП КИТТЕЛӘР...»
107
булуларын чагылдыра.
Рәмзия, иренә мөрәҗәгать иткәндә: «Ир башы белән ат башы күрә, дигәннәр...» (27 б.); «Ил бар, көн бар! Халык бар!» (28 б.), — ди. Зәбирне исә Рәмзия «үлемгә китеп барган батыр егет» (34 б.) дип атый. Ул чын күңеленнән егетнең куанып- горурланып, медальләр тагып, сау-сәламәт килеш фронттан кайтуын, һәм Илайлар хакындагы яман данның мәңгегә юкка чыгуын тели.
Зәбир Рәхмәтуллин Калинин фронтында батырларча һәлак була. 1942 елның июлендә Калинин фронтында булып үткән саклану операциясе — Бөек Ватан сугышындагы иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Озак еллар ул сер булып саклана19 20. Совет тарих гыйлемендә «Зейдлиц» операциясе аерым, хосусый вакыйга буларак өйрәнелсә, алман документларында исә аның вермахт өчен бик мөһим булуы ассызыклана, һәм бу сугышта күпсанлы немец коры җир гаскәрләренең катнашуы билгеләнә. Калинин фронты гаскәрләренең операция барышында «Жирновский калкулыгы» дип аталган чыгынтыны саклап торулары билгеле. Сакланган территория Калинин һәм Смоленск өлкәләре тоташкан җирдә була һәм куе урманнар, торфлы сазлыклардан тора. Бу җирлек 1942 елның гыйнвар-апрель айларында һөҗүм итү операциясе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Нәтиҗәдә Калинин һәм Смоленск өлкәләренең бер өлешендә Совет хакимияте тергезелә, колхозлар төзелә. Бу җирләрдә яшәүче халык совет сугышчыларына бик зур ярдәм күрсәтә: саклану ныгытмалары төзергә булыша, азык-төлек белән тәэмин итә. Шулай ук ташлап калдырылган сугыш кирәк-яраклары һәм техниканы җыеп бара. Гаскәрләр җирле халык һәм партизаннар белән тулыландырыла.
Солдатлар гына түгел, тыныч халык та язмыш иркенә тапшырыла. Чигенү турындагы приказ ике көнгә соңга калып килә. Уннарча мең кеше үлемендә Калинин фронты командирлары, Ставка һәм 1942 елгы Ржев — Вязьма операциясен уйлап табучылар гаепле.
Хәбәрсез югалганнарның гомуми саны — архив документлары буенча 47 мең. Кайсы сугышчының һәлак булганын, кайсысының әсирлеккә төшкәнен яисә партизанлыкка күчкәнен әйтү кыен. Шулай да бу сан немец документларындагы әсирлеккә төшкән рус сугышчыларының гомуми санына (50 мең) бик якын. Немецлар үз донесениеләрендә совет солдатларының батырлыгын һәм фидакярлеген искәртә. 1942 елның 13 июлендә вермахт 30 мең солдатның әсирлеккә алынуы турында хәбәр иткәч, газеталарда «Гитлер командованиесенең ялган хәбәре» дигән мәкалә басыла. Шулай да канкойгыч сугышлар кире кагылмый, 7 мең кешенең һәлак булуы, 5 мең сугышчының хәбәрсез югалуы турында, алардан күпләрнең партизанлыкка китүләре хакында хәбәр ителә. Бүгенге тарих фәне һаман да «Зейдлиц» операциясе югалтуларын киметеп күрсәтергә тырыша: 20 360 кешедән 7 432 сугышчы һәлак булган, 12 928е санитар югалтулар рәтенә кергән, хәбәрсез югалганнарның саны күрсәтелми. Бу плацдармын югалткан Кызыл Армия җитәкчеләренә, күпсанлы хәрби частьларны һәм берләшмәләрне торгызу өчен, резервлар эзләргә кирәк була. Ләкин иң куркынычы — уннарча мең кешене югалту!
Аларның барысы да камалышта калу фаҗигасен кичерә, күбесе билгесез җирләрдә һәлак була, меңләгән кеше әсирлеккә төшә.
Калинин фронтының повестьта искә алынуы бер дә очраклы түгел: бу җирләрнең үзенчәлеге булган сазлык образы әсәрдә дәүләтне гәүдәләндерә торган символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Дәүләтнең ялганга һәм үз халкына хыянәт итүгә нигезләнгәнлеге ачыклана. «Батырлык өчен» медале һәм «Кызыл байрак ордены» — илгә кайтып җиткән гади, гадәти сугышчыларның батырлыгын һәм ватанпәрвәрлеген бәяләү чарасы. Коточкыч репрессия еллары һәм Бөек Ватан сугышы иң яхшыларның гомерләрен алып китә. А.Гыйләҗев фикеренчә, халыкның рухи яктан зәгыйфьләнүе дә шуның белән аңлатыла: сугыштан соң ил хыянәтчеләр, бар нәрсәгә яраклаша белүчеләр, икейөзлеләр кулында кала... Әсәр ахырындагы детальләр зур әһәмияткә ия: «җир астыннан чыгып торучы таныш кул» һәм «кул янындагы мылтык көпшәсе». Аларны бербөтен итеп караганда, әлеге детальләрнең гаҗәеп тирән мәгънәгә ия булуы аңлашыла. Бу образда прозаик А.Гыйләҗев драматургия алымнарыннан файдалана. А.П.Чехов фикеренчә, беренче актта сәхнәдә эленеп торган мылтык әсәрнең
19 «Сөнбел» җыры // URL: http://tatarlarga.ru/tatfolksong/read/soembel2.html
20 Бу вакыйга турында мәгълүматлар Герасимова С.А. Оборонительная операция Калининского фронта в июле 1942 г. // Военно-исторический архив. — №23. — С.18-56 // URL: http://rshew-42.narod.ru/seydlitz.html (дата обращения 1 марта 2015 г.) мәкаләсеннән алынды.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
108
ахырында атарга тиеш. Рус язучысы әсәрләрендәге кебек21, А.Гыйләҗев деталь символик катламны хасил итә, текстның мәгънәви кырын киңәйтә. Нәтиҗәдә, әдәби текстның күзгә күренеп торган эчтәлегеннән тыш, потенциаль эчтәлеген уку ихтыяҗы килеп баса. Әдәби деталь реалистик катламда түгел, символик катламда урнаша, әсәрнең ассоциатив мөмкинлекләрен киңәйтә. Шул рәвешле, реалистик укылыш чикләрен узган символ А.Гыйләҗевтә мәгънәви катламны оештыра, аны бер үзәккә туплый.
Мәфтуха, дустының кайгысын уртаклашканда, Рәмзиягә мунчада төшеп калган солдат төймәсен бирә: «Төсе итеп тотарсың... Көзен Зәбирнең керләрен юганда мунчада төшереп калдыргансың...». «Төймә генә калмады, — диде Рәмзия ап-ачык итеп». Элек киемне эләктереп кую өчен тасма яки бау кисәге тегеп куйганнар. Төймәләү — «төйнәп кую» мәгънәсендә. Атама борынгы төрки телдән килә. Татардагы «Төймә төйдем, төпкә салдым» табышмагы нәрсәне дә булса истә калдыру өчен җепкә яисә кулъяулыкка төен ясап куюны аңлата22. Төймә татар халык җырларында эләктерүче, берләштерү көчен символлаштыра: «Төймәсе өзелмәсен. / Миннән башкаларны сөеп / Үзәгең өзелмәсен», «Их, төймә, төймә, төймә, / Төймәләмичә кимә. / Син минеке, мин синеке, / Миннән башканы сөймә («Төймә, төймә»)23.
Хыянәтче Исламгәрәй вафат, тик хыянәт, иҗтимагый күренеш буларак, җирдә яшәвен дәвам итә — кешелеккә әле һаман да куркыныч яный. Исламгәрәй нәселе корымаган: Рәмзиянең баласында аның каны ага. Сабыйның октябрьдә, җиргә кырау төшкән вакытта тууы да символик мәгънәгә ия. Балага исем кушу вакыйгасы да ялганга, икейөзлелеккә корыла, ул дәүләтнең яшәү принцибын гәүдәләндерә: «Малайга Мәрдән дип исем куштылар. Авыл советында «Рәхмәтуллин Мәрдән Зәбир улы, туды 1942 елның 27 октябрь числосында», — дип теркәделәр» (44 б.). Рәмзиянең ялганына аптырашта калган авылдашлары да кушыла: «Шушы тиклем охшаса да охшар икән, нәкъ менә Зәбирнең үзе инде, суйган да каплаган, — дип шатлана-шатлана Рәмзиягә күчтәнәчләрен, бүләкләрен тапшырдылар». Зәбирнең әнисе дә бу матур ялганга ышанырга тели: «Зәбирнең әнкәсе Миңлезифа карчык... оныгын кулына алгач, озак кына текәлеп торды, тонык күзләрен яшь белән юып:
— Төпчегем, Зәбирем икән шул! — диде» (45 б.).
Автор бәясе Миңлезифа карчыкның «тонык күзләре» аша бирелә. Дүрт улын фронтта югалкан ана балаларының бу җирдә нәсел, дәвам калдыруын тели.
Баласын явыз язмыштан сакларга теләп, Рәмзия аңа «Мәрдән» дигән исем бирә. Фарсы телендә аның шундый мәгънәләре бар: «I. 1) ир-егет, ир, эшлекле; 2) көрәшче, сугышчы; 3) ир, тормыш иптәше; 4) батыр II. Баһадир, батыр, курку белмәс, мәрхәмәтле»24. Шул рәвешле, борынгы ышануларга, әхлакый-рухи традицияләргә нигезләнеп, ана баласының тормышын билгеле бер программага салырга тели.
А.Гыйләҗев өчен повестьның исеме бик кадерле була. Моны әдипнең «Современник» нәшрияты редакторына язган хаты раслый, биредә автор повестьның исеменә анлатма биреп китә: «Татар телендә повесть «Камыш бармак, көмеш тырнак» дип атала. Егет, сөйгән кызына хат язганда, традицион рәвештә аның бармакларын — камыш, тырнакларын көмеш белән чагыштыра»25. Әкърибә хатының26 эпистоляр формуласы укучыларны кешелек өчен кадерле булган мәңгелек мәхәббәт темасы турында уйларга мәҗбүр итә. Повестьның исеме Г.Кандалыйның «Сәлам улсын сәңа, бәгърем парәсый»27 шигыре белән аваздаш. В.Ганиев повестьның исемен рус теленә «О мой серебряный камыш» дип тәрҗемә итә, автор бу тәрҗемәне ошатмый. М.Ганинаның «Люблю тебя, моя нежная...» тәрҗемәсе исә язучы күңеленә хуш килә.
Шул ук вакытта «көмеш тырнак» метафорасы укучыларны батырлык турында уйланырга мәҗбүр итә. Төрки эпоста бу портрет детале баһадирның төс-кыяфәтен сурәтләгәндә кулланыла. Кагыйдә буларак, татар халык эпосларында сурәтләнә торган каһарман һәрвакыт
21 Freise М. Die Prosa Anton Cechovs Eine Untersuchung im Ausgang von Einzelanalysen. Amsterdam-Atlanta: Editions Rodopi B.V., 1997. — 330 s.
22 Миллият сүзлеге: Аңлатмалы сүзлек. — Казан: Мәгариф, 2007. — Б.472.
23 Татар халык җыры «Төймә, төймә» // URL: http://tatarca-text.narod.ru/jirlar2.html
24 Саттаров-Муллиле Г. Татар исәмнәре ни сөйли? — Казан: «Раннур», 1998.
25 Язучының архивы: А.Гыйләҗевнең «Современник» нәшриятының редакторына язган хаты. 1972 елның 28 феврале, Казан.
26 Авхадиева А.И. История изучения эпистолярного стиля в татарском и русском языкознании // Учёные записки Казанского государственного университета, 2007. — Т.149. — Кн.4. — С.32-37.
27 Кандалый Г. Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. — 224 б.
«АЛАР БИТ БЕЗНЕ ТАШЛАП КИТТЕЛӘР...»
109
матур, зифа буйлы һәм нык була. Аның кашлары кара, чәчләре куе һәм ат кылыдай нык, тырнаклары көмештәй, куллары тимердәй, аяклары төз имәндәй. Батыр һәрвакыт Ватан сагында тора, халкын һәм илен басып алучылардан коткара («Идегәй», «Чура батыр» дастаннары). Татар халык җырларында исә егет күктә оча торган көмеш тырнаклы бөркет белән чагыштырыла. Шул рәвешле, әсәрнең исемендә үк автор повестьның төп темаларына ишарә ясый.
Батырлыкның, каһарманлыкның табигатен өйрәнү юлында язучы милли этник традицияләргә мөрәҗәгать итә. Бу әсәрдә әдәби мифологизм яңа баскычка күтәрелә. Ике төп герой — Рәмзия һәм Исламгәрәй образлары белән тыгыз бәйләнгән мифопоэтик структуралар әхлакый-фәлсәфи һәм иҗтимагый проблематикага өстәмә мәгънә бирә, әдәби психологизм үзенчәлекләрен билгели.
Ире кайтыр алдыннан Рәмзия символик мәгънәгә ия булган төш күрә. Бу төштә Борынгы Болгар һәм Казан ханлыгы мәдәниятенең нигезен тәшкил иткән эпик хикәятләрнең (Ибне Фадлан, «Әхмәт ибне Фадланның Иделгә сәяхәте»; Идегәй, Чура батыр турындагы эпос үрнәкләре) төп геройлары алыплар, туган якны саклаучы баһадирлар катнаша. Хатын күңелендә сугыш — тәмуг, Гитлер — тәмуг утында януга хөкем ителгән зат, ә авылдашы (сельпо директоры Мөхәммәтгали) — туган якны саклаучы, гадел хөкемне тормышка ашыручы булып гәүдәләнә.
Күршесе белән сөйләшкәндә, Рәмзия иренең үлеменә ышанмавын белдерә: «Ничек телең барып «Мәрхүм» дип әйтә аласың?» (11 б.). Сизгер йөрәге алдамый аны. Бер төндә Исламгәрәй «теге дөньядан» сау-сәламәт килеш кайтып төшә... Бу вакыйга Рәмзиянең тормышына кискен үзгәрешләр кертә.
Исламгәрәй образына бәйле повестьта убырлык мотивы уздырыла. Төрки мифологиядә гульябани дип аталган явыз убырлар образы гәүдәләнә. Алар кешеләр яшәми торган урыннарда йөриләр һәм төнлә ялгыз юлчылар каршына килеп чыгалар, имеш. Әкиятләрдә еш кына бүрегә әверелә ала торган явыз ир образы очрый. Ул патша кызларын урлый, имеш. Бу образларга бәйле Рәмзия белән Исламгәрәй арасындагы диалог кызыклы. Төнлә ишек шакыган иренә (Рәмзия аның Исламгәрәй икәнлеген белми) ул, ачуланып, элек ачарбак (бирән мәгънәсендә), аннары көчек ( «Ах, яхшыдан яман туган көчек») һәм бүре («Авыл советына явит иткәнне теләдең ахры син, бүре?! Тимерчегә барып телеңне таптатып килдеңме? Мин сиңа тинтәк кәҗә бәтие түгел!») (23 б.) дип эндәшә. Бу, бер яктан, авыл мохитендә тәрбияләнгән Рәмзиянең уй-фикерләрен, миф-легендаларга, ырымнарга ышануын күрсәтсә, икенче яктан, ялган ир, бүре-убыр мотивын актуальләштерә. «Көчек» дип эндәшү исә кешеләрнең килеп чыгышы хакындагы мифка һәм яңа туган балаларны көчек белән алмаштырып кую турындагы әкиятләргә28 (мәсәлән, башкортларның «Санай батыр» әкияте) нигезләнә. Төркиләрдә эткә карата ике төрле караш яши. Хатынның иренә «көчек» дип эндәшүендә тирән мәгънә бар. Кешеләрнең килеп чыгышы турындагы борынгы төрки мифта этнең, уңайлы тормышка кызыгып (аңа җылы тун бирәләр), Тәңрегә биргән вәгъдәсен бозуы турында сөйләнә. Бүрене, тимерче һәм кәҗә бәтиен телгә алу исә «Кәҗә бәтиләре һәм бүре» әкиятен искә төшерә. Исламгәрәйнең батырлыгы, камалыштан чыгуы турындагы хикәясе исә Ак бүре турындагы мифка29 барып тоташа. Төрки эпоста Ак бүре юлдаш вазифасын үти, сугышчан походларда, авыр вакытларда ярдәмгә килә (Кара: «Угызнамә», «Чыңгызнамә», «Ак бүре» әкияте). Билгеле булганча, төркиләрдә бүре сугышчының көчен һәм батырлыгын символлаштыра. Шуңа күрә дә төрки эпосларда юлбашчыларны, гаскәр башлыклары һәм каһарман-баһадирларны гына түгел, тулы бер гаскәрне һәм, гомумән, ир затыннан булган һәркемне «бүре» дип атау кабул ителгән. Куркыныч хәлләрдә югалып калмау, үлемгә бирешмәү аларның барысы өчен дә уртак сыйфат булып тора.
Исламгәрәй корсаклы хатынын кыйный... Шулвакытта Рәмзия, ире суккан саен, тәнендә бер җиңеллек сизгәндәй була: «тәнен басып торган албасты30 җиңелде» (33 б.).
28 Бисенбаев А.К. Мифы древних тюрок. — Алма-Аты: Ак Арыс, 2008. — 120 с.
29 Урманче Ф.М. Ак бүре // Урманче Ф.М. Татар мифологиясе. Энциклопедик сүзлек. 3 т. — Т.1. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. — 61-63 б.
30 Инде К.Насыйри «албасты» сүзенә («әл-кул» һәм «басарга» сүзләреннән: кемнедер кулы белән бастыручы зат; яисә «ал» һәм «басарга» сүзләреннән: тәннең алгы өлешен басып, бастырып торучы зат) билгеләмә биреп китә. Ул — русларның домовое һәм татарларның убыры кебек мифологик зат. Ул кешене йоклаганда буа һәм аның йөрәгеннән кан эчә, имеш. Күчерелмә мәгънәдә халыкта тырыш кешене «убыр», ялкауларны «албасты» дип атау гадәткә кергән (Насыров К. Поверья и обряды казанских татар,
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
110
Әсәр башында Исламгәрәй белән Рәмзияне ир белән хатын, кайгыдан берләшкән ике җан итеп карап булса, соңыннан ир образы акрынлап сүнә, тоныклана, һәм авырлыкларга бирешмәс көчле хатын образы калкып чыга. Рәмзия авызыннан автор үзенең яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшәү һәм үлем турындагы фикерләрен, уйларын әйттерә.
Гаиләсенә төшкән хурлыктан арыну өчен, Рәмзия колхозда ике кешелек эшли, радистка булып фронтка китәргә җыена. Балага узуын белгәч, үз-үзенә кул салырга уйлый. Тик табигать аңа бу усал ниятен тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Бу эпизод «Өч аршын җир» повестендагы эпизодлар белән аваздаш (Мирвәли авылдан чыгып киткәндә, салкын җил аңа каршы исә; урманда хатынын күмәргә туган җир ирек бирми). Кара кайгыга баткан Рәмзия таудан төшә, батып үләргә теләп, бозга әверелгән елга буйлап бәке эзләп йөри, тик таба алмый. Шунда ул көянтәләр асып, су алырга килгән хатыннарны күреп акылына килә, бигрәк тә хатынның игътибарын тау шуып йөргән балалар: малай һәм кыз җәлеп итә. Рәмзиядә аналык хисләре уяна: хатын уйламыйча кылган гамәлләренең баласына зыян сала алуын аңлый.
«Өч аршын җир» повестендагы кебек үк, бу әсәрдә дә каргыш образына зур урын бирелә. Ирен оялтырга теләп, чын ир-егетнең асыл максатлары турында сөйләгәндә дә, Рәмзия аның күзенә карамаска тырыша: иренә рәнҗеше, каргышы төшүдән курка.
Шул рәвешле, А. Гыйләҗевнең реалистик хикәяләүгә нигезләнгән әсәр тукымасына аерым мифологик мотивлар кертеп җибәрүе конкрет-тарихи образларны универсаль мәгънәләр һәм аналогияләр белән баета. Әхлакый- психологик конфликтның чишелеше фольклор системасына түгел, бәлки авторның катлаулы әдәби мантыйгына нигезләнә. А.Гыйләҗев үзенчәлекле повесть иҗат итә алган. Беренче тапкыр бу әсәр — «Люблю тебя, моя нежная...» — 1973 елда Мәскәүдә «Современник» нәшриятында «Кызлар язган хатлар» («Девичьи письма») җыентыгында дөнья күрә. Татар телендә повесть бары 1995 елда гына нәшер ителә һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан берничек тә бәяләнми31.