Логотип Казан Утлары
Хикәя

Үзгә юлда

Яшерен-батырын түгел, үзгәртеп кору елларында милли азатлык даулаган митингларда мин дә канат ярып йөрдем һәм иҗтимагый үзәк оештырган шаулы корылтайларда да катнаштым. Мөнбәрләргә менеп, авызым белән «кош» тотулар насыйп булмады булуын, хәлбуки бәгъзе кыю, чынбарлыктан бәйсез карарлар кабул иткәндә, башкалар сыман рух киеренкелеге кичереп утыруым хак. Җөмһүриятебез биләмәсендәге барча милек аныкы гына булырга тиеш, дип теләктәшлек итүемне дә кире кагарга җыенмыйм. «Тели белсәң— теләк, тели белмәсәң— имгәк» һәм «Хыялларыгыздан сак булыгыз, алар тормышка ашучан», дигәннәре раска чыгар дип кем уйлаган?

Ул заман мин, шәһәрчегебездә урнашкан, җөмһүриятебезгә күрше, башлыча урыслар яшәгән өлкәдәге берләшмәгә караган, стратегик мал белән эш йөртүче бай оешмада җитәкче урынбасары вазифасында идем. Фәрештәнең«амин» дигән мәленә туры килде ахры, шартлы рәвештә әйткәндә, фәлән йөз ат көчле трактордай идарәбезне, «Кырмыска» мотороллерын хәтерләткән җирле берләшмә аламасына «тагып», мөһерсез калдырып, бүлекчә дәрәҗәсенә төшерделәр. Озак та үтми гайбәт таралды, имеш, май яккан ипиле эш урыныңнан колак кагасыңкилмәсә, айныкын айга, каядыр, кемгәдер, күпмедер сәмән кертү сорала, рәтен ничек чыгарасың— анысы синеңэш, закон нигезендә «саңагыңнан» эләктерсәләр, җавапны үзеңә тотасы, саранланып киреңә катсаң, «әнә барыр юлың» дияргә мөмкиннәр. Ә инде карусыз, җаен чыгара белмәүче «эш атлары»ныңхезмәт хакларыннан, ике, өч япьле бухгалтерияне эшкә җигеп, «тиешлесен» басып барачаклар... Рас модасы шундый, каян килеп, кая китмәгән, диеште күпчелек... «Тот итен ашасыннар», диючеләр дә табылды... Ә бер ир-атыбыз, танышырга килгән баш түрәнеңни үзеннән, ни шкаф хәтле тән сакчыларыннан өркеп тормыйча, уйлаганнарын батырып әйтте... Әйтте һәм гаризасын атып, эштән китте... Ул китте, без калдык... Күрәсең, батырлык сирәк йөрәкләрне ияртә, ә куркаклык массаларны дагалый...

Афәт бай техника паркыбызны сыпырып алып китүдән соңбашланды. Инде кирәк саен кичә генә үзебезнеке булганны, ялынып, зарурлыгын исбатлап, гариза язып алу көненә калдык. Тора-бара, техника йөртүчеләребез артыннан, алтын куллы төзүче һәм ремонтчыларыбызны артыкка чыгардылар. Алар урынына җимеш сатудан арткан таҗик малайлары юлланды.... Алар юллады, ә эш сыйфаты өчен җавапны безгә тотасы... Аппетит ашаганда килә, дияргәме, берәм-берәм башка хезмәтләргә дә җитештеләр... Берәү үлми, берәү көн күрми, идарәбез кыерлануы хисабына яңа баш оешма көннән-көн котая барып, дүрт катлы конторасы ике канат үстерде, янәшәсендә катлы-катлы яңа корпуслар калкып, өстәл артындагылар бүлмәләргә сыймый башлап бүселде... Ихаталары чит ил маркалы, берсеннән-берсе кәттә җиңел машиналар белән тулды, сыймаганнары урамга чыгып, як-яклап тезелде... Безне «алу» хисабына әллә ниткән идарәләр, бүлекләр, үзәкләр хасил ителеп, һәркайсы, чыдап кына тор, әмер арты әмер яудырырга, ягъни «бүрәнә аркылы бүре куарга» кереште... Аларга баш итеп кем балалары, кем хатыны туганнары, кемнеңнинди этлектә «янган» әшнәләре утыртылуы хакында тел озайтсаң, баш бетмәле... Ә йомышыңтөшеп, хозурларына барып чыксаң, ишек төбендәге әзмәвер гәүдәле сакчылар, чакырыпмы, үз ихтыярыңбеләнме килүеңне тәфтишли. Меңбәла белән бусагадан уза алсаңда, эш пеште түгел, кабинетлы «кирәкле кишер яфракларын» урыннарында табам димә, ярты көн зарыккач, пәйда булсалар, кабул итмәскә мөмкиннәр. Тапшырасы эш кәгазьләреңә, алар теләгәнне искә алып, төзәтмәләр кертим дисәң, янә бәла, урын тәкъдим итүче юк, коридорда, тәрәзә тупсасы төбендә юансаң, шул ышыгыңны күпсенеп кырын караучылар табыла, җыештыручы яки сакта торучы тамак төбе белән кисәтү ясарга да күп алмый...

Бер тапкыр коридордан барам шулай, күземә күренә мәллә дип торам, каршыма атаклы киноактёр Ильминский тудырган образ, Эльдар Рязанов төшергән «Карнавал төне» фильмы каһарманы килеп чыкмасынмы! Һәм шул ук мәлдә махсус киемле ике әзмәвер әллә каян пәйда булып, җилкәләремнән эләктереп алдылар да иңякын бер бүлмәгә очыртып алып кереп, диварга сыртым белән сылап куйдылар, тыпырчыныр җай юк. Баксаң, коридордан баш түрә узганда, юлында аңа һичкем очрарга, күренергә тиеш түгел икән... Кайда сез, итагатьле әүвәлге җитәкчеләрем, яһүдләрем, урысларым, дип, бүре булып уларсың, валлаһи. Алары бит очраганда танып, исемемне, әтинекен дә кушып әйтеп, кул биреп күрешә, хәл сораша, чәй, кофе тәкъдим итә торганнар иде... Чуан өстенә кутыр дигәндәй, унөченче эш хакыбызны, башка өстәмәләребезне кыерлау хисабына, им өчен араларында бер татар кешесе юк, тик килмешәкләрдән генә гыйбарәт спорт командаларын асрамага алдылар... Җитмәсә, шулар уйнаганны эштән соңвахта автобусы белән калага барып тамаша кылу «бәхетенә» дучар ителдек... Әйттерерләр әллә ни, кайчан гына башларына күн бүрек, артларына гараж мөдиренеңямаулы кәнәфие төс яңа башлыкларыбызныңфамилияләре Форбс китабына үрмәләде...

Онытып торам икән, Мәскәүдән килгән «олы абзыйлар» катышкан җыелышка чакырылу бәхетенә ирешкәнем булды... Кадрлар бүлеге мөдирен «дирижёр» иткәннәр, башкала кунагы сөйләгәндә, ишарәсенә буйсынып, җиңелчә, уртача һәм көчле дәрт белән куллар чабып, узган гасырдагы утызынчы елларны «ял иттердек»...

Хуш, татарча сүз байлыклары өтек-төтек, русчалары әлле-хөлле, кардәшлек, кавемдәшлек, әшнәлек җепләре аша бер-бере кендегенә берегешкән, умыру инстинкты куәтле милләттәш түрәләргә, янә килеп шактый җиңеләеп калган эш хакыма һәм яңача аралашу тәртибенә ияләшә генә башлаган идем, чираттагы җәйге ялымны бүлеп чакыртып алдылар да, имза куйдыртып, кулыма кош теле хәтле язу тоттырдылар... Анда «кыскартылуым» хәбәр ителә һәм эшләп тору өчен тәгаенләнгән ике ай дәверендә хезмәт биржасына исәпкә басу мөмкинлеге искәртелә. «Нәрсәләрдән кемнәрне ясадылар бит», — дип сукранучы төркем яныннан сөрлегебрәк узып киткәнем булды, шуны берәрсе күреп җиткердеме? Җылы якка ял итәргә юллама алгач, берләшмә карамагында яңарак булдырылган, әмма хезмәттәшләр күңеленә бер дә хуш килмәгән ял йортында, түрәкәйләребез кардәш ыруыннан, таныш-белешләреннән тупланган төксе персонал карамагында мәҗбүри дүрт көн түләүле иза чигү тәртибен ошатмыйча, сүгенеп төкергәнемне берәр юньсезе барып «саттымы», югыйсә?..

Шәһәрчегебез авыл советына карый һәм «кыскартылу»га дучар булучыларга гадәттә сыер саву операторы һөнәрен үзләштерү тәкъдим ителә.... Авылда эш бар анысы, әмма бит анда гомер бакый түләү ягы такыр: «Эш тә бир, акча да түлә, кызык икән син», — дип, көлдерергә яраталар... Аптыраганнан, бөек шагыйребез Дәрдемәнднең«сөт калыр, ватан китәр», дигән юлларын тәкрарлый-тәкрарлый, җөмһүриятебез башкаласына сәфәр чыгам... Ичмасам анда эшкә дәшүче язулы маңгай төртер таш баганалар адым саен... Иясез маэмай сыман шуларга «бәйләнеп» йөри торгач, тәки берсе күңелдә тычкан утыдай өмет кабыза алды. Җаваплылыгы чикләнгән «Айга менәсем килә» атлы фирма җирле милләт вәкилләренә теләсә нинди ранг җитәкчесе булырга юл ача, дип язылган, адрес, сеанс башлану вакыты һәм шактый саллы билет бәясе күрсәтелгән иде белдерүдә. «Асылынсаңасылын агачныңасылына», — дип, тәртәләрне шул тарафка турыладым.

Фирма, чорыбызга хас финанс пирамидаларыныңбүлекчәләре үрнәгендә, зарурлыгы чамалы булу сәбәпле, тышкы диварлары штукатуркасы чатнап коела башлаган ниндидер мәдәният йортын арендалаган булып чыкты. Фойеда буфет эшли, подвалына гардероб урнашып, бүрегеңне, исәнрәк булыр дип, үзеңдә калдыруга кодалыйлар. Рәхмәт яугырлары, өс киемемне алып калдылар тагы. Күрәм, минем сыман бәхет кошын койрыгыннан эләктерергә ниятлеләр байтак... Гамил Афзалчарак әйтсәк, «күтәреләм кабат вестибюльгә, башта бүрек, түштә галстук...» Аңлашылса кирәк, буфетны читләтеп узасы килми. Өлеш тәлинкәсеннән томаттагы килька кисәкләре капкалап, бер-бер артлы өч чәркәне авыштыргач, «бүре билеты» тоттыруларыннан күңелне изеп торган ачуташныңэри башлавын, эчкә бераз җылы йөгерүен тоям... Ул да булмый, сеанска чакырып кыңгырау чылтырый. Фәкыйрегез, төркем агымы ихтыярына берсүзсез буйсынып, ярымкараңгы тамаша залына үтә һәм билетта күрсәтелгән урынны шырпы сыза-сыза, кулны пешерә-пешерә эзләп, тәгаенләп, «иярләүгә» ирешә.

Менә залга ут эленә. Тик озакка түгел, түшәмдәге люстрадан саркыган яктылык челемнәре әкрен-әкрен сүрелеп, шомлы, күгәрек музыка яңгырый башлый һәм сүсәрә төшкән каракучкыл яшел хәтфә пәрдә, чыкырдаган авазлар чыгарып, як- якка ачыла. Сәхнә идәненнән урыны-урыны белән күтәрелә башлаган ак томанны ерып, кызыл пинжәк, ак күлмәк кигән, яшел галстук таккан, түбәтәйле, җыйнак сакаллы берәү кыйгачлап килеп чыга һәм ак, тигез тешләрен җемелдәтеп:

— Әфәнделәр! — ди... — Барыбызны да бире килеп отуыбыз белән котлый, киләчәктә һәммәбез өчен дә бар да «окей» булачак, — дип, кулларын киңҗәеп, баш бармакларын тырпайтып, сөенче ала. Зал ару хәбәрне озакка сузылган көчле алкышлар белән каршылый...

Кыйссамдагы кайбер төгәлсезлекләр, төшереп калдырулар өчен алдан ук гафу үтенәм, чөнки буфетта тукталыш хәтергә сеңдерү сәләтемә төзәтмәләр кертте булса кирәк, әгәр дә биредә ишеткән-күргәннәрем, гомумән, төш кенә булып чыкмаса. Анысын да кире кагып булмый, чөнки хәмер ипле ятты, «бишенче нокта»мны төрткән кәнәфием тирән һәм йомшак булып чыкты, җитмәсә караңгыда да байтак утырылды, мәмрәп йокыга киткән булсам, меңгафу... Ни генә булмасын, исемдә калганнарны кыскача теземнәргә салырга рөхсәт итегез...

— Мөхтәрәм җәмәгать! — дип тә төчеләнә сәхнәдәге көяз хадим. — Без Русия куенында яшибез. Ә һәр дәүләтчелекнең, мәгълүм ки, үз юлы. Әйдәгез, шул юлны тәгаенләүче алтын баганаларны искә төшереп узыйк. Тәүге багана — «Русьта эчү — күңеллелек ул», дип, Болгардан килгән ислам дәгъватчыларын нәүмиз итүе белән кавемдәшләре мәхәббәтен казанган бөек кенәз Владимир. Күңеллелек тарафдары, үзегез беләсез, православие динен хуп күреп, армый-талмый Русьне чукындыра, һәм шул изге нияттә Полоцк каласын яулагач, ул җирле кенәз кызын әти-әнисе, абый-энесе, ил күз алдында, сайлаган «үзгә юл» хакына микән, көчли һәм соңрак, үзеннән үч алырга ниятен сизеп, җәзалата...

Төптән юан чыккан карсак гәүдәсенә, пеләш башына һәм әмерчел, гөбедән чыккандай тавышына караганда, отставкадагы таз майор булса кирәк, сикереп торып, сәхнәбездәге нотыкчыны тәкәллефсез генә бүлдерергә җөрьәт итте:

— Ниткән милләтче саташуы бу?

— Гафу итегез, хөрмәтлем, моны, Шәһри Санкт-Петербург университеты директоры, тарихчы-галим Валерий Возгрин шулай яза...

— Әкият! — дип куя майор, әмма үз-үзенә ышанычы кими төшкәнлеген ахмак елмаюы фашлый башлый...

— Әби патша заманында аныңәлеге гөнаһы өчен тирәнтен үкенүен, тәүбә итүен сурәтләгән рәссамнар бәйгесе дә узмаган дисез инде алайса?..

— Җыен чыкмаган Питердан чыгар инде, — дип сукранып куйды таз майор, карлыгып китеп.

— Питерга ризасызлык белдерергә кем дип белдегез үзегезне?

Зал, гүелдәп, кичәбезнеңалып баручысы шелтәсен шунда ук куәтләүне урынлы дип тапты. Дәгъва белдерүче каушады, сыртына тир бәреп, күлмәге аркасына ябышкан булуы да бик ихтимал.

— Икенче алтын багана исә беренче православ патша — Дүртенче Иван, — дип дәвам итте сәхнә тотучыбыз, кулы белән майорга утырырга ишарәләп. — Улын җан тәслим кылуына тукталып тормыйм, чөнки залда ат дагалаганда, ботын кыстыручы бакалар булуы беленде...

Сәхнә утчысы прожекторын майорныңпеләшенә юнәлтеп алды. Чыгыш ясаучыбыз тәбәнәк көрсидәге графиннан кырлы стаканга салып су эчте һәм өзелгән сүзен дәвам итте:

— Һәм нәкъ менә шул мәшһүр патша хакимлеге чорында җәмгыятьтәге югары катлам урынын «опричнина» дигән аталыштагы түбән катлам яулый. Инҗилдәге «һәм соңгылар беренче булырлар» дигән күрәзә аерым бер илдә әнә шул гайрәтле патша тарафыннан, Күкләрдән күрсәтмә буларак кабул ителеп, моңарчы күрелмәгән киңлектә һәм алымда гамәлгә ашырыла. Пётр Беренче — өченче багана, боярларыныңсакалларын бүкәндә чаптырып, ил элитасын сарай хезмәтчеләре, ихата кешеләре — двор-җан — дворяннарга алыштыра... Дүртенче багана, үзегез беләсез, Ленин бабакай. Ул да иске эздән тайпылмый әлбәттә, азмы-күпме кадәре түл җыйган, бәгъзе затлылыкка ирешкән өске катламны пыр туздырып ташлап, чүплек аксөякләренә югарыга хут ача... Бишенче багана — Сталин, шул сортныңөскә калку үзлеген тойгач, бер-берсен әләкләп батыру форсаты белән тәэмин итә...

— Шуннан ни? — дип аваз салды таз майор янәшәсендәге фил гәүдәле ханым.

— «Үзгә юл» идеясе искермәде, мадам, — дип җавап күндерде кызыл пинжәкле, тигез тешле авызын беткәнче ерып. — Мин боларны кемнәрнедер гаеп итү, ирештерү өчен дип сөйләмим, таз майорларыгыз тыныч йокласын, ә бары тик теләге барларга кәнәфи табышу хакына, нәрсәне ак, нәрсәне кара дип кабул итү отышлы икәнен сеңдерергә мәтәләнәм. Сизеп торам, ничек итеп нинди дә булса фирманың, гәҗит-журналның, теле-радио, пароходчылык яки авиация компанияләренеңрайонның, каланың, милли республиканыңтөрле номерлы җитәкчеләре була алу темасына күчүемне көтәсез. Әйе, бар шундый рәсми булмаган куәтле, барысын да хәл итүче, ахыргы сүзне әйтергә сәләтле инстанция. Безнең«Айга менәсем килә» фирмасы исә мәгълүм шартларда аныңбелән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруга иреште...

Күзгә төтен җибәрәме бу бәндә, чынын сөйлиме, аңламассың. Алай да тын алырга тукталыш ясавыннан файдаланып, урысныңкүңеле булсын, чукыныйк инде, дигәндәй, янә гөрләтеп кул чабасы иттек...

— Монда кергәндә алган керү билетын, кәгазь-каләм салынган пакетыгызны югалтырга өлгермәгән булсагыз, үзегез теләгән дәрәҗәле вазифаны һәм шуңа ирешкән очракта ниләр майтарырга җыенуыгызны тәфсилләп, исем-фамилиягезне, адресыгызны күрсәтергә онытмагыз. Биредә кинокамералар да эшли, уңайсызланмыйча гына әйтегез әйтәсегезне, видеоязмалар шулай ук кая кирәк, шунда барып ирешәчәк. Сезгә ун минут вакыт бирелә. Башладык.

Без пакетларны чаштыр-чоштыр ачып, кәгазь-каләмнәрне алып, ашык- пошык язарга керештек. Ун минут «ә» дигәнче уза икән, шул беленде. Язганнарыбызны һәм каләмне кире пакетка салып, рәтләр буйлап йөренгән, кыска итәкле униформа кигән, хат ташучыныкы сыман кыйгач каешлы сумка таккан сылу туташларга тапшырабыз.

Җилкәдән эш төште, дип җиңел суласак, ашыкканбыз, алып баручы зал уртасына үтә күренмәле, лотерея уйната торган җайланма чыгарып утыртты. Аныңаңлатуына караганда, отучылар, сәхнәгә күтәрелеп, үз проектларын кыскача бәян итә, һәм андый бәхетлеләрнеңгаризасы Мәскәүдә чиратсыз каралып, җәһәтрәк хәл ителәчәк... Калганнарга бераз сабыр итәргә туры килә, чөнки илдә безнеңсыман һавадагы торнага өмет баглаучылар чутсыз, имеш... Музыка уйный башлады. Шуныңышыгында сәхнәгә хатларыбызны җыеп алган матур аяклы, нәзкәй билле сылукайлар чыкты. Башларына ак яулык япканнар, кызыл итәкләре кыска, шул ук төстәге түфлиләре биек үкчәле, ә иелгәндә- бөгелгәндә яшькелт бикиниләре чагылып китә. Берсе каядыр, ниндидер төймәгә баскан иде, үтә күренмәле барабан зырылдап әйләнергә кереште. Икенчесе, безгә артын куеп, музыка ритмына тирбәлгәләп, әйләнеш туктаганны көтә башлады. Туктагач, иелеп, барабан уемнан озаклап, йомры артын бора-бора, шар тартып чыгарды. Шарын учында әйләндерә-әйләндерә, залга күрсәтте. Сигезле санын абайладык.

— Димәк, сигезенче рәттә утыручы ота, — дип белдерде алып баручы. Минем каршыдагы рәт бит бу! Эсселе-суыклы булып киттем.

Барабан янә хәрәкәткә килде. Һәм, ни гаҗәп, туташ тартып чыгарган яңа

шарда янә сигезле саны язылган иде.

— Димәк, сигезенче рәт, сигезенче урын! — дип белдерде алып баручы.

— Рәттән ике сигез. Казахчасы секиз-секиз була. Seх-seх, дисәк дә гаеп итмәссездер. Сигезенче рәт, сигезенче урындагы бәхетле зат, бире чакырыла! Рәхим итегез, гүзәл ханым, әйдүк, көтәбез! Кул чабыйк, дуслар, бүгенге кичәбезнеңсекс-символына! — дип гөрләде сәхнә хуҗасы.

Калку күкрәкләре күлмәген ярып тышка омтылган, эре сөякле таза ханым, ашкынып сәхнәгә чыгуга, кулына микрофон китереп тоттырдылар.

— Кем булырга телисез? — дип тапырыклады алып баручы.

— Миңа барыбер, — диде ханым, артык исе китми генә. — Булсын кабинеты, машинасы, яхшы эш хакы, башка уңайлыклары, өстәмәләре. Нинди өлкәгә каравы мөһим түгел.

— Белмәгән эш белән ничек идарә итмәкче буласыз? Комсомол оешмаларында эшләмәгән идегезме, алай-болай?!

— Партия кая кушса, шунда бардык. Ә җитәкче булып эшләү, ике тиен — бер акча хәзер. Бу күп җирдә шулай. Белемле пенсионер урынбасарлар, кумасыннар өчен, рәхмәт йөзеннән, артларын җыртып үлгәнче тырыша. Урыныңа астан казып керерләр дип тә хәвефләнәсе юк. Мин бер үтә мокыт эре түрәне беләм. Ничек күтәрелгәнен әйтеп тормыйм, бәласеннән баш-аяк. Кичләрен, ләх исерек хәлендә, тән сакчылары машинасына төяп өенә кайтаралар аны. Кабинет ишеге төбендә утыручысы, кем килсә дә, йомышы белән кызыксына һәм эшне хәл итәрдәй карт-коры урынбасарларга озата. Бетте-китте.

Алып баручы беркавым башын кашып уйланып торды.

— Сигезгә сигез... Сигезле ике балдакны гәүдәләндерә, бу бит — кавышу символы. ЗАГС башлыгы булуга ничек карыйсыз?

— Әйттем ич инде.

— Ә шунда аяктан егарлык нинди яңалык кертәчәксез инде, теләгегезгә ирешсәгез?

Ханым тамак кырды һәм гәүдәсен төз тотып, «ә без болай да булдырабыз», дигәндәй, мода күрсәтүче туташлар сыман «йөзеп» йөренә-йөренә сөйләп китте: — Дөнья әдәбиятыннан укып беләбез, фәхешханәләрдә хезмәт күрсәтүче туташлар, христианча күркәм исемнәрен кырыйга куеп торып, үзләренә ялтыравыклы, яңгырашлы кыска исемнәр алалар. Төрек сериалларыннан белдек, солтан хәрәмсарайларында хезмәт итүче, гафу итегез, печтерелгән ирләр дә мөселманча исемнәрен кырый калдырып, чәчәк яки башка назлы кыска исемнәргә тиендерелгән икән. Корабны ничек атасаң, ул шулай йөзәчәк, дигән әйтем бар. Татар юрап китерер, дигәне тагын. Милләттәшләребезнеңбайтагы

газизләренә шундыйракларны сайлый башлады бит...

— Җаны теләгән җылан ите ашый, — дип куя алып баручы, түземсезләнеп, — Нишләргә җыенасың, син шуны бәян ит?

— Исемнәренә туры килгән эш урыннары хакында алдан кайгырта торуын үтенгән хатны хакимияткә күндереп!..

— Авызыңа бал да май! Тагын?

— Туган теленнән ваз кичкән милләттәшләргә, аларныңана телен белмәүче балалары документына махсус тамга куюны гамәлкә кертәм.

— «Зомби» дип түгелдер ич?

— Юк, «зомби» да, «зобани» да дип түгел, ә «толерант» дип. Бездә бу хәзер шулай атала. Киләчәктә шундыйларга, аерылып торсын өчен, ниндидер өстенлек оештырасы иде...

— Андыйлар хәзер бик күп бит... Бюджетка авырлык китермәгәе.

— Трамвайда бушлай йөрү, мәсәлән?..

— Алар Казанда бетте түгелме соңинде?

— Калды, бер-ике маршрут. Менә шунда барып, бушлай җилләнеп кайтсалар, кемгә зыян?

— Мин каршы түгел.

— Бәрәкалла.

Залда көлешә башладылар, кемнәрдер кул чаба, хәлбуки урыны-урыны белән ризасызлык белдереп, сызгыручылар да табылды. Күрәсең, болары үзләре килделе- киттеле исем ияләре булды ахры. Яисә балаларына шундыйны ябыштырганнардыр? Нихәл итмәк кирәк, бездә бит ару гына саналган кешеләр туган теленнән ваз кичә, балалары арасында Тузик сымаграк исем йөрткәннәре дә юк түгел...

Янә барабан әйләндерелде. Инде башка бер бәхетле, күзенә ак-кара күренми, алга ыргылды... Сәхнәдән бәхетле елмаеп төшеп килүче гүзәлкәйне җилкәсе белән әздән генә бәреп очырмады.

...Алып баручы әйтүенчә, бу уен әле төн уртасына кадәр дәвам итәчәк, имеш...

Менә уртага ап-ап йөзле, сипкелле, сары чәчле, почык борынын сәхнә баскычына бәреп сыдыртырга өлгергән зат пәйда булды... Ул үзен аһәңнәр шаһы дип таныштырды, исәбе — опера, оперетта театрларын, музыкага бәйле барча уку йортларын, уртачасын, югарысын бер түбә астына кертеп, шуларга баш һәм түш булу, академик исеме алу икән.

— Бүгенге сәхнә йолдызларына үзләрен җырчы дип санау гына җитми, композиторлыкка дәгъва итәләр, «Эт сөяккә бара», «Мәче багана башына бер менә, бер төшә» кебек аталышларга лаек корамаларын миңа ташыйлар, кайсы төректән «сөртә», кайсы һиндтән чута, урыс частушкасын йолкыштыручылар байтак, — дип башлады ул чыгышын, ашыга-кабалана. — Шуларныңкәлҗемәләрен, оста ашчы ысулында, чит-ят тәмләткечләр дә өстәштереп, рухи азык сыйфатында сәхнәләргә, эфирга юлларлык хәлгә китерәм... Менә шундый татар моңыннан җәяүләп качкан хезмәт җимеше халык теленә «минусовка» дип кереп киткән... Шул «тискәре тамгалы» җирлеккә «йолдыз» җырлавын язу әле эшнеңяртысы гына, фонограмма кулланышка әзер товар булсын өчен, аныңтавышын төзәтергә, чистартырга, кытыршы җирләрен кыргычлап, җитмәгән төшләренә өстәштерергә кирәк...

«Аһәңнәр шаһы», сүзеннән бүленеп, үзен тыңлыйлар, аңлыйлар микән дип, беркавым залга сөзеп карап торды һәм «кибәнен очларга» кереште.

— Бик күпләр минем аркада әллә кем чутында хәзер. Аларны беләләр, мине — юк. Ә минем үзенчәлекле иҗатымныңөслүбен һәркем танырлык, теләсә кайсы җырныңочлам өлешенә, кайта-кайта, кат-кат кабатлану тегәм, башлам шулай ук кайтарып-кайтарып уйналу сәбәпле, фонограммага ияреп ирен селкетүче, шактый ара сәер елмаеп, тез сыгылдыргалап торуга мәхкүм. Кайсы берсе, аптыраганнан, әле уңга, әле сулга кулын сузып куя. Эфир, сәхнә аша татар галәменә мин тутырганнардан чыгып бакканда, Сәйдәш, Яруллин, Яхиннар иҗаты ташка үлчим, хәтта кушылышта, әллә бар, әллә юк. Хәзер аларга ихтыяҗ да калмады, потлары бер тиен.

— Бәлки калдырылмагандыр? — дип кычкыра кайсыдыр, зал түреннән.

— Ә нишләп бар эшләнмәләрегез дә такмакчыл соңсезнең? — дип кызыксынасы итә алып баручы. — Аларны, кукиш сыман, тик өч нотадан гына корыштыруыгызныңсере нәрсәдә?

— Соравына күрә тәкъдиме, имамына күрә тәкъбире, — дип кырт кисә җавап тотучы. — Сагыш-моң, авыр уйлар, кайгы-хәсрәт, язмыш катлаулылыгын җырга салу милләтебезне озак дәверләр йончытты лабаса, бәлки җитеп торыр? Татарга үз-үзеннән, үз рухыннан ял итәргә кирәк әзрәк... Ахмак — шат. Тиле — аннан да бәхетле, артына типсәләр, авыртмады дип куана... Табигатьтә аңюк, тик инстинктлар гына. Безгә яшәү хисен җуймау өчен гадиләшү лазем... Милләтне аңсызлык коткарачак.

— Җырчыларыгызныңфонограммаларны артык каты акыртуларына аңлатма бирмәссез микән?

— Колакка катырак алар... Урысча әйтсәк, слухлары ташка үлчим...

Менә табак битле, әкәмәт дәү, бәрәңге борынлы, йомшак тавышлы сүз алды. — Мин — танылган шагыйрь, — дип игълан итте ул — һәм, һәйкәл сыман катып,

берара тын калып торды. — Исем-титулларымны, алган бүләкләрем исемлеген җепкә тезсәң, Самосыр тавына хәтле сузыла. Чыгарган китапларымны атка төяп карадым, тарта алмый. Һәм минеке сыман өслүб беркемдә юк! Ач-ялангач суфилар ысулындагы робагыйларныңтуклыкта иҗат ителгәннәре дисеңме, японнарныкы төсле өч-дүрт юллыкларны, самурайларныңбусидоларын бар дип тә белми тәпәләгәннәре дисеңме, кыскасы, кайсын телисең, катыгын аша...

— Шуннан?

— Инде хаким партиягә кереп, депутат булып сайланып, парламентта гимнастика белән шөгыльләнәсем килә.

 ...Вакыт уза, сәхнә кыза. Ниндидер чалмалы, намаз вакытларын аерым бер төбәктә үзгәртеп, дини тормышны җанландырырга җыенуын сөйли башлагач, күк күкрәп, берара сәхнәдә ут сүнеп алды. Үзен сынчы дип таныштыручы, Тукайны, чорына карап, әле декабрист, әле большевик, әле хак мөселман итеп тасвирлауларга тукталып, аны шагыйрь буларак, пар атта җилдергән халәтен гәүдәләндерергә вакыт дип белдерде. Сәйдәш тә, сынчы фикеренчә, тәмәке төпчеге өелгән урнага сөялеп түгел, ә оркестр белән идарә иткән таякчыгына былбыл кунган гәүдәләнештә халык күңелендә яши...

Ниһаять, шарлардагы саннар мин утырган ноктада кисеште. Чыктым яктыртылган мәйданчыкка, карап торам өстән аска. Гоголь әйтмешли, йөзләр күрәсе килә, ә анда танаулар, танаулар... Әллә нәрсәсенә тез буыннарым калтырый башлады. Алып баручы сөйләргә тиешлегемне искәртеп ишарәләр ясый. Кемдер әйткән иде, сәхнәгә чыккач дулкынлансаң, үзеңне — көтүче, залдагыларны сарык көтүе санап хис ит, дип. Итәрсең, бар. Сарыклар бердәм күзгә бакмый бит ул. Янә бер танышым, кемнәрдер алдында каушасаң, ике кулыңны чалбар кесәңә тык та бармакларыңнан кукиш укмаштыр дигән иде... Тукта, монысы бераз булыша шикелле... Йөткереп куям һәм ни булса, шул булыр дип, автоочыш халәтендә нәрсәләрдер такылдарга керешәм...

Имеш, үзем хыялланган биек урынга менгереп утыртсалар, әүвәле түрәлек кәнәфиләрен тик конкурс аша яулауны җайга салам. Милли ясле, балалар бакчалары, мәктәпләр, милли университетлар ачыла, Сөембикә-ханбикәгә һәйкәл салына, һәм башка шуныңишеләр уңай якка хәл ителә...

Залда утыручылар әйткән бер җөмләм саен пырх-пырх көлеп куялар, күрәсең, сөйләгәннәремне тапкырлау таблицасына иш саныйлар... Исәп бирешмәскә, тешләрне кыса төшеп, үҗәтләнеп дәвам итәм:

— Төрле исем, бүләк, титул алучыларны, аларга шуны бирүчеләрне абруйлы жюри хозурына бастырам. Ничек алганнар, ник биргәннәр, эчтәлектән хәбәрләре бармы?

...Мишәр әйтмешли, «сүмәделәр бугай мине биредә». ...Төшеп киттем сәхнәләреннән... Кая ди кул чабу, урыныма барып җиткәнче сызгырдылар, аяк дөбердәттеләр... Бәлки хуплауларын шулай аңлатканнардыр, шайтан белсен...

Менә тамаша мәйданына аркасы бераз гына бөкрерәк, чәче алдан коелып, тар маңгае киңкүренүче, калын йөнтәс кашлы, озын йонлач куллы, урта яшьләрдәге кемсә күтәрелде. Ул сәхнә уртасына чыгып, артка почмак ясап авыша төшеп, авырлыгы үзәген тәгаенләде һәм, түш кесәсеннән тарак чыгарып, барлы-юклы чәчен, аннары куе кашларын тарап куйды...

— Йә әфәндем, сезнеңнәүбәт, сайрап җибәрегез! — диде алып баручы, авызын киңачып иснәштереп. Кемнәрне, ничек итеп, нишләтергә җыенасыз?

...Монысы минем бакчага таш иде бугай, тарафыма бармак төртеп күрсәтеп хихылдаучылар табылды.

— Әссәламегаләйкем, мөхтәрәм ватандашлар! — дип сәламләде яңа номинант чыңлап торган көмеш тавыш белән.

Тамашачыларны гүя алмаштырып куйдылар. Гүя катгый әмергә буйсынып, залдагылар урыннардан кубып, алкышлый башламасынмы?!. Агайныңтугызынчы рәттәге тугызынчы урыннан булуы шулай тәэсир итте, ахры... Ул, кулын сузып, туктарга ишарәли. Буйсыналар, шайтан алгыры!.. Мин дә буйсынам, инәңнеңкойрыгы!..

— Яшәсен икейөзлелек! Без бер күзәнәкле амёбалар түгел. Җитәкче өчен икейөзлелек ул — минимум! Кул астындагылар өчен тешләгәнен өзә торган бульдог булу кулай, ә өстәгеләр катында пудель булып сырпалану хәерле, — дип тезеп китте әлеге иптәш. — Яшәү моделен эт үрнәгенә каулау — менә нәрсә бу буталчык дөньяны тәртипкә кертәчәк. Иңәүвәле нишләргә дисезме? Иңәүвәле каравылчылар штатын арттырырга! Каравылчы, — гафу итегез, ул — эт вазифасы. Бездә алар һәр капка, һәр ишек төбендә, күбәүләп, өерелеп торырга тиеш. Җәмгыятьнеңһәр күзәнәгенә эт рухы сеңсен! Эт ул, бик беләсегез килсә, тугрылык символы да. Шәп урынны эләктерү бер хәл, аны саклап калу өчен көн дә көрәшәсе. Тез астыңа бәрмәсеннәр дисәң, тугрылык уралышында калу хәерле. Кем әйтмешли, угры булсын, вәләкин, тугры булсын. Хакимият һәм интеллигенция. Аныңда иҗади дигән төре шаукымлы. Халыкка безнеке түгел, алар сүзе кадерлерәк. Нишләргәме? Очсызларга аларны... Әйтик, җитештерү даирәсендә дәрәҗәле, һәрнәрсәне гади хәл итү юлын табарга сәләтле белгечләр була. Ә бит, беләсез, гади кеше тормышын артык гадиләштерсәң, бугазыңа үрелә башлавы ерак йөрми. Мәсьәләне катлауландыра, бутап бетерә торган эшем ияләре дә кирәк. Гавамны тулаем буйсынып кушканны гына үтәүчеләргә әйләндерү өчен, әйтик, укытучыларны һәр дәресен ничек укытуы, табибларны, һәр авыруны ничек дәвалавы, полиция хезмәткәрен кайсы җинаятьне адым-адым ничек эзәрләкләве турында көн дә бер калын дәфтәрлек хисап тоттырып аптырату аша хәл итеп була... Әдәбият-сәнгать өлкәсендә казганучыларны җимле тагаракка күнектерерү кулай...

Агай туктап тын ала, түш кесәсеннән почмагы күренеп торган аклы, яшелле, кызыллы кулъяулыгын алып, тирләгән маңгаен корыта. Ә без, шушы ара, буш ара, дип тагын кул чабабыз. Ул таныш ишарәсе белән безне янә туктата һәм өзелгән сүзен ялгап дәвам итә.

— Мине беренче җаваплы вазифага әти урнаштырды. Хуҗам, әти дусты да булгач, киләчәктә көндәшлек ихтималын кисәтеп, канатларымны кыркуны кайгыртмады... Үзем дә, әти сүзен сүз итеп, һәр әйткәнен абына-сөртенә үтәргә, һәр җил чыгаруына «ярхәмикалла» дияргә ашыктым. Бермәл сизәм, агаем шәхсән үзенә «мичкә» тәгәрәтсәләр дә, әллә ни чәбәләнми, әмма миңа берәрсе акаеп караса, бетте, җене чыга, ярсый, андыйны «ашап ташлавы» да ерак йөрми. Күрәсең, мин фәкыйрь койрык ролендә аныңбелән табигый ялганышка кергәнмен һәм миңа карата һәртөрле эләктерүләр, чеметүләр аныңүзәк нерв системасына бәрә башлаган. Озын сүзнеңкыскасы, теләгәнемә ирешсәм, үзем җитәкчелек иткән даирәдә әнә шул тәҗрибәм аша «койрык проекты»н һәр җәһәттә, тармакта хутка җибәрәчәкмен. Һәр шәхес койрык йөртүче һәм бер үк вакытта үзен койрык дип тә хис итсә, бу һәркайда тотрыклылык тәэмин итәчәк.

— Гелән арт сан күрү һәм иснәү ялыктырмас дисеңме? — дип кызыксынды алып баручы.

— Урыс шагыйре Андрей Вознесенский нәрсә ди? Бер координатлар системасында эт койрык болгый, икенчесендә — койрык этне, ди. Мин инде «эт»ләрне байтак селкештердем! Үземне дә йолкыштырганнары булды, шөкер...

Без түзмәдек, янә урыннардан кубып, көлешә-көлешә гөрләтеп, инде туктый алмый кул чаба башладык. Көтелмәгән тирбәлешләр давылыннан, кайчандыр ак булган, инде саргая төшкән түшәмебез әкрен генә диварлардан кубып күтәрелде һәм калае күгәреп ашала төшкән чатырлы түбәне дә эләктереп кузгалып китте...

Өйгә кайчан, ничек кайтып җиткәнне һич хәтерләмим. Алай да икенче көнне ике ай узганын көтми исәп-хисапны ясарга дип эш урыныма килсәм, сюрприз көтә, идарәбездә каравылчылар штатын арттырганнар икән, төркем башлыгы урынбасары урынын тәкъдим итәләр, эш хакым элеккесеннән бермә- бер югары булачак. Үрря...