Логотип Казан Утлары
Публицистика

РЕЙХСТАГКА ҖИҢҮ БАЙРАГЫН БЕРЕНЧЕ БУЛЫП КЕМ КАДАГАН?

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган... Без бу сүзләрне, аларныц тирән мәгънәсенә төшенеп тормыйча гына, шактый еш кабатлыйбыз. Кызганыч ки, чынлыкта да Бөек Ватан сугышының күп кенә каһарманнары, бөтенләй үк онытылып бетмәсә дә, хәзерге көнгә кадәр күләгәдә кала бирә. Шундый геройларның берсе — татар сугышчысы Газетдин Заһитов.
XX гасырның 70нче елларына кадәрге барлык дәреслекләр, белешмәләр, энциклопедияләрдә «1945 елның 30 апрелендә фашист Рейхстагы хәрабәләре өстенә пулялар белән тишкәләнеп беткән, дары исе сеңгән Җиңү байрагын сержант М.А. Егоров һәм кече сержант М.В. Кантария кадады» дип язылган.
Рейхстагның үзәк гөмбәзе өстендә горур рәвештә жилфердәгән бу байракның «Правда» газетасында басылган, соңрак бөтендөнья мәгълүмат чараларын «әйләнеп чыккан» фоторәсеменә шик белдерергә кем жөрьәт итсен соң? Бу тарихи фотосурәтнең авторы, «Правда» газетасы фотохәбәрчесе В.Темин үзенең 2 майда немецлардан тулысынча азат ителгән Рейхстагка үтеп керүе, бинаның «Җиңү Алиһәсе» скульптурасында Җиңү Байрагы эленеп торуын күрүе хакында сөйли. Фоторәсемдә ачыграк күренеп торсын өчен, үзен озатып йөрүче сугышчыларга байракны үзәк гөмбәз өстенә күчертә ул. Шактый зур бинаның төрле урыннарында моннан тыш та берничә байрак һәм әләм жилферди. Бу аңлашыла да: Рейхстагка төрле яклап күпсанлы штурмлау төркемнәре һөжүм итә, аларның һәркайсының үз байрагы була.
Хәзер, бу вакыйгаларда катнашучыларның хатирәләре, сугыш архивлары документлары һәм боерыклары басылып чыккач, ышанычлы рәвештә шуны расларга була: әйе, Егоров һәм Кантария чынлап та Рейхстаг түбәсенә байрак кадаганнар, ләкин алар — беренчеләр түгел. Рейхстагны штурмлауда катнашкан капитан С.Неустроев болай дип язып калдырган: «Мин, Берест белән түбәгә менәргә Егоров һәм Кантариягә кушып, ялгыш эшләдем. Чөнки алар атакага күтәрелмәде, Рейхстагны алмады, ә бөтен батальон белән яуланган данга үзләре генә коенды».
Моннан тыш, Егоров һәм Кантария 1975 елда дөнья күргән хатирәләрендә Рейхстагны штурмлауда беренче рәтләрдә булмаулары, өстендә байрак жилфердәгән бинага ул азат ителгәч кенә керүләре хакында язып чыктылар.
«Алар булмагач, кем соң?» — дигән урынлы сорау туа.
150нче укчы дивизия командиры В.Шатиловның 30 майда Рейхстагны басып алулары һәм 14.25 сәгатькә аның көньяк өлешенә кызыл байрак кадаулары хакындагы донесениесе аңлашылмаучылык китереп чыгара. Соңыннан бу хәбәрнең вакытыннан алда жибәрелүе мәгълүм була. Дөрестән дә, дивизия гаскәрләренең бер өлеше Рейхстагка бәреп керә, кемдер хәтта тәрәзәдән әләм жилфердәтә. Ләкин немецлар аларны тиз арада бинадан кысрыклап чыгаралар.
Шуңа да карамастан, донесение инде югарыда утыручыларга барып житкән була. Әлеге хәбәр нигезендә Беренче Белорусия фронты командующие Г.Жуков фронт буенча фәрман чыгара һәм аны И.Сталинга житкерә. Бу хәбәр Совинформбюроның сводкалары арасына да эләгә. 30 апрель кичендә күптән көтелгән әлеге хәбәр радио дулкыннары аша бөтен дөньяга тарала. Рейхстаг тирәсендә исә каты бәрелешләр дәвам итә, аның түбәсендә бернинди байрак та булмый әле. 30 апрель төнендә Рейхстагка берничә штурмлау төркеме бәреп керә. Сугышчыларның бер өлеше
103
түбәгә үрмәли, бары тик төнлә генә Рейхстаг өстендә кызыл әләмнәр һәм байраклар җилферди башлый...
Кем беренче булган соң?
136нчы артиллерия бригадасының хәрби хәрәкәтләр журналына күз салыйк. Анда 1945 елның 1 маенда: «1945 елның 1 маена каршы төндә разведчиклар бригадасының өлкән сержант Г.Заһитов җитәкләгән төркеме иң беренчеләрдән булып Берлин өстенә кызыл байрак кадады», — дип язылган.
1945 елның 1 маенда ук инде Г.Заһитовны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр. «Шәхси сугышчан батырлыклар яки казанышлар хакында кыскача аңлатмалар» графасында түбәндәгеләр бәян ителгән:
«Безнең гаскәрләр Берлин үзәгенә якынлашып килгән чакта, иптәш Заһитов Рейхстагны штурмлауда катнашырга һәм аңа беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын кадарга шәхси теләген белдерде. 1945 елның 26 апрелендә Заһитов, сержант Минин, өлкән сержантлар Бобров һәм әсирлеккә төшерделәр.30 апрельдә Заһитов иптәшләре белән бергә Рейхстагтан йөз метрлар читтәрәк үтүче моңарчы билгесез каналга разведка ясады һәм әлеге канал аша үтүче кичү барлыгын белеп, кичекмәстән шул хакта рациядән 79нчы корпус командирына хәбәр җиткерде.
30 апрельдә штурм вакытында Заһитов Рейхстагка беренче булып бәреп керде, әмма шул чакта аның күкрәген пуля үтәли тишеп үтте (яраланганда партбилеты да тишелгән иде). Яраланган өлкән сержант Заһитов, сержант Минин белән бергә Рейхстаг башнясына күтәрелеп, беренче Җиңү Байрагын кададылар.
Рейхстагны штурмлауда күрсәткән тәвәккәллеге, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен иптәш Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек.
136 АПАРКВның РАД командиры майор Максимов. 1945 елның 1 мае».
«Байракны ниндидер шәрә хатынның таҗына беркеттек»
Биредә бер аңлатма таләп ителә. Заһитовның күкрәген тишкән пуля йөрәктән нибары бер сантиметрга читтәрәк уза. Ләкин батыр Рейхстагка беренче булып бәреп кергәндә түгел, ә Җиңү Байрагын Рейхстаг түбәсенә беркеткәннән соң җәрәхәтләнә. Төн уртасында Заһитов кабаттан түбәгә менеп, байракның урынындамы-түгелме икәнлеген тикшерә. Шул чакта аны төн караңгылыгында «адашкан» пуля эзләп таба да инде. Бу хакта тулырак итеп әлеге төркемдәге Михаил Петрович Минин сөйли.
Лисименко белән бергә, сугышчан бурычны үтәргә кереште. Ьөжүм итүче пехота алдыннан үтеп, Заһитов Рейхстагка бару юлын ачыклады һәм шуның белән безнең сугышчыларның хәрәкәтенә булышлык итте.
28 апрельдә разведчиклар немецларның тылына үтеп, кыю һәм тәвәккәл эш иттеләр: сакчыны атып үтереп, подвалга бәреп керделәр, андагы 25 немец солдатын
Байрак элгән дүртлек: Г.Занитов (сулдан икенче), М.Минин (сулдан беренче), А.Бобров ҺӘМ А.Лисименко.
ЯГЪСУФ ШӘФЫЙКОВ
104
«Рейхстагны алуыгыз хакында сөйләгез әле», — дигән сорауга Михаил Петрович болай дип җавап бирә (аның сөйләгәннәрен берникадәр кыскартулар белән тәкъдим итәм):
«30 апрельдә җирле вакыт белән 21 сәгать 30 минутта артиллерия әзерлеге башланды. Аның тәмамлануына биш минут кала А. Бобров, Г. Заһитов, А. Лисименко һәм мин почмактагы тәрәзә уемыннан сикердек һәм каналга таба йөгердек.
Артиллерия һәм миномёт утлары Тиргартен (Рейхстагны әйләндереп алган парк.) эченә юнәлгәч, 22 сәгать 00 минутта, штурм башлануны белдереп, һавага күп санлы яшел төстәге ракеталар атылды. Бу вакытта без дүртебез дә каналның икенче ярында идек инде. Юан торба буйлап бер-бер артлы тезелеп элдерттек кенә. Төп көчләр килүен көтеп тормастан, без шундук урам яктагы ишеккә таба ташландык. Заһитов бу маршрутны инде көндез үк өченче каттан бинокль аша җентекләп күзәткән иде. Без уктай атылдык. Уңнан да, сулдан да дошманның «исән калган» ут нокталары телгә килде.
Безне әрдәнәләнгән төзелеш материаллары, кирпеч, балчык өемнәре бик яхшы саклаганга, дошман уты әлләни куркыныч түгел иде.
Рейхстагка якынлашкач, барган шәпкә алдагы ишеккә юнәлтеп автоматлардан ут ачтык һәм, бер мизгелгә дә тукталып тормастан, киң гранит баскычлар буйлап өскә күтәрелә башладык.
Ике якка ачылмалы бердәнбер галәмәт зур ишек бикле булып чыкты. Иңбашлар белән этсәк тә, аяклар белән типсәк тә, прикладлар белән бәрсәк тә, ишек бирешмәде. Керү урынында кечкенә генә тоткарлык килеп чыккан арада без Бобров белән полковник Писарев тапшырган Кызыл байракны диварга беркетеп куярга өлгердек. Бу 30 апрельдә 22 сәгать 10 минутта булды.
Берничә минут узгач, төп ишек янында бүтән частьлардан һәм подразделениеләрдән дә байрак йөртүчеләр килеп, байраклар һәм әләмнәр беркетә башладылар.
Ишекне тиз арада ватмасак, кинәт бәреп керү мөмкинлеген кулдан ычкындыруыбыз ихтимал иде. Гази баскычтан ерак түгел аунап яткан бүрәнәне күреп алды. Алар Лисименко белән икәүләп аска төштеләр һәм бүрәнәне күтәреп килделәр. Берничә мәртәбә бүрәнә белән бәргәннән соң, ишек ачылып китте. Бина эченә тоташ ташкын булып совет сугышчылары ябырылды. Гази Заһитов иң алда иде. Ишек ачылып киткәндә, ул бүрәнә белән бергә вестибюльгә «очып» керде...
Дошманның югалып калуыннан һәм һөҗүмнең беренче минутларында ирешкән уңыштан файдаланып, командирыбыз капитан В.Маков тагын да өскәрәк менәргә карар кылды.
Заһитов, Бобров, Лисименко һәм мин дүртәүләп баскыч буйлап югарыга ыргылдык. Иң алдан Гази чаба иде. Баскычка алып чыгучы барлык коридорларга гранаталар ташладык һәм автоматлардан ут сиптердек.
Чарлакны гитлерчылардан «чистартканнан» соң, Заһитов, фонаре белән яктыртып, очлары югарыга тоташкан, пластинкалы галәмәт дәү чылбырлы йөк чыгырына юлыкты. Аның буыннары кеше аягы сыярлык зурлыкта иде.
Чылбыр буенча бер-бер артлы өскә үрмәләдек. Ьәрвакыттагыча, иң алдан Гази, аның артыннан байрак тотып мин үрмәлим. Дүрт метрлап менгәч, «тыңлау» тәрәзәсе аша түбәгә чыктык. Шунда, төшеп ярылган снаряд яктылыгында Лисименко безнең ориентирыбызны — «Җиңү Алиһәсе»н ( без ул чакта скульптура төркеменә шундый исем биргән идек) күреп алды.
Артиллериянең ут яудыруына карамастан, байракны нәкъ менә скульптураның өстенә беркетергә карар кылдык. Мин әләм тукымасына 1945 елның 30 апрелендә 22 сәгать 30 минуттан алып 22 сәгать 40 минутка кадәр вакыт эчендә Рейхстаг түбәсенә беренче Җиңү Кызыл Байрагын кадаучыларның (үземнең, Бобровның, Заһитовның, Лисименконың) исемнәрен язып куйдым. Байракны бәйләп кую өчен
Г.Занитов.
РЕЙХСТАГКА ҖИҢҮ БАЙРАГЫН БЕРЕНЧЕ БУЛЫП КЕМ КАДАГАН?
105
Заһитовка үзенең кулъяулыгын тасмалап ерткаларга туры килде».
Әлеге сугышчан вакыйгада турыдан - туры катнашучының сөйләгәннәре чынбарлыкта да эшнең шулай булганлыгына шик тудырмый. Мининның бәян итүендә кызыклы бер деталь бар. Яугирләр сугышчан бурычның үтәлүе хакында капитан В. Маковка, ә ул рациядән шунда ук корпус командиры генерал-майор С.Н.Переверткинга хәбәр итә. Чиксез дулкынланудан капитан телефон трубкасына, сүзләрне сайлап тормыйча: «Иптәш генерал, минем егетләрем беренчеләрдән булып Җиңү Байрагын Рейхстаг өстендәге шәрә хатынның таҗына беркеттеләр!» — дип кычкыра.
Нәкъ шул мизгелдә Газетдин Заһитов яңадан түбәгә менә һәм каты яралана. Пуля аның күкрәгендәге партия билетын һәм «Батырлык өчен» медале колодкасын тишеп чыга. Әмма Заһитов сугыш кырын ташлап китми, ахырга кадәр иптәшләре янында кала.
Ни сәбәпле аларга Герой исеме бирелмәгән?
Михаил Петровичның сөйләвенчә, берничә сәгатьтән (бу вакытта инде Рейхстаг алынган дияргә була, бары тик подвалда гына каршылык күрсәтүче дошман төркемнәре кала) алар саклаган баскычтан кыска күн куртка кигән лейтенант А.П.Берест, аның артыннан байрак йөртүчеләр М.Егоров һәм М.Кантария, аларның эзенә басып ике автоматчы күтәрелә. «Аларның алга таба ни эшләве миңа билгесез, әмма шуны гына ышанып әйтә алам: 1945 елның 1 маенда Мәскәү вакыты белән иртәнге бишкә чаклы (ә җирле вакыт белән төнге өчкә кадәр) М.Егоров һәм М. Кантария түбәнең скульптур төркем торган җиренә менмәделәр һәм без саклаган баскычтан да үтмәделәр», — Минин сүзләре бу.
1945 елның 1 маенда 130нчы артиллерия бригадасы командованиесе штурмда катнашучыларның бишесен дә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү хакындагы документларны әзерли. Г. Заһитов исеменә төзелгән документтан югарыда өземтә китерелде инде. Шуннан соң 2, 3 һәм 6 майда 79нчы корпус командиры, Өченче удар армиянең артиллерия командующие һәм алга таба югарырак дәрәҗәле башлыклары бу документны язма рәвештә раслыйлар.
Ләкин Г. Заһитов та, аның сугышчан иптәшләре дә Герой исемен ала алмады, аларның батырлыгы нибары Кызыл Байрак ордены белән генә билгеләп үтелде. Шулай булуга карамастан, аларны бүләкләү өчен әзерләгән документлар Оборона министрлыгының архивында сакланып калган (136нчы фонд, 212465нче тасвирлама).
Күрәсең, югары командование Рейхстагны штурмлаганчы ук, аңа Җиңү Байрагын кадарга тиешле рус һәм грузин милләтеннән булган байрак йөртүчеләрне алдан ук билгеләп куйган. Моны шунсы да раслый: аларның кулында башка сугышчылардагы кебек зур кызыл киндер тукыма гына түгел, ә бәлки озын саплы, чехоллы чын байрак була. Өстәвенә, аларны резервта тотканнар һәм Рейхстагны алгач кына чыгарып җибәргәннәр. Алардан элек штурмлаучы төркемнәр тарафыннан эленгән кызыл байракларга беркем дә игътибар итмәгән. Бу инде сугышның җиңү ноктасы була, ул ноктаны махсус сайланган, җиде кат иләктән үткәрелгән һәм барлык таләпләргә туры килгән кешеләр генә куя алган. Әнә шул рәвешле идеологик фикерләүләр тормыш чынбарлыгыннан өстенрәк булып чыга.
Халык арасында аларны Иосиф Виссарионович үзе сайлаган дигән сүз дә йөри. Ә чынлыкта бу фикер маршал Г.Жуковның яки аның тирәсендәгеләрнең башына килергә дә мөмкин. Шул дәвер күзлегеннән караганда, аңларга да була: Рейхстаг өстендә кадалган байрак шартлы рәвештә Бөек Җиңүнең асылын гәүдәләндерә бит. Фашистлар белән көрәштә һәлак булган күп миллионлы совет хал-кының канына манчылган. Әмма биредә Югары башкомандующий- га яраклашырга тырышу теләген дә истән чыгарырга ярамый.
Идеологик һәм сәяси мотивлар арткы планга күчә барган саен, на-мусына тап төшермәгән тарихчылар, журналистлар, язучылар һ.б. һөнәр ияләре тарихи дөреслекне торгызырга кирәклеге хакында үз фикерләрен торган саен күбрәк белдерәләр.
Капитан В.Маков команда-лыгында Г.Заһитов, М.Минин, А.Бобров һәм А.Лисименкодан торган төркемнең батырлыгын бүгенге көндә барлык намуслы хәрби тарихчылар раслады инде. Бу хакта «1939-1945 еллардагы Икенче бөтендөнья сугышы тарихы»нан, (X том, Воениздат, 1979 ел), «Икенче бөтендөнья сугышында Совет Кораллы көчләре»ннән бай мәгълүмат табарга мөмкин.
Биредә «Хәрби энциклопедия»дән (III том, 1995 елгы басма, 292нче бит) өземтә китерү урынлы булыр:
«Беренче булып 1945 елның 30 апрелендә Мәскәү вакыты белән 22 сәгать 30 минутта 79нчы укчы корпусның капитан В.Н. Маков җитәкләгән штурмлау төркеме составындагы 136нчы армиянең туплы артиллерия бригадасы артиллерист- разведчиклары — өлкән сержантлар Г.К.Заһитов, А.П.Бобров, А.Ф.Лисименко һәм сержант М.П.Минин Рейхстаг түбәсендәге «Җиңү Алиһәсе» скульптур төркеменә Байрак кададылар... 2-3 сәгать үткәч, Рейхстаг түбәсендәге атлы рыцарь кайзер Вильгельм сынына да 150нче укчы дивизиянең 756нчы укчы полк команди- ры Ф. М. Зинченко бое - рыгы белән, лейтенант А.П.Берест һәм өлкән сержант И.Я.Сьянов ротасы автоматчылары озатуында, разведчиклар — сержант М.А. Егоров һәм кече сержант М.В.Кантария 5нче Кызыл Байракны кададылар, 2 майда бу әләм Җиңү Байрагы сыйфатында Рейхстаг гөмбәзенә күчерелде». Шушы мәгълүмат - ларга таянып, Татарс - тан һәм Башкортстан җәмәгатьчелеге (Г.Заһитов тумышы белән Башкортстанның Мишкә районыннан) 1994 елда Г.Заһитовка һәм аның иптәшләренә (үлгәннән соң) Россия Герое исеме бирү хакында үтенеч юллады. Әлеге үтенеч РФ Оборона Министрлыгының Хәрби тарих институтында каралды һәм бертавыштан кабул ителде. Моны рәсми документлар да раслый. Әмма Оборона министрлыгында тарихка төзәтмәләр кертергә теләмиләр һәм барысын да искечә калдыруны мәгъкуль күрә.
Инде менә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. РФ Президенты В.В.Путинның тәкъдиме белән, элек орден- медальгә тәкъдим ителеп тә, теге яки бу сәбәпләр аркасында аны вакытында алма- учыларның берсе дә бүген бүләксез калмаячак.
Нәкъ менә хәзер бу мәсьәләне күтәрү һәм тарихи дөреслекне торгызу өчен иң кулай вакыт дип уйлыйм. М.Егоров һәм кирәк. Каһарманның язмышы хакында
Татар сугышчысының язмышы турында берничә җөмлә өстисе калды. Газетдин (бүләкләү кәгазендә Гизий дип язылган) Казыйхан улы Заһитов 1921 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Яңакош авылында туган. Милләте буенча — татар. Туган авылында 4нче сыйныфны тәмамлагач, күрше авылда җидееллык мәктәптә укый. Ике ел Бөре медицина техникумында белем ала. 1940 елда армия сафларына алынуы сәбәпле, аны тәмамларга өлгерми. Балтыйк буенда хезмәт итә. Бөек Ватан сугышында аның башланган көненнән үк катнаша. Командование боерыкларын намус белән үтәгән өчен берничә мәртәбә дәүләт бүләкләренә лаек була.
Сугыш беткәч, 1945 елда туган авылына ялга кайта. 1946 елның июнендә демобилизацияләнеп, Яңакошка кайтып урнаша. Башта гади колхозчы була, соңрак аны авыл советы рәисе итеп сайлыйлар. Күрше авыл кызы Камилә белән гаилә корып җибәрә. Фрунзе исемендәге колхозда тракторчы һәм комбайнчы булып эшли. 1953 елның 23 августында Уфага запас частьлар алырга барганда, юл-транспорт фаҗигасенә юлыгып, якты дөнья белән хушлаша.
Аның бер улы, бер кызы әтисез кала. Бүгенге көндә Наҗиясенең җиде кызы һәм берничә оныгы, ә Мингалиенең ике улы бар.
Яңакош авылында атаклы якташларының истәлеген кадерләп саклыйлар, мәктәп музеенда аңа багышланган махсус стендлар бар. Г.Заһитовның каберенә куелган гранит обелискта:
«Биредә Заһитов Газетдин Казыйхан улы күмелгән, 1921-1953. Ул штурмлауда катнашып, Рейхстагка беренчеләрдән булып Кызыл Байрак беркетә. Каһарманга мәңгелек дан», — дип язылган.