Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХУШ, ХУҖА НАСРЕТДИН!

«Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгән һәм күп кенә көнчыгыш халыкларына уртак булган бу бөек халык әсәрендә, онытылмаслык Хуҗа Насретдин образы аша, халыкның үткенлеге, зирәк һәм тирән акылы, шаянлыгы һәм өметлелеге чагылган. ...Автор пьесада оста рәвештә бер билгеле, ачык идея үткәрә. Ул — халык акылының хан һәм түрәләр мәкереннән, алар урнаштырган тәртипләрдән өстен булуы, мораль яктан аларны җиңеп чыгуы».
Муса Җәлилнең әлеге юллары алынган рецензия «Кызыл Татарстан» газетасында 1940 елның 29 апрелендә, спектакльнең премьерасыннан соң ике көн вакыт узгач басылып чыга. Режиссёрлар Е.Амантов, Х.Уразиков, К.Тумашева, художник П.Сперанский, композитор Җ.Фәйзи составындагы сәхнәгә куючылар бригадасы хезмәтенең тамашачыларга тәкъдим ителү вакытына игътибар итик.
Сугыш алды еллары. Европада инде бәрелеш сөреме өркелә. Бездә илдә хөкем сөргән киеренке, шомлы атмосферада хакимлек иткән даирәләр әдәбиятта һәм сәнгать өлкәсендә тоталитар басымны бераз йомшартырга мәҗбүр булалар. Шуны гына көткәндәй, татарның күренекле театр эшлеклеләре халкыбызның бөек шәхесләрен, шанлы тарихын, рухи байлыгын, акылын, зирәклеген чагылдырган «Тукай» (Ә.Фәйзи, 1939), «Хуҗа Насретдин» (1940), «Идегәй» (Н.Исәнбәт, 1941) әсәрләрен бер-бер артлы сәхнәгә чыгаралар. Шушы контекстта «Хуҗа Насретдин» әсәренең Җәлил язганча аңлануы, шәрехләнүе табигый дә.
Инде менә ул еллардан соң 75 ел вакыт узган. Чор, ил, халык, илдәге вазгыять, дөньядагы хәлләр бөтенләй башка. Бүген инде мәйдан вакыйгалары, төсле революцияләр чоры, Украинадагы канлы бәрелешләр җанны тетрәтә. Хакимияттә утыручыларның үз амбицияләре өчен ил, дөнья халкын упкынга, һәлакәткә алып баруын, хәерчелеккә этәрүен, бөлгенлеккә төшерүен күреп торабыз. Сугыш филләре илләрне таптый, чәчкән игеннәрне изә, юкка чыгара, күнегелгән, җайга салынган тормышны җимерә. Менә шул шартларда «Хуҗа Насретдин» ничегрәк шәрехләнә, ничек яңгырый соң? Әйдәгез, шушы сорауга җавапны бергәләп эзләп карыйк.
Спектакльгә бер уйсыз, кайгы-хәсрәтсез ял итәргә дип килүчеләр ялгышырлар. «Хуҗа Насретдин» элеккеге кояшлы, элеккеге кебек чалт аяз күкле, якты тамаша түгел. Аның атмосферасы шактый гына болытлы, урыны-урыны белән кара дәһшәтле болытларга төренгән, менә-менә көчле давыл кубар, кузгалыр алдындагы дәһшәтле күк йөзен хәтерләтә. Шуңа күрә дә сәхнә бизәлешендә көнчыгышның җанны иркәли торган ачык, якты төсләре, бай бизәкләре юк, соры, тонык төсләр өстенлек алган (бу артистлар кигән киемнәргә дә карый). Сәхнә төзелешенең, гомумән, тормыш дөреслеге белән чагыштырыр чамасы юк. Өч якта Хуҗа Насретдин, Сәхилә карчык, Бики бай — өйләрен бик шарты билгеләгән ниндидер яссылыклар. Хуҗа өенең алгы ягы вертикаль буенча тигезлеген әледән-әле үзгәртеп тора. Ул ныклы фундаментка утыртылмаган. Стеналар да гадәти тигез яссылык түгел, ниндидер корылмалар, төзелеш-торак элементлары күпертелеп ясалган. Әйтерсең лә дөнья үзенең күнегелгән формаларын, масштабын югалткан, үзенең күчәреннән ычкынган, туздырылган. Бәлки моңа Тимерче бистәсен туздырган Җиһангир явы гаепледер. Ә бәлки бу җимерек дөнья бүгенге вазгыятькә, ил, көн, халык яшәргә мәҗбүр булган җәмгыятьтәге бүгенге халәткә ишарәдер.
Соры, тонык төсләр персонажларның костюмнарында да өстенлек итә, хәтта Сәлви, Гөлбану кебек төп персонажлар да ачык төсләрдән мәхрүм. Гәрчә алар кеше сокланырлык, байлар күзе кызарлык булырга тиеш, мантыйк буенча.
Гомумән, яшьлек, мәхәббәт темасы спектакльдә тоныкландырылган, кыскартылган, ассызыкланмаган. Зөбәрҗәт һәм Алчын линиясе бөтенләй алып ташланган. Алар спектакльдә юк. Ә Хаммат — А.Шәйдуллин һәм Сәлви — Л.Әхмәрова герой һәм героиня буларак икесе дә күзгә артык ташланмыйлар. Бу — режиссёр установкасы — аларның сәхнәдә беренче күренүләреннән үк тормышка ашырыла. Әйтик, Хаммат сугыш киемнәрен, кылычны күтәрә алмый интексә, Сәлви тамашачы алдына кача-поса, бөтенләй иелеп-бөгелеп, яны белән чыга. Гадәттә, мәхәббәт каһарманнарын тамашачыга беренче тәкъдим итү — һәр режиссёр алдында торган мөһим эш, җитди бурыч. Бу очракта режиссёр аларнын каһарманлык статусын махсус киметә, төшерә кебек. Шушы ук чишелеш Хуҗа хатыны Гөлбану — М.Шәйхетдиновага да кагыла. Ул үзеннән дә зур төенчек күтәргән хәлдә сәхнәдә күренә. Ни өчен? Хуҗанын өйдә берни эшләмәвен ассызыклау өченме? Яки башка максаттанмы? Ул кадәр
МӨХӘММӘТГАЛИ АРСЛАНОВ
96
төенне хатыннан ташытканчы, ишәк җилкәсенә бик җинел генә салып алып кайтырга да мөмкин булыр иде бит. Бәлки режиссёр Гөлбануга Хуҗа белән яшәүнен никадәр авыр икәнлеген анлатырга теләгәндер? Чынлап та анын үз дөньясы, үз шөгыле. Тормыш вак-төяге ана кагылмый. Дөнья көтүнен бөтен авырлыгы хатыны җилкәсендә. М.Шәйхетдинова-Гөлбанунын әнә шул авыр, кыл өстендә яшәгәндәй язмышын баштарак сабырлык белән, алга-таба ачу-ярсу төсмерләрен дә кушып күрсәтә. Ә йолдызлы сәгатендә, бер көнлек ханбикә булгач, ул инде үзен күкнен җиденче катында тоя, үз кыланмышларынын читтән караганда көлке күренүен дә анлар дәрәҗәдә түгел.
Фәнис Җиһаншин башкаруындагы Хуҗа Насретдин җүләр түгел, сәер дә түгел. Киресенчә, тирә-яктагыларга караганда, ул күпкә акыллы. Шуна күрә дә ул дошманнары белән турыдан-туры көрәшми. Бар нәрсәне кызыкка әйләндереп, уенга алып көлкегә калдыра. Кунак килдеме — рәхим ит — менә сина баба шулпасы. Йорт тирәсендә койма корылмаганмы — менә бит йозаклы капка бар. Бүгенге термин белән әйткәндә, тормышта анын үз позициясе, һәр нәрсәне үзенчә андавы, максаты бар. Чыгымчы хатынын да тезгендә нык тота ул. Кызын да Бики байга түгел, Җиһангирга да түгел, үзе яраткан шәкерте Хамматка бирә. Димәк, алдына куйган бурычларын үти, максатына ирешә.
Җиһангирнын тирә-якны корыткан сугыш филен тимерчеләр бистәсеннән алдыру өчен, халык сайлавын кабул итеп, хөкемдар сараена баруы да анын җүләрлек түгел. Башын юкка балта астына куя торган кеше түгел ул, үз акылына, зирәклегенә ышанганга бара һәм шулай ук үз дигәненә ирешә. Ул чын-чынлап халык лидеры, җитәкчесе. Анын монын өчен бөтен мөмкинлекләре, барлык сыйфатлары бар.
Хуҗа — Җиһаншиннын спектакльдәге ин төп дошманы —Болгар шәһәрен, Тимерчеләр бистәсен тар-мар иткән гаскәр башында торучы Җиһангир хан. Шуңа күрә дә Хуҗа һәм Җиһангир катнашкан «дипломатик сөйләшү» күренеше тамашанын ин җаваплы сәхнәләреннән. И.Хәйруллин Җиһангир хан образын чишүдә традицион юлдан китмәгән. Монарчы аны гөрләп торган каты тавышлы, карашы белән кешене аяктан ега торган усал, куркыныч яугир буларак сурәтлиләр иде. Җиһангир — Хәйруллин исә артык экзальтациягә бирелми, тыныч, бераз гына арыган, шуна да карамастан бер нәрсәне дә күз уныннан ычкындырмый торган хөкемдар булып гәүдәләнә. Бүген анын бар нәрсәне читкә куеп ял итәсе, көтелмәгән эшләр, җүләрлекләр эшлисе, кызыклы шәхесләр белән очрашасы, әнгәмә корасы килә. Үзе дә акыллы шәхес буларак Җиһангир — Хәйруллин үз алдында ана тин, акыл, зирәклек ягыннан аннан калышмаган, хәтта өстенрәк тә кеше торганны ул бик яхшы анлый. Ләкин ачу килүен дә, явызлыгын да, мәкерен дә эчкә яшерә белә һәм башлаган уенын ахырга кадәр җиткерә. Анын өчен уеннын ничек бетәсе мәгълүм. Актёр үз героенын характерын, һәр күнел тирбәлешен, хәйләкәрлеген, мәкерлелеген тамашачыга ышандырырлык итеп җиткерә.
Ф.Бикчәнтәевнен режиссура композициясендә үзәк урынны тоткан берничә персонаж бар. Алар — Бики бай — Р.Таҗетдинов, Тархан — АХафизов, Ахун — И.Мөхәммәтгалиев. Халыкны тотып торган, хакимият, дин, байлыкны гәүдәләндергән бу персонажлар һәрвакыт бергә, бер уй, бер теләк, бер максат белән яшиләр: ничек кенә булса да Хуҗа — Җиһаншиннан котылырга! Ләкин вакыйгалар күрсәткәнчә, бу аларнын кулыннан килә торган эш булып чыкмый. Өчлекнен үзәгендә — И.Мөхәммәтгалиев тудырган Ахун образы. Бу дин әһеле дә үз дигәненә ирешү өчен берни алдында да тукталып калмый. Алдау, янау, куркыту, басым ясау — болар Ахун — Мөхәммәтгалиев куллана торган алымнар.
Тархан — А.Хафизов халык арасында дәрәҗәле булып исәпләнсә дә, шактый түбән сыйфатларга ия кеше. Үз акылы белән нәрсә дә булса уйлап чыгарырга сәләте булмаса да, башкаларнын этлегенә бик теләп кушыла. Мондый кешенен Хуҗа тарафыннан, артык көч куймыйча, көлкегә калдырылуы тамаша барышында аклана да.
ХУШ, ХУҖА НАСРЕТДИН!
4* 97
Р.Таҗетдинов башкаруындагы Бики байны иң элек Хуҗаның кызы кызыксындыра. Автор тасвирлавынча, Сәлвигә өйләнү өчен ул бар нәрсәгә дә әзер. Әмма Хуҗа бирешми, үз дигәнен эшли. Ләкин, безнең уебызча, Р.Таҗетдинов — Бикигә спектакльдә активлык, үз дигәненә ирешү өчен ныклы омтылыш җитми кебек. Ул ничектер артык сүлпән, булса ярый, булмаса ярый дигән сыманрак хәрәкәт. Мәгълүм мәзәктәге тавык артыннан куган карт әтәч халәтенчә: куып тотсам үз эшемне башкарырмын, тота алмасам — җылынырмын.
Интернет сайтында чагылып киткән интервьюсында Ф.Бикчәнтәев, спектакль бу куелышта Хуҗа Насретдин турында түгел, дип белдерде. Әлбәттә, бераз эпатаж тудыру, кызыксындыру уяту өчен әйтелгән сүз булды бу. Хуҗа Насретдин дип аталган әсәрнең аның турында булмавы берничек тә мөмкин түгел кебек. Әмма тамашаны карагач, бу сүзләрнең өлешчә дөреслегенә ышанасың. Спектакль үзәгендә элеккечә үк Насретдин образы. Ул аның турында да. Әмма аның турында гына түгел. Спектакль халык язмышы, аның хакимият белән, лидерлар белән мөнәсәбәте, ахыр килеп, канга сеңгән коллык психологиясе, куркаклык, ихтыярсызлык турында да.
Н.Исәнбәт язган әсәрнең төп тексты, билгеле, бу фикерне тормышка ашыру өчен ныклы җирлек биреп бетерми. Шуңа күрә дә режиссёр спектакльне ике әсәр нигезендә эшли. Сирия драматургы Саадалла Ванусның сугыш филе турындагы притчасы тамашаның Насретдин линиясе белән бер үк хокуктагы икенче линиясен тәшкил итә. Шул мөстәкыйль линия спектакльгә бөтенләй яңа төсмер бирә, өр-яңа фикер өсти. Аңлашылганча, өстәмә линия сюжеты режиссёр өчен гаять мөһим. Хәтта ул аны Хуҗа темасыннан алгарак та этәрә сыман. Ни өчен дигәндә, искә төшерик, тамаша Насретдиннан түгел, ә менә нәкъ халык күренешеннән башланып китә. Ул ханның Тимерче бистәсенә куелган сугыш филен карап кайтып килә. Гаҗәпләнгән, бераз гына курыккан, шикләнгән дә төсле. Болай булса, бу кадәр ашаса, ул афәт бөтен бистәне корытачак, иген кырларын, ел уңышын изеп, таптап бетерәчәк.
Тамашачы белән икенче очрашуда халык арасында шик-шөбһә, канәгатьсезлек ноталары арта, бистәдән филне алдыру өчен, ханга вәкил җибәрү идеясе туа. Шунда ук лидер, җитәкче мәсьәләсе дә хәл ителә. Баштарак вакыйгаларны читтәнрәк күзәтеп торган Карт — И. Габдрахманов халыкка Җиһангир алдында үзләрен ничек тотарга, таләпләрен ничек итеп әйтергә кирәклеген өйрәтә башлый. Акрынлап канәгатьсезлек үсә, паника арта, ыгы-зыгы көчәя, ханга турыдан-туры мөрәҗәгать итү идеясе тагын да көчлерәк яңгырый. Һәм, ниһаять, финал сәхнәсе. Халык бер көнлек хан — Насретдин белән очраша...
Ассызыклап әйтик, бу соңгы күренеш режиссёр композициясендә иң төп, иң мөһим урынны тота. Хәтта бөтен спектакль фикер ягыннан шушы финал сәхнәсе өчен куелган дип тә әйтергә мөмкиндер.
Вакыйгалар үсешенең бу өлешенә җиткәч, янә спектакльнең сценографиясенә әйләнеп кайтырга кирәк. Чөнки ул тамашага яңа фикер бизәкләре өсти. Алдагы куелышларда Җиһангир ханның сарай күренеше традицион тормыш дөреслеге кануннары нигезендә хәл ителсә, бу юлы ул бик шартлы рәвештә чишелгән. Ачык төсләргә буялган орнаментлы диварлар, хәтфә келәмнәр, шәрык стилендәге мебель, өй җиһазлары, хәтта хан тәхете — болар берсе дә юк. Сәхнәнең диагонале буенча эреле-ваклы җил иссә дә селкенеп, очып китәргә торган куык-шарлар, өскә мәһабәт аркалар урынына шулай ук өреп кабартылган, энә очы тисә дә шартларга торган, әмма куркыныч кан төсенә буялган җанвар карачкысы эленгән. (Моны спектакльнең башыннан алып ахырынача телгә алынып, сөйләнеп килгән ханның сугыш филе, күчерелмә мәгънәдә халык куркуының символы дип аңларга кирәктер.) Ә сәхнә планшетына кем утырса, шуның формасын ала торган йомшак капчыксыман пифлар ыргытылган. Алар барлык мебельне, хан тәхетен алыштыралар. Бөтен бу обстановка шартлы рәвештә ханның авыр сугышлардан соң хәл ала торган җәйге чатыры дип кабул ителергә дә мөмкиндер. Фикер ягыннан килгәндә, сәхнә бизәлеше халыкны куркытуга, изүгә, талауга, алдауга корылган хакимиятнең тотрыксызлыгына, нигезсезлегенә, аның менә-менә шартлап юкка чыгу мөмкинлегенә ишарә. Хәер, бәлки башкача да аңлап буладыр — адәм баласының фикерләү мөмкинлекләре чиксез.

Хан белән «дипломатик сөйләшү» ләрдән соң бер көнгә хөкемдар хокукы алган Насретдин иң беренче эше итеп Тимерчеләр бистәсеннән сугыш филен алдырырга боера, ярлыларга кием-салым өләшергә, ачларны туйдырырга куша. Бары шуннан соң гына үтенеч белән килгәннәрне кабул итә башлый. Ф.Бикчәнтәев өчен халыкның хан сараена ничек керүе, анда үзен ничек тотуы соң дәрәҗәдә мөһим. Шуңа күрә ул бу күренешне режиссёрлар гадәттә тамашачыларны, залда утырганнарны вакыйгаларга тарту, алып керү өчен кулланыла торган алымнан башлап җибәрә. Залның сул як ишеге ачылып китә һәм халык әйтерсең лә хан сараена килеп керә. Зал үзәгендәге төп юл буйлап курка, каушый хан тәхетенә таба юнәлә. Әйтерсең лә алар белән тамашачылар да сәхнәгә күтәрелә. Аһ-ухлар, гаҗәпләнү, курку ымлыклары, сирәк- мирәк ычкынган репликалар, халыкның никадәр каушаганын, тәкатен, ихтыярын югалтуын ассызыклый. Ниһаять, керүчеләр аңнарын ярым җуйган халәттә, күзләренә ак-кара күренми торган бер аморф масса сыйфатында тәхет алдына килеп тезләнә, йөзтүбән каплана һәм сәҗдәгә китәләр. Томаланган аңга берни барып җитми, хәтта алларында үзләренең тимерчеләр бистәсе диванасы Хуҗа торганы да күзләренә күренми. Баштарак Карт — И. Габдрахманов алардан үзе өйрәткәннәрне кабатлатырга омтылыш ясап карый. Тик юкка, ихтыярын җуйган халыктан берни дә алып булмый. Аптыраган, бу хәлне күреп, аңлап торган Хуҗа үзе дә ярдәмгә килеп карый. Аларның ни әйтергә тиешлеген кабатлый һәм халыктан җавап булмагач, үзенең әле күптән түгел генә алар алдында сөйләгән «нотыгын» кабатлый:
— Җәмәгать! Мин сезгә бер сүз сөйләмәкче булам, нәрсә сөйләячәгемне беләсезме, юкмы?
Куркынган, калтыравык тавышлар:
— Юк, белмибез! Белмибез!
Хуҗа — Җиһаншин соравын янә кабатлый. Шул ук мескен тавышлар:
— Беләбез,беләбез!
Ниһаять, сорау Хуҗа тарафыннан өченче кат бирелә. Сирәк, өметсез тавышлар:
— Кайсыларыбыз белә, кайсыларыбыз белми, тәкъсир!
Һәм Хужаның катгый җавабы:
— Соң шулай булгач? Белгәннәрегез белмәгәннәрегезгә сөйләсен!
Спектакль тукымасында бу сөйләшү рефрен булып ике тапкыр кабатлана. Һәм аның мөһимлеген режиссёр үзенең сурәтләү чаралары ярдәмендә (бу очракта мизансцена, интонация) ассызыклый. Тимерчеләр бистәсендә яңгыраганда да, финалда да Ф.Бикчәнтәев Хуҗа Насретдин — Җиһаншинны сәхнәнең иң югары ноктасына — колгалардан берләштерелгән корылма түбәсенә үк күтәрә. Сүзләр дә шул ук. Әмма аларның яңгырашы, әйтелү интонациясе — җир белән күк арасы. Беренче очракта алар дәрт, шаяру, юмор белән, күтәренке рухта яңгырасалар, финалда өметсезлек, күңел кайту, төшенкелек өстенлек ала. «Белгәннәрегез белмәгәннәрегезгә сөйләсен!» Сүз асты мәгънәсе:
— Сезнең бу аңгы-миңге хәлгә җиткерелгән, ихтыярсыз коллар халәтегездә минем сезгә кирәгем юк! Берегез белән берегез миннән башка да аралаша аласыз!
Күрәмсең, коллык психологиясе белән котылгысыз агуланган халыкның да Хуҗа Насретдинга кирәге юк. Ул күтәрелгән биеклегеннән төшә, ишәген китерергә куша һәм бердәнбер таянырдай ышанычлы юлдашы белән халыкны ташлап китә. Хуш, Хуҗа Насретдин!
Менә шундый Хуҗа Насретдин! Менә шундый мәгънә! Ихтимал, әйтелгән кайбер фикерләр бәхәследер. Аны кабул итүчеләр дә, итмәүчеләр дә булыр... Ләкин шунысы кыйммәтле: тамаша залыннан беркем дә битараф чыкмый. Арада уйланып, гаҗиз калып чыгучылар күбрәк тә шикелле. Безнең карашка исә бу спектакле белән Ф.Бикчәнтәев иҗатының яңа төсмерләрен ачты, югарырак баскычына күтәрелде.