Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘХМӘТ ГАЛИ, ГӨЛЧӘЧӘК ГАЛИ...»

 1. Ул пәһлеван җитәкче иде
24 гыйнварда дөньядан Әхмәт Галиев китеп барды. Кем соң ул Әхмәт Мөхетдин улы Галиев? Күпләрнең хәтеренә ул Казандагы элекке завод директорларының берсе буларак кына кереп калды шикелле. Оныту томаны мәрхүмнәрне тиз сарып ала. Әхмәт абый исә онытылырга тиешле кеше түгел. Әллә кем булып түш киереп йөрүчеләр күп ул, ә менә тормышны бераз гына булса да әйбәт якка үзгәртә алган милләттәшләребезне ике кул бармаклары белән генә дә санап бетереп буладыр.
Әхмәт абыйны мин беренче тапкыр «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә, Компрессор заводындагы комсомол җыелышына баргач күрдем. Чын совет чоры әле бу. Комсомол өлкә комитеты секретаре заводның комсомол комитетына карата ялгыш фикер әйткәч, директор бу түрәне тулы зал алдында пыр туздырып атты. Соңыннан белдем: партия түрәләренә һәм тулаем партия линиясенә дә бик исе китмәгән аның. Мондый хөрлек инде Казан Авиация техникумында укыганда ук сеңә башлаган (соңыннан ул Авиация институтын да тәмамлый). Казанга Мәскәү вузларыннан сөрелгән укытучылар да эшләп алган икән анда. Үзенә Сталинның чынлыкта кем икәнлегенә кадәр аңлатып биргән (Сталин исән чакта!) керәшен татары Смолинны Әхмәт абый аерып атады. Миллият дәресләрен исә ул 5нче класстан Иске Чүрилегә йөреп укый башлагач, сабакташларыннан алган. Алар аны бик тә Алексейга әйләндерергә маташканнар. Гел шулай дип дәшә торган булганнар. Ләкин моңа бер тапкыр да җавап алмагач, яңа исемне йодрыклап кушмакчы булганнар. Уку беткәч, ике сыйныфташы аңа ияреп киткән. Ләкин бу юлы да барып чыкмаган. «Үзләренә күбрәк эләкте», — диде миңа Әхмәт абый. Болай дип тә өстәде:
— Заводта мин, баш инженер чакта да, директор булгач та, татар кешесе белән беркайчан да урысча сөйләшмәдем, бары татарча гына сөйләшә торган идем. Янымда торганнарның моны өнәмәвен сизгән хәлдә дә.
Әхмәт Галиев Суверенитет турында декларация кабул ителүне бик сөенеп каршы ала. Пассив күзәтүче генә булмый ул. 30 август көнне Ирек мәйданында аның йогынтысын тойган Компрессор заводы егетләре-кызлары да суверенитет даулый. Әхмәт Мөхетдин улының иң олы эше — Татарстандагы завод-фабрикаларны Татарстан юрисдикциясенә күчерүне башлап җибәрү. Ул чакта Татарстандагы предприятиеләрнең нибары ике проценты, район промкомбинаты, сөт заводы кебекләре генә Татарстанга караган.
— Ни уйлап алындыгыз сез бу эшкә? — 2006 елны үткәргән әңгәмәдә1 Әхмәт абыйдан шулай дип сорадым мин.
— Икътисадның ни икәнен аңлаганнан килеп чыкты бу, — диде ул. — Байлыгың, милкең юк икән, синең бер хокукың да юк. Декларация кабул ителгән елны безнең заводтан СССРга биш миллион сумга якын3 4 акча китә иде. Татарстанга күп булса шуның ун проценты гына калгандыр.
Союз белән, Рәсәй белән нык бәйләнгән завод бит бу. Шуңа завод коллективын беркайда үрнәге булмаган бу үтә тәвәккәл эшкә күндерүнең четереклелек кимәлен әйтеп бетерерлек кенә түгел. Бигрәк тә партком секретаре моңа теш-тырнагы белән каршы торган хәлдә. Әхмәт абыебызның абруе һәм зирәк акылы гына җиңүгә китерә монда. Шуннан соң ул Татарстан премьер-министры Мөхәммәт Сабиров янына килә һәм «Мөхәммәт Галләмович, безнең бөтен байлык СССРга һәм Россиягә күчеп бара, безнең үзебезгә берни дә калмый, мин менә шушындый нәрсә оештырмакчы булам, сез моңа каршы түгелме?» — ди. Сабиров исә: «Бик әйбәт булыр», — ди.
3 Кара: Р.Юныс. Татар гаме. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2013.
4 Иске акча белән бу.
«ӘХМӘТ ГАЛИ, ГӨЛЧӘЧӘК ГАЛИ...»
169
Мондый диалог мине шаккатырды. Мин бит Әхмәт абый бу эшкә дәүләт җитәкчеләребез тәкъдиме белән тотынган дип уйлап йөргән идем. Декларация кабул ителгәннән соң, бер елдан артык вакыт үтеп тә икътисад җәһәтеннән кыл да кыймылдатылмаган булып чыга түгелме соң инде, алайса?
Бу юлда икенче һәм өченче адымнарны да шул ук Әхмәт Галиев ясый: Казандагы «Вакууммаш» һәм Бөгелмәдәге Батырма насослар заводлары җитәкчеләрен дә күндерә ул. Шуннан соң гына бу эшкә хөкүмәтебез алына. Татарстан юрисдикциясенә күчү, шөкер, ике-өч ел буена әйбәт кенә барып, азакта Татарстан карамагындагы предприятиеләрнең өлеше 92 процентка җитә! Әгәр дә шунда Компрессор заводының директор кәнәфиендә бүтән бер кеше утырган булса?
Моңа охшаш тагын бер мисал бар. Референ-думыбызга бик тә, бик тә халыкара күзәтүчеләр кирәк булачак дигән уй төн йокыларын качырган Илдус Садыйков атлы милләттәшебез Америкага китеп бара. Үз акчасына — машина алырга дип җыйган акчага! Ьәм референдумга бик тә абруйлы күзәтүчеләр чакырып кайта. Әгәр дә шушы халыкара күзәтүчеләр булмаса, референдумны үткәртерләр иде микән? Үткән хәлдә дә, резонансы һәм юридик куәте күп өлеш кимрәк булачак иде бит. Нигә бу эш шәп кенә окладлар алып утырган дәүләт түрәләреннән берәрсенең тәкъдиме белән эшләнмәгән соң? Аларның барысы да диярлек татар язмышына да, Татарстан язмышына да битараф булганлыктандыр, бәлкем? Моңа шактыеның гыйлем һәм булдыклылык җәһәтеннән сайрак булуын да өстәргә кирәктер әле. Америкадан кайткач, Илдус абый кабаланып Шәймиев янына китә. Ике көннән приёмный аша үтә дә ала. Нәм, идея хуплангач, күзәтүчеләргә рәсми чакыру кирәклеген әйтә. Шәймиев: «Әйдә, хәзер чакыру да язып алып кил инде», — ди. Икенче көнне үк алып килә Илдус абый текстны. 25 февральдә, ягъни. Ул тинтерәтеп торуга карамастан, Шәймиев хуплаган текстны инглизчәгә тәрҗемә итеп җибәрү 9 мартка кадәр сузыла! «Менә бит, тәрҗемәче юк әле», — президент аппаратындагы берәүнең җавабы гел шул була! Үзем тәрҗемә иттертеп китерәм дигәнгә дә күнми ул. (Ярый әле Шәймиев текстны Илдус абыйның үзеннән яздырган! Янында кемнәр утырганлыгын чамалаган, күрәсең). Нәтиҗәдә күзәтүчеләрнең өчесе соңарыбрак — референдум алдыннан гына килеп җитә. Америка татарлары исә бөтенләй килми кала — бу күзәтүчеләргә визалар әзерләнеп өлгерми. Ярый әле Илдус абый алга карап эш иткән. Татарстан Югары Советының референдум үткәрү турында карар чыгаруын (21 февраль) көтеп ятмаган, Америкага 13 гыйнварда ук килеп төшкән.
Түрәләр-түрәчекләрнең «гамьлелеге һәм булдыклылыгына» тагын бер мисал китерик әле. Тегесеннән ике-өч ел элек булган хәл бу. Сугыш башлангач ябылган татар яшьләр журналын ачар өчен Комсомол Үзәк комитетына хат язу кирәк була. Бу эш комсомол Өлкә комитетының бүлек мөдиренә йөкләнә. Туктаусыз бимазалап торган килеш тә ярты ел буена яза ул аны һәм тәки язып бетерә алмый! Бу эш өчен җан аткан Мансур Вәлиев белән Ринат Закиров үзләре тотынып, ярты сәгать эчендә язып ташлыйлар моны.
Туксанынчы елларга бөтен яклап мач килгән бердәнбер дәүләт чиновнигы Рафаэль Хәкимов булды шикелле5. Менә аңарда гакыл-белем дә, милли гамь белән фидакарьлек тә җитәрлек иде инде. Нәкъ менә шуңа күрә Мәскәү басым ясап, аны эшеннән читләштереп тә тордылар хәтта. Менә шушы Хәкимов икътисад турындагы сүзен дә кистереп әйтте. «Без икътисадта үз сәясәтебезне кора алмадык, уртак икътисади кыр дип мавыктык. Тоталар да Мәскәүгә чабалар, ни табалардыр анда», — диде ул.
Хәзер без йөзләрчә дәүләт түрәсе шәп кабинетларда шулай тыныч-мәнсез генә оклад арты оклад алып утырганда, Компрессор заводы директорының иңенә өелгән гасаби йөкнең авырлыгын чамалап карыйк әле. Башта — сөенечле ягы. Элек табышның 35 проценты Союз 5 1991 елдан - Татарстан Президентының фән, мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек, 1996 елдан сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе.
РӘФИКЪ ЮНЫС
170
бюджетына күчерелсә, моның 25 проценты Татарстан бюджетына керә инде, 10 проценты исә заводның үзендә кала башлый. Икенче айда ук заводта эшләүчеләрнең эш хакы арта. Ләкин шундук заводны икътисади буу башлана. Җитештерелгән компрессорлар өчен акча элек дүрт көн эчендә килеп торган булса, акчаны инде Үзәк банк аша күчерә башлап, ул өчәр, дүртәр, бишәр ай йөри башлый. Димәк, эш хакын да, материаллар һәм электр өчен дә түләп булмый. Ник шартламыйсың шунда! Әхмәт абый нишли? Прокурор янына китә. Бу урында кайбер укучылар көлеп тә куяр әле. Тот капчыгыңны киңрәк итеп, янәсе, — хәзер, прокурор аңа Мәскәүдән акча тутыртыр! Юкка көлерләр, тутырта шул! Кем янына барганын белә Әхмәт Галиев — 1992 елда Татарстан прокуроры ук ителгән Казан прокуроры Сәйфихан Нәфиев бит бу! Татарстан референдумын үткәртмәскә дип Мәскәүдән килгән прокурорлар бригадасыннан Татарстан прокуроры урынбасары Марсель Мусин белән бергәләп аны фидакарьләрчә саклап кала алган чын ир-егет! Ул, запрослар җибәртеп, гаеплене таба һәм акча терәлгән җиреннән кузгалып китә торган була.
Татарстан карамагына күчеп ярты ел да үтми, хәрби заказларны да бер тәүлек эчендә туктаталар. Ягъни бөтен эшләп чыгару күләменең 38 процентын! Бер мең биш йөз жцтмеш кеше эшсез торып кала! Монда инде бөтен заводлар да, «Биреләм!» дип, ике кулын күтәрер иде. Ләкин башында Әхмәт Галиев торган завод түгел. Аның җитәкче буларак искиткеч булдыклылыгы совет чорында ук өч орден белән бәяләнә («Хезмәт Кызыл Байрагы», «Халыклар Дуслыгы» һәм «Почёт Билгесе»). Гыйлем, техник әзерлек ягы да бар бит әле. Әхмәт абыйны озату мәрасимендә (ул заводның ишегалдында үткәрелде) Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, күп еллар Вертолёт заводына җитәкчелек иткән Александр Лаврентьев Әхмәт Галиевнең фәннең иң яңа казанышларын, иң шәп техник һәм технологик алымнарны гамәлгә кертеп эшләгәнлеген әйтте. Кешене теге дөньяга озатканда әйтелә торган төче сүзләр генә түгел инде бу. Административ җитәкчелектән узмаган күп кенә башка директорлардан, бигрәк тә бу эшнең хикмәтен бөтенләй белмәгән килеш — танышлык-кардәшлек буенча гына куелганнардан аермалы буларак, бөтен нәрсәнең төбенә төшәргә яраткан Әхмәт абый үзләре ясый торган компрессор машиналарын да нечкәләп өйрәнә. Техник фәннәр кандидаты, аннары хәтта техник фәннәр докторы була! Бөтен Советлар Союзында ничә генә иде икән мондый завод директорлары? Моның нәтиҗәсе дә саллы. 120 градуска кадәр суыклык биргән суыткыч машина өчен 1981 елны Лейпцигта үткән халыкара күргәзмәдә завод алтын медаль белән бүләкләнә. Әхмәт абый үзе исә соңрак СССРның хөкүмәт премиясен ала.
Мәскәү, заводны аяктан егарга теләп, аннан хәрби заказларын алгач та югалып калмый Әхмәт Галиев. Яңа төр техниканы үтә тиз эшләү ысулларын таба алар. Һәм нибары ике-өч ай эчендә бөтен эшсезләр дә шуларны җитештерә башлый. Аларга эшсез торган айлары өчен дә түлиләр хәтта. Алай гына да түгел, завод ныгытып экспортка эшләргә керешә, экспорт өлеше 38 процентка җитә. Югары сыйфатлы машиналарны 44 илгә чыгара башлыйлар! 1993-1995 елларда завод Парижда (ике тапкыр), Мадридта, Копенгагенда, Женевада халыкара конкурс җиңүчеләре арасында була. Призларны алганда, Әхмәт Галиев татарча чыгыш ясый, чыгыш инглиз теленә тәрҗемә ителеп бара.
1996 елны исә, 65 яшендә, Әхмәт абыебыз эштән китте.
— Эшче белән завод директорының эш хаклары арасында аерма зур идеме элек? — шуннан соң ун ел үткәч гәпләшкәндә Әхмәт абыйга әнә шундый сорау да бирдем.
— Зур иде. Мин, беренче категорияле завод директоры булгач, өч йөз утыз сум ала идем, — диде ул. — Эшчеләр ике йөз сум тирәсе ала иде.
— Шул аерма зурмы? Ә хәзер директорлар күпме ала?
— Монысын мин әйтә алмыйм инде. Хәзер хезмәт хакын директорлар үзләре билгелиләр һәм сер итеп саклыйлар. Күп алалар дисәк, ялгышмабыз.
— Әхмәт абый, к-ү-ү-ү-ү-ү-үп алалар дисәк, бигрәк тә ялгышмабыз.
— Шулайдыр, эшчеләрдән йөзләрчә тапкыр күбрәк алучылары да бардыр дип уйлыйм.
— Татарстан җитәкчеләренең иң зур хатасы ни булды?
— Мөстәкыйльлекне якламау. Чигендек. Нык чигендек. Төп гаеп — хөкүмәттә, югарыда утырганнарда. Яуланган бөтен нәрсәне дә диярлек җуйдык.
Соңгы соравым шундый булды:
— Сез башлаган теге олы эштән ни калды, Әхмәт абый?
— Берни дә калмады. Янә бар да Россия кулында хәзер.
«ӘХМӘТ ГАЛИ, ГӨЛЧӘЧӘК ГАЛИ...»
171
Заводның әле берничә генә ай эшләгән хәзерге директоры (Әхмәт абыйдан соңгы икенче директор бу), аны зиратка заводтан озатыйк дигәч, башта риза булмаган. Мәскәүдәге «Гидравлик машиналар системасы» дигән компанияләр төркеменең Казандагы компрессор машиналары җитештерү предприятиесе директоры була инде бу!
Озатучылар арасында эшчеләр дә күп иде. Берсе Әхмәт абый турында бик җылы сүзләр әйтте. Сөйләгәндә тавышы да калтырап куйгалады. Калтырамый ни. Татарстанлы һәм Әхмәт Галиевле шул 15 елда кинәт үсеп чыккан Сосновка бистәсендә ике йөз йортның яртысы завод исәбенә салына бит. Шәп проект буенча 18 катлы ике йорт төзелә. Җәмгысе өч меңнән артык гаилә фатирлы була! Заманча бик шәп итеп төзеп, биш балалар бакчасы ачалар. Эш хакы да шәп кенә арта. Әхмәт абыйның мәдәниятебезгә күрсәткән ярдәмен исә санап бетерерлек кенә түгел. Мин үзем 13 ел эшләгән «Идел» журналын да (шулай ук «Шәһри Казан» газетасын да), саллы матди ярдәм күрсәтеп, ул да ачышкан.
Әхмәт абый җәсәде белән бергә Сеҗе зиратына бер венок та барды: кабергә Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм Татарстан хөкүмәте исеменнән салыначак венок. 2. «Сөйдем, сөелдем, әле дә сөям!»
Укучыларыбызның шактые түземсезләнеп тагын бер исем аталганны көтәдер. Бу — Әхмәт абыйның хатыны Гөлчәчәк Галиева. Ул да — гаҗәеп шәхес. Тотынган эшен бөтен күңелен биреп, онытылып-йотылып эшли торган кеше. Аны, әйтик, пионервожатый итеп куялар. Һәм ничәдер елдан ул СССРның иң шәп пионервожатые булып табыла! Казандагы 18нче кичке мәктәпнең шәптин-шәп директоры була. Җитмеше тулгач, әдәби иҗатка тотына һәм... «Тулгак» дигән бәяны «Ел китабы — 2001» конкурсында икенче урынны ала! Аннан соң аның «Өзелгән өмет» дигән бәяны (2003) һәм «Газзәбану» романы да (2010) китап булып басылып чыкты (әсәрләренең өчесе дә әүвәл «Казан утлары»нда дөнья күрде). «Газзәбану»ның популярлыгы «Тулгак»ныкын да уздырды. Егылыплар укыды аны халык. Тулы килеш «Матбугат. ру»га куелып, комьютердан да укыдылар хәтта. Сыйфат ягы да әйбәт һәм анда татар тормышының ачылмаган катламы тасвирлана. Бу романы өчен апабызга Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова премиясе бирелде. Боларга тагын «Күңелемә якын затлар» дигән документаль китап та өстәлде (2007).
Мөхәммәт Мәһдиевнең беренче әсәре 39 яшендә генә басылу татар әдәбиятындагы гаҗәеп хәл дип саналса, Гөлчәчәк Галиеваның иҗади тыны җитмеш яшьтән соң шулай киң ачылып китүне ни дип бәяләргә кирәк?
Язмыш дигән режиссёр шушы ике гаҗәеп затны Мирхәйдәр Фәйзи ярдәмендә очраштыра. Арча районының Сеҗе авылында. Авылның драмтүгәрәк җитәкчесе — 19 яшьлек кызый! — «Галиябану»ны куймакчы. Үзе Галиябану була инде. Һәм ул, өйләренә килеп, гармун да уйныйсың, җырлыйсың да икән, Хәлил бул, дип... 16 яшьлек Әхмәт атлы үсмергә әйтә. Хәер, буй-сыны «җегетләрский» була инде үзенең! Шуннан аларның... үз «Галиябану» лары да башланып китә. Бер генә тапкыр куелмый «Галиябану». Сәхнәдә ике катлы драма барганны авылдашлары да тоя башлый. «Сеҗе Исмәгыйле» — завуч малае, Казан Елга техникумы студенты да гашыйк
РӘФИКЪ ЮНЫС
172
була Гөлчәчәк-Галиябануга. «Өстәвенә чибәрлеге дә бар, буе-сыны матур, үзен интеллигентларча тота», дип язды аның турында Әхмәт абыебыз. Репетицияләр барганда Гөлчәчәкнең дә сокланулы карашы күбрәк «Исмәгыйль»гә тама. Ләкин үсмер «Хәлил» дә төшеп калганнардан түгел. Спектакльдә ул тәрәзәдән керүгә гармунын идәнгә куя да Галиябануны үбеп ала. Пьесада әйтелмәгән килеш бит бу! Уйнаган саен шулай итә «Хәлил». Пәм Галиябану Гөлчәчәк тә, режиссёр Гөлчәчәк тә моңа каршы килмиләр.
Тагын дүрт елдан «Галиябану» белән «Хәлил» өйләнешәләр...
Шушы юлларны язганнан соң көтмәгәндә башка шундый бер уй килде: Әхмәт абый белән Гөлчәчәк апа кешелекнең меңнәрчә еллык тарихы фонында караганда да иң-иң шәп парларның берсе түгел микән? Фәрһәт һәм Ширин, Ромео һәм Джульетта, Ләйлә һәм Мәҗнүннәр, әйтик, тормышта чыннан да булдылар ди. Пәм алар, кавышып, уртак тормыш кичерә башладылар ди. Ун елдан, егерме, утыз, кырык елдан ничек яшәрләр иде икән алар? Үлепләр яратып өйләнешеп тә өч-дүрт елдан аерылышучылар юк мәллә? Култыклашып алсу болытлар эчендә йөргәндә йомылып торган «холыклар пар килмәү», эгоизм кебек нәрсәләр бергәләп дөнья көтә башлагач пылт итеп калкып килеп чыга бит алар!
Әхмәт абый белән Гөлчәчәк апа яратышып... 63 ел гомер кичерделәр! Аларның, шөкер, кәгазьгә дә төшеп калган үз сүзләренә колак салыйк әле. Гөлчәчәк апа:
— Без Мирхәйдәр Фәйзинең саф мәхәббәткә гомер буе тугры калыгыз дигән васыятен үтәдек.
Әхмәт абый:
— Кайбер кешеләр: «Картлыкта мәхәббәт була алмый. Ул бер-береңә ияләшүдән генә тора», — диләр. Ышанмыйм! Мәхәббәт бит ул күңелнең иң тәмле җимеше. Йөрәк, күңел беркайчан да картаюны белми!!!
Ул ук:
— Минем бәхетем мулдан булды: сөйдем, сөелдем, әле дә сөям.
Гөлчәчәк апа:
— Яшьлектәге мәхәббәтне тапландырмыйча саклый белергә дә кирәк бит. Әхмәтнең бу самими хисләргә үзенең аңлатмасы бар: «Мәхәббәт ул — сөйгән кешең өчен яшәү, гомереңне аңа багышлау. Аны бәхетле итәргә тырышу...»
Мәхәббәтнең нәфис тукымасын тиз арада умырып ташлый алган теге хәтәр сыйфатлар, шөкер, аларда бөтенләй булмаган да кебек. Әйтик, эгоизм, үзеңне алга кую, саранлык, вакчыллык, көнчелек. «Ул йомшак күңелле. Шәфкатьле», — ди Гөлчәчәк апа Әхмәт абый турында. Үзе тагын! Йә, кайсы Джульетта аз акча алып эшләгән ире һәм ике бәбкәче белән баракның 7 квадрат метрлы бүлмәсендә ачлы- туклы килеш елмаеп-көлеп-җырлап яши алыр иде икән? «Бөтен авырлыкны үз өстенә алып, миңа Авиация институтының кичке бүлеген тәмамларга мөмкинлек бирде, — ди Әхмәт абый. — Ул чордагы безнең ярлылыкны, тормышның шәфкатьсез изүен фәкать бер-береңә булган олы, саф мәхәббәт һәм ихтирам белән генә җиңә алганбыздыр дип уйлыйм... Соңгы 17 ел гомерен минем әнием дә бездә яшәде. Гөлчәчәкнең аңа булган ихтирамын, хөрмәтен улларым күреп үсте». Сәламәтлеге дә какшаган була бит әле әбекәйнең.
Көнчелеккә килсәк, бер хатын-кыз телефоннан шалтыратып, Әхмәт абый турында коткы сүз сөйли башлагач, Әхмәтен «кемдер белән бүлешмәс өчен үләргә дә
«Хәлил» Әхмәт белән «Галиябану» Гөлчәчәк бу фотода мәңге яшь калырлар...
«ӘХМӘТ ГАЛИ, ГӨЛЧӘЧӘК ГАЛИ...»
173
әзер» (апабызның үз сүзе) Гөлчәчәк апаның җавабы мондый була: «Күрәм, сез дә аңа гашыйк. Аңа гашыйк булмау мөмкин түгел, мин сезне аңлыйм, әмма берничек тә ярдәм итә алмыйм».
— Кер уганда күлмәген битемә китереп: «Бу бит Әхмәтемнең күлмәге, бу бит Әхмәтемнең исе!» — ди торган идем, — журналыбызда эшләүче кызларга Гөлчәчәк апа бер тапкыр шулай дип сөйләгән... Гөлчәчәк апа редакциядә икешәр- өчәр сәгать корректура укыганда да Әхмәт абый сөенеп тын гына көтә торган булган.
Ир — баш, хатын муен булганмы соң бу гаиләдә? Начар түгелдер бу, әмма мәхәббәтне, хәтта гап-гади татулыкны да кайчакта шул нәрсә юкка чыгара бит. Алар белән ун еллап аралашкан кеше буларак, бөтен нәрсә киңәшеп эшләнгән дип беләм. Юкса Әхмәт абый зур түрә бит инде. Аннары ул пенсионер булып кала, Гөлчәчәк апа исә шунда үзен меңнәрчә кеше белгән, яраткан бик популяр язучыга әйләнә. Әллә нинди психологик кытыршылыклар (ким дигәндә!) килеп чыга алыр иде мондый җирлектә. Бу гаиләдә исә — киресенчә.
Күптән түгел миңа завод җитәкчеләренең берсе белән сөйләшергә туры килде. Теге елларда Гөлчәчәк апаны көн саен диярлек иртәнге якта заводта күргәнлеген әйтте ул. Әхмәт абыйга күп вакытын ала һәм алҗыта торган кәгазь эшләрен эшләшкәндер дип фаразларга кала инде хәзер. Мәктәп директорлыгыннан китеп бит бу! Өйгә дә кайткан инде бу эш. Өйдә тагын авыру каенана да бар бит әле... Әхмәт абый үзе исә болай дип язган: «Ул инде үзенең бөтен көчен миңа багышлады. Әгәр дә бу «югалтулар»га бармаган булса, мин техник фәннәр буенча кандидатлык һәм докторлык дәрәҗәләренә ирешә алмаган булыр идем. Мин җитәкләгән Компрессор фәнни-производство берләшмәсендә ел саен дистәләгән яңа типтагы компрессор машиналары җитештерелмәгән булыр иде». («Сөембикә». — 2000, №8).
Бу урында Гөлчәчәк апаның күңеленә иң якын затларның берсе булган Рәфыйк Шәрәфиев сөйләгән хәл бик тә мач килер. Галиевләр Балтач районының Шода авылына, үзләрен кавыштырган Мирхәйдәр Фәйзи музеена юл тоталар. Гөлчәчәк апабыз Компрессор заводы турында сөйләп бара. Юлдашлары Мәдинә һәм Бакый Зыятдиновлар, барын да шулай нечкәләп белүенә шаккатып: «Сез анда баш инженер идегез мәллә?» — дип сорыйлар. (Галиевләр музейга күп кенә китаплар һәм ун мең сум акча да биреп калдыралар). Мәктәп директорлыгыннан китеп, 15 ел буе «заводлашуын» Гөлчәчәк апа: «Үз карьерама караганда ир хакын хаклауны кирәгрәк санадым», — дип аңлата. Ире пенсиягә киткәч ул, ниһаять, иҗатка тотына һәм... Гөлчәчәк апабыз моны үзе әйтеп бирсен әле:
— Әдәбиятка, шигъри сүзгә игътибарлы, нечкә җанлы Әхмәтем дә иҗат эшемне хуплап, көч биреп торды. «Әллә никадәр ачылмаган хәзинә бар күңелеңдә, гел мине кайгыртып талантың хакында уйларга вакытың юк,» —дип бик тә борчыла иде... (Роза Камалетдинова. «Сөембикә»- — 2010, №7). Акча түләп китапларын чыгарыша, уңышлары өчен үзеннән дә ныграк сөенеп тора Әхмәт абый.
Биредә саналган китапларның барысы да аларның үз акчасына чыгарылган. Моңа тагын «Иҗат көзгесе» дигән, Гөлчәчәк апаның иҗаты һәм тормышы турындагы, тиражы нибары 200 данә булган бүләк китапны да өстәргә кирәк. Һәм... шаккатмалы хәл: Татарстан китап нәшрияты үзе, үз теләге белән «Әсәрләр» дигән китап чыгарды. Анда шул ук «Газзәбану», «Тулгак», «Өзелгән өмет» һәм тагын бәләкәй Әхмәт турындагы «Барсам» дигән хикәя кергән. 430 битле иң зур китабы бу Гөлчәчәк апаның. Бизәлеше дә бик матур. Язучыга моннан да шәп
Гөлчәчәк ҺӘМ Әхмәт Галиевләр җурналда «Тулгак» бәяны басылу уңаеннан «Казан утлары» редакциясендә. Икенче рәттә уңнан сулга: Р.Фәйзуллин (баш мөхәррир) ҺӘМ редакция хезмәткәрләре Л.Гатауллина, М.Вәлиев, Э.Камалова, Ф.Латыйфи, Т.Шиһабиева. Астагы рәттә сулдан Г.Бәйрәмова ҺӘМ А.Рәхимова. 2000 елгы фото.
РӘФИКЪ ЮНЫС
174
«комплимент» әйтеп була микән: нәшрият үзе сайлап, яратып аның китабын чыгарган! Гөлчәчәк апаның ничекләр сөенүен белсәгез икән. 2013 елның октябрьләрендә була инде бу. Апабызның вафатына нибары 6-7 ай калган, димәк. Шуның ничәдер ае, бәлкем, сихәтле дару кебек шушы китап өлешенә тиядер әле...
Хатын-кызда бик сирәк була торган нәрсәдер бу — нечкә күңеллелек, йомшаклык белән катгый туры сүзнең сыешуы. Гөлчәчәк апабызның 80 еллык юбилей кичәсендә укылган шигыремнән бер өзек китерим әле.
... Хаксызлыкка йоны тырпаядыр,
Мәкерне ул күрә үтәли.
Теле нисез аның... каптырмасыз - Дәшми калмас Гөлчәчәк Гали!
Төн йокламый чыга ала, жәлләп Занзибарда үлгән атларны. Колагыннан тартып үстермәкче Күңеленә якын затларны.
Аның туры сүзе матбугат аша да әйтелде. «Күңелемә якын затлар» китабы исә — матбугат аша эшләгән игелеге... Минем дә колактан тартты ул. Башта «Казан утлары»нда, аннары шул китабында минем турыда зур мәкалә чыгарды. Язар өчен сораштыра, китапларымны таптыра башлагач, «Кирәкми, башлаган повестегызны гына языгыз әнә», — дигән идем юкса. «Идел»дә баш мөхәррир урынбасары чак бу минем. Көтмәгәндә, безне сөендереп, «Шәһри Казан»да журналга күзәтүләр чыгара башлады апабыз. Ун еллап вакыт үткәч, Алсу Хәсәнованың Гөлчәчәк апа белән «Ватаным Татарстан» да (2008, 22 февраль) чыккан әңгәмәсеннән генә белдем: мин киренең «күңеленә ачкыч табар өчен» язган икән бит ул аларны!
2014 елның 11 мае. Хатыным Дания белән Нагорный посёлогының Ельня урамыннан киләбез. Менә килеп тә җиттек. Уңдагы өйдә әдәбиятны да, сәнгатьне дә шәп кенә белгән Зирәк атлы зирәк ир-егет яши — хатыны, Җыр һәм бию ансамблебезнең элекке җитәкчесе Лима Кустабаева белән. Сулда — Әхмәт абыйлар капкасы. Эчтәге келәне гадәттәгечә кул тыгып кына ачабыз да ишек алдыннан болдырга таба атлыйбыз. Килеп җитәрәк гаҗәпсендек: тәрәзәдән ир-ат тавышлары ишетелеп тора иде. Кунаклар килгән микәнни? Юк, Әхмәт абый тавышы бу. Борчулы тавыш. Чире көчәйгәннән соң аның йөрү «метражы» кимегәннән-кими барып, инде бу як бүлмәгә чыкканы да юк иде кебек, көнен дә, төнен дә караватта ятып үткәрә иде бугай бит ул. Ни булган соң?!
Бүлмә ишеген ача башлауга, Әхмәт абыйның сүзләре аермачык булып ишетелде:
— Ничек итеп сине, бәгърем, салкын җир куеннарына салыйм?
Кергәч, гел елмаеп йөргән Гөлчәчәк апаның тынсыз гәүдәсен күреп, тетрәнепләр киттем. Махсус шушы бүлмәгә чыгарылган — Гөлчәчәк апабызның җәсәде бит инде бу! Әхмәт абый урындыкка утырган, куллары хатынының тәнендә, янда уллары Шамил, киленнәре Мәрзия һәм оныклары Шамилә басып торалар.
— Нигә мине шулай калдырып киттең инде?!
— Култык асларың җылы бит әле! Китмә, бәгърем, китмә!..
Өзгәләнеп әйтелгән, ачы газап һәм сөю-ярату тулы шундый сүзләрне бәгыреннән берөзлексез бушата торды Әхмәт абый. Сөеклесен җир куенына үзе иңдерә алмаячагын да, башка күп нәрсәләрне дә аңларлык хәлдә түгел иде ул...
Юк, Әхмәт абыйны калдырып китү түгел Гөлчәчәк апабызның үлеме. Башта мин үлсәм, Әхмәтемә авыр булачак, дигән сүзне әйткән иде инде ул...
Гөлчәчәк апаны озату мәрасиме аларның ишегалларында узды. Сеҗе зиратында
җирләдек аны. Зиратның кырый өлешендә. Унда-сулда бер кабер дә юк... Гөлчәчәк апа үз янында Әхмәтенә дә урын алып калды менә...
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлчәчәк.
Сиңа булган мәхәббәтем
Гүремә кадәр җитәчәк, —
дип язган иде Әхмәт абый. Шулай булды, җитте.
Аларга килгәч, Әхмәт абыйның бөтен сүзе дә Гөлчәчәк апага ялгана торган иде. Телендә
175
гел ул, тавышында исә сагыш — мәхәббәт сагышы иде... Гөлчәчәк апасыз ул бары 258 көн генә яши алды. Менә Әхмәт абый да зиратта Гөлчәчәк апа алып куйган урынга килеп ятты. Алар тагын янәшә... Урыннары җәннәттә булсын... Болай дип әйтергә ярамыйдыр да инде, ләкин Гөлчәчәк Кәрим кызы белән Әхмәт Мөхетдин улы оҗмах бакчаларында да бергә, җитәкләшеп йөрерләр кебек тоела миңа...
Язманы теге шигыремнең ахыргы өлеше белән төгәллисем килә:
...Чү, онытма, юкса татырсың син
Аның бөтен ачу-зәхмәтен, Әгәр... әгәр ошбу шигырьгә син Кертми калсаң аның Әхмәтен.
Әхмәт Гали - мәгърур татар улы,
Зифа буйлы асыл ир-егет.
Хыялының нарат матчасы ул,
Бәхетенең имән өрлеге.
Сыңар шатлык монда яши алмый,
Ялгыз яну, ялгыз көю юк.
Әйтсәм-әйтим, алар... ике башлы,
Куш йөрәкле әйбәт дию күк!
Ул мәхәббәт - ярты гасыр кичкән - һаман садә, һаман фидаи.
Безнең мескен, фани каләм моны
Яза алмас - кайда Кол Гали?..
Ике гали бергә! Бу галилек
Җылы, тыйнак, гадидән-гади.
Булды алар, шөкер, булыр алар - Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали!
Булырлар, әйе. Әгәр башыбызда — акыл, күңелебездә мән табылып, бу исемнәрне онытмасак. Һәм — оныттырмасак...
 


Өр-яңа хәбәр: Ельня урамына Әхмәт Галиев исеме бирелгән. Афәрин!